Х а л ы к “ура!” кычкыра, тантана итә: “Тидерделәр, батты тегесе!”
Х ә д и ч ә (х а л ы к к а кушыла.)
Тагын тидерделәр, ура-ура!
Көймәләре бата, тегесе
Читкә ките, аңа иярделәр
Артларыннан килгән өчесе!
К а с ы й м ш ә е х тә вакыйганы тамаша итәргә дип х а л ы к арасына кереп югала. Аны исенә төшергән Х ә д и ч ә борыла, эзли.
Бабай, әнә, ни эш, күрдегезме?
(Аптырый.)
Кая бабай, әле ул монда
Тора иде! Бабай, Касыйм баба?
Касыйм шәех? Инде ул кая?
С ө м б е л – а н а (борчылып, янына килеп.)
Нәрсә булды, кызым, нигә болай
Кычкырасың, кемне чакырып?
Касыйм шәех, дисең, каян килсен?
Нишләп йөрсен монда тилмереп?
Х ә д и ч ә (аптырап.)
Әле генә монда иде, үзем
Күзем белән күрдем, сөйләшеп
Өлгергәнче, мин тегендә карап,
Идел өсте белән мәш килеп
Маташканчы, ә ул — монда иде,
Монда калган, шушы урында...
Исемә төшеп, болай борылганда
Җирме йоткан аны шушында?
С ө м б е л а н а (ни аптырап, ни сөенеп.)
Мин Касыймны танып белә идем...
Касыйм шәех — суфи, дан кеше,
Хөкемдарлар аны хөрмәтендә
Йөртә иде, аның һич исе
Китми иде дөнья һәм малларга,
Тәхет уенына йөрмәде...
Ничек монда? Намусымы торган,
Касыйм шәех үзе килгәнме?
Х ә д и ч ә
Үзем күрдем, хәтта сөйләшеп тә
Тордык әле, ә ул — сорашты,
Абыемны эзли, милләт сүзе
Телләреннән аның китмәде.
С ө м б е л а н а
Касыйм шәех килсә — ил агасы
Булыр кеше! Шөкер Ходага!
Безнең эшләр — Аллаһ мәрхәмәте,
Безнең гамәл дөрес юлларда!
Ил эчендә шундый ирләр була —
Сүзе үтә аның халыкка,
Хөрмәт һәм дан, амин,
Һәркем ярә
Киңлектә дә аңа, тарлыкта!
Х а л ы к шаулый, кычкыралар: “Ура-ура! Суга гарык булды! Тегесе дә, әнә монысы!”
Амин, Хода! Илгә даны кайтты,
Җиңүнең дә килер олысы!
С ө м б е л а н а, Х ә д и ч ә халык арасына кереп китәләр.
ЯҢА КҮРЕНЕШ.
Бүлмә эче. М ә м е ш б и р д е, С ө м б е л а н а, Х ә д и ч ә.
Х ә д и ч ә (акланып.)
Касыйм шәех шунда гына иде,
Халык кычкырганда “ура” дип,
Сүз сөйләшкән җирдән бүлендем дә,
Алган чакта бераз каранып,
Юк та булды, аннан аны эзләп
Карасам да таба алмадым,
Күпме йөрдем уң-сулымны күзләп,
Урамнарны тәмам урадым...
Күренмәде, нәрсә әйтергә дә
Белмим инде, әллә ялгышып
Күргәнменме? Башым әйләнүдән
Аптырадым хәзер каңгырып.
С ө м б е л а н а
Борчылырга монда урын да юк,
Килгән икән, шөкер Ходайга,
Касыйм шәех бер дә бушка йөрмәс,
Эшләребез китәр уңайга!
М ә м е ш б и р д е (ризасыз.)
Ансы шулай, әмма заманы, шул
Нургалинең сүзен сөйләргә
Килгән булса, монда халык бутау
Теләгендә бәлки, кем белә!
(Пауза.)
С ө м б е л а н а (аптырап.)
Ә ул андый заттан түгел иде,
Күңеле — саф, ныклы иманлы,
Әгәр шундый кешеләр дә кыйбла
Үзгәртсәләр, күңел ярасы
Ачылыр да, яшәү мәгънәсенең
Кадерләре китәр дөньяда,
Касыйм шәех ышанычлы кеше,
Андый кеше сирәк бутала!
М ә м е ш б и р д е
Менә шул шул, сирәк бутала да —
Бутап куя халык күңелен!
Үзе нәрсә сөйли? Кем дә белми
Аның монда нишләп йөрүен!
Л а т ы й ф керә. М ә м е ш б и р д е хәвеф белән аңа таба борыла.
Нәрсә булды? Әллә тагын дошман
Күрендеме? Хәзер мин үзем
Килеп җитәм, гаскәр әзер торсын,
Сугышусыз үтми һич көнем!
Л а т ы й ф (үтенеп.)
Сәбәп бүтән! Дошман һаман тора
Калабызның аргы ягында,
Монда бер карт, Касыйм шәех, дия...
Ничек кергән, белмим, ул анда?
М ә м е ш б и р д е (яктырып.)
Касыйм шәех? Кая, китерегез!
Моңа кадәр кайда тоттыгыз?
Л а т ы й ф
Ә без анда тотып алган идек —
Көймәләргә һөҗүм иткәндә,
Бер ят кеше күреп шикләндек тә,
Халык арасында йөргәндә,
Дошман булмасын дип тоткын иттек
Һәм дә салдык аны зинданга,
Касыйм шәех, диде, сезне эзләп
Килгән икән үзе ул монда!
М ә м е ш б и р д е (ачулы.)
Китерегез! Нәрсә сөйләр, тыңлыйк,
Бәлки дөрес кулга алгансыз,
Ышанычын һәм иманын сыныйк
Һәм сөйләшеп карыйк ялгансыз!
Л а т ы й ф
Башым өсте, хәзер китерәбез...
(Чыга.)
М ә м е ш б и р д е
Сынап карыйк, бәлки иманын да
Югалткандыр...
Мулла Нургалидәй
Сугышмаска өндәп йөргәнен
Ишетербез, кем ялчысы икән —
Нишләп йөри, кайчан ул монда
Килеп кергән, кайдан юлын тапкан,
Нәрсә икән аның уенда?
Пауза.
Х ә д и ч ә
Әгәр инде Касыйм шәехтәй ир
Илне ышанычсыз калдырса —
Халык нишләр? Безнең бу көрәшләр
Һәммәбезгә төшәр авырга!
С ө м б е л а н а
Кемнәр-кемнәр, әмма Касыйм шәех
Ышанычлы иде электән,
Ил эчендә олы санын тотты,
Пәйгамбәрләр юлын үз иткән!
Бераздан Л а т ы й ф белән К а с ы й м ш ә е х керәләр.
Л а т ы й ф
Менә үзе, сүзе дөрес булса,
Касыйм шәех дигән әүлия
Шушы инде, ил уенда йөргән,
Иманына гүя ул ия.
М ә м е ш б и р д е (битараф.)
Кем китерде монда сезне, картлач,
Ил эчендә урын югалтып,
Монда нинди эшләр йөретәсез,
Гамәлегез нигә ярарлык?
К а с ы й м ш ә е х
Әссәламү-галик — милләт эшен
Ташламаган бөек затларга!
(Башым иеп бераз тын тора, күтәрә.)
Сезнең алда олуг башым — кече,
Аллаһыны даим хаклауда
Гамәлемне, уйны ташламадым,
Иминлекне безгә насыйбы
Итсә иде, диеп һаман дога
Укый тора шушы хасыйбы.
М ә м е ш б и р д е
Ничек анда — Мәскәү хезмәтендә
Көн-төн чабып, җуеп акылны,
Ак сакалның себеркесе белән
Себерелгән идән такырмы?
К а с ы й м ш ә е х (ризасыз, аптырап.)
Мәмешбирде сезме? Сүз җаенда
Төртеп китеп кәеф арбагыз,
Мине әллә егылырмы, дисез,
Якынайган саен арабыз?
Пауза.
С ө м б е л а н а (К а с ы й м ш ә е х к ә якынаеп.)
Исәнлекме, Касыйм шәех, илдә
Мәртәбәне тоткан аксакал?
Мәмешбирде махсус шулай әйтә,
Ил буталган вакыт, шундый хәл,
Кемгә ышанырга белеп булмый,
Иманыннан язды күпмеләр,
Ә үзләре дошман юлын сөрде,
Ил эчендә имгәк булдылар.
К а с ы й м ш ә е х (аптырап һәм сөенеп.)
Йа Ходаем, сезне, кем, дип торам,
Сөмбел ана үзе түгелме?
Төсегез шул, хәтта тавышыгыз,
Ерып чыгып дәһшәт-үлемне,
Исән калган хатыннарны күрдем,
Ил эчендә сүзләр күп йөри,
Сезне шәһит китте дип сөйләде
Күрүчеләр, шуннан җан көйри,
Бер бәладән икенчегә төшеп,
Казаланып һәрбер юлымда,
Иминлекне табар кебек идем,
Исән башка бәла юлыга...
Сөмбел ана! (Башын ия, бераз күтәрә.)
Рәхмәт Ходаема,
Насыйп иткән сезне күрергә!
С ө м б е л а н а (ризасыз.)
Чын ирләргә насыйп булды җәннәт —
Илем, диеп шәһит китәргә!
К а с ы й м ш ә е х (тыныч.)
Алар — анда, җәннәт сараенда,
Безләр — монда, бәла эчендә,
Һәркемгә дә насыйп түгел икән
Баһадирлык итү эшендә.
С ө м б е л а н а
Ак сакаллы ирнең эше — дога,
Кылыч айкау — егет шөгыле!
Нургалинең сүзе ничек анда?
Саташканмы әллә күңеле?
К а с ы й м ш ә е х
Үз янына дәшеп алган иде,
Мәскәү хезмәтендә көн итә,
Нургалинең җае, иминлеге —
Халык хөрмәтенә эш итә.
Аны ничек инкарь кылып булсын —
Сүзе саен Коръән аяте,
Иминлектә, игелектә яшәп
Хөрмәт табу аның нияте.
Бәхәс кылу мөмкин эшме безгә?
Андый галим сүзен инкарьда
Әйтә калсам, күңел тояр иде
Үземне һәм белеп бер карга!
М ә м е ш б и р д е (борчылып.)
Аның юлын, дөрес, дисез инде?
Буйсынуда, дисез, насыйбы
Аллаһының безгә? Алай булгач,
Сайлыйк икән юлның кайсыны?
(Пауза.)
К а с ы й м ш ә е х (аптырап.)
Юл дөресен сез үзегез белә,
Һәммә халык сезгә өметтә —
Җиңүегез көтә, азат булып,
Өстен чыгу кирәк өммәткә!
М ә м е ш б и р д е (килешмичә.)
Өмет белән берни эшләп булмый,
Көрәш кирәк, бары көрәштә
Җиңү юлы, безгә башка юл юк,
Юлыбыз туры шушы йөрештә!
К а с ы й м ш ә е х
Сүзегез — хак, безгә башка юл юк,
Нургалинең әйткән сүзенә
Мең дәлилне табып һәр аятьтән,
Чүбе булып төштем күзенә!
М ә м е ш б и р д е (сөенеп.)
Ә мин әле, Нургалинең сүзен
Китерергә, диеп бирегә
Килгәнсез дип торам... Рәхмәт, Ходам,
Шатлык бүләк иттең үземә!
К а с ы й м ш ә е х (елмаеп.)
Ә мин әйтәм, нигә болар шундый
Корыта барып газиз теңкәмне,
Аптыратып сорау алулары —
Рәнҗешләргә салып бәндәне?
Менә нәрсә икән болар сере!
Нургалинең әгәр илчесе
Була калсам, дошман белән килеп,
Мәгърур йөртер идем үземне!
Алар анда тагын Шәехгали
Кубызына бии, адашып
Иман югалтканын сизми калмас,
Күпме бәндә шулай саташып
Дөнья куды, Шайтан итәгенә
Тотындылар, дан һәм мәртәбә,
Байлык белән алдый белә, мәлгунь!
Ни насыйптыр безгә күрмәгә?
С ө м б е л а н а
Безнең күрмеш Ходай язганыннан
Ары китмәс, моны беләсез!
Авыз ачып әгәр карап торсак,
Коры калуыбыз бәхәссез!
Дога белән генә бетми гамәл,
Эш йөртүне үзе таләптә
Безнең алга куйган, мескенлекне
Без эзлибез икән теләктә,
Шул киләчәк, көттереп тә тормый,
Язмышлар да булмый узмышсыз,
Дошман үзен өстен чыгарырга
Тырышканы булсын уңышсыз!
К а с ы й м ш ә е х
Мин дә шулай дидем, әүвәл гамәл,
Эш йөртүләр булыр хәерле,
Ниятләрдә Хакка таяну һәм
Таный белү кирәк мәкерне.
Ә дошманлык — изге гамәл түгел,
Буйсыну да түгел Аллаһы
Каршысында мактанырлык эштән,
Һәр нәрсәнең бардыр чамасы!
(Пауза.)
С ө м б е л а н а
Аллаһ үзе әмер бирде безгә
Буйсынырга, диде Нургали,
Кайсы дөрес, баш күтәрү, әллә
Кәфен эчләрендә буй алу?
К а с ы й м ш ә е х
Ул наданнар юлы — тәкъдир, диеп,
Гамәлләрне читкә куюлар,
Әгәр бүген Ходай сыный икән,
Коллык теләп башны җуюлар.
Шартлау ишетелә. Тагын һәм тагын кабатлана.
М ә м е ш б и р д е (кузгалып.)
Алар кабат килеп, сугыш утын
Уйнамакчы, сезне калдырып,
Гаскәрләрне күтәрергә тиеш
Бу бәндәгез,
Кылычларын кыннан алдырып!
(Чыга.)
К а с ы й м ш ә е х (аның артыннан.)
Мин дә барам, илдә дошман барда
Яшь вә картның эше бер булыр!
(Китә.)
С ө м б е л а н а
Иминлектә йөрсен бәндәләрең,
Йа Ходаем, Мәмеш баһадур!
Шартлаулар кабатлана. Сугыш-орыш авазлары ишетелә.
Х ә д и ч ә (тәрәзәдән карап.)
Күренмиләр, дивар артындамы?..
Әллә кузгалдылар атлылар?
Урман ягын тузан-утлар алды,
Безнекеләр ары киттеләр!
С ө м б е л а н а (дога укыгандай көйләп.)
Җиңү бирсен, Ходам, өстенлекләр!
Чын ирләрнең эше яу булыр,
Каһарманның кайнар ярсу уты
Йөрәкләрдән җанга кузгалыр!
Х ә д и ч ә (кинәт шомланып.)
Ә мин — куркам, явызлыкка явыз
Булыр өчен көчләр җитәрме?
Шәехгали ни дип каныга соң?
Урысларны монда җибәрде!
С ө м б е л а н а (юатып.)
Үз илләре тыныч түгел бер дә,
Халкын бутар өчен ул махсус
Әле монда яу күтәреп чаба,
Әле анда бара ул хәсис...
Ә халкының, тәмам хәйран итеп,
Борчылуда калган көннәре,
Явыз Иван үзе дә буталган,
Дөрес бармаганга эшләре!
Х ә д и ч ә (аптырап.)
Ил эчендә аек акылында
Булган ирләреме юк мәллә?
Шушы кадәр явызлыклар кыла,
Шушы кадәр бозык гамәлдә!
С ө м б е л а н а
Ирләре бар, ә ул тыңлыймыни,
Аса-кисә хәтта аларын,
Таянырлык бер кешесе юктан
Табалмый ул дөрес гамәлен.
Х ә д и ч ә
Шәехгали? Алар әшнә, диләр,
Туганнар да түгел, югыйсә,
Бер-берсенә ничек таяналар —
Араларын, Шайтан, димичә,
Нәрсә шулай беректереп тота?
Шәехгали — мөэмин, ә эштә
Кәфер кубызына бии ничек —
Саташканын гына белмичә.
С ө м б е л а н а
Саташтыру белән кем мәшгульдер,
Шәехгали, әллә Иванмы?
Урыстанмы андый эшләр килер,
Татар тоткан чакта дөньяны?
М ә м е ш б и р д е керә.
М ә м е ш б и р д е (сөенеп, сугыш киемен салып.)
Качты, мәлгунь!.. Хәтта тупларын да,
Коралларын ташлап качтылар...
Зур сугышка әзерләнә булыр...
Урыс та бар, татар кайсылар!
Х ә д и ч ә
Ничәнче көн хәтта кузгалмыйча
Тынып торган иде, күңелем
Сөенечкә тула бара иде,
Ходай бирде, диеп, насыйбын,
Әллә инде киттеләрме илдән,
Дигән идем, юк шул, бик алай
Җиңел генә булмас, бу сугышның
Ахырлары ерак та бугай...
М ә м е ш б и р д е
Илне аны югалтуы җиңел,
Кайтаруы — бәла адәмгә...
Кемнәр бирсен капкан калҗаларның —
Насыйп, диеп уйлый, хәрамга
Кулын суза, акланырлык җае
Һәркемнең дә бар ул дөньяда...
Кулда иде илләр, кулга кайтсын,
Насыйбына өмет, Ходайга!
С ө м б е л а н а
Илдә ирләр булган чакта, дошман
Гайрәт итә алмый, беләсез!
Ирләр китсә — балалары үсәр!
Илләр кайтмас кулга көрәшсез!
М ә м е ш б и р д е (С ө м б е л а н а г а башын иеп.)
Аналары имин булсын илнең,
Тоткасы да алар, яме дә!
Ана сөтен хаклый белгән ирнең
Имин булыр туган иле дә!
(Пауза.)
С ө м б е л а н а
Касыйм шәех кая? Әллә инде
Тагын югалдымы, күренми?
М ә м е ш б и р д е (түргә таба китеп.)
Ул карт чыннан изге кеше бугай,
Кылыч тотып, тәмам сугышка
Кереп бара иде, мин туктаттым,
Ашыкмагыз, диеп, орышка!
Дошман явы уң-сул тараф алып,
Камап килә иде, ул шунда:
“Аллаһ әкбәр!”— диеп тәкбир әйтеп
Аваз салган иде, барсы да,
Безнең ирләр, кинәт дәрткә күчеп,
Уянгандай булды кабаттан,
Дошманның тиз гайрәте дә сынды,
Өметсезгә калып, яңадан
Җыелдылар, аннан чигенделәр,
Ташладылар кайсы кылычын,
Ябырылдык, кача башладылар,
Искәрмичә хәлнең торышын,
Безнекеләр ары бәреп керде,
Һәммәсе дә яхшы буласы
Иде, әмма әллә кайдан гына
Дошман арасыннан балталы
Баһадиры чыгып, канга батып,
Үзен аямыйча сугышты,
Чигенергә әмер бирәм диеп
Кыскан гына идем сулышны,
Касыйм шәех кабат тәкбир әйтеп:
“Аллаһ әкбәр!”— диеп өн тартты,
“Аллаһ әкбәр!” “Аллаһ — бөек!”— диде,
Латыйф шунда килеп кай ара...
Х ә д и ч ә аһ итә, йөзен учларына ала.
Балталыга ялгыз кылыч белән,
Йөзенә-йөз килеп, болгана
Торган дошман белән орыш кылды,
Дәрт кергәндәй иде аңарга,
Яраланды, әмма чигенмәде...
Х ә д и ч ә н е С ө м б е л а н а коча, тынычландыра.
Безнекеләр курка калдылар,
Шунда кабат тәкбир яңгырады,
Безнекеләр ныгып алдылар!
Шуңа әйтәм, Касыйм шәех баба
Гади генә картлач түгелдер!
Моңа кадәр күпләр тәкбир әйтте,
Ә аныкы — җанны түгелер
Хәлгә җиткерә дә, йөрәк дәрте
Акылларны ала, аңнарны,
Кисеп үтә хәтта бәгырьләрне,
Ташып чыгып хиснең кайнары.
С ө м б е л а н а (Х ә д и ч ә н е калдырып.)
Үзе кая? Касыйм баба нигә
Яныңда юк? Латыйф исәнме?
М ә м е ш б и р д е
Исән-исән! Касыйм шәех шунда,
Ул табип та икән, җитмәсә,
Андый кеше безгә кирәк иде,
Кылыч кискәнне дә төзәтә
Белән икән, ул эшләрне җайга
Салып, табып кирәк үләннәр,
Кемгә дару ясау серен ачып,
Кемгә шифаларны билгеләр
Эшләр белән анда калды, болай
Алга таба барса ил көне,
Без — җиңәчәк, безнең гамәл — изге,
Көткән насыйпларны Хак бирде!
Х ә д и ч ә (һаман да борчулы.)
Латыйф ничек, нигә аның хәлен
Сөйләмисең, абый, мин анда
Үзем барам, минем ярдәмем дә
Кирәк булыр...
М ә м е ш б и р д е
Тукта, ашыкма!..
Х ә д и ч ә (чыгарга ашкынып.)
Ник ашыкмыйм? Әйтеп торам ласа —
Анда минем кирәк күберәк!
М ә м е ш б и р д е
Юк-юк, ашыкмасаң иде, сеңелем,
Анда сиңа аерым сак кирәк!
Х ә д и ч ә (аптырап.)
Нәрсә булды, абый, ник әйтмисең?
Яшерәсең миннән нәрсәне?
М ә м е ш б и р д е
Һич яшермим, анда барып йөрмә,
Диеп әйтәм, тотсаң киңәшне,
Дөрес булыр! Син баруга анда
Нәрсә үзгәрәчәк, Касыймның
Янында да ярдәмчеләр шактый,
Бутап кына бетерәчәгең
Күз алдыма килә, шушында кал,
Киңәшем шул! Касыйм үзе дә
Монда килер, аңа ышанычым
Арта бара, аның сүзенә,
Киңәшенә мохтаҗлыгым да бар,
Илче итеп Йосыф йортына
Җибәрергә үзен, бәлки безгә
Ярдәме күп тияр, йа Ходай!
С ө м б е л а н а
Барсын, улым, тыйма сеңелеңне,
Табип гыйлеменең серене
Төшенер әле бәлки, кул шифасы
Бар аның да, тотма үзене!
М ә м е ш б и р д е (уйланып.)
Ярар, барсын, әгәр шулай тиеш,
Кирәк, диеп белсә, карышмыйм,
Әмма, сеңлем, үзең кулда тоту,
Үтенеп сорыйм, киңәш шул минем!
Х ә д и ч ә (сөенеп.)
Рәхмәт, абый, ә мин — барам, киләм,
Анда ярдәмем дә кирәкмәс
Икәнлеген күрсәм, озак тормам,
Әйткәннәрең миңа зур киңәш!
(Китә.)
М ә м е ш б и р д е
Нәрсә булды? Аңлый алмыйм, нигә
Борчылды ул шулай? Үзенә
Авыр сүз дә әйтмәдем, югыйсә,
Кайнар яше чыкты күзенә...
С ө м б е л а н а (тыныч.)
Мәхәббәт көйдерә дә утка кертә,
Уттан ала, аннары салкын итә,
Белми кала күпләр аның куәтен,
Мәхәббәт адәмнәрне зур итә.
Кемнәр — хурлык, кемнәр данын табалар,
Мәхәббәт төннәрне якты итә.
Караңгылый хәтта нурлы көнне дә,
Акылны алып, аякны йөгертә.
Янмадымы Ләйлә, Ширин, Зөләйха?
Мәхәббәт мең ятны газиз итә.
Мин беләмнең белеге чыгып китә,
Мәхәббәт затлыны мәхлук итә.
Мәгәре җилгәрмәсә күңелләрне,
Хата белән бәндәләр гомер итә.
Ул табигать бәйрәме, җанга — дәртең,
Бик күпләрне мәхәббәт сәрхуш йөртә.
Ил дә булмый, иман тормый кешедә —
Мәхәббәтнең уты сүнсә йөрәктә.
Мәхәббәт бәхетнең солтаны ул,
Аллаһыга адаштырмыйча илтә!
М ә м е ш б и р д е (аптырап.)
Нинди сүз бу? Минем сеңлем шулай
Гашыйк булган әллә ул картка?
Касыйм шәех, ак сакалмы? Бабай?
Сеңлемә унсигез, и кортка!
(Пауза.)
С ө м б е л – а н а (тыныч.)
Кортка, дисәң дә үпкәли алмыйм,
Улым, Касыйм шәех, димә син,
Аның хакында сүз бармады һич,
Сеңлең Латыйфыңа димләрсең!
М ә м е ш б и р д е (аптыраулы.)
Ничек Латыйф? Ә мин нигә белмим?
Әгәр аның шулай икәнен
Сизгән булсам... Менә нәрсә, ничек...
Мин, бичара, сукыр күзләрем!
С ө м б е л а н а (тынычландырып.)
Алай димә, улым, сукыр түгел,
Вакыты шул, илең кайгысын
Йөрәгеңдә йөрткәч, сеңлең хәлен
Күрә торып сизми калгансың!
М ә м е ш б и р д е (тыныч.)
Ә нигә ул булмасын, ди әле?
Егетлектә гайрәт иясе,
Арысландай утка ташлана ул,
Орышларда җилкә биргәне,
Бил алдырган чагын хәтерләмим,
Батыр йөрәк, андый куркусыз
Җаннар сирәк хәзер, ир өлгесе,
Сугышучы батыр аяусыз!
К а с ы й м ш ә е х керә.
Менә Касыйм шәех үзе монда,
Рәхимегез, изге аксакал!
Сезнең алда башым булсын фида,
Халык ничек анда, нинди хәл?
К а с ы й м ш ә е х (тыныч.)
Хәдичә дә, сеңел, килеп җитеп,
Уңган икән, сихәт гыйлемен
Каян белә, димен, ярдәм итте,
Калдыруым аны, килүем.
М ә м е ш б и р д е
Яхшы булган, дөрес гамәлегез,
Сез анда да кирәк, монда да...
Күрдегезме егетләр гайрәтен?
Каршы тора һәркем унга да!
К а с ы й м ш ә е х
Анысы шулай, әмма дошман әгәр
Бер кайраган икән тешләрен,
Һаман монда күзе уңын атар,
Ләшкәр тартып, биреп көчләрен,
Тынгылыкта калдыруны белмәс...
Каян чыккан, димен, ул бәла?
Инде менә киткән төсле иде,
Яу артыннан тагын яу килә.
М ә м е ш б и р д е
Тынычлыкта калдырмаслар, беләм,
Әмма минем көчем беткәнче
Шушы юлда каным тамсын, бары
Өстенлеккә кадәр чыкканчы
Сугышачак батыр йөрәкләрне
Җыйнар өчен байрак күтәреп,
Бу көрәшкә дәшеп торыр җаным,
Котын алып, дошман күгәрек
Уты белән капланачак, тәмам
Рухларынача сындырып,
Изге туфрак өчен тамсын каным,
Меңнәр алсын безне күтәреп!
Ә югыйсә, ни дип талпынабыз,
Нәрсә өчен безнең бу көрәш?
Явыз кулларында кол булудан
Артыграгы нинди? Һәр киңәш
Безнең файда өчен килә торсын,
Картларның һәр сүзе үтемле,
Без яшьләрнең эше — көрәш кыры,
Кулда кылычларның үткере!
(Пауза.)
К а с ы й м ш ә е х (дога күтәрә.)
Амин, Ходам, үзе сөйли булыр
Сезнең телгә биреп Илаһым!
Шушы догам — мең шәһитләр өчен,
Шушы догам сезгә, и улым!
Явызлыктан өстен чыга алган
Ирләр белән горур илебез
Мәңге бакый иман белән торсын,
Коллыклардан өстен булырбыз!
Ярдәменнән үзе ташламасын
Бер Ходаем Аллаһ, тәкъдирнең
Изгеләрен безгә насыйп кылсын,
Өстенлеген бирсен кадернең!
(Дога яба.)
С ө м б е л а н а (башкалар белән аңа кушылып.)
Амин, шулай булсын, сүз дөресен
Аллаһыбыз биргән үзеңә,
Камил бәхетләрне насыйп итсен,
Байрагыбыз торсын күгендә!
М ә м е ш б и р д е (тынычланып.)
Илне торгызырбыз, Хак боерса,
Кайтарырбыз тәхет данын да,
Исмәгыйльнең улы Мөхәммәдне
Китермәсәк әгәр без монда,
Анда әле Йосыф мирза да бар,
Ярдәменнән безне куймады,
Аның улы тәхет ямен тотар,
Булыр әле илнең туйлары!
К а с ы й м ш ә е х
Кызын саткач Казан мирзалары,
Гафу итәрме соң атасы?
Буш ышаныч кына булып калса?..
Кузгалмасмы йөрәк ярасы?
С ө м б е л а н а (борчулы.)
Анысы да булды, монысы да...
Хата арты хата... Җан әрни!
Ничек ул чак сукыр булганбыздыр?
Шул хаталар һаман җәберли...
Ничек шундый була алдык икән?
Кулда Коръән тоткан хәлдә дә
Хаталарга безнең башлар чумган —
Шайтан бутаганмы гамәлдә?
К а с ы й м ш ә е х
Һәркемнең дә үз Шайтаны була,
Менә кайда аның хикмәте:
Нәфсе — Шайтан, аңа ияргәннәр
Хаталардан чыга белмәде.
Чын ир генә нәфсе коткысыннан
Чыга ала, басып өстенә,
Әгәр нәфсе үзе өстен чыкса,
Бәндәләрне эттәй өстерә.
Менә Мәмешбирде... Алларында
Башны салырдай ир, үзенә
Диеп тәхет яулап йөрми, даим
Шуңа Аллаһ аның эшенә
Юллар ачып тора, байрагыбыз,
Шундый ирләр барда илләрдә,
Өстен чыгар, иманым да камил,
Җаным фида булсын сезләргә!
(
Достарыңызбен бөлісу: |