ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том



бет13/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   20

С а ф а г ә р ә й х а н


Менә үзе, чакырганны көтми

Килеп керде, мәкер иясе,

Тотып алып, башын чабыгыз да

Үтерегез, килми күрәсе.


Ай-һай ничек сүзгә осталанып

Сөйли иде, имеш, ул хаклы,

Шагыйранә ялган-хата белән

Тулган, эче-тышы гөнаһлы.


М ө х ә м м ә д ь я р н ы дүрт г а с к ә р и кулга ала.

М ө х ә м м ә д ь я р (үтенеп.)


Ни гаебем тәхет каршысында?

Шушы көнгә кадәр хезмәттә,

Гел догада булдым һәр эшеңдә,

Гаебем юк бөртек тә хәтта!


С а ф а г ә р ә й х а н (кайнарланып.)


Аһ шулаймы? Дәлил сорыйсыңмы?

Әнә, үтен, Булат Шириннән,

Ул аңлатып бирсен барысын да,

Сөйлә ни бар аның сереннән!


Б у л а т Ш и р и н (тыныч һәм хәйләле.)


Сезнең әмер, ханым, һәрвакытта

Туры булды һәм дә ялгышсыз,

Гаеп анда, мәкерле ул явыз,

Сөйләмәдем һичбер хаксыз сүз.

Тәхетеңә якын килү белән

Хәйлә кылды, эшләр буталды,

Урыныңа менеп утырмакчы,

Ханбикәгә уйнаш күз салды.


С а ф а г ә р ә й х а н (ачулы.)


Ишеттеңме? Инде җавабың бир,

Гаебеңне таны бу сәгать,

Иртәгә соң булыр, кара башың

Казан буйлап китәр тәгәрәп.

М ө х ә м м ә д ь я р (Б у л а т Ш и р и н г ә таба килә. Яттан “Төхфәи-мәрдан”ны укый.)

Мин зур, димә. Олуг — Галәм иясе!

Без барчабыз тигез, зар җан иясе.
Акыллы шул — олылар белән булса,

Ялганнан, явызлыктан азат калса.


Акыллы ир: “Мин — олы!”— дип мактанмас,

Андый затта тәкәббер, кинә булмас.


“Синнән артыкмын!”— дип авыз ерасың,

Эчтән сасы, бозык эшләр корасың.


Ни файда тун киеп, сурәт агартып

Йөрүеңдә тик үзеңне кабартып?


Синең хак сүз дигәнеңдә бәхәс күп,

Эчең тулган яман, шакшы, нәҗес, чүп...


Акыллы ир бакмый тышкы сурәткә,

Карый алар ирнең холкын, йөрәккә.


Тыш сурәтен галимнәр “кабык” диләр,

Күңел халәтен карыйлар, күзлиләр.


Син — буш кабык, миндә акыл-фәһем бар,

Син җор булсаң, минем гүзәл ямем бар.


Синең күңелдә хәсәд-кинә зары,

Минем күңелдә Аллаһ гыйшкы бары.


Миңа дошманлык итмә, явыз, зинһар,

Ни чараң бар — Аллаһ булса миңа яр.


Б а у б ә к (ачуланып, М ө х ә м м ә д ь я р әсәрендәгечә.)


И догачы, хәлең белеп йөр әле,

Җаныңны коткарырга юл күр әле.


Иясез эт кебек шыңшып-калтырап,

Сукбайларча йөрисең тешең кайрап.


Бу ялганны кемгә дип өйрәтәсең,

Гаепсезне гарьлектә көйрәтәсең.


Яшь түгәсең — бер матурга күз салсаң,

Тиз бизәсең — шаһтан берәр сүз алсаң.


Һич күрмәдем җирдә синнән түбәнне,

Алдау-этлек белән тулган бүтәнне.


Мине кара, укыган зат буламын,

Шаһка биргән сүздә туры каламын.


Сөйләр өчен кайчан авыз ачам мин,

Хуш ис бөркеп, энҗе-мәрҗән чәчәм мин.


Табылмастыр миңа тиң татлы аваз,

Миннән үзе оялачак моңлы саз.


Тик тор, юләр, вакыт тынсыз калырга,

Муеныңа кирәк богау салырга...


М ө х ә м м ә д ь я р (әсәрендәгечә әрнеп җавап бирә.)


Әйттең, синдә һичбер инсаф күренми,

Шапырынма, ни дә кулыңнан килми.


Үзеңне син галим, тугры саныйсың,

Сөюгә дә дәгъва белән яныйсың.


Ни файда бар дәгъвадан? Мәгънә кирәк,

Алдан — мәгънә, аннан һәм дәгъва кирәк.


Гүзәллеккә омтылу —теләк, җаным,

Күркәмнәр алдында синең юк саның.

И дивана, ник мин-минлек сатасың?

Көнләшүдән мине шаһка чагасың.


Миңа дуслар арабызда бар булыр,

Синең кебек дошман урны дар булыр.


Азмы миңа бу сукбайлык ярасы,

Кимемәсен синең йөзең карасы.


Мин — бер изге, яхшы каннан яралган,

Син — бәдбәхет, Иблис кебек каргалган.


Минем максат — шаһ догасын саклауда,

Синең максат — үз-үзеңне мактауда.


Ярышканда чигең белеп атла син,

Бүгеннән соң буш куыклар атма син.


Минем белән бәхәсең кис, тәмам ит,

Үз юлыңда сәламәт йөр, моннан кит.


Явызланып бу сүзгә ачу итмә,

Башыңдагы акылыңны киметмә.


Б а у б ә к (тәмам аптырап, ярдәмчесез калган кебек була. Кайгыга төшә. Ярдәм үтенеп Ю л б а р ы с б ә к к ә текәлә.)


Юлбарыс бәк, и галим, һәм сезгә дан!

Мине йолып алсаң иде шушыннан?


Иң акыллы, күп белүче галим син,

Һәрбер эштә маһир-оста, камилсең!


Әйт син аңа? Ул бәхетсез чик белсен,

Телен кыскарт, сүзләреннән киселсен.


Ю л б а р ы с б ә к сүз­лә­ре­нә исе кит­ми­чә. М ө х ә м м ә д ь я р әсә­рен­дә­ге­чә җа­вап би­рә.)


Ишетегез, Булат Ширин, Баубәк дус:

Хөрмәтле шул — аңарда булса намус.


Үз хөрмәтен кеше үзе белмәсә,

Ни файда бар, ахырдан мең үкенсә?

Күрдегезме бу акылы таркауны,

Сүз башласа — онытучы туктауны.


Аны сүздә кеше һич тә җиңәлмәс,

Ул тешләгән җәрәхәт һич төзәлмәс.


Кешеләрнең башында акыл булса,

Яхшы булыр аңа тими котылса.


Борынгыдан калган сүзгә колак сал:

— Яманнан син муеныңны сатып ал!


Көчең барда тырыш, арттыр ишеңне,

Тик үзеңә дошман итмә кешене.


Ачу, нәфрәт, кинә тотып юанма,

Дошманыңны зәгыйфь диеп куанма.


Җаны кара үз җайларын карый шул,

Җай килүгә — тишәр безне кадый ул.


Миннән аңа, әйдә, изгелек булсын,

Арабызда бары дуслык корылсын.


Ул да миңа сезнең кебек яр булсын,

Ул да җирдә һәрвакытта бар булсын.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет