ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том



бет10/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   20
Җанны буйсындырдык та ди

Тормыш-яшәешнең таләбенә

Һәм дә


Алга таба барсак нәрсә була?

Бар хикмәт тә шушы —

Хан-әмирләр,

Олуг хаким,

Тиречеләр-күнчеләр,

Уракчылар-көтүчеләр —

Һәммәсе дә,

Һәммәсенең җаны

Тормыш таләбенә буйсына,

Барсы бердәй тигез,

Димәк,

Аллаһ,


Рәсүлебез каршында!

М ә м ә д ь я р

Ә мисалы — шушы:

Чаптар атны тотып яп та кысан утарына,

Тот бик озак шунда

Һәм бәйгегә шулай әзерлә!

Нәрсә кала инде аңарда?

Ш ә е х (елмаеп.)

Ә без, тотабыз да,

Тагын алга таба китәбез...

Димәк, тормыш нәрсә?

Мең җаннарның бергә кайнавы!

Шуннан килсәк, димәк,

Яхшы тормыш —

Мең җаннарның өмет-теләге!

Ә хан, түрә?

Берәү, икәү, өчәү!

Шулай булгач —

Берәүләргә мең җаннарның

Теләгенә буйсынмаудан нәрсә кала?

Тик бу бары

Җирдә яшәүчегә кагыла!

М ә м ә д ь я р

Анысы шулай булсын,

Бераз төзекләнде кебек

Фәлсәфәнең нигез ташлары...

Ә соң үзе

Нәрсәләргә генә таянды?

Ш ә е х

Соң, нәрсәгә булсын?



Хикмәте шул —

Яшәү өчен,

Торыр өчен җирдә,

Иңдерелгән Коръән нигезенә

Таянылган бер фәлсәфә кирәк

Бүген көндә!

Бу буталчык дөнья, шулай итеп,

Алсын тәртип бераз үзенә!


Пауза.
М ә м ә д ь я р

Ярый,


Шулай икәнлеген алда тотып,

Ил өчен гамәлгә куәт алып

Керештек...

Фикер нигезенә әле яңа

Төшенеп җиттек сыман...

Мин фәйләсүф түгел синең кебек,

Әмма шагыйрьнең дә фикер көченә

Таянырга ныклы нокта кирәк!

Уйлыйм-уйлыйм да исәплим:

Колгалиләр заманында күпкә җиңел булган,

Халык әле яңа Коръән телен аңлап,

Әле яңа тоеп кына килгән,

Мондый чакта таләбе дә гади...

Кулда тотып берәр шәхес,

Баһадирга

Дан җырласаң,

Бүтән бер нәрсә дә

Һич кирәкми.

Заманасы шундый,

Чор таләбе — шушы соралган!

Ә бүген

Алга таба алып барыр өчен



Халыкны һәм илне,

Танытырга көчен

Фикри ныклык,

Тугырылык кирәк!

Ш ә е х (дустына карап сөйли.)

Безнең инанулар уртак,

Иман уртак,

Хәзер кайтам, утырам язуга!

Тәмам итәр китабым да күптән

Соңгы җөмлә,

Соңгы нокталарын көтә.

Без уйлаган сүзләр,

Без омтылган тормыш

Өчен әле эшләр башланмаган,

Кирәк зур борылыш...

Ныклы нигез кирәк,

Аны корсак,

Ныклы бина күтәрелер күккә!

Атам, бөек Ислам колы, казый

Беркөн шушы сүзен җиткерде:

Безнең көтепханә шактый гына

Бай һәм ис китәрлек

Күркәм тарихлы.

Борынгыдан килгән китаплардан

Бозау тиресенә язылган сүрәләр,

Хан Алмушның үз кулына тигән

Гарәп-төрки китаплары һәм бар!

Укы гына,

Укы,

Фикер ал!



М ә м ә д ь я р (уйлана.)

Онытылып, бар дөньядан кичеп,

Әбу-Гали Сина шикелле

Качасыйде шул дөньяга кереп,

Табасыйде ныклы белемне!
Пауза.
Йә ярый, күп сүз булды,

Чыктык очына...

Ш ә е х

Инде китәргә дә вакыт, эшем көтә,



Мәдрәсәгә төшеп,

Гарәп фәлсәфәсе хакында

Дәресем бар...

Шомбайларның бераз

Күзен ачыйм,

Такырлана төшкән

Акылларын бераз языйм да...

М ә м ә д ь я р (китәргә дип күтәрелгән дустын туктатып.)

Ә ханлыкта нинди хәлләр?

Ә хан кызы?..

Сүзләр сүзгә кермәгәнгә күптән,

Бу арада


Исемә төшеп шактый йөдәтте.

Ш ә е х (елмаеп.)

Әй син, гыйшык,

Нигә утыңда

Көйдерәсең шагыйрь дустымны?

М ә м ә д ь я р (үпкә белдереп.)

Нигә инде җанны кыйнарга?

Синнән башка

Бүтәннәр дә аны булдыра!

Ш ә е х


Ярый-ярый, мин, шул, болай гына,

Якын итеп,

Көлмим, уйлама...
Кечкенә пауза.
Эшләр болай тора:

Хан олгайды,

Ә ханлыкны кулына алырга

Малайлары булмый калганга

Соңгы вакыт бик тә хафалана.

Үзе дә ул яхшы аңлый кирәк,

Шундый вакыт: илгә булган терәк —

Хансыз бармы ныклык?

Хан булмаса каты беләкле,

Каушатачак илне һәр өрәк!

М ә м ә д ь я р (ашыгып.)

Ә Сөнбикә?

Аның тирәсендә нинди сүзләр?

Үзе ничек?

Һич юк хәбәре...

Ш ә е х


Ничектер ул,

Ат өстендә йөрергә чыккан чакта

Яңгырдамы калып,

Бераз гына салкын тидергән.

Авырган да, диләр.

Хан кызының көне,

Ишетелде,

Борчу белән тулган.

Бөек ханның барча исәбе —

Хан затыннан кияү табарга...

Көз булмаса,

Язда туй килер, ди, халык...

Кем икәне болай билгеле дә төсле...

Кырымлыдан диеп

Фараз кыла олуг...

Ярый, соңардым да бугай,

Китим,

Хуш иттек!



Фәлсәфә чикләвегенең

Төшен ватып ашаргадыр вакыт!

М ә м ә д ь я р (моңсу.)

Хуш!


Онытып бетермичә килсәң иде,

Ә юк!..


Әнекәем бүген сүз катты:

Минем борчуларны синнән күрә,

Нишләтәсең,

Тормыш арбасына тотын, ди.

Ш ә е х (елмаеп.)

Ата-ана, дөрес әйтмәсә дә,

Яхшылыкта барча теләге!

М ә м ә д ь я р (озатып килә.)

Ярый, хуш!

Һич булмаса үзем килеп

Чыгармын...

Котылалмыйм, берүк,

Берәр ничек хан кызына тапшыр!
Ш ә е х к ә китапчык бирә.
Аны күрми, беләм, басылмастыр

Йөрәктә ут!

Савыктырмас йөрәк бизгәге!
Саубуллашалар.
М ә м ә д ь я р (үзе генә калып.)

Йөрәгемнең, кемнәр аңлар,

Яраланган чагы,

И Сөнбикә, бәгърем, самим гөлем,

Былбылыңнан сине аердылар...

Авыргансың...

Нинди утлар җылысына кочынып

Терелгәнсең, белмим...

Күптән инде очрашмаган

Йөрәкләр һәм күзләр

Яшь эчендә...

Ни гөнаһым?

Канатымны каердылар!..
М и ң л е г а я н керә.
Начар идеме соң атам-агам —

Сәер үлем белән киткәннәр...

Хан өчен дип күпме яу чабалар,

Хан өчен дип шәһит калалар —

Үзләренә нинди дан алганнар?

(Әнисен күреп ала.)
М и ң л е г а я н (якын килеп.)

Кирәкмәс иде, улым,

Тимә үлгәннәргә!

Гаебе һич юк бит аларның!

М ә м ә д ь я р (кискен.)

Ханлык өчен андый кешеләр

Аз-санаулы гына булганнар,

Ә шулай да

Һәр эшләрдә алда барганнар...

Әйтегезче,

Кем аңлата ала:

Нигә кирәк булган атама

Хан өчен дип яуга чабарга?

Җитмәгәнме җире-урманы?

Нәрсә калган Кыпчак даласында?

Нәрсә булды моның азагы?

Кыргый халык, төнлә килеп кереп,

Барысын суеп-үтереп киткәннәр,

Шуннан бирле нәсел җыя алмый

Башына төшкән бәла-казаны.

Шуннан бирле ханлык капкалары

Минем өчен ябык,

Чыгып, бераз

Сәяр кыла аламмы соң мин Казанны?

М и ң л е г а я н (юатып.)

Кирәкмәс, улым,

Тимә, тынычлан,

Сиңа диеп ханлыктан илче килгән,

Яшь шагыйрь һәм әдипләрне хан

Үз янына җыярга дип фәрман кылган.

М ә м ә д ь я р (сәерсенеп.)

Ничек?


Өнемме бу, әллә төшемме?

Мин ханлыкка керергә тиешле?

М и ң л е г а я н (үтенеп.)

Кире какчы ул сүзләрен, улым,

Якын барма ханның сараена,

Ханны мактап кына гомерең үтәр,

Хуҗа кирәк, үзең — йортыңа!

Ә мин инде шактый картайдым,

Кич авышкач, ятып алганда

Ачык итеп шундый төш күрдем:

Атаң килгән икән...

Менә, дия,

Бик зиннәтле арба ясадым,

Ишекләрен куям, ә аннары

Килермен дә алып китәрмен!

Кал йортыңда, балам!

Хан сарае

Сәид затына игелек бирмәде,

Ташла китапларың, аннан башка

Тормыш олавы шактый тараулы.

Күр үзеңнең торыш-килбәтең,

Синең сараеңмы аннан ким?


Пауза.
Кыска түгел

Гомер кичердем,

Һәртөрлесен күрдем ханнарның:

Яхшы атлы,

Начар,

Хаксызын!



Барысының уртак ягы шунда —

Мактанырга,

Мактатырга гына

Тора алар,

Шуның белән генә яшиләр!

М ә м ә д ь я р

Мин андыйдан түгел,

Тора салып

Ахмакмы мин аны мактарга?

Белмисең шул нигә бу омтылу?

Булырмы ямь миңа башкача?

Көткән бәхет инде күренә төсле,

Нигә аңа аяк чалырга?

М и ң л е г а я н

Ә мин тагын, угылым сау башына

Акыл җыеп үсә, дигән булам...

Юкка икән, күрәм, Сабырны да

Җибәрүем Алтын тәхеткә.

Инде күптән китеп югалды да

Ни хаты юк, ни бер хәбәре!

Аның соңда олуг сәүдәгәрдән

Җанбәккә дә куштым йомышлар.

Кемнәр күргән? Бәлки исәндер

Йә әтиең, яки агаең?

Ике ятып бер төшемә керми,

Нинди бала булып үстеңдер?

М ә м ә д ь я р

Ялгыз балаң идем,

Рәхмәт, әнкәй,

Ялгызлыктан мине сакладың,

Инде үстем, ачуланма,

Моңлы балаң булдым,

Шул моңыма тугыры калсам, беләм,

Бик әллә ни рәхәт күрмәмен.

Табигатем миңа моңын биргән,

Үлгәндә дә, ахры, теләгем шул,

Моңлы шагыйрь булып үләрмен.

М и ң л е г а я н (хафада.)

Йа Раббым, улым, ни сөйлисең,

Ничек кенә төштең күземнән,

Кайчан, белмим, күрми дә калганмын,

Шагыйрь булып яшәр булсаң әгәр,

Булмас инде мондый бай йортың.

Тормышың да тыныч тормыш булмас,

Йөрәгең дә күзен салыр ятка...

Аһ син, балам, ниләр өчен генә...

Ниләр биреп,

Үз йортыма сине кайтарыйм?

М ә м ә д ь я р

Мин бит әле беркая да китмим,

Йортымнан юк чыгып киткәнем...

М и ң л е г а я н

Йортта, имеш...

Күрәм-тоямын:

Синең өчен бу йорт — сайрар кошның

Иреген алган ябык бер читлек.

Уеңа да кереп чыкмый, беләм,

Йорт хәлләре, тормыш шартлары...

Бар дөньяны читкә ташлап кына

Шигырь белән торып буламы?

М ә м ә д ь я р (сөенеп.)

Була икән!..

Күңел ярасына

Тик бер генә дәва бар икән,

Ә ул — шигырь!

Күңелләрне җылытырлык

Һәм назларлык шигырь.

Көнем үтми, тынычлана алмыйм

Бер-бер шигырь әгәр язмасам.

Нинди җандыр миндә,

Һич сәбәпсез

Иртә таңнан җайлый ул көен,

Әллә ничек кенә була шунда,

Моң дулкыны кочып ала да

Исәрләнәм кебек, онытылам,

Мең җәфалар күңелем кичә дә,

Йә җыр туа, яки бер шигырь.

Элгәррәк төшенми дә идем,

Аңламый да идем — ни сәбәп?

Ахрысы, шагыйрь булып туган,

Моңлы булып туган бу йөрәк!

Әгәр инде чыксам бу юлымнан,

Яши алмам кебек,

Чүп булырмын —

Андый тормыш миңа ник кирәк?

Тормыш...

Нинди тормыш?

Кем тормышы?

Холыксызның көне үтә —

Үз гаебе:

Бер орылып күсәккә,

Бер чәнчелеп сәнәккә,—

Мескен җаны күмелеп шакшыга.

Усал булсам, күрәм, миңа да

Орылмыйча калмас күсәкләр,

Юаш булсам — таптап китәрләр!

Нәрсә кала? Язам китабым,

Әйтер сүзгә башка җайны

Һич таба да алмадым...

М и ң л е г а я н (һаман борчулы.)

Угылым!

Бу көннәрдә соңгы чиккә килеп



Борчылуым

Түгел икән бер дә сәбәпсез...


Кечкенә пауза.
Инде ярар, Алла язганнан

Һич тә узып булмас, мөгаен.

Төш күрүем — дөрес,

Шуннан бирле

Атаңның да

Исән түгеленә ышандым...

Юкка булган,

Сиңа әйтми генә,

Яшереп кенә аны эзләттем.

Сәүдә эшебез, бәлки беләсеңдер,

Шактый гына инде таркалды.

Акча кими барган саен, менә

Күңелләр дә нечкә-тар калды.

Синең үсеп җиткәнеңне көттем,

Тик өметем — бушка,

Күңелеңне шайтан моңы алды...


Җ а р и я керә.
Җ а р и я (түбәнчелек белән.)

Мөхтәрәмле байбикәм!

Сабыр кайтты...

М и ң л е г а я н

Йөгер,

Чакырт тизрәк шушында!


Җ а р и я китә.
Сабыр кайткан, әмма соң инде...

Нәрсә булыр әмма телендә?


С а б ы р керә.
С а б ы р (тезләнеп.)

Исәнлек сезгә, байбикә!

Угылан бәк!

М и ң л е г а я н

Сөйлә, зираты кайда?

С а б ы р

Сулышым капты,

Һични әйтәлмим...

М ә м ә д ь я р

Ашыктырма, әнкәй,

Тәртип белән генә сөйләсен...

Биш ел илдән читтә,

Юлда йөргән кешең...

Әйтер сүзе күптер, беләсең!

С а б ы р

Биш елымның һәрбер сәгатен

Синең йомышка, бикәм, юлладым,

Сарайны да күрдем, сартларны да,

Далаларны йөрдем-айкадым,

Һич кенә бер хәбәр тапмадым.

Инде өметемне өзгән идем...

Ике ел элек ханнан илче килде,

Олуг ханга, Сарай ханына...

Безнең ханнан берничәләп әмер

Йөкләтелгән булган өстенә,

Шуның берсе — минем йомыш күк...

М и ң л е г а я н

Аты ничек, әйт, ул илченең?

С а б ы р

Җанбәк, диләр.

М и ң л е г а я н (сәерсенеп.)

Җанбәк?..

Менә ничек!

Хезмәт итә

Берьюлыда ике кешегә?

Димәк, бер алганда ала алтын

Ике кулдан,

Бер йомышка ике кесәсе....

Үзе кайда?

С а б ы р

Аның юлы — ерак, башта — Бохар,

Аннан — гарәпкә...

Быел көзгә кайтыр шикелле.

М ә м ә д ь я р (үтенеп.)

Сөйлә, Сабыр,

Табалдыңмы газиз атамны?


С а б ы р

Таптым...

Зиратта...

Болгар шәһәрендә!

Мин илемә

Тәмам өмет өзеп

Кайтып җиттем һәм дә тукталдым

Аллаһ кушып бөек Болгарга,

Керер иттем кабер сагына...

Сүз аралаш сүз чыкты да шунда,

Аңламадым, тоттым, сөйләдем —

Нинди йомыш белән кайда булдым...

Ә кабердә сакчы — олуг кеше,

Бер зиратка мине китерде...

Шушы иде

Олуг бәкнең бөек кабере!

М и ң л е г а я н

Ничек?


Ничек алай?

Минем ирем Болгар җирендә?

С а б ы р

Әйе, олуг бикә!

Эшнең башы болай:

Төн караңгы булган, огыланнар

Саек авылына кадәрле

Китергәннәр инде яралы,

Үлем түшәгенә

Аяк сузган олуг бәкне,

Сәид атаны...

Янда сакчыларны калдырып,

Огыланнар киткән яу кырына...

Сакчылар да яралылар булган,

Ә киткәннәр кире кайтмаган.

Иртән якта олуг бәкнең тәмам

Авырайган хәле,

Кичкә җаны чыккан...

Халык зурлап

Болгар иленә китереп җирләгән,

Ә атнадан ике көн узгачтыр,

Канга туймас вәхши гаскәрләр

Болгар тирәсендә булган авыл-йортны,

Килеп, яндырып ук киткәннәр.

Кабер сакчысының бар белгәне,

Сөйләгәне — шушы.

Әмма кабер

Олуг бәкнеке булу билгеле!

М и ң л е г а я н

Ә нигә соң кабер сакчысы

Казаннарга хәбәр бирмәгән?

С а б ы р

Сәбәп шунда:

Илләр таркау вакыт,

Кемнәр белсен кемнәр кем яклы!

Халык тәмам туйган,

Бу таркаулык

Кара болыт булып өскә ятты.

М ә м ә д ь я р

Таркаулык — черек шикелле,

Җәелә генә бара,

Күңелләрне — яшь,

Йөрәкләрне курку ала,

Илнең


Көне белән төне алмаша,

Игелек китә...

С а б ы р

Һәм дә дөрес, кече бәк!


Җ а н с а к л а у керә.
Җ а н с а к л а у

Сүзем сезгә,

Ханнан илче килгән,

Бәкне үзенә дәштерә!

Китми, көтә!

М ә м ә д ь я р

Ярый, хәзер әзер булам,

Рәхмәт, Сабыр,

Шактый көч түккәнсең,

Инде атам каберенә барып,

Зарым сөйли, зират кыла алам...

Рәхмәт, анам!

Игелек телә...

Мин шат булам, сөенечтә калсаң!

Ярый,

Көне кичкә таба авышты,



Киттем...

(Саубуллаша.)
М ә м ә д ь я р һәм Җ а н с а к л а у китәләр.
М и ң л е г а я н (тәрәзәгә багып.)

Аяза да бугай...

Кояш күзен ачкан...

Ничә көннәр яуды һәм бүген

Уйларыма бераз ачыклык керде,

Күз алларым бераз яктырды.

Улым Мәмәдьяр,

Ничек синең язмыш?

Акылың бар, ансын сизәмен,

Мин Алладан соңгы көнемә кадәр

Синең өчен игелек теләрмен!

Байлыкларның күбе җилгә очты,

Сәид заты инде коры бәк...

Күп яшәдем, әмма алтын биреп,

Бәхетләрне сатып алмадым.

Ирем калды дала төбендә,

Олы угылларым үлде яуда,

Инде соңгы өмет нуры булып

Син яшисең, улым,

Исән торсам,

Һич җибәрмәм сине янымнан...

(С а б ы р г а.)

Ярый, Сабыр, мин канәгать калдым,

Тияр алтыннарың алырсың...

Калган акчаларга олуг бәккә

Таш куйдырам —

Затлы, яхшысын.

Бир, Ходаем,

Тыныч кына җаным

Төп йорт-утарыңа күченсен!
ПӘРДӘ.

ИКЕНЧЕ ФАСЫЛ

Хан бакчасы. Яшь агачлар үскән урын. Уртадарак җәйге күшек, аннан ерак түгел хан тирмәсе корылган. Зур биналар һәм күккә ашкан озын мәсҗид манаралары күренеп тора. Якында таган. Көз.

М ә м ә д ь я р белән С ө н б и к ә күренәләр.
С ө н б и к ә (та­ган­га уты­рып). Әгәр дә син ми­нем шәх­си ша­гый­рем бу­лу­ың­ны бе­рәр хан­би­кә си­зен­сә, эче яну­дан үз зәһәренә үзе агу­ла­ныр иде... Мин, мин — дөнья йө­зен­дә­ге бар­лык чи­бәр­ләр­дән дә чи­бәр, гү­зәл­ләр­дән дә гү­зәл! Чөн­ки ми­нем ян­га ку­нып был­был сай­рый... Эһ, гөл бул­гач, гөл бу­лыр­га иде!.. (М ә ­м ә д ь ­я р ­г а.) Әй, ша­гыйрь, ни­гә бо­е­гып кал­дың? Был­был­лар­га бо­е­гу ки­леш­ми! Мес­кен ша­гыйрь, ши­гырь язып кы­на ке­ше был­был бу­ла ала­мы ин­де?!.

М ә м ә д ь я р (үртәлеп.)

Үртә-үртә, үртәләмен рәхәтләнеп,

Җаным сыктап үртәләмен!

И гөл чәчәге, синең янда былбыл,

Әйт, сайрасын!

Сайрар кошның да тавышы

Калтырана

Моң сарганга җанын!

И чәчәк! Чәчәкме син,

Көннәрдә нур булмаса,

И чибәр, чибәрме син,

Бер шагыйрьнең гыйшкы төшеп,

Бәхет белән сине төрмәсә?

С ө н б и к ә (тагын да үртәп.)

Җитте-җитте! Шагыйрь колым минем,

Аңлашылды, моңың ирек бирми,

Юкса бүген үк күкләрдә

Талпынып очар идең!

М ә м ә д ь я р (шаяртуга күчкәндәй.)

Кол шагыйрь!.. Кол шагыйрь?

Әйтә алсаң, әйт, ханбикә!

Шагыйрь җансыз булаламы?

Җан ирексез булаламы?..

Җан ирексез булалмагач,

Шагыйрьләр кол булаламы?

С ө н б и к ә (шаяртып.)

Аһ тупас! Әгәр дә мин сине...

Әгәр дә син мине яратмасаң,

Мондый сүзләреңә, сак өчен

Күптән астырыр идем инде!

(М ә м ә д ь я р үпкәли, С ө н б и к ә каушый, үз сүзләреннән үзе ояла.)
Күзләреңә багам, нигә инде

Яшердең? Чү!

Әллә яшьләнгәнме,

Әллә моңланганмы?

Нәрсә булды, бәгърем, яшең кочкан

Бүләк итеп биргән яулыгымны!


(М ә м ә д ь я р н ы ң кулыннан яулыгын алмакчы була. Егет сизенеп кала. Икенче талпыну һәм яулык С ө н б и к ә кулында.)
Әйдә, йөгер, тот, тотсаң, инде

Мин синең ярың мәңге!


(Көлә. Тынлык. Пауза. С ө н б и к ә н е ң һаман да көлү авазы яңгырап куйгалый. Көй. М ә м ә д ь я р дәртләнеп алга атыла.

С ө н б и к ә һәм М ә м ә д ь я р алга чыгалар, бергә җырлыйлар.)
М ә м ә д ь я р

Сагышларым булдың син мәңгелек,

Кайгыларым булдың гомерлек,

Әмма болыт алган көннәремне

Син ачасың килеп, көйдерәсең,

Ут тулганмы әллә күңелем?

С ө н б и к ә

Сагышларың синең булалам,

Кайгыларың синең булалам,

Ут булам да, телим икән, керәм куеныңа,

Бел, күңелеңне синең көйдерә алам!
(Сәхнәдә төсләр алмашына. Каяндыр тавышлар ишетелә.)

С ө н б и к ә (М ә м ә д ь я р н ы ң кочагына сыенып.)

Бәгырем, сөеклем минем, гөлем былбылы!

Үпкәләмә юкка, атам төшә аркылы арабызга...

Сөям, өзелеп сөям! Тик син генә

Күзең салма башкаларның күзләренә!

Җаным белән сизәм,

Аллаһыдан көн дә үтенәм:

Вакыт килер, балкыр безнең бәхет,

Тик ашыкма, син дә көтә бел!

Балкыр бәхет,

Басып үтеп зарыбызга!

М ә м ә д ь я р

Сөнбикәм, бәгърем, ниләр өчен генә

Алып кердең сөю кочагына?

Көннәремнең-төннәремнең

Тынычлыгы китте, менә

Ут эчендә йөрәк сыкрана!

С ө н б и к ә

Минем яратуым-януларым

Синең сагышлардан-моңнардан

Түбән дисеңмени?

Мин инде әзер!

Синең өчен,

Сине яратканга шулкадәр,

Ханша түгел,

Мескен бикә генә булырга!

Әмма күңелемә никтер шик төшә:

Бикә генә булганнар

Сиңа тиңләшә алырмы?

Былбыл өчен кунып сайрарга

Гөл булуда минем кадер...


Кечкенә пауза.
Мәмәдьярым, бәгырь, ә былбыллар

Тик бер генә гөлдә сайрамый,

Әле берсен коча, әле берсен...

Синеңчә дә — чын шагыйрьләр

Былбыл язмышына сокланалар!

... Ник дәшмисең, әйт бер сүзеңне!



(А л л а һ ы г а дога итеп.)
Йа Раббым, бу шагыйрьнең җаны,

Олы йөрәге

Бары мине генә сөйсен?!.

Мине генә...


Бакчада кызларның шат тавышлары ишетелә.
Йа Раббым, изге сәгатеңдә булып,

Ишет мөслимәңнең зар сүзен...


Кызлар якынлашалар.
К ы з л а р җ ы р ы (тыныч, озын көй):

Иделләргә төштек, су чайкала,

Чиләкләргә тутырыплар алдык,

Сулар гына ла алдык...

Чайкалган чиләкләрне күтәреп барулары,

Ай-һай егет, бигрәк авыр ла,

Ник юлыма шулай күз салдың?
Б е р е н ч е к ы з (җилкенеп.)

Кызлар! Матурларым, әгәр дә мин

Ханның кызы булсам тик бер көнгә,

Белер идем кемне сөяргә һәм

Белер идем нидән көяргә!

Минем алда тез чүгәрләр иде

Егет ханнар, оглан, түрәләр,

Ә мин...


Беләсезме, ә мин...
И к е н ч е к ы з (шаяртып.)

Әйтче-әйтче... Нинди теләгең?

Кайсын сайлар иде йөрәгең?

Ө ч е н ч е к ы з (көлеп.)

Син түрәләр-огланнарга күз дә салмас идең,

Ханнарны да атлап үтү, беләм, исәбең...

Д ү р т е н ч е к ы з (җитди.)

Аһ, ханшабыз!



(Мактанчык Б е р е н ч е к ы з каршысында туктала, тезләнә.)

Мин — ерактан илче,

Сезгә изге хәбәр китердем:

Сездәй сылу, сездәй чибәргә!

Мин бары тик

Солтаннарны гына тиң күрдем!

Сез — Аллаһның колы,

Тиңсез яратылган,

Тәкъдирегез куша сезгә солтанның

Тугызынчы хатыны булырга...

Шулай язган!

Б е р е н ч е к ы з (һаваланып.)

Мин — солтанның иң яшь, иң чибәр

Һәм тиңдәшсез, сөйгән хатыны!


Кызлар көлешәләр.
Д ү р т е н ч е к ы з (җитди.)

Ә мин солтанга да, ханнарга да —

Берсенә дә һич кызыкмас идем,

Сөяр идем җылы-олы җанлы

Гайрәт чәчәр батыр егетне!
К ы з л а р моңаешып тынычланалар. Сагышланып җыр сузалар.
К ы з л а р җ ы р ы:

Гөл-чәчәкләр тибрәнәләр,

Ник бер күбәләк кунсын,

Ник бер күбәләк кунсын да

Бит очларыннан үпсен...
Сагышланган иреннәргә

Ник наз кагылып үтсен...

Сәлам тапшырдык җилләргә:

Сөеклем кайтып килсен!


К ы з л а р шун­да С ө н б и к ә бе­лән М ә м ә д ь я р н ы кү­реп ала­лар. С ө н б и к ә ал­дын­да баш­ла­рын иеп, итәк­лә­рен җы­еп тез­лә­нә­ләр.
С ө н б и к ә (хөкемле тавыш белән.)

Гөлләр бакчасында шыткан чүпләр төсле

Нинди мәкер белән яшисез?

Сылукайлар булып йөрисез дә

Мине әле

Курчак итеп, күрәм, уйныйсыз!

Оят кирәк, сүзем юк сезгә,

Югалыгыз күздән, барыгыз!


К ы з л а р йөгереп югалалар.
Менә мине сөеп, минем белән үскән

Шушы кызлар дөнья алдында

Миннән көлеп торган була тагын,

Башкаларга инде ни кала?

М ә м ә д ь я р (тыныч.)

Кеше күңеле — көзге,

Бер нурлана,

Хыял белән тулып балкый да,

Җитешмәгән ягын читкә куеп,

Үзен күрә бөек янында...

Гаеплеме булыр шыткан чәчәк —

Иртә таңда кочынып җилләргә

Тибрәнер булса?

Гаеплеме булыр назлы гөлләр

Иркә күбәләкнең ирененә

Ирен кочар булса?

С ө н б и к ә (көнләшеп.)

Мәмәдьярым, бәгырь, шагыйрем,

Синең өчен җирдә, бакчада

Бары бер гөл, бары бер чәчәк —

Бары мин бар! Ә башкалар нигә?

Син — минеке! Колым! Хәтта заман

Минем кулдан китеп барса да!

М ә м ә д ь я р (үртәп һәм үртәлеп.)

Колың? Һаман шул сүз — колың...

Синең гүзәллегең алдында

Хискә чумган йөрәк, беләм, колың!

Синең хозурлыгың алдында

Җырлап торган таушым, беләм, колың!

Һаман шул сүз: колың, колың!

Ханнар өчен шулай инде ул —

Һәркем аңа колы!

Алар күптән

Башкаларга көлеп кенә карап,

Дәрәҗәле булып күнеккән.

Әмма мин — ир!

Ир-егетләр өчен

Йөрәктә хис булу киртәме?

Ир-егетнең дәрте ялкыннарын

Сөю сагышы каплап китәрме?

С ө н б и к ә

Горур!.. Серен бирмәс өчен

Нинди генә дәлил китерми!

Әйтче, бәгърем, әллә инде

Бу йөрәгең

Ул кадәрле ярсып сөймиме?

М ә м ә д ь я р (тыныч.)

Сөя, ярсып сөя!..

Йокыларым — саташулы!

Бары соңгы вакыт күзем ачылды:

Ни булса да синең өчен мин — кол,

Ә мәхәббәт коллык ярасын

Ныгыта гына төшә!

Шуңа җаным

Өшеп китте...

Аңладым да төсле:

Йөрәгем дә кол язмышын

Сайламады.


Пауза.
Арыдым,

Соңгы чиккә җитеп арыдым,

Илне төрле яктан ураган

Тәртипсезлек,

Мин-минлектән...

Һәркемгә дә дәрәҗә кирәк,

Кирәк ихтирам!

Инде менә йөрәккә дә үткән

Җанаш

Иң изге кол булуымны таләп итә,



Үтенә миннән...

Кол булырга әзер үзем, әмма нишлим:

Тән буйсына, җан буйсынмый —

Кеше җаны бөегрәк буй-сыныннан!

Мәхәббәтем алдында мин кол булалам,

Түбәнлекме

Сөйгәнеңә колы булып буйсынудан?

С ө н б и к ә (талпынып.)

Җитте...

Үтенеп сорыйм, җитте!..

Сәид заты кол булмасын белдем инде!

М ә м ә д ь я р

Иң изге ашкыну белән мин сине сөйдем, сөям,

Әмма синең каршыңда затым мескен икән, күрәм!

С ө н б и к ә (егеткә якыная.)

Бәгърем, чү!..

Тавышланма!..

Куркып очар бакчамның

Иң сөекле сандугачы,

Шигъри җанлы былбылы...

Син минем колым түгелсең,

Бу бары тик бер сынау

Һәм шуны бел —

Шул сынауга сынаткан кешем дә,

Үлеп сөйгән ярым да, күр,

Син бу —


Үзең!

М ә м ә д ь я р (сөенеп.)

Хак сүзеңме, Сөнбикәм, бәгырь?

Хак сүз булса,

Әйдә, китик бу сарайдан,

Табыйк тормыш ямен, бәгырь, сөю-сөелүдә!

С ө н б и к ә

Ә сарайда торып сөю-сөелү ярамыймы?

Мәхәббәтем өчен бар дәрәҗәмне биримме?

Миңа бәхет килер, дисеңме,

Мескен шагыйрь белән көн күрүдән?

М ә м ә д ь я р (көенеп.)

Әле генә, сөям, дидең,

Инде хәзер

Бар сүзеңнән үзең баш тартырга әзер!

С ө н б и к ә (уйланып.)

Мәмәдьярым, бәгырь, чү, ашыкма!

Бу да сынау иде...

М ә м ә д ь я р (борчулы.)

Сынау?.. Сынау иде? Нәрсә өчен?

Мәхәббәтне шулай ахмакларча

Таштан ташка атып сыныйлармы?

Болай да изелгән җанны

Сугып-егып кыйныйлармы?

Сөю утында янып язган шигырьләрне

Синең хакта язган өчен генә,

Тоталар да, иясенә, кол, диләрме?

С ө н б и к ә

Кол, диләр!

Ханнар өчен сарай шагыйрьләре

Кол булмыйча тагын кем булсын?

Мәхәббәтен җырга салып көйләгән

Шагыйрьләр тагын кем булсын?

М ә м ә д ь я р

Һаман шул ук сүзләр, шул ук борчу —

Ханнар өчен генә бөтен иле

Коллар иле булып күренә!

Данлык өчен генә түрә-ханнар

Шагыйрьләргә,

Түшәк җәеп,

Урын бирә түренә!

Шул кармакта күпме затлы харап булган,

Саф сүзләрен ялган белән корып куйган...

Ә арадан берәү чыгып, барыбер

Хакыйкатьне язып куйган.
С ө н б и к ә үпкәли. Китә башлый.
Ә мин — ике ут эчендә,

Бер ягымнан, йөрәгемнең иң түреннән

Дәшә сөю:

“Коллык үзе дәрәҗә ул

Сөйгәнеңнең табанында,

Ул җанашың була калса үз яныңда!”

Шигъри җаным дәшә бүтән яктан:

“Шагыйрьләргә кол булу килешми,

Шагыйрь — иман, халык түрендә!”

С ө н б и к ә (үпкәләп.)

Шагыйрь, имеш, такмак-бәетче!

Мәхәббәтең корбан итеп шунда

Үз-үзеңә бәхет яулаучы.

(Китә.)
М ә м ә д ь я р (йөгереп килер җирдән таптанып.)

Сөнбикәм, ашыкма әле, бәгырь,

Бәхәс белән бозмыйк араны!
Пауза.
Китте...

Өзелде мәхәббәтнең нечкә җебе,

Аһ син, шагыйрь...

Шагыйрь!


К ы з л а р җ ы р ы (ишетелә):

Сөю сагышлары ялкын булып дөрләде дә күңелемдә,

Инде дәрьяларның суы да сүндерәлмәс гомеремә,

Яна. Хисләр ярсып ташый-кайный, йа Раббым Аллаһ,

Гыйшык ялкыныннан көчле утлар булмас тәмугыңда!

Ай-һай гына Идел ташкыны,

Сиңа тиңдер хисләр ашкыны.

М ә м ә д ь я р

Хан кызы... Нигә соң син хан кызы,

Нигә гади кыз түгел,

Гөл чәчәге таҗы!
Сөн­би­кә­нең әти­се К а з а н х а н ы Г а б д у л л а ке­рә, ар­тын­нан кә­ни­зәк­лә­ре-ял­чы­ла­ры ки­лә, бер­се­нең ку­лын­да җил­бә­зәк, ак­рын гы­на тиб­рә­теп ба­ра. Бе­раз чит­тә вә­зир­лә­ре дә бар.

К а з а н х а н ы, К ы р ы м и л ч е с е.
К а з а н х а н ы (Кырым илчесе белән сөйләшә.)

Госманлылар каршысында татар аты

Көчсез булу уңайлырак,

Алар шуңа

Сөенеп кенә карый

Олы илнең таркавына,

Ә без черегәннән черибез, таркалабыз,

Тәкъдиребез шул, ахры, килер көндә.

Торгызуы мөмкин булмас инде илне,

Минем халык — болгар инде, нишли алам,

Каны белән кабул итми татарлыкны.

Урыс өчен татар булса булыр,

Әмма халык тугры тота болгар атны.

И л ч е


Котылырга вакыт инде бу уйлардан,

Кемгә яхшы тарткалану төрле яктан?

Ил хуҗасыз тормас, хуҗа кая —

Халык — көтү, шул тарафка барыр арттан!

К а з а н х а н ы

Шунда инде бөтен сәбәп, эшнең башы,

Тәвәккәллек уятала тынган җанны,

Туктаганда — иске фикер уянучан,

Уйлый башлый һәр зат: кем ул, нинди каны?

Әмма соңгы вакыт илгә ханы түгел,

Мәргән-җикләр хуҗа була,

Күкрәк кагып йөри башлады...

Шундый вакыт —

Халык күңеленә

Кечек фикер тула башлады!

И л ч е


Тергезергә вакыт илне һәм җыйнарга —

Шушы уйда минем бөек ханым!

К а з а н х а н ы

Әмма бер киселгән кисәк

Ялганырмы тагын?

И л ч е


Ялганмаса, бар ул чарасы —

Камырыннан тугылап әвәлисең!

Казаныңа кара, үзе мисал,

Җимерелде Болгар һәм күтәрде Казан

Гәүдәсен!
Ераклаша баралар.
К а з а н х а н ы

Уйлар бер үк булгач, эшнең башы —

Ныгытырга кирәк араны!

Ханзадәне үзенә якын күреп

Сайлый калса кызым,

Мин тыймамын аны!

Әмма ләкин күңлем сизеп тора:

Төбендә — таш, әллә күз яше...

Әллә...
Китәләр.
М ә м ә д ь я р (үзалдына югалып торганнан соң.)

Ил атаның ни кыласын алдан

Белеп булмас заман, йа Хода!

Нинди бәлаләргә тарырбыз да

Нинди гөнаһ безгә килеп ора?

Тагын башлар китә,

Идел, мескен,

Дулкыннарың җыеп алырга

Көнең җитми калыр,

Менә тагын

Шәүлә төшә

Бөек ханлыгыңның өстенә.

Кырым, имеш,

Таралып беткән батырларның

Өйләренә кайтуларын көтә...

Ишетмичә калдым, нидер сөйләштеләр,

Күңелем тулган чагым иде,

Нәрсә соң бу?

Хисләр генә бөтереп ала да

Югалыплар калам,

Ниндидер моң тота акылны,

Ниндидер моң килә алдыма,

Үзе белән мине алып китә,

Җаным, җирне ташлап,

Күчә Ходаемның иркенә

Һәм җыр туа

Күңел дәфтәремнең читендә.
Пауза.

К ы з л а р н ы ң көлгәне ишетелә.
Күңелем сизә, яхшылыктан йөрмәс,

Никтер хәйлә тулы күзләре...

Илче илгә гозер белән килгән,

Ә мин — ахмак,

Нигә әле аннан җәбер көтәм?

Яу түгел ич,

Кырым туганнардан илче кергән.
Пауза.
Күңелләрең назга туймас булса,

Эзлә аны,

Мәхәббәттән сугар шушы тынмас җанны,

Шытып чыгар чәчәк булып бәхетләрең,

Җуйма гына гыйшык хисен,

Югалтсаң да санны.


С ө н б и к ә күренә.
С ө н б и к ә (көлеп җибәрә.)

Бакчамдагы сандугачның, менә күрәм,

Җырга сусап күңеле тулган...

Чү, нәрсә булган?

Сөмсерләре чәчәк таҗы кебек

Нигә болай җиргә коелган?

Чү, кайнар яшьме күзләреңә тулган?

Син сөясе чәчкә-гөлгә

Әллә инде башка былбыл кунган?

М ә м ә д ь я р

Ә мин шигырь яздым...

С ө н б и к ә

Шуңамыдыр болай сөендең?

М ә м ә д ь я р (аңламыйчарак.)

Ә мин шигырь яздым —

Көнем аязланды,

Күңел тәрәзәсе ачылды,

Ханым минем!

С ө н б и к ә

Синең ханың? (Шаяртып.)

Шагыйрьләрнең ханы булу өчен

Бакчадагы чәчәк булу аз,

Күрке булып шушы бар дөньяның,

Такыясы булу гына аз...

Шагыйрьләрнең ханы булу өчен

Ерактагы кояш булу кирәк,

Төннәрендә якты айлар кебек

Нурга чумып балкый белү кирәк!

Шагыйрьләрнең ханы булу өчен

Куен җылысын табу кирәкми,

Шагыйрьләрнең җанын нурга төреп,

Сөенеп-янып тору кирәкле...



(Көлә.)

М ә м ә д ь я р (оятлы булуын тоя, әмма сер бирмәскә тырыша.)

Былбыл өчен гөлләр бакча саен,

Былбыл өчен тирәк тә ярый,

Балкып торса ае — кояш сүнә,

Күзен ачып-йомып йолдыз карый.

Гөлләрен гөл, әмма угы

Йөрәгемә кадый!

С ө н б и к ә (горурлыгын җуя.)

Мәмәдьярым, Мәмәдьярым!..

Ара

Ташкын-елга белән аерыла,



Ә син һаман горур килеш калып,

Мескенлегеңне яшерер өчен

Күкрәгеңә сугып-кагып,

Мин дә мин дип шәрран ярасың...

Аерыла ара — шуны аңла!
Пау­за.

К а з а н х а н ы ке­рә. М ә м ә д ь я р, аның кил­гә­нен кү­реп, чит­кә ки­тә.
К а з а н х а н ы (С ө н б и к ә н е үз янына алып.)

Сөнбикә кызым!

Бакчамның нәфис гөле!

Күземнең нуры, көнем кояшы!

Бөек нәселләргә, горур диңгезгә

Кушыласы елгадыр без, ахрысы!

Ак төшмәсен илем күзенә,

Шәфкать бирсен дөнья йөзенә...

С ө н б и к ә

Хәбәрләрең ил колагын ачар,

Теле-телгә йокмас сүзсезнең,

Ни сөйләрең алдан белеп торам,

Суы саекканмы диңгезнең?

Безнең елга алар дәрьясына

Су коймаса, нәрсә була соң?

Кырымнарның, килер көннәреңдә,

Миңа әйтер сүзе бармы соң?

Әллә инде еллар аргамагы

Уятканмы кешнәп үзләрен?

Эзләп-багып күзен акайтканмы,

Тапкан кебек гүя кирәген?

К а з а н х а н ы

Алар өчен Казан кызы түгел,

Алар өчен ханнар заты кирәк,

Моны гына аңлар дәрәҗәдә

Һәркем бездә, картның сакал сирәк!

Илчеләре килгән сулар гизеп…

Җимерек Сарай рухы яши икән,

Дуслашмаска нигә кыз биреп?

Кырым иле — аңа солтан якын,

Аның өчен алар күршедә,

Хан кызлары үз бәхетен таба

Мәхәббәтен ташлап илендә.

С ө н б и к ә

Ризалыкны сорау һич кирәкми

Дисең инде, хак шул, и атам!

Хан кызына өстенлекләр кая?

Хан кызына...

Белмим, шаккатам…

Йөрәгемне, бәгырь кисәгемне

Өзеп калдырамын илемдә,

Бурычымны үтәр өчен өзеп

Таҗын чәчте анда гөлем дә...

К а з а н х а н ы

Аңла, кызым! Ирнең урыны — яуда,

Кызның урыны — ирле булуда,

Сәясәттән корган бу тормышның

Үзәк җебен кулда тотуда!

Ханнар шулай ил тоткыны инде,

Ил язмышын алар хәл итә,

Кемне-кемне, хәтта кызларын да

Сәясәтнең корбаннары итә.

С ө н б и к ә

Атам, нигә мине,

Нигә башка түгел?

Юкмы синең илдә чибәрләр?

Бер карашы, куе чәче белән

Ханлыкларны алган гүзәлләр?

К а з а н х а н ы

Аңла, кызым, илдән киткән кеше

Йә кол була читләр кулында,

Яки инде, азыгын-урынын бүлеп,

Бәхет таба тормыш юлында.

Ил чибәре гидай бәндә булса,

Сатлык көмеш хакы бер торыр,

Ил чибәре синдәй ханша булса,

Ил файдасы мең хәзинә торыр!

С ө н б и к ә

Күз керфегең идем, аең идем

Мәсҗедеңнең гөмбәз очында,

Хәзер инде миңа бары кала

Ерак йолдыз булу учыңда.

К а з а н х а н ы

Рәхмәт, кызым, бүтән чарам да юк,

Тик өмет бар, анысы — үзеңдә!

Син дә китсәң, минем илемә

Шаһзадәләр кайтыр, куйныңда

Үсәр алар, илең өчен үсәр,

Кичәр заманалар ничә кат,

Барлык өмет — синдә,

Бакчаңда

Фикерем гөле үсәр!

Тыныч түгел күршем, хәсәд — дөнья,

Юанулар өчен урын юк,

Таянырга яхшы иптәш кирәк,

Көнем булыр иде шунда тук.

С ө н б и к ә

Ярый, атам, баш өсте!

К а з а н х а н ы

Рәхмәт, кызым, барсын аңладың,

Күзләремнән пәрәнҗәне ачтың,

Йөрәгемне сөю белән кочтың,

Сүзләремне аңлап зурладың...
Пауза.
Инде хәстәреңә әмер бир,

Илче белән бергә китәргә,

Вакытында максат диңгезенә

Теләк белән барып җитәргә!

С ө н б и к ә

Ярый, атам, баш өсте!


К а з а н х а н ы китә.
С ө н б и к ә (чарасыз.)

Ил белән ил, туган белән туган

Бер-берсенә ят дип карар чак,

Изгелеге бетте бу җиһанның,

Яныңдагы кеше, һич белмәссең,

Әллә дошман, әллә синең сак.

Күчте туфан. Ил китте,

Үтте тәртип, иман бетте,

Кечек җаннар, белер-белмәс килеш,

Хуҗасына карап өрә бирде.

Яманланды дөнья, су саекты,

Күз керфеген каргыш көйдерде,

Елый-елый чиккән көннәр нурын

Чайкаганда — Идел юып алды.

Батыр иде олуг җаннар,

Саекты гыйльме-хәят,

Һәркем килеп, ил өстенә

Ташлап китә җәрәхәтләп таяк...

К ы з л а р җ ы р ы (ишетелә):

Идел өсте куе томан, тын дәрья,

Ник шулкадәр уйга чумдың син, дәрья?..
К ы з л а р шун­да С ө н б и к ә яны­на ки­лә­ләр. Аны үзәк­кә алып, әй­лә­нә ясап җыр­лый би­рә­ләр.
Идел өсте куе томан, таралыр,

Кәрван-кәрван тын көймәләр юл алыр,

Аккош булып үсеп, оясыннан,

Бер көн килеп, кыз да айрылыр.

Көтәр аны җан дип сөяр яры,

Кочар аны, иркә назын татыр,

Көн кояшы булып һәркөн иртән

Бәхет кошы балкып каршы алыр.

С ө н б и к ә (кызларына җавабы.)

Китәм инде, китәм, нуркайларым,

Китәм инде, китәм, җанкайларым,

Идел өстен сагыш биләп алса,

Сагынуымдыр шушы, дускайларым!

Ил егете яуда батыр булыр,

Ил анасы йортка терәк булыр,

Миндәй генә самим хан кызлары

Иле өчен ятка килен барыр.

К ы з л а р җ ы р ы:

Кайгырма, и җанаш, илнең күрке,

Йөзеңә бәхет пәрдәсен бөрке,

Синең өчен саулык теләп Хактан,

Сәлам әйтеп торыр хан бүрке!


К ы з л а р һәм С ө н б и к ә шушы җыр агышы белән чыгып китәләр.
М ә м ә д ь я р (үзалдына шигырен укый.)

Ак йөзеңдә кояш нуры булып,

Энҗе чиктем илнең күгенә,

Ярым ае булып кичләреңнең,

Сагышың булдым, бәхет үзеңә...
Пауза.
Ходай белсен, әллә нинди уйлар,

Әллә нинди хисләр җан били,

Шат көнемнең дәртле елмаюын

Сагыш иләкләре ник или?

Сөнбикәмне төшләремдә күреп,

Аккош кебек парлап йөзгәндә,

Әллә каян гына җил кузгалып,

Өскә, янап, курку куганда —

Камышларның арасына кереп

Посар идек, көннәр ачылганда —

Йөзәр идек зәңгәр күлләрдә...

Шушы төшем күпме сөендерде,

Инде, килеп, сагыш юлыкты,

Бәхетем дип кочар аккошымны

Салкын җилләр килеп куркытты,

Очып китте...

Төшем нинди яман,

Ялгыз башы ничек кычкырды,

Тавышыннан җаннар теленеп китеп,

Күзләремне минем томан күмде...

Нигә юрыйм, кемгә барып сөйлим,

Кем бар сагышымны аңларлык?

Ялгыз башны кая куярга соң —

Юк туганнар бәхет теләрлек...


Ш ә е х керә.
М ә м ә д ь я р (аның кергәнен күрми, үзалдына боегып сөйли.)

Ай йөзеңә кояш нуры булып,

Энҗе чиктем илнең күркенә,

Ярым ае булып кичләреңнең,

Нуры булдым бәхет күгеңдә...
Пауза.

(Ш ә е х н е күрә, каршылап килә.)
Ә, дустым, бәндәләрнең күркен саклаучы,

Син булмасаң, бездәй ахмакларны

Булыр иде тормыш каклаучы!

Ш ә е х (аптырап һәм шикләнеп.)

Нәрсә булды сарай шагыйренә,

Ник бу кадәр өзелә күңеле?

Ахмак, дисең, башсыз мин, дисең,

Нәрсә даулый бәгырь-йөрәгең?


Пауза.
Әйтмә, кирәкми, үзем дә беләм,

Илче илгә хәбәр китерде...

Бүген — никах… Сөнбикәне Кырым

Ханы үзенә бәхет иттерде.

М ә м ә д ь я р (юләрләнгәндәй.)

Нәрсә-нәрсә, дустым?

Инде бар да риза булганмы?

Сөнбикә дә, күңелем кояшы,

Кырым илен якын күргәнме?

Алларында сайрар бер кош идем,

Читлек куеп мине кертте дә,

Инде менә тоткын кошын ташлап,

Уе хәзер моннан китүдә...

Ш ә е х (аны беләгеннән тотып.)

Тукта, дустым, тый күңел атыңны,

Бергә-бергә үстек, белеп-күреп,

Бармы анда гөнаһ, бармы бер яман уй —

Энҗедәй саф ул,

Үзең белдең күреп!

М ә м ә д ь я р (акылын җыя алмагандай.)

Ул да белде, көлде хисләремнән,

Ә кайчакта килеп сыена иде,

Наз табам дип җылы кочагымнан...

Ялган булган бар да, дөнья ялган,

Ташлагандыр шуңа Хода да,

Адәмнәре ялган белән калган...

Ш ә е х (тынычландырырга теләп.)

Тынычлан, дустым, бәрмә дулкыныңны

Гөнаһасыз текә ярларга,

Мәхәббәтнең асылы кавышу түгел,

Бәхет теләү сөйгән ярларга...
Пауза.

Аңла, дустым, хан кызына

Синдәй шагыйрь бик пар килсә дә,

Әмма алар сәясәтнең колы,

Хезмәтчеләр иле өченгә...

Ир сайларлык чагы түгел аның,

Илең өчен мәхәббәтең корбан...

Берегү кирәк, ныгу, башкача — юк!

Бу никахтан илләр булыр туган...

Сәясәткә хисне кушып үрсәң,

Күзләр күркен ялган пәрдә каплар,

Хан әмере түгел, ил теләге,

Синдәй егет моны яхшы аңлар...
Пауза.

Мә­мәдь­яр уй­ла­на, шун­да С ө н б и к ә н е ң кил­гә­нен кү­реп, Ш ә е х тиз ара чы­гып ки­тә. С ө н б и к ә ал­га үтә. М ә м ә д ь я р да аны кү­реп ала. шун­да С ө н б и к ә М ә м ә д ә я р н ы ң ко­ча­гы­на таш­ла­на. Ирен­нә­ре ка­вы­ша. К ы з ки­нәт е г е т ко­ча­гын­нан чы­га, як-ягы­на ка­ра­на. Та­гын да е г е т ко­ча­гы­на ке­рә һәм се­рен аң­ла­та.
С ө н б и к ә

Унөч яшьтән гашыйк булып,

Син дип яшәгән идем,

Төшләремдә сине күреп,

Пар аккош булган идек...

Насыйп түгел безгә яр булырга,

Насыйп түгел оя корырга,

Аңла, җаным, аңла, бәгырькәем,

Ятлар өчен

Язган миңа, бәгырь, наз булырга!

Хан, димә син, хан кызы һәм улы —

Барсы сәясәтнең коллары,

Ә калганнар: шәех, сәид, мирза,

Ярлы-гидай, мескен-ятимнәр —

Алар инде Аллаһ коллары...

Тик шагыйрьләр генә,

Мәмәдьярым, бәгырь, мәхәббәтем...

Аера синнән

Сәясәтнең хиссез канатлары!
С ө н б и к ә шун­да М ә м ә д ь я р н ы үбә һәм тиз ге­нә чы­гып ки­тә. М ә м ә д ь я р аһ итеп ка­ла, бо­лыт­лар ки­нәт ур­та­лай яры­лып, күз­ләр ча­гы­ла һәм көн та­гын ка­раң­гы­ла­нып ки­тә... Ты­ныч кы­на таң ата баш­лый.


ЯҢА КҮРЕНЕШ

Ка­бер таш­ла­ры һәм төр­бә­ләр ара­сын­нан М ә м ә д ь я р ак­рын гы­на аяк­ла­ры­на ба­са. Тын­лык. Ир­тән­ге эң­гер­не уя­тып сан­ду­гач җыр тар­та.

М ә м ә д ь я р (тыныч.)

Үкседе дә үкседе дөнья,

Тынып калды гасыр иңендә,

Гомерем буе сөйгән ярны көттем

Кайтыр диеп туган иленә...

Комнар күчте, Идел күчте,

Тамырлары тарайды,

Каберлекләр арасында

Данлы җаным тын алды...

Кичтем сагыш диңгезен,

Эчтем сөю шәрабын,

Сагышымны аңлар кешем,

Кайда китеп югалдың?

Гомерем буе сагынам сине,

Эзләп таба алмадым...


Пауза.

Ир­тән­ге тын­лык­та яу­га куз­гал­ган гас­кә­ри­ләр­нең шәү­лә­лә­ре кү­ре­нә. Ин­де алар­ның иге-чи­ге юк. Һа­ман ба­ра­лар-ба­ра­лар, агы­ла­лар.
М ә м ә д ь я р (диваналы.)

Илне тагын яу чаптырып

Яшәтерме хан шулай?

Тармы дөнья, ни бүләләр?

Күзләрен ач, йа Ходай!
Пауза.
Гомерем буе сине яратып та

Мәхәббәттән качар булдым мин,

Шигырьләрдән башым тарттым,

Җыр ишетсәм, еладым мин.

Пар аккошлар булып йөзәр идек

Ил күлендә, Сөнбикәм,

Мәңге газап чигәр өчен

Яратылдым шул, иркәм...


Көн үз­гәр­гән ке­бек бу­ла. С ө н б и к ә н е ң шәү­лә­се кү­ре­нә. Дөнья ты­на.

С ө н б и к ә н е ң т а в ы ш ы:

Гомерең буе мине сөй, иркәм,

Гомерең буе мине сагын, иркәм,

Әгәр дә син сагынмасаң,

Әгәр дә син яратмасаң,

Бу дөрләгән йөрәгемә

Дәва табылмас, иркәм...


Пауза.
Кил әле, кил, сыеныймчы,

И былбыл, куеныңа!

Синең иркәң булалмадым

Бу дөнья куенында...

М ә м ә д ь я р (ашкынып.)

Сөнбикәм, бәгырем минем,

Очрашу бәхетенә

Мең сусап яшәгән идем,

Рәхмәт Тәңремә!

С ө н б и к ә (аңа якынайгандай.)

Очрашу мизгел эчендә,

Әйтим, дим, сүзне, җанаш:

Шигырьләрең яз син, бәгырь,

Меңнәрнең күңелен ач!

И бәгырем,

Керергә куеныңа,

Синең назны көтеп яшим,

Иреннәрем ал яулыгы белән

Сөртеп алыйм күзең яшен мин!

М ә м ә д ь я р (кулларын суза.)

Пар аккошлар булып очалмадык

Тыныч илнең зәңгәр күгендә,

Бәгырькәем, Хакка мең рәхмәт,

Очраштырды гомер читендә.


Ко­ча­гы­на С ө н б и к ә н е ң шәү­лә­сен ала. Са­та­ша, үп­кән­дәй итә.

­Көн ка­раң­гы­ла­на. Кы­лыч-сөң­ге та­выш­ла­ры ише­те­лә. Орыш аһы та­ра­ла. Күк­ләр яры­лып ки­тә. М ә м ә д ь я р шул хә­лен­дә таш­тай ка­тып ка­ла.
ПӘРДӘ.

Дүсем Казан,



1986-89 нчы еллар.
МӨХӘММӘДЬЯР1

Дра­ма­тик поэ­ма
К а т н а ш а л а р:
М ө х ә м м ә д ь я р, ша­гыйрь, Мәх­мүт бәк­нең улы.

С а ф а г ә р ә й х а н, 30 яшь­лә­рен­дә, ур­та­ча буй­лы, чи­бәр һәм үт­кен. Ка­зан хан­лы­гы­ның ха­ны.

С ө е м б и к ә, 22 яшь­лә­рен­дә, чи­бәр һәм мө­ла­ем, Са­фа­гә­рәй­нең ха­ты­ны.

Г ә ү һ ә р ш а д (Г ә ү һ ә р б и к ә), 60 яшь­лә­рен­дә, юан­тык гәү­дә­ле хан­би­кә. Са­фа­гә­рәй­нең карт ха­ты­ны, ре­ген­ты.

Б о е р г а н, Ка­зан сә­ид­лә­ре­нең бер­се.

И б р а һ и м ш ә е х, ша­гыйрь, Әх­мәт Яс­сә­ви та­ри­ка­тен­дә­ге дан­лык­лы әү­лия, ша­гыйрь Ка­сыйм шә­ех­нең ата­сы.

Ю л б а р ы с б ә к (Б ә й б а р с), Ка­зан әмир­лә­рен­нән бер­се, яу ба­шы.

Б у л а т Ш и р и н, Ка­зан бә­ге, Гәү­һәр­шад ке­ше­се.

Б а у б ә к, Ка­зан әми­ре.

Ч у р а Н а р ы к о в, Ка­зан бә­ге, Гәү­һәр­шад ке­ше­се.

Х е з м ә т ч е л ә р, г а с к ә р и л ә р, с а к ч ы л а р һ.б.
Хә­бәр. 1535 ел­ның 25 сен­тяб­рен­дә Ка­зан­да, Мәс­кәү та­ра­фын­нан ку­ел­ган Җан­га­ли хан, 50 яшь­лә­рен­дә ча­гын­да, хө­кем ите­леп үтер­те­лә. Бу эш­не Гәү­һәр­шад (Гәү­һәр би­кә) һәм Бу­лат бәк Ши­рин оеш­ты­ра­лар. Җан­га­ли­нең үз ке­ше­лә­ре Адай, Ка­дыш, Кот­лык Бу­лат, Йәү­тәк, Чу­ра На­ры­ков, Бау­бәк хәл­нең асы­лын бел­ми­чә ка­ла­лар.

Ка­зан­да ко­рыл­тай җы­е­ла, ан­да әмир­ләр, бәк­ләр, мор­за­лар, мул­ла­лар, сә­ид­ләр кат­на­ша. Та­ри­хи хә­бәр­ләр­гә ка­ра­ган­да, ва­кыт­лы хө­кү­мәт бе­лән Бо­ер­ган сә­ид ида­рә итә. Алар исә Гәү­һәр­шад­ны ре­гент итеп сай­лый­лар һәм шул ел­ның кө­зен­дә тә­хет­кә Са­фа­гә­рәй­не, Кы­рым­нан ча­кыр­тып ал­ды­рып, хан итеп кү­тә­рә­ләр.

Са­фа­гә­рәй­нең әү­вәл­ге ха­ты­ны но­гай мор­за­сы Мо­най­ның кы­зы бу­луы та­рих­лар­дан ях­шы мәгъ­лүм. Са­фа­гә­рәй­гә Ка­зан тә­хе­те­нә утыр­ган­да ни­ба­ры­сы 24 яшь ке­нә икән­ле­ге дә бил­ге­ле.

Җан­га­ли­дән тол кал­ган, аның бе­лән ба­ры тик ике ел гы­на яшәп кал­ган 16 яшь­лек Сө­ем­би­кә­не һәм 54 яшь­лек Гәү­һәр­шад­ны Са­фа­гә­рәй хан ха­тын­лык­ка алыр­га ти­еш бу­ла. Гәү­һәр­шад ре­гент итеп бил­ге­лән­сә дә, Са­фа­гә­рәй аны тә­хет­тән чит­ләш­те­рә. Та­рих­лар­дан шу­лар да мәгъ­лүм, Сө­ем­би­кә бе­рен­че кү­ре­шү­лә­рен­дә үк Са­фа­гә­рәй­гә га­шыйк бу­ла, аның өчен хәт­та ата­сы, но­гай мор­за­ла­рын­нан бул­ган Йо­сыф бе­лән дә бә­хәс­ләр­гә кер­гә­ли, ире­нең чын мәгъ­нә­сен­дә җан­да­шы­на әве­ре­лә.

1535 нче ел­да князь Ва­си­лий уры­на, аның үле­ме сә­бәп­ле, 3 яшь­лек улы Иван (Явыз) утыр­ты­ла. Са­фа­гә­рәй Мәс­кәү ягы­на яу ча­ба баш­лый һәм Тү­бән Нов­го­род ти­рә­лә­рен үзе­нә буй­сын­ды­ра. 24 де­кабрь­дән 6 гыйн­вар­га­ча шак­тый күп җи­ңү­ләр­гә ире­шә. Шу­шы су­гыш­ла­ры нә­ти­җә­сен­дә Ка­зан хан­лы­гы­ның бу­шап кал­ган каз­на­сы ка­бат ту­тыр­ты­ла. Ул Ба­лах (Вол­хов) җир­лә­рен дә ба­сып ала. Му­ром­га ба­рып җи­тә. Әм­ма тал­чык­кан гас­кә­ре тук­та­ты­ла, шә­һәр тө­бен­дә бе­раз тор­ган­нан соң, хан Ка­зан­га кай­тып ки­тә.

Са­фа­гә­рәй та­гын да 1540 ел­да Вла­ди­мир та­ра­фы­на яу ча­ба һәм, ул җир­ләр­дән шак­тый күп мал җы­еп, каз­на­ны та­гын да ту­лы­лан­ды­ра.

Мө­хәм­мәдь­яр “Төх­фәи-мәр­дан” поэ­ма­сын шу­шы җи­ңү­ләр тәэ­си­рен­дә 1539 ел­ның 21 де­каб­рен­дә яза баш­лый һәм 1540 ел­ның 9 гыйн­ва­рын­да тә­мам­лый.

Ка­зан­ның Кил­мө­хәм­мәд һәм Ис­мә­гыйль мир­за­ла­ры, Мәс­кәү­гә са­ты­лып, та­тар хәл­лә­рен дош­ман­нар­га җит­ке­реп то­ра­лар. 1541 ел­да Са­фа­гә­рәй­гә кар­шы Ка­зан әмир­лә­ре баш кал­кы­та. Тә­хет­тән чит­ләш­те­рел­гән Гәү­һәр­шад бу төр­кем­гә җи­тәк­че­лек итә. Ка­зан­ның 72 бә­ге, әми­ре һәм мор­за­сы аңа ия­рә. Алар Мәс­кәү сә­я­сә­тен як­лый­лар. Төп ке­ше­лә­ре Бу­лат Ши­рин һәм Чу­ра На­ры­ков бу­ла. Алар Иван­га Ка­зан­ны алыр­га өн­дәп хат­лар яза­лар. Иван исә, фор­сат­тан фай­да­ла­нып, гас­кәр­лә­рен кү­тә­рә, сө­е­неп, Ка­зан өс­те­нә ки­лә.

Кы­рым хан­ны Сә­хип­гә­рәй­гә, яр­дә­ме­нә ыша­ныч то­тып, Са­фа­гә­рәй ил­че­лек җи­бә­рә. Ша­гыйрь Мө­хәм­мәдь­яр иб­не Мәх­мүт “Ну­ры-со­дур” поэ­ма­сын Сә­хип­гә­рәй­гә атап яза һәм ки­ная бе­лән аңа бар­лык хәл­ләр­не сөй­ли. Ул Кы­рым­га ил­че бу­ла­рак җи­бә­ре­лә. Әм­ма ки­ре кайт­кан­да ка­зак­лар ку­лы­на тө­шә. Поэ­ма­сын 1542 ел­ның 8 ма­ен­да тә­мам­лый.

Сә­хип­гә­рәй тиз ара­да гас­кә­рен кү­тә­рә, кур­ка кал­ган урыс гас­кәр­лә­ре, Ка­зан­га ки­леп җит­ми­чә тук­тый­лар һәм ки­ре бо­ры­ла­лар. Бу ва­кый­га­лар нә­ти­җә­се бу­ла­рак 1542 ел­да Мәс­кәү бе­лән Ка­зан ара­сын­да со­лых тө­зе­лә.

Гәү­һәр­шад­ның оп­по­зи­ци­я­се 1545 ел­да Са­фа­гә­рәй та­ра­фын­нан юк ите­лә. Чу­ра На­ры­ков, Ка­дыш әмир, Бау­бәк һәм баш­ка­лар­ның баш­ла­рын ча­ба­лар. Ка­зан­ның 76 дә­рә­җә­ле әми­ре, бә­ге һәм мор­за­ла­ры Мәс­кәү­гә ка­ча­лар, Иван (Явыз)­да сы­е­ну та­ба­лар.

Са­фа­гә­рәй 1549 ел­ның мар­тын­да шу­шы пар­тия кал­дык­ла­ры та­ра­фын­нан мә­кер­ле төс­тә үтер­те­лә. Ка­зан­га аның Кы­рым­да­гы улы Бү­ләк­не ча­кыр­та­лар. Әм­ма шу­шы мак­сат­лар­да Бак­ча­са­рай­га 30 мор­за һәм ях­шы гас­кәр бе­лән кит­кән Юл­ба­рыс (Бәй­барс) бәк ка­зак­лар ку­лы­на элә­гә.

Кы­рым мор­за­сы Кош­чак бе­лән ки­ңә­шеп, Сө­ем­би­кә Ка­зан тә­хе­тен үз ку­лы­на ала. Са­фа­гә­рәй­нең 1547 ел­да ту­ган улы Үтә­меш­гә­рәй хан итеп кү­тә­ре­лә. Әм­ма Мәс­кәү­гә кач­кан мор­за һәм бәк-әмир­ләр урыс­лар­ны Ка­зан­ны алыр­га ки­лер­гә ко­тыр­ту­ла­рын дә­вам ит­те­рә­ләр. Ка­зан ка­бат­тан ут боҗ­ра­сы эчен­дә ка­ла.

Мө­хәм­мәдь­яр Мәс­кәү зин­дан­на­рын­да күп җә­бер­ләр кү­рә, ахыр­да сал­кын­нан һәм ач­лык­тан һә­лак бу­ла.



Ва­кый­га­лар Ка­зан хан­лы­гын­да ба­ра.


Ка­зан ка­ла­сы­ның 1539-1542 нче ел­лар­да­гы кү­ре­не­ше. Ал­гы як­та зин­нәт­ле бак­ча­са­рай. Уң­да - ша­гыйрь хөҗ­рә­се, ак ко­лон­на ике як­тан тү­шә­мен то­та. Ки­тап­лар, төр­гәк­ләр һәм яз­ма­лар шак­тый. Сәх­нә­нең сул ягын­да ян кү­ре­неш­ләр­не би­рер өчен шу­лай ук зат­лы са­рай эче кү­ре­не­ше би­рел­гән. Та­ма­ша­да кат­на­шу­чы­лар сәх­нә­гә ур­та­дан чы­га­лар.

ТӨП КҮРЕНЕШ



Ша­гыйрь үз хөҗ­рә­сен­дә. М ө х ә м м ә д ь я р уты­ра. Ал­дын­да­гы ки­тап­ны ак­та­ра, моң­лы азан та­вы­шы ише­те­лә.

М ө х ә м м ә д ь я р кү­тә­ре­лә.

М ө х ә м м ә д ь я р (үзенең “Төхфәи-мәрдан” поэмасыннан мөнәҗәтне укый.)


Илаһи, юмартсың, ризык бирүче,

Бер син, бар син, безне гафу итүче!


Хәсрәтленең сердәш дусты, яры Син,

Һәр мескенне дәвалаучы табип Син.


Яхшылыкта күтәр мине туфрактан,

Аеручы караны Үзең актан.


Рәхим белән рәхмәтеңдә бир абруй,

Шәфкатеңдә гөнаһымны читкә куй.


Кавышуда бу җанымны шатландыр,

Күңелемне гамь-кайгыдан арындыр.


Серебезне белүче Син, Бөек Зат,

Гөнаһларны гафу итеп, Юмарт Зат!


Барлык мәзлүм-мескенгә таяныч Син,

Гаепләрне кичерүче Аллаһ Син!


Сайланган рәсүлең Мөхәммәд хакына,

Бүләк иттең җәннәтеңне син аңа.


Дога багышлап кулларын күтәрә.
Дөнья диңгезендә Фәкыйри — йөзәм,

Бозык, фетнә афәтендә ил гизәм.


Мәрхәмәтең күңелне шатландырсын,

Җиде тамуг утыннан азат кылсын.


Аер кайгыдан, күңелне шатландыр,

Бәла, рәнҗү, михнәтләрдән котылдыр.


Биргәнеңә күп шөкерләр, Илаһым,

Кылган хатам өчен кичер, Илаһым!


Амин тота.

Эшкә утыра. Кәгазь-каләм ала. Көйләп укый.
Утыруга сиздем кәеф харабын —

Бер-бер артлы йотып кайгы шәрабын,


Күңел уты янды, борчу китерде,

Мин мескенне харап итте, бетерде.


— Күпме,— дидем, — мине, Күңлем, көйдереп,

Китәрсең һәм ялгызымны калдырып?


Әйтте Күңел: — Мин ташламыйм сине,— дип,

— Мине сиңа Аллаһ биргән үзе!”— дип.


Бу дөньяда күпләр сөйләп кичтеләр,

Сүзләрендә энҗе-мәрҗән чәчтеләр.


Акылың бар — җирдә калдыр сүзеңне,

Укыганнар ахыр данлар үзеңне!..


Сөйли.
Мин буламын бу шәһәрдә бер фәкыйрь,

Ил күзендә көчсез вә хур, вә хакыйрь.


Миңа оят әрсезләнеп йөрергә,

Олуг затлар санына да керергә.


Бу шәһәрнең, гаҗәптер, тулган эче,

Шагыйрь монда барчасы, олы-кече...


Б о е р г а н керә. М ө х ә м м ә д ь я р урыныннан куба.

М ө х ә м м ә д ь я р


Боерган дус, сәламәгаләйкүм,

Ни хәсрәттә болай моңланып

Калдың әле? Хәлең яман, әллә

Йөрәккәең ала сызланып?

(Үз кә­е­фе­нең ях­шы­лы­гын сиз­де­реп ел­мая. Б о е р г а н н ы ң җит­ди­ле­ген кү­реп са­гая.)

Б о е р г а н (кул бирешеп исәнләшәләр, утырып дога япкач.)


Мөхәммәдьяр, синең шагыйрьлекнең

Даны кыйтгаларга иреште,

Олы-кече, барча моңлы халык

Сиңа сокланырга кереште.


Әйтмәсәм дә белеп торасыңдыр,

Казан эче тагын буталды.

Гәүһәршадны әйтәм, ни җитмидер,

Акылы китеп, эчен ут алды.


Ханша бит ул, ник уйламый илен?

Элек Җангалине үтертте,

Хәзер, әнә, Сафагәрәйне дә

Кудырмакчы... Акыллары китте.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет