ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


Б о е р г а н (бераздан сүз башлый, борчулы.)



бет18/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20

Б о е р г а н (бераздан сүз башлый, борчулы.)


Казан шаулый, болар барсы, сизәм,

Гәүһәршадның эше, ул бутый,

Үз янына бәк һәм әмирләрне

Җыйнап алган, тик бәддога укый.


Эшләр болай китсә алга таба,

Татар башын татар ашаса,

Ата белән улы сугышырлар…

Ни эшләрбез дошман камаса?


Гәүһәр сүзен бәкләр һәм морзалар

Өстен куя, ханны яманлый,

Байлыклары амбар-амбар юкса,

Аларга ул артык тоелмый.


Кешеләрне җирдә байлык боза,

Борыннарын күккә чөйдерә,

Тузыналар, мескен калган халык

Чарасыздан җанын көйдерә.


И б р а һ и м ш ә е х (боегып утырган җиреннән баш калкыта.)


Моның соңы яхшы белән бетмәс,

Инде халык ханны гаепли,

Түрәләрнең яман булулары

Хан өстенә төшә, тез чүкми,


Башлар болгап тавыш-гауга китәр,

Дошманнарга бары шул кирәк,

Алтын Урда шулай җимерелде,

Илем хәле яман, юк терәк.


Инде сүзләр килеп ирештеләр,

Дошман гаскәр туплап кузгалган,

Без хәбәрдар, бар ышаныч синдә,

Мөхәммәдьяр, барып җит алдан.


Сәхипгәрәй дәшеп кырымнарны,

Киссен юлын явыз дошманның,

Карендәшкә генә бар ышаныч,

Мохтаҗ чагы җитте Казанның.


Б о е р г а н (үгет катыш.)


Дустым Ибраһим дөрес әйтә,

Сафагәрәй инде соңарды,

Ул мөртәтләр башсыз калачаклар,

Җитәр, алар артык уйнады.


Кара халык ханны яклый иде,

Бәк-морзалар бар да башбаштак,

Казна дигән булып ясак җыя,

Ил эченә тулды мең алдак.


Олау-олау ашлык озаталар

Кемгә, диген, дошман ягына...

Ни хакына шулай азыналар?

Аңлашылмый монсы тагын да.


Кемгә калыр диеп уйламыйлар,

Нәфселәре алдый үзләрен,

Исләренә төшәр, тик соң булыр,

Тәмуг алсын кара йөзләрен?


(К о л ш ә р и ф н е ң мөнәҗәтен көйләп әйтүгә күчә.)
И күңел, бил баглама, күпне кичергән дөньядыр,

Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр.


Син сыенма, дөньяда мин мәңге калырмын, диеп,

Күп янар вакыт чыраларны очырган дөньядыр.


Улын атадан аерып, кызын анадан шулай,

Елатып бер-бер ишектә зарлы кылган дөньядыр.


Әүвәлен һич кеше белмәс, ахырын да һәм шулай,

Әүвәле дә, ахыры да бер искергән дөньядыр.


Әмере: атаң-анаң синнән борынгылар кая?

Барчаларын куенына әшнә кылган дөньядыр.


(Тамашачыга.)
Йә, дөрес түгелме бу сүзләр,

Кайсыгыз бәхәс кыла?

Алданып, дөнья артыннан

Ник бу бәндәләр куа?..


И б р а һ и м ш ә е х (дәртләнгәндәй.)


Шулай, Боерган, хак, халык диндә

Күңеленә таба юаныч,

Аллаһыга таяналар, шунсы

Минем өчен олы куаныч.


Атабыз да даим әйтә иде,

Ил буталса — иман китә, дип,

Безгә хәзер бердәм булу кирәк,

Илдә башсыз адәм җитәрлек.


Тынып калалар.

М ө х ә м м ә д ь я р (борчулы.)


Гәүһәршад та, алтмыш яшьтән узып,

Нишләмәкче икән, ни уйлый?

Аңа нәрсә кирәк, һич аңламыйм,

Сөембикәдән ул ник көнли?

Илең булса, даим гаделлеккә

Таянсын һәр олы һәм кече,

Ул вакытта җәнҗал-талаш купмас,

Җитмәс дошманнарның да көче.


Ялгызы алга чыга. Артында ут сүнә. М ө х ә м м ә д ь я р “Нуры-содур” әсәреннән өзекне яттан тантана белән укый башлый.

Инде әйтим гаделлекне аңлатып,

Галәм шаһы гадел сүзен кузгатып
Гаделлекнең өстенлеген аңлагыз,

Олы-кече аны, әйдә, тыңлагыз.


Дөньяда бар гыйбадәттән өстен ул,

Гадел булыр, ышан сүзгә, гадел бул!


Көн һәм төндә һәр кеше кылса аны,

Файда итә үзенә ул кылганы.


Башкаларга аннан һич өлеш тимәс,

Күпме гыйбадәт кылсаң да — ул килмәс!


Бераз гына патша кылса гаделлек,

Гаделлектән халык тапса иркенлек,


Һәркемгә дә тияр аннан зур өлеш,

Барча халык рәхәт табар шул килеш.


Гадел белән ил тәмам булыр әман,

Калмас илдә золым һәм фетнә һаман.


Гаделлекне халык гамәле итсә,

Ул гадел гаделеннән өлеш җитә,


Хак тәгалә андый эштән зур өлеш

Бүләк итә гадел кылганга мең иш.


Ягъни, гыйбадәткә шул сәбәп җитә,

Шунда да Хак аңа рәхимлек итә!

ЯН КҮРЕНЕШ

Тәхет яны. С а ф а г ә р ә й х а н, С ө е м б и к ә, Б о е р г а н һәм дә И б р а һ и м ш ә е х, Ю л б а р ы с б ә к, г а с к ә р и л ә р.
М ө х ә м м ә д ь я р керә.

С а ф а г ә р ә й х а н (М ө х ә м ә д ь я р г а.)


Йә, бире кил, шагыйрьләрнең шагыйре,

Итагатьлек һәм олылык диңгезе!


Дастаныңны укып безләр хушланды,

Тиңсез ирне күреп җан тынычланды.


Ни зур эшләр булса илең каршында,

Сабырлык ит, вакыт җиңәр барсын да.


Әмма килергә дәвердән сүз калыр,

Гыйбрәтле ул, халыклар хәйран калыр.


Юлың ерак, Мөхәммәдьяр, ышанам,

Фәрманымны үтәп кайтырсың аннан.


Тәхет яны синдәй ирдән нурлана,

Тиз кайтырсың, озакка калма анда.


Ирдә булыр ил кайгысы һәрдаим,

Барчабызга ныклык бирсен Ходаем.


М ө х ә м м ә д ь я р (сабыр гына сөйли башлый.)


Юлга чыгам илемә саулык теләп,

Сез каласыз монда — халкыма терәк.


Бу китабым бүләк булсын үземнән,

Мең яшәгез, чыкмыйча хак сүземнән.


Олыларын сөйгән халык зур булыр,

Күңеленә мәрхәмәт, илһам тулыр.


Мин китәмен, әгәр дә булсам харап,

Төзегез бар эшне дөрес юл карап.


Бу язганым халкыма да ирешсен,

Мәңге бәхет эчендә гомер итсен.


(С а ф а г ә р ә й г ә китабын бирә, баш ия һәм чыгып китә.)
С а ф а г ә р ә й х а н (китапны ача, укый. М ө х ә м м ә д ь я р әсәреннән)

Бер хикәят әйтәм, и дөнья ханы,

Ялганы юк, күнеп тыңлагыз аны.
Хәбәрчеләр аны безгә сөйлиләр,

Күңел куеп аны сезләр тыңлыйлар.


Давыт улы Сөләйман, Хак илчене,

Беркөн җыйды барчасын бәкләрене.


Өндәде ул вәзирләрен янына,

Туй була, дип хәбәр салды барына.


Төрле бәкләр һәм вәзирләр килделәр,

Шул заманда бер олы туй кылдылар.


Ил халыгы бар да килде җыйналып,

Кайсы килде кадерле бүләк алып.


Төрле тансык күп бүләк китерделәр

Һәм аларны бик кадерләп бирделәр.


Бәк-вәзирләр утырганда шул заман

Ул олылар арсына дәшмәстән,


Бик ерактан килде бер тургай талып,

Саранча бер кортны аузына алып.


Әйтте ул: — Котлы булсын бу, шушы туй,

Бүләк итә белмәдем тик елкы-куй.


И Сөләйман, шушы булыр тапканым,

Туй бүләгенә диеп һәм салганым.


Дөньяда канәгатьлек булыр эшем,

Хәлемә күрә бу бүләк-тиешем.


Ул Сөләйман — Аллаһның пәйгамбәре,

Ишетте шул тургай әйткән сүзләрне,


Үтенечен кабул итте олылап,

Борчылмады тургайны кимгә уйлап.


Шунда ук ул тургайны күп сыйлады,

Дусты тургай өйгә барып сайрады.


Мин дә шундый инде, и шаһы-җиһан,

Бу тургай сыйфатта булдым бу заман...


Шәфкать белән кабул итсәгез әгәр,

Хаста күңлем борчылмас иде мәгәр.


Мәрҗән тартып укыр идем догамны,

Чын күңелдән сезгә атап мин аны.


И юмарт Илаһи — Бердәнберем-Бар,

Сиңа ялвара фәкыйрь Мөхәммәдьяр.


Тәңре ярдәме белән бу тәмам булып,

Белегез сез моны барчагыз укып.



Ба­ры­сы да ты­нып ка­ла­лар, аяк өс­те ба­са­лар.

Сәх­нә ал­ды­на тан­та­на­лы төс­тә М ө х ә м м ә д ь я р чы­га, ал­га­рак үтә. Бе­раз тын­лык­тан соң үз әсә­рен кү­ңе­лен­нән укый баш­лый.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет