Беренче бүлек. Тел белемендә фигыльләрне семантик яктан өйрәнү 9 б



бет3/8
Дата07.07.2016
өлшемі327.5 Kb.
#184146
1   2   3   4   5   6   7   8

3. Процесс фигыльләре.


Бу төркемнең төп билгесе булып аңа кергән фигыльләрнең билгеле бер вакыт эчендә барган процесс,барлыкка килү, сыйфат һәм билгеләрнең үзгәрешен, эчке үсешен белдерү тора. Процесс фигыльләренең семантикасы нинди дә булса физик сыйфатларга ия булу, форма, төс, төзелеш ягыннан ниндидер үзгәреш кичерүне күрсәтә. Алар кеше, хайван организмнарында, предмет-әйберләрдә, табигатьтә барган процессларны, үсемлек дөньясындагы үзгәрешләрне билгелиләр ягъни анда барлыкка килгән үсеш-үзгәрешләрне белдерәләр.

Процесс фигыльләре Р.М.Гайсина, М.Оразов кебек галимнәр тарафыннан өлешчә тикшерелгән. Процесс фигыльләре «берәр эш-хәлнең, күренешнең эзлекле рәвештә алмашынып торуын, үсеш барышын белдерәләр», дип әйтелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә.1

Рус тел белгече Р.М.Гайсина процесс фигыльләре «халәт» семасы белән белдерелә дип карый: ««халәт» семасы тере җан ияләре һәм җансыз әйбер -предметларның физик халәтен ягъни актив башкаручысы булмаган процессны аңлата», дип әйтә.2

Казах телендәге фигыльләрне семантик яктан классификацияләгән һәм тикшергән галим М.Оразов үзенең докторлык диссертациясендә халәт һәм процесс фигыльләрен бер төркем эчендә карый.3 Процесс фигыльләре абстракт, конкрет процессларны, табигать күренешләрен тасвирлауда зур урын алып торалар. Тикшерелгән мәкальләрдә дә бу төркем фигыльләр шактый зур урын алып тора.

Эш барышында тикшерелгән мәкальләрдә процесс фигыльләре шактый күп очрый. Семантик яктан бу төр фигыльләрне өч төргә бүлеп карадык: 1) конкрет процессларны белдерүче фигыльләр; 2) абстракт аңлатучы фигыльләр; 3) табигать күренешләрен күрсәтүче фигыльләр.

3.1. Конкрет процессларны белдерүче фигыльләр.


Конкрет процессларны белдерүче фигыльләр төрле факторлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән реаль чынбарлыктагы процессларны беледерәләр. Ягъни әлеге процессларны нәтиҗәсе тирәдәгеләр өчен сизелерлек булуы характерлы.

Татар халык мәкальләрендә конкрет процессларны аңлатучы түбәндәге фигыльләр очрады: пешү, кайнау, кызыну, яну, өшү, өтелү, кору, тую, бетү, черү, сасу, җыелу, арту, ябышу, өзелү, тишелү, болгану, эрү, көю, ою, сытылу кебек фигыльләр. Мәсәлән, Агач тоткан җиреннән сынмас (3274); Иртәгә дигән уй белән бүген тамак туймый (277); Күп торган күл сасыр (2840); Бер сыерның койрыгы мең сыерны пычратыр (6349); Бик кызыл тиз уңа (1508); Сыер җиленендә сөт ачымый (6508); Алтын ияр алама атны яхшыртмас (5879); Эт тешенә эт чыдый (5170); Аккош аягына су йокмас (3926); Этнең тизәге черемәс (5137); Ике кучкарның башы бер табакка сыймас (15038); Кешенекен эчкән ике исерер (17386); Йокы тамак туйдырмый (19041); Кешенең эше һич бетмәс (326); Корыга кушып чи дә яна (2561); Ут өстендә су кайный (2889); Мич башында шалкан пешми (1330); Кандаладан бет туар (3539); Ат тоягы астында кырмыска үлмәс (3562); Җилгә ут симерер (2638); Һәр агачта әфлисун үсми (7510); Бер тамчы дегет бер мичкә балны боза (3614); Тиз аткан гөл тиз шиңәр (7552); Вакытсыз ачылган гөл тиз сулар (7523); Суда көмеш эремәс (2523); Бодай туксан көндә өлгерә (7208); Җитен талкымыйча йомшармас (7334); Икми иген шытмас (7052); Уйсу җиргә су җыелыр (2770); Киң кискән тун тузмый (13959) һәм башкалар.

Татар халык мәкальләрендә конкрет процессларны белдерүче 863 фигыль күзәтелде. Шул фигыльләрнең күбесе тамыр нигезле: пешү, яну, бетү, черү, ою, ачу, эрү, сасу, арту, үсү, шиңү, сыну, шыту, бозылу, кайнау, тузу һәм башкалар. Ясалма фигыльләр бу төрдә - лан // - лән, - ар // - әр // -ыр кушымчалары ярдәмендә ясала: мүкләнү, төтенләнү, исләнү, шомару, агару, җетерү һәм башкалар. Мәсәлән, Таш төшкән җирдә мүкләнсен (2421); Ике кисәү башы кырда да төтенләнә (2550); Торган су исләнә (2768); Йөргән таш шомара (2363); Дегет чиләге агармас (3292); Юньсез кеше җетерә (1181); Су аштан куера (2708); Елан белән дус булсаң, агуланырсың (3802); Туйда кырмыска да канатлана (9737). Шулай ук конкрет процессларны белдерүче фигыльләр төрле аналитик конструкцияләр дә төзиләр: Кояшны балчык белән сылап булмас (1846); Кул сындырып аяк ялгап булмый (619); Сырлан сырып алыр, берлән бөреп алыр (3432); Җайлы җаена ятар, җайсыз карышып катар (381).

3.2 Абстракт процессларны аңлатучы фигыльләр.


Абстракт процессларны белдерүче фигыльләр кеше характеры формалашу, аның шәхси сыйфатлары, кыяфәте (физиологик процесслар нәтиҗәсендә) үзгәрүен билгелиләр.

Абастракт процессларны аңлатучы фигыльләрдән: өлгерү, ирешү, онтылу, котылу, картаю, яклау, яшәрү кебек фигыльләр очрады. Мәсәлән, Дуңгыз үзе картайса да, борыны картаймас (5685); Тәмәке чәчкән баемас (7409); Корыган агачтан алма көтмә (7468); Эшләгән – ирешер (86); Һәркем яңага омтыла (1544); Яман ат иясен картайтыр (5934); Тик ятырга кабердә дә өлгерерсең (717); Байгыш байгышны яклар (4211); Эштә сүзгә мавыкма (823); Йөгерек ат җимен арттырыр (6034); Ил бетмәсә, ир бетмәс (1137); Чибәр туйда сынала (8713); Мине чакмаган елан мең ел яшәсен (3863); Курку белән мәхәббәт сыешмый (9193); Атасы суккан ул уңар, анасы суккан ул уңмас (12217); Гүзәл кыз бизәнеп туймас (8460); Хәерчеләр туена көтүчеләр җыелыр, бай туена муллалар җыелыр (9777); Мәхәббәт бер күңелгә сыймый (9160); Ни җитте хатын-кызны хатының янына ияләндермә (10544).

Татар халык мәкальләрендә абстракт процессларны белдерүче 355 фигыль каралды. Шуларның күбесе тамыр нигезле фигыльләр: тану, яшәү, җибәрү, өлгерү, тую, уңу, баю, ирешү, бетү, сынау кебек фигыльләр. Бу төрдә ясалма фигыльләр – ла // - лә, - ай // - әй фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган: саклау, яклау, картаю кебек фигыльләр ясала. Мәсәлән, Еллар картайтмый, юклык картайта (18356); Багыш байгышны яклар (4211); Уфтанмас кеше картаймас (18437). Абстракт процессны белдерүче фигыльләр аналитик җөмлә ясауда катнашалар, алар күп түгел: Әтәчләр сугышса, тавыклар ял итә (4537); Көчең булса эшкә җик, эшкә җикмәсәң кадалып кит (72); Юкка алданып бардан буш калма (1745) кебек мисалларда күреп була.

3.3. Табигать күренешләрен күрсәтүче фигыльләр.


Табигать күренешләрен белдерүче процесс фигыльләренә табигать күренешләрен үсеш-үзгәрештә тасвирлаган фигыльләр керә. Алар күп түгел: яву, калку, кату, күкрәү, тетрәү, аязу, җылыту, яктырту, суыту, туңдыру, исү, басу. Мәсәлән, Һәр баштан җил исә (2971); Яңгыр яумаса, иске чабата явар (3052); Иртә аязмаса, кич аязмас (2904); Кояш югында ай да яктырта (1942); Күк-күкрәр җир-тетрәр (3021); Аяз булса – суытыр, болыт булса – җылытыр (2902) һәм башкалар.

Татар халык мәкальләрендә табигать күренешләрен аңлатучы 81 фигыль күзәтелде. Шуларның 32се тамыр нигезле фигыльләр: яву, исү, бату, кату, суыту, яшьнәү һәм башкалар. Ясалма фигыльләр бу төрдә бик аз табылды. Алар - лан // - лән, - р кушымчалары ярдәмендә ясалган: яктырту, колаклану. Мәсәлән, Көн озаймый төн кыскармас (1982); Ай колакланса аягыңны ныгыт, төн колакланса колакчыңны ныгыт (1925). Шулай ук, табигать күренешләрен аңлатучы фигыльләр аналитик конструкцияләр дә төзи. Мәсәлән, Аяз көнне яшен сукмый (2974); Әтәч кычкырмый таң атмас (4531); Шайтан таягына кырау тими (3448); Күк күкрәми – яшен яшьшәми (3019) кебек аналитик фигыльләр ясыйлар.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗә ясый алабыз. Татар халык мәкальләрендә конкрет процессны белдерүче фигыльләр бу төркем эчендә иң күп кулланылган фигыльләр булды. Ә табигать күренешләрен күрсәтүче фигыльләр бик аз очрый. Безнеңчә бу аларның мәкальләрдә генә түгел, телдә дә артык еш кулланылмавыннан килә. Шулай ук, процесс фигыльләрен барлаганда аларның халәт һәм эш-гамәл фигыльләре белән аваздаш булуы берникадәр авырлык тудырды.

4. Халәт фигыльләре.

Халәт фигыльләре кемнең дә булса ниндидер бер хәлдә булуын, ягъни кешенең физик яки психик халәтен, кәефен чагылдыруны аңлата. Халәт фигыльләре актив башкаручы эшчәнлеге нәтиҗәсе булмаган процессларны атыйлар. Аларның вазифасы эчке үзгәрешләрне чагылдырудан гыйбарәт, ягъни алар тереклек дөньясы, аеруча кеше белән тыгыз бәйләнештә торалар һәм аның эчке дөньясының торышын, төрле төсмерләрен белдерәләр. Бу төр фигыль ләр нинди дә булса халәт, хис, эмоция кичерүне субъект белән, шул ук вакытта бу кичерешләрне китереп чыгарган (кайчак шартлы рәвештә) объект белән аерылгысыз бәйләнештә булулары белән үзенчәлекле.

Татар халык мәкальләрендә халәт фигыльләре шактый күп очрый. Бу төр фигыльләрне рус тел белгечләреннән Т.А.Кильдибекова, Л.М.Васильев, тюркологлардан А.А.Юлдашев кебек галимнәр тикшеренү объекты итеп алган. Т.А.Кильдибекова «халәт фигыльләре өчен активлык схемасы булмау характерлы» дигән фикер үткәрә. 1

Мәкальләрдән тупланган фигыльләр ике аспекттан чыгып каралды: 1) физиологик халәтне белдерүче фигыльләр; 2) психик халәтне күрсәтүче фигыльләр.



4.1. Физиологик халәтне белдерүче фигыльләр.

Физиологик халәт фигыльләре субъектның физик халәтен яки аның үзгәрешен белдерәләр. Физиологик халәтне белдерүче фигыльләр өчен «билгеле бер халәттә булу» мәгънәсе туры килә. Татар халык мәкальләрендә физиологик халәтне күрсәтүче түбәндәге фигыльләр табылды: йоклау, талу, авыру, авырту, аксау, терелү савыгу, уяну, кычыту, тизәкләү, котыру. Мәсәлән, Атка ышанып арбада йоклама (6232); Аргамак менгән арымас (6009); Тел белән урган уракка бил авыртмый (802); Көн нурында бар да терелә (1855); Тол хатынның башына Бохарадагы эт косар (11232); Ат эшләгәнгә эт әлсерәгән (6336); Эшкә теләк булса, беләк чыдар (403); Ат иясенә килгәч аксамасын (6139); Хәлеңнән килмәгәнгә көчәнмә (642); Ач эт котырмас (5282); Үзем тук, кунак тук (16844); Ятыр корсак ярсымас (14920).

Эш барышында тикшерелгән мәкальләрдә физиологик халәт белдерүче 149 күзәтелде. Шуларның 120се тамыр нигезле фигыльлр: ару, талу, уяну, чыдау, йоклау, әлсерәү, түзү, көчәнү, ярсу, котыру, савыгу. Ясалма фигыльләр бу төрдә - ла // - лә фигыль ясагыч кушымчасы ярдәмендә ясала. Мәсәлән, Үшән ат тиз терелә (5969); Ябык ат олы тизәкли (6002); Көн нурында бар да терелә (1855). Шулай ук, мондый фигыльләр аналитик фигыльләр ясауда да катнаша. Мәсәлән, Җиленсез сарык корсакка узмас (6629); Эткә томау төшми (5972); Олы ат белән уйнаган тайның аягы сынар (5615); Хатын хәйләсенә шайтан да түзә алмас (11161).

4.2. Психик халәтне күрсәтүче фигыльләр.

Психик халәтне белдерүче фигыльләргә кешенң эмоция, хис-тойгылларын гәүдәләндерүче фигыльләр карый. Аларның үзенчәлеге булып әлеге кичерешләрнең объект эчендә чикләнгән булуы тора.

Л.М.Васильев рус телендәге психик халәтфигыльләрен теге яки бу хисне сизү, тою, кичерүне белдерүләренә карап өч төргә аерып карый: 1) хис-тойгыны сизү фигыльләре; 2) эмоциональ халәтне белдерүче фигыльләр; 3) эмоциональ кичерешне аңлатучы фигыльләр.1 А.А.Юлдашев исә, төрки телләрдәге психик халәтне белдерүче фигыльләрне сиземләү фигыльләре буларак тикшерә. Аерым бер төзелешле «исем + ярдәмче фигыль» моделен таләп итүче фигыльләр рәтенә кертә.2

Л.М.Васильев фикеренчә: «психик халәт фигыльләре «кемнеңдер нинди дә булса хис-тойгы кичерүе» дигән семантик модельгә туры килә.»3

Татар халык мәкальләрендә психик халәтне күрсәтүче түбәндәге фигыльләр очрады: курку, өркү, кайгыру, үкенү, үпкәләү, сагыну, түзү, тилмерү, җирәнү, бизү, теләү, юану, сөенү, куану. Мәсәлән, Гөл былбылын сагыныр (7525); Тимер тапкан кеше тилмермәс (2528); Иртәге өчен ишәк кайгырыр (6712); Тик торган - тинтерәгән (703); Тик ятканнан алла бизгән (929); Кәкрене бөкре күрәлмый (1575); Баткактан пычрак җирәнә (2340); Алаша кибәннән өрекмәс, кыз кияүдән курыкмас (9787); Улың булуга куанма, мие булуга куан (11686); Көрлеккә түзмәсәң, хурлыкка түзәрсең (18176); Яратканга бар да кичелә (9317).

Татар халык мәкальләрендә психик халәтне белдерүче 234 фигыль күзәтелде. Ул фигыльләрнең күбесе тамыр нигезле: җирәнү, сагыну, бизү, курку, оялу, түзү, үкенү, теләү, куану, сөенү, тилмерү. Бу төрдә ясалма фигыльләр - ла // - лә һәм - р фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган. Алар күп түгел: Кайгысы булмаган кайнанасы өчен кайгырган (12801); Ата алмаган – атасына үпкәләр (1086); Каены бар кайгырмас (3221). Психик халәтне белдерүче фигыльләр төрле аналитик төзелмәләр дә ясыйлар. Мәсәлән, Карганы каргап биздерә алмассың (4137); Матур хәтер калдырмас (8781); Эшсезлектән эч пошар (751); Ата алмаган - җәягә таң калыр (1090); Авырып торам димә, иренеп торам диген (667).

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, халәт фигыльләренә түбәндәге сыйфатлар хас булуы ачыкланды: 1) мәгънә эчтәлеге ягыннан субъектив булу; 2) мәгънә белдерү мөмкинлеге бертөрлерәк булу; 3) халәт фигыльләре белдергән процессның башкалар өчен сизелерлек булмау.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет