Морфологиясе



бет9/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   28
§ 43. Гомуми төшенчә. Лексик-семантик мәгънәсе буенча сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерә. Яңа кием, кояшлы көн, зәңгәр чәчәк, озын юл, текә тау һ.б.

Морфологик яктан сыйфат – төрләнми торган сүз төркеме. Аңа бары тик д ә р ә ќ ә к а т е г о р и я с е генә хас.

Синтаксик яктан сыйфатлар ќөмләдә күбрәк исем белән белдерелгән ќөмлә кисәген ачыклап, а е р г ы ч ролендә кулланылалар, х ә б ә р булып киләләр:

а) Тәрәз ачып, бер чибәр кыз толымын тарап тора. Зәң­гәр күктә ак бер болыт тукталып карап тора (Р.Фәй­зуллин). Уяна иркен болыннар, ачыла гөл керфекләре (С.Хә­ким);

б) Вак яңгыр сибәли. Үләннәр, яфраклар юеш. Аяк асты тайгак, пычрак (И.Гази). Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Көн тымызык, эссе, бөркү (Ә.Еники).

Кайбер сыйфатлар шулай ук фигыльне ачыклап хәл функциясендә дә килергә мөмкин: яхшы укый, матур яза, төз йөри һ.б. Аума, аума туп-туры тор. Төз утыр, яхшы утыр (Г.Тукай).

Сыйфат ачыклаган сүз с ы й ф а т л а н м ы ш дип атала. Морфологик яктан сыйфат сүз төркеменең үзенчәлеге шунда: сыйфатланмышы белән килгәндә, ул төрләнми. Мәсәлән, яхшы китап, яхшы китапны, яхшы китаплар һ.б. Рус телендә исә, мәсәлән, сыйфатлар, исемнәр кебек үк, килеш, сан белән төрләнәләр, род категориясе буенча ачыкланган сүз бе­лән ярашалар: хорошая книга, хорошой книги, хорошие книги, хороший урок һ.б.

§ 44. Сыйфатларның исемләшүе. Сөйләм эчендә сыйфатлар еш кына сыйфатланмышларыннан башка килеп, и с е м л ә ш ә л ә р, һәм бу очракта алар нәкъ исемнәр кебек төрләнә башлыйлар. Бу күренеш к о н т е к с т т а и с е м ­л ә ш ү дип атала. Мәсәлән: Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс (мәкаль). Ялгызның ќәясе дә югалыр, күмәкнең угы да югалмас (мәкаль).

Сыйфатларның шулай ук үзенчәлекле бер кулланылышын билгеләп үтәргә кирәк. Билгеле бер контекстта сыйфат үзе ачыклаган сүздән ераклашып, исемнәр кебек, килеш, тартым белән төрләнеп килә ала. Бу очракта сыйфат ачыклаган сүз гадәттә иялек килешендә була һәм сыйфаттан алда килә: күлмәкнең яңасы, алманың кызылы, кызларның матуры һ.б.



Әйбернең яңасы яхшы, дусның искесе яхшы (мәкаль). Ак­ты сулар, Күчә тордык Елларның яңасына (Р.Фәйзуллин).

Аерым очракта сыйфат ачыклаган исем ќөмләдә күрсә­телмәскә дә мөмкин, ул гадәттә контексттан аңлашыла: Аклысын кия ярың, Карасын кими әле... (Х.Туфан) (күлмәкнең, киемнең аклысын, карасын). Илшат өчен иң авыры шунда иде: ул үз-үзен төшенә алмый башлады (Г.Әпсәләмов) (кичерешнең иң авыры).

Сыйфатларның бу рәвешле кулланылышы гадәти исем­ләшүдән аерыла. Чөнки, кагыйдә буларак исемләшкәндә исем сыйфаттан соң килә, һәм ул вакытлыча төшеп калганда да, шул ук сүз тәртибе күздә тотыла: Эшчән (кеше) эштән туймас, ялкау (кеше) ялга туймас (мәкаль). Ә бу икенче очракта тартымлы сыйфат катнашында III төр изафә төрендәге үзенчәлекле сүзтезмә барлыкка килә: алманың кызылы, утынның корысы һ.б. Семантик яктан мондый төзелмәләр, безнең карашыбызча, а е р ы п к ү р c ә т ү вазифасын башкаралар, һәм алар соңгы вакытларда тикшеренүчеләрнең игътибарын ќәлеп иткән шул типтагы төзелмәләргә якын торалар (выделительные конструкции, выделительная функция).

§ 45. Сыйфатларның лексик-грамматик төркемчә­ләре. Традицион рәвештә сыйфатлар татар телендә ике төр­кемчәгә – а с ы л һәм н и с б и сыйфатларга бүленәләр. Соң­гы елларда чыккан грамматикаларда шулай ук т а р т ы м сыйфатлары дигән төркемчә аерып күрсәтелә башлады.

А с ы л с ы й ф а т л а р предметның нинди дә булса билге буенча сыйфатын белдерәләр. Грамматик хезмәтләрдә аларны «предметның саф билгесен белдерә» торган сыйфатлар дип тә атыйлар (Д.Г.Тумашева). Билге төшенчәсенең ничек формалашуына карап, асыл сыйфатлар үз эчләрендә икегә аерып карала:

а) кешенең сизү-тою органнары аша кабул ителә торган билгеләр: яшел яфрак, якты көн, салкын ќил, ќилле һава һ.б. Мондый асыл сыйфатларны билгенең турыдан-туры яшәеш практикасы нигезендә кабул ителүенә карап, э м п и р и к сыйфатлар дип атыйлар;

б) турыдан-туры сизү-тою органнары аша кабул ителми торган, предмет һәм билгеләрне чагыштыру, охшату, гомумиләштерү (ассоциация) нигезендә барлыкка китерелгән билгеләр: акыллы бала, белемле студент, усал эт, хәй­лә­кәр төл­ке һ.б. Мондый сыйфатлар р а ц и о н а л ь сыйфатлар дип атала [Карагыз: Латфуллина, 2003: 8-9]. Асыл сыйфатлар тамыр һәм ясалма булалар:



ак, кара, яшь, зур, кечкенә, усал, юаш, кыю – тамыр сыйфатлар;

тозлы, ямьле, көчле, ваемсыз, кунакчыл – ясалма сыйфатлар.

Асыл сыйфатлар дәрәќә белән төрләнәләр һәм бу үзен­чәлек асыл һәм нисби сыйфатларны аеруда төп морфологик билге булып тора: усал, усалрак, иң усал, кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт.

Н и с б и с ы й ф а т л а р, асыл сыйфатлардан аермалы буларак, предметның саф билгесен белдермиләр, бер предметның икенче предметка т ө р л е-т ө р л е м ө н ә с ә б ә т е бу очракта билге буларак кабул ителә.

а) вакыт белдерүгә бәйле билге: кышкы юл, язгы чәчү, көзге көн, кышлык утын, бер көнлек эш, соңгы хат һ.б.;

б) урынга мөнәсәбәтле билге: өйдәге хәл, баздагы бәрәң­ге, судагы балык, күктәге йолдызлар, ќирле сөйләш һ.б.;

в) предметны икенче бер предметка яки күренешкә мө­нәсәбәтле рәвештә характерлый: әдәби әсәр, гыйльми хез­мәт, фәнни караш, тарихи вакыйга, сыйнфый көрәш, иќ­тимагый хәл; дипломлы егет, атлы (атка атланган) кеше;

г) предметны нинди дә булса билгесе буенча характерлый: башлы шикәр, ќиделе лампа, кәгазьле конфет, шакмаклы дәфтәр һ.б.

Мисаллардан күренгәнчә, нисби сыйфатлар һәрчак ясалма була. Ќөмләдә алар башлыча исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, аергыч функциясендә килә:



Уяна кошлар тирәктә, Ќәйге ќил куя исеп… (С.Хәким). Сабыр гына искән урман ќиле Айлы юлга чәчәк сибәли (Х.Ту­фан). Язсын безгә соңгы көчне ќыеп, Ак болытка очып менәргә (Зөлфәт).

Аерым очракларда нисби сыйфатлар, асыл сыйфатлар кебек үк, хәбәр булып килергә дә мөмкин, әмма аларның хәл функциясендә кулланылуы күзәтелми: тәрәзәләр ябык, ишек бикле һ.б.

Морфология буенча хезмәтләрдә асыл һәм нисби сыйфатларның үзара мөнәсәбәте, нисби сыйфатларның асыл сыйфатларга күчүе хакында да кызыклы күзәтүләр китерелә. Алда әйтелгәнчә, асыл сыйфатлар тамыр һәм ясалма бу­лалар. Ясалма асыл сыйфатларда күпмедер дәрәќәдә ясагыч ни­гез (мотивлаштыручы сүз) белән бәйләнеш, мөнәсәбәт сак­лана. Әйтик, әдәпле (бала), тәмле (аш), тозлы (кыяр), оялчан (егет), эшчән (кеше) кебек сыйфатларда нигездәге исем яки фигыль белән бәйле билге, предмет яки эш-хәлдән аерымланып, мөс­тәкыйль б и л г е г ә якынлашкан дип бәя­ләнә; мондый берәмлекләрнең кайберләрен асыл һәм нисби сыйфатлар арасында торган сүзләр дип карау да бар.

Т а р т ы м с ы й ф а т л а р ы дигән төркемчәгә кайбер хезмәт­ләрдә исемгә -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган сүз­ләрне кертәләр: куянныкы, бүренеке, студентныкы һ.б.[Тумашева, 1964: 86-88 ] Әм­ма без алдагы параграфларда -ныкы/-неке кушымчасы турындагы башка карашларны да китердек. Безнең фикеребезчә, мондый сүзформаларны сыйфатларга кертеп карау бик үк уңышлы түгел. Әйтик, яулык әнинеке тезмәсе тышкы яктан рус телендәге «мамин платок» тезмәсенә (краткое прилагательное) мәгънә ягыннан якын булса да, татарча алар аерым сүз булудан бигрәк, сүзформаларга якын то­ралар.



§ 46. Сыйфатларның лексик-семантик төркемчәләре. Тел белемендә сыйфатларның кулланылышы буенча телләрне төрле типологик төркемнәргә бүлеп карау бар. Телебездә исемнәрне ачыклап еш кына икенче исемнәр килүгә йон (кофта), агач (йорт), таш (күпер) һәм предметның эш-хәл буенча билгесен белдерә торган күптөрле сыйфат фигыль формаларының кулланылуына карамастан туган (ќир), укыган (кеше), барыр (ќир), киләсе (кунак), булачак (ќыелыш) һ.б., сыйфат сүз төркеменең лексик составы да шактый бай һәм күп­төрле. Бу бигрәк тә сыйфатларның сүзлек байлыгын хәзерге фәндә кабул ителгәнчә, м ә г ъ н ә в и - л е к с и к (лексик-семантик) төркемнәргә бүлеп өйрәнгәндә ачык күренә.

1. Т ө с белдерүче сыйфатлар: ак, кызыл, кара, зәңгәр, яшел, күк, сары, ал, соры, көрән һ.б. Төс белдерүче сыйфатлар арасында тамыр сыйфатлар белән бергә төрле ысуллар белән ясалганнары да шактый: аксыл зәңгәр, алсу-кызыл, аксыл көрән, сыек яшел, куе яшел һ.б.

Ниндирәк предметларны яки затны белдерүләренә карап төс сыйфатларын үз эчләрендә дә төркемләргә мөмкин:

а) п р е д м е т л а р н ы ң төсен белдерә торган сыйфатлар: ак кар, ал чәчәк, зәңгәр күк, көрән күлмәк, кызыл яулык, яшел үлән һ.б.;

б) к е ш е н е характерлый торган сыйфатлар: коңгырт күз, ќирән сакал, соры күз, ак сакал, сары чәч һ.б.;

в) ќ а н в а р л а р н ы ң төсен белдерә торган сыйфатлар: кола сыер, коба ат, ќирән бия, чуар тавык, кара-туры ат, акбүз тай, бурлы бия һ.б.;

г) к ү ч е р ел м ә (метафорик) мәгънәдә еш кулланыла торган төс белдерүче сыйфатлар: сары сагыш, ак күңел, ак өмет, кара кайгы, зәңгәр хыял һ.б.

2. Шәхеснең т ы ш к ы (ф и з и к) с ы й ф а т л а р ы н белдерә торган сыйфатлар: матур, чибәр, гүзәл, сөйкемле, нәфис, ямьсез, аксак, сукыр, ябык, таза, юан һ.б.

3. Шәхеснең э ч к е с ы й ф а т л а р ы н, х а р а к т е р ы н белдерә торган сыйфатлар:

а) уңай сыйфатлар: көчле, батыр, акыллы, ипле, сабыр, гадел, чая, шаян, ќитди, ќитез, зирәк, көләч, горур, кыю, таләпчән, гади, тәвәккәл, эшчән һ.б.;

б) тискәре сыйфатлар: усал, явыз, хәйләкәр, ахмак, алдакчы, ќүләр, кабәхәт, иренчәк, ялкау, әрсез;

в) нейтраль сыйфатлар: оялчан, юаш, уйчан, хисле, гади, хыялый, ваемсыз һ.б.

4. Т ә м ягыннан билгене белдерүче сыйфатлар: тәмле, баллы, ләззәтле, татлы, ачы, әче, тәмсез, тозлы, тозсыз, сусыл һ.б.

Алма – татлы, ќылы тойса, Алма – ачы суык тисә (И.Ик­санова). Ул аланда пешкән ќимешләрем Һаман сусыл, һаман татлы әле (Ф.Яруллин). Хатыны да ипле, чибәр, кунакчыл булып чыкты (М.Хәбибуллин). Авылларга чыкты көз кереп, әйләнде баш, көләч йөз күреп (М.Әгъләмов). Эш­чән һәм гадел булганы өчен яратабыз без аны (М.Хуќин).

5. Хайваннарны һәм ќәнлекләрне характерлый торган сый­фатлар: елгыр, уйнак, шаян, елдам, чаптар, өркәк, куркак, йөгерек, чыгымчы, симез, арык, көр, кысыр, буаз, мүкләк һ.б.



И куян, куркак куян, йомшак куян! (Г.Тукай). Йөрәк ярылмаса чаптар атлар Туктармыни тояк кителеп… (М.Әгъ­ләм). …Әмма елдам аты хуќасының дилбегәгә кагылуын тойды (М.Хуќин).

6. С и з ү –т о ю аша беленә торган сыйфатлар: авыр, ќиңел, эссе, салкын, суык, куе, каты, йомшак, кызу, кайнар, дымлы һ.б.;

7. Предметларның ф о р м а с ы н, з у р л ы г ы н, к ү ­ л ә м е н белдерә торган сыйфатлар: зур, олы, мәһабәт, тар, озын, киң, иркен, ерак, якын, сөзәк, текә, авыш, түгәрәк, озынча һ.б.

§ 47. Сыйфат дәрәќәләре. Дәрәќә белән төрләнү – асыл сыйфатларга хас бердәнбер грамматик категория. Татар телендә дәрәќә категориясе, башка төрки телләрдәге кебек үк, билге чамасының һ ә р т ө р л е ү з г ә р е ш е н – уртача дә­рәќәсен, билгенең чагыштырмача артыграк, яки уртача дә­рәќәдән кимрәк булуын, иң югары дәрәќәсен – чиген белдерә. Дәрәќәнең бу рәвешле белдерелүе белән татар теле баш­ка телләрдән, әйтик, рус теленнән аерылып тора. Рус телендә сыйфатлар билгенең чагыштырма дәрәќәсен генә (степени сравнения) белдерәләр [Тумашева, 1964: 89 ].

Татар телендә сыйфатларның дүрт дәрәќәсе аерып өйрә­нелә: т ө п дәрәќә, ч а г ы ш т ы р у дәрәќәсе, а р т ы к л ы к дәрәќәсе, к и м л ек дәрәќәсе.

Т ө п д ә р ә ќ ә. Сыйфат бернинди өстәмә кушымча алмаган хәлдә төп дәрәќәдә була. Ул билге чамасының уртача бер халәтен (нормасын) белдерә: суык, ќылы, кызыл, яшел һ.б.

Өстә кояш, зәңгәр күк гөмбәзе, Яшел хәтфә кырлар түбәндә (Ә.Хәсәнов). Зәңгәр күк һәм зәңгәр диңгез, Йолдызлар монда бары (Р.Вәлиев). Кызу каным уйнар оланнарда, Уйларымның калыр кайсысы? (Ф.Сафин).

Ч а г ы ш т ы р у д ә р ә ќ ә с е предметтагы билгенең уртача дә­рәќәдән а р т ы г р а к булуын белдерә: матуррак, ќи­тез­рәк, кызурак һ.б.

Чагыштыру дәрәќәсе сыйфат нигезенә -рак/-рәк кушымчасы ялганып ясала һәм контекстта чагыштырыла торган икенче бер предмет (шәхес) була, яки ул сүз сөрешеннән аңлашыла: Агыйделдән киңрәк, диңгездән көчлерәк, аңардан яшьрәк һ.б.

И күңелнең шаулап аккан Чишмәдән сафрак чагы! (Г.Тукай). Яктырак яна Казан утлары Чакыра безне үзенә һаман (Р.Вәлиев).

Сөйләм эчендә сыйфатларның чагыштыру дәрәќәсе өч төрле юл белән белдерелә:

а) а н а л и т и к – с и н т е т и к юл белән, ягъни, чагыштырыла торган предметлар аерым сүз белән бирелә, сыйфатка -рак/-рәк кушымчасы ялгана: Идел Агыйделдән озынрак; ул синнән олырак һ.б.

Анда таңнар ќәйге диңгез

Балкуыннан нурлырак,

Анда ќырлар сандугачның

Сайравыннан моңлырак (Н.Исәнбәт);

б) с и н т е т и к юл белән, ягъни кушымча ярдәмендә белдерелә. Бу очракта дәрәќә мәгънәсе ике төрле формалашырга мөмкин:

1) чагыштырыла торган предмет сүз сөрешеннән аңлашылса, сыйфат билгенең артыграк булуын белдерә: пөх­тәрәк, тырышрак; Кәќә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк», Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк»… (Г.Тукай);

2) чагыштыру мәгънәсе аналитик юл белән ягъни кушымчасыз, аерым сүзләр ярдәмендә белдерелә: миннән яшь, авылдан зур, шәһәрдән кечкенә һ.б.



Аттан биек, эттән тәбәнәк (табышмак).

Тел кылычтан үткен, Каләм телдән дә үткен (мәкаль).

Чагыштыру төсмере булмаганда –рак/-рәк кушымчасы ялганган сыйфат билгенең артыклыгын түгел, киресенчә, уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын белдерә: кыскарак (күлмәк), олырак (апа) һ.б.

А р т ы к л ы к д ә р ә ќ ә с е. Татар телендә сыйфатларның артыклык дәрәќәсе билгенең иң югары дәрәќәсен, чиген белдерә. Артыклык дәрәќәсендәге сыйфат предметлардагы билгене чагыштыру аша белдерә, мәсәлән, иң бәхетле (көн), иң яхшы (укучы), иң яңа (костюм); билгенең иң югары чиген чагыштырудан башка, абстракт рәвештә дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән: дөм караңгы (төн), үтә усал (кеше), япа-ялгыз (хатын), тып-тын (урман) һ.б.

Артыклык дәрәќәсен белдерә торган универсаль чара булып телебездә иң кисәкчәсе санала, ул теләсә нинди сыйфат белән килә ала: иң яхшы, иң матур, иң зур, иң биек, иң кара, иң ак. Мисаллардан күренгәнчә, бу кисәкчә нигездә артыклык дәрәќәсен чагыштыру төсмере белән белдерә.



Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, – Хөр Руссия! (Г.Тукай).

Хәсрәтемнең иң ачысы син, әйе син… (Ф.Яруллин).

Абстракт мәгънәдәге артыклык дәрәќәсе башка төрле кисәкчәләр белән дә бирелә ала: чем кара, ќете кызыл, дөм караңгы, үтә ќаваплы, шыр ялангач, чалт аяз, тома сукыр, шыгрым тулы һ.б.



Чем кара карлыгачлары, Гөнаһсыз иде яры... (Р.Вәлиев). Шыгрым тулы һава йолдыз белән (Зөлфәт). Алтынсу чәчле, ќете зәңгәр күзле бу кызга нибары егерме биш тулып килсә дә, аның кыяфәте яшенә туры килми (З.Хөснияр). Аның өчен үтә ќаваплы эш иде бу (Р.Мөхәммәдиев).

Төс белдергән һәм кайбер башка сыйфатларда артыклык дәрәќәсе кабатлау юлы белән белдерелә. Бу очракта сыйфатларның беренче иќеге беркадәр үзгәртеп кабатлана: кап-кара, кып-кызыл, сап-сары, ямь-яшел, зәп-зәңгәр. Сыйфатларның бу формасы тел белемендә «көчәйтелгән формалар», ягъни и н т е н с и в дип йөртелә.



Ќәйге таң. Зәп-зәңгәр күк йөзе, яшәргә иде ди күңелләр (Н.Арсланов). Алда бит ап-ак кыш – ак өмет... (Ф.Яруллин). Урманында кып-кызыл кура ќиләк тә ќирќиләк (Г.Тукай).

Артыклык дәрәќәсен бу рәвешле белдерү төс белдергән сыйфатларда гына түгел, кайбер башка сыйфатларда да бар. Мәсәлән: япь-яшь, кәп-кәкре, кап-караңгы, яп-якты, нәп-нәзек һ.б.



Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас... (Г.Тукай). Әйттем тып-тын карурманга, Әй шаулады, әй ќил­ләде... (Ф.Яруллин). Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе, Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе... (Г.Тукай).

Сыйфатларны бу рәвешле кыскартып кабатлау тулы кабатлаудан барлыкка килгән дигән фикер дә бар, әйтик, зәңгәр-зәңгәр, туры-туры рәвешендә. Әмма хәзерге телдә мондый кабатлаулар күпчелек очракта предметларның бү­лен­гәнлегенә ишарә ясый: вак-вак күлләр, тәмле-тәмле конфетлар, зур-зур йортлар һ.б.



Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр (Г.Ту­кай). Күр, чишмәләр күпме, вак-вак таштан... (Р.Гаташ). Улына тәмле-тәмле конфетлар алып килгән (сөйл.т.).

Сирәгрәк мондый кабатлаулар мәгънәне көчәйтүгә дә хез­мәт итә. Мәсәлән:



Тып-тыныч төн, күкләр аяз,

Идел өсте зәңгәр, зәңгәр... (Р.Гаташ).

Аерым очракларда көчәйтелгән билге тасвирлама юл бе­лән дә белдерелергә мөмкин: матурларның матуры, уң­ган­ның уңганы, гүзәлдән гүзәл һ.б.



Кимлек дәрәќәсе предметтагы билгенең уртача дә­рә­ќәдән кимрәк булуына күрсәтә. Мондый мәгънә төс белдерүче сыйфатларда морфологик юл белән, ягъни махсус кушымчалар ярдәмендә белдерелә. Мәсәлән: күк – күг-елќем, күк-сел; ак – ак-сыл, ал – ал-су, зәңгәр – зәңгәр-су; кайбер сыйфатларда нигез кыскара: яшел – яшь-келт, кызыл – кыз-гылт, сары – сар-гылт; -кылтым/-келтем кушымчасы күб­рәк тәм белдергән сыйфатларга ялгана: әче – әч-келтем, төче – төч-келтем.

Эчкәрәк кергән саен әрәмәлек куера барды, кызарып ќитмәгән баланнар, саргылт-яшел миләшләр ешрак очрады (Г.Бәширов). Күксел яллы йөгерек поездлар, мине кайчан алып китәрсез, Казаныма кайчан илтәрсез, Күксел яллы йөгерек поездлар (Н.Хисамов).

Билгенең кимрәк булуын, көчсезләнүен күрсәтү инерциясе телдә гомумән алганда үзен шактый сиздерә, ләкин ул тоташ бер система барлыкка китерми, төрле сыйфатларда төрле-төрле юллар белән белдерелә. Мәсәлән: ќылымса су, тилемсә кеше, кыскача әйтү һ.б. Еш кына билгенең билгеле бер чамада булуын белдерү өчен гына/генә кисәкчәсе дә килә: матур гына, яхшы гына, чибәр генә һ.б.



Сыйфатларның ясалышы.

§ 48. Морфологик ысул белән сыйфат ясалышы. Татар телендә сыйфатлар күбрәк ясагыч кушымчалар ярдәмендә, ягъни м о р ф о л о г и к ысул белән ясалалар. Башка сүз ясалыш ысуллары, әйтик сүз кушу ысулы, морфологик-синтаксик ысул (конверсия) сүз ясалышы буенча хезмәтләрдә артык киңәйтеп күрсәтелүгә карамастан, телебездә андый киң чагылыш тапмаган.

Ясалма сыйфатлар төрле кушымчалар ярдәмендә исем­нән, фигыльдән һәм кайбер башка сүз төркемнәреннән ясалалар.



1, Исемнән сыйфат ясагыч кушымчалар.

-лы/-ле кушымчасы. Бу кушымчаны без алдагы бү­лек­ләрдә ике функцияле кушымчаларга керткән идек. Үзенең универсальлеге һәм күп кенә очракларда форма ясагыч кушымча рәвешендә сүзләрне бәйләүгә хезмәт итүе белән бергә (урманлы авыл, такталы аудитория һ.б.), бу кушымча исемнән сыйфат ясагыч буларак та телдә иң киң таралган кушымча санала. Бу очракта гадәттә ике исем арасындагы мөнәсәбәт гади грамматик бәйләнештән читләшеп, б и л г е мәгънәсен белдерә башлый. Мәсәлән, ямьле ќир – яме булган ќир генә түгел, гомумән күңелгә хуш килерлек, матур урын; тозлы аш – тозы булган аш кына түгел, тозы чамадан артып киткән аш һ.б.

-лы/-ле кушымчасы түбәндәге сүз ясалыш мәгънәләренә ия булган сыйфатлар ясый:

а) исемнәргә кушылып, шул предметның кемгәдер яки нәрсәгәдер караганлыгын билге итеп күрсәтә: яңгырлы көн, дымлы һава, моторлы көймә, балалы хатын, кылчыклы бо­дай, сөякле ит, сөтле чәй, ямаулы кием, кайгылы кеше һ.б.;

ә) бер предмет белән икенче предмет арасындагы мө­нәсәбәтне, ягъни бер предметның икенчесендә табылуын уңай бәяләү төсмере белән белдерә: акыллы кеше, белемле кыз, фикерле студент, эчтәлекле әсәр, инсафлы егет, тәмле ризык һ.б. Мондый сүз ясалыш мәгънәсенә ия булган кайбер сыйфатларда мотивлаштыручы исемнәрнең тамырлары хәзерге телдә сакланмаган: ипле, атаклы, булдыклы, ярлы, белдекле һ.б. Бу сүзләр асылда тарихи сүз ясалышына карый;

б) -лы/-ле кушымчасы белән ясалган исем күчерелмә мәгъ­нә ала: башлы кеше, катлаулы мәсьәлә, рәтле хәбәр, төпле фикер һ.б.;

в) -лы/-ле кушымчасы кайбер сыйфатларга кушылып яңа­рак мәгънәле сыйфат ясый: аклы күлмәк, зәңгәрле яулык;

г) саннарга кушыла: ќиделе лампа, унлы куык, өчле уен һ.б.;

д) модаль сүзләргә ялганып сыйфатлар ясый: кирәкле әйбер, тиешле ќавап;

е) исем фигыльләргә ялгана: түләүле уку, каюлы чи­тек, чигүле яулык һ.б.



-сыз/-сез кушымчасы, -лы/-ле кушымчасы кебек үк, һәм сыйфат ясалышында, һәм форма ясалышында катнаша: так­тасыз аудитория, тәрәзәсез бүлмә, түбәсез йорт кебек сүзтезмәләрдә -сыз/-сез формасы сүзләрне бәйләү өчен кулланыла, грамматик мөнәсәбәт белдерә; ә ямьсез, тозсыз, мәгъ­нәсез, ваемсыз кебек сүзләр - ясалма сыйфатлар, алар билге мәгънәсен белдерәләр.

-сыз/-сез кушымчасы еш кына -лы/-ле кушымчалы сыйфатларга карата антонимик мәгънәдәге сыйфатлар ясый, һәм аларның сүз ясалыш мәгънәләрендә дә уртаклык бар:

а) -сыз/-сез кушымчасы бер предметта икенче бер предметның табылмавын билге итеп күрсәтә: тозсыз аш, итсез аш, сөтсез чәй, майсыз ризык, кәефсез кеше һ.б.

ә) ике исем арасындагы мөнәсәбәткә тискәре бәяләү төсмере өстәлә: мәгънәсез сүз, ваемсыз кеше, көйсез бала;

б) сыйфатларга, модаль сүзләргә ялганып, ясагыч нигездәге билгенең киресен белдергән сыйфат ясый: кыюсыз кеше, кызыксыз эш, кирәксез әйбер, тиешсез сүз;

в) ясагыч нигезе хәзерге телдә аерым кулланылмый торган сыйфатлар ясала: әрсез, булдыксыз, шыксыз.

Әмма бу кушымчалар белән ясалган сыйфатлар һәрвакыт антонимик мөнәсәбәттә тормыйлар, һәм бу бигрәк тә шул ку­шымчалар белән ясалган нисби сыйфатларга карый. Мә­сәлән: ќирле сөйләш (ќирсез сөйләш мөмкин түгел), вакытлы эш, вакытлы хөкүмәт, атлы кеше (ат менгән кеше) һ.б. -сыз/-сез кушымчасы исә еш кына грамматик функция башкарганда -лы/-ле формасы белән антонимик яктан парлаша алмый. Мәсәлән, һавасыз яшәү (һавалы яшәү мөмкин түгел), кичсез кайтмау, карандашсыз эшләү һ.б.

-гы/ -ге кушымчасы исемнәргә, рәвешләргә һәм кайбер ярдәмче исемнәргә ялганып урын яки вакыт мәгънәсе белән бәйле сыйфатлар ясый:

а) в а к ы т н ы белдергән исемнәргә ялгана: кышкы юл, язгы кич, ќәйге көн, кичке аш, көндезге ял һ.б.;

ә) в а к ы т рәвешләренә ялгана: элекке тормыш, баягы хәл, хәзерге әдәбият, соңгы хәбәрләр, аргы як (арт + гы) һ.б.;

б) у р ы н мәгънәсен белдергән ярдәмче исемнәргә ялгана: аскы (өске) кат, эчке кием, тышкы катлам һ.б.;

в) у р ы н –в а к ы т килешендәге исемнәргә ялгана: урам­дагы ќиләк, баздагы катык, өйдәге хәл һ.б.

Бу очракта барлыкка килә торган -дагы/-дәге (-да+гы, -дә+ге) кушымчасын бер морфема рәвешендә карауны без алда билгеләп үткән идек. Кушымчаның статусы турындагы төрле фикерләр белән дә таныштык (сүз ясагыч, килеш кушымчасы һ.б.) Бу кушымчаны сыйфат ясагыч буларак карау безнеңчә, фәнни логикага каршы килми, чөнки татар теле өчен андый сүзтезмәләр гадәти һәм табигый яңгырый. Ә шундый ук бәхәсле икенче кушымча -ны­кы/-не­ке турында моны әйтеп булмый. Тартым сыйфатлары дип саналган андый сүзләр табигый яңгырамый, мә­сәлән: тире аюныкы, бүрек куянныкы һ.б. Өстәвенә биредә сүз тәртибе дә бозыла, татар телендә сыйфатланмыш гадәттә сыйфаттан соң килә: яхшы тире, яңа бүрек һ.б.



-лык/-лек кушымчасы. Исем ясагыч бу кушымча аерым очракларда ясалма, кушма, тезмә сыйфатлар ясауда катнаша: атналык ризык, еллык керем, бишъеллык план, дүрт сә­гатьлек дәрес, берпотлык гер һ.б.

-чан/-чән кушымчасы исемнәрдән һәм, сирәгрәк, фигыльләрдән сыйфатлар ясый: сүзчән, телчән, сугышчан, эшчән, тырышучан, кызыксынучан. Бу очракта сыйфат күбрәк шәхесне характерлый: сүзчән, эшчән, кызыксынучан кеше.

-даш/-дәш кушымчасы. Бу кушымча актив исем ясагыч булып санала, сирәгрәк сыйфатлар да ясый: аһәңдәш, аваздаш, тиңдәш һ.б.

Болардан тыш, кайбер сүзләрдә генә очрый торган, пассив кулланылыштагы -сыл/-сел сусыл ќимеш; -лач/-ләч итләч, йонлач; -чак/-чәк басымчак һ.б. кушымчалар бар.



2. Фигыльдән сыйфат ясагыч кушымчалар.

Мондый кушымчалар арасында продуктив кушымчалар дип -ык/-ек, -гыч/-геч, -ыч/-еч кушымчаларын китерергә мөмкин.

-ык/-ек кушымчасы: а) нигездә белдерелгән эш-хәл, хәрәкәт нәтиќәсендә барлыкка килгән билгене белдерә: ватык арба , сынык пычак, китек тәлинкә, ќимерек өй, төзек йорт; б) шул эш-хәлгә бәйле билге буенча шәхесне, я предметны характерлый: йөгерек ат, кысык урын; в) күчерелмә мәгънәдә кулланыла: ачык йөз, йөгерек уй, бозык кеше.

-ыч/-еч кушымчасы нигездә белдерелгән мәгънәгә бәйле билгене белдерә һәм башлыча бер типтагырак сыйфатлар ясый: кызганыч кеше, аяныч хәл, куркыныч ќир.

Актив икетеллелек шартларында телебездә шактый күп алынма сыйфатлар да кулланыла. Традиция буенча, рус теленнән һәм рус теле аша кергән ясалма сыйфатларда төр­лән­дергеч кушымчалар, ягъни окончаниеләр кыскартып алына. Алынма сыйфатларда күбрәк түбәндәге кушымчалар кулланыла:



-ик: капиталистик мөнәсәбәтләр, философик караш, фо­нетик закончалык һ.б.;

-ив: актив эшчәнлек, объектив караш, норматив актлар һ.б.;



-ль, -аль, -ональ: муниципаль милек, федераль законнар, социаль ихтыяќлар, территориаль органнар һ.б.;

-он: конституцион суд, традицион караш һ.б.;

–: конкрет эшчәнлек, реаль вәкаләтләр;



-ар: популяр китап, элементар сорау һ.б.

Татар телендә шулай ук гарәп теленнән кергән -и кушымчасы белән ясалган нисби сыйфатлар да кулланыла. Мәсә­лән: мәдәни, гомуми, әдәби, гыйльми, гарәби, дөньяви1.  Га­рәп теленнән кергән бу кушымча, кагыйдә буларак, сингармонизмга буйсынмый, калын нигезле сүзләрдә дә -и вариантында кала: икътисади, рухи. Бары тик татар язуында увуляр к, г авазларын белдерү ихтыяќы булганда гына, калын вариантта ялгана: хокукый, иќтимагый, табигый һ.б. Искәрмә рәвешендә хосусый сүзен китерергә мөмкин. Бу сүзнең калын кушымча алуы гарәпчә с авазының калын әйтелешле с (сад) авазы булу белән бәйле. Нисбәт кушымчасы еш кына ялгызлык исемнәргә дә (кеше исемнәренә, шәһәр атамаларына) ялганып килә: Думави, Низами, Болгари, Хәйри, Латыйфи һ.б.

Соңгы вакытта аерым авторлар бу гарәпчә нисбәт кушымчасын татар телендәге сингармонизмга яраклаштырып, калын вариантта яза башладылар, яки язарга тәкъдим итәләр: рухый, икътисадый рәвешендә. Бу беренчедән гомуми (гомумый буламы инде?) кагыйдәне бозу, икенчедән, бигрәк тә ке­ше исемнәренә аеруча классикларының исемнәренә ялганганда шактый тупас яңгыраш барлыкка килә: Ќамый, Низамый, Думавый һ.б., дөресе: Ќами Низами, Думави һ.б.

Фарсы теленнән кергән -кяр/-кәр кушымчалары берничә сүздә генә очрый: фидакяр, хәйләкәр, ядкяр; хезмәткәр, эш­мәкәр кебек сүзләр исә исем сүз төркеменә карый.



-гыч/-геч кушымчасы нигездә кушма сыйфатлар ясый: искиткеч, шаккаткыч, коточкыч һ.б.

-чак/-чәк, -чык/-чек кушымчасы шәхесне шул эш-хәл буенча характерлый торган билгене белдерә: ирен­чәк, уенчак, кыланчык, бәйләнчек кеше; әмма ул күчерелмә мәгъ­нәдә дә кулланыла: уенчак сүз, бәйләнчек яңгыр һ.б.

Аерым сүзләрдә генә очрый торган кушымчаларга -гын/-ген (кискен, үткен), -ынкы/-енке (күтәренке, төшенке, басынкы), -гыр/-гер (өлгер, сизгер), -дам/-дәм (бердәм, күндәм), -нак/-нәк (тыйнак, ќыйнак) һ.б. кушымчалар керә.



§ 49. Сүз кушу ысулы белән сыйфат ясалышы. Сүз кушу, ягъни синтаксик ысул белән п а р л ы, к у ш м а, т е з м ә сыйфатлар ясала.

Парлы сыйфатлар ясалышы гомумән парлы сүзләр ясалышындагы структур типларны кабатлый дияргә мөмкин:

а) к а п м а-к а р ш ы (антонимик) мәгънәдәге сыйфатлар кабатлана: язгы-көзге пальто, караңгылы-яктылы вакыт, эреле-ваклы балалар, килделе-киттеле кеше;

ә) үзара я к ы н мәгънәдәге сыйфатлар кабатлана: кайгылы-хәсрәтле, кайгысыз-хәсрәтсез кеше, исәпле-хисаплы килешү, йортсыз-ќирсез кешеләр;

б) икенче компонент беренче сүзнең фонетик варианты: артык-портык әйберләр, кыек-мыек сызык, иске-москы киемнәр, иләс-миләс кеше;

в) төрле төсләрне белдергән ясалма сыйфатлар парлашып килә: аклы-каралы, кызыллы-яшелле, зәңгәрле-яшелле һ.б.

Сүз ясалышы буенча хезмәтләрдә юл-юл, дулкын-дулкын, буй-буй, баскыч-баскыч тибындагы кабатлауларны һәм рус теленнән адекват тәрќемә рәвешендә алынган рус-татар мәктәбе, отчет-сайлау ќыелышы кебек сүзләрне парлы сыйфатларга кертеп карыйлар [Татарская грамматика. Т. I, 1993: 381-384]. 



Кушма һәм тезмә сыйфатлар ясалышы. К у ш м а сыйфатлар түбәндәге юллар белән ясала:

а) -лы/-ле кушымчалы ясалма сыйфатлары булган сүзтезмәләрнең компонентлары берегә һәм мәгънә үзгәреше киче­рә. Мәсәлән, беркатлы кеше, күпкырлы хезмәт, эчкерсез кеше.

Бу типтагы сүзтезмәләр туры мәгънәдә кулланылганда да компонентлар күпмедер дәрәќәдә берегәләр, мәсәлән, кара күзле кыз, ак сакаллы бабай, озын буйлы егет (чәчле кыз, күзле кыз дип әйтелми). Әмма аларның һәммәсе сүз, кушма яки тезмә сүз (сыйфат) ясый дип карау фәнни яктан бик үк төгәл булмас иде. Билгеле булганча, лексик берәмлек булган сүзләр сүзлекләрдә теркәлә, ә бу берәмлекләр исә сүз­тезмә үзенчәлекләрен саклыйлар. Без, үз чиратыбызда аларны Д.Г.Тумашева билгеләгәнчә, ө л е ш ч ә л е к с и к а л а ш к а н сүзтезмәләр дип карау ягында торабыз;

ә) кушма сыйфатларның бер төре баш вату, кот очу, ис китү, хәл итү һ.б. типтагы т е з м ә ф и г ы л ь л ә р г ә -гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчалары ялганып ясала: башваткыч мәсьәлә, коточкыч хәл, искиткеч гүзәллек, хәлиткеч сорау һ.б. Бу сыйфатларның искитәрлек, искитмәле, коточарлык кебек синонимнары да бар;

б) исем+сыйфат тибындагы кушма сыйфатлар: алмачуар, тимеркүк;

в) ара сүзе белән ясалган сыйфатлар: халыкара хәл, шәһәрара транспорт, милләтара бәйләнешләр;

Т е з м ә с ы й ф а т л а р мәсьәләсенә килгәндә, югарыда күрсәтелгән ярым лексикалашкан сүзтезмәләрне исәпкә алмаганда (зәңгәр күзле, ак сакаллы), тезмә сыйфатлар телдә сизелерлек урын алмаганнар дип әйтергә туры килә. Бары тик, безнең фикеребезчә, аларга сыйфат+сыйфат тибында ясалган кара коңгырт, чия көрән, куе яшел, кара зәңгәр кебек сыйфатларны кертергә мөмкин, чөнки бу очракта беренче компонент икенчесен тулыландырып, ачыклап килә. Әмма һич кенә дә инде бәйлекләр белән килгән исемнәрне (шомырт төсле, ќитен төсле, каштан төсле), яки түбәндә күрсәтелгән, югарыда сөйләнгән тибындагы сыйфат фигыльле с ү з т е з м ә л ә р н е, русчага сыйфат булып тәрќемә ителүләренә карап кына (вышеупомянутые, вышеуказанные һ.б.), тезмә сыйфатлар рәтенә кертергә ярамый [Татарская грамматика. Т. I, 1993: 386-389].

§ 50. Морфологик-синтаксик ысул белән сыйфат ясалышы (конверсия). Бу ысул белән сыйфат ясалышы татар телендә бик киң таралган дип карарга шулай ук нигез юк. Билгеле бер синтаксик вазифада (аергыч функциясе) морфологик яктан аерымланып (изоляцияләнеп), сыйфатларга күчү күренеше нигездә төрле фигыль формаларына, аерым алганда, сыйфатларга якын торган сыйфат фигыльләргә, һәм күпмедер дәрәќәдә исем фигыльләргә хас.

Сыйфат фигыль формалары арасында -ыр/-ер (-ар/-әр) кушымчалы сыйфат фигыльнең фигыль билгеләрен өлешчә югалтып, сыйфатларга якынаюы грамматикаларда билге­лән­гән иде инде (Д.Г.Тумашева). Бу очракта күрсәтелгән форманың барлык һәм юклык аспектында чагыштырмача мөстә­кыйль кулланылуы (туар таң, барыр ќир, сулмас гөл), шулай ук заман төсмеренең көчсезләнә баруы күздә тотыла (исәр ќил, барыр урын һ.б.).

Сыйфат сүз төркеменә якынайган андый формаларга тү­бәндәге сүзләрне кертергә мөмкин: янар тау, янар чәчәк, сүнмәс утлар, сулмас гөл һ.б. Әмма тулысынча сыйфатка күч­кән һәм сыйфатның барлык билгеләрен үзенә алган сүз дип асылда кайнар сүзен генә китерергә мөмкин: кайнар су, кайнаррак су, кап-кайнар су. Бу сүзнең шул ук вакытта сүз­лек берәмлеге булуын да истә тотарга кирәк.

-ган кушымчалы сыйфат фигыльдән күчкән сыйфатлар: туган ќир, уңган килен, ќебегән егет, булмаган кеше, булган хатын, укыган кеше, кайнаган су һ.б.

Бу очракта күпчелек сыйфат фигыльләр үзләренең морфологик билгеләрен югалту белән бергә, семантик үзгәреш тә кичерәләр (ќебегән, булган, укыган һ.б.).

Калган сыйфат фигыль формаларыннан, мәсәлән, -учы/-үче һәм -ачак/-әчәк кушымчалы сыйфат фигыльләрнең сыйфатланмышларын югалту аша тулысынча и с е м г ә күчү­лә­рен билгеләгән идек (укучы, язучы, тегүче, киләчәк, би­рәчәк һ.б.)

-у/-ү кушымчалы исем фигыльдән шактый актив рәвештә исемнәр генә түгел (уку, язу, буяу, сылтау, үлчәү һ.б.), сыйфатлар да ясалган. Андыйларга түбәндәге сүзләр керә:
авыру кеше йөдәү ат

уяу кеше калку урын

ќитү кыз бөркү һава

ќитү чәч тынчу һава

ярсу йөрәк кызу ќәй һ.б.
Бу ысул белән төрле фәнни терминнар да ясалган: өндәү ќөмлә, яңгырау аваз, саңгырау аваз һ.б.

Кайбер сыйфатларның хәзерге вакытта фигыль нигезе ќуела төшкән, мәсәлән, ялкау кеше – ялык-агу, биредә – агу ~ аw тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән.

Исем фигыль бу рәвешле аерымлану процессында нинди үзгәрешләр кичергән соң?

Фигыльнең субстантив формасы булган исем фигыльдә, мәгълүм булганча, исем билгеләре дә, фигыль билгеләре дә бер үк дәрәќәдә чагылыш таба. Әмма башка субстантив формалардан, ягъни исемнәрдән һәм шулай ук сыйфат фигыль­ләрдән аермалы буларак, ул икенче исемне турыдан-туры түгел, бары тик II яки III төр изафә бәйләнешенә керү аша гына ачыклый, Мәсәлән: кайту урыны, баруның максаты, китү сәбәбе, аңлату дәресе һ.б. Ә югарыда китерелгән мисалларда ул, сыйфатларга хас булганча, исемне турыдан туры, ягъни сыйфатлар кебек ачыклый, шул ук вакытта сыйфатның морфологик билгеләрен дә ала: авырурак кеше, иң уяу кеше һ.б.

Дөрес, исем фигыльләрнең бу рәвешле кулланылышын тел тарихы фәнендә борынгылык күренеше дип карау да бар. Бу караш буенча, исем фигыльләр борынгыда күп функцияле булганнар, бер үк вакытта субстантив позициядә дә адъектив функциядә дә кулланылганнар дип аңлатыла.

§ 51. Сыйфат сүз төркемен өйрәнүгә карата. Соңгы елларда чыккан грамматик хезмәтләрдә сүз ясалышына караган төрле сүз төркемнәре бе­лән бер рәттән сыйфат ясалышына да зур игътибар бирелә. «Татар грамматикасы»ның I томында, мәсәлән, кушымчалау ысулы белән сыйфат ясалышы бүлегендә телебездә чагылыш тапкан бик бай ясагыч кушымчалар туплап бирелгән, алар арасында әлегә кадәр грамматик хезмәтләрдә теркәлмәгәннәре дә шактый күп. Бу ысул белән сыйфат ясалышы хезмәтләрдә төрле яклап һәм бик тәфсилле анализланган. Әмма биредә, безнең карашыбызча, кайбер искәрмәләр бирү дә сорала. Мисалга:

а) сыйфатның дәрәќә кушымчалары сүз ясагычларга кертеп карала. Г р а м м а т и к к а т е г о р и я күрсәткечләре булган -сыл/-сел (күксел, аксыл), -гылт/-гелт (саргылт), -су/-сү (зәң­гәрсу), -ылќым/-елќем (каралќым, күгелќем) һ.б. кушымчалар форма ясагычлар буларак каралырга тиеш;

б) ясагыч кушымчалар белән сүзъясалышына иллюстрация рәвешендә китерелгән кайбер мисалларның татар теле өчен табигый булуы шулай ук шик тудыра. Мисал өчен:1  читке (крайный), терлек (живой), түзмер (терпеливый), онытчак (забывчивый), тизгер (скорый), сузан (долговязый), очкак (летучий), ончыл (мучнистый) һ.б.

Сүз кушу ысулы белән сүз ясалышы бүлегенә караган, ягъни лексик берәмлек булган т е з ­м ә һәм к у ш м а сүзләрне с ү з т е з м ә л ә р д ә н аеру кирәклеге турындагы кай­бер искәрмәләрне без алдагы бүлекләрдә китергән идек инде.

Әмма искәрмәләрнең күпчелеге, дөресрәк итеп әйтсәк, ќитди фикер башкалыклары, шулай да конверсия ысулы белән сүз ясалышына карый.

Югарыда китерелгән хезмәтләрдә сүз төркемнәренең бер-берсенә күчү юлы, ягъни к о н в е р с и я ысулы белән сыйфат ясалышы (шулай ук исем ясалышы, рәвеш ясалышы һ.б.) бик киңәйтелеп күрсәтелә.

Мәгълүм булганча, төрки телләрнең грамматик табигатенә хас әһәмиятле бер үзенчәлек бар: бер исем икенче бер исемне я н ә ш ә т о р у ю л ы белән, ягъни бернинди кушымчасыз да а ч ы к л а п килә ала: агач йорт, йон кофта, пыяла савыт, көмеш кашык һ.б. Бу төр сүзтезмәләр фәндә I т ө р и з а ф ә дип атала, һәм бу күренеш телебездә эзлекле һәм системалы рәвештә чагылыш таба: укытучы апа, шофер егет, күрше хатын, такта чәй, дус кеше һ.б. Һәр шундый исем югарыдагы хезмәтләрдә исемнең с ы й ф а т к а к ү ч ү е, к о н в е р с и я ысулы белән сүз ясалышы буларак карала. Дөрес, мәсьәләгә бу рәвешле якын килү бөтенләй үк яңа күренеш түгел, икенче бер предметның материалын белдергән алтын сәгать, таш йорт, агач күпер кебек сүзләрне сыйфатлар рәтеннән санау (чөнки алар русчага сыйфат буларак тәрќемә ителәләр) башка хезмәтләрдә урын алган иде. Татар теле грамматикасында исә мондый «сыйфатка күчкән» исемнәр бөтен мөмкин булган чикләрне үтеп киткән дияргә мөмкин. Анда, мәсәлән, тулаем бөтен т у к ы м а , м е т а л л, т а ш , а г а ч һ.б. исемнәре барысы да сыйфатка әйләнгән. Алай гына да түгел, күчерелмә мәгънәдә кулланылган троплар да (арыслан, төлке, эт) билге белдерә торган сүзләргә – сыйфатларга күчкән [Татарская грамматика. Т. I, 1993: 393-409].

Безнең карашыбызча, татар теле өчен, гомумән төрки телләр өчен мәсьәләнең болай куелышы урынлы түгел.

Беренчедән, без телебезнең әһәмиятле грамматик үзенчәлеген – изафәне сызып ташлыйбыз дигән сүз. Т ө р к и и з а ф ә д ә икенче исемне ачыклап килгән сүз һәрвакыт и с е м сүз төркеменә карый. Энциклопедиягә мөрәќәгать итик: «В тюркологии „И” (изафет. – Ф.Х.) обозначает именные определительные сочетания, оба члена которых выражены существительными (ассызык безнеке. – Ф.Х.). Выделяется три типа И.; для первого характерно отсутствие морфологических показателей связи компонентов (напр., азерб. Дәмир гапы , (железные ворота)»1.

Икенчедән, гомумән сүз төркемнәре (аерым алганда сыйфат) –морфологик категорияләр, ә морфологиянең төп өйрәнү предметы – с ү з һәм с ү з ф о р м а л а р ы, шуңа алар беренче чиратта сүз берәмлеге буларак тикшерелергә тиеш. Ә югарыдагыча, сыйфатларга «күчерү» бу сүз­ләрнең ќөмләдәге функцияләренә генә нигезләнә. Сүзләрне төркемләүнең өч принцибын искә төшерик:

1) л е к с и к-с е м а н т и к п р и н ц и п – бу очракта сүзнең г о м у м и л ә ш т е р е л г ә н л е к с и к м ә г ъ н ә ­с е исәп­кә алына (предмет, билге, эш-хәл һ.б.). Әйтик, таш яки агач – бу предметмы, билгеме? Ә куян яки арыслан, укытучы, шофер болар безнең телдә билге белдерә торган сүз­ләрме? Сыйфатка «күчкән» дип саналган барлык бу исем­нәрдә п р е д м е т л ы к мәгънәсе саклана, алар предметлыкны белдерәләр;

2) и к е н ч е п р и н ц и п – ул сүзләрнең м о р ф о л о г и к ягы, ягъни грамматик үзенчәлекләре. Белгәнебезчә, сыйфатларның грамматик үзенчәлекләренә килгәндә, аңа д ә р ә ќ ә категориясе һәм вакытлыча и с е м л ә ш ү хас. Изафә бәй­ләнешендәге сүзтезмәдәге исем, билгеле, дәрәќә белән дә төр­ләнми һәм исемләшә дә алмый, чөнки ул үзе исем (таш йорт, ташрак йорт, бик таш йорт – мөмкин түгел). Ә башка сүз төркемнәре, морфологик һәм синтаксик яктан аерымланып, чынлыкта сыйфатка күчкән очракта, алар сыйфатның барлык морфологик билгеләрен үзләренә алалар: бөркү һава, бөркү­рәк һава, кызу көн, бик кызу көн һ.б.

Алда без исемләшкән сыйфатларның бер төрен билге­ләгән идек: яңа күлмәк – күлмәкнең яңасы тибы, ягъни бу оч­ракта исемләшкән сыйфат а е р ы п кү р с ә т ү вазифасын башкара. Исем+исем тезмәсен карыйк: әгәр бу сүзләрне сыйфат дип танысак таш йорт – йортның ташы, йон кофта – кофтаның йоны кебек мәгънәсез тезмәләр барлыкка килер иде. Димәк, сыйыйфатның бу үзенчәлеге дә ул исемнәрдә чагылмый дигән сүз.

3) с и н т а к с и к п р и н ц ип . Бу билге буенча сүзләрне төркемләгәндә, аларның ќөмләдәге типик функцияләре һәм башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлеге исәпкә алына. Икенче исемне ачыклаган бу исемнәр ќөмләдә чыннан да, башлыча, аергыч вазифасын башкаралар, әмма синтаксик яктан да аларны сыйфатлардан аерып тора торган билгеләр бар. Сыйфат ќөмләдә аергыч булып килгәндә, аның аерылмыш белән бәйләнеше чагыштырмача ирекле. Мә­сәлән, яңа йорт сүз тезмәсен алсак, ќөмләдә сыйфат үзе ачыклаган сүздән ераклаша да ала: яңа зур йорт, яңа күп­катлы зур йорт һ.б.; ә таш йорт тезмәсендә бу мөмкин тү­гел, ачыклаган исемнең һәрвакыт янәшә торуы сорала, ягъни бер исем икенчесен һәрчак янәшә тору юлы белән ачыклый: яңа таш йорт, күпкатлы яңа таш йорт һ.б.

Кыскасы, мондый сүзтезмәләрдә без исем берничек тә сыйфатка күчми, исем булып кала дип саныйбыз.

Татар теле буенча башка грамматик хезмәтләргә мөрә­ќәгать итсәк тә, аларда и с е м – с ы й ф а т мөнәсәбәте нигездә шул ук юнәлештә карала. Мәсәлән В.Н.Хангилдин үзенең морфология буенча язылган үтә ќитди һәм саллы хез­мәтендә бу мәсьәләгә дә махсус туктала. Ул таш урам, алтын балдак, корыч пәке кебек очракларны ике исемнән торган сүзтезмәләр дип бәяли: «Мәсәлән, таш урам, алтын балдак, корыч пәке дигәндәге таш, алтын, корыч сүзләре сыйфат ролендә кулланылганнар. Ләкин, аңа карап, алар сыйфат дип таныла алмыйлар, чөнки ул сүзтезмәләрдә ачыктан-ачык икешәр предмет белдерелә» [Хангильдин, 1954: 91 ].

Шул ук вакытта, ул таш йөрәк, алтын гасыр кебек кулланылышта бу сүзләрнең сыйфатлашуы көчлерәк дип саный. Әмма бу очракта галим хаклы түгел, чөнки ул сүзләр күчерелмә мәгънәдә кулланылганнар, һәм троплар буларак, алар грамматикага түгел, күбрәк стилистикага карыйлар.

Башка грамматист галимнәрдән Д.Г.Тумашева, М.З.Зәкиев, Д.Ә.Сәлимова һ.б. галимнәрнең бу мәсьәләгә карашларын без инде сүзләрне төркемләүгә багышланган бү­лектә шактый тәфсилле яктырткан идек .

Белемегезне тикшерегез:

1. Сыйфат сүз төркеменә өч аспектта (лексик-семантик, морфологик, синтаксик) билгеләмә бирегез.

2. Сыйфатларның исемләшүе һәм аларның ике структур төре турында аңлатма бирегез.

3. Сыйфатларның лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемчәләре дип нәрсәгә әйтәбез? Һәр төркемчәгә мисаллар китерегез.

4. Сыйфат дәрәќәләре, аларның ясалышы һәм мәгънәләре турында аңлатыгыз.

5. Морфологик (кушымчалау) ысул белән сыйфатлар ясалышын аңлатыгыз. Мисаллар китерегез.

6. Парлы, кушма, тезмә сыйфатларга мисаллар китерегез, аларның сыйфат ясалышындагы урыны турында нинди бәхәсләр бар?

7. Морфологик-синтаксик ысул белән ясалган (конверсия ысулы) сыйфатларга мисаллар китерегез, татар тел белемендә бу өлкәдәге фикер төрлелекләренең асылын аңлатыгыз. «Исем-сыйфат» мөнәсәбәтен аңлатып бирегез.

СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕНӘ АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Сыйфатның: а) ясалышы (тамыр, ясалма, кушма һ.б.); б) семантик төркемчәсе; в) дәрәҗәсе; г) исемләшү-исемләшмәве; д) җөмләдәге вазифасы күрсәтелә.

Язгы кояш тау артыннан көлеп килеп чыкты. Аның беренче нурлары каршыдагы биек сырт өстенә, җир астыннан казылып чыгарылган кызыл балчыкларга, аннан соң конторадан ерак түгел, бик матур һәм иркен итеп салынган яшел түбәле йортларның зур-зур тәрәзәләренә төштеләр (М. Гафури).

язгы – ясалма сыйфат, нисби, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгәнән, җөмләдә аергыч – язгы (кояш);

биектамыр сыйфат, асыл сыйфат, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч – биек (сырт);

кызыл – тамыр сыйфат, асыл сыйфат (төсне белдерә), төп дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч – кызыл (балчыкларга);

матур, иркен – тамыр сыйфатлар, асыл сыйфатлар, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә - рәвеш хәле булып килгәннәр;

яшел түбәле – ярым лексиклашкан сүзтезмә, тезмә сыйфатка якын мәгънәдә кулланылган, җөмләдә аергыч – яшел түбәле (йортлар);

зур-зур – парлы сыйфат, асыл сыйфат, төп дәрәҗәдә, җөмләдә - аергыч – зур-зур (тәрәзәләренә). Бу парлы сыйфатка бүленгәнлек төсмере хас.

Үз-үземә кайтам кабат уйлар аша –

Бүгенгемә - балачакның олысына.

Бар да шул ук. Тик ... таррак дөнья гына.

Әмма кояш нәкъ йөрәгем турысында (Л. Янсуар).

бүгенгемә - ясалма сыйфат, нисби сыйфат, исемләшкән: юнәлеш килешендә, I зат тартым; җөмләдә - урын хәле;

олысына – тамыр сыйфат, асыл сыйфат, исемләшкән: юнәлеш килеше, III зат тартым, җөмләдә - кыек тәмамлык;

таррак – тамыр сыйфат, асыл сыйфат, чагыштыру дәрәҗәсе, җөмләдә - хәбәр.

САН



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет