Фольклор практикасы


- Берәр кеше үлгәч, кырыгына кадәр икенче мәет булырга мөмкинме?



бет6/10
Дата08.07.2016
өлшемі0.92 Mb.
#185087
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

- Берәр кеше үлгәч, кырыгына кадәр икенче мәет булырга мөмкинме?


- Әйе менә, кайсы кеше каты була, кайсы кеше йомшак була. Мәет йомшак булса, атнадан кеше үлә, дип әйтәләр.

- Андый очраклар булганы бармы?


- Белмим шул. Җан энде Аллаһы Тәгалә ничек ниядер, белмим.

- Соңгы су каптыручы кеше була, дип әйтәләр?


- Су янында торып торыгыз, дибез. Хәзер марля белән юеш нигә нитеп торалар, шайтан килмәсен дип. Еламагыз, укып торыгыз, шайтан китермәгез, диләр.

- Мәет өстенә нәрсә куялар?


- Менә пычак куялар кешеләр. Әни безгә пычак куярга кушмады.

- Ә ник пычак? Шул шайтан килмәсенгәме?


- Юк. Ул, ди, бөтен дөнья авырлыгын күтәреп ятыр, ди, икән. “Мин, ди, риза түгел, минем өстемә пычак куймагыз”, - диде әнием. Менә шуңа әнинең сеңлесенең өстенә дә куйдыртмадым мин.

(Айдар авылы, Җиһаншина Флюра Зиганша кызы (1930)).

БАЛАЛАР ФОЛЬКЛОРЫ

Балалар, яшүсмерләр уеннары
Зәлидә уены

- Апа, сез балачакта нинди уеннар уйный идегез?

- Безме? Зәлидә энде. Урамга чыгадыр идек тә, Зәлидә дигән уен уйный идек. Авылның гармунчы егете гармун уйныйдыр иде, шунда җырлыйбыз, шунда биибез. Кругка чыгып әйләнәбез. Менә шундый уен иде бездә.



- Зәлидә дигән сүз ул каян килеп чыккан? Белмисезме?

- Ансын белмим. Зәлидә, әйдә Зәлидәгә, Зәлидә, диләр иде. Бүтән сүзе юк.

- Сез бу уенны җәй көне уйный идегезме?



- Җәй, җәй. Кыш көне түгел, җәй көне әбизәтелне.

- Монда күп кеше була идеме соң?



- Яшьләр энде, күп кеше буладыр энде. Акшык Батый бездә гармун уйныйдыр иде, безнең Хәбир кода да әзрәк уйныйдыр иде, икесе дә мәрхүмнәр.

- Сез аны болында уйный идегезме?



- Юк энде. Менә сабантуй чорларында. Зәлидә булсаң энде, Зәлидә кебек уртада әйләнеп торсаң энде. Бер кеше уртада торып уйный торган уен энде.

- Уеннарны менә кайсы вакытта уйный идегез? Кичке яктамы?

- Кичке яктадыр энде, эш беткәчтер, кичке якта егетләр, кызлар җыелышып уйныйдыр иек.

- Менә җәй көне шул Зәлидәне генә уйный идегезме, әллә башка төрленеме?



- Менә шунсын беләм энде: Зәлидә уйныйдыр идек. Көзгә кергәчтен, каз өмәсенә Мәрфуга апаларга барганым бар энде. Кем чакыра, шуңа барадыр идек энде. Анда шул төрле җазалар биреп уйныйдырыек. Кемгә нәрсә эләгә, шуны үти энде. Кемгә бишек җыры эләгә, шул бишек җырын җырлый иде.

Аллаһу-аллаһу,

кәҗәләрне тауга ку,

кәҗә чирәм ашасын,

улым йоклый башласын.

Менә шулар.



- Сез бу уеннарны ничә яшьтә уйный идегез?

- Зәлидәләр уйнаган вакытта, шул ни энде, гыйшык кергән чак. 15-16 лардадыр энде. Ийе энде, гыйшык керә бит энде теге, чеметә башлый, шул вакытта.

(Норлат авылы, Абзалова Сания Хәлил кызы (1923)).
Биш таш уены

- Бала вакытта, җиде-сигез яшьләрдә, нинди уеннар уйный идегез?

- Биш ташны. Биш ташны аласың да, аннан соң биш ташны саласың. Чирәмгә утырып уйныйдыр идек без. Башта дүртне төшерәсең, аннан соң өчне төшерәсең, аннары икене төшерәсең, аннары берне төшерәсең. Күккә чөеп төшерәсең. Аннары соң ул ташларны тотып өлгерергә тиеш буласың. Ташны кабат аласың да, монда биш ташны күккә чөясең. Монда кулыңа ничә таш эләгә? Кайчан өч эләгә, кайчан ике эләгә. Өч эләксә - утыз мая, дүрт эләксә - кырык мая, менә шулай иттерә идек. Менә биш таш иде шул.

(Норлат авылы, Абзалова Сания Хәлил кызы (1923)).
Таган асты уеннары

- Аннары бездә Норлатта таган асты бар иде. Сабантуйда аны таган асты дип әйтәләр иде. Анда ызба салдылар. Кызлар, егетләр, олы яшьтәге апалар да чыгалар иде. Гармун уйнар идек. Без энде, кем җырлый, кем биетә, гармунчыны урап алып, гармунчы артыннан йөри идек. Мин авыл көен җырлый идем. Гармунчы барыр иде уйнап, гармунчы артыннан без барыр идек. Подрушкам белән. Монда син дә тотынасың, мин дә тотынам, шулай итеп барыр идек әкренләп. Таган астына җырлый-җырлый, әкренләп барыр идек. Өч көнме, дүрт көнме дәвам итер иде таган асты. Шунда барыр идек. Кайсы берсе таган атына, кайсы берсе җырлап йөри. Гармунчыны тагып алырлар иде дә, гармунчы гармун уйнап барыр иде, аннан соң аның артыннан кеше тезелер иде. Җырлап бара идек.

- Ул вакытта сезгә ничә яшь иде?



- Сабантуй вакытында анда ничә яшь булса да чыккан.

- Нинди җырлар җырлый идегез?



- Авыл көйләре энде, авыл көйләре.

- Безгә җырлап күрсәтә алмыйсызмы хәзер?



- Нәрсә булсын энде. Алмагачым көе энде булганы. Шул көйгә төрле уен җырларын җырлый идек.

(Норлат авылы, Абзалова Сания Хәлил кызы (1923)).

Качыш һәм әбәк-әбәк уеннары

Качыш-качыш та уйныйдыр идек. Бездән качарлар иде, без санап торыр идек, 1-2-3 дип, качканнарын көтеп. Тегеләр кача. Шуннан соң эзләргә чыгасың. Әле тегесен табасың, әле монсын табасың. Кем алдан билгеләгән җиргә килеп җитә сиздермичә, шул котыла. Көтүчеләр сагалап тора килүчеләрне, хәзер сугып алалар. Килеп җитәм дигәндә генә, сагалап торабыз да, шуңа сугабыз. Кем алдан килеп җитә сиздермичә, шул энде җиңүче. Килеп җитмәсәң, тагын төрттерәләр сиңа.

Әбәк-әбәк уйнау, дип әйтәләр иде. Әбәк-әбәк. Сиңа сугасың, мин чабам, син мине куып тотасың да сугасың, мин чабам. Син минем арттан чабасың да сугасың. Сукканда: “Әбәк”,- дисең, әбәк тапшырасың, әбәк алган кеше куа энде.

(Норлат авылы, Абзалова Сания Хәлил кызы (1923)).
Курчак уены

- Сез курчак уены уйный идегезме?



- Курчак юк энде ул. Курчакны ак кәгазьдән генә төрә белә идек, теге ни, танылган курчак юк ул. Чүпрәктән тегеп кенә.

- Сезгә ул вакытта ничә яшьләр иде? Курчак уенын уйнаган вакытта?

- Ничә яшьтә дип аны, үсә башлагач уйнаган энде.

- Менә сез курчак уенын уйнаганда, анда тагын кемнәр уйный иде?

- Кемнәр уйнасын энде. Минем апа бар иде энде, апа булган, энекәшләр булган.

- Егетләр дә уйный идеме сезнең белән?

- Өйдә генә. Урамга да чыгып уйныйдыр идек без. Урамда тәтикләрнең ватыклары буладыр иде, шул тәтикләрне җыеп уйныйдыр идек.

- Тәтик нәрсә соң ул?

- Тәлинкә ватыгы. Тәлинкә ватыгы, чүлмәк ватыгы кебек нәмәрсә.

- Курчакларны үзегез ясый идегезме?



- Үзебез энде. Кәгазьдән төрәсең дә, бөкләп куясың да, аңгар чүпрәк бәйләп куясың, босы яулык, босы чүпрәк дип бәйләп куясың энде.

- Сезгә ул курчакларны ясарга кем өйрәтте?

- Соң, әбиләр. Әбиләр янында үскән. Әбиләр өйрәткән безгә.

- Махсус ясап бирүчеләр юк идеме?

- Юк, юк, юк. Әбиләр өйрәткән энде безне.

- Малай курчаклар да бар идеме?

- Без ясагандыр энде, ясамыйча. Курчак уйнаганда, малайлар да кирәк бит. Ясаган энде без аны, ясамыйча. Ни, акча урынына кәгазь тоткан энде без. Җә яфрак. Әйе. Яфрак акча да була энде, уенга бит кирәк.

- Һәркемнең дә үз курчагы бар идеме?

- Булгандыр энде.



(Норлат авылы, Абзалова Сания Хәлил кызы (1923)).
Кәшә уены

- Бала чакта тагын нинди уеннар уйный идегез?

- Әй, ул вакытта кәшә таяк, дип әйтәләр иде энде. Кәшә таяк – хакки кебегрәк әйбер. Теге кәкре таяк белән кипкән тизәкне булый иттереп ыргытасың.

- Ул таякны нәрсәдән ясыйлар иде?

- Агачтан ул.Ул кәкрерәк башлы булгандыр, аны без кәшә таяк дия идек.

- Уен ничегрәк бара соң? Сөйләп күрсәтегез әле.

- Җыелганнар да энде, бер-берсенә теге таяк белән болай иттереп бәреп җибәргән энде, теге әйберне.

(Норлат авылы, Абзалова Сания Хәлил кызы (1923)).

- Абый, сез балачакта нинди уеннар уйный идегез?

- Безмә? Кача-кача уйныйдыр идек, кәләшә таягы уйныйдыр идек энде. Тагын нинди уеннар икән, Ходаем, энде. Без уйнамаган уеннар калмыйдыр иде энде, чабышадыр идек.

- Ул уеннарны сез кайчан уйныйдыр идегез? Җәй көнеме, кышынмы?

- Кәләшә таяк, дип әйтәбез энде без хоккей шикелле уенны. Кәкре таяк энде ул үзе кәшә. Аны җәй көне уйныйдыр идек без. Язга чыгуга, көзгә хәтле уйнап буладыр энде ул уеннарны. Анда менә шул, тишекләр ясыйлар энде кругом. Уртада бер көтүче буладыр иде, шул кеше, значит, бу кеше бәреп чыгара да теге ат тизәгеннән ясалган шарны, бәреп җибәрә дә аны, аннары үзе теге буш тишеккә таягын тыгып куя тиз генә. Әгәр дә син таягыңны тыгып өлгермәсәң, теге уртадагы көтүче кеше синең урынга керә, аннары син көтүче булып каласың, и аннан соң шулый китә энде.

- Бу уенны сез кайчан уйный идегез? Кичке яктамы, көндезме?

- Кичке якта да, төштән соң да, кичкә таба да уйный торган идек. Чокырларын да шунда ук ясыйдыр идек.



- Сезгә ул вакытта ничә яшьләр иде?

Кәләшә таякны, улым, хәзер әйтәм, ун яшьләремдә примерны уйнаган без. Аннан соң безгә кәләшә таяк уйнап йөрергә вакыт та туры килмәде энде анда. Сугыш башланды, сугыш вакытында анда бөтенебез зурлар белән беррәттән эштә эшләдек энде, колхузда. Ну ат җигеп көлтә кертә идек, аннары соң әни эшләгән вакытта, фермада терлекнең тизәген, тиресен түгәдер идек кырга.



- Сез кәләшә таяк дидегез, аның шаригы нәрсәләрдән ясалган була иде?

- Әйттем бит энде, ат тизәгеннән дип. Түгәрәк шар да була иде.



- Сез ул уенны каян өйрәндегез?

- Ул элеккедән ярап калгандыр энде, аны бала-чагалар безгә хәтле дә уйнаганнар бит энде. Абыйлар уйнаган, ә без шулардан карап уйнаган, аннан бездән суннар уйный башлаган.

- Бу уенны ун яшьтәгеләр генә уйныймы, әллә зурраклар да уйныймы?

- Зурраклар, зурраклар. Бик килми энде аннары. Аннан соң бит ул заманнар әйбәт түгел иде бит энде, авыр заманнары иде. Ул чагында бөтен кеше заниматса итәдер иде. Уйнарга әллә ни вакыт та юк бит. Авыр заманнар бит.

- Көтүчене ничек куялар, кемне сайлыйлар? Аны ничектер санап куясызмы?

- Аңар таякны тоталар. Менә таяк алалар да, болай иттереп, таяк белән бүлгәләп баралар да, кем иң өскә чыга, шул көтә энде. Ие. Шул көтүче була.



(Норлат авылы, Җиганшин Госман Нәбиулла улы (1940)).

Апа, сез кечкенә вакытта нинди уеннар бар иде?



- Без кечкенә вакытта бик күп уеннар уйнаган. Хәзер ул хоккий дип атала, ә бездә ул кечкенә вакытта кәшә таяк дип әйтә торган идек. Кәкре таяк белән әлеге тупны, тимерме, анда, ни туры килә, шуның белән бәреп чокырларга этеп кертеш иде. Кырыйдан бишәр тишек ясыйдыр идек, уртада зур тишек, шул биш тишеккә таякны тыгып торабыз да, кемгә ничек эләгә, без шул таяк бөкене зур тишеккә кертергә тиеш идек. Аннары уйныйдыр идек без бөке.

- Аны кем беренче төшерергә тиеш буладыр иде уртадагы тишеккә?



- Кем беренче төшерергә тиеш икәне билгеле түгел энде анда, ул проста бер кызык уен.

- Анда ничә кеше уйный иде?



- Биш кенә кеше уйный. Анда энде, безнең урамда, ул вакытта бала-чага да юк. Шул без биш-алты кеше була торган идек. Берсе энде заменада тора, арып, ни җыгылып китсә, шул кеше уйный. Шул кәкре таякны урманнан кисеп алып кайта торган идек барып.

- Нинди агачтан була инде?



- Ул нинди агач кәкре туры килә энде. Имәннекеләр, өрәнгеләр бик авыр, алар белән булмый менә, күбрәге куак агачы, чикләвек агачы. Менә шул агачтан ясый торганнар иде энде алар.

(Норлат авылы, Гатауллина Фәһимә Шәйхетдин кызы (1942)).

Мәтеч (Кузна), акчаләү уеннары

- Сез кыш көне нинди уеннар уйный идегез? Качыш-качыш уйный идегезме?

- Качышны всегда уйныйлар энде аны. Җәй көне дә, кыш көне дә уйнадык энде без аны. Ну качыш уйнау энде ул җәй көне. Кыш көне бик уйнамаган. Кыш көне аннары соң, чана белән атып, теге, җиргә тезә торганнар иде бит әле. Терлекнең аякларыннан чыккан метечләрне тезеп, шуны атып уйный торган идек. Ну, аннан соң теге акчәүләү дигәне дә бар иде бездә. Акчаны салалар, тимер белән тезеп куялар иде дә, акчаны кадап-кадап, чага белән ыргытып торалар. Җыгылса энде, ул акчаны акчәләү дип алып тыгасың кесәгә. Энде син әгәр дә бернәрсә дә оттырмасаң, тегеләр отып бетермәгәнне кесәңгә алып куясың, тагын икенче мәртәбә уйныйсың. Теге акчаларың синдә кала. Яңадан акча җыя башлыйсың.

- Менә метеч дидегез, ул нәрсә соң?

- Кузна дип әйтәләрме соң аны. Олы малның аягындагы теге вак сөякләре була энде. Күбрәк ат сөякләре табарга тырышасың энде. Ат сөяге шәп санала иде. Аларны шул тезеп куябыз. Аның җыга торган сагасы була. Саганы сыер тизәгеннән катырып ясыйлар. Теләсә кайсыннан түгел. Теге коерык кырыенда катканы була бит әле. Хәзер пычраграк, ялкаурак кешеләр малында гына була ул. Ул вакытта бөтен сыер сагалы иде. Сага эзләп бер дә аптырамадык. Шул менә. Теге тизәкне су белән майлап, тагын шәпләп катырасың, ул бәк озакка чыдый. Шуны шудырасың. Ул теге тезелгән мәтечләрне шуып барып егарга тиеш. Монда атучының төз һәм шәп атуы кирәк, кайсыныкы кырыйга китә бит әле. Туры, төз атучы күп булмый ул. Атып ексаң, ул мәтечләр сиңа була энде. Ат мәтечләрен шәп атучылардан сатыпмы, әйбергә алыштырыпмы ала торган идек. Бик осталар бар иде.

- Ә теге акчалы уен ниндирәк уен инде ул?

- Акчалы уен. Аның өчен, ну, допустим энде, биш тиенме, өч тиенме анда утыртасың да, шуңа атып уйныйсың энде. Акчаларны җиргә куясың да, шуны тимергә охшаган менә шундый сап була энде ул, шуның белән атып уйныйсың. Аннан соң тагы акчаларны өеп куялар, сызык сызалар күп иттереп. Сызык сызалар да акчаны өеп-өеп куялар. Шул сызыктан гына сап белән бәрәләр энде. Шул сап акчага эләгергә дә может. Шунда сап акчаның берсен әйләндереп алса, ул откан була энде. Акчаларның бөтенесе башта сул ягы белән яки уң ягы белән ятарга тиеш була. Әгәр сул яклап яткан акчага уң яклап эләксә, шул чагында уң ягы белән ул откан була энде. Сул ягына әйләнеп китсә, ну аннан соң бер дә эләкмәсә, иң беренче сызыкның теге ягына чыккан булса, ул кеше оттырган була энде. Син сугып әйләндерә алмасаң, икенче кеше суга. Тимер акчага сугасыз энде. Аннары әгәр дә теге ягы әйләнмәсә, бүтән кеше суга.



(Норлат авылы, Җиганшин Госман Нәбиулла улы (1940)).
Таш уйнау

- Ә аннан соң таш уйнау бар иде.Таш уйнау.

- Нинди уен ул?

- Ул биш штук таш була. Кечкенә ташлар. Кечкенә шариклар кебек кенә ташлар белән уйныйлар. Аны шул булый иттереп кул аркасына салалар да, кулны бу якка әйләндерәләр, шунда син теге биш ташыңны төшермичә, кулның әйләнгән ягында тотып калырга тиеш буласың. Төшеп китә энде ул. Бөтенесен дә тотып калып булмый. Әгәр дә бөтенесе дә төшеп китмәсә, ну, икесеме, берсеме может калырга, аннары соң кулны кабат бу якка әйләндерәләр. Бу якка әйләнеп чыкса, ие, ул откан була. Кайсыберләренең бик ловкий гына була бармаклары, яшь кешенең йомшак була бит энде ул, берсен дә төшерми. Кызлар оста уйныйдырие аны. Кулны әллә нинди фигураларга кертеп бетерәләр. Катлауландыралар энде үзләренчә.



(Норлат авылы, Җиганшин Госман Нәбиулла улы (1940)).

Тыркым уены

- Ә менә җиргә сызып уйнала торган уен ничек ул?

- Тыркым уйныйлар. Аның була ние, сага дип әйтәләр энде бездә, сагасы була. Значит, булый. Әүвәл бер-бер артлы биш юл ясыйлар. Буйга биш, аркылыга биш була энде ул. Менә шул буйлар кисешкәч, шакмаклар килеп чыга, аларны тыркым дибез. Аннары соң иң башка түгәрәк сызып куялар. Ансын энде патша дип әйтәләр энде аны. Шуннан соң тыркымга сага салып, шул саганы бер аякта тибеп алып китәсең. Аягыңны теге сызыкларга тидермәскә тиеш. Шулый итеп әйләнеп чыгасың. Аннары соң буны әйләнеп чыккачтын, икенче шакмакка сала. Саганы да теләсә ничек ыргытмыйсың. Сагаң патшага төшсә, бөтенләй янасың. Сызыкка төшсә, туже оттырасың. Теге шакмаклардан бер аяклап сикереп, без тыркымнап дибез, саганы этеп барасың бит сыңар аяклап, анда да сызыкларга тидерегә хокукың юк энде, алайса тагы янасың да уен чиратыңны бүтәнгә бирәсең. Менә шулый, әйбәт уйнаучы тыркынлап кына китә дә, тагын әйләнеп чыга да. Әгәр дә сызыкка басса, ул шылган, дип әйтәләр. Аннан соң бүтән кеше уйный. Ул шылды, дип әйтәләр бездә. Шылды диләр.

- Ә ул сагаларны кая ыргытсаң да ярыймы инде?



- Кая хәтле түгел энде, порядок белән атасың. Беренчесенә генә ыргытасың, аннары икенчесенә, аннары өченчесенә. Ярый да синең сагаң өченче сызыкка төшмәсә, сызыкка төшсә, син тоже проиграл. Шулай иттереп, кайсыберләре, осталары бөтен җирне әйләнеп чыга.

- Җәй көне уйналамы?



- Җәй көне. Җыелып уйный торган иптәшләрең белән уйныйсың. Кызлар да, малайлар да уйный. Баларак чакта түлке. Үсмер вакытта тыркыннап йөрмисең бит.

(Норлат авылы, Җиганшин Госман Нәбиулла улы (1940)).
Бура уены

- Шакмаклар ясыйсың, әйе. Чокыр казыйсың әз генә тирәнлектә. Шакмакларны шушы чокыр янына утыртып куясың да таяк белән бәреп җыгасың.

- Ничегрәк була инде ул? Чокырга өеп куясыңмы инде ул шакмакларны?

- Чокыр кырыена куясың. Анда кые ясыйсың, пушкыны сурәтләп ясыйсың да таяк ыргытасың, ийе.

- Шул коега төшәргә тиешме шакмаклар?



- Коега төшәргә тиеш.

- Шуны ничә кеше уйный соң?



- Ну, күпме җыела энде малайлар, әйе, шулар уйный. Төз ата белү кирәк энде.

- Кызлар да уйныймы?


- Кызлар юк.

(Норлат авылы, Сабирҗанов Миңлехәйдәр Сабир улы (1919)).
Чиертмеш уены

- Тагын нинди уеннар беләсез?

- Чиертмеш уйный торган идек менә.

- Ничегрәк ул?

- Таякны ала торган идек тә, һәммәсен дә бер озынлыкта кисә торган идек.

- Ничә таяк?



- Ну, ничә уенчы була - шуның хәтле. Бер таякны кагып куя торган идек җиргә. Аның башына чебен дип ясап куя торган идек. Шундый кечкенә генә берәр әйбер энде. Түгәрәк тә була, шакмак та була. Нәрсә дә ярый. Кансерва калае да мужны. Шуны утыртып куя башына, аны чебен дип атый торган идек. Чебенне каравыллап торучы бер каравылчы була. Ул энде чебенне саклый. Ну менә, например, 10 адымга атлап китәсен дә артка таба, ничә уенчы була шуның хәтле таякны атасың. Шул чебенне кем бәреп төшерә, шуңынчы атасың. Шуның өчен атасың энде. Аннары соң барыбыз да караулчы янында тора идек. Каравылчы энде читтәрәк качып тора, авызын ачып тормый, алар ыргыткан чагында читтәрәк тора. Менә кем таягы белән чебенне беренче бәреп очыра, шул чебенне ала да читкәрәк очыра, каравылчы эләктермәсен дип энде. Энде теге каравылчы чебенен алып монда килеп җитәргә тиеш, таяк төбенә килеп җитәргә тиеш бит энде. Аннары барыбыз да чаба торган идек. Кача торган идек яңадан, чебенне суга-суга. Каравылчы кешегә бик авырга туры килә иде. Менә шул каравылчы кеше өлгерә алмаса, тагын каравылчы булып каладыр иде шунда. Менә шул таяк төбенә килеп җитмәсә. Менә шундый уеннар уйнаган энде.

- Моны, гадәттә, болында уйный торган идегезме?



- Моны урамда уйный торган идек. Яз көннәре, җирләр кипкәч, көннәр озынайгач. Озак уйнала ул. Бер уйный башлагач, тиз генә туктамыйсың. Кайбер карвылчы берәр сәгать йөгерә.

(Ислам авылы, Гыйматова Алсу Хәлим кызы (1958)).
Бармак уены

- Сез балалар белән бармак уеннары уйнауны беләсезме?

Бу бармак – балан бармак,

Урта бармак әллә ничек энде

Имән бармак – кечкенә пөти

Микикики.

(Ислам авылы, Заһидуллина Резидә Кәлимулла кызы (1932)).

МИФОЛОГИК ЫШАНУЛАР, ГАДӘТЛӘР, МИФОЛОГИК СӨЙЛӘКЛӘР
Мифологик ышануларга бәйле гадәтләр.

- Йорт ияләрен ризалаштыру өчен, сәдака бирмиләрме сездә?

- Менә бар ул. Кыш көне, кыш көне кышка керер алдыннан, кар тигезләнгәч, җорт сәдакасы дип бирәләр… Хайваннар хуҗасына да бирәбез энде сәдаканы… Җорт хуҗаларына сәдака бирәбез без. Шул җорт хуҗаларына он бирәбез, тоз бирәбез, өсенә акча утыртабыз шуның. Менә шулый бирәбез энде җорт хуҗаларына.



- Ә ничек итеп бирәсез аны?

- Абыстайга илтәбез, әйе, тәлинкәгә тутырабыз да. Шуның өстенә бер җомыры тоз утыртабыз, тоз өстенә акча салабыз энде, шунда ничәдер тиен тимер акча. Күпме саласың килә энде. Әйе, күпме саласың килә энде ансысы.



- Сәдака биргәндә, берәр нәрсә әйтеп бирәсезме соң?

- Ие. “Ходаем, җорт хуҗалары белән бергә-бергә тату, тынычлык белән яшәргә ходай насыйп итсен. Җорт хуҗасы, сиңа сыем, синең өчен тапшырабыз”, - дип такылдап бирәбез энде үзебезчә.



- Ә менә сәдаканы биргәндә, үзегез генә барасызмы, әллә берәр кеше беләнме?

- Үзебез генә. Җук, җук. Үзебез генә барабыз. Җорт сәдакасын биргәндә энде, җуынабыз, киенәбез дә бер сүз йәшмибез, әбигә кадәрге. Син очрасаң да йәшмибез, бу очраса да йәшмибез, ул очраса да йәшмибез. Кешегә йәшмибез, сәлам бирмибез. Сүләшмичә, шып кына барабыз, шып кына кайтабыз.



- Ә абыстайга баргачтын, аңа дәшәсезме соң?

- Абыстайга баргач: “Абыстай, сиңа җорт сәдакасы китердек. Менә син шуны тапшырырсың кич”, - дибез. Менә шулый… Абыстай энде, без киткәч, укый энде аңар, җорт хуҗаларына…



- Ә менә шул сәдаканы илткәчтен, өйдә берәр төрле йола башкарылмыймы?

- Җук, җук. Бернәстә эшләнми. Апкайтабыз да табакны, шулый шып кына барабыз, кайтабыз да, табакны өйгә алып кереп, коры өстәлгә куеп торабыз.



- Буш табакны?

- Ие, буш табакны.



- Аны юарга ярамыймы?

- Соң, җуабыз энде. Чиста бит ул. Он чиста, тоз чиста, акчаны энде калдырабыз шунда, абыстайга.



- Өстәлгә куеп торырга кирәк инде?

- Ие, ие, ие. Казан җанына, онны энде первый казан җанына куябыз. Сәдаканы нигәнче, абыстайга барганчы. Табак белән нине, онны, казан өстенә куеп торабыз.

- Аңар инанырга да була. Әйе, инандырырлык дәрәҗәдә дә булып китә, андый хәлләр, гомер иткәндә.

(Айдар авылы, Шәрәфиева Мөсәмирә Зиннәтулла кызы (1924), Шәрәфиев Рушан Бәдри улы (1936)).

- Йорт иясе өчен сәдака бирәсезме?

- Ие, ие. Йорт иясе өчен сәдака бирәбез. Сәдакага бирәбез, менә берәр тәлинкә белән дөге. Аның өстенә тоз, җарма-мазар энде. Стакан белән энде, аның эченә тәңкә, ни, акча була.



- Ни өчен нәкъ менә тимер акча?

- Тимер акча да җарый, кыйгаз акча да җарый энде ул. Тимер акчаны, әйтәләрие, пәриләрдән саклау өчен дип... Кайсыдыр кеше энде бөтен әпи бирә энде, кем ничек өйрәнгән.



- Ә ул ипине сатып алыргамы, әллә үзегез пешерәсезме?

- Хәзер сатып алып бирәләр энде. Менә без он бирәбез.



- Он бирәсез инде?

- Он, ярма.



- Ярма?

- Кемгә ничек энде.



(Мулла Иле авылы, Чупакова Илһамия Госман кызы (1934)).

- Йорт иясенә сәдака бирмиләрме? Ризалыгын алыр өчен?

- Сәдака аңгар җылга ике тапкыр бирәсең. Бер тапкыр чирәм тигезләнгәч. Менә шулый чирәмнәр тигезләнгәчтен, җорт сәдакасы дип. И бер тапкыр җылына энде, кар җаугачтын, кар тигезләнгәчтен бирәсең.



- Ә сәдакага нәрсә бирелә?

- Сәдакага аңгар төрле кеше төрлечә. Ну кайсы кеше пешкән әпи бирә. Менә табак белән он бирәсең. Аннан соң тоз бирәсең. Җорт хуҗасына. Ә аннары энде акчалата.



- Ә ни өчен нәкъ менә он белән тоз?

- Ие, менә он белән тоз җорт иясенең ризыгы.



- Ул кемгә бирелә инде сәдака?

- Укый белгән кешегә бирелә. Аңгар бер кешегә генә бирәсең энде. Карчыкларга. Үзең өйдә чакта.



- Бөтен авыл кешесе бер кешегә генә бирәме?

- Җук, кемгә йәшкән, шуңа бирә. Бөтен авыл кешесе бер кешегә генә бирми. Ну аны бит укып бетереп булмый бит һәрбер кешенекен, авыл кешесенең. Һәрбер кешесенең үзенең бар җорт хуҗасына бирә торган кешесе. Ну әби энде.



- Ә менә сәдака илтергә барганда, юлда сөйләшмичә барырга кирәкме?

- Җук, сөйләшмичә барасың. Төреп тотасың да сәдака илтергә барганда, бер кемгә дә, бер нәрсә дә дәшмисең. “Җорт хуҗамның сәдакасын бирергә барам”, - дип, өйдән энде менә шул җәймәгә төреп чыгасың.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет