Фольклор практикасы


- Артка борылырга ярамыймы?



бет7/10
Дата08.07.2016
өлшемі0.92 Mb.
#185087
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

- Артка борылырга ярамыймы?

- Ярамый, ярамый. Артка да борылмаска кирәк, алга да борылмаска кирәк, җанга да карамаска кирәк, шул бер ноктага басып барасың. Аннан кайтканда ярый.



- Менә, мәсәлән, аның бирәсе вакытын онытып җибәрсәң, ул үзе сиздермиме?

- Җук, аны сиздерми. Аны атыйсың. Менә аны әбизәтелне җомга көнне бирергә кирәк. Әйтеп җөрисең менә шулый: “Җорт иямнең җорт сәдакасын бирер вакыты җитте энде минем, җорт сәдакасы бирер вакытым җитте”, - дип әйтәсең.



- Сәдаканы кайсы көнне бирергә кирәк?

- Җомга көнне бирергә, шимбә көнне җарамый. Җомга көнне, әбизәтелне җомга көнне бирергә кирәк.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Вафирә Минһаҗ кызы (1942)).

- Менә шуңар күрә без бит энде җорт иясенә ризык илтеп бирәбез. Ризык. Җорт иясе өчен дип, табак белән он илтәбез, шуның өстенә тоз утыртабыз. Аның өстенә көмеш акча салабыз. Сәдака илтеп бирәбез бер карчыкка. Ул энде җорт иясенә укый, аннан соң җорт иясе тынычлана энде ул.



- Ә ни өчен он, тоз һәм акча илтергә кирәк икән?

- Ул элек-электән калган гадәт. Һәрбер кешедә дә алай түгел. Менә кайсы кеше әпи пешереп илтә аңгар. Элек заманда әниләр өйдә әпи пешергәндә, аңгар өйдә пешкән әпи кирәк. Әниләр алар үзләре, үзенә менә куасны пешереп, нине, камырны басып куя. Үзенә табакка алып куя. “Менә монсы җорт иясе өчен”, - дип әйтеп. Аны аерым пичтә пешереп, шул бер нигә энде, әбигә илтеп бирә укырга. Аңгар да шулый тоз куя, көмеш акча. Җорт иясе өчен әбизәтелне көмеш акча кирәк. Көмеш тәңкә акча.



- Сәдаканы илткәндә, ничек барырга кирәк? Мәсәлән, сөйләшмичәме? Я булмаса...

- Аңгар сөйләшмисең, ие. Менә үзеңнең алыңа карап, үзең белгән догаларыңны укып кына барасың, үзең белгән догаларны. Аңгар күбесенчә Әлхәм, Көлһөүәллааһны укырга кирәк...



- Аннары менә артка, ян-якка карарга ярыймы?

- Бер җиргә дә карарга җарамый. Алыңа карап, бер кешегә бер сүз кушырга да җарамый. Беркемгә бер сүз әйтергә җарамый, сиңа да узып баручысы сүз кушырга тиеш түгел. Кушса да, син аңгар карамаска тиеш. Ул кушса, җаңгыш куша икән, үтеп кит. Ул үтә дә китә энде, куша да. Ие, менә шулый.



- Ә шуннан соң йорт иясе тынычлана Инде, әйеме?

- Тынычлана, шуннан соң тынычлана, кызым.



- Кайсы вакытта бирергә кирәк йорт сәдакасын?

- Менә без гадәтләнгән, мин энде гадәтләнгән, гыйнвар аенда кар тигезләнгәч, менә кар тигезләнә бит. Кар җавып тигезләнә. Кар тигезләнгәч, кар әз чагында түгел, бик күп җаугач та түгел энде. Ну бер метр җавамы энде анда. Кар урамнарда тигезләнә җавып.



- Бер генә тапкыр бирәсезме?

- Бер генә, җылга бер генә. Икене бирергә өйрәнмәгән. Ә әбиләр аны элек җорт иясенә менә ботка пешергәннәр. Өйдә бер кем дә бер тавышланмаган, бер тавыш-тын чыгармаган. Элеккеге әбиләр шулый эшләгән. “Җортка бүген, бүген менә җорт хуҗасына ботка пешерәм, тавыш-тын чыгармагыз бүген”, - дип



- Ә ул пешергән ботканы берәрсенә илтәсезме?

- Аны бер тавышсыз-тынсыз өйдә ашыйлар. Бөтен кеше ашый. Түлке бер тавыш-тын да чыгармый, сөйләшми дә. Тавыш-тын да чыгармый. Җорт хуҗасына да кашык куялар, ботка пешергәндә. Менә ансы шулый.



- Әйе. Ул нинди ботка булырга тиеш?

- Ай, теләсәң нинди. Хет дөге боткасы пешер, хет карабодай боткасы пешер. Элек бодай җармасыннан да пешергәннәр. Бодай җармасын үзләре ясаган халык. Бодай чәчкән, урган, үстергән. Шуны үзе тирмәндә тартып җардырган. Кул тирмәне дә барыйы


элек заманнарда, безнең заманда да әле.

(Мулла Иле авылы, Төхвәтуллина Илһамия Гарифулла кызы (1929)).

- Йорт иясенә ышану бармы?

- Бар энде, аның ансы дөрес. Бар, бар. Йорт иясе бар.



- Аны ничектер бәхилләтәләр дә бугай инде? Сәдака бирәләрме соң?

- Ие, сәдака бирәләр җорт хуҗаларына. Без сәдака бирәбез. Кыш көне кар тигезләнгәч бирәләр, менә февральләрдә дип әйтим энде. Менә нидә энде, июнь башларында җәй көне. Үләннәр тигезләнә бит. Чогыр-чагырларда үләннәр тигезләнгәчтен бирәләр ике мәртәбә җылга.



- Ә менә сәдакага нәрсә бирәләр?

- Сәдакага нәрсә бирәләр? Акча бирәсең, тоз бирәсең, җарма бирәсең, он бирәсең. Биш-алты төрле әйбер кирәк. Безнең әни шулый бирә торганыйы. Сәдака биргән кеше үзе генә шуны пешереп ашамалы энде. Аны менә әртилләп ашарга түгел. Бер генә кеше, үзе генә ашарга тиеш, ди. Ул сәдаканы бирәләр ялгыз кешегә. Ул тыныч булырга тиеш. Менә семьяда ике, өч кеше булгачтын, җуктан да тавыш чыгамы? Ие, бәйләнешеп тә китәсең, ир белән хатыннан да чыга ул тавыш. Җорт иясенә тавыш кирәкми энде. Тыныч булган кеше кирәк.



- Ә менә сәдака бирергә барганда, сөйләшеп барырга ярыймы?

- Артка карарга да җарамый. Кеше белән сөйләшергә дә җарамый, кешегә сәлам бирергә дә җарамый...



(Акъегет авылы, Хәйруллина Сания Илһам кызы, Садыйкова Фәридә (1937)).
Мифологик персонажларга бәйле ышанулар

- Йорт иясе нинди кыяфәттә була икән ул?

- Кыяфәте күренми.



- Кеше кыяфәтендә буламы икән? Я булмаса, мәсәлән, мәче кыяфәтендә буламы икән? Нинди була икән?

- Мин аның кыяфәтен белмим. Менә кайсы кешенең өендә тып-тын утырсаң, сәгать тавышы булмаса да, кылт-кылт сәгать эшләгән кебек. Менә җорт иясенең эше, дип әйтәләр бит. Ә кайсыбер җортта энде менә, теге, хатын-кызлар орчык эрлиме, жыгыр-жыгыр. Менә җорт иясе эшли, дип әйтәләр энде. Белмим тагын.



- Сезнең үзегездә дә шулай түгелме?

- Бардыр энде ул бездә дә.



(Акъегет авылы, Хәйруллина Сания Илһам кызы, Садыйкова Фәридә (1937)).

- Йорт иясе тынычсызландырып йөргәнне ишеткәнегез юкмы?

- Бар энде, ничек булмасын.



- Ул ничек була?

- Ничек була ди. Менә бездә ул хатын-кыз иләк белән он или. Менә лепер-лепер, лепер-лепер он или.



- Аның хатын-кыз икәне дә күренәме?

- Хатын-кыз.



- Ул күзгә күренәме?

- Күренми. Күзгә күренми ул. Ничектер, тоемлыйсың гына аны. Ие, тоемлыйсың. Менә аның хатын-кыз икәне дә күренми, леп-леп, шапыр-шопыр, шопыр. Менә иләк, иләктән ничек он илисең, менә шуның тавышы ишетелеп тора.



- Ул кайсы вакытларда ишетелә? Көндезме, төнләме?

- Ул таң алдыннан күбрәк ишетелә. Менә минем әнием җук чак. Ул мине: “Илһамию-ю”, - дип уята торгание.



- Ул нәрсә өчен шулай итә? Нинди максат белән?

- Белгертә энде. Менә белгертә. Шулый, шулый. Торырга булса кычкыра.



- Сәдака бирәсезме ул вакытта? Берәр хәвеф вакытын яки шатлык киләсен белгертәме?

- Менә андый, ни, аларны сизгән җук. Менә намаз вакытлары җиткәндә энде, менә шул белгертә, әһә... Кайсы кешеләргә белгертә энде ул. Сәдака бирәсен дә белгертә ул. Андый кешеләр дә бар.



- Үзегез белән шулай булганы бармы?

- Минем алый булганы җук. Торасы булганда, белгертә. Алдан торасы, пуездга баргандамы, менә көтүгә торабыз бит, шунда белгертә.



- Шулай уятамы?

- Шул вакытларда. Ие, менә ничектер идәнне шыгырдата, кыштыр-кыштыр җөргән кеше шикелле була. Торып карыйсың – беркем җук.



(Мулла Иле авылы, Чупакова Илһамия Госман кызы (1934)).

- Бер ниләрне сөйләделәр энде. Җортларында үлек чыгып киткән дә, мәет чыгып киткән дә энде, җәш малай җылый, ди, өйдә. Җәш малай җылый, ди. Менә шул җорт иясе булып энде, җорт иясе энде. Бала булып җылый энде ул. Менә.



- Ә үзе күренмиме соң ул?

- Үзе күренми, үзе күренми. Кеше күзенә күренми дип әйтәләр бит энде. Җорт ияләре дә күренми. Җорт иясе бар. Аны җук дип әйтеп булмый. Ул бар. Элек-электән калган.



(Норлат авылы, Гатауллина Асия Салават кызы (1937)).

- Йорт ияләре турында сөйләгез әле.

- Элек-электән бит энде җорт ияләре бар бит, дип әйтәләр. Без әти-әниләр белән җәшәгән вакытта, бер җыл тулганда, менә, например, кар җауды хәзер, җир тигезләнде кар белән. Шул вакытта җорт ияләренә без сәдака бирәбез. Хәзер бер җыл үткәннән соң, шул җорт иясе җә шакый тәрәзәне, җә булмаса авыру итә шул хуҗаны, җә шул өйдә туган баланы. Нәрсәдер борчый. Шуннан аңнарына киләләр: “Кара, мин җорт иясенә сәдака бирмәгән”,- дип. Шуннан соң сәдаканы алып барып, бабайга тапшыра. Бабай укый җорт нигезенә, шуннан соң җортта тынычлык. Авыру бетеп китә. Менә бу җорт ияләре бит энде. Кайвакытта җен-пәриләр ияләшә торган була ул, кызым. Элек-электән ул, әти-әниләрнең сөйләүләре буенча, әйтәләр энде ишекне бисмилла әйтеп җавып керегез. Бүген кич менә урамнан кайттыгыз, соңгысы сез булдыгыз, ишекне: “бисмиллаһи ррахман иррахим, җеннәр, пәриләр кермәсен”, - дип әйтәләр бит энде аны.



(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Хисмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).

- Сезнең йорт иягез нинди кыяфәттә соң?

- Мәсәлән, безнең җорт иябез ир кеше.



- Ир кеше? Аны каян беләсез соң ир кеше икәнен?

- Ул, менә үзенә сәдака бирер вакыты җиткәч, күзгә күренә ул. Киленгә күзенә күренгән ийе, ә миңа ул менә үзем белән сөйләшкән кебек була, шул ир кеше тавышы. Ир кеше тавышы, шулый. Ир кеше безнең җорт иясе...



- Апа, берәр сүз әйтәме ул? Нәрсә дип әйтә? Сәдака бирегез дип әйтәме?

- Ул күбесенчә сөйләшми, ул сиңа күренә генә. Күбесенчә аның теле бик әз була, булса да бик әз генә әйтә ул, берәр сүз генә. Җә булмаса синнән әйбер сорый ул, нәстә булса да.



- Өйдә булган берәр нәрсәне инде, әйеме?

- Ие. Өйдә булган берәр нәрсәне. Ризыктанмы или... Алый акчадан ниеп әйткәнне ишеткәнем, нигәнем җук. Менә ризыктан күбрәк шулый җорт иясе өмет итә, ризыктан да энде.



(Мулла иле авылы. Төхвәтуллина Илһамия Гарифулла кызы (1929)).

- Сезнең йорт иягез нинди кыяфәттә соң?

- Җорт иясе дә кеше кыяфәтле ул, кеше ич энде ул. Җорт иясенә сәдака биргән чагында менә, пример: “Мин Вафирә, иптәшем Гумәр ийе. Гумәр тарафыннан, Вафирә тарафыннан тату-тату, бергә-бергә яшәргә кирәк”, - дип әйтәсең энде. Аннан соң: “Килгән кешеләремне дә җаратып яшә. Килгән кешеләремне дә обижать итмә”, - дисең.



(Мулла Иле авылы, Сәләхиева Вафирә Минһаҗ кызы (1942)).


Йорт иясен күчерү йоласы

- Иске йорттан яңа йортка күчкәндә, йорт иясе нишли?

- Ә-ә. Иске җорттан җаңа җортка күчкәндә, аны чакыралар. Ә-ә, әбиләр аны, элеккеге өйдә кисәү булган бит, шул кисәүгә атланып, иске җорттан җаңа җортка күчергәннәр. Менә, и-и, үзеңнең исемең ничек, менә минем исемем Илһамия, мәсәлән. “Илһамия, әйә, сине алырга кердем. Әйә, минем белән”. Менә мин ул кисәүгә атланам да чабам. Ул да ния. Теге җортка, ни, мин дә чабып керәм, укый-укый. Өч мәртәбә чабып керәсең шулый. Иске җорттан җаңа җортка. Менә җорт иясе, иске җорттан җаңа җортка күчә энде аннары. Элеккеге шулый эшләгәннәр, ә хәзер белмим, нишләтәләрдер.



- Ул менә күчкәнен, күчмәгәнен берәр ничек сиздерәме соң?

- Җук, сиздерми... Ул сиздерми энде. Каян сизәсең аны. Ул сиздерә бары менә җорт сәдакасы бирер вакыт җиткәч кенә. Шулвакыт сиздерә. Әгәр син ул бирә торган вакытың уздырыбрак китсәң, сиздерә ул сиңа. Җә ул синең җоклаган чагында күз алыңа килә. Җә булмаса төшеңә керә ул, синнән сорап. Ә сөйләшми ул, сүзләре җук аның.



- Бер вакытта да сөйләшмиме?

- Бер вакытта да. Җук, җук.



(Мулла Иле авылы, Төхвәтуллина Илһамия Гарифулла кызы (1929)).

- Яңа өйгә күчкәндә, йорт иясен күчерү бармы сездә?

- Яңа өйгә күчкәндә бар.



- Ничегрәк иттереп?

- Менә өй салдырып бетердек бит энде. Энде, теге, ишек алды себерә торган себеркеләр буламы? Менә шул себеркегә атланабыз да: “Әя. Мин дә Илһамия, син дә Илһамия, миннән калма. Тыныч кына яшик, матур гына яшик, тату гына яшик”, - дип. Менә кыстырабыз да теге себеркене, ызба буйлап әйләнеп җөрибез. Менә мин Илһамия исемле энде: “Әйә, мин дә Илһамия, син дә Илһамия. Икәү бергә яшик, тату булыйк. Син миңа тимә, мин сиңа тимим. Матур гына, тату гына яшик”, - дип, шулый өйгә әпкерәбез шуны шулый. Алла бирсә, керәдер энде шулый әйткәч. Шулый, җоласы шундый.



(Мулла Иле авылы, Чупакова Илһамия Госман кызы (1934)).

- Яңа йортка күчкәндә ничегрәк иттереп күчтегез инде?

- Менә энде, яңа йортка күчкәндә, агачка атланып кереп, җорт иясен үзең белән ияртеп керергә. Шулый алып кердек.



- Аны хатын-кыз башкарамы?

- Ие, хатын-кыз.



- Ә алып кергәндә, берәр төрле сүзләр әйтеләме?

- Ие, минем арттан калма, бергә яшик, бергә матур гына яшик. Бергә-бергә яшик, дип. Шулый ияртеп алып кергәнне генә хәтерлим. Менә кайнанам җаңа җортка күчкән вакытта.



- Аннары йорт иясенә сәдака бирү бармы?

- Бирәбез, җомга көнне, җылга бер тапкыр. Җорт сәдакасы бирәбез энде. Ул вакытта энде ул... Җаныңа килгән кебек сизәсең энде. Вакыт җиткәчтен, бер җыл булгачтын.



- Ул үзен ничек, ни рәвешлерәк сиздерә соң?

- Ну энде, дөбердәгән тавыш ишетелә, җә он иләгән кебек ишетелә. Шундый тавышлар бирә берәр төрле энде, ни булса, вакыты җитсә, бер җыл булгач. Менә без кыш көне декабрь аенда бирәбез. Шул вакытта.



- Ә сәдакага нәрсә бирелә?

- Он бирәм, он бирәбез. Тоз, тоз өсенә тагын кыйгазга төреп тимер акча куябыз энде. Менә шулый бирәбез без.



- Әйе. Ни өчен нәкъ менә тимер акча куела икән?

- Белмим. Элек-электән, әби-бабый заманында шулый тимер акча калган энде. Шул заманнан ук.



- Ә менә шул сәдаканы биргәндә, берәр нинди сүз әйтмиләрме?

- Юк. Менә мин энде кичтән хәзерләп куям энде аны. Онны, тозны. Кичтән әйтеп куям энде. “Бергә тыныч кына яшик, икенче җылларга кадәр. Әйбәт, тыныч, балалар белән тәүфыйк-шәфкать фидиятләрен биреп, шулый тыныч кына яшәргә язсын”, - дип, шулый җорт сәдакасын кертеп чыгам әбигә. Менә ул әбиебез бик әйбәт ие ул, үлеп китте быел. Икенче җылга кемгә бирербез.



- Аннан соң шул дөбердәүләр туктый инде, әйеме?

- Аннары бетә энде. Тавышлар бетә. Берәр җылга кадәр тынычлыклар була җортта. Шулый дөбердәүләр дә бетә.



(Мулла Иле авылы, Җиһаншина Сания (1936)).

- Иске йорттан яңа йортка күчкәндә, йорт ияләрен ничек күчерәләр?

- Пумала белән. Менә ансын бүтән кеше күрмәсен энде. Ни, менә без шулый күчендек. Хәзер әйтеп күрсәтәм сиңа. Без башта аерылып чыктык, аерылып чыкканда, безнең барыйы малай, олы малайга тиде. Һәр төнге унике җиттеме, малай җылыйдырыйы: “Өйгә кайтабыз, өйгә кайтабыз”, - дип әйтеп. Аннары әйттеләр энде безгә, йорт иягезне алып кайтыгыз, дип. Элеккеге булган, әпи пумаласы дип әйтәләр, мунчаладан ясалган пумала. Таяк башына шуны ясап бирделәр миңа. И шуның буенча ызба артын, ызба тирәли әйләнеп чыктым. Бисмиллаларымны әйттем дә: “Минем арттан калма, әя өйгә кер”, - дип әйтеп. Менә үз башымнан үткәнне әйтеп күрсәттем мин сиңа. Апкердем дә печән асына ташладым нине. Өч көн шунда җатты.



- Пумаламы?

- Пумала.



- Ә хәзерге вакытта ул пумала кайда?

- Җук энде ул хәзер, җук энде. Аннары ташлыйсың.



- Шуннан соң тынычландымы?

- Тынычланды. Менә шуны апкергән көнне үк нәрсә дә булмады, җыламады да.

- Җылагач, безнең әнки дә шулый итте. Ул вакытта әнки исән, алар бик белә энде, алар бик кадимче. Ие, ие. Алар бит энде беләләр. Миңа да әни шулый дип әйтте. “Әни, - мәйтәм, ка-а-ак төн җитә, төн уртасы җитә, өйгә кайтабыз гына, ди, - менә, ие, өйгә кайтабыз, - ди”.

(Акъегет авылы, Хәйруллина Сания Илһам кызы, Садыйкова Фәридә (1937)).

- Яңа өйгә күчкәндә, өйгә элек яшәғән йортның иясен күчерү бармы?

- Күчерү гадәте бар, бездә дә бар ул, Норлатта да. Менә мин теге җортта яшим. Безнең өебез теге ишегалдында ие. Ул җортыбыз безнең җанды, җанып китте алтмыш тугыз - җитмешенче елны. Менә бу өйне салды әткәй. Әнкәй безнең себеркегә атланды да: “Миңзифа, син Миңзифа, әйдә бергә тату яшик, өйгә керик”, - дип әйтеп. Менә шул иске өй тирәли әйләнеп, берничә мәртәбә әйләнеп чыгып, себерке белән өйгә алып керде ул аны. “Менә безнең өебез шушы була. Шушында яшибез”, - диеп, әнием алып керде. Әнкәй дип әйтәм энде мин аңа, әнкәй алып керде. Менә шулый әйләнеп чыгып. Андый йола бар Норлатта. Нигә, алып керәләр хәзер дә. Шулый яңа җорт салса кеше, себеркегә атланалар да и өй хуҗасын алып керәләр.



-Себерке нинди булса да ярыймы?

-Себерке гадәттә теге авылда бит озын саплы себерке, ишегалларын себерә торган була. Шундыйга атланып керәләр бездә. Әйе, шундыйга атланалар да алып керәләр энде аны.



-Аның нинди агачтан булуы мөһим түгелме?

-Түгел. Мөһим түгел, себерке генә булсын энде, нинди генә булса да. Алып керәләр, ул гадәт бар. Бездә генә түгел, бөтен кешедә шулый. Яңа йорт салган кеше алып керә. Кайвакытта менә шундый гадәтләр бар.



(Норлат авылы, Гәрәева Хәфәзә Кәрим кызы (1948)).
Албастыга бәйле ышану

- Әйе. Ә менә албасты басты дигән сүзгә дә ышанасызмы?

- Ансы бар энде аның. Албасты кан тамырларын тотып, туктатып тора энде менә. Ни, бер убыр басты, дип әйтәләр энде. Менә сулый алмыйсың. Сулатмыйча, кычкыртмыйча тора энде ул. Ну, аннан соң айнып китәсең энде анда. Үзең кычкырасың да энде ул баскан чагында, кеше ишетә энде. Кайсы кеше ишетә булыр энде аны. Җоклаганда ул әллә ниләр була. Җоклаган сыман чәнти бармагың селкетеп җибәрсәң китә, дип әйтәләр энде аны. Убыр баскач.



- Чәнти бармакны?

- Ие, чәнти бармакны селкетергә кушалар энде. Шул убыр басса.



- Уң кулныкы кирәк инде, әйеме?

- Кайсы да җарый энде. Түлке чәнти бармагыңны селкет.



- Ә ул нәрсәгә баса микән соң? Мәсәлән, кеше начарлык эшли микән?

- … Кем белә, кем белә бит энде аны? Әлеге шул теге тыштагы шайтан энде, тагы җен энде ул. Яхшы кеше түгел, үзеңне яхшы кеше килеп басмый.



- Андый очракның сезнең белән булганы юкмы?

- Булганы бар энде, яшьрәк чак. Хәзер Аллага шөкер, тфү-тфү, әйтмәгән булсын.



(Айдар авылы, Шәрәфиева Мөсәмирә Зиннәтулла кызы (1924), Шәрәфиев Рушан Бәдри улы (1936)).

Убырга бәйле ышану

- Убырлар турында берәр нәрсә әйтә аласызмы? Убырлар нәрсәләр алар? Алар күзгә күренәләрме?

- Убырларны белмим. Менә кеше сөйләшеп утырганда, элекке әбиләр сөйләшеп утырганда, колакка кергән. Менә урман кискәндә, бер кеше шулый мачы булып җөргән, дип.



- Бу урман иясе булдымы икән, яки убыр булды микән?

- Убыр булгандыр ул.



- Бу сезнең авыл кешегез мәче булып күренеп йөргән, әйеме?

- Күренеп түгел, түгел. Менә, нигә, квартирга кергәннәр алар, урман кисергә баргач. Перем урманына. Менә шунда энде квартирга кергәч, теге көне буе җоклап җата икән бу карчык.



- Бу карчык булган?

- Ие. Чыгып китә икән. Хәзер чыгып киткәндә энде, морҗаны ачып куя икән. Тегеләр хәзер туңалар да икән, морҗаны җаңадан җабып куялар икән. Менә бер заман, җабып куйгач энде, бик каты кычкырган тавыш ишеткән. Мачы кычкырган тавышы ишеткәннәр болар. Шуннан хәзер, мачы тырный-тырный кычкыра икән керәлмичә. Шуннан морҗаны ачып куйганнар да, мачы кереп җаткан. Шуннан соң алар икенче көнне чыгып киткәннәр аннан.



- Шулай иттереп, теге убырлы карчык булган инде?

- Ие, убырлы карчык булган. Ә болый үзе гадәти карчык шикелле, ди, көндез.



(Мулла Иле авылы, Чупакова Илһамия Госман кызы (1934)).

- Сездә убыр баса дип сөйлиләрме?

- Бар, бар, убыр басулар да бар. Минем үземне дә басканы бар убыр. Ул шуның хәтле авыр әйбер була. Ул күкрәкне китереп кыса. Эчеңә, җабынган җурган астында да. Күтәреп аттым җурганымны, әллә кая хәтле барып төште. Сулап булмый анда, сулыш чыкмый. Убыр, убыр, убыр, дип әйтәләр энде. Анда берәү дә басмый энде. Үзең генә җоклап җатканда. Бар, убыр басулар да бар. Бар, диләр, бар.



- Ул менә нинди максат белән баса икән соң, куркытамы икән, кисәтәме икән?

- Соң аны менә әйтәләр энде, әлеге дә баягы менә ишекләрне, тәрәзәләрне бисмилла әйтеп җапмаганга, дип әйтәләр энде. Тышка чыксаң да, керсәң дә ишекләрне бисмилла әйтеп җабып җөрергә кирәк, дип әйтәләр энде.



-Ә убыр баскачтын, берәр ничек сәдака бирергәме, я булмаса берәр дога укырга кирәкме икән?

-Җук, җук, алай нимиләр энде. Үзебез энде “Аятел-көрси” дибез энде. Менә шуларны укып энде, шулардан үзеңне сыпырып җибәрәсең энде, бисмилла әйтеп энде. Җә уң җагыңнан сул җагыңа җатасың, җә сул җагыңда җатсаң, уң җагыңа җатасың, әйләнеп җатасың энде. Күзгә нигә күренми энде менә. Үзеңне авыраеп, сулышың сулышча басылып китәсең анда. Менә шуны, убыр баскан, диләр энде.



(Норлат авылы, Гатауллина Асия Салават кызы (1937)).

Адаштыра торган урыннарга бәйле сөйләк

- Мин үзем адашканым бар. Чып-чын...



- Әйе, ничегрәк булды ул?

- Бәчектән кайтам. Бәчектән чыктым энде, Бәчек фермасыннан. Кайтам, кайтам. Бетте җул, киттем посадкага. Киттем, җир өсләреннән дә киттем, киттем. Киттем, әллә кая киттем. Чокырларга кердем, чокырлардан чыктым, дуеннардан чыктым, җук. Бетте юл. И Ходаем, кая барыйм икән энде, дим. Энде кич була булыр, минәйтәм. Бакырчы җагына чыксам, Бакырчыларга кереп кунырмын, дим. Булмады, әйләнеп җөрдем, җөрдем. Обратно шул Бәчеккә әйләнеп кайттым. Киткән җиремә җаңадан кайттым.



- Бу ниндиерәк вакыт иде бу?

- Төш вакыты.



- Төш вакыты, көндез?

- Әйе. Төш вакыты. Энде җарар хәзер. И-и, Ходаем, мәйтәм. Бәчеккә килеп җитәм, соң бу, мәйтәм, Бәчек бит. Бу Бәчек фермасы бит бу. Бәчек фермасында, мәйтәм, битуннар утырып калды ансы, битуннар һаман тора. Энде кайттым, җарар. Бәчек фермасына кердем. Бәчек фермасында ремонт ие. Норлатлар ремонт ясый. Җарар. Ирләр җанына, мужиклар җанына кердем дә: “Акыллым, мине, - мәйтәм, - мине Айдарга илтеп куегыз әле. Ни-нәрсә сорасагыз да бирәм”, - дидем. “Апа, - ди, безнең машина бар, - ди, бензин җук”, - ди. Энде хәзер җарар. “Акыллым, ничек тә табыгыз, ни-нәрсә сорасагыз да, шуны бирәм, мине Айдарга илтеп куегыз”, - дидем. Болар Аллаһның рәхмәте, мине Айдарга унбиш минутта машина белән китерделәр дә куйдылар. Бирдем аннары сәдакасын, бирдем. Аллага шөкер. Энде кайтып җиттем дә, кыз әйтә: “Әни, - ди, - әни, ни нәстә булды сиңа? Төсең качкан”, - ди. “Соң, адашып җөрдем, төсем качмыйча”, - дим. Хәлем җук, кичкә хәтле хәлем бетте. Аякта домашни ие, домашниларым чалышып бетте, җир өстеннән җөри-җөри. Адаштым тик, адаштым. Кайтып булмый. Җаңадан обратно Бәчеккә кайткач ук, Бәчекләр китереп куйгачтын кайттым. Чут-чут. Ходай туры китермәсен энде, кызым.

- Менә шул. Шулый, шулый. Күргәнем бар үземнең дә.

(Айдар авылы, Шәрәфиева Мөсәмирә Зиннәтулла кызы (1924), Шәрәфиев Рушан Бәдри улы (1936)).

- Җен адаштыру дигән ышанулар бармы?

- Бар энде ул. Элек-электән.



- Сез аңа мисал китерә алмыйсызмы?

- Элек-электән бар энде ул җулларны саташтыру. Ул энде теге, адәм каны чыккан җирләр, дип әйтәләр бит энде аны. Кан түгелгән җирләр, дип әйтәләр бит энде аны.



- Менә сезнең авылыгызда шундый җен адаштыра торган җирләр юкмы?

- Җук бездә.



- Берәрсе сөйләгәне юкмы? Җен адаштырды, шулай итеп җен адаштырган икән шуны дип?

- Электә әниләр сөйли торганнарые. Менә шулый июнь аенда, минем яшь чагында энде. Ни, июнь аенда әнинең бер кызы балага кысталган. Әти җук бит энде. Хәзер төнге сәгать унике, ди. Илтеп кайтам, ди. Әйләнеп кайткан саен һаман шул бер җиргә кайтып туктыйм, ди, ат белән. Әйләнеп кайтам, һаман шул бер җиргә кайтып туктыйм, ди. “Тфү, шайтан! Тфү! Син мине адаштырдың бит”, - дип әйткәчтен, ди, күзләрем ачылып ките, ди. Ат та үз җулыннан кайтып ките, ди. Өйгә кайталмыйча җөрим, ди. Менә шул, әйләнәм дә кайтам бер урынга, әйләнәм дә кайтам бер урынга, ди. Алар бит энде әниләр элек тә арбалар тартып, ниләр тартып җөргәннәр энде, Чуаш җулларында. Шул вакытларда, буран вакытларында адаштырган энде. Адаштырган энде.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет