ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


С ө е м б и к ә (киңәш итеп.)



бет16/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20

С ө е м б и к ә (киңәш итеп.)


Кинаяның хикмәтен онытмасаң,

Буш сүз белән һәм үзен котыртмасаң,


Шагыйрьлекнең булыр илгә хезмәте,

Ирешәчәк сиңа ханның хөрмәте!


М ө х ә м м ә д ь я р (тыныч, әсәреннән өзек укый.)


Бер хикәят сөйлим әле купшылап,

Мәҗлес халкы, ишетегез яхшылап.


Хорасанда зур бер дәүләт иясе

Бар иде, ул — асыл белем иясе.


Әбу-Сәгыйть иде аты, бел аны,

Акыл белән тота иде дөньяны.


Бер вәзире бар иде аның, мәгәр

Гыйлем-хикмәттә шактый да мөгътәбәр.


Падишаһка беркөнне булып күндәм,

Мәшгуль иде киңәшен тыңлау белән.


Ә вәзирнең итегенә бер чаян

Керде, чәнчеде кинәт шушы заман.


Күпме борчымасын чаян вәзирне,

Туктатмады падишаһ белән сүзне.


Сөйли торган фикерен онытмады,

Хәлен үзгәртергә һич тырышмады.


Шаһ белән яхшы сөйләшеп бар сүзен,

Борчылса да бик сабыр тотты үзен.


Шаһ катыннан барлык бәкләр таралды,

Һәммәсе дә өйләренә юл алды.


Ул вәзир дә өенә таба барды,

Итеген дә бик тиз тартып чыгарды.


Шул вакытта үзе дә хәйран калды,

Итегеннән чаян чыгарып салды.


Падишаһ та бу хакта хәбәр алды,

Вәзиренең эшенә хәйран калды.


Шелтә белән әйтте аңа: — И вәзир,

Акылыңда идеңме, сөйлә хәзер?


Сине чаян анда чаккан чагында

Ни сәбәпле кычкырмадың шушында?


Итегеңнән ник какмадың каһәрне?

Нигә анда йоттың шундый зәһәрне?


— И җиһанның шаһы,— диде ул вәзир, —

Алдыгызда аңлатып бирим хәзер.


Сез миңа шундый да игелек итеп,

Үзегезгә якын сердәшкә тотып,


Киңәшергә мине лаек күрдегез,

Уегызны үземә белдердегез.


Сүзегезне миңа әйткән чагында

Чага калса мине чаян тагын да,


Сезнең әйткән сүзегезне тыңламый,

Боерган эшегезне дә аңламый,


Чыгып китсәм сабыр итми, шаһ җиһан,

Нинди файдам булыр иде ул заман?


Ул чаян чакканга һичбер түзмичә,

Сабырымны да сезгә сиздермичә,


Бер чәнечкәннән түзмичә ычкынып

Киткән булсам мин алдыгыздан чыгып,


Сезнең дошманнарыгыз сугышына,

Баскыннарның кылычта орышына


Ничек түзгән булыр идем мин, шаһым?

Синең кол мин, кичерегез гөнаһым?!.


Вәзиренең сүзен солтан тыңлады,

Акыллы сөйләгәнен һәм аңлады.


Шаһка хуш килде вәзирнең бу сүзе,

Шуннан аңа бүләкләр бирде үзе.


Шулай акыллы икәнен белде ул,

Дәүләтен дә хәтта аңа бирде ул.


Сабырлыкка кеше тота икән юл —

Теләгәнен ахыр таба икән ул!

С а ф а г ә р ә й х а н (сөенеп, аннары борчылып.)

Афәрин, йә Мөхәммәдьяр бине Мәхмүт,

Хикәятең күңелемә килде бик хуп.
Сүзләреңне сайлап син чыгарасың,

Телләреңдә гүя кош сайратасың.


Тагын да сөйлим үзеңә серемне,

Ничек әйтерсең икән ул сүзеңне?


Бу хәлләрнең шактый зурдыр тарихы,

Сөйли китсәк, булыр көннең сарыфы.


Кыскасы шул, Сәхипгәрәй катында

Улым бар, Бүләк — яхшылар санында.


Әмма дә китектер аның күңеле,

Зур тәхеткә, һич шигем юк, тиң үзе.


Тик шулай да ялгышып йөз чөергән,

Солтан өчен яу чапмыйк, җитәр, дигән.


Ногайларны сугышта әсир иткәч,

Азат итик, диеп улым сүз әйткәч,


Шуннан бирле Сәхипгәрәй ачулы,

Улым Бүләккә дәшкән ул ярсулы.


Безнең хакка яхшырсын аралары,

Сүз маеннан төзәлсен яралары.


С ө е м б и к ә (киңәш итеп.)


Шагыйрьлекнең хикмәтен безгә күрсәт,

Ни диярсең, инде бир безгә сөйләп.


Мөхәммәдьяр бине Мәхмүт — исемең,

Сүз гәүһәрен тезүдә һич юк тиңең.


Кинаяны Сәхипгәрәй аңласын,

Моннан ары безгә үпкә тотмасын.


Җир йөзендә булмас бәндә хатасыз,

Хан, савыгып, яши бирсен хафасыз.


Ногай белән һаман сугышып торды,

Алар күңле һәрдаим зарга тулды.


Ул аларны әсир итеп тотканга,

Атам йөзен буяды яшьле канга.


Гаепсез булмаслар ансы, монсы да,

Бер атаның каны ага барсында.


Татар иле сугышсыз торалмады,

Туганга туган сүзе ярамады.


И шагыйрь, сүзеңне ишетсә ул хан,

Барчасына бирсен хөрмәт, яхшы сан.


Гаделлек белән йөретсен эшләрен,

Әрәм итеп түкмәсен бар көчләрен.


Ни диярсең безнең сүзне җиткереп,

Җаныбызга тынычлыкны китереп?


М ө х ә м м ә д ь я р (уйда торганнан соң.)


Ярый, сүземне башлармын мин болай,

Бер хикәят — кинәялы, бар шулай:


(“Нуры-содур” поэмасыннан укый.)
Борын үткән заманнарда шәүкәтле

Бер падишаһ бар иде бик хөрмәтле.


Мәсгуд иде исеме дә үзенең,

Шаһы иде ул шушы җир йөзенең.


Шул гасыр эчендә тагын, без белик,

Янә бер шаһ бар иде — бик белемлек.


Ибне Әсгать иде ул шаһ, белсәгез,

Шуның хакында хәбәрне сөйләрбез.


Икесе дә дошманнар иде алар,

Берсен-берсе алдый иделәр алар.


Бере-берсен җиңәлмәде һичничек,

Шул хакта мин хәбәр итәм, сез ишет.


Гаскәр җыйды Мәсгуть һич тә арымый,

Сугышырлык бер ир илдә калдырмый.


Явыз ниятендә бар да тырышты,

Ике гаскәр бик күп каты сугышты.


Тәкъдире җитсен дигәнгәдер Хода Хак,

Ибне Әсгать гаскәре сынды шулчак.


Аллаһыдан Мәсгутькә бирелде юл —

Ибне Әсгать гаскәрен кырдырды ул...


Җиңү-шөһрәт белән кайтты йортка шаһ,

Әсирләрнең барсын китерде ул шаһ.


Үзе алтын тәхетендә утырып —

Сорый барды барсын шунда китертеп.


Шулчак бер егеткә төшеп шаһ күзе,

Дәштерде дә аннан сорады үзе.


Әйтте егет шунда: — И шаһ җиһаным,

Бер сүзем бар, сөйлим, имин ит җаным?

Диде ул шаһ: — Иминлек бирәм сиңа,

Нинди сүзең — әйтеп бир аны миңа!


— Күңелгә киң шаһым,— диде ул егет,—

Сүзләремне әйтәм хәзер, йә ишет.


Насыйп итте Аллаһ — нәрсә дигәнең,

Үтәү кирәк инде Аллаһ теләген.


Җиңү иде теләгәнең — ирештең,

Гафу итеп — үтә Аллаһ теләген!


Хак тәгалә ирештерде байлыкка,

Дошманнарың каһәр тапты барлык та.


Җиһан шаһы, Аллаһының хакына,

Кичер безне, гафу биреп ханыма.


Безнең начар ягыбызга карама

Һәм, каһәрләп, безне утка ташлама.


Киң күңелне бирде сиңа Хак Ходай,

И шөһрәтле, безне хур итмә болай...


Киң күңелле ирдән килер изгелек,

Безгә өлеш итсәң иде игелек.


Шаһ шушында аңлады егет сүзен:

“Матур сөйли!”— диде, мактады үзен.


Ул сүзләрне һич авырга алмады,

Егеткә дә җәбер-җәфа салмады.


Егет әйткәннәрне тыңлап-ишетеп,

Гафу итеп, киң күңелдән эш итеп,


Аллаһ ризалыгы өчен шаһ җиһан

Әсирләрне азат итте ул заман.


Бүләкләде егетне һәм кичерде,

Гомеренә җитәр шатлык эчерде.



(Бераз паузадан соң.)
Ахырдан сүзгә яртеп болай диик,

Ханга зурлык һәм дә бәясен бирик.



(Уйда торганнан соң.)
Дөнья солтаннарының и солтаны,

Җиде тарафтагы ханнарның ханы!


Иминлек терәге булдың шулчаклы,

Барча кеше рәхәтләнде шул чакны.


Бүген иминлек сәбәбен сез, дибез,

Дөньяда Аллаһ шәүләсен сез, дибез!


Сезгә килеп сыену тапса кеше —

Гаделлектә үтәлә һәрбер эше.


Ходай сезгә үзе булган якын яр

Һәм бәхет тә сезгә булды һәрчак бар.


Ни уеннар уйнасагыз — оттыгыз,

Ахырда сез бар дөньяны тоттыгыз.


Уң-сул тараф сезнеке булды шулай,

Падишаһлар — сезнең хезмәтче малай.


Сезгә бәхәссез бирелде бу җиһан,

Сезгә шулай буйсындылар барча җан.


Бар дөньяга хөкем кулыңда булды,

Гаделлегең барлык җиһанга тулды.


Күрсә иде гаделлегең Нәүширван,

Колың булыр иде синең, шаһ җиһан!


Саллы җәядән ук атсагыз төбәп,

Башын ияр Рөстәме-Әфрасийаб.


Хәтта дөньядагы алып батырлар,

Колың булып, синдә хезмәт тартырлар.

Хакның рәхмәтле шаһыннан үзегез,

Дөньяны басып тота һәр сүзегез.


Хөкемеңдә төзелде ил, йорты-өй,

Сүзең белән хикмәт тапты акыл-уй.


Һәр урында өстенлек бәхетендә

Йөз елларча патшалык тәхетендә


Шөһрәт-байлык белән бергә яшәгез,

Дошманыгыз була калса — түшәгез.


Сезгә кемнәр укыса изге теләк,

Аңа мәрхәмәтле булулар кирәк.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет