Һәр өч семинарда да укытучылар югары әзерлекле, эчтәлекле, камилләштерелгән дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәттеләр. Бу дәресләр БДИ га әзерлек юнәлешендә, информацион технологияле дәресләр иде, аларны төрле формада булса да, эчтәлек һәм камиллеге ягыннан бүгенге дәреснең кичәге дәрес булмавын, аның инде формасы да һәм эчтәлеге дә үзгәрүен, баюын билгеләп үтәргә кирәк. Еллар үткән саен, мәктәптә белем эчтәлегенә, белем бирүгә таләпләр бик нык үзгәрә.
Нәтиҗәлелек — дәрескә бәя бирүдә төп таләп. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгълүмати технологияләрдән башка үстерелешле була алмый. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә мәгълүмати технология яхшы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итәргә мөмкин.
Һәр чирек ахырында класс журналлары, укучылар көндәлеге, түгәрәк журналларын алып бару, дөрес тутыру каралды, шәхси кенәгәләр тикшерелде. Алдагы еллар белән чагыштырганда класс журналлары һәм шәхси кенәгәләр тотылышы канәгатьләнерлек. Быелгы уку елының төп яңалыгы булып электрон журнал һәм көндәлекләр тора.Укытучылар бу яңалыкны бик теләп кабул иттеләр.Укучылар да тиз ияләнде. Гади көндәлекләр алып бару һәм куллану гына тиешле дәрәҗәдә түгел. Билгеләр куелып бетми, өй эше вакытында язылмый, ата-анага кул куйдырылмый, яисә класс җитәкчесенең бу эшкә битараф булу очраклары күзәтелде. Тиешле нәтиҗә ясалды, приказлар язылды.
Дәфтәрләр тотылышына да аерым игътибар кирәк. Дәфтәр - укучының “көзгесе”. Грамоталылык - ярты белем. Башлангыч сыйныфларда, 2-4, 5-8,10 сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты, 8-11 сыйныфларда татар теле дәфтәрләре тотылышы, грамоталылык торышына тикшерү үткәрелде,нәтиҗә ясалды.
Аттестация — уку-укыту процессында мөһим этап.
Быел ТИН һәм физкультура укытучысы Зарипов Б.А. югары квалификация категориясенә сынауны уңышлы үтте. 5 кеше - Галиева Р.Р.,Сафина Р.Р.,Каюмова Г.В.,Габидуллина Л.Х.,Шигапова Н.Х. укытучы категориясенә аттестация уздылар. 4 кеше курсларда белемнәрен күтәрделәр:
Рус теле укытучылары – Зарипова Х.Х.Сабирова С.А.,тарих укытучысы Садриев Р.М., география укытучысы Галиева Р.Р.,
Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча күп эш башкарылды. Аның әһәмияте һәм нәтиҗәсе турында күпсанлы спорт ярышлары, кросс, сәламәтлек көннәре сөйли. Район, республика күләмендә үткәрелгән ярышларда безнең укучылар белемнәрен, көчләрен, сәләтләрен күрсәтеп лаеклы урыннарга ирештеләр. Урта яшьтәге мәктәп укучыларының район буенча үткәрелгән «Күңелле стартлар» ярышында Күәм командасы 3 урынга лаек дип табылды. Футбол, волейбол,хоккей,баскетбол ярышларында да призлы урыннарда Күәм мәктәбе укучылары командасы.
Соңгы 5 елда физкультура һәм спорт буенча төрле ярышларда катнашу
Уку
еллары
|
Хоккей
| |
Футбол
|
Көрәш
|
Теннис
|
Чаңгы
|
Җиңел атлетика
|
2006-2007
2007-2008
2008-2009
2009-2010
2010-2011
|
2 урын
1 урын
2 урын
1 урын
1 урын
|
1 урын
2 урын
1 урын
3 урын
2 урын
|
2 урын
зонада 1 урын
районда 3 урын
3 урын
2 урын
2 урын
|
1 ук–1 урын
1 ук-3 урын
1 ук-1 урын
1 ук-2 урын
-
1 ук-1 урын
1 ук-2 урын
1 ук-1 урын
1 ук-2 урын
|
3 урын
3 урын
4 урын
5 урын
6 урын
|
4 урын
3 урын
5 урын
5 урын
4 урын
|
1 урын
3 урын
2 урын
4 урын
4 урын
|
Мәктәп китапханәсендә эш (мөдире Каюмова Г.В.) яхшы оештырылды. Дәреслекләрне саклауга зур игътибар бирелде. Җитешмәгән дәреслекләр урынына төрле мәктәпләрдән кирәкле дәреслекләр тулыландырылып торылды.
Тәрбия эшләре мәктәпнең планы нигезендә алып барылды. Зур оешканлык белән традицион бәйрәмнәр, юбилей-кичәләре, кызыклы очрашулар үткәрелде. Фән атналыклары укучыларны җәлеп итәрлек уйлап төзелгән программа нигезендә оештырылды.
Класс җитәкчеләре халкыбызның милли мәдәниятын, гореф-гадәтләрен өйрәнү белән укучыларга күркәм әхлак сыйфатлар тәрбияләү өстендә эшләделәр. Традициягә кергән өмәләр зур оешканлык белән уздылар.
Тәрбия эшендә төп игътибар норматив базаны камилләштерүгә, башка мәктәпләр белән элемтәне ныгытуга, әти-әниләр белән бердәм хезмәттәшлек итүгә, укучылар белән үткәрелә торган чараларның сыйфатын арттыруга, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлтелә.
“Мәгариф” дәүләт проекты кысаларында класс җитәкчеләре эшчәнлегенең бербөтен системасы булдырылды. Анда шәхес формалаштыруда әхлак тәрбиясе бирү, сыйныфта тәрбия эшен оештыру, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, укучыларның буш вакытларын файдалы үткәрүне оештыру һ.б.ш. мәсьәләләренә игътибарны юнәлтү каралган. Мәктәптә шул юнәлештә эш оештырылды.
Укучыларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы үткәрүдә мәктәпнең “Кояшкай” сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере нәтиҗәле эшләде. 2011 елның җәендә 1 сменада – 26 бала ял итте.
«Мәгариф һәм Татарстан Республикасы укучылары сәламәтлеге» дигән республика программасын нәтиҗәле гамәлгә ашырганы өчен, мәктәп «Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга булышлык итүче «бронза» дәрәҗәдәге мәктәп» дигән квалификация характеристикасына ия.
Мәктәп педагогия коллективы укыту-тәрбиядә төп мәсьәләләрне хәл итүдә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән: балаларның бушлай белем алуга хокукы тулысынча гамәлгә ашырыла, укучыларның тулысынча укуларын ташлау очраклары юк, яшүсмерләрнең тормышка, хезмәткә әзерлек дәрәҗәсе, шулай ук белем дәрәҗәсе арта бара. Моңа мәктәп администрациясенең кадрлар сайлап алуда максатчан эш алып баруы, педагогик кадрларга өстәмә профессиональ белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру, методик эшне дифференцияләштерү һәм индивидуальләштерү, педагогик кадрларга өзлексез белем бирү системасын камилләштерү, бердәм методик теманы өйрәнүне оештыру, методик эшнең яңа формаларын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә ирешелә.
Тормышның нинди дә булса өлкәсендә уңышка ирешсә, укучының эшчәнлеге тагын да активлаша, физик һәм психик сәламәтлеге ныгый. Моны һәрвакыт истә тоту зарур. Мәктәп өчен олимпиада, конкурс, фәнни конференцияләр – төпле, сыйфатлы белем бирүнең бер юнәлеше.
Белемне сыйфатлы иткәндә, игътибарлылык тәрбияләгәндә укучы югарырак нәтиҗәләргә ирешә. Мәктәптә белем алу атмосферасы тудырырга, дәвамчанлыкны сакларга кирәк, шулай иткәндә генә уку-укыту процессы укучыга да, укытучыга да күңелле һәм файдалы булачак.
Достарыңызбен бөлісу: |