Фольклор практикасы


- Аны кыйнаганда, теләсә нинди әйбер белән кыйнарга ярыймы?



бет9/10
Дата08.07.2016
өлшемі0.92 Mb.
#185087
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

- Аны кыйнаганда, теләсә нинди әйбер белән кыйнарга ярыймы?

-Ә-ә, кыйнаганда, любой әйбер белән. Ул бит энде воянный кебек киенеп җаткан, име. Теге кешенең күзенә күренгән. Менә воянный как будты ул... Хәрби киемнән бит энде, име. Ну алган да энде ул аны таяк белән: “Миңа тимә. Мин сиңа тимим, мин сиңа тимим, син миңа тимә, килмә, килмә минем җанга”, - дип кыйнаган. Менә шул бер атна буена ул аны шулый дәвам иткән. Менә. Шулый итеп. Менә шундыйлар бар энде.

- Тагын бер хәл сөйлим. Безнең зират буеннан кеше ат белән үткәндә, ут фасылында булганмы соң ул, бер әйбер чыга торган булган, һаман чыга, ди. Зират җанына килеп җитеп булмыйдырые, ди, бит. Стансыяга барганда, һаман күренә торган булган, һаман күренә торган булган безнең стансы җулында. Зират җанында булган бит ул. Кайтканда да, киткәндә дә, гел атларны, менә нинди генә көн булса да, җаңгыр булса да, матур көн булса да, атлар уже сизәләр икән шул төшкә барып җиткәчтен, баралмыйлар ди. Менә нитәләр, сикерәләр, ярсыйлар атлар, дип әйтә торганые. Менә минем шуны ишеткәнем бар.


  • Атлар туктап кала инде?

  • Атлар туктап кала икән шул. Артка таба, алга таба бармый энде. Алга таба кайтмый икән, артка таба чигенәләр икән энде.

  • Ә аннан соң ничек кайта алганнар?

  • Аннары энде теге таң аткачтын. Мин шундыйны да ишеткәнем бар, ие, ие. Таң аткач кына энде аннары соң кайталар икән авылга.

  • Ә ул ничек итеп күзгә күренәме?

  • Күзгә күренә, ди, ул. Ут кебек энде. Ничектер менә ут кебек прәме җакты, ди. Әйе, атлар энде сразы сизә икән энде моны. Авылга таба кайтмый икән. Менә шуны ишеткәнем бар.

  • Кеше күзенә ут булып күренә?

  • Ие, ут булып кына күренә икән.

  • Ә хәзер күренмиме?

  • Хәзер әйтмиләр ул. Безнең зират буенда да әйтмиләр.

(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Хисмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).

ИЗГЕ УРЫННАРГА БӘЙЛЕ ЛЕГЕНДАЛАР, ЫШАНУЛАР, ТЫЮЛАР
Изге күл

- Зират янында безнең изге күл бар. Ул атала Кирәмәт күле дип. Кирәмәт дигән сүз ул бик күп авылларда бар. Элгәре ул изге агач булган Кирәмәт, шушы агач хәзер бу тирәләрдә юкка чыккан. Тарихта шулый язылган. Тик шул агач белән бәйле сүзе генә калган - Кирәмәт изге булып. Күрәсең, ул безгә ислам дине кергәнчегә кадәр үк булган йола энде. Менә ул – бик матур гына түгәрәк кенә күл, элгәре ул тирән булган, хәзер, кызганычка каршы, ул бик саеккан. Элгәре аның тирәсендә топольләр үсеп утыра иде зур. Аннары аккошлар да йөзә иде, камышлар үсә иде. Менә шунда әни мине гел алып бара иде. Зиратка барышлый, иң әүвәле шул изге Кирәмәт күле янына утырып, озак итеп укый иде. Аннары мин дә аның артыннан бергә догалар кылып, амин итә идек.

(Мулла Иле авылы, Сәйфетдинов Равил Гәрәфи улы (1938)).
Изге агачларга бәйле легенда.

- Изге агачлар бармы?

- Ул изге каен бар иде ул. Ул Күгеш астында ие, теше сызлап үлгән кыз күмелгән дигән агач кабере тора иде. Без кечкенә булган чакта, анда акча салып китәләр иде. Каен агачы иде, каен иде. Без кечкенә вакыт әнә шуннан йөри идек энде Айдарга, Күгешкә. Кайсы авылныкы икәнен дә белмим мин аны, потому шты ул Күгешкә бара торган юл өстендә. Теше сызлап үлгән кыз кабере, дип әйтәләр. Менә шундый җирләр. Бик матур җирләр бу, кызлар.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхим кызы (1947)).
Изге каберлекләр тарихы.

-Авылда нинди изге каберлекләр бар?

- Безнең авылдан Юныс Сафиуллин дигән кеше – драматургны ишетеп беләсез энде. Ул эзләнеп-эзләнеп, безнең бабайларга туры килми микән дип, бу каберлекләрдә эзләнде. Мин энде өстән-өстән генә сораштырдым, мин бит тарихчы түгел, математик булгач, миңа ул башта кирәкмәгән. Картайгач, олыгайгач кына кызыксынасың икән ул. Аны әбиләрдән әллә ниләр сорап калган булыр идек. Менә шул. Менә бу зират каядыр XVI гасырга карарга тиеш. Ә XVIII гасыр башында теге зират була бит энде. Ул теге зиратка безнең дүрт йөз еллар бар. Бакырчының яңа зират дигәненә. Аннары менә шушы зират. Бакырчы зираты дип йөртелә энде бу, изге зират дип әйтәбез без аны. Ул элек тотылмаган ие. Анда мин кечкенә вакытта каеннар үсәләр ие. Карт каеннар бар ие бик. Картаеп, корыган каеннар и җиргә баткан-баткан каберлекләр бар ие, ташлар, язулар. Мин бишенче классны бетергәч булырга кирәк, җәй көне экспедиция булган энде ул. Без аны белмәгән балалык белән. Килделәр, шул зиратның җирләрен карадылар, чукыдылар, ташларын чыгардылар. Берише ташларны алып киттеләр. Без бала-чага бит энде – бик күп айкап йөрүчеләр. И, алар безне бордылар. Мин урысча белмим бит энде. Әби әрли дә әрли әткәйне, нәрсәгә, ди, аларны, ди, зират, каберләрне казып йөрүчеләрне, ди, ни-нәрсәгә монда җыеп ятасың, ди. Әткәй энде, һәрхәлдә, алдынгы карашлы кеше бит. Ул энде ашата, эчертә, мунчалар яктыра әнкәйгә. Мунчалар керделәр алар. Бу зиратның карт каеннары бик күп булган. Сугыш вакытында утынсызлыктан аны кискәннәр. Кемнәрдер укып кискән, кемнәрдер укымыйча булса кирәк. Бер әби бик күп шушы зират каенын кисеп алып кайтып, аяксыз калган, тилмереп яткан. Ну, зират әйберенә тотынмагыз энде. Безгә дә шуны аңлаткандыр энде ул, и булган хәл булган энде ул, әллә кайларга, им-томнарга алып барып бетерделәр. Шуннан соң гына бераз мәлгә килде. Сигез-тугыз балалы хатын булган энде ул вакытта. Карт кеше булмаган ул. Балалары күп булган, утын да кирәк булган, кечкенә ызба булса да. Менә алтмышынчы елларда шулар казыдылар. Казып чыгардылар менә шушы ташны, монда алар шушы бер-ике генә калгандыр энде. Бер-ике таш бардыр әле анда. Ну анда күп ие алар, аның ватыклары күп ие. Алар аны тулы биеклегенә чыгардылар, берничәне алып киттеләр. Шушы кискән вакытта, менә зират әйберсе тия дигән нине әйтәм әле, кискәндә, менә үзләренең әйберләре дә сынды, көрәкләр дә сынды, пилалары да. Алар каеннарны да кистеләр бит энде, каен төбен чукыдылар алар. Аннары алар ярга төштеләр аска, шул яр кырыеннан чукыдылар. Ул яр кырыенда менә бу урыннарны нарат урманы булган, дип тә әйтәләр, ылыслы урманнар булган, урман белән капланган, кыр булмаган, дип. Менә шул ылыслы агачларның тамырлары шулый яткан әле, чыгып-чыгып торалар ие алар. Без ташлар чыгарып йөрдек анда. Кирәк базларга энде. Ие шул. Бар бездән дә алып киттеләр энде. Пила, безнең пила да сынып кайтты. Алар эшли белмәгәннән генә тормагандыр ул, күрәсең. Һәрхәлдә теге укый белгәнме, белмәгәнме, ничек булган – анысын мин белмим. Ну шундый ниләр булды. Зиратның тия дигән нәрсәсен, ышануын беләбез.

Бу Изге зират территориясе төгәлме-түгелме икәнен бер кеше дә белми. Чокыры шунда, чокыры үзенеке. Акъегет җире дип атала энде бу үзе. Хәзергесе чорда бу Акъегеттә. Ләкин зират Бакырчы исемен йөртә, Бакырчы зираты бу. Мәҗүсилек чоры булгандыр ул вакытларда. Күрәсең, бу чуашлар тирәсендә, дип әйтмәкче булам мин. Әҗбаба дигән бер авыл бар. Ул вакытта ничек аталган ул, мин аны белмим. Шул авылдан, хәзер ул Избиби (Әҗбаба) дип йөрибез без аны. Моннан каядыр алты-җиде чакрымнар ераклыкта чуаш авылы ул хәзергесе вакытта. Шуннан берәү хаҗга китә ул вакытта җәяү. Хаҗга китеп, әйләнеп кайткан вакытына, аның үзенең авылы әнә шунда – Шулкан, авылларының халыклары, мәҗүсиләнеп чуаш диненә кергән булалар. Христианство кабул иткән булалар. Бу Иван Грозный чукындыруы түгел, просто үзләре мәҗүсидән калып, менә шул динне кабул иткәннәр. Шул бабай энде әйткән: “Мине Бакырчы зиратына алып барып күмегез”, - дип. Бу бабайның урыны менә шушы зиратта. Кая ул кабер, кая икәнен без әйтә алмыйбыз. Менә Бакырчы зиратында ул бабай турында язма бар. Шуннан энде монда бары тик ислам динендәге кешеләр генә күмелә. Аннары бу зират ябыла һәм авыл икенче ни ала бит энде, переписьлар башланалар.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхим кызы (1947)).
Изге каберлекләр тарихы

  • Сездә нинди изге каберлекләр бар, алар ни өчен изге аталалар?

  • Безнең бу зират, Касыйм баба белән бәйләнгәнгә, Изгеләр зираты дип атала. Ни өчен изге? Элекке теге дивана, алдан күрүчән кешеләр булган бит энде. Аларны диванага санаганнар. Үзләре теге ни белән шөгыльләнгәннәр, кешеләрне терелтеп, өшкереп, имләп бит энде, врачлар юк. Шунда менә шул волостькә бер фельдшер булган, күбесенчә теге имче, өшкерүче, дини картлар-карчыклар дәвалаганнар халыкны. Менә шундыйларны изге дип йөрткәннәр. Якын-тирәләрнең шундый кешеләрен бирегә китереп күмгәннәр. Кайсы кайчан үлгәне билгеле түгел, ташлар юк. Болай кабер ташлары бар, кайсы кешенеке икәне билгеле түгел. Анысы үзе аерым тарих.

  • Монысы Ислам авылыныкылармы?

  • Түгел. Төрле яклардан. Менә аларны да, әйтеп күрсәтермен. Сираҗетдин абыйны 1918 елда энде монда китереп җирлиләр. Гражданнар сугышы вакытында, дезертир дип, советка каршы дип, кеше котыртуы буенча.

  • Менә монда алты ир кеше, биш хатын кыз. Менә алар: Әбелхалик бабай, Әбелхарис бабай, Әбелкасыйм бабай, Әбелхән бабай, Әбелкәбир бабай. Менә монсында хатын-кызлар энде: Бибидәрман бикә, Бибизөбәрәҗәт бикә, Бибихәҗәт бикә, Бибишәрҗәмбия бикә, Шәрчәния бикә, Бибигәйшә бикә. Менә алар энде 1981 елны ясатылган ташлар бу, изге каберлекләр югалмасын дип эшләткәннәр иде.

(Ислам авылы, Кадыйров Хәмбәл Шәйхетдин улы (1947)).
Изге каберлек

- Авылда нинди изге каберлекләр бар?

- Менә бездә әйтәләр, мишәр изге кабере дип әйтәләр энде. Аны карап, саклап торалар энде аны.

- Ни өчен изге дип әйтәләр?

- Изге дип әйтәләр, имеш, шул, күрәсең энде, ул мулла кеше булгандыр, шунда килеп үлгән, дип әйтәләр. Мишәр кабере.

(Мулла Иле авылы, Айметдинова Нурия Хәбир кызы (1947).
Топонимнар белән бәйле мәгълүмат

- Менә бу чокыр Мукша чокыры дип атала. Буе белән килә энде, аннары шул авылның ягына барып чыгып, килеп чыга торганын Корканаш чокыры дип атыйлар. Ул исем дә чуаш атамасыдыр. Татарда андыйрак атамалар юк. Безнең монда чуашка бәйледер дип әйтәм энде. Килен чагында чуашка барадыр ием, кайтадыр ием. Кайтмалы, бармалы ул чуашка тартым ие, ул чуашка тартым сүзләр. Арча яклары безнеңчә сөйләшмиләр бит, икенчерәк сөйләшәләр. Менә шундый сүзләр: бармалы, кайтмалы. Без чуашка якыннар. Урамда агач, авыл эче агач булган. Матур яшелдә утыралар алар.



(Бакырчы авылы, Зәйнуллина Рәйхана Рәхим кызы (1947)).

Изге чишмә белән бәйле легендалар, гадәтләр, ышанулар

- Сездә нинди изге чишмәләр бар?

- Безнең Касыйм баба чишмәбез бик изге санала. Ул менә бу Изге зиратыбыз астыннан ук тибә энде. Чишмәбезнең даны әллә кайларга таралган. Каян гына килмиләр энде. Касыйм баба үзе бик изге булган. Ислам шәехе диләр аны. Могҗизалы кеше булган ул. Менә бервакыт бу авырып киткән, ди. Кыш урталары булган энде. Кызына: “Җиләкләр җыеп китер әле”, - ди икән. Кызы аптырап: “Кыш уртасында каян алыйм?” - ди икән. “Бар, базга төшеп ал,”- дигән Касыйм баба. Кызы базга төшсә, шаккаткан. Тегендә кура җиләкләре пешеп утыра, ди. Үлер сәгатьләре җиткәчтен, ул болай дигән: “Мин үлгәчтен, бер кош очып килер, шул кош кая очса, мине шунда күмерсез!” Чыннан да, кыш булуына карамастан, кош килгән һәм, урманнарны ярып, туп-туры юл ачылган, шул юл менә бу зиратка китереп чыгарган. Касыйм бабаны шунда күмгәннәр.



- Изге чишмәгә килгәннәрдән сәдакалар шактый күп җыеладыр?

- Бигрәк тә җәйгә чыккач, менә кайбер шимбә, якшәмбеләрдә ике меңгә, мең ярымнарга якын җыела. Кайсыбер якшәмбе, шимбәләрдә икешәр йөз, берәр йөз, калган вакытларда – һава торышына карап. Ул акчаларны менә мин килеп, аны ачып, Коръән аятләре укып алам да, әнә безнең мәчеткә, зират тирәсен карарга кирәк, шуңа тотам. Безнең бөтен җыелган акчалар шул мәчет төзелешенә китә, ә элегерәктә шулардан менә, шул сәдакаларны ятим кешеләр, авыру кешеләр була, шуларга ярдәм итә идек әзерәк. Сәдакалардан фитыр сәдакасы дигән нәрсә бар. Ул изге рамазан аенда, ураза беткән вакытта бирелә торган. Ул да ятимнәр, гәрипләр өлеше. Аларны җыям да мин, яки, менә кайсы кеше больниска кереп ята, аңар теге дару алырга кирәк була. Менә әле безнең моннан ерак түгел Мулла Иле авылында сукыр туган бала бар бит, ничә тапкыр Ленинградка барып, операция ясадылар, быел сәдакаларны җыеп, аларны берхәтлесен шунда алып барып бирдем. Берхәтлесен үзебезнең авылда менә бала бар, нинди дә диагноз куймыйлар. Мәскәүләргә дә, Казаннарга да барып килделәр энде. Менә юл чыгымнары да күп, аларга бирдек. Шундый ярдәм. Теге сөлгеләр, тастымаллар, яулыклар китерәләр, аларны җыеп барам да, менә кайсы вакытта әбиләргә бирәм. Читтән кайткан, кешесе булмаган, кисәк үлеп китә, үлемтеге җук мәетләр була. Аларга нишләргә? Шуларны бирәм. Аннан соң сабантуйларына бирәм, менә теге шунда катнашкан кешеләргә өләшергә.

- Чишмәгә ераклардан да киләләрме?

- Әйтәм бит менә, электән Сахалиннардан кайта киләләр иде. Мөселман гына түгел, татар милләтеннән башкалар да киләләр шунда. Күрсәттем бит эле чуашларны. Менә шул тирәдән христиан диненнән, башка милләт кешеләре дә киләләр, шуның суын алып китергә. Минем энекәшенең дусы –Татарстаннан Аксакаллар шурасы рәисе Рафигулла хәзрәт. Шул Рафигулла хәзрәткә атна саен егерме канистрлы су Казанга җибәреп тора. Эшчеләре җомга көн кич белән, шимбә көн иртә белән алып китәләр Казанга.



- Монда шифа өчен киләләрме?

- Әйе, менә шул дәва алыр өчен, сихәт алыр өчен. Шуңар ният кылыр өчен киләләр энде.



- Һәркемнең нияте үзенеке инде, сөйләп йөрми, үз кулы белән тотып саламы?

- Менә мин анда туры килсәм, килгән вакытта рәхмәтләремне әйтеп энде, сәдакаларын алып, үзләре исеменнән Коръән укырга кушып, шул мин укыганнарны тыңлап утырып, шулый хозурланып китәләр.

- Бәетләрне шунда укый торган идек, җомга намазларын. Шунда дәфтәр куеп, өстәлдәге дәфтәргә язып калдыралар. Кемнең нәрсә, нинди ният белән килгәннәре. Аллаһыдан ризалык сорап, аларның исемнән укып, догалар кылам энде.

- Алайса, мәшакате бар икән әле?

- Мәшакате бар, әҗер савапларын бирсен Аллаһы тәгалә. Үзләре чын күңелләре белән киләләр. Аларны ничек борып җибәрерсең.



- Күрәсең, шифасы да тиядер аның, шифасы тимәсә, кеше агылмый бит инде ул.

- Менә Россия буенча, шул изге урыннар исәбеннән менә безнең бу Изге чишмә, Изге зират өченче урында тора, ди, сихәте буенча. Россия буенча. Әле бервакытны Яшел Үзән газетасында язып чыкканнар иде Татарстанның изге урыннары дип. Моны язмаганнар. Анда аларга килгән хат, аларны орышып. Ник менә изге Касыйм бабай зиратын, чишмәне кертмәдегез, дип. Аннан язып чыктылар энде. Гафу үтенделәр, аның тарихларын белмибез, ничек изге икәнен белмибез, дип. Белгән кешеләр булса язып җибәрегез, дип. Аларга язып җибәрдем дә, алар шуны бастырып чыгардылар. Гәҗиттә бик күп рәхмәтләр әйттеләр. Сагынып килүчеләр күп энде ул.



- Сагынып дип әйтәсез?

- Сагынып дигәндә, атап куюны аңларга кирәктер. Теге атаганыңны эшләмәсәң, шуны эшләмәсәң нәзергә әйләнә. “Шул эшем яхшы тәмамланса, шунда сәдака алып барып бирер идем”, - дисең бит. Шуны сагыну дибез инде. Аннан соң менә шушы авыруымнан терелсәм, сәдака алып барып бирер идем дип, изге чишмәгә, изге зиратка сагыналар. Шул изгеләр рухына багышлап, Аллаһы тәгаләдән сорап, догалар кылсагыз иде, дип, язып калдыралар энде. Ә менә шул әйтеп тә эшләнмәсә, нәзергә әйләнә. Кеше тагын да көчлерәк авырый башлый, аның эше кирегә китә. Менә шуннан дога кылган вакытта да, үтәрмен дип әйтеп тә калган нәзергә: “Бурычлары өсләреннән төшсен”, - диябез.



(Ислам авылы, Кадыйров Хәмбәл Шәйхетдин улы (1947)).
Изге урынга бәйле легенда

Әбелкасыйм баба чишмәсе менә, бу изге зират астынна тибә ул. Изге чишмә дибез энде без аны. Әбелкасыйм баба бик зур кеше булган энде. Шәех диләр аларны. Ислам дине тартучы, саклаучы кеше булган. Ул бик могҗизалы, дини кеше булган. Бездә бер тарихы да бар. Менә кыш уртасында, якынча гыйнвар айларында энде бу, кызына әйтә: “Кура җиләге ашыйсым килә”, - ди. “Соң, әти, кыш уртасында кура җиләге каян алыйм?” – ди кыз. “Бар, тубал ал да идән астына төш!” “Соң, әти, син акылга җиңеләйдеңме?” “Бар, төш”. Менә шуннан соң, әтисенең сүзен тыңлап теге төшсә, кура җиләге үсеп тора, җиләкләре пешеп тора. Алып чыгып ашата. Шуннан соң үлә, күмәргә дип, кабер җанына җыела кешеләр. Шул кабыгы белән бергә очып китә бу, артыннан баралар, менә шушында килеп төшә кабыгы. Шунда җирлиләр. Алар, ни, Үлмәс абыс балалары, абыс дип әйткәннәр, теге татарда исемнәрне боза торган гадәт бар бит энде. Хафиз - үлмәс Хафиз. Хафиз – Коръәнне укучы, укымышлы галим дигән мәгънәдә. Аны беләсездер яхшы. Шундый кешенең балалары була: Әбелхарис, Әбелхалик, Әбелкасыйм. Әбелхарис бабай үләр алдыннан туганнарына әйтә: “Менә үлгәч, Ыслам җиренә күмерсез”, - ди. Аны каян табырбыз дип, бу тирәдәге ил куе урман бит энде. Җыназамны алып чыккач, кош очып килер, шуның артыннан барырсыз”. Нәкъ шулый барып чыга, кош очып бара, урман ике якка ярылып, юл хасил булып бара. Озак җыллар мондагы урманнарны кискәнче, җеп сузган кебек туры җул була. Шунда китереп җирлиләр, калган туганнары да шулый, монда җирләнә энде.



(Ислам авылы, Кадыйров Хәмбәл Шәйхетдин улы (1947)).
Изге Касыйм чишмәсе белән бәйле тыюлар

- Изге чишмә янында нинди тыю бар, нәрсәләр эшләргә ярамый?

- Бернинди начар уйлы нәрсәләр эшләргә ярамый. Шунда керәбез чишмәгә, менә гомер буе анда рәшәткә тора. Без шунда керәбез, уже бер кеше сөйләшми, вообще зират тирәсендә ничә метр сөйләшергә ярамый, юлдан барабыз, белгәннәрне, догаларны диюем, сөйлибез. Бернәрсә турында да сөйләшү юк. Намазларны, белгәннәрне укыйбыз, сәдакаларыбызны салабыз, анда күрдегезме айлы ящик, шунда салабыз, белгәннәрне укыйбыз, бернәрсә сөйләшмибез, вообще. Кечкенәдән шуңа өйрәнгән. Бисмилла әйтеп, сәдакалар куеп, карап кайтабыз. Аннан соң гына сөйләшүләр авылда башлана. Балалар шулый тәртипкә өйрәнгән.



- Үлгән әрвахларны берәр ничек искә алалармы?

- Һәрвакытта да, безнең авыл бик тату. Уразаны алар шуңа күрә җиңел тоталар. Менә ничә кеше, һәр барсыда ураза тотканда, бөтенесе бер-берсенә кунакка йөриләр. Даже кунакка йөргән вакытта ураза аенда, менә ябык кына хатыннар шундый тазарып китәләр.



- Чишмәне пычраткан кешегә берәр нәрсә буламы?

- Беләсезме. Анда урлаган кешеләр булды. Урлаган. Исрекләр килеп урлыйлар. Берсенең аның аягын кистеләр, соңыннан ул үлде. Аннан соң анда урлаган бер кеше булды, аның тавышы бетте. Ходай тәгалә тота шуңа күрә. Анда җиләкләр үсә, без аның берсен дә капмыйбыз, берсен дә ашамыйбыз. Аны намаз белгән кеше генә алып ашый. Печәннәрне чаба торганнар иде. Намаз укып кына, мондый кешеләр нитсәләр үләләр иде ашап, чөнки ул кеше не заслуживает. Чабучылар беттеләр.



(Ислам авылы, Шәрипова Сания Хәбир кызы (1954)).
Изге чишмә белән бәйле гадәтләр

- Менә чишмәгә барабыз дидегез бит инде, аның билгеле бер вакыты бармы?

- Җук! Кыш көне барсаң да җарый, яз да. Ә без җәй көне барабыз энде. Менә без барырга сөйләштек әле бүген җомга көнне. Без иртә белән шулый чыгып китәбез, шулый иртәнге ашны ашагач, әкрен генә җәяү барабыз, без анда төшәбез су буена. Су буена төшкәннән соң укыйбыз, анда беренче мәртәбә ясыйн укыйбыз су газизләренә. Әнә шул: “Сылубикә әби, син безгә тимә энде”, - дип, суга керәбез дә битләребезне, аякларыбызны җуабыз. Савытларыбызга “Бисмиллаһи иррахман иррахим”, - дип әйтеп, теге чишмә суын ниәбез. Аннан соң җә акча аппарабыз без анда, вак акча, или булмаса, акча булмаса, “Сылубикә әби, безгә тимә”, - дип, үлән салабыз. Шул үләне салып, ул үлән яки акча агып китә. Менә шундый җолалар бар, бар.



(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Хисмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).
Изге урыннарга бәйле тыюлар

- Изге каберлек янында нәрсә эшләргә тыела?

- Тыела тәхәрәтсез килергә. Үзең чиста тоту бу – иң беренче. Баргач укылырга тиешле. Аннары теге хәзерге заманда дигән, башланган, элек тә ул андый нәрсә булмаган, теге нине алып барырга кушмыйлар, ясалган чәчәкләрне. Табигать чәчәкләрен генә алып килергә. Шулый.



(Мулла Иле авылы, Тимуршин Илгизәр Гәрәй улы (1924)).
Изге чишмәләр белән бәйле гадәтләр.

- Менә шушы чишмәләр белән бәйле бәйрәм үткәрмиләрме?

- Чишмә белән... Ә-ә-ә, менә җаңгырлар булмаганда элек, җаңгыр боткалары ясый торганнар иде. Менә монда, елга аргысында. Безнен елга менә моннан уза иде элек, аны казыдылар, шуна күрә монда питомник ясаганнар иде энде. Карчык, белә торган, укый торган карчык, зур казан җыя, балалар йорт саен җыеп җөриләр: җомырка, май, ярмалар, дөге анда. Аннан соң Рабига апа дигән бер апа аларны пешерә ие. Аннан соң яңгыр боткасы ашыйлар ие дә, балалар монда килеп, бөтен кешене коендыралар ие шулый. Аннан яңгыр була торган ие энде.

(Ислам авылы, Шәрипова Сания Хәбир кызы (1954)).

Изге урыннар тарихы

- Изге дип әйтәләр: менә бу Норлатка электәге аскы юл бар ие. Норлатка барганда, аларның уң ягында урын бар, күмелгән урын бар, таштан язылган кабер бар. Шуны изге дип, аннары соң ясадылар энде. Аерым ташлар куйдылар, урыннар булды и сәдака да бирделәр энде. Мин Норлатта эшләгән кеше ун ел дәвамында. Бик хәтерлим, ул вакытта төшеп, шунда карый идем: сәдакалар тора иде. Аңа тимәгән энде кешеләр. Унар сум акча да салалар иде. Ул вакытта ун сум зур акча иде ул. Аны менә изге кебек карыйлар иде энде. Аннан изге урыннар дип, менә шундый ни урын дип, изге күлне атыйлар.

- Монысын шайтан урыны дип әйтәләр энде. Менә моннан, бездән өч километр ераклыкта Шулкан дигән чуаш авылы бар. Ул чуаш авылыннан кайткан кешеләр бик адашалар, авылга кайтып җитеп булмый. Бу якка крахмал заводы канау ягына төшеп китә, Әре елгасы буена. Хәтта кырык беренче елны мине җибәрделәр иген игәргә дип, эшкәртергә, уборкага дип энде. Кайтышлый, мин кайттым ноябрь аенда, кайтышлый Гомәрстан җирендә төштем. Ул авыл аша чыгарга кирәк, шуннан китәргә кирәк. Кар яуган иде. Хәзер чыктым, монда таба барам, теге башка якка китәм кебек. Мондарак барам, башка якка китәм кебек. Энде, монда юл тиеш дим, юл да юк. Шул җирдә торгачтын, киттем. Киттем. Чокырга килеп төштем. Нәрсә булган икән? Кая барырга минәйтәм, хәзер адаштым энде. Кая ут бар, шунда карадым да киттем, бер чуаш авылына килеп кердем. Анда ул вакытта сугыш вакыты. Менә шулый итеп, солдатка алынган килеш, шунда кич кунып чыктым. Кире кайттым. Монда алты километр. Менә бу Шулкан авылы, шайтанлы урын. Безнең тирәдә энде изгеләре болай бик юк, ну зиратлары бар, изге зират. Изге дип зиратка йөриләр энде. Бу безнең чорда, бездән алда энде ул багышланган, менә анда изге урыннар шулый гына.

(Мулла Иле авылы, Тимуршин Илгизәр Гәрәй улы (1924)).

Җиде кыз чишмәсе турында риваять

- Авылда изге урыннар бармы?

- Айдарның урманында, ул Айдар үзәне дип атала, элек-электән килгән җиде кыз чишмәсе бар. Бертуган җиде кыз була, бу җиде кыз теш авыруыннан сызлыйлар, ул вакытларда бит энде кыз бала туганны яратмаганнар, бу кыз бала җидесе дә өйдән чыгып китәләр, урманга барып урнашалар, шунда алар тешләре сызлап үләләр. Аларны ниндидер урман кешесе, әгәр дә ягышмасам, җиде кабергә салып, җиде кабергә күмә һәрберсен. Җиде кабер өстенең һәрберсенә җиде тал утырта. Хәзерге вакытта ул чишмә исән, анда җиде тал үсә. Аның чишмә суын будылар, Җәүдәт исемле безнең авылның бай кешесе. Һәм ул үлгәч, Җәүдәт күле дип исем куштылар, ә чишмә хәзер дә “Җиде кыз чишмәсе” исемен җөртә.

- Чишмәнең изгелеген күрсәтүче нинди хәлләр булганы бар?

- Мин элек хәтерлим, әби бераз гына авыртсак, шул чишмәнең суын алып кайтып эчәргә куша иде. Белмим, әллә ышанган вакытта, авырган вакытта авыруларны баса шикелле тоела иде.

- Изге чишмәләр янында нәрсәләр эшләргә ярамый?

- Анда электә безнең әбиләр: “Шаулап йөрмәгез, анда күңел ачарга бармагыз”, - дия торган иде. Әле ни булгачтын, үлем булгачтын, әби: “Аның күленә кермәгез, күңел ачып йөрмәгез, тагын шундый пычрак ниләр, әйберләр атып калдырмагыз, аның ише урын түгел ул”, - дия иде.



- Ә эшләнсә, нәрсә була? Берәр кешегә берәр нәрсә булмыймы?

- Бер нәрсә дә булганы юк, андый бит күлләрне санап китсәк, бездә бит Шәмкүл күле бар, ул энде изге китапларда да язылган. Шәмкүл күле ул корбан сорый, диләр. Җәй көннәрендә, август айларында, суга салкын төшә башлагач, ул күл улый башлый. Төнлә барып карасаң, аннан бер яктылык сирпелеп тора, ул янып торган кебек, менә күктә ай янып тора бит. Андый вакытларда су коенган кешеләрнең күбесе батып үлде...

- Изге чишмәнең иясе булу турында ышанулар юкмы?

- Юк, анда аның ише куркыныч әйберләр күренгәне юк, менә Шәмкүл күле буенда бар аның ише хәлләр. Анда, ул безнең Чувашия республикасына тоташып киткән юл кырыенда урнашкан. Анда көндез барсаң, туры бер трасса менә. Ә менә төнлә барганда, анда бер юл хасил була, ул юлның ни өчен хасил булуы беркемгә дә мәгълүм түгел, төнлә анда адашып, каядыр урман эчләренә китеп, шундый үлемнәр дә булды. Әле менә бер-ике җыл элек кенә төнлә шунда утын кисәм дип чыгып киткән бер абзый, аты белән чыгып китеп, озак кына адашып йөргән, ат утка атылганмы энде, күл яктыртып торган булганмы, ат батып үлде, бөтен чаналары-арбалары белән, ул абзый исән калган иде, безнең авыл кешесе.



(Айдар авылы, Гарифуллина Гөлчәчәк Юныс кызы (1988)).

Топономик риваять

- Әти мәрхүм: “Менә бу Карашәмнәр юлы”, - дип әйтә иде. Мин тоже шул кечкенә вакыттан урманда йөрдем әти белән. Ничек була бу, кунактан кайтып киләләрме, кунакка баралармы, очраталар землемерны. Теге: “Ашарыгызга юкмы?” - дип сорый энде. Ашаталар, эчертәләр. Шуннан бу аларга үлчәп, җир бүлеп бирә. Менә шул Карашәм кыры дип колхозлашу чорларына хәтле, шунда җөргәннәр килеп. Шундый кешеләр дә бар. Мин үземне белә башлаган вакытта ул каеннар бар иде. Менә әти мәрхүм дә әйтә торган иде: “Һаман шул килештәге каеннар бу”, - дип. Әти 92 яшендә үлде. Аңарчы, шул теге үлгәнче, имамлык вазыйфаларын алып барды энде. Ул үлгәч, таяк миңа калды.



- Аларның тагын Тәвеч дигәннәре бар, әниләре, шул Үлмәс абыз үлгәннән соң, бит хатын-кызга имана юк, җан аерырга нәрсәсе юк, шуңа күрә картаеп беткәч тә кияүгә чыканнар алар. Яшәргә, менә шул безнең Ислам бабайга кияүгә килгән. Шул нәсел җепләре килеп тоташа тагын Касыйм бабайга да. Ул әби безнең тоже бик зур укымышлы, кайбер риваятьләрдә әүлия булган дип тә әйтәләр. Менә ансын төгәл нәкъ шулый булган дип әйтерлек нәрсә юк. Ну халык телендә, телдән-телгә күчкән сөйләмнәр буенча, шулый дип фикердә торабыз. Тагын нәрсә? Ислам дип кенә йөргәннәр, аерылгачтын, Татар Исламы, Рус Исламына әйләнгән энде.

(Ислам авылы, Кадыйров Хәмбәл Шәйхетдин улы (1947)).


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет