ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


Б у л а т Ш и р и н (сөенеп.)



бет15/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20

Б у л а т Ш и р и н (сөенеп.)


Шулай булсын, әзер торыйм, кайтып,

Хат күндерим көнне көтмичә,

Тиздән тәхет сезнең кулга күчәр,

Сафагәрәй калыр белмичә.



Б у л а т Ш и р и н һәм Ч у р а Н а р ы к о в хушлашып чыгалар.
Г ә ү һ ә р ш а д (аяк өсте басып.)

Шулай булсын, амин сәгатенә

Туры килсен Тәңре Ходаның,

Барыгыз, бар, сөйләшкәнчә йөрик,

Акыллары гына юк аның.
Яудан-яуга чабып, җиһан гизеп,

Җиңүләрдән башы әйләнгән,

Сөембикә дә кочагыннан чыгар,

Язмышларга язмыш бәйләнгән,

Итәгенә кайгы ияргән.
Бүген көлсә, елар көне җитәр,

Язмыш белән булмый шаярып,

Аның кебек затлар минем алда

Тора бирер һәрчак оялып.



(Тынып кала.)
М ө х ә м м ә д ь я р керә.
М ө х ә м м ә д ь я р (үзенең хикәятен әйтә.)

Иманы юк кешедә булмас оят —

Пәйгамбәрнең хәдисе бу риваять.
Димәк, оятсыз кешедә иман юк,

Оятсызлык — авыру ул, дәва юк.


(Халыкка таба борыла, сүзләрен дәвам итә. ЯН КҮРЕНЕШНЕҢ уты сүнә.)
Тик оятсыз кешедән килә яман,

Һич оялмас, китерер илгә зыян.


Кем курыкса, оялса ул Тәңредән,

Бер сәгать тә чыкмас аның әмреннән.


Чын күңелдән тәүбәләрен кылучы —

Аллаһ кушып гөнаһтан арынучы!

ЯН КҮРЕНЕШ

Тәхетендә С а ф а г ә р ә й х а н, янында С ө е м б и к ә утыра. Шунда Ю л б а р ы с б ә к керә.
Ю л б а р ы с б ә к тез­лә­неп, ку­лын күк­рә­ге­нә ку­еп мө­рә­җә­гать итә.)

Бөек ханым, башым өсте, яман

Хәбәр килде дошман ягыннан...

(Аяк өсте тора.)
Безнең өскә олуг чирү чыккан,

Чиксез төмән, кайдан җыелган?


Алар белән орыш кылсак, безнең

Гаскәребез харап булачак,

Бер-бер иргә алтау туры килә,

Елгаларга каннар тулачак.


С а ф а г ә р ә й х а н (кызуланып.)


Син — яу башы, әгәр болай куркып,

Койрык кыссаң, югал алдымнан,

Гаскәреңне торгыз, үзем чыгам,

Үзем барам яуның алдыннан.

Ю л б а р ы с б ә к (чигенеп.)

Ханым!..


Минем әйткән сүзем

Ялган түгел, куркып калмадым,

Илем-ханым өчен җаным фида,

Мин һичвакыт куркак булмадым!..


С а ф а г ә р ә й х а н


Югал күздән диеп әйтмәдемме?

Бар, әзерлә яуга гаскәрне!..


Ю л б а р ы с б ә к (баш иеп.)


Башым өсте, ханым!..

С а ф а г ә р ә й х а н


Бар-бар, ашык!..
Ю л б а р ы с б ә к ашыгып чыга.

Сөйләп йөрмә ул буш сүзләрне!..



(Шашынып йөренә башлый.)
С ө е м б и к ә (тыныч.)

Ханым-җаным... Кулга ал үзеңне,

Ил башына ярсу килешми,

Сәхипгәрәй ханга илче күндер,

Ярдәм итсен, дошман килешли —
Юлын киссен, синең сүзне тыңлар,

Мин ышанам, безне ташламас,

Авыр чакта ярдәм кулын сузар,

Куркып дошман, явын башламас.


С а ф а г ә р ә й х а н (ты­ныч­лан­ган­дай бу­ла, юал­кып кит­кән­дәй итә.)


Ансы шулай, синең сүзләр алтын,

Гел дөрескә чыга, җанашым,

Юлбарыс бәк, әнә, куркып калган,

Мондый чакта кемгә таяныйм?


С ө е м б и к ә (һаман да тыныч.)


Догачыңа... Шагыйрьләрнең таҗы

Мөхәммәдьярыңа эш йөклә,

Аның даны халыкларны тота,

Моны башкаралмас бер бәк тә.


Аның сүзен Сәхипгәрәй тыңлар,

Кире кага алмас, шагыйрьнең

Сүзе үтеп, җанын кузгатачак,

Чакырт, килсен, сына, күрерсең...



Пауза.
М ө х ә м м ә д ь я р күренә.

С а ф а г ә р ә й х а н (тәхетенә утыра. Әмер бирә, әмма кызып-кызып сөйли.)


Мөхәммәдьяр бине Мәхмүт, бирегә

Якынрак килсәң иде син безгә.


Моңа кадәр хезмәтеңне күп күрдем,

Инде сиңа махсус әмер җиткердем!


Сахипгәрәй туганыма барырсың,

Илчелектә догамны күтәрерсең.


Дошманнарны кемдер тагын котырткан,

Безнең өскә яу йөртсен дип чакырткан.


Кемнең эше, төгәл генә хәбәр юк,

Аллаһ бирсен бәндәләргә сабырлык.


Мохтаҗ үзем туганым ярдәменә,

Аның анты калмасын сүздә генә.


Син шагыйрьсең, җиткер сүзне үзенә,

Дәрткә чумып чыксын дөнья йөзенә.


Ул күренсә, койрык кысар дошманым,

Ярдәм бирсен иде бу көн туганым.


С ө е м б и к ә (тыныч һәм ягымлы.)


Шагыйрь сүзе шундыйдыр, кан йөгертсен,

Аңга үтеп, йөрәккә барып җитсен.


Тел белән һәркем сөйләр бар гозерен,

Әмма җаны уяу булмас үзенең.


Шагыйрь сүзе кинаялы-хөрмәтле,

Акылы бар аңлый булыр хикмәтне.


Син дә шулай хәлне сөйлә сак белеп,

Кинаяда энҗе-мәрҗәнне чигеп.


Ишетүгә — аңлар, серне төшенер,

Ярдәм өчен безнең якка йөгерер.


Ничек, дәртең булырмы шушы эшкә?

Синнән артык шагыйрь юк бездә һич тә.


Телим, дисәң, сине сынап карарбыз,

Җавабың тот, тиз төзәлсен ярабыз.


С а ф а г ә р ә й х а н (сер чишеп, әмма борчылып.)


Һичкем белмәс, без болардан хәбәрдар:

Аңа — солтан хуҗа, агам моңа зар.


Үз илендә хан булып ул йөресә,

Солтанга җайлы-җайсыздан сүз килсә,


Чакырта тиз соңартмыйча Сәхипне,

Әйтеп тормый аңа һичбер үгетне.


Вәзиредәй янында һаман йөртә,

Агамны шушы хәл гаҗиз итә.


Без теләрбез догабызда сабырлык,

Кылмасын дип кызулык-баһадирлык.


Җайга торсын һаман солтан катында,

Югалтмас шунда ханлыгын, санын да.


Сабырлыкта ышанычын яуласын,

Җае барда солтан күңлен ауласын.

Илгә кайтып, ханлыгын тотар даим,

Ни диярсең? Сөйләп күрсәт, тап җаен.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет