- Ничә яшьтән кешеләр үлемгә әзерләнә башлыйлар һәм ничек итеп?
- 60 ны узгач. 60 ны узгачтын курка башлыйбыз энде үлемнән.
- Ә менә нәрсә әзерлиләр?
- Кәфенлекләр, үзебезне күмәр өчен кирәк-ярак сөлгеләр, гүргә төшерергә, сәдакаларны хәзерләп куябыз. Үлгәннән соң, хатыннар җыелышып утырабыз да энде, саклап мәетне, аларга сәдакалар өләшәләр, менә аның өчен баш яулыкларын хәзерләп куябыз.
- Нәрсә ул үлемтек? Аңа нәрсәләр керә?
- Кәфенлек – 15 метр. Аңа 15 метр бәз (ак бәз), сөлгеләр гүргә төшерер өчен, биткә ябыр өчен яулыклар, чатыр өскә нитәргә, хатын-кызга төрергә, төреп барырга одеал. Менә шундый әйберләр үлемтеккә хәзерләп куябыз.
- Ә бу әйберләр кемгә бирелә?
- Бу кәфенлек белән ирләрне дә, хатыннарны да төрәләр. Сөлгеләр белән гүргә төшерәләр, ә зиратта 4 чатта калучыга аңгырлы сәдака бирәләр, гүр авызын ачучыга бирәләр. Менә шулар.
- Мәетне юучыга нәрсә бирелә, алып барган кешегә нәрсә бирелә, кабер казыган кешегә?
- Мәетне юучыга акча бирәбез энде хәзер, сәдака итеп, я материал бирәбез, күлмәклек материаллар була бит энде. Кешенең алдан алган, хәзерләгән материаллары була. Менә мин хәзерләп куям, пример. Салып, хәзерләп куйган юучыга дип. Шуңар өстәп сәдакасын куялар юган кешегә.
- Үлемтек әйберләрен алдан хәзерләп кую белән бәйле нинди ышанулар бар?
- Энде әбиләр әйтә торган иде: “Үлемтекләр хәзерләп куй, гомерне озайтып ята”, - дип. “Гомер теләп ята, кәфенлекләрне алдан хәзерләп куйсаң”, - дия торган иде.
- “Теге дөнья”га ничек итеп чакыралар, дип әйтәләр? Кешегә үлем нинди кыяфәттә килә?
- Соң нинди кыяфәттә килсен ди энде. Аллаһы Тәгалә: “Җанны алганда, үзем җибәрәм”, - дигән бит. Ничек булса да газраилне җибәрә. Газраил бит энде Аллаһы Тәгаләнең язмышы, диләр бит энде. Аллаһы Тәгалә ни язган, Аллаһы Тәгаләнең язмышы, диләр. Газраилне җибәргәч, Газраил: “Ничек алыйм бу кешенең җанын?” - ди икән. Ничек алсын, Аллаһы Тәгалә язган язмыш буенча.
- Ә менә яшь бала яки яшь кеше үлеп китсә, нәрсә дип әйтәләр? Оҗмахка эләгә, дип әйтмиләрме?
- Оҗмахка эләгәсен кем белсен, бер кеше дә белә алмый энде аны. Оҗмахны аны бер кеше дә күрмәгән. Бер кеше дә белми. Аллаһы Тәгалә иман бирсен бу бәндәгә, иманлы җаннардан булсын, дип әйтәләр бит менә. Язмышыдыр, диләр, Аллаһы Тәгаләнең язмышыдыр, язмышка күрә үлгәндер, дип әйтәләрдер энде. Аннан, язмыштан узмыш юк, туганда ни язган.
- Яшен сугып үтерсә, бу үлем изге дип аталмыймы? Андый кешене аерым күммиләрме?
- Күммиләр, бергә күмәләр. Анысын да Ходай Тәгалә бергә биргән бит энде аны. Аның язмышы шуннан узган, туганчы ук язылган язмыштан узмыш юк.
- Ә менә кайсы көндә үлсәң, яхшырак санала? Атнаның, айның кайсы көне яхшырак санала?
- Җомга көнне күмелсә, бик әйбәт энде, изге икән, диләр бит энде. Җомгага кадәр керде, диләр. Дүшәмбе көнне пәйгамбәребез туган көн, дүшәмбене яраталар энде, дүшәмбе көне диләр. Пәйгамбәребез туган көн – дүшәмбе. Әй шул көнне үлсә, шул көнне гүргә керсә иде. Шул көнне вафатны: “Әйбәт кеше булган икән бу”, - дип сөйләшәләр энде халык арасында. Һәммәсе дә Аллаһы Тәгалә көннәре энде, бөтен көн дә алай булса.
- Үлем турында алдан белеп буламы? Төштә күрмисеңме?
- И анысына да китапларда бик күп энде, теге трактор җир сукалап чыгып китсә, җир сукаланып бетсә, мәет була, дибез бит энде. Мәет була, дибез. Самолетка утырып китсәң, я поездга утырып китсәң, үлемдер, дибез энде. Тирән чокырга төшеп китсәң, төштә күреп бит энде, төш күрәсең. Тирән чокырларга төшеп китәсең, ни, ә ул кеше үлә икән, дип әйтәләр энде менә.
- Берәр кешенең кырыгына кадәр икенче кеше үлсә, тагын бер мәет булырга тиеш дип әйтмиләрме?
- Юк. Менә ике кеше үлсә, өченче мәет була икән дип ишеткәнем бар менә. Бура күрә, менә бура күрә, менә безнең җирдә берәү үлде, әллә дүрт, әллә биш бура күргән иде. Бура күргәч үлә бардылар. Төштә менә бура куйсаң, зур бура булса – зур мәет була, кечкенә мәетнеке – кәнүшнинеке бураган була. Аны кечкенә мәеткә, диләр энде.
- Мәетне юган вакытта, тәне йомшак булса, тиздән үлем була, дип әйтмиләрме?
- Әйтәләр анысын да, әйтәләр ие. Тәне йомшап китте әле моның, диләр. Мәет булыр тагын, диләр. Әйтәләр.
- Үлгән кешенең җаны ничек чыга? Гәүдәнең кайсы ягыннан?
- Асылынган кешенең арткы яктан чыга, дип әйтәләр бит энде. Ә болай гына үлгән кешенең авыздан чыгып китә икән энде. Теге асылынып үлгән кешенең арткы яктан чыга икән, диләр.
- Җан чыккач, кая китә?
- Без каян беләбез соң аны. Менә күккә оча җаны, дип әйтәләр бит энде аны, күккә китә икән, дип. Энде аны төрлечә әйтәләр. Имеш, ул җан икенче җиргә барып куна да энде, тагын менә шул кешенең җаны кунып, өч кеше ашый дип әйтәләр бит энде, төрле риваяте бар. Җаны күккә китә диләр бит энде, үлгәч.
- Су каптыручы кеше кем була?
- Су каптыручы баласы була энде. Янында баласы була, я утыручы карчыклар була. Менә үлде әни, мин каптырып тордым, кашык белән. Аннары соңгы чиккә җиткәч, текәч белән бирдем.
- Ә мәет өстенә нәрсә куялар, ни өчен?
- Мәет өстенә кашык та куялар, пычак та куялар, җеннәр килмәсен дип энде. Энде, пычак та куялар өстенә, күкрәгенә. Без бер әйбер дә куймадык.
- Үлгән кешене кемнәр юа? Ничә кеше?
- Менә хәзер генә үлделәр монда күршедә. Бер юучы, берсе су салып торды комган белән, берсе әйләндереште. Кухняда без су җылытып тордык ике кеше. Менә беребез җылытты, беребез ташып торды. Энде, шунда үз кешеләре нияләр, чыгарып түгәләр суларны.
- Олы кешеләр генә юамы?
- Укый белгән кеше. Укый белгән кеше, рәтен белгән кеше, менә. Менә Алсу минем кебек мәет юа, анасы бик карт иде, мәет юып йөрде. Бик теге сезнең кебек яшьләр юмый энде, картлар, укый белгән кешеләр юа.
- Ә нәрсәгә салып юалар? Сабын белән юалармы?
- Сабын белән юалар, исле сабын белән юалар. Кабыкка салып юалар, кабыктан су агып тора. Менә шунда простыня салып астына, өстенә комган белән чиста су агызып торалар. Шул 4 чиләк су җитә энде менә.
- Нинди су булырга тиеш? Чишмә суымы?
- Безнең авылда чишмәләр юк. Колонкадан алабыз суны, колонкага баралар. Өстенә тастымал ябып, ике кеше “Инәгәтәйнә әлкәсәү”не укып, икәү баралар суга, су алып кайталар. Аннары су җылыталар.
- Суны кем алып кайта?
- Якыннары алып кайта. Кызлары булса – кызлары, туганнары булса – туганнары. Чит кеше түгел, үзләренеке, туганнары.
- Суны алган вакытта, нинди сүзләр әйтеп алалар?
- Шул үзенең догасын укыйлар, инәгәтәйнә укыйлар, инәгәтәйнә.
- Мәетне юган вакытта, нәрсә белән юалар? Перчатка кияләрме?
- Перчатка кияләр. Кайсысы медицинскийны кияләр, кайсы чүпрәк кияләр. Кулларына перчатка киеп юалар. Менә бит кешенең төрлесе була бит. Инфекция эләгергә мөмкин.
- Чүпрәк беләнме, марля кисәге беләнме?
- Марля белән дә, чүпрәк белән дә юалар менә. Простыняны кисеп алганнар иде тугани апалар, чүпрәк иде.
- Суны кем кертеп тора?
- Суны энде, үзләренең якыннарын куялар. Берсе җылыта, берсе биреп тора комган белән алмаш-тилмәш.
- Су капланып торырга тиешме? Ни өчен?
- Суны каплап алып кайталар. Салфетка салып, кайтканда капланып тора. Аска да чиста гына ару әйберләр салалар. Чиста булсын өчен, ару булсын өчен.
- Мәетне юып, кәфенлеккә төреп куйганнан соң, аны ачып карарга ярыймы?
- Кәфенлеккә төреп куйганнан соң ачып, якыннары кереп карыйлар аны. Аның битен генә ачып карыйлар. Аннары битне бер япканнан соң ачмыйлар энде. Бетте, аннары япкан килеш тора.
- Чиләк, ләгән, чүмеч ише әйберләрне кайдан алалар?
- Комганны зираттан алып кайттылар. Чүмеч, ләгәннәр үзләренеке энде.
- Аларны кайда тоталар башка вакытта?
- Аларны зиратта. Аерым бер йорт эшләнгән, шунда. Менә шунда саклыйлар. Халатларын да шуннан алып килделәр. Мәет юган вакытта, ак халатларны аннары юып илтеп бирәләр, юып бетергәч.
- Мәетне, кер, идән юган суны кайда түгәргә кирәк?
- Аерым ару җиргә түгәләр энде. Агач төбенә түгәләр, кеше сиярлек булмасын, кеше йөрерлек булмасын. Чиста агач төбенә иснәтеп түгәләр.
- Сабынны кая куясы?
- Сабынны кайсы кеше күмә, аны шунда бергә су белән, чүпрәк белән тотарга ярамый, диләр бит энде. Салкын күренә икән, дип әйтәләр энде, имеш. Чүпрәкләре белән. Шул юылган чүпрәкләрне дә түгәләр энде. Кайсы кеше юып куя, чистартып. Кулланмыйлар.
- Кулланмыйлармы?
- Яңадан мәет юган сабынны кулланмыйлар. Менә мин кая куярга белмәдем. Әнинең сабыны һаман шул көй сандык төбендә сакланып тора. Мин кая куярга белмәдем. Чыгарып күмәрмен әле, дип торам үзем бер җиргә. Яңадан кулланырга ярамый, ди.
- Кәфенлек теккән җепне, энәне нишләтәсе? Аны кая куясы?
- Энәләрне хәзер бирмиләр. Хәзер биреш бетте. Аны чыгарып кадап куйдылар шулый. Ну аны тотмыйлар тоже. Хәзер нимиләр. Хәзер мәеткә өләшмиләр бит энде, элек өләшәләр иде. Күчмә сул яккамы, уң якка кулын куялар иде. Хәзер өләшү юк. Кәфенлекләр ниделәр дә, аерым урында гына сакладылар, тотмыйлар аны да.
- Алар белән бозым эшләп буламы? Ничек итеп? Шундый очраклар булганы бармы?
- Юк, анысын ишеткән юк. Кемгә ничек. Аны ишеткәнем бар энде, менә зират өстендәге туфракларны алып кайтып, кешеләрне салкын күрсәтер өчен, бер шулый итеп бозалар икән, дип тә ишеткәнем бар энде. Бар, бар. Аны ишеткәнем бар. Ну алай йөрүчеләр юктыр дип әйтәм. Мин уйламыйм андыйны. Үзем шундый булмагач, алай йөриләрдер, дип уйламыйм.
- Мәетне озаткач, идәнне, өйне кайсы яктан юарга кирәк? Ни өчен?
- Кире яктан. Ишек катына, түргә таба юалар. Менә ни өчен, анысын белмим. Ишек катыннан түргә таба юалар идәнне.
- Керне ничә кеше юа? Ничә тапкыр юарга кирәк?
- Керне юалар да чишмәгә барып чайкыйлар. Норлатта чишмә бар. Шул чишмәгә барып чайкыйлар. Сулын әйләндермиләр кернең. Шул көе бер яктан гына, ничә кеше юса да ярый.
- Мәет астында булган простыняларны, ул гүргә кергәнче юып өлгерәсе түгелме?
- Юып куялар. Тиз генә юып куялар. Чайкап эләләр. Аны тиз генә, нәрсә булмасын өчен микән энде аны, чайкап, элеп куеп торалар. Яңадан юалар аннары.
- Зират әйберләрен киемнәр белән бергә юарга ярыймы?
- Зират әйберләрен, халатларны бергә юалардыр энде. Бергә юалар да үтүклиләр. Үтүкләп илтәләр. Аерым да юалармы әле аны? Болар халат тотмадылар. Алъяпкычлар монда хатын-кызда, ирләрдә тоталар күбрәк халатны. Хатын-кызга специальный алъяпкыч буалар. Алъяпкыч хәзерлиләр.
- Үлгән кешенең киемнәре юылмыйча калса ярыймы?
- Бер юмыйча калдырмыйлар. Нәрсә - бар бөтенесен. Мәет кайсы бит энде шәһәр тирәсеннән кайта, тизрәк кайтканчы, кирәкле ниләрне чыгарып куялар, юмас өчен, әйе. Юмаслык керләрне чыгарып куялар. Юырлыгын гына калдыралар. Әгәр дә больнистә үлә икән. Өйдә үлсә юалар. Теге каны чәчри икән, диләр бит энде мәетнең, менә шул каны чәчри икән. Күренмичә генә энде, каны чәчри икән, диләр. Шуңа күрә өйдә биш тапкыр менә юдык бит энде, бөтен ике өйне дә, бөтен тәрәзә төпләренә хәтле, бөтенесен.
- Мәетне алып чыгып киткәннән соң, капканы ачык калдыралармы?
- Капка ачык кала, күмелеп беткәнче, әйләнеп кайтканчы, ие.
- Ни өчен капка ачык торырга тиеш?
- Менә йоласы шуның төсле, диделәр. Күмү кайтканчы, капка ачык торырга тиеш.
- Мәетне алып чыгып киткәннән соң, өйдә кем кала? Алар нишли?
- Мәетне алып чыккачтын, өйдә хатыннар кала. Алар утырып укыйлар. Мичкә ягалар әле. Беренче, нине алып чыгып киткәннән соң, хатыннар барысы да чыгалар. Шул вакытта бер кеше идәнен юа, обратно ишек катыннан, и пичкә төртеп җибәрәләр, пиче бар кеше. Пиче булмаган кеше кәгазь булса да төртеп җибәрәләр, җаннан китмәсен дип, әйе, җаннан. Шуннан соң керәләр дә укыйлар.
- Нинди догалар укыла?
- Тәбәрәк укыла. Тәбәрәкне укыдылар, мәет киткәч.
- Укыган кешегә нәрсә бирелә? Онмы? Тавыкмы?
- Он бирмиләр. Менә аның алдына он куясың, тарелка белән тоз куялар. Астына тоз куялар, ике яклап энде. Ике укучы утыра энде. Берсе - укый, өч кеше утыралар. Бер хатын тәбәрәккә кала менә, 11 хатын утыра. Тәбәрәктә 11 хатын булырга тиеш, диләр.
- Кырык көн буена нәрсә укыйлар?
- Ясин укыйлар. Һәр көнне бер ясин укыйлар. Кырык ясин укыла, кырык көн буена менә. Көн саен бер ясин укыйлар.
-Ни өчен кырык көн?
-Өчесен, җидесен, кырыгын, елын мәетнең уздыралар. Илле бере бар, кырыктан соң илле бере бар. Сөяктән тире аерылган көн, диләр, илле берендә. Буыннары ния икән. Шуңа күрә аңар укытып җибәрәләр икән. Анда кеше аз чакыралар, берничә кешене.
-Үлгән кешенең җаны кырыгына кадәр кайтып йөри, дип әйтәләрме? Нинди кыяфәттә? Аны күргән кеше бармы?
- Юк, күргәнебез юк. Кайта икән, шылтыратып кайта икән, төнлә. Әйттеләр энде аны. Әйттеләр, әйттеләр ничектер.
- Аңар нәрсәдер барып утырталармы?
- Каберенә миләш агачы кадыйлар икән, дип әйтәләр. Имеш, кайтса. Анысы да дөрес түгелдер, дидем.
- Мәет чыккан өйдә 3 көн ризык әзерләргә, ашарга ярамый, дип әйтәләрме? Ни өчен?
- Ашамыйлар, кеше саен энде, күршеләрдә ашап йөриләр. Ашамыйлар. Белмим шул ни өчен икәнен. Каннары чәчри, дип әйтер идең, юалар энде өйне.
- Мәетне күмгәнче, ялгызын гына калдырырга ярамый, дип әйтәләрме?
- Әйтәләр. Элекке мәчеләр ашаган. Кулларын, Суфия апаның бит энде, ашаган, дип әйттеләр. Кимерә, менә мәчеләр, киекләр була кайсы йортта, олы киекләр. Кимермәсен дип энде тәхлил итәләр. Төнлә тәхлил әйтеп утыралар энде, тәхлил тартып. Мәеткә җиңеллекләр булсын имеш, җиңеллекләр килсен, дип. Салкын җирдә тоттык без. Анда мачылар юк иде. Абыйны да шулый иттек иде, тугани апаны да. Ә комната салкын тора. Бернишләмәде, ике көндә, ике суткада бер исе дә чыкмады. Кеше сулышы кермәде ие. Алыштырып тордылар, кызы кайтканчы.
- Кырыгына кадәр өйне ялгызын гына калдырып китәргә ярыймы?
- Кырыгына дип әйтмиләр. Өч көнгә хәтле ут кабызып торалар өйдә.
- Ни өчен мәет белән авырлы хатын саубуллашырга тиеш түгел? Нинди зыяны бар?
- Балага зыяны. Баласын нимәсен, диләр энде, курыкмасын дип. Менә, мәеттән курка бит кайсы кеше. Ялгыз кешеләр дә карамый мәеткә. Анасы мәеттән куркып, балага зыян килмәсен дип. Мәет – мәет бит энде ул. Ничек тә, йә кайсы авызы ачык калган була, йә башкача. Анасы куркып, балага зыян килмәсен дип, баланың психикасына.
- Мәетнең йөзен кайсы якка таба каратып куялар?
- Норлат ягына таба. Бу кайсы як була, бу көнчыгышмы, көнбатышмы. Ничек була соң? Көньяк – монысы, төньяк монысы. Көнчыгыш, менә бу як тирәсе, кыйбла булый.
- Мәетне җирләгәннән соң, кем дә булса каламы кабер янында?
- Кала, кала, ди. Кала.
- Нишләр өчен?
- Мәетне җирләгәннән соң кала, укыр өчен.
- Ул анда нәрсә тыңлар өчен?
- Белмим энде. Имеш, әй белмим энде анысын. Калгачтын, имеш мәет тегеннән, анысына ышанмыйм үзем дә. Ничектер.
- Каберне кичтән казып куярга ярыймы?
- Ярамый, ди. Кичтән казымыйлар. Кабер сакланып торырга тиеш бит. Менә монда каберне казыйлар, көндез дә дүрт кеше дүрт чатта кала. Каберне саклап, бозылмасын, каберләргә туфраклар төшмәсен, кешеләр бозмасын, диптер энде. Алай-болай нимәсен дип, дүрт чатлыкта дүрт кеше саклап кала. Мәетне алырга кайтып киткәч авылга, менә.
- Үлгән кешенең ничәләрен уздыралар? Бу көннәрне ничек итеп үткәрәләр? Нинди ризыклар әзерләнә?
- Тәмле ризыклар әзерлиләр.
- Аерым ризыклар бармы?
- Юк, юк. Татарда юк. Русларда энде ул аракы эчәләр дә бииләр. Ә татарда энде ул алай түгел. Татарда энде чиста итеп, матур гына пешереп ашыйлар.
- Кемнәрне чакыралар?
- Кабергә төшерүчеләрне, саклап калучыларны – ирләрдән, ә хатыннардан – саклаган әбиләрне, төнлә саклап утырабыз ич энде, аларны, юган кешеләрне, юучыларны.
- Кайсы көнне ир-атларны, кайсы көнне хатын-кызларны чакыру яхшырак?
- Өчесе көнне ирләрне чакырабыз энде. Менә хәзер генә мәет булды, җидесенә хатыннарны чакырабыз, диде. Ызба юучыларны, мәет юучыларны. Энде кырыгына бөтен кешене чакыралар. Үзенең туганнарын гына энде. Бөтен кешене чакырып, җыеп булмый. Үзләрен, туганнарын гына.
- Аерымлыгы бармы?
- Юк энде алай. Өчесен җиңелчә генә уздыралар, һаман зур итеп уздырып булмый бит. Илле беренә тоже бер 3-4 кенә кеше чакыралар.
- Искә алуны нәрсәдән башлыйлар?
- Тәбәрәктән. Тәбәрәк укыйлар мәеткә. Ясин укыйлар.
- Нәрсә тараталар? Кемгә нәрсә бирелә?
- Кулъяулыклар бирәләр, сәдака бирәләр. Кем нәрсә бирә ала менә. Кайсысы кулъяулык бирә, кайсысы акча бирә менә. Сабын да өләшәләр, исле сабын. Ә ашында туганнары чәй дә өләшәләр. Чәй бөртеге саен ни булсын, дип.
- Муллага нәрсә бирелә?
- И, муллага белмим. Акча бирәләрдер. Хәзер акча бирәләр энде. Элекке теге гүр сәдакаларына тавыклар бирәләр ие. Хәзер алай алыш юк бит, сәдака гына бирәләр. Бирмиләр хәзер тавыклар.
-Үлгән кеше турында каты кайгырсаң, ул синең яныңа килеп җәфалап бетерә, дип әйтмиләрме?
- Бик каты еларга ярамый, дип әйтәләр. Әгәр бик каты еласаң, күз яшендә җата икән мәет, диләр. Менә миңа шулый диделәр, әни үлгәчтен. Елама, күз яшендә ята икән, имеш, су эчендә ята, имеш, күп еларга ярамый, диделәр. Күп елама, диделәр.
(Мулла Иле авылы, Хөсәенова Гөлсинә(1939), Төхфәтуллина Тәскирә (1928)).
- Ничә яшьтән кешеләр үлемгә әзерләнә башлыйлар? Ничек итеп? Нәрсә әзерлиләр?
- Безнең шәригатьтә болай санала энде ул. Кеше үләр өчен туа. Шулый булгач, һәр акыллы кеше үзен белә башлагач энде ул, шәригать тәртипләрен белгәч, бу дөньяны таный, белә башлагач, шунда үлем турында да уйлый башлый. Үлем бит ул картайгач кына түгел. Үлем бит ул яшь кешегә дә килә, шуңа күрә, һичшиксез, әзерләнә башларга кирәк. Яшьтән үк, ягъни икенче төрле әйткәндә, бу дөньяга мәңгегә килдем дип түгел, ә иртәгә үләрмен дип, гыйбадәт кылырга кирәк. Хезмәт итәргә кирәк, һәм иртәгә үләрмен дип, алдан әзерләнергә дә кирәк. Энде кешеләрнең үлемгә әзерләнүләре йоласы ул бөтен мөселманнар арасында да бер төрле энде: шәһәрдә дә, авылда да. Иң беренче, үлемгә әзерләнү ул ни дигән сүз? Ул - Аллаһы Тәгаләнең китабы, “Коръән Кәрим”не мөмкин кадәр өйрәнү дигән сүз. Алланың берлегенә һәм барлыгына ышану, материаль яктан алып караганда, үзеңә үлемтекне әзерләп куярга кирәк. Кәфенлек. Һәм кәфенлек белән бергә шулый ук кеше, кирәк була калса дип, башка төрле әйберләрне дә әзерләп куя энде.
- Нәрсә ул үлемтек? Аңа нәрсәләр керә?
- Әйе. Үлемтек дип атала менә, аңар энде үзеңне кәфенләү өчен кирәк булган материал. Ул ак тукыма энде гади, но тукыма ак кирәк. Кешене бит биләп куялар энде тугач һәм аннары яңадан бер мәртәбә билиләр энде ак тукыма белән. Аны кәфен дип атыйлар. Ир кеше һәм хатын-кызның берәр аермасы була энде, чама белән 10 метр чамасы ак, гади тукыма кирәк энде. Бәз диләр энде аны. Тукыма кирәк, һәм шул ук марля белән дә мөмкин. Менә шушыны алып, әзерләп куерга тиеш. Бу үлемтек дип атала.
- Бу әйберләр кемгә бирелә? Юучыга нәрсә бирелә? Алып барган кешегә?
- Энде хәзер күмү йолалары була энде ул. Иң беренче, кеше вафат булганнан соң, аны төзәтеп салалар. Аның аяклары кыйбла ягында булырга тиеш, аның, кеше үлгәннән соң, күзен йомдырырга кирәк. Саклык белән генә һәм авызы матур итеп, йомылып торсын өчен, аны ияк астыннан, баш өстеннән җибәреп, бер яулык белән матур гына итеп бәйләп куерга кирәк. Аннары аның эче кабармасын өчен, аның корсак өстенә, күкрәк авызына берәр тимер әйбер куерга кирәк. Берәр кайчымы, йә булмаса, шуңар охшаган әйберме. Әйе, аннары энде вафат булган кешене ялгызын гына тотарга кирәкми. Аның янында сакчылар булып энде әбиләр, апалар торалар энде. Алар аның янында гел тәхлил әйтәләр, ягъни тәсвих әйтәләр. “Лә иляха иллаллаһ” дип тәсвих төймәләрен тарталар. Шул тәсвих дип атала энде. Ә үлгән кеше янында Коръән укымыйсың, тәхлил генә әйтәсең. Аннары юучыга әйтәләр. Хатын-кызларны юучы карчыклар юалар, ирләрне юучы картлар юалар. Бу юучы әби килә һәм үзенә аның бер икеме, өчме туганы да булышып тора. Ул күп вакытта өйрәтеп тора энде, менә аякларыннан болай тотыгыз, кулларыннан болай тотыгыз, әйләндерегез, ди, һәм ул мәетнең бер җирен дә калдырмыйча, билгеләнгән бер тәртиптә бик матур, хуш исле сабын белән менә юа. Сабын да шул үлемтеккә керә энде ул, кызлар. Шуның белән юа, матур итеп аннары аны госел коендыралар бөтенләй. Башта тәхәрәт алалар энде. Тере кеше шикелле энде. Иң беренче тәхәрәт алалар. Аннары госел коендыралар, ягъни бөтен тәнен матурлап юып чыгалар. Энде аннары аны кәфенлиләр. Кәфенләүнең аның үзенең бер тәтибе бар энде. Ул шактый катлаулы, аны сөйләп торырга кирәкмидер энде, кәфенлиләр, аннары кәфенләгәннән соң энде, кабыкны кертәләр. Зиратка алып бара торган кабык. Кабыкны сез беләсездер инде, кызлар. Кабык - зиратка алып бара торган савыт, кабык дип атала безнең авылда. Шушы кабыкның артка күтәртмәсе һәм алга күтәртмәсе була, шушынарга кабыкны куялар, аннары матур гына кәфенләнгән мәетне шуның уртасына сузып салалар энде. Аннары юучы әби теге хатын-кызлар янына чыгып китә ул. Аннан соң картлар керәләр, мәчет картлары. Бер биш-алты карт керә. Аннары мулла энде, шул мәетнең баш өстенә утырып, Коръән укый. Башта укый әлхәм, аннары фәскрүни, аннары тәбәрәк сүрәсен укый. Аннары шушы мәетнең рухына дога кыла. Бөтен картлар белән бергә. Аннан соң бирәләр энде гүр сәдакасын. Йорт хуҗасы гүр сәдакасы бирә. Аннары гүр сәдакасы өчен тагын да дога кылалар. Ә шушы, аннары шуннан соң матур гына ике кеше ике яктан тотып алып чыгалар. Алып чыкканда, аягы белән алып чыгалар. Аяк ягы белән өйдән. Алып чыкканнан соң энде, хәзер ишек алдында кешеләр җыелып утыра бит. Башын капка ягына куялар. Ике таяк өстенә куялар шуны. Таякның тагын аркылы таяклары була өчәү. Анысына күтәреп барачаклар энде. Хәзер бөтен кеше җыелып бетергәч, мулла яңадан мәетнең баш өстенә басып тәхлил әйтә һәм бөтен халыкларны тәхлил әйттерә. Аннары әйтелгән тәхлиятнең савабын багышлый. Әле шушы вакыт эчендә хатын-кызлар өй эчендә җыелып утыра, хатын-кызлар. Алар да тәхлил әйткән, “Ихлас” сүрәләре укылган була, һәм мулла хатын-кызларның да әйткән тәхлиятләренең савабын бу мәетнең рухына багышлый. Аннары энде шул, укып бетергәннән соң, сәдакалар өләшелә. Анда да шул сәдакалар өчен догалар кылына. Аннары энде җеназаны алып чыгалар ишек алдыннан кырык метр еракка урамга, кырык метр адым китеп, анда куелган ике агач өстенә куялар. Аннары шушы җеназа янына басып, җеназа алда, кыйбла ягында тора, кыйблага карап, бөтен ир-атлар җеназа намазын укырга керешәләр. Башта мулла җеназа догаларын укый, һәм аннары калган бөтен кешеләр амин итәләр. Аннары җеназаны күтәреп алып китәләр зиратка. Ә хатын-кызлар энде алар барысы да карап калалар урамда җыйнаулашып. Аннары зиратка китәләр.
- “Теге дөнья”га ничек итеп чакыралар, дип әйтәләр? Кешегә үлем нинди кыяфәттә күренә? Үлгән туганнары кыяфәтендә түгелме? Әллә үлемнең үз төсе бармы?
- Димәк, кешеләр ул үлемне сиземлиләр. Сиземлиләр. Халык арасында арасында ул бит болай бит энде. Төшемдә, ди, бура күрдем, ди. Бураны беләсез бит энде – мунча өчен салып куелган, канюшня өчен салып куелган. Дүрт почмаклы бүрәнәләр өеме ул энде бура дип атала, һәм кеше кара кайгыга бата. Нәрсә булыр икән, ди? Кайсыбызга булыр икән бу, ди. Кайсыбызга? Чынлап та, аннары мәет булгач менә, минем төшемә керде бит, ди. Менә күршесе сөйли, әй минем төшемә керде, ди. Шуңарга булган икән бу, ди, һәм бу бик күп чакта туры да килә, чынга да аша менә шушы әйберләр. Аннары тагын башка төрле төшләр дә бар ул. Кешеләр шулый үлемгә юрыйлар энде. Үлемгә юрыйлар, аннары менә шушы ай эчендә ике мәет булса, аның тагын өченчесе дә була, дип әйтәләр энде. Гадәттә шулый була энде, шул ай эчендә өч мәет булып куя энде. Ул да чын тоела, кызлар.
- Яшь бала яки яшь кеше үлеп китсә, нәрсә дип әйтәләр? Оҗмахка эләгә, дип әйтмиләрме?
- Яшь баланы бит оҗмах кошы дип атыйбыз энде. Шуңа күрә без, яшь баланы җирләгән вакытта, аның үзенә аталган догасын укыйбыз. “Шушы бала безне дә оҗмахларга алып керүче булса иде” дигән теләкләребезне телибез.
- Яшен сугып үтерсә кешене, бу үлем изге дип аталмыймы? Андый кешене аерым күммиләрме?
- Безнең авылда шулый энде ул. Яшен суккан кешене иң беренче зур тизлек белән җиргә күмеп кую һәм аннары башын гына калдырып һәм аннары аның терелгәнен көтеп тору бар. Ул чынлап та шулый икән ул. Җиргә күмеп куелган кеше терелә. Бөтенесе терелмидер аның. Менә безнең авылда булганы бар энде аның. Мин бала чакта түбән очта шулый яшен суккан бар иде һәм ул апа чынлап та терелде, үлгән дигән. Ул яшәде тагын. Аның барысы да алай терелми энде аның. Ләкин безнең үзебезнең авылда яшен суккан кешеләрне аерым күмү дигән әйбер юк. Ә аннары ул яшен сугу - Аллаһы Тәгаләнең кодрәте санала энде һәм шулый ук Аллаһы Тәгалә үзләренең яратмаган бәндәләрен суга дигән сүз дә юк. Ә Коръәндә шулый дигән. Мин бәндәләремә төрлечә үлем бирермен. Кемне яшен сугып үтерер, кемне давыл кубып үтерер, кемне җир йотар дигән. Һәрбер үлем - Аллаһы Тәгаләдән. Ә зиратка күмүгә килгәндә, зиратка күмәргә кирәк. Чынлап та, кайбер муллалар, әгәр дә ул керәшен булса энде, башкалар булса, күмдермиләр зиратка, ягъни эчеп үлгән булса, үзенә-үзе кул салган булса, зиратка күмдермиләр. Мин шулый карыйм энде. Зиратка күмәргә кирәк. Чөнки бөтен тумышта алга таба да бөтен кешене мөселман итеп ярата бит һәм бөтен кечкенә балага исем кушарга кирәк. Ул японмы, чуашмы. Нинди милләттән булуына карамастан. Чөнки кечкенә вакытта, дөньяга килгән бала - әле ул мөселман. Аннары ул адашып китә. Кешеләр адаштыра аннары аны. Шуңа күрә аңар исем кушарга кирәк һәм бөтен кешене шулый зиратка күмәргә кирәк. Әгәр дә күммәсәң, нәрсә булыр иде ул, аның бит, мескен үлгән кешенең, малае кала, туганы кала. Аны да бит бөтен кешеләр мыскыл итеп йөриләр. Менә синең атаң шундый булган, синең атаңны менә зиратка да күмдермәгәннәр, әллә кая илтеп күмдергәннәр синең атаңны. Нәрсә килеп чыгар иде? Җәнҗал, фетнә килеп чыгар иде. Ә безнең пәйгамбәребез нәрсә әйткән: мөселманнар арасында бернинди дә фетнә булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без акыллы, сабыр яшәргә тиеш бу дөньяда. Уйлап яшәргә тиеш. Чын хөкемдар бит Аллаһы Тәгалә генә. Ә без һаман хөкем итү ягында торабыз бит, кешеләрне хөкем итүгә...
- Мәетне, кер юган суны кайда түгәргә кирәк?
- Әйе, бик сак эш итергә кирәк. Мәет юган суны фәкать билгеле бер тын урынга гына түгәргә кирәк. Кайсы йортның янында нинди тын урын бар энде. Һәм аннары энде ул урынны бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк. Ул урында корбан чалырга ярамый, ул урында тышка чыгарга ярамый. Аны билгеләп куярга кирәк. Өйрәтергә кирәк балаларыңны да, ниләреңне дә, менә бу урында шушындый урын бу, монда ярамый, дип.
(Мулла Иле авылы, Сәйфетдинов Равил Гәрәфи улы (1938)).
- Каберне кичтән казып куерга ярыймы?
- Кичтән болай казымыйлар. Например, менә үлгәчтен, кайтасы кешеләр кайтып җитмәсә, кабер ачык килеш түгел, өстенә каплап кич куна энде. Әти үлгәч, Рәхимулла кайтып җитмәгән иде, казыдык иде. Ике палас алып барып, паласлар белән томаладык иде.
(Мулла Иле авылы, Гыйззәтуллин Габбас Гиниятулла улы (1919), Гыйззәтуллина Хәлимә Габделвәли кызы (1923)
- Үлемгә кайчан әзерләнә башлыйлар?
- Дөньяга барлыкка килгәч үк. Сабыйлар дөньяга килгәч тә үлеп китәләр. Яшь кенә кызлар, яшь кенә җегетләр дә бит. Олая төшкәндә, һәрвакытта да үлем турында уйларга тиешсең. Мин яшәдем, мин барырга тиеш үземнең төп йортыма, мин кайтырга тиеш. Шуның өчен син намазыңны калдырмыйча, кешегә изгелекләр эшләргә тиеш. Синең бармакларың, кулларың, башларын, күзләрен ни күрде дөньялыкта? Тегеләр үлгәчтен сорау ала: “Ә дөньялыкта тик рәхәттә яшәдең, - ди, - ә монда киләсен уйламадыңмы син? – ди. - Аның өчен бит сиңа, - ди, - мин җир бирдем, - ди. - Үстердең, ашадың минем җимешләрне, син аңа канәгать булмадың. Син нәрсә усаллыклар эшләдең? – ди. - Ник син риза булып яшәмәдең, биргәнемә, - ди. - Мин сиңа хәсрәтне дә бирдем, - ди. - Ә ник сабыр итмәдең? - ди, даже асылынып үлдең син, ди. Ә ник сабыр итмисен? – ди. - Син бит Алланы искә төшермәдең, - ди. - Шуның өчен син, - ди, тугастын ук хәзерләнергә тиеш идең”.
- Ничек итеп, нәрсәләр әзерлиләр?
- Үлгәндәме? Ә үлгәчме? Әйтеп торам, менә шушы биш вакыт намазын сорый баргач. Изгелеге иткән, менә сез һәрвакытта газиз ата-аналарыгызга, туганнарыгызга, һәрбер кешегә дә бит изге булырга тиешсез. Менә сукыр чыгып бара, син аны җитәклә. Менә бит энде ул изгелеккә керә. Хәзер, бервакыт бала акча сорап утыра, синең кесәндә акчаң юк, ун гына тиен бар бит, ун тиен булса да, син аны сал. Син аңа яхшылык ит, изгелек эшлисең бит. Ул баланың җук бит энде, ашарга кирәк бит энде. Ул карт кешеләр утырсалар энде, теге тәмәке тартып, эчеп, анда безнең эшебез юк. Алар тилмереп утыра, бездән сәдака бирү булсын аңар. Ун тиен булса да, бер тәнкә булса да, син изгелек эшләдең, эшлисең аңар.
- Үлемтек нәрсә ул? Аларга нәрсәләр керә?
- Әйе, үлемтеккә аңар, кызым, ир кешегә дә, хатын-кызга да күлмәк тегәләр. Шул ак бүздән, 14-15 метр ак бүз, ирләр өчен дә, хатын кыз өчен дә күлмәк тегәләр. Аның кешеләре була, шунда күмәргә килгән кешеләр, карчыклар тегәләр энде аны. Бүзе кирәк, сөлгелекләр кирәк бит энде, кулъяулыклар, җаулыклар өләшәләр. Менә Фатхулла улы Фатих абыйга тәхлил әйтергә ниятләдем дип, мин шул тәсвихны кайтканчыга кадәр, һәрберебез дә шул тәсвих тартып, тәхлил әйтеп утырабыз. Анда әйберләр күп кирәк энде, кызым, кем ничек тота ала.
- Кемнәргә өләшенә?
- Менә кич саклап утырдык бит, анда энде берәр яулык бирәләр. Акча.
- “Теге дөнья”га җан ничек итеп чыгып китә, дип әйтәләр?
- Аллаһы Тәгалә, ул ничек чакыра. “Бер минут алдан алмам җаның”, - ди, - “Бер минут арттан алмам”, - ди. “Мин килеп җиттем”, - ди, Газраил әйтә. “Китәбез энде”, - ди. Аны берни эшләтәлмибез.
- Алдан әзерләп кую нәрсә өчен кирәк?
- Алдан, алдан әзерләп куйсан энде ул яхшы. Ул кинәт үлеп китәргә мөмкин бит. Кай арада акчабыз да җук, җарый туганнарың булып, туганнар ярдәм итсә, минут эчендә килеп җитсә, ә алдан хәзерләп куйсан яхшырак була...
- Үлем үлгән туганнар кыяфәтендә килә аламы?
- Үлгән вакытта әнием күп вакытта: “Әнием”, - дип әйтте. Менә хәзер үләргә җан бирергә ята: “Әни, әни, - ди, - мине күтәрегез әле”, - ди. Булышырга әнисе килә, күрәсең. “Әни, әни”, - дип, берничә кабат әйтте. Аннары үлде энде.
- Кайсы көндә үлү яхшы дип санала. Җомгамы?
- Җомгага кадәр кабергә керү бик яхшы санала.
- Ә җомга көнне булса?
- Үлсә дә, җомга көне кабергә керсен.
- Мәетне юган вакытта, нәрсә белән юалар?
- Просто сабын. Аны укый торган абыстай юа энде.
- Олы кешеләр генә юамы, әллә яшьләр дәме?
- Хәзер ирекле. Например, аның туганнары курыкмасалар юалар.
- Ә нинди су булырга тиеш?
- Ә без аны чишмәдән алабыз. Суны чишмәдән алып кайтабыз да җылытырга куябыз, бик кайнарламыйбыз.
- Аны кем алып кайта?
- Аны кызлары, туганнары, якыннары алып кайта бер җак җилкәдә генә. Сөйләшмисең. дүрт чиләк су алып кайтыла. Барганда, бер сөйләшмисең. Чиләк өсенә җаулык җабасың. Менә син бардың, менә чиләгегезгә яулык, кайткачтын чайкап алалар. Аны сезгә бүләк итеп бирәләр, кем суга барган.
- Суны алган вакытта, берәр нинди сүзләр әйтеп алалармы?
- “Әлхәм”, “Көлху алла” укыйлар.
- Кәфенлек теккән җепләрне нишләтергә кирәк?
- Аны бернәрсә эшләтмиләр. Инәләрдә кала. Кәтүктә кала.
- Аларны кулланырга мөмкинме?
- Җыеп куясың аны, кулланмыйсың. Җыеп куябыз: тагы кирәк булырга мөмкин. Кайсы кеше кулланадыр, кайсы кеше тыгып куя.
- Мәетне юганда, перчатка киеп юалармы?
- Хәзер перчатка кияләр. Нечкә перчаткалар бар бит.
- Суны берәр кеше кертеп торырга тиешме?
- Обязательно. Мәет бит энде җатты, ди, ишек төбендә тора, суны бирәләр. Алып чыга. Түккән вакытта, аны якыннары алып чыга, тиешле җиргә, алмагач төбенәме түгәләр.
- Су түккән вакытта, берәр дога укыйлармы?
- Укыйдыр энде ул аны. Бәхиллеген алыр өчен, дип әйтәләр бит энде.
- Өйне кайсы яктан юарга кирәк?
- Ишек төбеннән түргә таба. Йоласы шул.
- Үлгән кешенең керен ничә кеше юа?
- Күпме кеше катнаша. Дуслары, туганнары. Кайсы чайкый, кайсы өйдә. Керен әйләндереп җумыйлар, шул килеш. Чайкап кына кайталар, сабыны беткәнче.
- Мәет астында булган простыняны ул гүргә кереп өлгергәнче юыргамы?
- Обязательно. Алып киттеләр бит энде күмәргә, простынясын җуып өлгерергә.
- Ни өчен?
- Шулый йола калган.
- Мәетне алып чыкканнан соң, капканы ябалармы?
- Җук. Зираттагы бабайлар кайтмыйча, капка җабылмый. Алар кайталар да өйгә, әле тагы дога укыйлар.
- Мәетне алып чыкканнан соң, өйдә кемнәр калырга тиеш?
- Кызым, өйгә күп кеше керәбез бит. Анда утыз кеше дә, егерме кеше дә була. Сәдака өләшәбез. Анда абыстай укый, бөтенебез исеменнән атап әйтә дә шул кешегә сәдака бирәбез. Он, тоз. Сөлге өстенә тоз.
- Кырык көн буе, берәр догалар укыламы?
- Мулла күмеп кайтты бит энде. Кырык көн буена, кырык тәбәрәк укый.
- Ни өчен кырык көн?
- Өчесе, җидесе, кырыгы, илле бере, җылы була.
- Үлгән кешенең җаны кырыгына гына кадәр кайтып йөри, дип әйтәләр?
- Ансында кем ничектер, кызым. Кайтырга язмасын энде. Риваять кенә. Әйтә бит энде җомга, кадер кичләрендә сәдака бир, балам, ди.
- Ә үзен күргәнен кеше бармы?
- Әгәр дә ди, әниең булып шакыйлармы, аның җаны кайткан була. Фирая: “Үземнең шулый булганы бар”, - ди. Казаннан ул. Кайтуны әйбәт дип әйтмиләр аны. Дания апа кайтып җөрде, дип әйттеләр. Менә үлгәч энде, күмгәннән соң, җоклаганда малае сизгән. Утны кабызып куялар бит энде, кухняда ут сүнә, ди, кыштыр-кыштыр җөргән тавыш ишетелә. Тагын барып кабызалар икән. Сүндерә ди. Аннары соң аны әйттеләр: каберенә барып, миләш агачы кагып куярга. Медсестра кызы кайтып килә икән клубтан, безнең переулоктан җөри иде энде ул кыз, шул, аның каршысына абыйсы килгән дә рәшәткәдән бакчаларына кереп киткән. Өйләренә кайтып, куркып, әниләренә әйткән. “Мин Гомәр абыйны күрдем”, - дигән.
- Нинди максат белән кайта икән?
- Тегендә, кәбердә, җаны кереп китә алмаган энде. Шуңа күрә кайтып белгертә энде. Үземнең төп йортыма кайта алмадым, диптер энде, шуннан соң кабергә алып барып укыталар. Тишегенә миләш кадаклап куялар.
- Мәет чыккан йортта ашарга ярыймы?
- Өч көн ашарга ярамый. Гомер-гомергә, элек-электән калган: өч көн буе өйдә ашамыйбыз. Күршеләр, туганнар чакыралар. Аның хәлен белер өчен, кунакка чакыралар.
- Мәетне ялгызын калдырырга ярыймы?
- Ярамый. Ни өчендер энде. Йакуб малае ятты, урламадылар. Җатты шул килеш, урламадылар.
-
Ни өчен мәет төшкә керә?
-
Җә риза булмый, җә шатлана, мин килеп җиттем, дип, җә җылама, ди.
-
Күп җыласаң, җаны китә алмый, димиләрме?
-
Шуңа күрә җыламаска кушалар. Шуңа күрә рус халыклары үкерәләр бит энде, без бит мөселман халкы сабыр итәбез. Ни кадәр булса да сабыр итәргә тырышабыз.
-
Искә алулар үткәргәндә, нинди ризыклар әзерлиләр?
-
Кем ничек хәзерли, хәзер бик, ни, мулдан кыланалар. Хәленнән ничек килә. Ризыкны аны, элекке рәвеш пешергәндә, хәләл ризыклар пешергәннәр. Ите дә аның мөселман суйган ит булырга тиеш. Кибеттәгеләр кайдан гына кайтмаган алар. Итнең дә мөселманчаны алырга тырышабыз. Ит-бәлешкә риза булганнар, ә хәзер башкача.
(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931)).
Достарыңызбен бөлісу: |