ГАЛИӘКРАМ
Драматик поэма
К а т н а ш а л а р:
Г а л и ә к р а м, Йосыф мирза улы, Сөембикәнең энесе.
М ә м е ш б и р д е, Чалым каласында гаскәр башлыгы, чуашлар тарафыннан сатылып, мәскәүләр кулына төшә, алар тарафыннан үтерелә, татар баһадиры.
Б у р н а ш, Шәехгали вәзире, сәясәтче.
Л а т ы й ф, яугир, мәргән егет.
С ө м б е л а н а, Колшәрифнең әнисе.
К а с ы й м ш ә е х, шагыйрь, суфи.
Х ә д и ч ә, Мәмешбирденең сеңлесе, гүзәллек иясе.
С ә й ф у л л а, яугир егет.
К а б и л, качкын егет, шымчы.
К ә т и п, тәхет каршында китап хезмәтчесе.
Я у г и р л ә р, х а л ы к, н у г а й о г л а н н а р ы һ.б.
БАШЛАМ
Х ә б ә р:
Ерак тарихларны белүчеләр
Бүгенгене, шөкер, дисәләр,
Хакыйкатьтән серләр ачылалар —
Бәхетләрең камил итәләр.
Үз тарихын белми яшәүчеләр
Мәхлук хәлләренә төшәләр,
Сәясәттә борын төртә аһ-зар,
Өметләрне генә кисәләр.
Тарихларның пәрдәләрен ачып
Күрә калсак ниләр булганын,
Без аңларбыз элек кемнәр идек,
Нидән әрни бүген бу җаның!
Без аңларбыз күренешләр аша
Гыйбрәт тулып аңга, йөрәккә,
Яшиселәр, яшьниселәр алда,
Үзеңнеке даим үзәктә.
Тарихлардан серләр ачылсыннар,
Хаталардан Ходай сакласын!
Кемлекләрен бар да аңласыннар,
Дошманлыкта каннар янмасын!
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ.
Чалым каласы. Иделнең текә яры өстендә.
Кич. Учак янында сугыш коралларын җайлап-көйләп яугир егетләр утыралар.
Л а т ы й ф, С ә й ф у л л а.
С ә й ф у л л а (күтәрелә, Л а т ы й ф янына килә.)
Җырлар әле, дустым, күңелләрне
Таратырлык итеп, кичәге
Шул җырыңны, ничек газизәнең
Өзелгәнен шулай үзәге?
Бәгырькәен кисәк-кисәк иткән...
И булган да инде элекләр
Егетләрнең олы йөрәклесе;
Кызлары да җиләк кебекләр.
Л а т ы й ф (шаяртып.)
Яр сөюнең серен төшенмәгән
Егетләр дә, дустым Сәйфулла,
Бар микәнни шушы дөньяларда,
Сөеп кара берәр, ни була?
С ә й ф у л л а (уйланып.)
Минем сөю аларныкы кебек
Тарихлардан ядкәр булырлык
Дәрәҗәгә ирешмәстер инде...
Җырла әле, дустым, авырлык
Бәгырьләргә ташын басып тора,
Ил сагышы тулган йөрәккә,
Казан хәзер дошман кулларында,
Шуны кабул итмим бигрәк тә.
Л а т ы й ф (уйланып ала.)
Нишли алабыз соң? Сугышмыйча,
Көрәшмичә булмый ил өчен,
Мулла Нургалинең сүзен тотсак,
Онытып без, татар, бар үчен,
Буйсынырга тиеш, Аллаһының
Тәкъдире, дип... Ничек ул эшен
Бәндә инкарь итсен?
С ә й ф у л л а (ризасыз.)
Әмма Хода
Үзе бирде безгә бар көчен!
Нургалинең сүзе дөрес түгел,
Диндарлыкта эзли көнене...
Аллаһымы безне түбән күрсен —
Бирер иде микән динене?
Безнең мулла-шәех әйтә иде,
Энҗе, диеп, дине Исламны,
Аллаһының сөеклеләренә
Бирелгән, дип, саклыйк иманны!..
Үтерделәр, бәхырь, үтерделәр,
Төнлә кереп, талап авылны,
Казаклары утлар салып йөрде,
Яндырдылар йортны-кураны!
Ак сакаллы мөхтәрәм карт иде,
Сакалыннан йолкып китереп,
Коерыгына атның бәйләделәр
Аягыннан, сөйрәп, сикереп
Алып китте дулап, халык шунда
Берни эшли алмый чарасыз
Карап калды, ә аннары китте
Мыскыл итү, турап ирләрен,
Хатыннарны алып кочты алар,
Карт-корыга гомер күрмәсен
Күрсәттеләр, утта яндырдылар,
Калдырмады егет-җиләнен.
Л а т ы й ф (җырлый.)
Идел өсләрендә кара каек,
Әллә кәрван, әллә яу килә,
Башларымнан ашып китте кайгым,
Сезнең хәлләр анда ни генә?
Әй дусларым, йөрәк маен
Эретә күз карашы,
Ничә көнем, ничә аем
Гомерләр аермасы...
Идел өсләреннән томаннары
Күтәрелде, безләр аһ иттек,
Кара каек кара кайгыларны
Алып кергән, түрләремә җитеп.
Әй дусларым, йөрәк маен
Эретер күз карашың,
Ничә көнем, ничә аем
Эзләп тә юк табасым...
Идел өсләрендә кызыл-кызыл —
Кан түгелдер, кояш нурлары,
Каннар акса, суын хәрам кылыр,
Камышларда бүре туйлары.
Әй дусларым, йөрәк маем
Тама шул эремичә,
Ничә көнем, ничә аем
Йөрисең күренмичә.
С ә й ф у л л а (бераздан соң, уйланып.)
Каян чыга синнән шушы кадәр
Үзәк өзгеч, моңлы авазлар?
Юкка әйтмиләр шул:
“Сандугачтан
Козгын-тилегәннәр көнлиләр!”
Һәр сүзеңнән йөрәк өзелеп кала,
Кавышалмый гаҗиз наз ярлар
Чыгарамы әллә бу җырларны?..
Сүзләр ия белән йөрмиләр.
Л а т ы й ф
Сүз иясез йөрми!.. Әмма җырлар
Отылып калып, барлык хисләрне
Кузгата да, урап-урап кайтып,
Якты итә кара кичләрне...
С ә й ф у л л а (бераздан.)
Бу дошманны әйтәм, кайдан килеп,
Нәрсә өчен безгә каныкты?
Куркак җаннар... Ә үзләре — комсыз,
Аллаһының барын онытты.
Л а т ы й ф
Ахырзаман галәмәте болар,
Әйткән, диләр, изге Китапта,
Әэҗүз-мәэҗүз чыгар, каплап алыр
Җирнең өстен бөтен тарафта.
Ашап килер алар комсызланып,
Мөхитләрдән җитәр мөхиткә,
Алларыннан әйдәп Дәҗҗал барыр,
Коточыргыч булган сыйфатта.
Һичбер баһадирның кулыннан эш
Килмәс мәгәр, болар туктамас,
Ашап үтәр, аһ-зар кубар илдә,
Мөселманга көн дә калдырмас.
С ә й ф у л л а
Болар әллә шул кавемме икән?
Дошман булып юри кыланып,
Ислам динен, безнең хак динебез
Өсләренә шулай ташланып,
Аллаһыга каршы күтәрелгән,
Ятим иткән күпме сабыйны,
Хатыннарны, аналарны тотып
Мыскыл иткән андый кавемне
Кайчан күргән икән дөнья йөзе?
Ахырзаман галәмәтеннән
Булмый калмас, дөрес, сүзегез хак,
Ә безләр соң нишлик шушыннан?
Л а т ы й ф
Көрәшергә тиеш, безнең китап
Соңгы канга кадәр сугышны
Дөрес диеп таный, ул кавемне
Безләр туктатырга тиешле!
С ә й ф у л л а
Ә нигә соң Аллаһ кодрәт белән
Буйсындырмый икән аларны?
Л а т ы й ф
Ансын белмим, әмма безләр бердәй
Күтәрелеп әгәр чыкмасак,
Әэҗүз-Мәэҗүз дөньялыкны басар,
Туя белмәс алар — капкорсак!
С ә й ф у л л а
Латыйф дустым, каян бу кадәрле
Хәбәр алып, галим булгансың?
Л а т ы й ф
Колшәрифтән сабак укыдым мин,
Мәдрәсәсен уздым, ул безгә
Хөтбәсендә күпме сөйләсә дә,
Төшенмәгән идек серенә.
Инде менә Ходай үзе кушып,
Без дә төштек зарлы бәлагә...
Тәкъдирдәнме узып була инде,
Гыйбрәт итми шушы хәлләргә?
С ә й ф у л л а
Колшәрифне тик бер күреп калдым,
Ничә килеп шәһәр Казанга,
Гаҗәеп тә галим бер зат, диеп
Сөйли иде халык, шуңарга
Мин ышана идем безнекеләр
Өстен чыгар диеп һәрдаим,
Хәтта Дәҗҗал үзе тезен чүгәр
Диеп белә идек, ә ялкын
Чорнап алды, дәһшәт итте явыз...
Ничек анда мулла Нургали,
Алар белән дуслык булсын, дия,
Нигә шулай безне яманлый?
Л а т ы й ф
Мулла Нургалинең хәле шундый,
Кая барсын, дошман кулында
Коллык тотып калды, бу хәлләрне
Аңлар әле ул да соңында.
Дошман безне дөрес динебездә,
Хак юлында бәлки калдырыр
Диеп өмет итә инде, бәхырь,
Әмма иманын да алдырыр...
(Тора, карана.)
Чү, сизәсеңме? Кемдер йөри бугай?
Ишеттеңме? Кара төн аша
Килеп ята туры болай таба,
Эзләп йөри нинди тамаша?
С ә й ф у л л а (тыныч.)
Кем дә йөрмәс, йә бүредер әле,
Мәет ашап алар симерде,
Һай кырылды халык, һай кырылды...
Ни Мәхшәр бу, Хода, күр инде!
Л а т ы й ф (сак.)
Чү! Сәйфулла, эндәшми тор әле,
Кемдер йөри, сизми колагың!
Күңелеңне син дә сагайт әле,
Сизми калсак дошман килгәнен,
Харап итәр, суеп кына китәр,
Егетләргә хәбәр салырга
Өлгермичә калсак, эшләр харап,
Килче бире, әнә йөгерә!
(Янында гына, сызгырып, җәя угы килеп кадала. Чигенеп куя.)
Әйтмәдемме? Ә син, бүре, дисең,
Каравылны кузгат! Ник болай
Катып калдың сугыш күрмәгәндәй?
(Ук җәясен кора.)
Әнә берсе! Әҗәл шушылай
Килсен аңа!
(Җәядән ата, тидерә. Д о ш м а н аһ итә.)
Тиде хәшәрәткә!.. (С ә й ф у л л а г а.)
Ник торасың? Кычкыр:
“Каравыл!”
Әнә тагын берсе...
С ә й ф у л л а (кычкыра-кычкыра йөгереп китә.)
Кузгалыгыз!
Дошман! Уяныгыз!
Илдә дошман! Дошман!
Каравыл!
Яугирләр белән М ә м е ш б и р д е күренә. Кулларында утлар һәм сугыш кораллары.
М ә м е ш б и р д е
Кая алар?..
Әнә берсе, үле,
Тегеләре качып баралар...
Ничек монда кадәр кергән болар?
Әэҗүз-Мәэҗүз, йөзе каралар!
(Диварга кадалган укны күреп, аны тартып ала. Укны төргән кәгазьне таратып ача. Укый. Бераздан соң я у г и р л ә р г ә әмер биреп.)
Эзләренә басып барыгыз, бар,
Һәммәсен дә кырып салыгыз!
Котсыз калсын дошман, кара, ничек
Кыланмакчы болар, и явыз!
Я у г и р л ә р оран салып кузгала. Атлар кешнәгән тавышлар ишетелә.
Нәрсә язган булган! Куркытам дип
Уйлагандыр инде, и ахмак,
Болай гына бирелерлек булсак,
Әллә кайчан...
Л а т ы й ф (дивардан дошман ягына карап әмер бирә.)
Шулай ук турап
Ташлагыз, йә...
Уңнан чык, уң яктан!
Тот каһәрне! Кача! Җибәрмә!
Алдыннан чык! Менә шулай, алдан!
Кача хәзер! Аңа юл бирмә!
(Ук җәясен кора, төбәп тора, ата.)
Менә шулай! Аллаһ каһәренә
Юлыксыннар һәммә дошманы!
Безнең уктан хәтта тиеннең дә
Кача алган чагы булмады!
М ә м е ш б и р д е (аңа сокланып.)
Латыйф мәргән, синең осталыкка,
Ядкәр үзе, диләр, сокланган,
Колшәрифкә тән сакчысы булып
Сезне үзе махсус сайлаган
Иде юкса...
Л а т ы й ф (акланып.)
Ансы шулай иде, дөрес,
Әмма ул көн канлы сугышта,
Мәдрәсәнең түбәсенә менеп,
Дошман белән кылыч-кылычка
Сугышканда: “Аллаһ әкбәр!”— диеп
Ул ташланды, бергә идек без,
Үзем ничек исән калганмындыр...
Унга каршы торды беребез!
М ә м е ш б и р д е
Таң да атып килә, изге сәгать,
Яугирләр дә кайта... Дошманның
Нинди ният белән йөрүләре?
Өстен итсә иде Ходаем!
Иртәнге намазга мәзиннең азаны ишетелә.
Кабул итсә иде догабызны,
Бирсә иде безгә дөрес юл...
Йа Ходаем Аллаһ, тугыры иман
Белән безнең йөрәк сиңа кол!
(Китә.)
Л а т ы й ф (сакка баса.)
Дошман курка, көчен җыеп килеп,
Басабыз дип күпме тырышты,
Мәмешбирде — Аллаһ баһадуры,
Тыныч калмый һаман орышты...
Безме өстен чыкмас? Безме коллар
Булып калып кәфер кулында,
Оят белән яшәргәме тиеш —
Татар була торып шушында?!.
ЯҢА КҮРЕНЕШ.
Сарай эче. Х ә д и ч ә, С ө м б е л – а н а.
Х ә д и ч ә (тегү эшендә.)
Бүген тагын дошман гаскәрләре,
Дивар янынача ирешеп,
Чалым шәһәренә ут салырга
Килгән булган, гаскәр күтәреп,
Абыемны әйтәм, Мәмешбирде
Каравылны әйдәп-йөгертеп
Куа чыккан, берсен дә калдырмый
Бетергәннәр тәмам туратып!
С ө м б е л а н а (Х ә д и ч ә н е ң эшенә кушылып.)
Кая, күрим әле, менә монда
Җөе калган, яка турында,
Бик дөрес үк утырмаган бугай,
Ә, юк икән, барсы урында!
Х ә д и ч ә (борчылып.)
Энә эшен белә идеммени?
Без үскәндә күпме хезмәтче
Тотты әткәй, бер эш калдырмыйча
Эшләп торды алар һәммәсе.
С ө м б е л а н а (иркәләп.)
Борчылырлык берни юк, сеңелем,
Кайтыр әле ил дә, көннәр дә
Үз тәртибен табар, абыең да
Шулай диеп сөйли безләргә.
Тәкбир авазлары ишетелә.
Х ә д и ч ә (тора, тәрәзәгә килә.)
Нәрсә булды икән? Халык нидән
Болай җыелганнар тулышып?
С ө м б е л а н а (Х ә д и ч ә янына килә.)
Идел өстен кара! Саллар ага,
Кызыл канга тәмам булышып...
Х ә д и ч ә
Нигә шулай мыскыл итәләрдер?
Күпме ирне, шәрә калдырып,
Дар агачка элеп үтергәннәр,
Казыкларга кадап куйдырып!
С ө м б е л а н а
Йа Ходаем Аллаһ, колларыңа
Җәннәтеңнең түрен бирә күр!
Син дип менә күпме ирләр шәһид,
Күпме ирләр дарда — үзең күр!
(Дога тота.)
Х ә д и ч ә (куркынып.)
Анда халык елый, Кыямәт көн
Мәхшәредәй, Хода ни өчен
Мондый авыр җәберләрне юллый,
Кайтармакчы бездән кем үчен?
Кан-яшьләрнең чиге булыр микән,
Ничек халык түзсен бу эшкә?
Һаман саен шулай килә калса
Бәла арты бәла кешегә...
С ө м б е л а н а
Аллаһы ул бары сөеклесе
Булган бәндәләрне сынаучы!..
Болар барсы явыз Адай эше,
Утка салган, диләр, Арчаны!
Кем мөселман, кемнәр иманында
Кала икән, салда агызган,
Сабый балаларны утка салган,
Явыз бүре кебек котырган!
Х ә д и ч ә
Татар түгелме соң ул Адай да?
Мөселманлык тоткан,
Исламны?
Кәферлеккә чыккач, халыкны да
Иман язар диеп белгәнме?..
С ө м б е л а н а
Колшәриф тә — улым, шушы хакта
Әйтә иде, аңлый алмадым
Нидән шулай диннән язганын да,
Кәфер дине аның алганын...
Кара-кара, әнә ничек ага?
Болгап алып китте салларны
Идел, мескен, ярга илтеп орды...
Азат итмәкчеме аларны?
Х ә д и ч ә
Инде барсы җаннан кичкән булыр,
Әнә саллар китте таралып...
Безнең турга җиткәч нинди хикмәт —
Күрәсезме? Халык аһ орып
Гыйбрәтләнде... Нинди Мәхшәр көн бу?
Нинди хөкем төште Ходадан?
Барсы гаиб булды, юк булдылар,
Һәммәсе дә килде баштүбән...
М ә м е ш б и р д е керә.
М ә м е ш б и р д е
Сез боларны күреп торасызмы?
Ә мин әле, күрми калсагыз,
Әйтермен дип монда ашыктым да...
Гыйбрәт болар, аңлар булсагыз!
С ө м б е л а н а
Хаҗи мулла күреп нәрсә диде —
Күп серләрне белә ул дәрвиш?
М ә м е ш б и р д е
Болар, диде, Аллаһ хөкеменнән
Гыйбрәт безгә, башка төрле эш
Булмас, диде, тәкъдир хөкеме шул —
Көрәшергә, илне бәладән
Коткарырга күтәрелсен һәркем,
Тәхет кайтсын илгә яңадан!
Х ә д и ч ә
Кемне хан дип илгә күтәрик соң?
Ядкәр китте, Сөембикәне
Без үзебез бирдек... Кемнәр килсен,
Бу Казанның кемгә кирәге?
М ә м е ш б и р д е
Ансы әле... Алай дияр өчен
Иртәрәк шул, мирза Исмәгыйль
Улларына ышанылган иде,
Ә ул, куркак, котсыз калган гел.
Малайларын, имеш, казаннарга
Ышанмый ул, бирми, урыска
Ялчылыкта йөри ничәнче ел,
Эт җан булды, булды йомычка!
Әллә, әйтәм, Йосыф мирза белән
Уртак телгә әгәр киләлсәк,
Улы Галиәкрам — гакыл, диләр,
Әллә шуны хан дип күтәрсәк?
С ө м б е л а н а
Дөрес булыр, улым Мәмешбирде,
Ирем Мансурны да бирегә
Ул юллады, улым Колшәриф тә
Аның мәслихәтен белүдә
Гамәл йөртте, кызы Сөембикә,
Үтәмеш тә аның оныгы —
Болар барсы Йосыф мирза белән,
Мәслихәте булды, ярдәме.
Әгәр улы Галиәкрамны да
Юллый калса безгә хан итеп,
Ил кайткандай булыр, барча халык
Җыелырлар аңа баш орып.
Ханы гына булсын, көтүчесез
Таркалгандай сарык уң-сул як,
Халык шулай сибелде дә бетте,
Көтүчесе кирәк, ханы, шул чак
Җыелышыр барсы, ил дә торыр,
Калкытыр баш, Ядкәр — әсирдә,
Галиәкрам килсә иде бире,
Таянычы булып һәркемгә!
М ә м е ш б и р д е
Бу юлысы ышанырмы икән —
Казан инде Иван кулында?..
Йосыф мирза улын җибәрерме?
Җаным кайный шушы борчуда!
С ө м б е л а н а
Исмәгыйльгә юкка баш органсыз,
Казан белән бер дә дуслыгын
Яңартканын хәтерләмим аның,
Куркаклыгын беләм һәрчагын.
Авазлар ишетелә: “Урыс килә, урыс килә!”
М ә м е ш б и р д е (сак.)
Нәрсә диләр? Тукта... Нәрсә анда?
“Урыс килә” дигән авазмы?
Оран якында ишетелә: “Урыс килә, урыс килә!”
Әйе, дөрес, гафу, мин ашыгыйм...
Әллә тагын һөҗүм итәме?
(Ашыгып чыга.)
С ө м б е л а н а
Бар, балам, бар, исән йөртә күрсен
Бер Ходаем, тәкъдир бирүчем,
Улым Колшәриф тә шундый иде,
Кичектерми йөртте һәр эшен...
Урыннары — җәннәт, Ходай үзе
Шулай диеп әйткән Коръәндә,
Шәһитләрнең каны тамган урын
Утта янмый, батмый суда да.
Колшәрифем шәһит киткән, диеп
Килеп сөйләделәр күпмеләр,
Сөңгесенә элеп алган кәфер...
Кай туфракка, белмим, күмделәр?
Хәмзә баһадурдай, диеп сөйләп,
Ухуд сугышларын искәртеп,
Ничә кабат дога чыккан идем...
Йа Ходаем, Коръән күтәреп,
Хакыйкатьне алды әллә җирдән,
Дөреслекнең йомды күзләрен?
Явызларга нинди көннәр килде,
Мөселманның кисеп бәгырен,
Өзгәлиләр җанын... Имансызлык
Тула барса әгәр шушылай?..
Йа Ходаем, безнең башка хурлык
Сатанадан төшкән ут бугай?!.
Х ә д и ч ә (еламсырап.)
Сөмбел ана, берүк, кирәк түгел,
Күңелебез кабат кителеп,
Акылыбыз китә күрмәсен дә
Бәгырьләрем калыр өзелеп!
С ө м б е л а н а (тынычланып.)
Борчылма, чү, кызым Хәдичә,
Тыныч шул мин... Әмма акылым,
Урыс, дигән сүзне ишетүгә,
Кайнаттыра йөрәк ярсуын...
Колшәрифем һаман күз алдымда
Дога тота, укый намазын...
Кызым китте, шәһит... Ялгыз калдым,
Ирем Мансур гүрен югалттым...
Х ә д и ч ә (юатып.)
Ә бәлаләр ил өстенә төште,
Һичбер йортны урап узмады,
Күпме затлы ирләр шәһит китте,
Изге юлны атам куймады,
Әниемне, энемнәрне дошман
Утка салды, ярый абыем
Мәмешбирде килеп кылды орыш,
Сөңгесенә элеп сабыен,
Тантанада иде дошман, шунда
Чабып кына салды биленнән,
Тик хатыны инде шәһит иде,
Яшьләр килеп аның күзеннән,
Хушлашты да мине алып китте,
Камышларда яттык ничә көн...
Суык төшкәч, кар килгәнче, диеп
Шушы якка җитеп кичләтен,
Качып йөргән яугирләрне җыеп,
Кышка кадәр кала торгыздык...
Инша Аллаһ, Хода тәкъдир итте...
Безнең хәлләр гыйбрәт булырлык!
Пауза.
С ө м б е л а н а (борчылып.)
Нигә халык анда “урыс килә”
Диеп кычкырды соң? Белмичә
Кала күрмик, әллә тагын сугыш
Башламакчы, котын җыймыйча?
Х ә д и ч ә
Әллә без дә чыгып күрәбезме?
Бәлки кемгә ярдәм кирәктер?
Халык анда диварларга баскан,
Туплар китергәннәр нигәдер?
(Китәләр.)
ЯҢА КҮРЕНЕШ.
Чалым шәһәренең мәйданы. Х а л ы к Идел өстен тамаша кыла.
М ә м е ш б и р д е, я у г и р л ә р.
М ә м е ш б и р д е (әмер белән сөйли.)
Тупларыгыз әзер торсын, әүвәл
Якынайсын алар, ашыкма!
Алдагысын төбәп көтә калсак,
Тими калмас, мәгәр, артына!
Я у г и р л ә р тупларны ашыгып коралар. Кайсылары атарга әзер.
Иделдән урыс көймәләре төшеп килә.
Латыйф кая? Килсен әле бире!..
Яугирләр арасыннан Л а т ы й ф чыга, килә.
Менеп анда, әнә, күрәсеңме —
Кыя ташлар, әгәр аларны
Аннан бердәй ишеп төшерәлсәк,
Каплар идек бәлки шуларны!
Анда яры — текә, Идел суы
Кагып ага аның астына,
Көймәләре нәкъ шул турдан үтәр,
Кирәк булмас туптан атарга...
Ә шулай да туплар әзер торсын,
Белеп торсын алар без барны,
Котларына җитсен, туп тавышы
Куркытмыйча калмас аларны!
Л а т ы й ф һәм б е р н и ч ә я у г и р китәләр.
Әй яугирләр! (Калган сугышчыларга.)
Килде сезнең сәгать,
Үч кайтару, дошман ваемсыз
Үзе килеп ята көймәләрдә,
Сугышыгыз бер дә аяусыз!
Алар анда җилкән күтәргәннәр,
Ә сез монда гайрәт тотыгыз!
Үч кайтару сәгатьләре якын,
Укларыгыз төбәп атыгыз!
Ата хакы, бала хакы өчен,
Ана хакы өчен, туганның...
Кайтарыгыз сез аларның үчен,
Кисегез ул көймә юлларын!
Минем арттан әйдә, ике тупны
Җилкәләргә алыйк күтәреп,
Без арырак, иңкүлектә торып,
Дошманнарны көтик җай килеп!
М ә м е ш б и р д е һәм я у г и р л ә р, тупларны алып, ашыгып китәләр.
Х а л ы к арасыннан Х ә д и ч ә, С ө м б е л а н а Идел өстенә карый-карый чыгалар.
Х ә д и ч ә (гаҗәпләнеп.)
Әнә ничек җәһәт бара алар —
Идел өстен ертып көймәләр!
С ө м б е л а н а
Элек шулай сәүдәгәрләр килә
Иделәр шул Идел тутырып,
Каршы алып халык чыга иде
Яр буйлары буйлап йөгереп.
Нинди заман булган, бәхетләрне
Белмәгәнбез, кадер итмичә
Яшәгәнбез вак борчулар белән,
Туган туганны да күрмичә.
(Пауза.)
Кулда чакта бәхет ни икәнен
Белмибез шул, гафу, йа Хода,
Кулдан киткәч кенә төшенәбез
Үзебез кем, бәхет тә кайда!
Х ә д и ч ә
Әнә алар, безне күреп алды,
Атмакчылар, монда кадәрле
Әллә инде җиткермәкче, хәсис,
Таш орыгыз!
(Таш ала, ыргыта.)
Хода каһәре!
Х а л ы к та ташлар ыргыта.
Ерак икән, анда кадәр ничек
Җиткерик, ди, атып кул белән?
Ә шулай да, әнә, сагайдылар,
Борылмакчы көймә юлыннан!
К а с ы й м ш ә е х керә. Таш ыргытырга үрелгән Х ә д и ч ә н е ң кулыннан тота.
К а с ы й м ш ә е х
Юк, кирәкми, кызым, моннан торып,
Анда кадәр ташны баһадир
Егетләр дә ирештерә алмый,
Сабыр итик, бераз тыныч бул!
Х ә д и ч ә (аптырап.)
Кем сез, бабай? Каян килеп монда
Ирештегез, бер дә күргәнем
Элекләрне юк түгелме иде?
Төшеп китә язды йөрәгем...
К а с ы й м ш ә е х
Кызым, берүк, курка күрмә миннән,
Убыр түгел, хәтта Хозер дә...
Мин бары тик Касыйм шәех булам,
Аллаһ — китерүче бирегә!
Х ә д и ч ә (аптырап, аннары сөенеп.)
Касыйм шәех? Шөкер Ходаема!
Телгә алган иде абыем
Мәмешбирде ничә кабат сезне,
Түрдән йөреп, төкле аягын
Баскан кеше Чалым калабызны
Бәхет белән күмәр, туфрагын
Бөек итәр, шөкер Ходаема!
Аллаһ үзе ача юларын!
К а с ы й м ш ә е х
Чү, кызым, чү! Бик алай ук әйтеп,
Әүлиягә тиңем итмичә
Сөйлә берүк... Мин бары тик Касыйм,
Күпләр данлый мине белмичә!
Х ә д и ч ә
Касыйм баба, берүк, алай итеп
Сөйләмәгез, сезнең кебекне
Мәмешбирде абый күптән көтте,
Дөрес йөртү өчен эшене.
Монда ничә мулла-шәехләр бар,
Тик берсе дә сездәй түгел, дип
Азмы минем ишеткәнем мәгәр,
Күңелләрем китте түгелеп.
К а с ы й м ш ә е х
Ярар-ярар, кызым! Кулдан килгән
Эшем-сүзем милләт файдасы
Була икән, Хода ярдәм итсен,
Безләр шулай хезмәт итәсе!
Туплар гөрселдәгән авазлар ишетелеп-ишетелеп ала.
Достарыңызбен бөлісу: |