Күңелемдә нинди моң бар —
Һич беләлмим,
Бер югала,
Ә аннары тагын килә,
Дулкын булып куба,
Күтәрә дә мине,
Кочагына алып кереп китә...
Үзәгемә үтә...
Елларыма,
Торыр көннәремә сәер
Зарларым бар күңелемдә,
Җырларым бар —
Сөйләсәм дә бетмәс, беләм,
Дәрья ташыр,
Бар дөньялар шаулап, кинәт
Туфан шашар!
Бу моңымны
Чыгарырмы җаннан берәр җыр?..
Бер моңым бар,
Сүзгә күчерә калсам
Бар җылысын татлы хисләремнең,
Югалтырмын төсле барсын түгеп...
Сагышы ул шушы кичләремнең!
Өстәл тирәли йөренә, якыная, ерагая.
Пауза-тынлык.
М ә м ә д ь я р (тәрәзәдән төбәлеп.)
Көннәремнең ямен алып китәр
Соры көзләр,
Күңелем өркеп бетәр,
Сандугачлар, сайрар кошлар тынар,
Чыпчыкларның туе шунда җитәр...
Нишләрмен мин гөлләр шиңсәләр?
Нишләрмен мин
Җанның ялкыннары
Җылытмаса шушы
Кышка барган тормыш көннәрен?..
Шагыйрь, кем син,
Кемгә бу кирәгең?
Синең шигырь шулай торгызырмы
Нык ирләрне — илләр терәген?
Әллә инде юашланып китәрсең дә
Һәр җансызны җанлы диеп мактап
Безелдәрсең гүя кигәвен?
Юк инде, юк!..
Күңелемдә очкын,
Туктамамын һич тә җырлаудан,
Үз халкының язмыш-тормышына
Аяк чалганнарны хурлаудан!
Шагыйрь булып туган икән җаның,
Ул түзәрме, әйтми калырмы
Бернең меңне харап иткәнен,
Әҗәл тырнагына илткәнен?
Күтәрәлми күңелем сүзләрен дә
Хурлык белән тулган җаннарны...
Аллаһ уты яшен кебек сугып,
Кисәү итәр идем аларны!
Яшен яшьни. Бүлмә яктырып ала. Күк күкри.
Ничәнче көн яңгыр!
Әле бозы төшә,
Әле ярлары
Елгаларны тыя алмый кочагында...
Көннәрем болытлы,
Ә күңелем —
Чәнечкеле гөлләр кочагында!
Мәмәдьярның әнисе М и ң л е г а я н керә.
М и ң л е г а я н (борчулы, улын җиңеннән ала.)
Улым,
Нурлы йөзләреңдә борчу күрәм,
Сагышланып нидән үртәлдең?
Кирәкмәстер!
Моңлы бала булсаң,
Якты көннәреңне хәсрәт алып,
Авыр болытларга сарырсың...
Табигатем аннан башка да
Моңлы-сагышлы чагы!
Су болай да ташый,
Менә
Яңгыр килә тагын...
Яшен уйнап ала. Күкләр күкри.
Улым!..
Йа Раббым, үзең сакла,
Бәндәләрең шушы ихатаңда
Азмы җәбер тарта?
Улына карап сөйли.
Илнең тәне керле булса кирәк,
Яңгырларга чиге килер иде...
Ярый,
Анысын Ходай үзе белә,
Ярлыкасын инде!
М ә м ә д ь я р (читләшеп, кулына каләм ала.)
Бөек анам,
Илнең йөзе керле дисеңме син?
Кем соң аңа шакшы буяган?
Игенчеме?
Көн-төн эшкә салган
Бар күңелен, барча көчләрен!
Көтүчеме?
Явым асларында калып,
Таратмаучы җилгә малларын!
М и ң л е г а я н
Улым,
Нинди уйлар керттең башларыңа?..
Үзең сәид заты!
Бабаларың, изге атаңның
Урыннары тәхет янында
Булган!..
Күзен яулык белән сөртә.
Йа Раббым,
Урыннарын яса җәннәттә!
(Улына.)
Ата-бабаларың
Изгеләрнең исемен йөртә!
М ә м ә д ь я р
Исемнәре — изге...
Ә эшләре?..
М и ң л е г а я н (ашкынып, ачуланып.)
Ни сүзең бу, улым?
Хан коткысы!
Ата-бабаң иде ил терәге,
Дошманнарга көнен бирмәде.
Җ а р и я керә.
Җ а р и я (кыска паузадан соң.)
Байбикәм,
Йортыбызга мосафирлар төште...
Сарай аша килә юллары,
Сәлам алгач,
Никтер күңел күчте...
М и ң л е г а я н (кул аркасы белән генә ишарә итеп.)
Боерам!..
Сабыр атлы юлчылары булса,
Барысына ваклап-ваклап кына
Җылы кымыз биреп сый кылырга!
Җанбәк атлы кәраванчы булса,
Ашыктырма, үзем чыгармын.
Ә башкалар ишек каккан булса,
Ни эшләргә
Ат караучы яхшы беләдер.
Әйттер,
Коры урын булыр һич югында,
Юеш төндә кунып чыгарга...
Үтә!
Җ а р и я
Рәхимегез, байбикәм!
(Иелгән башын күтәрмичә, шома гына артка китә-китә чыга.)
М и ң л е г а я н (ак чәч толымының тәңкәләрен җайлап.)
Авырая көннәр, тора салып
Алтын тәңкәләрем чуала...
Чуарланыр, ахры, тормыш,
Никтер әрни җаным бу ара.
Яман икән тормыш —
Яшәү көнең
Озын булса балаң гомереннән!
Йа Раббым, үзең сакла
Нәселемне дошман-бүре явызыннан!
(Чыгып китә. Борылып керә. Борчулы.)
Тәмам хәтерләрем буталган, улым!
Бар иде бераз сүзем...
Ярар,
Мосафирларны күрәм дә
Керәм.
Кунакларны капка каты тоту
Игелеккә, бәрәкәткә зарар!
(Китә.)
М ә м ә д ь я р (үз алдына.)
Шашкан дөнья, алтын-маллар өчен
Җан аямый гомер сөрәләр,
Төкерә алар халык йөзенә дә,
Сатып алып, бакыр бирсәләр.
Яшь егет Җ а н с а к л а у керә.
Җ а н с а к л а у (баш ия.)
Рөхсәтме, түрәм?
М ә м ә д ь я р (кискен.)
Күпме әйттем,
Ишетеп, инде кайчан
Колакларың кызарып беткәннәр,
Башың иеп сүз сөйләүдән булсаң,
Килмә янга, ирек,
Түрәң булсын башка-бүтәннәр!
Җ а н с а к л а у (түбәнсенеп.)
Гадәт шулай,
Байбикәдән әмер!
Булдыралмыйм,
Тугыры җаным,
Ике түгел йөзем,
Бары бер!
М ә м ә д ь я р (тагын да кискенрәк.)
Югал күздән!
Күренмә бүтән, бел!
Җ а н с а к л а у чыгып бара.
М ә м ә д ь я р
Йә, тукта!
Сөйлә, ник килдең?
Кирәк иде
Йомышыңны калдырып китүең!
Җ а н с а к л а у (тукталып һәм үтенеп.)
Түрәм, кума үз катыңнан,
Күрәсеңдер — тугыры хезмәтем!
М ә м ә д ь я р (ике кулын да күккә таба күтәреп.)
Йа Раббым, тигез колларың без
Булсак та бу эне-агалар,
Мескеннәрдән мескенлеккә төшеп,
Намусларын гына ваталар!
Кыска пауза.
Йә әйт, ни сөйләрең,
Тик вакыт тар,
Күңелемә ятса, тыңлармын...
Әйт, нинди зар?
Җ а н с а к л а у (тыныч.)
Зарым бар, әйтәм, түрәм,
Кәрван белән гарәп мылтыклары килгән...
Затлы хөрмәт — алтын кулдан!
Бодай башын салгач,
Ханның, затлар җыеп,
Кәеф алыр чагы җитә аудан.
М ә м ә д ь я р
Ә сиңа соң, нәрсә?
Исәп мәллә
Түрәң өчен үзең барырга?
Төшенмимең сүзең:
Кайсы баштан,
Ничек аңларга?
Җ а н с а к л а у (үтенеп.)
Кичерегез, түрәм...
Мин дә беләм, күрәм:
Хан кызына күпләр җан ата!
Һәммәсендә килеш,
Һәммәсендә килбәт,
Ә хан,
Кичерегез, түрәм,
Байлык-күркәмлекне ярата!
Кечкенә пауза.
М ә м ә д ь я р
Ярый,
Эшең шулмы?
Булыр,
Ә хәзергә калдыр үземне!
Җ а н с а к л а у китә.
Бозык дөнья,
Ялтыравык халык,
Һәммәсенә нигә дан кирәк?
Әрсез җаннар —
Шактый түбән халык,
Бер-берсенә төбәп ук атар!
М и ң л е г а я н байбикә керә.
М и ң л е г а я н
Сәүдәгәрләр килгән,
Коры урын
Җаннарының барча теләге,
Кәрвансарай халык белән тулы...
Юк көтелгән Сабыр,
Юк Җанбәге!
М ә м ә д ь я р
Сәүдәгәрләр?!.
Сәүдәгәрләр хөрмәт яраталар,
Кирәк иде бераз яхшы сүзең
Белән җаннарына үтәргә,
Кирәк иде бераз кымыз белән,
Гадәтеңчә,
Сыең белән хөрмәт итәргә.
М и ң л е г а я н (тагын да кабатланып.)
Сый-хөрмәтең?
Азмы алар, белсәң,
Аны гына йортта күрделәр!
Болай оста булсаң,
Ал кулыңа тормыш олавын!
Җитәр!
Күпме йөртер идең,
Җитәр,
Ир-ат белән әңгәмәгә кереп...
Аллаһ белә —
Гөнаһы күп булды мөслимәнең,
Бу анаңның!
М ә м ә д ь я р (тыныч.)
Ташла инде, әнкәй!
И әнием!
Күңелем тартмый бу хафалы
Сез иңләгән тормыш эшенә!
Күреп торам
Ул шартлаткан чыбыркыңның очы
Кире кайтып төшә үзеңә!
Вак борчулар белән тулган тормышларны,
Зур эшләргә бөтереп алып,
Дәрт итәсе иде, яшәешнең
Сүлпәнләнгән дулкыннарын ярып,
Көне-төне җаннарны биләгән вак эшләр
Тиз сүтелә.
Шуңа сезнең өчен
Авыр үткән төсле вакыт...
Ә үзегез, имеш, бик өлгерләр,
Имеш,
Ил тормышы безнең иңдә генә!
Йөзләрегез һаман ай кебек якты булса да
Ут йөртәсез астан гына —
Җәбер-җәфалары төшә кем өстенә?
Сезнең акыл
Золым белән тулган,
Купшы сөйли белә...
М и ң л е г а я н (сәерсенеп.)
Ни сөйлисең, угылым?
Хаҗи төсле
Диндарланып вәгазь укыйсың...
Күпме үземә сүзләр куйган идем:
Шәех дустың кертмим катка дип,
Аның коткысында тәмам черегәнсең!
Юк, җитте!
Башка укымыйсың китапларың
Һәм язмассың бүтән
Моңсу бәетләрең!
Күрәм,
Шушы якка китсә уйларың,
Синнән сәид заты чыкмас, мөгаен!
(Таркау кәгазьләрне җыештыра.)
Утка атам боларын!
М ә м ә д ь я р (алга атлап.)
Аллаһ хакы өчен үтенәм, әнкәм,
Алар минем бәгырь энҗеләрем!
Җ а н с а к л а у керә.
Җ а н с а к л а у (түбәнчелек белән б и к ә каршында баш ия. Күзләрен күтәрми, башы салынган килеш кала.)
Байлар бае нурлы бикә!..
Игътибарыгызга сүз китердем,
Сүзем — бәккә!
Шәех дусты килде,
Махсус хәбәр белән
Килгәнлеге
Ашыгуыннан ук сизелә!
М и ң л е г а я н (М ә м ә д ь я р г а .)
Ярар, керсен!
Әйтеп җибәр аның үзенә:
Рөхсәт юк, диген,
Атам урынына калган,
Көнемне көн иткән анамнан,
Килмәсен дә
Күренмәсен бүтән күземә!
(Китә.)
М ә м ә д ь я р (кәгазьләрен җыеп ала, Җ а н с а к л а у н ы ашыктырып, аңа әмерне үтәргә кул ишарәләре ясый.)
Йөгер!..
Керсен, ашыксын!
Җ а н с а к л а у китә.
М ә м ә д ь я р
Үскән саен
Кешеләрнең холкы гына ныгый,
Ә мин
Үз-үземә кыйбла табалмыйм...
Дустым,
Нинди хәбәр алып килдең тагын?
Ничек итеп
Пыскып янган йөрәгемә су салыйм да
Сүндерим?
Җан дустымнан башка кемнәр аңлар
Күңелемдә тулган сагыш серләрен?
Ш ә е х керә.
М ә м ә д ь я р (каршы алып килә.)
Шәйхелислам дустым!
Кайда булдың?
Утырышалар.
Ш ә е х (ашыкмыйча сөйли.)
Соңгы көннәр зур уйларда үтте...
Минем өчен кирәк
Фәлсәфәле
Гарәп китап белән төн кунылды,
“Җазирател-фәлсәфә” дә аз инде!
Яңабаштан аркылыга-буйга укып чыктым,
Тик фикергә бүтән нокта кирәк...
Менә бүген генә
Сәүдәгәрләр килеп,
Атам өчен диеп
Затлы китап биреп киттеләр...
Бер егерме битен укыдым —
Шаккаттыргыч!
Борынгылар хезмәтеннән!
Шуннан менә сиңа йөгереп килдем!
Безнең карашларга
Туры килә кебек фәлсәфәсе!
Җан — бер якта,
Ә тирә-як мохит —
Кешелекнең икенче тормышы!
Бөтен хәтәр шунда,
Ә чишелеш —
Безнең күптән килгән
Фикерләргә кереш:
Яшәештә буйсындыру кирәк
Бар тормышны җанның теләгенә!
Пауза.
М ә м ә д ь я р (уйланып.)
Димәк, безнең уйларга
Бары менә шушы — нәтиҗә!
Инде күптән билгеле булган фикер
Тулган ахмак башлар эченә?
Ш ә е х (елмаеп.)
Тулысынча алай түгел шул!..
Минем фикер менә шушы турга җитте:
Безнең кылган барлык бәхәсләрнең
Бар, күрәсең, олуг нигезе!
Кабул итик шушы җимешне...
Әмма күрәм,
Аның өлгерәсе,
Пешеп җитүенә
Вакыт кирәк әле!
Син беләсең:
Коры фәлсәфә
Бик азларның
Күңеленә кереп ирешә!
Ә син — шагыйрь, дустым!
Бәетләрең аша
Галимнең дә,
Җыр сөюче гади фәллахның да
Күңеленә үтеп керәсең...
Шагыйрь сүзе — үтә!
Бай-ярлыны бер итә дә
Күңеленә ялкын салып китә!
М ә м ә д ь я р
Әйтүләре — җиңел,
Әмма ул моң-шигырь
Уйнап кына туа дисеңме?
Аңа нигез кирәк!
Мәганә!
Ул бар
Һәм табылган да кебек иде,
Әмма...
Килеп менә әйттең сүзеңне —
Челпәрәмә килде бар фикерләр,
Таралды да китте бу нигез!
Белмим,
Яңадан туа алырмы инде?
Ш ә е х
Юкка хафаландың,
Хикмәт шунда —
Без таптык бит шул уйларның очын,
Менә инде фикер чылбырларын
Бәйлә дә кит,
Үстер шулардан!
М ә м ә д ь я р
Күпләр өчен таныш булган үгет
Юатыр дисеңме
Нәүмиз җаннарны?
Тормыш күптән иске түгел,
Яңа!
Килешерме соң иске ямау,
Боза шул ул яңа җиләнне!
Һич аңламыйм,
Кабул итми җаным бу якны!
Ш ә е х (канәгатьсез.)
Ашыкма син, шигырь өчен нигез
Булала ул иске фикер дә,
Ә аннары мөмкин түгелме соң
Ул фәлсәфи сүзне борырга?
Әйтик,
Җанны буйсындырсаң
Тормыш теләгенә?
М ә м ә д ь я р
Ярлы-ябагайга күптән инде
Шушы фәлсәфәне
Ханнар-байлар китереп такканнар
Һәм монысы билгеле фикер,
Ә шулай да...
Кем әйтер соң?..
Беләм, алар әйтер:
Безләр шуннан бәхет күргәннәр...
Ш ә е х
Ашыкма син, шагыйрь дустым,
Эш болайрак күренә минем күзгә:
Килдем төрле фәлсәфәнең дәвамына...
Әйтик,
Достарыңызбен бөлісу: |