ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


С а ф а г ә р ә й х а н (сөенеп.)



бет17/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20

С а ф а г ә р ә й х а н (сөенеп.)


Бу сүзләрең Сәхипгәрәй ишетеп,

Китмәс микән тәхетендә бүселеп?


С ө е м б и к ә (елмаеп.)


Мактасалар шагыйрьләр — күккә чөя,

Хурласалар бәндәне — тереләй суя.


Сүзең безгә дәрт вә дәрман китерсә,

Бара торып, Сахипкә дә ирешсә,


Тотар булсаң теләкне язган сүздә,

Яхшылыкта кайтырлык яса безгә.


С а ф а г ә р ә й х а н (борчылып.)


Эче — шаулый, тышы — утлы Казанның,

Кем болгатып кайнатадыр һәм тагын


Кәферләрнең гаскәре күтәрелгән,

Сәхипгәрәй ни хәбәр көтә бездән?


Һич ваемсыз тәхет саклап ятмасын,

Иманын да ышанычны сатмасын.


Дошман хәйләне һаман да таратыр,

Дуслыкны һәм илебезне таркатыр.


Кызыл маллар күзләрне кыздырырлар,

Туганнарның каннарын боздырырлар.


Кәфер димәк — иләмсез бер шайтандыр,

Башта сорар иманны, аннан — җандыр.


Тыныч булмас күңелең, әгәр күршең

Кәфер икән, күп бәлаләр күрерсең.


Канәгать тотмас ул, талап, малыңа,

Һаман да кулын сузар иманыңа.


Дөрес булыр кәфердән котылуың,

Өстенә кылычыңны күтәрүең.


Сәхипгәрәйнең ярдәмен үтенеп,

Карендәшлекне исенә төшереп,


Чыгарталсам иде аны яуга мин,

Кәферләрне шунда төшреп зарга мин,


Ирешер идем тәмам бар морадыма,

Куркып калыр иделәр шул чагында...


Шагыйрь булсаң, сөйлә теләкне данлап,

Сәхипгәрәйнең ак күңелен даулап.


Казан эче, беләсеңдер, гөр килә,

Яу чыгалмыйм бүген ышаныч белә(н).


Аның ярдәменә мохтаҗлыкта мин,

Болар хакында ничек әйтер син?


Әгәр монда да күңелне яуласаң,

Теләгемне кинаяда аңлатсаң,


Илчем итеп җибәрермен Кырымга,

Тиз йөрерсең, соңармассың юлымда.


Инде дә тапмасам сүздән канәгать,

Саклар өчен серемне, шушы сәгать —


Башыңны чабармын, кызганып тормам,

Йә урының булыр караңгы зиндан!


Бурычың зур, кирәк аны түләргә,

Илең өчен маңгай тирең түгәргә.


Сәхипгәрәй укысын да аңласын,

Түземсездән юлга керсен, яу чапсын.


Казанымны китерермен тәртипкә,

Сөйлә, шагыйрь, торасы юк әйтеп тә.


М ө х ә м м ә д ь я р (бераздан соң әсәреннән өзек укый.)


Газа бабын бәян итим, тыңлап үт,

Газыйлык ул — сәгадәттер, шик тә юк.


Газыйларның ниндилеген аңлагыз,

Газаватның хикмәтләрен тыңлагыз.


Газыйлыкны кылу үзе бер һөнәр,

Газыйлардыр бу җиһанда мөгътәбәр.


Газа кылса кеше шушы дөньяда —

Җәннәт насыйп аңа теге дөньяда.


Ике дөньяны файдалы итәрләр,

Теләгәнгә шул вакытта җитәрләр.


Дөньяда һаман батырлык кылучы

Үлә калса — зур бәхетләр табучы.


Хөрмәтлебез, тыңлагыз, хәдис сүзен:

— Баһадир кешенең Хак сөя үзен!


Тик бер генә еланны үтерсәң, бел:

— Таба ул кеше оҗмахка туры юл!


Намазыңда күренсә елан-чаян,

Аямагыз, үтерегез шул заман.


Халыкларга кемнәр кылдылар җәфа,

Шушы хакта Мөхәммәт итте хафа:


Кайсы кеше халыкка кылса зыян,

Чын мәгънәсендә булыр уклы чаян.


Зыян иткән кешене үтерсәләр,

Елан үтергәнгә тиң бу кемсәләр.


Дингә дошман һәрвакыт кәфер булыр,

Кәферләргә газыйлар сугыш кылыр.


Кешеләрнең сыйфаты газыйлык ул,

Андыйларга Аллаһ җәннәт бирә шул.


Дөньялыкта газа гаҗәп нәрсә ул,

Газыйлыкта җәннәткә табыла юл.



(Башын ия.)
С а ф а г ә р ә й х а н (аяк өсте торып баса.)

Хуш, кабулдыр сүзләрең, инде хәзер

Хөҗрәңә бар, шагыйрь, намә яз, китер.
Телдәгесе каләмгә күчә барсын,

Даның бездән аларга хәбәр салсын.


Шагыйрьлекнең эше-хикмәте шунда —

Лаек хезмәт күрсәтегез сез монда.


Бозык күңелгә дә шифа бирә сүз,

Төзек күңелне дә боза яман сүз.


Безгә кирәк сүзнең файда иткәне,

Тышта калмый, аңга-җанга үткәне.


Ил эчендә дәртле шагыйрь бетмәгән,

Күпмеләре инде сайрап үтмәгән,


Әмма файда китергәне аз булыр,

Бу хәлләргә замана хәйран торыр.


Шагыйрь булсаң, күрсәт илгә хезмәтең,

Халкым бирер сиңа барлык хөрмәтен.


Сиңа ачык, бүген китсәң, барыр юл,

Калсаң монда, бар ишекләр ябылыр.

М ө х ә м м ә д ь я р (тәхет алдында кабат баш ия, сәхнә алдынарак чыга, ялгызы кала.)

Хан каршында хезмәттә тора идем,

Инде дә олуг бурычка йөкләндем.
Мәгәре бу хәлдән шашса күңелем,

Ни диярмен, хаклыктан узса сүзем?


Сәхипгәрәй — Кырым иле ханыдыр,

Минем бурыч — илче булып барудыр.


Мактаган сүз йомышартыр күңелен,

Танып алыр ул шунда кем дип үзен.


Әлбәттә, сүземдә болай диярмен,

Каршына килеп, башны да иярмен:


(Әсәреннән өзек укый башлый.)
Олуг солтан, бөек Сәхипгәрәй хан,

Нәсел белән ул ханнарның улы хан.


Җир йөзендә падишаһ — дан иясе,

Чиксез дәүләт һәм бәхетләр хуҗасы.


Сүз эчендә бөек сердәш булган зат,

Акылы да якты кояш нуры — хак.


Гали Арыслан сыйфатта баһадур,

Көчегездән дошман курку йотадыр.


Кылычтан һәм аждаһа тармар була,

Ук очы тиеп Бәһрам сукыр кала.


Илең халкын аң белән тоткач үзең,

Шуңа йөрер мәшрикъ-мәгъриптә сүзең.


Буйсындырган дөньяны, сез, үзеңә,

Падишаһлар кол булдылар сүзеңә.


Ике дөньяда Хак сезне зур итте,

Барчалар җир үбеп, тезләрен чүкте.

Тырышлыгың белән бизәдең барын,

Җиде икълимгәчә тараттың даның.


Шуңа булдың һаман хөрмәт эчендә,

Булыр даим патшалыгың көчендә.


Үтенечтә бу доганы кылабыз,

Дуслык итеп сез дә «Амин!» диярсез.


Барчабызны бар кылган Ходаебыз,

Ялварып синнән телибез барыбыз:


— Никадәр нурларын кояш сибәчәк,

Никадәр тамчысын болыт түгәчәк.


Аллаһы, гомерегез дәвам кылсын,

Ишегеңдә дошманны бәндә кылсын.


Солтанлык тәхетендә һәрчак даим —

Мәңгелек итсен, берүк, Хак — Ходаем...


Ходам, кабул ит теләгем соңгысын,

Кабул кылып Мөхәммәдьяр догасын...



(Амин тота.)
ТӨП КҮРЕНЕШ

Шагыйрьнең хөҗрәсе.

М ө х ә м ә д ь я р шунда килә, язуга тотына. Үз әсәреннән укый.
Алдым кулга кара белән каләмем,

Гаскәр тезеп, телем кадап әләмен.


Диде Күңлем: — Шундый чак, хис ташыган,

Тәкәбберлек чыга күрсен башыңнан.


Галәм шаһы, дөньяда ханнар ханы,

Имин булсын инде барчалар җаны.


Гаделлектә чыкты шаһлык атыгыз,

Дөньяда аякта йөрсен затыгыз.

Хөкемегездән куркып һәм, шаһ җиһан,

Көчсезләргә көчле тидермәс зыян.


Бүре белән сарык бергә су эчәр,

Үрдәк белән карчыга бергә очар.


Даим изге дога кылсын дип шулай,

Бу китапны яза башладым болай:


Пауза.
Дәрвишләрчә хезмәт итеп мин үзем,

Шул хәлемдә дога иттем хуш сүзем,


Күңелем хәзинәсе энҗеләрен

Шушы каләм барлады һәм һәрберен


Сайлап алып аларны шушы вакыт,

Бергә тезеп һәммә бар энҗе-якут,


Мәгънәләрен ясап төрки теленчә,

Шаһка атап китап яздым үземчә.


Рәхмәт әйтер үз нәселе хакына,

Догачы мин шаһның изге затына...


Инде әйтим китабымның исемен,

Әдәп белән тезеп китим һәр сүзен.


«Нуры-содур» исеме, шаһи җиһан,

Укыганның һәрберенә керер җан...


Бәхет белән озын гомер корыгыз,

Шатлык җыеп дөньяда күп торыгыз.


Шаһка бәхетен лаек ит, и Ходам,

Байлыгын да арттыр аның, и Ходам.


Сәгадәт белән күп еллар йөресен,

Солтан булып бу дөньяда күп торсын...

“Кем син?”— диеп сораса ул шаһ сәрвәр:

— Атам — Мәхмүт, догачың — Мөхәммәдьяр!..


Тарих тугыз йөз кырык сигезендә,

Бәрәкәтле Мөхәррәм уникесендә,


Шәһри Казанның Болгар капкасында,

Уйга калган кеше күп каршысында.


Мөхәммәд Әмин кабере янында

Бер догачы идем — эшнең хагында!


Атлар кешнәгән-чапкан тавышлар ишетелә. М ө х ә м ә д ь я р уйда кала. И б р а һ и м ш ә е х һәм С ә и д Б о е р г а н керәләр. Исәнләшеп, дога кылып утырышалар.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет