Ф а т ы й м а керә.
Ш ә е х г а л и (хатынына.)
Тагын нәрсә булды? Йөзең сулган,
Йәле, әллә күзең яшьләнгән?
Ни хәсрәтләр чигә җаның, нидән
Йөзкәеңә кара җәелгән?
Ф а т ы й м а
Җәелми ни, әллә, сукыр, диеп,
Колаксызга мине саныйсың?
Сөембикәне хатын итәр өчен
Әллә синме эшең йөртмисең?
Ш ә е х г а л и
Нинди сүз ул тагын? Әллә кайчан
Никахымда иде, Казанда
Хан торганда кочагымда яткан
Булмаса да... Әллә миңарга
Насыйп ителгәне юк идеме?
Ярый, җитте, хәзер Иван да
Аны үзе миңа атап тора...
Каян килеп булды дивана?
Ф а т ы й м а
Дансолтанны кара! Күзендә — яшь...
Белә алмыйм, нәрсә үзгәрде?
Кызларыңны бер дә уйламыйсың,
Минем инде бәгырь күгәрде!
Ш ә е х г а л и
Чакыр әле, монда килеп үзе,
Авырмыйдыр, йөри аладыр —
Күпме гомер атта чабып, ауда
Ирләр кебек оча, оялыр
Вакытлары килеп җитәр диеп
Көткән идем, бары шул гына
Булса кирәк!
Нәрсә катып калдың?
Чакыр монда, килсен шушында!
Ф а т ы й м а
Яман холык белән балаларның
Бәгырьләрен изеп бетереп,
Җаннарынмы гарипләтим синнән?
Аждаһадай шулай үкереп
Тормасаң да ярар иде!.. Хәзер
Чакырамын, артык кагынма,
Дансолтанның җаны китек вакыт,
Авыр сүзләр белән кагылма!
Ш ә е х г а л и
Ярар-ярар, һаман син теләгән,
Син әйткәнгә тәмам буйсынып,
Гомеремне зая уздыручы
Ирең булмам, аны чакырып
Китер әйдә, килсен, сөйләтермен —
Җаны киткән нидән ватылып!
Ф а т ы й м а
Ярар, хәзер, әгәр, киләм, дисә,
Син алырсың үзең сөйләшеп...
(Китә.)
Ш ә е х г а л и
Ә син, Бурнаш, чыгып торсаң — ярый,
Вәзир аталсаң да ханлыкка,
Монда минем үз гаиләм эше,
Үземнеке чыкмый халыкка!
Б у р н а ш
Әйе-әйе, әмма бәлки минем
Киңәшемә булыр мохтаҗлык?
Ш ә е х г а л и
Әйттем инде, нигә кабатларга?
Эшләреңне кара, бар-бар, чык!
Б у р н а ш
Башым өсте, ханым, башым өсте!
(Чыгарга бара, борыла.)
Булыр бәлки монда кирәгем?
Мин якында гына, эндәшегез,
Чакыруга килеп җитәрмен!
(Чыга.)
Ш ә е х г а л и
Ханлыгымның бөтен эшен бутап,
Гаиләмә әллә тыкшыну
Уендамы? Күңелендә ни бар?
Бурнашкамы инде ышану?
(Бераздан.)
Алай дисәм, кемгә таяныйм соң,
Ул — киңәшчем, эшем йөретә...
Нәрсә булган инде кызым белән?
Борчуларга салды бик иртә!
Фатыйманы кара инде, ничек
Шашынуга җиткән, бәхетсез
Эш булгандай, Сөембикә, диеп
Котны алмак була, хәерсез!
Ф а т ы й м а керә. Аңа Д а н с о л т а н ияргән. Идән уртасындагы келәмгә тезләнәләр. Утыралар. Яннарына Ш ә е х г а л и килә.
Нәрсә булды, кызым? Ничек болай
Сөмсерләрең синең коелган?
(Д а н с о л т а н янына утырып, йөзендәге өрфия пәрдәне күтәрә.)
Агаң сиңа чит-ят кеше түгел,
Балам урынына үз итеп —
Җангалине, әткәң мәрхүмне
Даим һаман күңелемдә тотып —
Үстердем мин, кызым, шикләнмә,
Сөйлә әйдә, сөйлә, без күрик!
Д а н с о л т а н
Нәрсә диим? Әткәм булдың даим,
Минем өчен җаның атканга
Бәгырьләрем киселгәләп китә,
Нигә борчыласыз юк-барга?
Ф а т ы й м а
Нинди юк-бар? Нинди юк-бар монда?
Вакытлары күп дип атаңның
Уйлыйсыңмы әллә? Бу ил белән
Эше барны уйла, Ходаем!
Ш ә е х г а л и
Йә әнисе, сабыр, кызым өчен
Вакытым бар, илем чукынмас!
Әйдә, сөйлә, тыңлыйм әле үзең —
Серең чишсәң, җайсыз эш булмас!
Д а н с о л т а н (бераздан.)
Ничек әйтим? Агам, атам минем,
Ышанычым, бәхет терәгем,
Даим бөтен серләремне белеп,
Саф тоттыгыз дәртле йөрәгем!
Ш ә е х г а л и
Сөйлә, кызым, сөйлә, сер яшереп
Кайсы кызлар тапты бәхетен?
Ф а т ы й м а
Әйдә, кызым, юкса тәмам сулып
Беттең инде, җаным, сихәтем!
Д а н с о л т а н (бераздан.)
Сез беләсез, җаным әткәм-әнкәм,
Сүзегездән бер дә чыкмадым,
Ә монысы — оят үземә дә,
Ничек аны сезгә мин әйтим?
Ш ә е х г а л и
Кызым, монда бер дә чит-ятлар юк,
Әнкәң дә мин, һичкем ишетми,
Сөйлә әйдә, каза эш булмасын,
Болай оят тоту килешми!
Д а н с о л т а н (бераздан.)
Ярый, алай сез әйтәсез икән,
Яшерергә килми көчемнән,
Гашыйк булдым... Әнкәм, гафу, берүк,
Чыктым бугай, әткәй, сүзеңнән?
Ш ә е х г а л и (балкып.)
Бәрәкаллаһ, шулай диләр аны,
Ә без инде әллә ниләрне
Уйлап бетердек тә, йөрәк каны
Кайнарланды, каплап күзләрне!
Д а н с о л т а н (бераздан.)
Гафу берүк, әгәр борчуларга
Салган булсам, Ходай үзе дә
Ярлыкасын, минем уемда һич
Явызлыкның хәтта эзе дә
Юк иде дә...
Ш ә е х г а л и
Инде сөйлә безгә
Ничек алай? Тәмам көтмәгән
Эшләр килеп чыкты әле болай
Уйламаган җирдән, белмәгән!
Д а н с о л т а н
Анысы ук дөрес түгел бугай?
Ишеткәнем юк дип әйтәлмим,
Әйе, минем башны нугайларның
Мирза Исмәгыйле, мин белмим,
Улынамы ашатырга диеп
Уйлагансыз, Бурнаш вәзир дә
Бүләкләрен китермәде түгел,
Сорамакчы икән кияүгә
Улы өчен, ә мин... Йа Ходаем,
Ничек болай, атам, гафу ит,
Тәкъдиремме кылды миңа җәбер —
Менә бүген мәгәр үлеп кит,
Бөтенләй бер егет өчен тибә
Йөрәккәем урын табалмый,
Нугайлар да кирәк түгел миңа,
Вәзир улы да бер хыялый...
Ш ә е х г а л и (тынычсыз.)
Җәберләмә, кызым, әйт исемен,
Кем икәнен, тыңлыйк элгәре,
Лаек микән, әллә һичкем түгел?
Әллә инде юри сөйләвең?
Д а н с о л т а н
Нугайга да, Бурнаш вәзирнең дә
Насыйбына, атам, калдырма,
Минем күңел Хаҗитархан иле,
Нәселебез ягы уңайда!
Ш ә е х г а л и (сөенеп.)
Бәрәкаллаһ, бәрәкаллаһ, кызым,
Сөйлә-сөйлә, тыңлыйк үзеңне...
Кем икән ул аннан? Безнең нәсел,
Безнең бабаларның токымы?
Д а н с о л т а н
Исемен аның белми калдым димим,
Хәйбулла да, диләр, Ядкәр дә —
Илебездән кичеп бара иде,
Яугир иде тәмам, иярдә.
Ауда идем, кызлар белән бергә
Йөри идек юллар әйләнеп,
Шунда алар каршыбызга чыгып,
Сәламләштек якын-үз күреп.
Очраштылар күзләр күзләренә,
Чак егылмый калдым иярдән,
Андый утны минем һичбер кемнән
Татыганым юктыр гомумән.
Шуннан бирле йокым качты күздән,
Иминлегем китте күңелдән,
Бу сүзләре өчен кызыңны да
Гафу итсәң иде, и атам!
Бар серемне ачып бирдем инде,
Харап кына булдым, йа Ходам!
Ш ә е х г а л и
Алай икән?.. (Бераздан соң.)
Әмма борчылырлык
Һич яманны тапмыймын монда,
Бусы тагын яхшы, хан улына
Насыйп иткәч, кызым, бер Хода,
Ничек моңа каршы килик икән,
Эшне шулай дөрес йөретеп,
Аллаһ бирсә, бәхет ирешәчәк —
Килер көннәребез киң итеп!
Хәйбуллага кеше җибәрербез,
Күрә бирсен туйның хәстәрен,
Безнең кыздан кем дә башын чөймәс,
Тыя алмас хәтта хисләрен!
Д а н с о л т а н
Китим, атам, үз ягыма чыгыйм,
Миңа монда авыр утыру,
Сезнең эшләр илдә көннән-көнгә
Арта бара, вакыт уздыру
Килешмәс шул...
Ш ә е х г а л и
Бар-бар, инде котлыйм,
Кызым минем, олы бәхетем,
Татлы хәбәр белән сөендердең,
Җаннарыма бирдең рәхәтен!
Д а н с о л т а н китә.
Ф а т ы й м а
Ничек алай бик җиңелдән генә
Хәл кылырга ният итәсез?
Монда кызың елап, кан-яшь түгеп,
Өзеп алды бәгырь кисәген!
Әллә Хәйбулла ул, әллә Ядкәр —
Кем икәнен җиңел хәл итеп,
Кайгы утларына сала күрмә,
Эшләреңнән артык сүз китеп.
Ш ә е х г а л и (тынычсыз йөренә башлый.)
Күп сөйлисең, кая анда Бурнаш?
Ә мин инде эшне хәл иттем,
Әстерханга илче җибәрәбез,
Хәйбуллага күңел беркеттем!
Ядкәр белән чактан эләгешми
Калган идек, Казан алырга
Барганда да теңкәләрем кортып,
Ялагайлык кылды аларга!
Һаман минем эшкә тыкшынырга
Торды, юньсез, Иван янында
Сигез еллап кайгы-хәсрәт күрми
Яшәде дә, инде аңа да
Минем хакта яман сүзләр сөйләп,
Араларны бозу уенда
Йөргән иде, ярый Иван үзе,
Китсен, диде аны, өенә!
(Ишек ягына кычкырып.)
Бурнаш кая анда? Керсен бире,
Син, Фатыйма, бер дә борчылма,
Барчасы да без дигәнчә бара,
Хәйбулласы якын үземә!
Ф а т ы й м а (чыгарга бара, туктала.)
Бурнаш вәзир Дансолтанны атап
Алмакчымы иде улына?
Ш ә е х г а л и (ачулы.)
Җансолтан бар, Маһисолтан кызым,
Кайсын тели — сайлар... Ник кенә
Юк сүзләрне бушка кузгатасың?
Болай өреп тора эт кенә!
Ф а т ы й м а
Мине эткә тиңләп, үз яныңа
Сөембикәнең үзен алырга
Ният иткәнеңне белеп торам,
Йөрәкләрем генә ярыла.
Ш ә е х г а л и (масаеп.)
Ә ул кемгә булсын инде хәзер?
Иван аны махсус үземә
Атап куймадымы? Бу сүзләрең
Ирешмәсен барып үзенә!
Ф а т ы й м а (ачулы.)
Ирешер дә, әллә минем кемлек
Билгесезме аның үзенә?
Һич сүземә Иван каршы килми,
Әйтә калсам әгәр бер генә,
Сөембикә йөзең күрмәячәк,
Кочмаячак аны кочагың!
Ш ә е х г а л и (ризасыз.)
Бар әле, бар, йөрмә монда бүрсеп,
Яктыртып ал әле үз ягың!
Б у р н а ш керә.
Б у р н а ш (аларга баш ия.)
Дәштегезме, ханым, нинди эш бар?..
Башым өсте, ханым-солтаным!..
Ф а т ы й м а
Ә мин — чыгыйм, алда туйлар көтә,
Кемгә — егет, кемгә — кыз-хатын!
(Чыга.)
Ш ә е х г а л и (үртәлеп.)
Кара моны, нәрсә дигән була?
Егет, имеш, миңа — кыз-хатын!
Б у р н а ш
Нәрсә булды монда, һич аңламыйм,
Каян чыкты әле бу ялкын?
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ.
Казан. Хансарай эче.
Тәрәзә янында Я д к ә р х а н ялгызы.
Я д к ә р (тәрәзәдән карый.)
Аны күргән минутымнан бирле
Күз алдымнан китми карашы,
Гүя гомер буе ул дип яшәп,
Аның өчен тормыш барышы...
Әллә кемнәр кебек тоела да,
Ишелепләр китә күңелгә
Хәтеремнең олы давыллары,
Шушы хәсрәт миңа гомергә
Юлдаш булыр микән, әллә инде
Ачылыр да күңел бүлмәсе,
Килеп керер анда ай-кояшы,
Салынып өстән сагыш күлмәге?
К ә й б ә к керә. Я д к ә р аны күрә, тәрәзәгә тагын карап тора. К ә й б ә к н е ң сәламен ала, аңа якыная.
Я д к ә р
Ил эчендә — тынлык, Касыймнарда
Туй итәләр, диеп хәбәре
Килеп җитте, Казан ханбикәсе
Дансолтанга никах күлмәге
Кидертәләр... Бездән кемнәр барып
Тәбрик итәр икән аларны?
К ә й б ә к
Ул туйга без чакырулы түгел...
Олы булсын, диеп, бәхете,
Әйтер өчен кулдан эшме килер?
Безнең дошман — Касыйм тәхете!
Казан эче шатлык белән тулы,
Сөенәләр сезнең булудан,
Һәммәсе дә коралларын алып,
Көч кызганмас инде кулыннан!
Я д к ә р
Шул ук халык корылтайга килеп,
Шәехгали ханның каршында
Ант эчмәдемени ахмакланып?
Ни бәя бу татар башына?..
Кәйбәк, менә, син Себердән үзең,
Себер иле синең һәр сүзең
Хөрмәт белән кабул итеп тора...
Инде безгә нәрсә хәбәрең?
Сугыш булмый калмас, Шәехгали
Туй итсә дә бүген, иртәгә
Күтәрер дә урыс гаскәрләрен,
Китереп басар безнең итәккә!
К ә й б ә к
Кияве кем, дисез? Хәйбулла хан!
Гомер бакый безгә көндәштә
Булгалыгын белеп сөйләүчеләр
Сүзсез калып тора киңәштә!
Я д к ә р
Алай дисез? Дөрес сүзнең ничек
Табып булсын икән инкарен?
Бу туйларның ахырын да күзлим,
Санга алып дөнья базарын.
Әстерханның ярдәм кулын кисеп,
Шәехгали шушы гамәлдә
Бу Казанны ялгыз калдырмакчы,
Безгә болар кайгы, һәрхәлдә.
К ә й б ә к
Исмәгыйль бәк мирза Дансолтанны
Үз улына сорап илчесен
Җибәргәнен искәргәндә, мәгәр
Безгә бәйләр дуслык җепләрен.
Я д к ә р
Исмәгыйльме, комсыз төлкенеме
Казан ягы җәлеп итәчәк?
Аның хәтта барлык хыяллары,
Уйлары да мәгълүм, күрәчәк
Гамәлен дә яхшы күз аллыймын,
Аңа байлык-дәрәҗәләр кирәк,
Ә Казаннар саран ул яктан!
Ә Казаннар үз җайларын күреп
Гамәл итә белми көннәрен,
Дошманнарын дошманлыкта танып,
Дусларыңны сайлау тиешен
Төшенмиләр монда әмирләр дә,
Үзләренә байлык өлешләп
Йөри барсы, шуңа ышанычым
Юк аларга, бары сүз сөйләп,
Гамәлләре каршы, җаннар аклап,
Бар да йөри бары сан уйлап.
К ә й б ә к
Элек шулай иде, инде хәзер
Кәефләре тәмам үзгәрде,
Кол буласын барсы аңлап алды,
Төшенделәр, юк-бар хәбәрне
Ишетүгә, хәтта кайнарланып,
Җаннар сөймәс булды җәберне.
Я д к ә р
Казаннарның дәрәҗәсе олы
Мәскәүләрнең һаман каршында,
Иван тәхетендә алар эшне
Оста йөртә, Адай кулында
Анда әмер, әгәр аны кулга
Алып булса иде, ул чакта
Ике ара дуслык җепләрендә
Ныгыр иде, һаман шул хакта
Фикер йөртеп күңел төпләрендә,
Ышанычым туа бара хәтта.
К ә й б ә к
Адай белән эшне йөртү авыр,
Бүләкләргә аның ис китми,
Шуңа инде дәрәҗәсе олы,
Горурлыгын бер дә сату итми!
Я д к ә р
Мәскәү тәхетендә тәрбиядә
Сигез еллык гомер уздырдым,
Адай белән әмма бер генә дә
Сер бүлешә алмый тилмердем.
Урыс кенәзләре, түрәләре,
Хәтта боярлары акчага,
Алтын-энҗеләргә ихлас күңел
Биреп яши, гадәт барчада
Бер аларның, сатлык җаннарына
Тынгы эзли бары юк-барда.
Шуңа Иван алар сүзен хәтта
Ишетергә бер дә теләми,
Сатлык җаннар бәясенә исе
Китми аның, хәтта сөйләшми
Алар белән, фикер алышмый!
Ә Адайның холкы ышанычлы,
Туры сүзле , усал, җитмәсә,
Иван өчен бүген Адай кулай,
Араларын кемдер бозалса
Иде шунда...
К ә й б ә к
Андый кеше әгәр табылса?
Я д к ә р
Ул кешене урыс боярлары
Арасыннан эзләү тиешле!
К ә й б ә к
Алып чыга алсам, кичекмичә
Мин башкарыйм хәзер бу эшне!
Я д к ә р
Хәер-фатыйха!
Тик болай да
Эшләреңнең чиге күренми,
Себер белән дуслык җепләрен
Ныгытканың хәтта сизелми.
К ә й б ә к
Күчем ханның үз кайгысы белән
Тәхет яны тәмам тилмергән,
Ил эчендә ызгыш бара, орыш —
Бөтенесе эттәй тилергән.
Иман ныклыгына дәлил итеп
Күчем йөри илгә ут салып,
Бер тарафта дәүләт ныклык тапса,
Икенче як китә таркалып!
Я д к ә р
Бөек татар илен ләгънәт орган,
Әллә яшен суккан диярсең,
Ирләр китсә илдән, җәбер-золым,
Мәкер-хәйлә генә җыясың!
К ә й б ә к
Тәкъдиребез шундый, игенче дә
Икмәк өчен җанын тапшырып,
Изге туфрак өстен орлык белән
Чәчеп үтә һәм дә тутырып.
Ә аннары — шаулап бодай үсә,
Башаклары алтын төсендә,
Ә аннары — тук орлыклар булып
Һәммәсе дә тәмам җитлегә...
Орлык коелгандай ил чәчелә,
Тарала йорт, халык таркала,
Бәндәләр дә төшә үз гаменә,
Үз дигәнчә гамәл башкара.
Татар илен җыючысы кирәк,
Берләштереп алар һәммәсен!
Шул уй белән бар да эшен йөртсен,
Шул уй белән эшен башласын!
Я д к ә р
Изге хыял, әмма бу фәлсәфә
Һәркемгә дә таныш, Угыз хан
Уллары да шулай таркалдылар,
Җыеп алды барсын Чынгиз хан!
Тәвәккәлләп башлыйк без дә эшне,
Мәскәү юлын сиңа таптарга!
Адай белән эш йөрт, кирәк икән,
Кызыл малың, туның кызганма!
Үз белдегең белән эшләреңне
Йөретә бир, кирәк чагында
Хәбәреңне җиткер, бар кешеңне
Йөрет шушы Адай юлында.
Әгәр аны безгә куша алсак,
Бозылып китәр йорты Иванның,
Сатлык боярларга эшен борсак,
Ут итәрбез илен без аның!
К ә й б ә к
Башым өсте, ханым, әмерегез
Алдан йөрсен Тәңре сүзедәй,
Бүгеннән дә калмый җибәрербез
Кешебезне!
Я д к ә р
Ярдәм бирсен Ходай!
К ә й б ә к китә. Я д к ә р уйда кала. Бераздан соң ишек сакчыларына эндәшә.
Колшәрифне дәшеп китерегез,
Керсен бире, киңәш базары
Бәя тапкан вакыт...
Моннан ары
Юлдаш булсын Ходай карары!
(Амин тота.)
К о л ш ә р и ф керә.
К о л ш ә р и ф
Башым өсте, ханым, чакырдыгыз,
Ни боерык? Кулдан килгәнен
Башкарырбыз, шушы көннәрен
Ходай бирде, кабул теләгем!
Я д к ә р
Колшәрифи сәид, мәхдүм, синең
Атаң Мансур минем атама
Кардәш тиеш диеп белә идем,
Син дә, мин дә Хаҗитарханда
Яшәгәндә очрашмадык, дисәм,
Төшмәм микән, димен, хатага.
К о л ш ә р и ф
Очрашмадык, ханым, сүзегез — хак,
Әҗәл килгәч сезнең атага,
Кайгыларга төшкән иде атам,
Без ул вакыт Йосыф катында
Сарайчыкта идек, Акҗаек та
Тулып аккан иде, сагаеп
Калганлыгым әле хәтеремдә,
Торган иде атам моңаеп.
Я д к ә р
Казан халкы ничек? Хөтбәгездә
Әмер итеп безнең исемнән,
Бар халыкны ипкә керткәнегез
Сөендерә, әмма артыңнан
Ни сөйлиләр, гамәл ягы такыр,
Мин-минлекле халык ягыннан
Торып сөйләүчеләр нәрсә дия,
Баш чөймиме алар ханыңнан?
К о л ш ә р и ф
Ул сүзләргә һич каршылык итеп,
Хөтбә инкаренә әйтелгән
Аваз-тавыш бер дә ишетелми,
Барсы бердәй хөкем ителгән.
Я д к ә р
Нинди хөкем?
К о л ш ә р и ф
Ходай хөкеме!
Һәммәбез дә бердәй, камалыш
Эчендәге хәлне төшенмичә,
Аңламыйча калган шул килеш
Бер генә дә кеше күренмичә,
Бөтенебез бер кан, бер ыру
Булып киттек, Ходай әмеренә
Бу бар эшләр, тәмам котыру
Холкы үтте йөрәкләрне бутап,
Ахырлары булды оттыру.
Я д к ә р
Анысы шулай, әмма алга таба
Хәерлеме булыр хәлебез?
К о л ш ә р и ф
Гамәлебез Ходай хөкемендә,
Ул хәл итә барча эшебез.
Я д к ә р
Үтәмешне җан әнкәсе белән
Тапшыргандай Иван хөкменә,
Мине дәме биреп җибәрәчәк
Казан халкы Мәскәү тәхтенә?
К о л ш ә р и ф
Ул эшләрдә хата бездән иде...
Я д к ә р
Тыңлыйм, күңел
игътибарын җыйды!
К о л ш ә р и ф
Казан, диеп, ил хөрмәте өчен
Шушы кадәр гамәл кылынып,
Ахырында бары мәсхәрәне
Алдым ул чак анда мин җыеп.
Кем хөрмәте, кем бәхете шулай
Акылларны гына бутады?..
Хәер, Ходай әмереннән узып
Булмаганы даим билгеле,
Тәхет сезгә калды,
Хата, бозып,
Саташтырып алды түгелме?
Я д к ә р
Аңламадым... Сүзләр пәрәнҗәсе
Күңел күзен әллә каплады?
К о л ш ә р и ф
Сөембикәне Шәехгалигә
Биргән чакта, куркып уянган
Булып киттек,
Гүя аңа кадәр
Йоклаганбыз,
Оят Ходайдан!
(Пауза.)
Ханбикәбез каһәреме төшеп,
Уяндык та иңрәп еладык,
Ул китмәде анда кендек кисеп,
Гүя шунда илне югалттык...
(Пауза.)
Ил бәхете икән хан тәхете,
Ил бәхете икән, ил яме,
Ханы китсә, бар да бетә икән,
Китә икән җанның сихәте.
Гаме дә хан, ышанычы аның,
Бар халыкның хәтта иреге
Ханы икән! Яман, явызы да,
Бу хәлләр дә шунда беленде...
Күзләргә дә ачык күренде...
Я д к ә р
Рәхмәт, сүзең изге аваз булып
Ишетелде, хәтер яктырып,
Сөенечкә бу көн тулдым әле —
Ходаема мактау җиткереп.
К о л ш ә р и ф
Хәерлегә булсын! Амин, дибез!
Аңладылар инде бар халык:
Тәхет китсә — бәхете дә китә,
Ирекләрен җуя таркалып.
Я д к ә р
Күптән вакыт иде, соңармаган
Булса идек — телим Ходайдан!
Татар акылы төштән соң ул,
Ансын
Белеп әйтә бар да бу яктан!
К о л ш ә р и ф
Үлчәнелгән иде һәм уйланган
Эшкә кадәр барсы, тик менә
Хода хөкемендә булып язмыш,
Барсы калды тәкъдир иркендә.
Инде хәзер Аллаһ үзе бирде
Мөмкинлекне, ирек хакына
Баш куярга без һәммәбез әзер,
Йөрәкләр дә ялкын эчендә!
Я д к ә р
Касыймда туй, диләр, Шәехгали
Әстерханнар белән бергәлек
Тапкан икән, сез хәбәрдар инде...
Барасыңмы? Туйга барырлык
Чамагыз бар, сәид затыннан,
Сезнең кебекләрне чакырып,
Зур иткәндер йортын... Ахырында
Килмәсенме гаскәр күтәреп?
К о л ш ә р и ф
Безне ни дип ул чакырыр икән?
Дусты түгел аның, туганы,
Шәехгали белән уртак эш тә
Тоткан чагым минем булмады.
Я д к ә р
Алай микән, әллә онытылып
Киттегезме? Искә алганда,
Уйлатырлык гамәлләрме булмый,
Йөрми калды сезнең арада?
К о л ш ә р и ф
Кайдан чыгып моны әйтәсездер?
Бөек ханым, сүзләр эчендә
Әллә көлү, әллә ачулану?
Хәйран иттем әле шушыңа!
Я д к ә р
Казан тәхетенә әле көздә
Шәехгали килеп утырган
Иде түгелме соң? Анда сезнең
Өлешегез азмы? Барсыннан
Уйлый калсак, сердә килешенеп,
Бәлки эштә ялган эчендә
Торасыздыр? Моңа төшенеп тә
Беткән кеше юк бу илемдә.
К о л ш ә р и ф
Ансы шулай, булды олы хата,
Җай табарлык чара булмады,
Ул чагында бугазларда богау,
Баш очында балта уйнады.
Кем сакласын икән бу Казанны,
Кемнән ярдәм сорыйк — белмәдек,
Татар илләренең патшалары
Таба алмадылар бердәмлек.
Я д к ә р
Шәехгали күптән хыял йөртә
Торгызырга Алтын урданы.
К о л ш ә р и ф
Алар тарих инде, мөмкин түгел
Барсын бердәй кулда тотулар,
Моны хәзер һичкем кыла алмас,
Дуслык кирәк, бердәй янулар.
Я д к ә р
Шәехгали әмма бу теләген
Калдырганы бер дә булмады,
Барсын җыеп, үз кулына алып,
Әллә кемнәр булу исәбе.
К о л ш ә р и ф
Аның тәхет яме сез булдыгыз,
Казаннарда күптән билгеле,
Безнең өскә яуда килүегез
Каушаткалый һаман күңелне.
Я д к ә р
Ул вакытта мин Иванның тәхет
Тәрбиясен күреп үсүем
Өчен бары рәхмәт йөзеннән
Гаскәр белән булды килүем.
Әмма кылыч айкап сугышмадым,
Гаҗәп иде ул чак замана,
Курка иде урыс, белә иде
Аяусыз, дип, татар көче дә.
Берни эшли алмый боярлары,
Поплары да, хәтта баһадир
Йөрәгенә коткы төшә иде,
Куркып тора иде һәрбер ир.
К о л ш ә р и ф
Казан шул ул... Олуг-Мөхәммәднең
Даны булды, бөек тәхете,
Инде хәзер үзегезгә калды
Кулыгызга күчте бәхете.
(Пауза.)
Бу бәхетне саклый белү кирәк,
Кулда тотып тәхет-бәхетне,
Әстерханнар Шәехгали белән
Килмәсеннәр, таныш-белешне
Уятырга кирәк, Сарайчыкта
Йосыф мирза каннар йотудан
Акылларын җуеп бетермәсен,
Без догада Аллаһ хакыннан.
Я д к ә р
Йосыф мирза һаман, Казан, диде...
Ни кайгысы иде тәхеттә?
Үтәмешне телдә тотты, кызын
Уйлый торгандыр ул кич-иртә.
И акылсыз Казан, и ахмаклар,
Ничек мөмкин иде шушылай
Урыс кулларына тапшырырга,
Шәехгалигә барсы да кулай
Килде хәзер...
Йосыф, киявем, дип,
Кул бирәчәк аңа, Әстерхан
Кодалашты, безнең эшләр — яман,
Уң-сулыбыз инде кызыл кан.
К о л ш ә р и ф
Нугайларга илче җибәрергә,
Кыздырырга кирәк җаннарын,
Сөембикә тоткын булып ята,
Коткарыйк, дип дәшик гаскәрен!
Ярдәменә без дә барачакбыз,
Кырымнарны дәшик, Себерне,
Кәфер, диеп басыйк Мәскәүләрне,
Ходай үзе кушкан эшләрне
Искәртергә кирәк, дин көченә
Ышандырсак, барча иманлы:
“Күк керсен дә кызыл чыксын!”— диеп
Күтәрәчәк кылыч-коралны.
Я д к ә р
Ышанырлар микән? Әллә инде
Бар гаепне төртеп Казанга,
Урыс белән өскә килерләрме,
Яманлыкка салып, казага?
К о л ш ә р и ф
Менә шуңа ашыгырга кирәк,
Исмәгыйльнең Касыйм ханына
Үпкәләгән чагы, вакытында
Күмер өстик аның утына.
Хәзер бар да сезнең кулыгызда,
Алар анда бәйрәм итсеннәр,
Ә без моннан олы эшне йөртик,
Кемлекләрне тагын күрсеннәр!
Я д к ә р
Сүзең дөрес, сәид, нугай белән
Әстерханның дәртен үзгәртеп
Йөрүләрне сиңа күтәрергә
Язсын Ходай, эшең күбәйтеп,
Бүгеннән үк илчелекне җайла,
Кызыл малны бер дә кызганма,
Әгәр күзләрендә ут уйнаса —
Күңелендә дәрт тә кузгала.
К о л ш ә р и ф
Моңа әгәр... Тагын бер уем бар...
Аны кушсак, эшнең җаена
Файдасы да шактый булыр, беләм,
Артык булмас күңел сагына.
Я д к ә р
Ансы нәрсә, сөйлә, без ишетик,
Монда киңәш — эшнең нигезе!
К о л ш ә р и ф
Шөкер Хода! Безнең гамәлгә дә
Уңай вакытлары бирелде...
Хат язам, дим, Иван һәм урыска,
Кәферлектә тәмам гаепләп?
Каннарына тозны учлап салып,
Бәгырьләрен тәмам борычлап!
Ул чагында Кырым һәм Әстерхан
Алдында да йөзләр ак булыр,
Һичкем безне, сатлык, дия алмас,
Нугайларга да бу ирешер.
Я д к ә р
Алар белән Иван арасында
Илчеләре хәбәр алмашып
Тормый булмас, акыл шәрифләре
Бушанырлык итеп хат язып —
Котларын ал! Адай да аңласын
Кемлекләрен Ходай каршында,
Йөрәгенә коткы уты керсен,
Сәясәт ул шуннан башлана.
Нугайларның явын күтәрерлек
Эшне йөртсәң, монсы — мәртәбә,
Әстерханнар бик тиз кузгалмаслар,
Алар Шәехгали кулында!
Ә шулай да, алар уяу булыр,
Серне сала алсак халкына,
Урысларның сәүдә көймәләрен
Таласалар, шуның хакына
Мәскәү белән аралары бозык
Хәлгә җитәр, без дә шушында
Максат җайларына ирешербез,
Болар барсы Аллаһ кулында!
(Бераздан.)
Ярый, кузгал, амин, диик, әйдә,
Эшнең башы — адәм насыйбы,
Серне чишми гамәл итсәк мәгәр,
Тәкъдир коллары без, хасыйбы!
К о л ш ә р и ф
Амин! Ходай үзе юл күрсәтте —
Сезнең аша әмер җиткереп,
Мин бүген үк эшкә керешәмен,
Әмерегез, ханым, баш иеп!
(Китә.)
Я д к ә р
Монысы да булды! Дөрес сөйли,
Колшәриф — хак, Ходай әмере —
Бар башлаган эшнең юлдашы һәм
Килер көннәремнең терәге!
Достарыңызбен бөлісу: |