ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том



бет5/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20

Минем мактау урыным

Инде сыйныф каршында,

Нигә шулай булмасын?
Начар түгел укуым,

Алдынгыдан мин үзем:

Чабам һәр тәнәфестә,

Артык тынып дәрестә —

Рәтле чыгалмый сүзем...
Минме кем?.. Серле малай!

Аптырап калма болай,

Лаек үзем бишеңә!

Алдан укы, белим дисәң,

Йөрмә сөйләп кешегә!

23.10.90.

ЧИТЕКЛӘР БИЮЕ
Аягымда кайма читек,

Карыйммы соң әллә биеп?


Тып-тып-тып-тып,

Тек-тек-тек-тек,

И-тек, чи-тек,

Чи-тек, и-тек,

Алыйк биеп,

Башны иеп,

Тыпырдатып:

Тек-тек-тек-тек,

Чит-чит-чит-чит!

Чи-тек, чи-тек,

Уңга китеп,

Сулга килеп,

Менә шулай,

Менә болай

Итеп-итеп,

Кулны чөеп,

Кабат җыеп

Һәм сикереп,

Һәм иелеп:

Чит-чит-чит-чит,

Тек-тек-тек-тек...
Аягымда кайма итек,

Ничек оста

Бии читек:

Тик-тик-тик-тик!

Чет-чет-чет-чет!

Милли читек

Милли итеп

Милли бию

Бии тек-тек...
Чет-чет!

Тып-тып!


Тек-тек!

Чи-тек, и-тек!

Уф, ардым,

Дым-дым-дым,

Тук-тыйк,

Чит-тек!


Һоп!
Сиңа бастым,

Син чык,


Чык-чык-чык,

Кызыл


Ит-тек!

23.10.90.

ШӘП ЕГЕТЛӘР
Уңган безнең Гайфетдин,

Кирпеч салу остасы,

Аңа ярдәм итәргә,

Кул астына керергә

Бирделәр ике егет.
Егетләр егетме соң?

Егетләр — гүя җилек!


Гайфетдин кирпеч сала,

Тегеләр карап тора,

Шулай тору туйдыргач,

Эш күреп аптырагач,

Алар тагын эш таба —

Сузылып йоклап ала.


Гайфетдин кирпеч сала,

Эшләр бик әйбәт бара.


Егетләр дә яхшылар,

Осталарга охшыйлар:

Кул астына кермиләр,

Комачаулап йөрмиләр.

23.10.90.

МАШИНА
Машиналарга машина,



Ай-яй, абый, машинаң!

Шәпнең шәбе билгесе,

Илнең яме, көзгесе...

Начар түгел машинаң,

Аңа кеше күп сыя!
Утырт әле мине дә,

Тарсынмыйча бер генә,

Ырлатмыйча этеңне,

Риза булырмын моңа,

Турыга карап кына

Машинаңда йөрермен —

Ансын күрерсең үзең,”—

Диеп калдым абыйга,

Ычкынды чыгып юлга.
“Утырттымы?”— димәгез,

Кыстатмадым-нитмәдем,

Мин үзем утырмадым!

23.10.90.

ӨЙ САЛУ
Өй салуның ние бар?

Бер дә авыр эш түгел:

Нигез ташын тезәсең,

Аннан кирпеч өясең —

Берсен куеп берсенә,

Измә салып өстенә.


Күтәргәч диварларын,

Куйгач тезеп түшәмен,

Түбә ясап кыеклап,

Ябасың түл кадаклап,

Аннан мич чыгарасың,

Учагын тергезәсең.


Самавырда чәй куеп,

Коймак-бәлеш пешереп,

Дәшәсең туганнарны

Һәм дә ян күршеләрне,

Бергә бәйрәм итәсең,

Шулай гомер чигәсең!


Ние бар йорт салуның —

Хыялланмый калуның...

23.10.90.
ХИКӘЯТЕ КАДЕР
Елады бер бала

Күзеннән яшь коеп...

Кем тигән?

Кимсеткән?

Белмәдем сүз җыеп.
Ни әйтим,

Ничекләр


Сабыйны юатыйм?

“Елама,— дип назлыйм,—

Бу дөнья — хафалы!”

Тик бала сүземне

Һаман да аңламый.
Һәм шунда кинәттән

Кояштай нур балкып

Көлде ул,

Аптырап


Калдым мин тукталып.
Сәбәбе нәрсә дип

Белмәдем мең уйлап,

Йөгерде ул сабый

Кемгәдер кул изәп.


Һәм күрдем шунда мин

Икенче бер хәлне:

Улыны кочаклый

Елаган әнине.


“Ни хафаң? —

Дип килдем,

Ханымнан сүз сорап,—

Елама инде син

Балаңны кочаклап!

Табылган икән ул —

Сөенү тиешле,

Дөньяда балалар

Бик күпләр һәм ишле!”
Аптырап бу ана

Карады күземә,

Аңладым:

Балага — анасы,

Анага — баласы

Бер генә,

Наз гына,—

Сүз димә!

ПЕСИЛӘРГӘ СЫЙ
Песи борчагын чүпләдек

Һәм кунакка чакырдык

Песиләрнең үзләрен...
Алар килеп иснәделәр,

“Быр-р-р” дип баш селкеделәр,

Ә аннары уңга-сулга

Китеп-качып беттеләр.


Сыйны чебиләр күрде,

Барсы җыелып килде,

Берсен-берсе уздылар,

Борчакны ялт иттеләр.


Хәзер апам белән икәү

Йөрибез тик шым гына...

Әгәр шушы чебиләр

Мыраулый башласалар,

Ни эшләрбез соң менә?

21.10.90.

БЕЗНЕҢ ТУТЫЙ КОШ
Безнең тутый кошыбыз

Такылдарга ярата:

Әти булып сөйли ул,

Әни сүзен көйли ул,

Энем әйткәнне әйтә,

Минем дәшкәнне дәшә...

Тик үз сүзе юк аның,

Әллә шуны белгәнгә,

Кукыраеп: “Дур-рак!”— ди

Тора салып үзенә.

21.10.90.

ГӨМБӘДӘ
Дустым белән гөмбә җыйдык

Көн буена икебез,

Кулларда да гөмбә исе —

Ышанмыйсыз, иснәгез!
Килде яңгыр, тамчылады,

Таптык агач ышыгы,

Коя гына башлыйм дисә —

Кулда яңгыр зонтигы.


Тыпыр-тыпыр ява яңгыр,

Без — ышыкта икебез,

Инде хәзер гөмбәләр күк

Утырабыз үзебез.


Тик сез генә гөмбә диеп

Безне килеп кисмәгез!

Яңгыр үтәр, йөгрә-йөгрә

Өйгә кайтып китәрбез!

20.10.90.

ТУЗГАНАК БАБАЙЛАРЫ


Кичә иде бар да сары

Тузганак малайлары,

Бүген алар ап-ак чәчле

Тузганак бабайлары.


Энем җыйды аларны,

Нинди йомшаклар иде...

“Өйгә кайтым, әнигә

Бүләк итәрмен!”— диде.


Шунда җилләр “өф” итте,

Бабайлар очып китте,

Ярый әле шул мәлне

Тотып калдым энемне!


Юкса аларга яреп

Үзе дә очып китсә,

Кайткач ниләр дияр идем,

Хәлне әни ишетсә?

КИТАП
Күрдем төзек хәрефләрне,

Нидер әйтәләр кебек,

Диңгез дулкыннары төсле

Ташып чыгалар кебек.


Китап — белем чишмәсе дип

Әйтмиләр икән юкка,

Чиләкләр тотып киләмен

Булмасын, дип, баш юка!


Чишмәсенең улагы юк,

Ни күренми бурасы,

Мондый хәлдә чиләк-чиләк

Ничек белем аласы?


Китап — белем диңгезе ич,

Онытканмын тыңлап сүз,

Хәрефен танып укыгач,

Тула белем чиләксез!

ЧАНА
“Утыр,— диде әнием,—

Хәзер чират — чанага!”

Тик ни хикмәт, бу чанам

Уңга-сулга болгана.


Әтигә дә зарландым,

Яхшылады чанамны:

“Тырыш,— диде,— бар якка

Авыштырма син аны!”


Мин бу юлы күрсәттем

Тырышлыкны үземнән,

Артка-алга авышмады,

Матур барды төз юлдан.


Икенче көн дәрестә

Карагач дәфтәремне,

Укытучым мактады

Матур язган чанамны.


“Чана” сүзен генәме соң —

Хәзер барсын төз язам,

Уңга-сулга болгамыйча

Юллардан туры барам!

20.10.90.

КАРАНДАШ
Кызыл балчык изеп иң элек,

Кара күмер онын өстенә

Бутаганнар салып,

Кипкәч менә

Атаганнар “Кара таш” диеп.


Кидергәннәр аңа агач күлмәк —

Нәкъ өстенә үлчәп:

Кулны буямас өчен,

Бөгелеп сынмас өчен...

Ул булды хәзер

“Карандаш”, димәк!


Пәке белән сак кына

Күлмәген салдырабыз,

Якасыннан аз гына

Борынын күрсәтәбез,

Аннан сүзләр язарга да,

Рәсем ясарга да

Өйрәнәбез инде менә

Карандаш ярдәмендә!

21.10.90.

ПЕСИ МИНЕМ ЭНЕКӘШ


Безнең песи баласы

Йокларга бик ярата,

Әнисеннән битләрен,

Муеннарын ялата.


Энекәш тә ярата

Йокларга караватта,

Төшләр күреп — йөргәнен

Ничек шәп агач атта.


Әйтеп карыйбыз аңа:

“Җитәр инде, уян!— дип,—

Әнә почмак артында

Синнән көлә куян!”— дип.


Ә ул һаман да йоклый,

Торуны бар дип белми,

Ярыша ул песи белән,

Һич тә аңа бирелми.


Ә бер көнне әтиебез

Эш кушты аңа атап...

“Зур үскән энең!”— диеп

Олылап куйды мактап.


Шуннан бирле энебез

Онытты шул йокыны,

Песи кебек чыгып шыла,

Калдырмый һич уенны.


Алдатмады ул үзен,

Отылмады песидән,

Эш кушарга өлгермибез —

Юк та була тиз өйдән!

11.10.90.

ШӘВӘЛИ ҮПКӘЛӘГӘН


Күмер төшеп пешкән диеп

Сөйләмәгез ялганны,

Мин алай ук ахмак түгел,

Кулда — кисәү таягы!

09.10.90.
МЫЛТЫКЛЫ МАЛАЙ
Мылтык бүләк иттеләр

Минем туган көнемә,

Туйганчы атам әле

Качып кына өнемә!


Йөрмәсеннәр куркытып,

Мин хәзер батыр малай,

Коралым бар, бик ансат

Җиңәлмәсләр бик алай.


Туйганчы атам әле,

Аткач та атам әле,

Пистон-шырпы кыстырып,

Шартлатып, ут бөркетеп!


Мин шулай шактый аттым,

Күпме җан атып яттым,

Каеш күргәч әтидә —

Урамга чыгып качтым!

11.10.90.
ХӘЙЛӘКӘР?
Бардым әле базарга —

Булмасмы кирәк табып?

Сатып кола сыерны,

Алдым мин сукыр тавык.


Бар да төртеп көләләр:

“Тавыкка сыер алмашкан

Юләр син, ахмак!— диләр,—

Акылыннан адашкан!”


Һич белмиләр сәбәбен,

Аңламыйлар хәйләмне,

Киңәш-табыш итешми

Телләр кыйный үземне!


Тигә белмиләр шуны:

Абзардагы сыерны

Көн дә савасылар бар,

Ә хәзер — тавыгым бар!


Үзе сала күкәйне,

Гамьнәр юк инде, туган...

Белеп алгач хәйләмне,

Базар акылдан узган.

05.10.90.

КҮЛМӘК ЮГАН


Әнисе сабын биргән,

Кызы күлмәген юган...

Эше беткәч күз салса —

Һаман карасы калган,

Ә куллары — чистарган...
Нигә чиста булмасын,

Шушы шапшак кызыйның

Күлмәк юган кулларын!

РЕМОНТ
Улымның бар машинасы —

Йөкләр ташый торганы,

Идән уртасына куеп

Як-яктан карый аны.
“Улым, нәрсә югалттың?— дим,—

Миңа шуны әйт әле?”

“Белмим,— ди улым, аптырап,—

Ремонт, мишәйт итмәле!”

ҮСМӘГӘН
Кызым гөлләр үстерә,

Су сибә дә су сибә...

“Су сипсәм — үсәрләр!— ди,—

Юкса тамыры кибә!”


Энесе карап тора,

Сүзен колакка элә,

Тустаганны тутырып

Су эчә дә су эчә.


“Инде бүксәм күпте,— ди,—

Нигә һаман үсмим?— ди,—

Бу юлы да үсми калсам,

Бүтән сөт тә эчмим!”— ди.


Инде гөлләр үстеләр,

Тәрәзәгә менделәр,

Улым һаман кечкенә,

Үсеп булмый тиз генә!


КУРЧАК
Зәңгәр күлмәк бүләк итте

Дәү әнисе кызыма...

“Моны кигәч,— ди әбисе,—

Курчак булдың син менә!”
И сөенде кызым минем:

“Рәхмәт,— диде,— дәү әни!

Бик пөхтәләп киярмен дә

Бөгәрләмәм әллә ни!”


Эштән кайтты әнисе дә,

Исе китте кызына:

“Нәрсә булган аңа бүген,

Тик утыра тын гына?”


Биеми дә, сикерми дә,

Йөресә — бик сак атлый,

Диван башына утырып

Бары тик китап карый.


“Авырдыңмы әллә, кызым?”—

Дип үзем дә борчылдым...

“Юк ла инде!— ди кызыбыз,—

Мин бүген курчак булдым!”

05.10.90.

КОЯШ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ


Кояш черем итте

Ак болытка ятып,

Юрган итеп өскә

Ялкаулыгын ябып.


Шауламадык без дә,

Кояш йоклап алсын!

Качыйк әле аннан,

Безне эзләп тапсын!


Кояш уянды да

Кызыл күлмәк киде,

Безнең белән уйнап

Кичкә кадәр йөрде.

01.06.91.

ТАШЛАНДЫК БАШМАК


Көннәр буе кояшта кызынган

Урам ташын кочты сәер тынлык,

Ертык башмак һәм мин — көчек

Калдык читкә сыенып.


Хәлең ничек, кадак тешле иптәш?

Ник дәшмисең, шыңшып куймыйсың?

Ярар, әйтмә,

Җавабыңнан булмас симереп,

Икебез дә бер үк,

Ятыйк, әйдә, тынлык кимереп!

КОЯШНЫҢ ИРКӘ СЕҢЛЕСЕ
Чык тамчысы кыяк үләнендә

Изрәп кенә, изелеп йоклады

Һәм таң атты,

Чыкты балкып кояш —

Җирне йомшак кына сыйпады.
Керфек какты тамчы —

Үзе кадәр

Олы күзе бакты тын күккә,

Таң кояшы кереп чумган иде

Гүя шушы зәңгәр бөртеккә.
Чык тамчысы балкып күтәрелде

Нәни болыт булып бу мәлдә,

Җитәкләде кояш абыйсын һәм

Көн буена йөрде шул хәлдә.


Кич авышкач, тагын чык бөртеге

Кире кайтты кыяк үләнгә,

Берүк кенә таңнар аткан чакта

Юрган япма аңа, күләгә!

01.06.91.

БӨЕК КИТАП


Ачык күрсәт гыйлемеңне —

Нурлансын безнең акыл,

Наданлык томаннарын син

Тарат, киңлеккә чакыр!


Ачып күрдем, хәрефләрең

Телгә килеп сөйләде,

Балкыды ябык күңелләр,

Җанны нурга бәйләде!


Өйрәтте зурны, олыны,

Өйрәтте итагатьне,

Өйрәтте юлдан язмаска,

Өйрәтте хакыйкатьне.


Энҗеләр җыйдым синнән мин —

Мең алтынга бәрабәр,

Могҗиза һәм хикмәтләргә

Өйрәтерлек көчең бар!

02.06.91.

АККОШ ТАЛӘП ИТӘМ


Аккош, аккош!

Күрсәт миңа күкне,

Күтәреп мен әле иңеңдә!

Ак канатын ярга салды аккош,

Утыр диеп бирде ишарә:

“Күр, нәрсә бар зәңгәр күгемдә!”


Мең әйләнеп очтым урап-урап

Уңга-сулга аккош йөргәндә,

Күкне түгел, мин җирләрне күрдем,

Бәхетемне күрдем җиремдә!


Аккош, аккош,

Төшер мине анда!

Җирдән генә күкләр күңелле...

Бәхетемне эзләр өчен бүген

Аккош таләп итәм түгелме?

02.06.91.

ТАҢ КҮГӘРЧЕНЕ
Очты таң күгәрчене

Офык күреп еракта,

Кояшка сәлам китереп,

Моң ишелде колакка.


Уянды таң, чаптар нурлар

Чәчелделәр болынга,

Күкләр йөзен сары шәүлә

Зиннәтләде алтынга.


Бер офыктан икенчегә

Күченде дөнья яме,

Гөлдер-гөлдер — кич вакыты

Йоклый таң күгәрчене.

05.06.91.

ГАФУ, БАЛА!


Сындырып күңелене,

Бозып йөзене,

Күзеннән коеп сәйләнне —

Битәрләде бала үзене.


“Кояш кирәк аңа”,— диделәр,

Куркыттылар усал карап,

Телләр белән кыйнадылар,

Кемнәр алыр аралап?


Ә урамда шундый аяз иде,

Ә урамда ул көн яз иде,

Кичерә күр, бала, ни гаебең —

Атаң-анаң әле яшь иде!

05.06.91.

БӘХЕТ ҺОМАЕ


Бәхет һомае, син — канатлы кош,

Каурыйларың зәңгәр-яшел балкыш,

Нурың салып ничек күңелләргә

Үтәсең син очып балгыш-балгыш.


Очып киттең, сизми калдык шунда —

Күккә таба куллар сузылганнар,

Кай тарафта икән бәхет кошы —

Тынып калган бүген тупыл-таллар.

05.06.91.

КҮЗЛӘР
Зәңгәр булса әгәр күзең,

Зәңгәр буламы дөнья?

Яшел булса әгәр күзең,

Яшел буламы дөнья?

Соры булса әгәр күзең,

Соры буламы дөнья?

Кара булса әгәр күзең,

Кара буламы дөнья?
Дөнья төсе нинди була?

Шат исәң — кояшлана!

Дөнья төсе нинди була?

Еласаң — каралана!

Күңел күзе нинди булса,

Дөнья шул төскә тула!

25.07.91.
БУЛДЫ
Балта-пычкы — икәүләп

Нәрсә белән булыша?

Пычкысы өзә-кисә,

Балтасы суга-вата,

Тирләп-пешеп,

Тавышланып,

Үртәлеп,

Үгетләнеп —

Балта-пычкы бишкуллап

Бер утынга ябыша.


Ничә сәгать мәш килеп,

Кызып-кызып,

Җигелеп —

Җиңәлмиләр утынны...

Кылган эшләр шул булды:

Пычкы — тештән котылды,

Балта — сабын сындырды.

Июнь-июль, 1991.

ДӘРЕС ЯРАТАМ


Кем нәрсәне ярата?

Ә мин дәрес яратам...

Бар да тынып калалар,

Алга таба багалар,

Язалар да укыйлар,

Кагыйдәләр тукыйлар.


Ә миңа — кирәк түгел,

Минем баш чүлмәк түгел,

Яратсалар — язсыннар,

Ошаса — укысыннар,

Тик утыра белмәсәләр,

Әйдә, җәфалансыннар.


Кемгә нәрсә ошый бит,

Миңа болар бар да чит!

Башка эштән табам тәм —

Мөгаллим сорамаган

Дәресләрне яратам,

Рәхәтләнеп тагын да

Шушы сыйныфта калам!
Рөхсәт итсәләр иде,

Күчермәсеннәр инде!

Үчләшерләр әле, күр,

Күчерерләр әле бер.

30.07.91.

ГАДИ АЛГЕБРА


Беренче дәрес
Ике тиен — бер акча,

Өч тиенлек тә акча,

Ике тиен, өч тиен

Бергә булгач биш тиен,

Биш тиеннән алынса

Әгәр дә ике акча,

Калмый хәтта бер тиен,

Нүлгә төшә биш тиен.


Икенче дәрес
Тәпи саен биш бармак —

Санасаң барлап карап!

Баш бармагы — беренче,

Ә чәнчәсе — бишенче!

Сыерда-атта — тояк,

Мәчедә-эттә — тырнак,

Казларда нәрсә?

Тәпи!


Әтәчнеке дә тәпи!

Тәпи булгач бик яхшы,

Бишәү була бармагы!
“Юк” диеп бәхәсләшмә,

Уйла да чишеп кара!



30.07.91.

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК


Дәресне хәзерләдем,

Шакмаклы дәфтәр алдым,

“Берле”, “Икеле” яздым,

Бөтен битен тутырдым,

Читлекләргә сыйдырдым,

Ябып шунда калдырдым!


Укытучым сорасын,

Куялмас “Икеле”сен!

01.08.91.
АК ЯҢГЫР
Кара яллы, көмеш чуклы

Ак яңгыр тулпарына

Алтын кояш дуга элде

Салават күпереннән.


Көн җигелде, чәрелдәде

Балалар шөлдер-шөлдер,

Шатлык дилбегәсен тартып,

Әйдә, җилдер дә җилдер!


Үттек басу һәм тауларны,

Ямь-яшел уҗым калды,

Яңгырга эленеп дуга

Һаман да тизлек алды.


Көн арбасы һәм чөелде,

Кинәт янтаеп китте,

Без коелып төшеп калдык,

Яңгыр китте дә китте.


Җәяү кайттык йолдыз санап,

Хыял — атка бирелгән,

Авыл башы — дуга күпер,

Бакчы, елга җигелгән!

24.09.91.

ӘКИЯТ ИЛЕ


Кил, әкият, диеп чакырдылар

Күпме сабый көтеп-зарыгып...

Һәм мин килеп, юк-бар сөйләп киттем,

Киттем хакыйкатькә кагылып!



10.10.91.
ТЕГЕРМӘНЧЕ ӘМИРХАН

ҺӘМ


КЫШ ТУРЫНДА ӘКИЯТ

*Малай чагымда сөйләгәннәремнән


Борын-борын заманда

Тау башында бер өйдә

Яшәгән, ди, Әмирхан,

Өе булмаган таштан...

Сөйлим, булмаса, баштан?
— Сөйлә!..
Борын заман булган, ди,

Әмирхан яшәгән, ди,

Булган, ди, өе таштан...

Сөйлимме соң иң баштан?


— Сөйлә!..
Борын-борын заманда

Тау башында бер өйдә

Яшәгән, ди, Әмирхан,

Булмаган өе таштан,

Салынган ул агачтан:

Кыегы текә икән,

Болытка тиеп киткән,

Янында — тегермәне,

Чыгармыйдыр пилмәнне,

Тарта ул арыш-бодай,

Шуннан он ясый бугай...

Әмирхан иде анда

Бер ончы — тегермәндә!
Көн-төн эше шул икән —

Җил-җилләп тәгәрәгән

Ташка бодайны койган

Һәм онын җыеп алган.


Бай да ярлы бер булып,

Аның хезмәтен күреп

Яшәгәннәр, эшенә

Бик тә канәгать кылып.


Әмма шулай булса да,

Эшләре уң торса да,

Җәфасыз да хафасыз

Булмый дөнья вафасыз.


Көн дә иртән бер болыт

Бик күп җайсызлык кылып,

Тегермән канатларын

Туктатып, күчәрләрен

Сакалына урый, ди,

Моны эшли юри, ди...

Гадәт иткән ул шулай

Яшәргә шәләй-вәләй!


Белми ул, мәганәсез,

Болай кылу — яраксыз!

Әмирханның эш кала,

Таш хәрәкәтсез тала.


Әмирхан ачулана:

“Кит,— ди,— болыт, ян таба,

Туктатма тәгәрмәчне,

Тындырма,— ди,— җилләрне!”

Ә болыт җавап бирә:

“Нәрсә булган, әйт, нигә

Куалыйсың син мине?

Харап иттем мин нине?

Әгәр моннан ычкынсам,

Сакалымны бушатсам,

Күтәрер дә җил алыр,

Читкә юлымны салыр.

Арытыр ул очыртып,

Уңга-сулга йөретеп,

Яу, дип, яңгыр сыгар ул,

Аннан тагын кубар ул.

Хәлсез калдырыр мине,

Тәмам талдырыр инде,

Тагын куар кирегә,

Томаланырмын җиргә.

Кызган мине, и егет,

Кара чәчең өченгә,

Шомырт күзең төсенә,

Көләч йөзең өченгә!

Кызган мине, әй егет,

Өскә салма син үгет,

Тыңламыйча түзмәмен,

Урынымнан күчмәмен!”


Әмирханның ачуы

Кабарды бу сүзләрдән,

Алды, шунда таш орды,

Ут чыгарып күзеннән.


Әмма болыт үпкәләп

Тартылса да читкәрәк,

Көче аның җитмәде,

Сакалын өзәлмәде,

Чияләнеп бәйләнде,

Уңга-сулга әйләнде,

Тагын да түбән төште,

Җиргә ятты, сузылды.


Әмирхан моны күрде,

Ярдәм чарасын белде,

Тегермән канатыннан

Сакалын сүтеп бирде

Һәм тагын шуны күрде:

Болыт өсте ак икән,

Анда бер сарай җиткән,

Ул сарай алтын икән,

Ничек элек күрмәгән,

Ничек алдан белмәгән?

Менеп карарга иде,

Кереп чыгарга инде!

Башына бу уй төште,

Әмирхан шунда китте,

Болыт уңны сул итте,

Кузгалып очып китте.


Сарай үзе зур иде,

Ак-сары алтын иде,

Ишекләре бик олы,

Төртү белән ачылды...

Эченнән җыр агылды,

Җанны сихергә салды,

Әмирхан түргә үтте,

Ишек ябылып калды.

Бу бүлмә зәңгәр иде,

Гөлләре дә бизәкләр,

Ишекләр һәм тупсалар —

Бары да зәңгәр иде,

Көе дә зәңгәр инде,

Каяндыр килә иде...

Күңелләргә моң сала

Һәм назландыра үзе!


Әмирханның ис китте,

Хәйран-тамаша итте:

Зәңгәр-зәңгәр кошчыклар

Җыр сузып көйли иде.


Әллә җәннәт үзе бу?

Бәхетлеләр йорты бу!

Монда кергән чыгарга

Теләк тотмас, оҗмах бу!


Ишек иде түр башта,

Күңел аңа тартыла,

Әмирхан китте шунда,

Карамады артына.

Ишек тоткасын тотты,

Ишек ачылып китте,

Мондагы тамашага

Егетнең исе китте.


Аһ итмичә нишләсен:

“Йа Хода!”— дип сөйләрсең,

Монда да зур зал иде,

Төсе ямь-яшел инде,

Түшәме иде биек,

Пыяла гөмбәз кебек,

Уртасында ак ае —

Энҗе-мәрҗән нурлары,

Яшел кошлар җыр суза,

Яшел күзле тәрәзәләр

Ямь-наз гына елмая,

Каш биетеп күз кыса.


Һичбер нәрсә булмас бу,

Җәннәт сарай үзе бу!

Монда кергән чыгуны

Уйда тотмас, бәхет бу!


Түрдә иде бер ишек,

Чакыргандай “кил” диеп,

Күңелләргә сихрилек

Сала иде үз итеп.


Әмирхан килде шунда,

Кулын куйды тоткага,

Ишек ачылып китте,

Гүя “кер” диеп әйтте.

Әмирхан үтте залга,

Исләре китте шунда,

Ак мәрмәр стеналар,

Кызыл, төз баганалар,

Төрле-төрле төслеләр —

Бар җирдә ямь бизәкләр!

Зал үзе алсу иде,

Моңнары назлы иде,

Як-якта бүлмә иде:

Аларда зур өстәлләр,

Хәтфә сарган урыннар,

Алтын-көмеш кашыклар,

Бәллүр һәм чин табаклар —

Барсы да ризык тулы,

Күз күрмәгән тәгамьнәр!

Ашарга дип берьюлы

Тәкатьсез кул сузыла,

Мондыйга кем тыела?


Әмирхан ашый бирде,

Менә нәфсесе тулды,

Эчте татлы суларны,

Зур кунактай сыйланды,

Ялгыз башы үз-үзен

Кыстый-кыстый кыланды.

Аннан соң китте карап,

Юкмы, дип башка урын,

Керде зур бүлмәләргә,

Күрде ятак җир-урын:

Мамык иде мендәрләр,

Йомшак иде юрганнар,

Сайлап иң дәү урынны,

Җыеп тәнгә йокыны

Ятты шунда, йоклады,

Һичнәрсә уйламады,



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет