ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том



бет2/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20

Нәсыйхәтләр сөйлим шигырь тезеп,

Йә кайсыгыз мине сатачак?



19.08.91.

ОБОЗЧЫЛАР


Мин сугышта калган татарларның

Хәле өчен бүген кайгырам,

Сезнең батырлыкны таптап үткән

Каралардан акны аерам.


Татар исемен телгә алмас өчен

Ант эчкәннәрмени, югыйсә?

Әллә, каһәр, сугыш күрми калган

Ветераннар гөмбә кебек үсә?


Белмим инде, татар белән бергә

Очрашмаган бәлки ялгыш та,

Окопларда бергә ятмаганнар,

Кермәгәндер бер дә сугышка.


Үзбәк исемен телгә алып сөйли,

Таҗикларны һәм дә башкасын...

Обоз гына ташып тылда калу

Кебек эштән Аллаһ сакласын!



20.08.90.

КОТКЫ
Дию чыккан кебек курыктылар

Бар адәмнәр, качып үзләренә...

Нинди сәер заманада яшим,

Һәр үзгәреш баса үзәгемә.
Аккош булып очып китәр идем,

Җибәрми җир, яклаучысы кирәк,

Кичә — яшел, бүген — кызылланып

Балкый өстә безнең өтек байрак.


Тыйнаклыкка өйрәнмәдек инде,

Тыйтак-тыйтак аксый эшләребез,

Соңгы тапкыр йөрәкләник әле,

Без ул — халык, тимер түшләребез!


Ник шөлләдем әле калтыранып,

Йөрәгемне тотып кем сөйләшә?

Бүген әнә, ишекләрен бикләп,

Сталин һәм Ленин киңәшә.



20.08.91.

ЯЛГЫЗЛЫК
Син килмәссең инде миңа кабат,

Син кермәссең кагып ишектән,

Буең белән йортны ямьләндереп

Сүз әйтмәссең, әгәр ишетсәм...
Балкып китәр идем бергә-бергә,

Сөйләр идем шигырь, югыйсә!..

Син килмәссең инде миңа кабат,

Урамнарда суык җил исә.


Үзем барам...

Сине эзләп табам...

Дүрт кенә ич җирнең тарафы!

Еллар аша кичеп, беркөн җитсәм,

Коелмасмы күзең карасы?
Ишеп кенә яңгыр ява торды,

Алыштырды ак кар бураны,

Ничә язны, ничә көзне йөрдем

Бурап гомер дигән бураны.


Картлык йортын салып кердем илдә,

Яшьлегемне сыгып җилектән,

Син килмәссең инде миңа кабат,

Син кермәссең кагып ишектән!



20.08.91.

КӨНЕМ КАРАҢГЫЛАНУ


Кояш белән болыт гел янәшә —

Бер-берсенә дошман булса да,

Җирне сыйпап кояш суын сыга,

Кәлүшләрне ялый тупсада.


Ул да булмый, сыккан суын эчеп,

Ак болытлар шартлап күперә,

Караланып, чыбыркысын сугып,

Җирдә-күктә яңгыр үкерә.


Кояшы да, болыты да кирәк,

Яшәгәндә юк бер артыгы,

Тузган кәлүшләрнең ямавыннан

Аякларга яңгыр саркыды.


Кояш белән болыт гел янәшә,

Көнне буып, каплап куйса да,

Яңгыр бетәр, диеп хөрлек көтә

Күпме малай качып тупсада.


Ә бу яңгыр көзге явым инде,

Кышка кадәр бер дә туктамас,

Балкып торган кояш, яз җиткәнче,

Җир өстенә бик тиз чыгалмас.

20.08.91.

БАЗАРЧАЛЫК
Артыккарак китте шапырыну,

Без намусның чыктык чигенә,

Хөрлек килде диеп, ике тиен

Акча өчен бәндә интегә.


Ни аласы, ни сатасы бар соң?

Авыз ачсаң — үпкә күренә!

Кеше-бәдән эт-баш адәмнәре

Менеп баскан иле түренә.


Ак-караны инде аңлар вакыт,

Аклар вакыт, сыкрап, караны,

Барча халык бер халәттә бүген,

Дуслар кисә ике араны.


Пәйгамбәрләр кайтмас инде җиргә,

Хак-ялганны илдә аралау

Үзебезгә калыр, и өтек җан,

Өстебезгә күчеп килә тау.


Кем намусның чикләрендә калган,

Аңа, имеш, бирә мәрхәмәт,

Кикрикләрем шиңгән килеш бүген

Санап ятам тәннән җәрәхәт.



20.08.91.

МӘҢГЕЛЕК УТ


Шәмдәлемдә шәмем төннәр буе

Керфек какмый чыкты бөртек тә,

Шигырь язды каләм үкси-үкси,

Дәрте үтте бәдән-җилеккә.


Бүген минем кояш чөеп уйнар,

Канатланыр көнем, әлбәттә,

Туктатмагыз мине һәм тыймагыз

Егылганчы, мәгәр хәл бетсә.


Шәмдәлемдә шәмем яна тагын,

Төн буена чыктым сөйләнеп,

Җаным әрни, үксеп-үксеп елый,

Халкым хәле тора төйнәлеп.

22.08.91.

ҖАН ТӘХЕТЕ


Арка юешләнеп, яңгыр йотам,

Җир белән күк калды тоташып,

Тамчы булып түгел, диңгез кебек

Ишелеп төшә яңгыр ашыгып.


Битне юа, тәнне юа, җирне —

Пакьләнәбез бүген гөнаһтан,

Аллаһ безне үзе ярлыкыймы —

Яшен үтә тишеп колактан!


Җир һәм күккә, күк һәм җиргә гашыйк

Бәндәләрнең бүген — бәхете!

Нурлар тулып, мең елмаеп балкый

Бу җанымның алтын тәхете.



23.08.91.

ТӨЧЕ
Нәзекләтер өчен тупас телне,

Ачы камыр аша, диделәр,

Мин ашадым һәм дә ашыйм, әмма

Күәс, диеп мине төйделәр.
Шушы килеш әгәр пешә калсам,

Бу бәдәнем — ипи калае,

Көйгән күмәч исе килә, диләр,

Харап хәлең, учак малае!


Пешеп чыкты кальбем күмәч-күмәч,

Телем-телем кисә пычагы

Бу тормышның,

Бер дә карап тормый,

Холкымның да бигрәк ип чагы!
Нәзекләтер өчен тупас телне,

Учакларга җанны салдырдым,

Сыйландылар күпләр, әмма төче

Калган булган ипи камырым.

28.08.91.

МӘХӘББӘТ ХӘЛЛӘРЕ


Ышанма син аңа, ялгышма!

Чыгармас ул сине яхшыга,

Аңамы син кирәк башаяк?

Кайларга күңелең ашыга?


Мәхәббәт болыны — янар ут,

Көлгәме калырга исәбең?

Өметтә меңнәрме кермәде,

Яндылар, кем белсен хисабын?


Толымы юк аның буйга тиң,

Торса да битендә күркәм миң,

Сөюдән дивана булганчы,

Күзеңә каплап куй ике җиң.


Чыланыр, су булыр, әмма түз,

Еларга бирелгән синең күз,

Калдырма йөрәгең түрендә —

Сөюне башаяк чыгар тиз!


Үзең дә көләрсең хәлеңнән,

Ачылыр карашың шул көннән,

Ышанма син аңа, ялгышма,

Җибәргәч бер кисеп яныңнан.



20.08.91.

КАЕНГА МӘХӘББӘТ


Ак каенның сыек итәкләре

Ертылып кына китә җил белән,

Оялыпмы үзе башын ия,

Нидер әйтеп тыныч тел белән.


Кочакларга белмим, йә дәшәргә,

Нәзек билен урый күзләрем,

Минем кебекләргә ни эшләргә:

Телләр — төрле, төрле сүзләрем.


Ул — битемнән сыйпый, мин — буеннан,

Кем кызы син, Каен, әйт әле?

Ояла да, җавабында шулчак

Ачылып китә нәзек ак тәне.


Минем белән түгел, җилләр белән

Уйный икән, аһ син, шаяным,

Кочагына кереп яттым әле,

Җырын сузды күңел кураем.



23.08.91.

КӨЗ КЫЗЫ
Яфраклар яуган урманга

Көз кызын эзләп килдем,

Якты һәм кояшлы дөнья

Күлмәген өскә кидем.
Җилләргә салып сүземне,

Таулардан тауга чөйдем,

Сәламем сиңа, көз кызы,

Бәхетем бул син минем!


Йөрде яфрак, күчте агач,

Тау белән тау кушылды,

Шәрә калган каенлыкка

Салкын яңгыр ишелде.



03.09.91.

РӘСӘЙ
Башлар — чүпрәк,

Кашлар — соры,

Чәч урыны тап-такыр,

Кесә төбен бер тутырып

Шалтыраталмый бакыр.



02.09.91.

БӨЕК КӨН
Биш йөз еллык көрәш нәтиҗәсез

Муеныма аркан салганда,

Буйсыныгыз, диеп үгет кыла

Башкисәрләр тәхет алганда.
Ә без һаман кирелекне сөреп,

Буйсынуны читкә кагабыз,

Әдәпсезгә, тыңлаусызга чыктык,

Таш сыннары булыр балавыз!



26.08.91.
БӘРЕЛЕШ
Бар да беткән...

Һәм башланган кабат...

Йөрешен Җир кат-кат үзгәрткән,

Мәңге сынмас тәхетләр дә төшкән,

Килер көнне тарих төзәткән.
Сүрелмәслек булып янган йөрәк

Пыскып сүнгән пычкы чүбедәй,

Батырларның кылган гамәлләре —

Чор күчүгә — шиңгән күбектәй.


Бир, син, бәхет миңа, бир ышаныч,

Кылыч белән кылыч алышыйк,

Бар да беткән, мин — калучы түгел,

Кемлекне без бүген сынашыйк!



26.08.91.

МӘГЪНӘ
Сук син, сук син!

Очкыннары чыксын —

Кыйшаеп китсен борын һәм авыз...

Кан төкердем мәйдан уртасына,

Очрашырбыз әле, и явыз!


Ирек хакы канга бәрабәр дип

Белә идем, ялгыш уйланган,

Үлем бәһасенә ирек алып,

Милләт ята җирдә — кыйналган.


Бүген аның җеназасы көне,

Ашыкмагыз гына күмәргә,

Ул бит үлде, Рәсәендә — бәйрәм,

Каннар саркый сеңгән түмәрдә.


Хәзер инде дошманы да бетте,

Бар да дусты, бар да иптәше,

Итәк күтәргәндә Рәсәенең

Ачылып китә арт як пеләше.


Сатып алган колым түгел идең,

Түшәк сорап кемгә керерсең?

Авропага сибелгәч тә тагын

Татар теләп төшләр күрерсең!



26.08.91.

МӘҢГЕЛЕК САФ СӨЮ


Бу фани дөнья ярыннан чумып диңгезгә,

Наз җыйдым тәнгә, сурәтең килде хәтергә.


Күтәрелеп мендем, гаҗәп: ярда торасың...

“Чык инде, озак коендың, җитәр!”— диясең.


Фанилыктан бакыйлыкка күчтемме шулай?

Белмим, каршымда балкый бу хыял булган ай!



26.04.91.

БӘХЕТЛЕ ҖАН


Күзе кара, диләр, аның,

Ә миңа яшел карый,

Тавышларын — карга, диләр,

Миңа — сандугач сайрый.


Беләм инде, куркытмагыз,

Андый безгә карамый...

Әмма ни хикмәт, төннәрдә

Төшкә кермичә калмый.



11.05.91.

ҮРТӘЛҮ
Ай-һай күркәм, күрелмәгән нинди зат син?

Насыйбың кем, әлегә җөп, әллә так син?
Күзләреңә бактым исә, йә чумармын,

Чыгалмыйча көнме-төнме күп кунармын?


Аһ бу җилләр, уралганнар билләреңә,

Тагылганнар көпә-көндез итәгеңә...


Урлап качар кебек булып талпыналар,

Булыр да ул, алыр алар, тулпарлылар.


Ә мин — мескен, үбәр булып авыз сузам,

Кочагыма алып, буең сыйпап узам.


Ни яман хәл: борыныңа төртеләм дә,

Калам шулай — чак-чак кына үртәләм дә.


Күп хикмәт бар: гөл бакчасы — тау артында,

Үтеп булмый, торса да ул бик якында.

24.04.86.

СӨЕКЛЕЛӘР


Сер ачкычың салып алларыма:

“Бикле күңелемне ач!”— дидең,

Йозак арты йозак һәм ачылды...

Син миннән дә ялгызрак идең!


Бикләнепме калдым шушы хәлдә —

Хәтер чоңгылына егылдым...

“Күзем йомсам, төсең — алда!”— дисең...

Йөрәгемә ялгыш кагылдың.



03.05.91.
ЯЛГЫЗЛЫК ХАТИРӘСЕ
Тормыш диңгезем бик саймы,

Тирәнме, әйтә алмыйм,

Каерыла дулкыннары —

Ялгыз хәлдә калсам мин.


Хәтерләрем куптарыла,

Шаша кала көннәрем,

Тарихымны кузгатмагыз,

Йокы күрми төннәрем.


Тормыш диңгезем бик саймы,

Тирәнме, белә алмыйм,

Каерылган дулкыннарда

Ничек батыплар калмыйм?


Фиргавенгә диңгез төбе —

Алтын тәхет бирелгән...

Очрашуга дәшәмәллә?

Әллә иман китергән?



30.04.91.

ОЯЛУ
Димәгез бу эшем — ялган!

Сөйләмәгез кубып зурдан!..

Тоттырдылар бүләкләрен,

Тау иттеләр кочакларын.
Йөзем — кызыл, оялудан,

Йөрәк төште урыныннан,

Аякларым чыгып тайган,

Ә ник җаным торып калган?



03.05.91.

АШЫНУ
Сез барыгыз миннән бәхетлерәк,

Мин барыбер — сездән!

Нәрсә өчен шулай дисезме?

— Сездән түбәнлектән!..
Чөнки минем

Үземнән дә өстен сүзләр бар!

Мин —

Ялгызым!..



Миңа урын иркен,

Сезгә генә никтер менә тар!

06.05.91.
КАРА БАЙЛАР
Кичә бар да алтын күреп курыкты,

Бүген исә — “дай-подай!”, кулын сузды...

Күзләре багып-карап бик зарыкты,

Барсының да тамагыннан аһ узды.


Җыеп алып илт базарга барчасын,

Килгән халык маймылларны карасын...

Шомартып йөртми, күгәртә акчасын,

Әмма чистарта тырнагы карасын.

06.05.91.

СЕРЛӘШҮ СЫРХАВЫ


Сер сорап, сүз бүлешеп, дусларым

Табын корды, салып кара кошларын...


Очырдым фикернең ак күгәрченен,

Белмәдем йөрәкнең аһ түгәчәген.

ЙӨРӘК ӨНЕ
Килде халәт,

Бушлык хасил булды,

Тынлык хасил булды күңелдә,

Ә аннары хисләр чоңгылына

Мин егылдым,

Йөрәк — кулымда!


Тыңлап бактым

Буш йөрәкнең чыңын,

Ниләр бар соң синдә чынында?

Үткәннәрдән — гыйбрәт,

Киләчәккә — өмет,

Бүгенге көн бар-юк хәлендә!

08.05.91.

МАКСАТКА ҖИТӘ АЛМАУ ГАЗАБЫ


Сарыланып калдың, күңел, болай ник син?

Өзелдең шул, максат бавым, булсаң да нык.


Җәберләнеп төшәм чоңгыл төпләренә,

Канлы яшем бәреп чыга күзләремә.


Йөз суымны түгә-түгә җилгә сиптем,

Ни хәлем бар, ни моңнарым — сизенмәдең.


Ике дөнья арасында газиз башым,

Тамагымнан үтми инде газиз ашым.


Төпкә сөйри, болгап китеп гөнаһ ташым,

Үз өстемә коела бу утлы аһым.


Ничек китим бу газаплы чоңгылыннан,

Ышанычым ычкынганмы кулларымнан?

10.05.91.

КУРКЫНЫЧ ТӨШ


Чү, диеп дәшеп китердең,

Юылды күзең яше,

Ни газап йоттың болай син —

Ярылды түзем ташы!


Чатнады маңгай, тир бәреп,

Су булды калын кием,

Муенга чапты сүз балтаң,

Ныгыттың хәтер өен.


“Кер,— дидең,— кабыз шәмнәрен,

Тәрәзәсен каплама,

Үткәнеңнән килереңә

Томырылып карама!”


Тормышыбыз яхшы була иде,

Була иде бәхет түгәрәк,

Синме, минме ялгышудан уздык —

Бар да барыр иде тәгәрәп...


Чү, диеп дәшеп уятты

Яшәеш көне таңда...

Чумып ихлас түшәгенә

Ярым йоклый янымда.



12.05.91.

НАМАЗ ДОГАСЫ


Җиде күкнең җиде катына да

Сәламемне юлла, и догам!

Кыямәттән милләтемне сакла...

Беренче кат намазымны чыгам!


Күк капусы ачылган көн бүген,

Колак салган чагы дөньяның,

Сәламемне бөек Хакка җиткер,

Тәүге чагы иман уянуның!


Икенче кат намазымны чыгам,

Тәмуг газабыннан арынып,

Фәрештәләр үтте бер-бер артлы —

Канатлары җанга кагылып.

12.05.91.

КАРТЛЫК


*Суфи Аллаһияр рухына
Ышанмады һичкем синең яшьтә —

Кырыгыннан узган адәмдә,

Шигырь яшәр диеп күңелендә,

Җаның булыр диеп мең гамьдә.


Ышанмады, һичбер уйламады

Һәм барсы да сынды беркөнне,

Кырык узгач синдә шигырь туды,

Кабул итмәделәр беркемне.


Сине укып, барча шагыйрьләрнең

Диваннарын читкә аттылар,

И син, Аллаһ яры, бөек шәхес,

Китабыңны ятлап яттылар.


Кемнәр синең шигыреңә шулай

Күпме еллар зиндан кордылар?

Мең ләгънәт!..

Әгәр үзең икән,

Мең үтенәм гафу, Аллаяр!

27.05.91.

ИП МӘСЬӘЛӘСЕ
Исемен сорап аптыратма син аны,

Исемен куярга онытканнар аның...


Хәлен нигә сорыйсың сүз салып тагын?

Күрмисеңме, ни хәле булсын аның!

04.06.91.

КЫШКЫ ДОГА

*Хәсән Туфан рухына
Яшел яфрак булып чигелдем мин

Шәрә калган дөнья йөзенә,

Ак чәчәкләр булып күпердем мин —

Балкып кереп дөнья күзенә.


Кем хөсетлек кылды, кем табынды,

Мин лаеклы идем барсына,

Ап-ак карлар булып явып торам

Кара кышның шәрә башына.

31.05.91.
ОХШАШЛЫК
Сагышларым зәңгәр минем,

Кайгыларым — чем кара:

Синең күзең,

Синең чәчең төсе...

Охшашлык та шул гына!
Язмыш мине куып йөртә

Болыт итеп, давыллап...

Күз яшьләрем энҗе-энҗе —

Көлеп торам явымлап.

31.05.91.

КҮЗЛӘНҮ
Кызның күзе зәңгәр булса —

Шаян булыр күңеле,

Кызның күзе кара булса —

Авыр булыр күңеле,

Кызның күзе яшел булса —

Йомшак булыр күңеле,

Барсы бергә сиңа булса —

Яшәүләре күңелле!

04.06.91.

ЭҺ СИН, ТОРМЫШ!


Ике авыз сүздән хәл алмашып,

Камиллеккә җитә идек без,

Бозлар китте, саубуллашып калдык,

Аяк бастык җиргә итексез.


Казык кактык, безгә җитәр иде

Мунча кадәр йортның мәйданы,

Байлыгыбыз артык идемени —

Авыл буйлап сипте кем данны?


Без куылдык, иман безнең белән

Күчеп китте ана җиреннән,

Тарих бүген нәни бала кебек,

Кайт, дип тарта минем җиңемнән.


Мин югалттым инде камиллекне,

Ике авыз сүзем калмады,

Саубуллашыйк, кышлар җитеп килә —

Сәламемне заман алмады.

03.06.91.

СӘЯСӘТНЕҢ КЕЧКЕНӘСЕ


Күсәк белән орган саен, башның

Белгәч ике якка ярыласын,

Ник өметтә һаман яшибез без —

Белә торып күсәк сыналмасын?



27.08.91.

ЗАМАН КАЧАГЫ


Үзгәрешсез калды олы дөнья,

Шулай яңгыр ява, шул кояш,

Йолдызларны төннәр күккә тезә,

Ай, калыгып, шулай коя яшь.


Һәм шулай ук калды ил язмышы,

Үзгәрмәде ауру халәте,

Күселәре калды, йозак белән

Бикләнсә дә ак май келәте.


Мин үзем тик бүтән инде бүген,

Иман кайтты бозык җаныма,

“Егетчәрләр көе”н даулап-даулап

Мендем огыланнар атына.

04.06.91.

ҖӘННӘТНЕ САГЫНУ
Сөреп-куып китте шаулы дулкын,

Авызын ачып көтте комсыз упкын.


Бөтерелеп, тизлек һаман артып,

Хәзер алыр йоткылыгы тартып.


Тезләр чүктек Аллаһ хакын тартып:

“Бакый йорттан җан калмасын артык!


Анда кояш — үзе Хак тәгалә,

Җиде күкләр, җиде кат галәмгә!


Шәһитләрнең җаны канат кага,

Бездәй габит түбән катта кала!”



07.06.91.

ЛӘГЪНӘТ ДОГАСЫ


Ни мәгънә сүзне сүстәй үреп

Халык диңгезенә болгауда?

Җене чыгып нәрсә җимерә ала —

Ычкынмагач тәне богаудан?


Фиргавенме үз теләге белән

Тәхетеннән төшеп баш бөккән?

Ирек хакы — гөлбакчаны ташлап,

Халык сахра-кырны үз иткән!


Югалтырлык малы булмаганмы?

Җаны булмаганмы тәнендә?

Өч тиенлек бәһа өчен әнә

Иман сата бәндә бу көндә!


Сүз үрелде, буды диңгезләрне,

Ризык хакын искә төшереп,

Ашау өчен халык яши икән,

Мәңге күрмәс инде ул ирек.

05.06.91.

ӘРВАХЛАР РУХЫН САГЫНЫП


Егылган ташны кузгатып,

Борып салсалар,

Өстендә күфи язуын

Укып тапсалар,

Әрвахлар кубып чыгарлар

Күкнең катына,

Ни сөйләр шунда адәмнәр

Хода хакына:

“Җаннарны тотып килдек без,

Алыштыр, диеп,

Юкса гел һаман яшибез

Потка баш иеп!

Ходаем, сиңа сәҗдәгә

Юк һич чарабыз,

Елларны салып иңнәргә —

Батып барабыз!”


Егалган ташны кузгатып,

Бордым да салдым,

Өстендә күфи язуын

Укып таң калдым...

Әрвахлар кубып чыктылар

Күкнең катына,

Көттеләр, әмма халыклар

Килми каршына.

“Дөньябыз — җәннәт сарай!”— дип

Барсы мактана,

Әрвахлар, күреп, шул хәлдән

Булды дивана...

Могҗиза сере өзелде,

Бозылды язу,

Җаннарга хәзер тәтемәс

Күкләргә ашу!

07.06.91.

СӘҖДӘ
Дөньялыкның яме булып көнем

Чәчәк атты таңда кояш белән,

И бәхетем, диеп егылдылар

Адәмиләр сәҗдә — теләк теләп.
Сөенергә кирәк иде җирдә,

Кирәк иде терәк яшәештә,

Шуның өчен иман китерделәр,

Әмма һаман меңнәр яше истә.


И киселгән вә изелгән халык,

Күзләреңә энҗеләрне элмә,

Диеп үтенеп багар идем хәзер,

Салынган баш җиргә элмә-элмә!


Дөньялыкның көне булып ямем

Чәчәк атты, кояш баеп бара...

И бәхетем, диеп егылдылар,

Йөзләр — нурлы, маңгайлары — кара!

12-13.06.91.

ЭЗЛӘНҮ
Кара болыт, офыкларны урап,

Җиде кат күк йөзен алды каплап,

Якты көннәр калды томанланып,

Тик үтмәде яңгырлары пакьләп.
Тузан кубып, күчеп йөрде җилләр,

Сур мөгезен әллә өрделәрме?

Кем бәддога кылды соң безләргә?

Чайкап атып биек күперләрне.


Барча җирне-йортны коймак ясап

Яңгыр үтте — гафилләрне таптап,

Гарасатка килеп егылганда

Нинди дога саклар безне хаклап?

18.06.91.

САБАНТУЙДА


Беләк ныклылыгын сынау өчен

Мәйданнарда көрәш алга чыкты,

Күтәр, егет, күтәр һәм чөй, ташла,

Мин егылдым шунда...

Кемнәр екты?
Күгәргән йөз, сынык билең белән

Ни хаклыкны таба алырсың син?

Мәсҗид-иман чалкан килеп төште,

Катып калды мәйданнарында сын.


Күтәр дә чөй, канлы ләгънәт белән

Бер селкенсен әле ил тарафы!

Мәйданнарда бил алышкан чаклар,

Юк арада адәм битарафы.

17.06.91.

ХАКЫЙКАТЬ АБЗАРЫ


Хакыйкать абзарына кереп, тирескә батсаң,

Аңкып исенә — урамга чыксаң,

Хушбуй диеп иснәсәләр шунда ахмак җаннар,

Сер бирмә, чыгарма йөзгә каннар!


Мөмкин түгел икән инде, абзарыңа син кайт,

Дуңгыз булып ауна ятып-чинап,

Кеше асылы — сер! Ишәк, синдә инде ул юк,

Шулай да өстең — бөтен, тамак — тук!

ЮГАЛГАН ЯКУТ
Мин авылда көн үткәреп ятам,

Ике тиен чагы вакытның,

Буш дөньяда биш тавыклы әтәч

Орлыкларын чүпли бәхетнең.


Келәт асты. Сайгак ярыгыннан

Егылып-егылып төшә бөртекләр,

Кем соң йөри анда? Иясеме?

Каян килсен — ачык ишекләр!


Әллә кайчан чыгып качкандыр ул,

Бөҗәкнең дә җирдә ирке бар,

Бәхет өчен туган бәндәләрнең

Әллә нигә генә көне тар.


Бөртекнең дә икмәк булып мичтән

Кояш балкып чыгу — теләге!

Улы кайткан, әтәч шулпасының

Исе дөньяларны биләде.


Мин авылда, көн терәген ташлап,

Ике тиен иттем вакытны,

Кем әтәче чукып алды икән

Бәндәләргә тиеш якутны?

09.07.91.

ДОГА
Йа Ходаем, өйрәт түземлеккә,

Җаһилләрнең итмә корбаны!..

Бәгыремнән кайнар яшьне сыгып,

Җанга басты дәһри табаны.
Изелеп кенә калган көннәребез,

Теш аралаш чыкмый өннәребез,

Без мәңгелек сәҗдә белән сиңа

Багышладык күпме төннәребез!


Ишетче, Хак, ишет үтенечне,

Кабул итче шушы догамны —

Әллә безләр гомерлеккә инде

Самим мескен булып туганмы?


Чаң кагалар кәлисәләр бүген,

Ә мәсҗидләр тынган, гыйбадәттә!

Ике ара — йә денсезгә калам,

Йә басамын намаз рәткә!


Йа Ходаем, бирче аң нурыңны!

Наданлыкның итмә корбаны,

Бәгырьләрнең барлык дәртен сыгып,

Җанга чалдым оят чалмамны.



05.10.90.

ОСТАЛАР РУХЫНА



*Әткәм Зәкиҗан Әхмәтлатыйп улы рухына
Өмет уты киселде күңелемдә —

Үз буемнан түбәнәйдем дә менә

Иелде баш, кем юатыр чәч сыйпап?

Һәрбер сүзем — җанга кадалган энә!


Тереме син, үлеме — кем кайгысы?

Кирәклекне дәлилләр эшем бармы?

Осталар китсә үпкәләп дөньядан,

Бу илдә кабат белекләр туармы?


Дөньялыкта кадерсезлек җәфасы

Күз алдында кыйнаса берәүне,

Ничек аның юлын эзләр яшь-җилән?

Йортың — кыеш, куй, соң, терәп терәүне!


Исеңә төшәр: ил эчендә элек

Бар иде ул осталар — кулы белгән!

Хәзер алар мәңгелеккә күченгән,

Баебыз да эш майтармыйча бөлгән.

05.10.90.

ХАНЫМ ӘФӘНДЕМ


Егылды күз буй-сыныңа аһ булып,

Елады ул — яшь диңгезе зар тулып.


Кыл миһербан, сал күңелгә якты ай,

Булмасын нәфсем шукланган кара тай.


Өзмәсен кулдагы бу нык йөгәнне,

Кисмәсен теләк балтасы имәнне.


Ныклы акыл шушы, имән, дигәнем,

Югалды каршымнан сын — аһ дигәнем.


Эзләп бактым, айкадым ни бар җирне,

Күрдем янында затлы бер ирне.


Буе — ару, йөзгә-биткә күрек ул,

Моңарга, дип уйладым, кыз тиңе шул.


Теләдем: гөр килгән назлы күгәрчен

Миндәй каракошка каба күрмәсен!


Сораганым кабул иде, көн үтеп,

Бу ир кочты чибәремне үз итеп.


Көендем, тик күрмәгәнмен дөресен:

Ачты дөнья миңа хаклык билгесен.


Ир дигәнем булган Иблис, и мәлгунь,

Чәчәкне шиңдергән. Киеп кара тун —



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет