ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


М ө х ә м м ә д ь я р (сөенеп.)



бет14/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   20

М ө х ә м м ә д ь я р (сөенеп.)


Акыллыны, менә, күреп аңлагыз,

Әдәпсезләр, татлы сүзен тыңлагыз.


Арагызда ул — Коръән белүчегез,

Аннан башкалар — эт икән үзегез.


Чын ир шундый — яман сүзне кичерә,

Мәрхәмәт табыныннан сый эчерә.


Юлбарыс бәк, сиңа — Аллаһ рәхмәте,

Җанны нурлады күңелең шәфкате.


Бу яманнарны үзеңә иш итмә,

Мин фәкыйрьне үзеңә чит-ят итмә!


С а ф а г ә р ә й х а н кул иша­рә­се бе­лән г а с к ә р и л ә р г ә ки­тү өчен әмер би­рә, М ө х ә м м ә д ь я р н ы ң дүрт ягын­да­гы сак­чы­лар чы­га­лар.

М ө х ә м м ә д ь я р, та­гын да дәрт­лә­неп һәм ку­а­нып, сү­зен­дә тук­тал­мый дә­вам итә.
Чын хакыйкать, дөрес гамәлдер эшең,

Тик үзеңнән яманлыкны ташла син.


Теләкләрне безнең үзе шаһ тыңлар,

Кайсыбыз — яманмы-яхшы, ул аңлар.


Бер нәсыйхәт бирим сиңа, колак сал:

— Иясен сыйласаң, этенә сөяк сал!..


Чынга ашсын теләкләрең барлыгы,

Насыйп итсен үлгәч тә йөз аклыгы.


Ч у р а Н а р ы к о в (мыс­кыл­лап, М ө х ә м м ә д ь я р әсә­рен­дә­ге­чә.)

... Бу ни хәл, гаҗәеп сер бу чаклы?


Җиңел сүздән кеше куркып үләрме?

Бу тиңсезгә



(Тагын да мыскыллап көлә.)

...тиң булырга теләрме?


М ө х ә м м ә д ь я р (кайнарланып, үз әсәрендәгечә.)


Аллаң-мәзһәбең белмәүче татарсың!

Бу дөньяда этләрдән дә начар син!


И бәхетсез, килбәтсез, нәҗес татар,

Асрама эт баласын — асылына тартар!


Имансыз, шомлы язмыш бәдбәхет син,

Йөзең кара, җәһәннәмнең эте син!


Атаң — шайтан, үзең — хәйлә коручы,

Ялганчылар җыйма, тиенгә торучы.


Үзеңә сүз тимичә сүз эзлисең,

Минем затымның кемлеген күзлисең.


Урам этләре сиңа тиңдәшләрең,

Мәҗүси ата-анаң — диндәшләрең.


Әшәкесең, йөзең — ямьсез карарга,

Эчең-тышың тулган гайбәт сатарга.


Бу эшең дә хәйлә белән корылган —

Яшь түгәсең тамак гаме зарыннан.


Арадан чыга, сәхнә алдына килә, халыкка карап сөйли.
Сабырлыкта эш иткәннәр була шат,

Хушнәвага күп бүләкләр бирде шаһ.


Әйтте: — Миннән азат бул, син — иректә,

Сиңа михнәт тидермәсмен ничек тә!


Җиһан халкы шулай таба теләген,

Сабыр белән һәр эш бирә бүләген.


Чынбелгә шаһ данлы чапан, таҗ бирде,

Хәзинәдән аңа маллар китерде.


Урыныннан өчесе колак какты,

Кешегә үч тотканнар үзе капты.


Аңлы булсаң, кылма иргә явызлык,

Кое казып — үзе төшкән, ди халык.

ЯН КҮРЕНЕШ

Г ә ү һ ә р ш а д сараеның эче.

Г ә ү һ ә р ш а д үзе, Ч у р а Н а р ы к о в, Б у л а т Ш и р и н.

Ч у р а Н а р ы к о в (хәсрәтле.)


Юлбарыс бәк аны яклап чыкты,

Ышанычын яулап ханның да,

Сафагәрәй хезмәтенә алды,

Хәзер йөри яхшы санында.


Г ә ү һ ә р ш а д (ачулы, әмма уйлы.)


Бу җиңелү вакытлыча гына,

Акыл белән эшне йөретсәк,

Аз-аз гына тамып торган сүздән

Сафагәрәй какшар бер, кисәк.


Булат Ширин? Ник дәшмисең әле?

Әллә җаның куркып калтырый?

Сиңа үлем кулы тия алмас,

Хәйлә белән күзең ялтырый.


Б у л а т Ш и р и н (борчылып.)


Юлбарыс бәк һаман тынгы бирми,

Безнең серне яхшы белә ул…

Әгәр ханга әләк итә калса —

Шактый зыян салыр безгә ул!


Г ә ү һ ә р ш а д (көлеп һәм борчылып.)


Елдан артык вакыт үтеп китте,

Ә сез һаман исән, беләсез,

Юлбарыс бәк әгәр саткан булса,

Калмас идек без дә бәласез.


Ә шулай да Мәскәү юлын таптап

Хат йөреттең, алар килмәде,

Сөенгәннәр кебек иде, юкса,

Казан үзе шаулап гөрләде.


Күпме акча, алтын әрәм булды,

Бушка китте барлык тырышлык,

Алар безгә ялыначак әле,

Алтын җибәргәләп бер учлык.


Син дә, Чура, җаена кер ханның,

Серләренә якын торырга

Кирәк аның, инде оныткандыр…

Үткәннәргә ник аһ орырга?


Муромгача аның җире хәзер,

Кая барса, шунда — җиңүче,

Юлбарыс бәк гаскәрләрен йөртә —

Сугыш серен яхшы белүче.


Ә шулай да, Булат Ширин, махсус

Хат күндерсәң, барсаң Мәскәүгә,

Чакыр, Казан кайнап көтеп торыр,

Капка ачып, бөгелеп һәр гәүдә.


Б у л а т Ш и р и н (баш иеп.)


Нәрсә дисәң, нәкъ сезнеңчә булыр,

Хат күндерәм кабат, килсеннәр,

Сафагәрәй яуга чыгып киткәч,

Капка ачык калыр, керсеннәр.


Г ә ү һ ә р ш а д (әмеп итеп, әмма ышанычсыз.)


Сүзеңдә тор, бу Сафаны үзем

Утыртучы булдым тәхеткә,

Инде вакыт, алып та ташлармын,

Сүзгә колак салмый, үгеткә.


Бу Казанда данлы Гәүһәр-ана

Дип йөртәләр мине, теләгем

Үтәмәскә кемнең йөрәк җитәр,

Ул югалтыр җирдә терәген.


Сафагәрәй яу чабуга, син дә,

Булат Ширин, кузгал юл салып,

Сизенмичә, белмичә дә калыр,

Дошман күренүгә югалып.


Шунда тәхет кабат минем кулда

Чәчәк атар, сезгә, сердәшләр

Түрдән булыр урын, уңай гына

Бара бирер безнең бар эшләр.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет