Фольклор практикасы


- Аның махсус урыны юкмы?



бет4/10
Дата08.07.2016
өлшемі0.92 Mb.
#185087
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

- Аның махсус урыны юкмы?

- Җук шул, җук, җук. Бер чиста урынга түгәләр коендырган суны.



- Бәби мунчасы сихәте бармы?

- Бар! Хәзер җук, элеке бар иде. Менә мин тапкан чагында бәби мунчасы бар иде. Хәзер бәби мунчасы җук ул.



- Элек ничек булган?

- Элеке, менә кем аш китерә, шул кешене,мунча җага торган идек тә, мунча кертә идек.



- Хатын-кыз бала тапканда, ир аның янында булырга тиешме?

- Булмый энде, булмый. Өйдә булса була иде. Өйдә булмаса, эштә булса, кая энде кайта. Бәбиләгәндә менә мин, пример, бәбиләдем, минем ирем урманда корт бакчасында иде, җаңгыр җава иде. Аннан соң мин төнлә тапкан. Соң ул кайтты да: “Бәбиләдеңме?” - ди, “Бәбиләдем”, - әйтәм. Менә ир бала.



- Кендек әбисе бала тапкан хатынга нинди киңәшләр бирә?

- Әйтми энде, ул нәрсә әйтсен энде, бәпкәем, әйтми. “Җумыйча тор, - ди, өзлегерсең, - ди, ут тирәсенә барма, - ди, аш-су тирәсенә бармыйча тор, - ди, бер кавым, - ди, а то өзлегерсең, үзеңә кыен булыр”, - ди. Өзлексәң энде аннан соң авырыйсың, озак авырыйсың, тиз терелеп булмый.



- Ә сөенчегә берәр әйбер бирәләрме?

- Әбигә бирәсең энде, килеп йөргән өчен, буш итмисең.



- Ә кем бирә аны?

- Мин тапкан, мин бирәм.



- Ә менә кыз бала, ир бала өчен аерым бүләк бармы?

- Җук.


(Айдар авылы, Шәрәфиева Мөсәмирә Зиннәтулла кызы (1924)).
Бала тавыш салмыйча туганда башкарыла торган ырым

- Балниста бер акушерка бар иде мин тапканда. Шул җәш кенә булуына карамастан, баланы укып кабул итә иде. Догасын белә иде, шул кендек догасын. Минем икенче малаем, менә бу мәктәп директоры булып эшли торганы, тавыш салмыйча, җансыз туды. Ходай рәхмәте белән шул акушер хатынга туры килдем мин. Табакка тимер-томыр салып, шалдыр-шолдыр шалтыратты та, элек кендек кискәнче шулый эшләгәннәр әбиләр, ул әбиләрдән күргән, догасын укыды, минем малайның күтенә сукты, малайга җан керде и җылап та җибәрде.



- Ничек инде тавыш салмыйча?

- Тавыш салмыйча туганда, бала тавыш-тынсыз, зәп-зәңгәр була, җыламый. Бала тууга җыларга тиеш. Элеке менә им-томчылар шулый эшләгәннәр. Сразы шулый шалдыр-шолдыр иткәннәр, тимер-томыр тавышы керткәннәр дә, артына сугып, бераз салкын су өреп җибәргәннәр. Менә минем икенче малай шулый җансыз туып, шулый итте акушер. Фәрдүнә дигән акушерка иде, бәк җахшы, менә шундый им-томчы әбиләрдән күргән ул аны. Шулый саклаган балаларны. Ә хәзер энде ул җансыз туганнарга укол гына кадыйлар. Андый өшкерүләр җук бит медицинада хәзер. Күп нәрсәләр үзгәргән. Хәзер үлем-җетем күбрәк, тем более балалар тапканда, ә ул вакытта саклаганнар хатыннарны, шул хәтле яхшы иттереп таптырганнар, җармаганнар. Менә бит Алсуның әбиләре ничә бала, тугызмы, Мәрьям апаның? Бөтенесен өйдә тапкан, шул әби таптырган, минем әни дә таптырды әле аның ничәсен.



(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).
Соңгылык белән бәйле гадәтләр, ышану, ырымнар

- Бала туганнан соң, соңгылыкны кая куялар?

- Соңгылыкны беркайчан да ташларга җарамый. Хәзер бит энде аны белмиләр. Минем бала туганнан соң, соңгылыкны, менә монда тудырдым бит күбесен, дүртесен тудырдым, берсен Зендолда туры килде, өйгә биреп җибәрәдер иек. Акушеркалар да ташламый торганнар ие.



- Ә ул соңгылыкны кая куясыз аннан соң?

- Күмеп куялар, мин бит кайтып җитә алмыйм энде. Туган көнне үк килә бит энде өйдән берәрсе. Алып кайтып китәләр дә, җуып, җиргә күмеп куялар.



- Ә аның берәр нинди тәртибе бармы? Ничә тапкыр юарга кирәк аны?

- Аларны әйтә алмыйм энде. Мин бит күрмәдем аны, мин бит балниста. Күмәргә кирәк. Ансы әбизәтелне.



- Кая күмәргә кирәк?

- Җиргә, агач төпләренәме анда.



- Нинди агач төпләренә?

- Кеше йөрми торган җиргә. Начар су түгелми торган җиргә. Ару җиргә.



- Зират янына күмәргә мөмкинме?

- Анысын белмим, зиратка кадәр алып бармыйлар энде.



- Аның белән баланы ышкымыйлармы?

- Ышкымыйлар, нишләп ышкысыннар.



(Ислам авылы, Заһидуллина Резидә Кәлимулла кызы (1932)).

- Бала туганнан соң соңгылыкны кая куялар?

- Минем акушеркам, име, бик мәрхәмәтле, ягымлы, опытный иде. Минем соңгылыгымны минем акушеркам әзерләп, җуып, менә биш бармагына элеп күрсәтте дә: “Менә соңгылык шул була”, - дип, минем каенанам килгәчтен, иртә белән биреп җибәрделәр. Өйгә, нигезгә үзебезнең күмделәр.



- Берәр төрле сүз әйтеләме анда?

- Анда дога укыйлар энде. Туган балага шәфкатьлек, бәхет теләп энде, инанып, нигезгә күмәләр.



- Аны юалармы?

- Юалар. Аннары соң менә аның пәрдәсен, иеме, җиде тапкыр җуып, киптергәннәр ие мин төшкәнче. Менә җука гына, как пленка ул. Җука. Мин аны төрдем дә сондыкта бик озак сакладым. Әгәр дә балаңа күз тисә, бөти ясыйлар шул киптергән нидән. Теге күрсәтә-күрсәтә, карый-карый ул минем энде уалана башлады, свойствасы бетте. Менә бөти ясыйлар энде, балаңа күз тисә дип. Ну мин бөти ясатмадым, мин бөтине башканы сатып алдым балаларга. Кечкенә вакытта менә шулый иттереп, майка, күлмәк астыннан калдырадыр иек, садикта җөргәндә күз тимәсен дип. Менә шулый.



(Норлат авылы, Ганиева Фәния Закир кызы (1937)).

Исем кушу белән бәйле гадәтләр, ышану, ырымнар

- Исем кушу сездә ничек уздырыла?

- Исем кушуны мәҗлесләр итеп тә үткәрәләр. Ә хәзер бит алай бик мәҗлесләр итеп үткәрмәсәләр дә, җиде көн эчендә бала исемле булырга тиеш, дип әйтәләр. Алайса аңа шайтан исем куша да, аннан соң бала шул исем белән саташып йөри, дип әйтәләр. Шуңа күрә дә менә хәзер бала тудыру йортларында бала тапкач, әниләргә әйтәбез, балага исемне больниста ук әйтегез дип. Нинди исем. Балага исем сайлауда әти-әни төп рольне үти, чөнки бала аларныкы. Кайсы вакыт әйтәләр шунда олы кешеләр, шул исемне кушыйк әле дип, балалар тыңлыйлар. Әнине, баланы балнистан апкайткан көнне үк, хәзер чөнки тугызар көн җаткызалар бит энде, бала исемсез йөрмәсен өчен, әле мәҗлесләр үткәрергә өлгереп булмый, кунак өстәле әзерләп, мулланы чакырып, тиз генә исем кычкырталар.

- Безнең авылда шундый бер кеше була. Бала туа, кендек әби тудырта бит энде, бөтенесен карый. 3 көн буена бабайлар, берничә кеше баланы килеп, күзәтеп йөри торган булганнар. Менә бездә булган ул хәл, белмим, каян мин аны ишеткәнем бар. Гел киләләр болар, бисмиллаларын әйтеп укыйлар, балага исәнлек-саулык телиләр, һаман күзәтәләр. Спесиялне күзәтеп, баланың кайсы җакка юнәлеше нинди, аның күзләре нинди, карап торышы нинди, шуны билгеләгәннәр энде. Менә исеме җисеменә туры килсә, кеше көчлерәк була икән. Менә шул, тиз генә кушмаганнар исемне.

- Менә беренче оныгым һәм оныкчыгым туды энде. Мин иң беренче мулла бабайга шалтыраттым. “Менә, Равил абый, безнең оныгыбыз бар, нинди исем кушыйк икән? Менә Илдар: “Иркен дигән исем кушыйк”, - дип әйтте”, - дип. Улым Илдар исемле. Равил абый әйтте: “Хәзер мин китапны ачып карыйм әле, аннан җавап бирәм”, - диде. “Иркен бай, Иркен хан бик матур исем, элекеге безнең төрки халыклардан калган исем, бу әле Татарстанда җук, бу авылда да җук, бик матур”, - диде. Менә без аны чакырдык та, Иркен диеп куштырдык. Оныкчыгым Илүсә, ансы кызымныкы. Ул энде ил үсүдән алынган, диде. Илүсә - бик матур исем. Менә шул исемнәрне кушканда энде, бераз элекеге гореф-гадәтләргә дә, аларның исем ясалышларынада игътибар итәбез энде ансы. Халыкта бик матур исемнәр бар. Ислам кебек исемнәр авылга кайтты. Элекеге Ильяс менә матур. Шундый исемнәр. Искәндәр бар, шундыйларны куялар. Бик матур исемнәр бар. Ну элеке исемнәр матур. Хәзер шуларны куялар.



- Мәҗлес үткәрмиләр дисез инде?

- Бала, бала ниенәме?



- Әйе.

- Исем кушканда? Исем кушканда, хәзер бит больницаларда озак җаткызалар, ә исемне җиде көн эчендә куярга кирәк, дип әйтәләр. Исем кычкырырга кирәк, дип әйтәләр.

- Ә исемне колакка әйтәләрме?

- Әйтәләр исемне, колагына әйтәләр, бик матур гына мендәргә салалар, кыйблага карап җаткызалар баланы. Колагына кычкыралар исемне, мәсәлән: “Иркен, Иркен, Иркен”, - дип, ике колагына да матур иттереп мулла бабай әйтә, аның тирәли әйләнеп җөри: “Иркен, Иркен”, - дип, матур иттереп. Менә бу исем аңар беркетелгән була. Менә оныгыма, кызымныкына, исем куштырганда, больнистан кайтты җылый-җылый. Мулла бабайны чакырттык та, исемне кычкырды: “Илүсә, Илүсә”, - дип. Бабай китте, кыз тынычланды. “Исемгә аптырап торган, ахрысы”, - дип уйладык. Менә чынлап та исемгә аптырап торган икән. Шайтан исем кушканчы, без исем кушып өлгердек әле. Менә безнең улыбызга ничә көн кушылмыйча торды. Әни дә әйтми. Һаман көлә, Галимҗан кушабыз, ди. Икенче көнне куштык. Үзем дә аптырадым. Минтимер җә Булат куясым килде энде, корыч булсын дип. Җегет буласы бит. Менә уянып киттем иртән Иркен дигән исем белән. Төштә ишеттем мин ул исемне. Менә әнигә дә әйттем.



- Ә мәҗлескә кемнәр чакырыла?

- Ул мәҗлесләргә Коръән укучы чакырыла, якын туганнар чакырыла, кияү ягыннан да, әни-әти җагыннан да, күршеләрне дә чакырырга кирәк.



- Алар нәрсә алып килергә тиеш булганнар?

- Алар бәби күчтәнәчләре кыстырып килә. Барысы да. Бәбигә кечкенә киемнәр кыстырып киләләр. Бәби кайткач әле, иң беренче бәби өйгә кайткач, мәҗлес җыйганчы ук, бәби күчтәнәче кертәләр, бәби чәе дип атала. Ул бездә бөтен тирә-күршеләр энде, туган-тумачалар бәби чәе алып киләләр, элек энде ул өйдә пешереп килә торган иделәр күбрәк. Хәзер дә шулый энде.



- Нинди ризыклар?

- Менә коймаклар, бәлешләр, өчпочмаклар - шундый әйберләрне. Хәзер энде кибеттән алып варениясен кертә, прәннек, печениясен кертәләр. Ә элек менә шулый пешереп керткәннәр. Мин пешереп кертергә җаратам үзем. Менә үзебезнең милли ризыкларыбызны: чәк-чәк кертәләр, шундый кош телләре ясап кертәләр пешереп. Менә әйтәм бит, коймак, элек энде боткалар керткәннәр, хәзер алай кертмиләр энде. Аның җанына тагын икенче күчтәнәч салалар энде. Бәбинең кечкенә киемнәрен әбизәтелне энде, пиленкалар, шул распашёнкалар, ползункалар. Шуларны кертәләр энде. Ул әйбер сакланып калынган. Бәби туе итеп үткәрелә бит энде, ансы икенче бәби чәе мәгънәсендә. Бәби чәенә энде, аңар энде тагын күчтәнәчләр алып бирәләр. Монда бәбигә киемнәр энде күбрәк. Әле ул хәзер кия торган түгел, үскәч кия торган киемнәр шунда. Менә ансы - икенче бәби чәе. Бәби чәе кертү өйгә бәби кайткачтын башкарыла. Бәби туе итеп үткәрелгәндә энде, ансысына менә тагын күчтәнәчләр күтәреп киләләр.



- Сөтле ашлар, сөтле боткалар кертү булганмы?

- Элек булган. Андый ише ашарга әйберләр җук бит элек. Элек сөтле боткалар пешереп керткәннәр, тәмле иттереп, карабодай боткалары. Карабодайны үзләре эшкәрткәннәр бит энде алар. Тары боткалары керткәннәр элек тә. Коймаклар керткәннәр, кыстыбыйлар хәзер дә кертәләр әле менә. Булган элек, булган энде, ул хәзер бит энде халыкның тормышы яхшырак, икенче төрле, шуңа күрә хәзер бит җалкауландык та. Кибеттән алып кертәбез күбесен. Ә яшьләр менә пешерәләр, кызлар. Хәзер бит китапларда чыга. Элекеге ризыкларны бик тәмле иттереп пешерәләр. Менә печенияләр анда, тагын башка нәрсәләр, тортлар ясыйлар. Матур иттереп шул милли ризыклар күбесе керә торган булган энде. Хәзер дә күбрәк шундый милли ризыклар күчтәнәч итеп керә.



- Яңа гына бала тапкан хатын-кызга яхшылык эшләсәң, савап эш саналамы?

- Җаңа гына бала тапкан - ул изге энде. Аның бер гөнаһысы да калмый, дип әйтәләр энде. Бала тудырганда, бөтен гөнаһлар теге авырту вакытында китеп бетә дип әйтәләр. Чиста, гөнаһсыз хатын була, дип әйтәләр. Бала тапкан хатын өзлекмәсен, диләр энде. Кырык көнгә кадәр берничек тә аңа авыр сүз әйтергә җарамый, җылатырга да җарамый, дип әйтәләр. Ул теге, аны фәрештәләр саклап тора, дип әйтәләр энде, чөнки ул җәннәт кошын алып кайткан, дип әйтәләр. Бала-чагага шулый дип әйтәләр бит энде. Җәннәт кошын алып кайтканнар, нарасый, сабый бернинди дә гөнаһсыз. Аңа тәмле ашатканнар, элек-электән саклаганнар хатын-кызларны энде. Сакларга тырышканнар. Хәзер дә шул энде, кырык көнгә кадәр бала җанына да кеше кертмәскә, хатын-кызга да авыр эш эшләтмәскә, өзлектермәскә дигән гадәт яши авылда. Яши.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Гөлсинә Гомәр кызы (1949), Сәләхиев Илдар Галимҗан улы (1977)).
Бишек белән бәйле гадәтләр

- Бишекне ничек эләләр? Кая эләләр? Кем элә аны?

- Бишек кабык бишек ие. Карамадан, карама агачыннан бөгәҗәсе. Ул пружинада тора. Аны баланың әтисе элә. Пружинаны алып кайта, бишекне элә. Әнисе томаларга чыбылдык ясый бишеккә. Сез аны күргәнегез бармы соң? Бишекне? Менә шулый бала озынлыгы була да энде, менә монда шулый ние була энде аның бишекне элә торган. Монда пружинга эләләр. Матчага. Бишек – җарты ана. Җылы анда, селки баланы бик әйбәт, бик уңай үстерер өчен. Бишекне җарты ана, диләр.



(Норлат авылы, Ганиева Фәния Закир кызы (1937)).

Бишеккә бәйле ышану

- Баланың башын кайсы якка таба куярга кирәк?

- Кояш чыгышына. Менә табигатьнең көче, уңай кан йөрешенә тәэсир итүләре – бөтенесе кояш чыгышына бәйле, караватны да шулый куярга кирәк .



- Буш бишекне тибрәтергә ярыймы?

- Ярамый, ярамый, җылак була бәбиең, диләр.



- Бишек буш калса, аңа берәр нинди әйбер салып калдыралармы?

- Калдыралар шул, калдыралар. Ни. Алып куясың основной нидән. Пружинадан бишекне алып куеп, чыбылдык белән каплап куймалы.



- Баланың баш киеме белән уйнарга ярыймы?

- Җук, башы әйләнә, диләр әбиләр. Карт әбиләр әйтәләр, ярамый. Башы әйләнүчән була дигән сүзләр, ырымнар җөри халык арасында. Бар.



- Ә балага баш өстеннән, арт ягыннан карарга ярыймы?

- Җук, алый күзенең җөреше үзгәрергә мөмкин. Менә өскә таба караса да, менә болый иттереп баш аркылы күз әйләнеше әле ыслабый була, шуңа кыеш күзле булырга мөмкин. Баланың бөтен органы әле аның урнашып җитми. Ул җылый бит бала, ашыйсы килсә дә җылый, сиясе килсә дә җылый, эче авыртса да җылый. Ә сәбәпне аңлатып булмый. Тизрәк түш куясың энде, имезергә тырышасың, җылы кирәк, основной балага җылы кирәк. Җылы. Җил җарамый.



- Баланы көзгегә күрсәтергә ярыймы?

- Ишеткән аны мин, ишеткән. Теле авыр ачыла, диләр. Көзгегә күрсәтсәң баланы, теле озак ачыла, дип әйтәләр.



- Балага матур дип әйтергә ярыймы?

- Балага күз тимәсен өчен, менә шундый, шундый сүзләрне кеше әйтә бит. Балага знак ясыйлар. Менә җә иннектән, җә безнең вакытта корымнан менә шунда индийкалар кебек берне ясап куясың ике каш арасына.



- Бөтен кешегә дә күрсәтергә ярыймы баланы?

- Кемнең нинди характер. Кайсы менә әйтә энде: “И күз тия, күз тия, күрсәтмибез”, - диләр. Бар шундый аналар: бөтен кешегә күрсәтә, баланың йөзе ачык. Менә шулый йөриләр. Анысы ул энде кемнең ничек характеры. Саклана торганы бар, сакланмый торганы бар.



- Балага нинди сүзләр белән эндәшәләр?

- Ә. “Җимешем, карлыгачым, матурым”, - дисең энде. “Җөрәк җимешем”, - дисең энде. “И балакаем, и балакаем”, - дип сөясең энде.



(Норлат авылы, Ганиева Фәния Закир кызы (1937)).
Баланың беренче чәчен, тырнагын кисү белән бәйле гадәтләр, ышанулар

- Баланың беренче тешен, тырнагын нишләтергә кирәк?

- Нишләтәсең энде аны, кызым, үсә бит энде.



- Кискәч, кая куялар?

- Аны бит энде, кызым, кәгазьгә төреп, кисеп бит энде, мунчага җагабыз. Безнекен дә шулый итәбез бит энде. Тешне элеке төшкән саен, үзебезнекен дә, кыстырып барадыр иек. Ие, ызба җарыгына. Хәзер ызба җарык түгел бит, ызбаны обойлаган бит. Ә тырнакларны әле дә шул нигә, идән астындагы тишеккә.



- Ә нинди сүзләр әйтеп ташлыйсыз?

Әйтәдер иек. Чәч нигәндә:

Ал бул, гөл бул,

Эзләгәндә хәзер бул!

Хәзер дә шулый әйтәм мин. Ә тырнакны кискәч:

“Җир, җир, канат,

Кая миңа әманәт,

Кыямәт көн булганда,

Тиз тор, тиз тор”, -

дип, бисмилла әйтеп, мин шулый мунчага җагам тырнакларны. Чәчләрне дә. Чәч тарагач та, шулый әйтәм.



(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Гыйсмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).

- Баланың чәчен беренче тапкыр кайчан кисәләр? Ничә көннән соң, айдан соңмы?

- Менә шактый үскәннән соң, аен, ниен белмим энде мин. “О, чәче зур үскән, кисәргә, кисәргә кирәк!”- дип әйтеп кисәләр энде, әтисе кисә, җә әнисе кисә аның.



- Ә менә чәчне берәр кая куялармы? Саклыйлармы берәр ничек?

- Кайсы кеше аны саклый. Кайсы кеше, бисмиллалар әйтеп, нитә, җандыра.



- Ә аның белән бала каты курыккан вакытта төсләмиләрме?

- Җук.


(Норлат авылы, Шаһидуллина Халимә Хәмидулла кызы (1940)).

Куркулык имләүләре

- Бала курыкса, нәрсә эшләргә кирәк?

- Ни, үлән бар, име. Менә шул үләнне, тәңкәле үлән, куркулык дип атала торган үлән бар. Менә шуны кайнатып, шуның белән коялар, менә изүдән коялар. Изүдән коялар куркулыкны.



- Ә тагын берәр нинди имләүләр бармы?

- Имләүләр дә бар. Аннары куркудан кургаш коялар. Кургаш эретәләр, догасын укыйлар, менә шулый иттереп, моннан кургаш коялар.



- Ә берәр төрле ризыклар пешереп, өшкереп ашатмыйлармы?

- Ашата, ашата. Тоз, су, җимеш өшкереп нитәләр, ашаталар, анысы да бар.



- Ничә тапкыр өшкерәләр һәм ничә тапкыр ашаталар аны?

- Өч. Өч көн өшкерәләр, өч көн ашаталар. Аннары бетеп китә ул, тынычлана бала. Тынычлана.



(Норлат авылы, Ганиева Фәния Закир кызы (1937)).

- Бала бик нык курыккан вакытта, нәрсә эшләргә кирәк? Куркулык коялармы? Имләүләр бармы берәр нинди?

- Куркулык коялар ие. Хәзер куркулык коя торган әбиләр җук. Алар үлеп беттеләр. Элек бар ие. Безнең әни үзе куркулык коядыр ие кургашын белән. Консерва савытына кургашны утка куеп эретәбез, бер хатын, пример, баласын алып килә. Бер хатын килгән ие безгә. Сезнең кебек яшь кызын алып килгән. Әтисе, ди, куркыта, ди, икебезне дә атып үтерәм дип, ди. Бала, ди, әти үтерә, әти ата, дип ди, төнлә куркып-куркып уяна, ди, төне буе шулый уянып чыга, ди. Безнең әни, куркулык коябыз алайса, дип, ул укып тора, мин кургашын эреттем консерва савытында. Хәзер әни табак белән су куеп тора баш түбәсенә, салкын су. Мин эрегән кургашынны шул суга салам. Әни укып тора. Шул үзе ниен, белгән догасын энде, куркулык догасын. И шунда шул кургашын, нәрсәдән курыккан, шул рәсем килеп чыга. Менә мылтыктан курыккан, мылтык рәсеме килде дә чыкты. Бер хатын улын алып килде, каздан курка дип. “Җә, куркулык коеп карыйк әле”, - дип әйтте әни. Куркулык койдык икәү, каз килде дә чыкты. Менә нәрсәдән курка, шул килә дә чыга. Кургашыннан куркулык койгач. Ие. Хәзер энде әбиләр җук.



- Ә менә махсус берәр нинди ризык ашатмыйлармы андый кешеләргә?

- Җук, ашатмыйлар. Ашатмыйлар.



(Норлат авылы, Шаһидуллина Халимә Хәмидулла кызы (1940)).
Күз тиюдән саклаучы ырымнар

- Җеп белән чепчикка, баш киеменә тегеп куясың миләш агачы. Аннары соң менә кызыл төймәләр. Матур җалтыравыклы төймәләр, хәзер энде булавка чыгарганнар турецкий, күз тимәскә, базарларда саталар. Кызыл төймәгә кешенең күзе төшә энде.



(Норлат авылы, Ганиева Фәния Закир кызы (1937)).
Озак йөрмәгән баланы ырымлау

- Бала озак йөрмәсә, нишләргә кирәк?

- Көтү кайтканда, кычкырып кайта бит сарыклар, сыерлар кычкырып кайта, бозаулар. Менә көтү кайтканда алып чыгарга кирәк икән, баланың теле тиз ачылмаса.



- Тышау кисмиләрме? Аяк арасыннан менә ниндидер күренми торган бауны кискән кыяфәт ясамыйлармы? Андый ырым юкмы сездә?

- Җук, җук.



- Ә тагын нинди саклану чаралары бар?

- Йөрмәсә, йөрми энде ул. Сау-сәламәт бала, төгәл сау-сәламәт бала йөри, кабалана, йөри, үзеннән-үзе ходка китә. Ул теге табибларга барып җөри башласаң, аның ярдәме шуның хәтле генә. Основной Аллаһы тәгалә бирә баланың сәламәтлеген, Ходай тәгаләдән.



(Норлат авылы, Ганиева Фәния Закир кызы (1937)).

- Бала озак йөрми торса, нәрсә эшләргә кирәк?

-Идел комына утырталар, дип әйтәләр энде. Минем алай балалар озак җөрмичә тормадылар. Яшьтән узды, җөри башладылар. Идел комына төреп утырталар.



(Айдар авылы, Шәрәфиева Мөсәмирә Зиннәтулла кызы (1924)).

- Бала озак йөрмәсә, нәрсә эшлиләр?

- Элеке эшләгәннәр, көтү кайтканда чыгарып утыртканнар. Казлар алдына чыгарып утыртканнар. Шунда җөгереп китә дип, шулый имләгәннәр, талатмаганнар аны. Ну им өчен шулый чыгарып утыртканнар, шулый җөри, дип әйткәннәр, куркытыр өчен булгандыр энде. Мин аның куркуын белмим, ну, име, шулый булган. Аны талатмаганнар, ну шулый эшләгәннәр. Рахиттан каен агачына бәргәлиләр иде. Әйе әкрен генә шуны каен агачына шулый бәрәләр дә, аннары соң каен чыбыгы белән аркасына сугалар. Шул догасын әйтәләр, име-томы шул икән дип. Әлеге ныжысын пичкә тыгып чыгаралар, әпи көрәгенә утырталар. Аны бәйлиләр, менә пичкә тыгып чыгаралар, шулый өч тапкыр.



-Тышау кисмиләрме?

-Аягынамы?



-Әйе.

-Аны әйтәләр, ансысын мин күрмәгән, ишеткәнем бар, тышау кисәләр дип.



(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).
Нәзер тотканда башкарыла торган ырым

- Әүвәлеге заманда чүлмәк салдыра торган булганнар. Мин ул чүлмәкне ишетеп кенә беләм. Менә чүлмәк салдыргач, шуннан соң ир белән кушылалар да икән, аннан бала кала икән, чүлмәк салганнан соң, баласы булмаган кешедә. Мин аны үзем дә больниста ятканда бер хатыннан ишеттем. Шуның белән бергә больниста яттык. Бу хатын һаман авырый, һаман авырый, врачлар да тапмый авыруын, болый матур гына. Бу Әҗәлнеке Фәүзия исемле хатын иде, укытучы. Соң, акыллым, мин әйтәм, авырткан әйберең дә күренми синең, дим, кай төшең генә авырта соң, дим. Апа, ди, менә кичкә калгач белерсең әле, ди. Төнгә кергәч, ул хатын кая килеп бәрелгәнен дә белми, урын таба алмый үзенә. Хәзер, әллә акыллым, синең берәр нәзерең бар микән, дим. Апа, нәзерем бар, ди. Аның теге чүлмәктән соң туган кызы буйга җиткән энде, кияүгә китәрлек. Чүлмәк салган хатынга күлмәклек атаган идем, ди. Шул хатын үлеп китте, ди. Мин аны үти алмадым, ди. Акыллым, мин әйтәм, алай булгачтын бар, тәһарәтләнеп кер, исән-сау больнистан кайтуга, берәр укымышлы кешегә: “Оныткан нәзерләрем өчен булсын!” - дип әйтеп тапшыр, мин әйтәм. Ул хәзер җанга әйләнгән, тавыгың булса тавык алып, үзеңдә тавык булмаса, кешедән алып, бер укымышлы кешегә, ситсыңны алып: “Онытылган нәзерләрем өчен”, - дип әйтеп бир, мин әйтәм. Менә шулый булды. Шул нәзер тоткан булган, нәзер сагынырга ярамый икән ул. Нәзер сагынган, менә шул чүлмәк салганнан соң. Моңа бала калган, шуңар атаган булган, аны бирә алмаган, ул хатын үлеп киткән, менә шулый.



(Мулла Иле авылы, Гыйззәтуллина Хәлифә Хәйрулла кызы (1924)).
Бала имләүләр

- Сездә имләүләр бармы?

- Күз тигәндә, элекеләр тәрәзәне җуып алалар иде бераз гына, им өчен шулый, ишек бауларын җуып алалар иде, ишекләрне, чынаякларны чәйкап алалар иде дә баланың битен җудырталар иде. Һәм шуны бусага аркылы чыгарып түгәләр иде дә савытны калдырып торалар иде, үзе белән алып кермиләр иде. Аннан соң:

Бу балага күз төшкән,

Күз тигән, таң төшкән,

Име-томы шул икән,

Шуны көтеп торган икән,

Бисмиллаһи рәхмани рәхим,

Бисмиллаһи рәхмани рәхим,

җылавы туктасын, -

дисең, менә шундый ише сүзләр әйтәсең. Әгәр ир белән хатын талашкан вакытта, арада малай тора икән, чирт төшә. Аның чиртен кумалы була. Ә чиртне куган вакытта кирәк җилпуч. Менә он или торган шундый агач җилпуч кирәк. Аңа җиде төрле әйбер кирәк: оекбаш кирәк, кайчы кирәк, пычак кирәк, казан мунчаласы кирәк, менә шундый җиде төрле нәрсәне җыясыз, орчык кирәк. Менә шунда, шулый итеп селкеп торасың кемгә. Синең исемең ничек?



- Рәмилә.

Рәмиләгә чирт төшкән,

Эт чирте, машый чирте,

Атасы чирте, анасы чирте,

Име-томы шул икән,

Шуны көтеп торган икән,

Мин имләмим,

Өй артына килгән Гайшә имли,

Име-томы шул икән,

Шуны көтеп торган икән, -

дип, шулый өч тапкыр имлисең дә, теге әйберләрне чыгарып, тегендә тондырасың. Ийе, ул шунда торып тора. Өч көн шулый рәттән эшләргә кирәк була. Аннары җиңеләя. Ул чирт төшсә, малайның тәне менә шулый катып китә. Күкрәк авызы каты була.

(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).

- Балалар җөрмәгәннән менә шул тышау кисү бар. Ат тышавы кисәләр. Ат тышавы белән бәйлиләр дә малай аягын, шулый кисәләр. Аннары шулый җулга чыгарып утыртканнар. Элеке булган, беләсеңме, балаларда рахит, ныжы, сәңгелә авырулары. Аның сәңгелә үләне дә бар. Безнең әни әйтә торган иде, сәңгелә авыруыннан, кеше зур булгач та, сәңгеләгә абаланып барырга тиеш. Чык вакытында уҗым ашарга абаланып барган кеше. Им өчен өч тапкыр капкан теге уҗымны, шуннан әйләнеп кайткан. Менә ул шуның белән сәламәтләнгән. Иртәнге чык – сандугач эчә торган чык. Бөтен авыруларга файдалы ул, бик файдалы менә. Аннан соң бүре уы чыга торган булган балаларга. Бүре уы булганда, уылдый-уылдый мунча чапканнар, “у-у-у-у” дип, бүре тавышы чыгарып, шулый уылдап чапканнар. Менә элекеләрнеке шул. Бүре уы – хәзерге аллергия я булмаса краснуха, икесенең бере. Шуның шикелле энде. Краснуха – кызамык бугай ул. Кызамык ул бар. Кызамык булганда, кызылга җаткызалар балаларны. Кызыл әйбер җабалар. Ул өч көн чыга, өч көн тора, өч көн бетә. Тугыз-ун көндә сәламәтләнә бала. Шуннан соң кызыл әйбердән ике метр кызыл лентымы, бер метр кызыл ниме бирәләр садака итеп. Шуның ише эшләр.



(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).

Бишек җырлары

Аллаһу, аллаһу,

Кәҗәләрне тауга ку.

Кәҗә печән ашасын,

Бала йоклый башласын.

Аллаһу, Аллаһу,

Кәҗә печән ашасын,

Бәби йоклый башласын.



(Норлат авылы, Ганиева Фәния Закир кызы (1937)).
Әлли-бәлли итәр бу,

Кайчан буйга җитәр бу,

Үсеп буйга җиткәчтен,

Галим булып китәр бу.

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым җокыга китә.

Кызым җокыга китмәсә,

Аюлар алып китә.



(Ислам авылы, Заһидуллина Резидә Кәлимулла кызы (1932)).

Әлли-бәлли бәү итәр,

Үсеп буйларга җиткәчтен,

Илне сакларга китәр.



(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Гыйсмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).

Туй йолалары
Кыз бирнәсен җыю

- Бирнәне кем җыя инде?

- Аны әти-әни җыя-җыя да, аннары сөйләшәләр энде алар. Ничә кешегә. Элек энде ул бик күп кешеләргә биреләдерие. Ул вакытта аның материалы да очсыз бит энде. Хәзер кыйммәт.



- Аны кайчан җыялар?

- Алар киңәшәләр. Әнә алар аны кыз сорарга баргач, шунда сөйләшәләр. Шунда киңәшәләр: ничә кешегә бирәбез, өй эчендәге кешеләргә генә бирәбезме, дип. Бүләкләрне кара-каршы алалар. Ул алган әйберләр, алар туй истәлеге иттереп, күбрәк әти-әниләр бертөрлерәк пар булсалар. Бер яшьтәрәк булсалар, мисал өчен әйтәм энде. Пардан алалар күлмәкне дә. Ике кодагый баралар да бергә киңәшеп, менә сиңа-миңа. Шулый иттереп, кодаларга да пардан күлмәк җә булмаса кәләпүшләр алалар. Шулый, парлабрак дип әйтмәкче булам.



- Сандыкны кем ясый? Кызның сандыгын?

- Сандыкны без сатып алдык. Сандык ясаучылар җук.

-Нәрсәләр саласың инде анда?

- Ул сандыкка безнең чорда – чиккән әйберләр. Кыз үзе чигәдерие, безнең чор кешеләре барсы да чигәләрие. Безнең якта менә өй тирәсенә мондый кашага эләләр иде. Ул ак материалга чигү чигәдериек энде без. Аны прустина дип атыйларые. Ул прустина түгел энде чынлыкта, материалга чигү. Чәчәкләр чигәдериек. И бөтен өй тирәли әйләнергә тиеш. Ул энде ун метр да буладырые, унике метр да буладырые, замана өчен. Ничек булгандыр энде ул. Аннары челтәр. Без кечерәк вакытта челтәрне кулдан бәйлиләрие. Тәрәзә челтәрләрен. Ну безгә энде готовый челтәрләр булды. Өлеңгеләр, тәрәзә өлеңгеләре, актан. Кайвакытта базарда саталарые чигешлене. Теге, чукып эшләнгән, машина белән эшләнгәнне.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947)).
Тыю

- Өйдән кыз киткән вакытта, берәр төрле тыюлар бармы?

  • Ә соң шул энде. Артка борылып карама, кире кайтырсың. Җыларга ярамый энде. Җыласаң, җыларга китә, дип әйтәләр энде. Җыларга китә ул, дип әйтәләр. Идәнне себерергә җарамый. Ничек дип әйтим энде мин сезгә? Ничек аңлатыйм? Менә идәнне себерсәң энде, тормыш болганчык була. Җә кире кайтуы була аның, җә ние була. Менә шулый була энде. Ишекне дә шуның өчен. Ишекне ачкан икән, аны җаңадан ачмаска. Берәвеккә хәтле торырга. Шулый булган энде ул.

(Мулла Иле авылы,Фәтхуллина Зәйтүнә (1922)).
Тыю

- Егет кешегә туйга хәтле туй күлмәген күрергә ярыймы?

- Аны күрсәтмиләр энде.



- Ни өчен күрсәтмиләр?

- Имеш, таркала, тормыш тарала.



(Акъегет авылы, Нәбиуллина Зәйнәп Салават кызы (1924)).

Кыз озатуга бәйле тыюлар

- Кыз киткәч, беренче минутларда нәрсәләр эшләргә ярамый?

- Чәй куялар. Чәй эчәләр. Күрше карчыкларын чакыралар. Кайгырышып утырмаска кирәк.



- Кайгырышырга ярамый инде әйеме?

- Ул, кайгырсаң, нәрсә була энде? Кайгы кайгы чакыра, ди. Риза булмаса бирмиләр бит энде кызны. Хәзер. Риза булып киләләр.



(Акъегет авылы, Нәбиуллина Зәйнәп Салават кызы (1924)).

- Кыз киткән йортта беренче сәгатьләрдә ниләр эшләргә ярамый?

- Идән җуарга җарамый. Башка әйбер белмим. Болай идән себерергә, идән җуарга җарамый энде. Ничек бар, шулый калырга тиеш.



- Ә нишләп ярамый? Нәрсә була?

- Идән җугачтын, энде ул. Ничек дип әйтим энде, кыз башка кайтмасын бу җортка дигән кебек була энде ул.



(Мулла Иле авылы, Шәмсиева Сания Кашшаф кызы (1935)).
Ышану

- Ярәшү бар бит әле. Никах мәҗлесе була тагы. Икесе бер тактага бастырыла энде.



- Ә нишләп шулай бер тактага бастыралар?

- Менә бергә-бергә тату торып өчен. Шунда бергә булу өчен, шулый бер тактага басып нитәләр энде шунда. Никах укыганда.



(Акъегет авылы, Габделбариева Флера Гәрәй кызы (1928)).

Ышану

- Никах атнаның кайсы көнендә булырга тиеш?

- Ул җомга көнне булырга тиеш.



- Җомга көнне? Башка көннәрне уздырсалар да ярыймы?

- Шимбә көннәрне җарамый. Башка көннәрне җарый. Дүшәмбене, шимбәне яратмыйлар. Дүшәмбене авыр көн диләр. Шимбәне яратмыйлар. Татарда җомга әйбәт көн дип атала энде ул.



(Акъегет авылы, Габделбариева Флера Гәрәй кызы (1928)).

Өй киендерү йоласы

- Өй киендерү бармы? Аны кем киендерә?

- Килгән кеше, килен киендерә. Ул әйберләр алып килергә тиеш. Хәзерге вакытта андый нәрсәләр бетте энде. Безнең вакытта сөлге-җәймә дип әйтәдериек энде без. Безнең вакытта сөлгеләр алып киләләрие. Кругом әйләндереп, простиналар апкиләләрие, чиккән простиналар. Шуларны эләдериек өйгә, бөтен өйне чистартып, киендереп эләдериек. Хәзер андый әйберләр җук энде. Мондый-мондый менә, зур-зур башлы сөлгеләр буладырые.

- Ә кыз кешегә дуслары булышамы инде?

- Үзе апкилә, артыннан бер иптәшен. Менә сез икәү дус икән, син кияүгә китсәң, теге үзеңә иптәшкә булышырга килә.



- Ул туйга кадәр киендерәме өйне?

- Менә бер ике-өч көн калгач туй алдыннан.



(Мулла Иле авылы, Җамалиева Гайшә Закирулла кызы (1921).
Туй йоласы

  • Хәзер туй була бит энде җегет җагында. Җегет җагында туй була менә хәзер. Туйга киләләр өч көнгә.

  • Өч көнгә киләләр, димәк?

  • Өч көнгә киләләр ие. Менә әвәлерәк шулый өч көнгә киләләр. Беренче көнне шул убщий бөтен тирә-күршеләрне, бөтен дус-ишләрне, шул туганнарны чакырып, никах шикелле энде мәҗлес укыталар. Аннан соң ул көнне кичкә энде аракылы мәҗлес була. Шунда куналар. Килгән әни-әтиләре генә энде. Әни-әтиенә ияреп килгән тагы бер пар куна. Иртә белән кыймак, кабартмалар пешерәләр. Аннары соң менә обедка, менә минем җакын туган Мәдинә икән энде, менә ул чәйгә ала. Көндез аларга чәйгә баралар. Аннан соң кичкә энде җегет җагында үзенә тагы мәҗлес була. Ие. Менә икенче көнне мунча. Иртә белән торган җиргә ике көн мунча. Менә кемнең керәсе килә, мунча керә. Ә энде икенче көнне тагын шулый коймак, кабартма ашыйлар. Тагын бер җакын туган чәйгә ала. Обедка. И кичкә энде тәмамлап кайтып китәләр.

  • Мунчаны менә кем ягарга тиеш? Аерым бер кеше ягарга тиеш, диләрме?

  • Семьяда кем җери энде.

  • Аерым белмисез инде?

  • Аерым белмим.

  • Мунча саклау бармы?

  • Андыйларны ишеткән җук балам. Җук.

  • Ә менә мунча җаккан кешегә берәр нинди бүләк биреләме?

  • Бирелгәндер энде. Мин хәзер ике малай өйләндердем. Мин белмим аның ишеләрне. Ә менә килен, беренче килгәндә бит энде, мунча керә. Менә мунча җакканга килен калдыра әйбер. И сертенергә, аннары чыккач, урындыкларга утырырга җәймәләр җәя. Каенана белән каенатага сертенергә сөлгеләр элә.

  • Өйне кыз киендерә инде әйеме?

- Кыз киендерә өйне.

  • Аннан соң, белмисезме берәр нинди тыюлар юкмы? Менә шуны эшләсәң чирлисең дигән? Мәсәлән, килен белән кияүгә карата? Кыз озатканда, мәсәлән, кызга артка борылып карарга ярамый, диләр?

  • Аның ише сүзләр бар энде ие.

  • Туйда шаhитләр итеп кемнәр алына? Элек ничек булган? Шаhитләр булганмы?

  • Шаhитләр... Бик элек аларны белмим. Менә малаем өйләндергәнне генә беләм. Ну ул хәзерге шикелле энде. Минем малай илле өченче елгы әле. Мин үзем җегет белән таныштым, ике атна җердем.

(Норлат авылы, Бикмөхәммәтова Хәтимә Шәйхетдин кызы (1928)).
Мунча ягу йоласы

- Мунча ягалармы?

- Җагалар, бездә җагалар. Никах көнне бездә мунчаны җагалар. Башта кодаларны җибәрәләр. Килгән кадерле кунакларыннан кодаларны җибәрәләр. Теге кияү кертү мунчалары хәзерге туйларда күренми. Электә аны беренче шул, кияү белән киленне җибәрәләрие мунчага.



- Ә мунчаны кем ягарга тиеш?

- Мунчаны парлы кешеләр җагырга тиеш. Парлы, тигез гомер иткән кеше.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947)).
Мунчаны саклау йоласы

  • Никах көнне мунча якмыйлармы?

  • Җага. Никах көнне мунча җагалар. Мунча җагып, җегет белә кыз бич аруланып, мунчага керәләр энде анда.

  • Ә аларны берәр үзенчәлекле сүзләр белән чакырмыйлармы мунчага?

  • Мунчага... Белмим бер дә. Ансысын ишеткәнем җук.

  • Ә кем яга мунчаны? Берәр билгеле бер кеше ягарга тиешме аны?

  • Билгеле бер кеше җагарга тиеш. Бер кеше җага. Ул элекеләрдән калган. Кияү мунчасы, кияү мунчасы. Кияү мунчасына энде мунча җаккан кешегә... Намазлыклар җәйгән булалар. Намазлык астына анда җә акча, җә берәр бүләк кыстыра торган булганнар.

  • Ә кем яккан? Якын туганы булырга тиешме?

  • Җакын туганы. Җакын туганы җага. Энде кыз җагыннан җага. Аны кияү мунчасы, диләр бит.

  • Ул инде тормышта булган кеше булырга тиешме әллә кияүгә чыкмаган, өйләнмәгәнме?

  • Аңа хәтле белмим, акыллым.

  • Ә мунчаны саклау дигән әйбер бармы? Сакларга кирәкме?

  • Бар. Мунчаны саклаганнар. Җат кеше кермәскә. Әйбер-мазар сипмәскә, нимәскә. Кияүләр кереп чыкканчы, мунча сакланган ул. Саклаганнар мунчаны.

  • Ә менә кияүгә чыгар алдыннан, кияүгә чыгучы кыз дус кызлары белән, яки өйләнүче егет дус егетләре белән мунча керергә тиеш булганмы?

  • Җук. Мунчага керми энде алар. Җук. Кыз җагында кияүгә киткәнче мунча кермиләр. Мунча керү түгел, әйтәм бит әле, кыз белән җегет алар әле бер-берен күрешмәгән дә булалар. Кыз ягында кызны гына хәзерләгәннәр. Нәрсәләр кирәк анда. Киемнәрен, ниләрне, бөтенесен. Анда җук. Андый нәрсәләр җук. Булмаган ул.

  • Ә яшьләргә урын-җирен кем җәя?

  • Анысы да җакын кешеләре генә җәя. Билгеле кешеләр генә җәя. Элеке энде ул келәт дигәннәр. Ну энде ызба да булгандыр энде. Менә шунда тагы мунчадагы шикелле караул тора. Җат кеше кермәскә анда. Шул үз дигәне генә керергә.Үз дигәне генә чыгарга.

  • Ә бу кешеләргә дә бүләк бирелгәнме?

  • Бүләк бирелгән. Бүләк бирелә энде. Бүләк калмый ул.

(Мулла Иле авылы, Фәтхуллина Зәйтүнә (1922)).

Ышану

- Пичкә терәтәләр бит әле киленне. Пичкә кулны куйганнар. Мин китәргә килмәдем, дип. Аннары мендәргә бастырганнар. Ийе. Хәзер дә бар ул. Бал каптыралар. Җегеткә дә, кызга да. Мендәргә бастыралар. Ийе, онга да тыкканнар, ризык булсын, дип.

- Ә пичкә ни өчен терәтәләр?



-Җәнәсе энде, кияүдән кайтмый энде. Җабышып җата. Җабышкан энде. Килгән энде. Пичкә җабышып.

(Норлат авылы, Заһидуллтна Әминә Лотфулла кызы (1931)).

- Аннары, килеп керүгә, элек зур пичләрие бит энде. Пичкә арты белән терәтәләр. Чтубы энде ул шул пичнең хуҗасы булсын. Әйе, гомер буена шунда булсын, дип. Кертәләр дә, аннары җегет белән кыздан маен да, бер кашыктан каптыралар, балын да бер үк кашыктан каптыралар. Җомшак телле, баллы булсын, әйбәт булсын килен, кунакчыл булсын, дип. Менә шулый каршылыйлар. Ипине тешләтәләр, кисеп бирмиләр. Үзләре тешләп кабалар. Кискәнне җаратмыйлар.



- Ә бу ни өчен менә шулай эшләнелә икән?

- Ну, икесе гомер итсеннәр, тигез ризыклы булсыннар, диләрдер, минемчә.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947).

Килен төшерү йоласы

- Ә егет йортында яшь киленне ничек каршы алалар? Кем каршылый аны?

  • Каршы алган чагында, кайнанасы каршылый. Кайнатасы булгандыр энде. Кайнатасын белмим. Шул кайнанасы каршылый бит энде. Бал каптыра, аннары сун май каптыра, әпи. Башлап әпи. Кибән башын ашата. Кибән башы дип әйтәбез бер тешә башлаганны. Кибән башын ашата. Баллы, татлы телле булырга, йомшак телле булырга, ризыклы булырга бусысы. Энде аннары әнә онга кулын тыктыра. Ансысы ризыклы булырга...

(Мулла Иле авылы,Фәтхуллина Зәйтүнә (1922).

- Егет өенә килгән яшь киленне ничек каршы алганнар?

- Мендәрләргә бастырып, кызым. Авызларына бал каптырып. Әлеге бал-май кебек яшәсеннәр, дип энде. Бал-май кебек кенә. Ийе, тәмле телле булып. Анасына хөрмәтле булып, ирен хөрмәт итеп. “Гомерлек булсын!” - дип әйтәбез бит энде балам. “Гомерлек булыгыз!” - дип.

(Норлат авылы, Заһидуллтна Әминә Лотфулла кызы (1931)).

Яшь парларга теләк

- Яшь парларга нинди теләкләр телиләр?

- Ай, кызым, анысы бит энде. Менә сез икәү утырдыгыз, минем сезгә карата сине беләм бит, ийе, нинди матур теләкләр генә телибез бит энде. Их, сез пар килгәнсез, гомер буе шулый пар канатлар булып яшәсәгез иде. Дөньяга балалар тудырып, шушы газиз балаларыгызны, газиз ата-аналарыгызга мәрхәмәтле булып, шушы балаларның да рәхәтен күреп яшәргә насыйп итсен.

Күп теләкләр теләсәм дә,

Күп булмас инде сезгә.

Миннән теләк шушы булсын:

Гомергә бергә яшәгез бергә! Пар канатлар!

(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Гыйсмәтуллина Нәхирә Закир кызы (1940)).

Кода коймагы

- Ә менә бу никах көнне нинди ризыклар әзерләнә?

- Безнең җакта бары тик элеккеге камыр ашларые. Хәзер энде закуска да куялар бит энде, бөтен-бөтен нәрсәне куялар, аракыдан гайрене. Никах ашында аракы гына җук энде. Ә электә андый нәрсә җук иде. Ул вакыт җитмәүчелек тә булгандыр. Хәзер җиләк-җимешен дә куялар бит энде. Бу вакытта коймак, кабартма пешерәләр. Әле коданы сыйлаганда, коймагы бар. Кода коймагы. Беренче көнне кода ашы үтә бит энде, ул көнне энде кода ашы – зур аш, моны җегет өендә үткәрәләр. Икенче көнне иртә яктан. Кодалар башка яктан килгән булса, шул өйдә куналар. Авылныкы булса энде, кайтып китә бит өенә. Иртә яктан аннары җаңадан чакыралар аларны, коймакка. Кода коймагына тирә-җак туганнарын, җакын туганнарын да чакыралар. Ул коймакны пешереп торалар, ашатып торалар. Килеп тора кеше, чыгып тора, ашап тора.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947)).
Тел яшерү йоласы

- Тел яшерү дигәнне ишеткәнегез бармы?

- Тел яшерү бар.



- Кемнән яшергән инде ул аны?

- Менә мин килен булып төштем. Минем кайнатам бар. Менә шул кайнатадан мин тел яшерәм. Аның белән сөйләшмим. Аннан соң менә иремнең абыйсы була. Аны быгый дип әйтәләр. Менә шул иремнең абыйсы белән дә мин сөйләшергә тиеш түгел.



- Ә сез шулай сөйләшмичә озак йөрисезме инде?

- Озак. Үлгәнче.



- Үлгәнче?

- Үлгәнче. Элек вакытта шул үлгәнче булган. Ну мин сөйләштем кайнатам белән. Ни өчен? Минем өйдә кайнанам җук иде. Кайнатам җанына гына килдем. Шул: ирем дә, кайнатам, мин - өчәү генә иек. Миңа энде теге кирәк, бу кирәк. Тел яшереп торып булмый. Моңа риза булды кайнатам. Тел яшермә, сөйләш, диде.



- Ишеткәнегез юкмы, тел яшергән кәләшнең телен ачтырырга тырышканнармы? Берәр нинди сүзләр әйтмәгәннәрме?

- Менә иремнең абые белән сөйләшергә тиеш түгел, дип әйттем бит. Мин абый белән сөйләшмәдем. Менә бер вакытны ул төшкән булган безгә. Мин кайтып кердем. Аны мин күрмәдем, нимәдем. Мин кайнатам белән сөйләштем. Абый шунда булган. Менә шул көйгә иттереп: “Әй абый, мин җалгыш эшләгәнмендер”, - дип әйттем дә. “Җарый, җарый, - ди. - Нәмәрсә була. Сөйләшсәң дә ярый”, - дип әйтте. И шул көйгә абый белән дә сөйләштем.



(Норлат авылы, Бикмөхәммәтова Хәтимә Шәйхетдин кызы (1928)).

- Тел яшерү бар. Бар. Ул элеке булган энде ул. Элеке алар бик яшергәннәр кайнатадан. Хәзер, минем заманнарда энде, тел яшерүләр бетә башлады. Әнкәйнең абыйсы бар ие, олы абыйсы. Кече Ачасырда, дип әйтәләр энде. Ачасырда торалар ие алар. Шул абыйдан тел яшертте. “Ул үзенең бөтен ниләреннән тел яшертте”, - ди. “Син дә аннан тел яшер”, - ди. Бер вакытны эшкә барам, малай. Кызны күтәреп барам. Ә ул чатлыктан борылганда, шул абый килеп чыкты. Шул дәү абый. Дәү абый дип әйтәдер ийек энде. Шул дәү абый килеп чыкты. Мин карап киттем энде, нишлим. Әйтә алмыйм бит энде. Елмаеп. Менә шулый иттереп, мескен, бик нитеп калды энде. Минем башка кешедән яшергән булмады. Энде әткәй шулый дип әйткәчтен.



  • Телне озак яшердегезме?

  • Үлгәнче энде .

  • Үлгәнче?

  • Үлгәнче. Менә ул үлгәнче яшердем энде.

(Норлат авылы, Вафина Мөршидә Заһидулла кызы (1929)).

Туйга бәйле гадәтләр

- Ә туй күчтәнәчләрен табынга ничек чыгаралар?

  • Поднуска салып чыгаралар.

  • Берәр төрле сүзләре юкмы аның?

  • Белмим. Ишетмәгән аларын да.

  • Алар парлы булырга тиешме?

  • Парлы булырга тиеш. Икешәр каз аппарганнар анда. Чәк-чәк булган энде. Чәк-чәкләр, аннары канфитлар алып барганнар энде анда. Шулый аппарганнар. Аннары элеке күмәчләрне алып баралар ие. Хәзерге кебек түгел. Элекеге алтышар күмәч алып баралар ие. Икешәр каз алып бара торган булганнар. Энде анны, кайтып киткән чагында, кыз атасына биреп җибәргәннәр. Аның бер казы да кайтып киткән энде. Алты күмәче дә кайтып киткән. Шулый булган ансысы.

  • Ә ни өчен шулай кайтара торган булганнар?

  • Ә соң җоласы шулый булгандыр энде. Кем белә. Энде ул менә нигәстен... Бу күчтәнәчләр кайтканнан соң, тирә-күршеләрне чакырып, чәй эчергәннәр. Менә туй күчтәнәчләре белә.

  • Яшьләрне ак келәткә озату бармы?

  • Менә шул җокларга җата бит энде. Караул торып. Караул торалар.

  • Ә кем озата аны?

  • Якыннары озата. Туганнары кыз җагыннан.

  • Моны тагын берәр кеше күрергә тиеш булганмы? Әллә аны сиздермәскә тырышканнармы?

  • Сиздермәскә тырышканнар энде. Ничек тә. Күрсәтмәскә тырышканнар ничек тә. Кеше кермәскә булган. Үзләрен генә бикләп куйганнар энде аннары шунда.

(Мулла Иле авылы,Фәтхуллина Зәйтүнә (1922)).

Кода чәе

- Аннары, ризалашкач энде, туй мәҗлесе була. Гадәттә туй, без кечерәк вакытта буладырые менә туй. И өч көн буе кода сыйлыйларые.



- Өч көн була инде сездә туй?

- Өч көн буе ул кода сыйлау дигән нәрсә барые. Ул җегет җагыннан да, кыз җагыннан да бер пар кеше, иярчен кода буладырые. Төп кода энде өйдәге кеше бит энде. Иярчен кода шул кодаларның туганнары була энде ул. Или кыз туганы җагыннан, или ир туганы җагыннан. Ул җегет җагындагы туй булса, кыз ягындагы кода булып килгән кешеләрне, кунакларны сыйлыйларые. Хәзер бит бөтен кеше бер җулы килә. Ул вакытта әнә шул кодалар гына, бик затлап кына киләләрие алар. И җегет җагындагы туганнар чәйгә алаларые энде аларны. Кода чәе, дип әйтәләрие. Көнгә дүртәр мәртәбә чәйгә барган кодалар да барые. Менә шулый бер өйдән бара, безгә киләләр энде. Бездән соң минем энекәшләргә баралар. Аннары тагын башка туганнарыбызга баралар.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947)).
Туй гадәте

  • Килен кешене мунчага чанага яки ләгәнгә утыртып алып бармыйлармы?

  • Җук. Ул аның ансысы болый булган. Кода-кодагыйлар да керә бит мунчага. Кода-кодагыйлар мунчадан кайтса, мунчада озаграк торган имеш. Озак тормаганнар. Озак тормаса да, барыбер барганнар. Чанамы анда, арбамы тартып барганнар: “Әйә, хәлегез бик китте, мә, тартып кайтабыз сезне”, - дип көлдереп. Көлдергәннәр энде анысын. Аннары менә... Ансысы безнең авылда булмаган, күрше авылларда булган ул: нигәстен, кода мунчадан чыккачтын, ат камуты киерткәннәр кодага. Имеш, син менә хәзер монда уздырдың. Менә хәзер син камыт киеп кайтасың, туеңны уздырырга, дип әйтеп. Менә шулый булган ул. Аннары сун чәйме, сумы алып барганнар. Җүри ансысы. Көлдереп. Менә эчәсегез бик килгәндер, дип әйтеп, имеш, озак торганнар болар, дип әйтеп энде.

(Мулла Иле авылы,Фәтхуллина Зәйтүнә (1922)).

Киленне сынау йоласы

- Туйдан соң икенче көн ничек башлана? Киленне сынап карамыйлармы, берәр нинди эш кушып?

- Камыр издерәләр. Элекке әпи бастыра торганнарые энде. Әпи изеп, басып куймалы. Шул әпи изгәндә энде, акча салалар энде. Син күргәнче, нигә, суга. Шунда әпи изгәндә, шул акчаны табаласыңмы, җукмы. Кечкенә акча салалар энде. Элекке ун тиенлекләр, биш тиенлекләр, шуның шикелле. Әгәр дә акчаны тапмаса энде, уңышлы булмый энде. Яхшы булмый энде тормышы.



(Мулла Иле авылы, Шәмсиева Сания Кашшаф кызы (1935)).
Ышану

  • Камырның уңуы киленнең уңуына бәйле. Ул ырым шуның хәтле дөрес. Менә минем туемда шулый булды. Килен кеше бит энде: үз туемда үзем коймак пешерәм. Һич коймак таралмый. Менә өстерәлә дә җөри, таралмый табада. Аптырадым, таралмый! Ул тиз пешми, тигез пешми бит энде ул андый. Менә мин ирдән уңмадым үзем. Әйе, мин озак яши алмадым. Ә туенда камыры уңган кеше тормышта уңа. Ул камыр уңу – шуның кадәрле зур нәрсә.

(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947)).
Ышану

- Туй күлмәге кешенеке булса, нәрсә була?

- Кеше бәхете белән бәхетле булып булмый, дип. Туй күлмәген кешегә бирергә кушмыйлар, җаңадан кидерергә кушмыйлар. Вобще, андый ырымнарга мин аңар үзем ышанам да. Чөнки минем үземнең туганымда шундый нәрсә булды. Ул вакытта әле туй күлмәкләре бик җугые, кыйммәтчелек вакытында. Ул үзенең туй күлмәген дә биреп торды бер кызга, балдагын да биреп торды. Сеңелнең тормышы бармады, теге кызныкы бик әйбәт урнашты. Ул бөтен нәрсәсен биреп торды. Фатасын да биреп торды. Менә, күрәсеңме, бар ул. Элеккегеләр бернәрсәне дә белмичә генә әйтмиләр. Алар сыналган. Бик каты сыналган нәрсәләр булган булырга кирәк, дип әйтәм мин. Мин ана ышанам.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947)).
Су юлы күрсәтү йоласы

- Су юлы күрсәтү дигән нәрсә бармы?

- Су юлы күрсәтү Бакырчыда җук. Ну мин бардым Качкын дигән бер авылга, Чиләбе өлкәсенә. Анда су юлы күрсәтәләр икән.



- Ул ничек була?

- Ул матур күренеш. Мин аны бик нык җараттым. Аларның авыллары гел урман уртасындае. Күрәсең, ул Качкын дип зрә аталмагандыр энде, качкыннар килеп урнашкан урын булырга тиеш ул. Татар-башкорт авылые ул. Авыл урамыннан су юлына кадәрле таш түшәлгән җул иде ул, бик матур гына. Шуннан, киленгә көянтә-чиләк күтәртәләр. И, урысларның крестная мать дигән кебек бар бит. Шуның кебек, боларда да шул, крестная мать иттерерлек кеше. Ул киленнең иң якын сердәше буларга тиеш була торган Кеше, ди. Кияү җагыннан бер кыз була энде ул аның или кыз туганы. Ну тульке якын кешесе җегетнең. Бу киленгә энде ул сердәш була. Һәм менә ул бара анда. Ул барганда гармуннар белән полный җырлап, су юлына баралар. Шуннан су алып кайталар. Су алып кайткан вакытта, кыз кешенең чиләге чайпалмаска тиеш. Ул түгелмәскә тиеш. Адымнары тиз булырга тиеш. Аның таләпләре, аның кадәр җырак җирдән. Менә мин аны күзәттем. Кызыксынып күзәттем, чөнки бездә җук. Анда алар энде җырлар да җырладылар, уйнап та алдылар. Шул су буенда. Сулары бик матур, җылга кырыенда кизләүләре. Аннары кайткач, шул судан энде үзе куеп чәй эчертергә тиеш кайнанасына.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947)).

Туйдан соң икенче көн ничек башлана?

  • Иртән тора килен. Киленгә чишмә юлын күрсәтәләр.

  • Ул ничек була инде?

  • Менә кыз, килен киянтә-чиләкләр алып, суга баралар. Менә суны апкайталар. Шул суны куеп, чәй эчәләр. Килен апкайткан су белән. Тегесе аерым бушатыла да, бусы килен апкайткан белән чәйләр куеп, чәйләр эчәләр.

  • Ә менә киленне тагын берәр ничек сынамыйлармы?

  • Ике киленем булды. Бер дә сынап карамадым.

  • Ә болай сынау гел булмаска тиешме инде?

  • Ничек энде үзеңнең киленең риза булып килгәч, нигә сынап торасың яшьләрне. Үзләре яратышкач.

(Акъегет авылы, Нәбиуллина Зәйнәп Салават кызы (1924)).
Ышану

Мөселманнарда өч саны

- Менә шулайтереп табын хәстәрләп, кунак-кунак җөриләрие. Өч көн буладырые бу. Мөселманның өч көне энде ул, өч дигән саны, бик зур сан бит энде, өчле.



- Әйе, менә нәрсәне аңлата икән ул өч көн?

- Өчесен укыталар бит энде, үлсә дә. Һаман да тәсбих та өчкә бүленә бит энде. Теге туксан тугыз төймә, утыз өчтән бүленгән. Бардыр ул аның берәр мәгънәсе, өчнең. Аннары кияүне сыйлыйларые өч көн иттереп тагын шулый. Кияү, бөтен туганнар да шулый җөридерие. Ул вакытта энде кияү үзе барган, кыз ягына барган ниләргә, балдызлар була бит энде, кайнешләр була, тегендә. Нәсел-токым, икенче буыннар, өченче буыннарга да кунакларга барганда, пәкеләр, тараклар, бүләкләр хәстәрлидерие. Кияү җегете. Ә кыз кеше, җегет җагындагы кунакларга барганда сөлге эләдерие, тагын чиккән сөлгеләр эләдерие. Менә минем килен энде минем җактагы туганнарга чиккән сөлгеләр элеп китәргә тиеш. Ул вакытта зур пичләрие бит энде, агарткан пич. Шул пич янына һәрвакытта да сөлгеләр элеп куяларые. Матурлык өчен булгандыр энде ул, аңа бит сөртмиләрие. Чисталыкны күрсәткәндер ул. Чып-чиста торадырые. Ул энде бик озак еллар сакланадырые бу килен сөлгесе.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхимулла кызы (1947).



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет