Фольклор практикасы


Мифологик сөйләкләрне (хикәятләрне) җыю өчен сораулыклар



бет2/10
Дата08.07.2016
өлшемі0.92 Mb.
#185087
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

Мифологик сөйләкләрне (хикәятләрне) җыю өчен сораулыклар

  1. Бу җирлектә нинди ышанулар, кешеләр белән булган хәлләр популяр? (Су анасы, җеннәр, өй, абзар-кура, бакча, мунча, урман һ.б. ияләре, бичура, албасты, убыр, пәри, Хөзер Ильяс, Газраил һ.б. бәйле сюжетларны барларга.)

  2. Әлеге хикәятләрне фольклор җыючыга гына сөйлиләрме, әллә башкаларга дамы? Сөйләсәләр, кайсы очракларда, нинди шартларда (берәр вакыйгага бәйлеме, берәр кеше сөйләсәме, гыйбрәт өченме)?

  3. Әлеге хикәятләрне сөйләүчеләр каян беләләр: үзләре белән булган хәлме, әллә берәр кеше (туганы, ире, хатыны, әби-бабасы һ.б.) сөйләгәнме?

  4. Теге яисә бу сюжетның таралу ареалын билгеләргә. Сюжет төбәкнең тарихи үсешенә, социаль-географик шартларына бәйлеме-юкмы икәнлекне ачыкларга.

  5. Әлеге сюжетларны сөйләүченең үзе сөйләгәннәргә мөнәсәбәте нинди?

  6. Тыңлаучылар әлеге сюжетларны ничек тыңлыйлар?

  7. Сөйләү шартларына карап, сөйләкнең формасы үзгәрмиме?

  8. Сөйләүче әлеге сөйләкне каян белә?

  9. Шундый сюжетларны күп белүче аерым берәр кеше билгеле түгелме? Аның репертуарында ниндиләре бар? Әлеге сюжетларны ул ничек сөйли? Сөйләүче турында тулы мәгълүмат тупларга.

  10. Мифологик сөйләкләрне белүче кайсы социаль һәм яшь төркеменә карый?

  11. Сөйләүченең тормыш тәҗрибәсе белән әлеге сюжетлар эчтәлеге берәр ничек бәйләнмәгәнме?

  12. Убыр, җен, албасты, бичура, пәри, йорт, абзар-кура, бакча, урман ияләре белән бәйле урыннар бармы? Булса ни өчен шулай аталалар? Ул урыннарны фотога төшерергә кирәк.


Балалар уеннары комплексларын җыю методикасы

Татар халык иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан “Балалар фольклоры” төшенчәсе безнең гасырның егерменче еллар ахырында гына фәнни кулланылышка кертелде. Галимнәр балалар фольклорын төрле жанрларга бүлеп өйрәнәләр. Шулар арасында уеннар жанры да карала. Балалар уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һәм хезмәтенең бер чагылышы булып торганга, галимнәр аларны иҗтимагый шөгыль буларак бәялиләр. Шунлыктан балалар уеннары дигәндә, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм этик, эстетик яктан тәрбияләү, киләчәк тормышка әзерләү функциясен үтәүче күңелле һәм мавыктыргыч чаралар системасын аңларга кирәк. Бүгенге фәндә уеннарны төркемләүдә В. Всеволодский-Гернгросс классиификациясе гамәлдә йөри. Әлеге төркемләүдә уеннарны драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уен типларына бүләләр.

Балалар уеннары арасында иң еш таралганы – спорт уеннары. Ул уеннарны хәзерге спорт төшенчәсенә турыдан-туры тәңгәл килүче уеннар дип аңлау дөрес булмас. Биредә балаларның физик халәтләрен, сәламәтлекләрен, җитезлекләрен, зиһенлекләрен үстерүгә нигезләнгән уеннарны күз алдында тотарга кирәк.

Драматик уеннар да балалар уен комплексларында аз урын тотмыйлар. Бүгенге көндә уеннарны өйрәнүче галимнәр башлыча спорт һәм драматик уеннар синтезыннан торган уеннарны күбрәк теркиләр. Аларга “Самавар”, “Буяулы”, “Ипи пешерүче” яки “Ипиле”, “Әби читеге” һ.б. шундый уеннарны кертәләр.

Драматик уеннар асылында уенда катнашучыларның рольләргә бүленүе һәм билгеле бер тәртип, сюжет сызыгын саклап уйнаулары ята. Шушы ук төргә билгеле бер яшьтәге балаларның курчак уеннарын, укытучылы, кибетле, врачлы кебек уеннарны да кертеп карарга мөмкин.

Бүгенге татар фольклористикасында һәм этнографиясендә спорт һәм драматик уеннар бөтенләй өйрәнелмәгән дисәк тә ярый. Шулар арасында татарларның менталитетын, психологиясен, этик, эстетик тәрбия бирү юлларын ача торган курчак уены да игътибарсыз кала килә.

Җырлы-биюле (орнаменталь) уеннар сан ягыннан балалар уеннары комплексында әллә ни зур урын алмаса да, балалар тарафыннан әле хәзер дә яратып уйналалар. Аларда музыка, җыр, такмак иң әһәмиятле урыннарны били. Гадәттә, көй уен хәрәкәтләренә туры китерелә, җыр һәм такмак эчтәлекләре дә уен барышындагы хәрәкәтләргә тәэсир итә.

Галимнәр җырлы-биюле уеннарны гасырлар буе йола, бәйрәмнәр составында яшәп килеп, соңга таба йола мәгънәләрен югалтып, мөстәкыйль күңел ачу уеннары буларак, балалар фольклорында сакланып калулары турында әйтәләр. Мәсәлән, кара-каршы җырлау рәвешендә башкарыла торган “Тары чәчтек” (хәзерге вакытта “бәрәңге чәчтек без” варианты ешрак очрый) уены. Әлеге уен барышында, балалар ике кара-каршы төркемгә бүленеп, бер төркем икенчесенә җырлый-җырлый каршы бара. Галимнәр әлеге уен эчтәлегенә атлар белән таптатып ашлык сугу алынган, дип исәплиләр.

Хәзерге балалар җырлы-биюле уеннарын анализлау аларның күбесенең зурлар репертуарыннан күчүен дәлилли. Мәсәлән, Татар фольклоры дәүләт үзәге галимнәре тарафыннан 2006 елның май аенда Теләче районы Айдар авылының балалары уеннары репертуарыннан язып алынган “Гөлбану” уенын 1950-1960 еллар кичке уеннарында авыл яшьләре рәхәтләнеп уйнаган. Ә хәзер ул балалар уены буларак яшәп килә. Әлбәттә, балалар репертуарында ул беркадәр үзгәреш кичергән. Җыр сүзләре, аның белән бергә, кул-аяк хәрәкәтләре үзгәртелгән.

Балалар уеннарын комплекслы өйрәнгәндә, алар эченә кертелгән, уенның башлануын күрсәтә торган санамышларга да игьтибар бирергә кирәк. Алар уенның гадел барышын, дөрес бүленешен тәэмин итәләр. Мәсәлән, теге яисә бу спорт, драматик, җырлы-биюле уенда уйнаучыларны ике төркемгә бүлергә кирәк булганда санамышлар ярдәмгә килә. Санамышлар, гадәттә, билгеле бер ритм, рифмага корылган шигъри тезмәләр формасында була. Шул юлларны әйтеп санаучы балалар арасыннан бер кешене яки тиешле күләмдәге балаларны аерып ала. Шуңа күрә теге яисә бу уенны теркәү барышында, башлап алып баручы яки көтүчене, командаларга бүленешне тәэмин итүче санамышларны язып алу сорала.

Хәзерге балалар фольклорында саф татар телендә булган санамышлар кулланылышта шактый аз сакланган. Башлыча рус һәм татар телләре кушылган санамышлар очрый. Шуңа күрә җыючы теркәү барышында, аларның кемнән һәм кайчан ишетелүе, ничәнче еллардан бирле кулланылышта булуы хакында мәгълүмат тупларга тиеш.

Хәзерге балалар уеннарын җыю, гадәттә, уенны уйнатудан башлана. Җыючы кулындагы видеокамера иң төгәл теркәүне тәэмин итә. Балалар фольклорын өйрәнүченең видеокамерасы булмаган очракта, фотоаппарат һәм аудиоязманы теркәрлек диктофоны булу мәҗбүри. Чөнки драматик уеннарны теркәү эшендә әһәмиятле урыннар уен барышындагы рольләрнең уйналу дәрәҗәсе (мимика, кул хәрәкәтләре, интонация) һәм осталыгы да алып тора.

Спорт уеннарын теркәү шактый катлаулы. Чөнки ул уенның барышын бар кешегә дә аңлашылырлык схемалар рәвешендә сурәтләргә туры килә. Шуңа күрә мондый типтагы уеннырны теркәү өчен иң кулае – видеокамера белән эш итү. Видеокамера булмаган очракта, фотоаппаратка теркәү кирәк. Ләкин кирәкле вакытны фотокадрларга төгәл төшереп алу өчен, бер уенны балалардан берничә тапкыр уйнатып алу кирәк булачак. Бу очракта, җыю тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бер уенны икенче кат уйнаганда балалар аны кыскартып, кайбер өлешләрен төшереп калдыралар. Шуңа күрә мөмкин кадәр видеокамерага төшерергә тырышырга кирәк.

Балалар уеннарын теркәү өчен сораулар


  1. Сез хәзер нинди уеннар уйныйсыз? (Табигать фасылына мөнәсәбәтле.) Ул уеннарны уйный торган махсус урыныгыз бармы? Ул кайда? (Болында, су буенда, шуларның капка төбендә, шул тыкрыкта, клуб каршында, мәктәп ишегалдында һ.б.) Уеннарны, гадәттә, көннең кайсы вакытында, кайчан уйныйсыз?

  2. Уйнауны кайсы уеннан башлыйсыз? Һәрвакыт бер уеннанмы? Ни өчен теге яисә бу уен сайлана? (Килгән кешеләр санына карапмы, составына карапмы, уен өчен кирәкле әйберләрнең булу-булмавына карапмы, оста уйнаучыларның килү-килмәвенә бәйлеме?)

  3. Ул уеннарны кайчаннан бирле уйныйсыз? Каян өйрәндегез? Кем өйрәтте? Ул өйрәтүче каян өйрәнгән? Уенга кайсы яшьтәге, нинди балалар катнаша? Кайсы балалар, ни өчен кертелми? Уенга катнашу өчен, балада нинди сыйфатларның булуы кирәк?

  4. Нинди санамышлар беләсез? Уенның нинди булуына карап, санамышларны сайлау бармы? Булса, ничек сайлыйсыз? Сайлау критерие нинди? Санамышларны каян беләсез? Кем өйрәтә? Үзегез чыгарасызмы? Әллә күчереп аласызмы? Кайсы санамышлар ешрак кулланыла? (Төрле авазлар чиратлашуына корылган мәгънәсез санамышлармы, татар телендәге шигъри тезмә формаларындагымы, рус һәм татар телендә булганнарымы, әллә чиста рус телендәгеләрме?)

  5. Санамышларны, гадәттә, кем әйтә? Гел бер кешеме, әллә кем туры килсә шулмы? Гадәттә ир бала саныймы, әллә кыз баламы? Санамышларны оста әйтүче һәм күп белүчеләр бармы? Ул санамышларны алар каян беләләр? Калган балаларның аларга мөнәсәбәтләре нинди? Санамышларны уеннардан тыш тагын башка вакытта әйтмиләрме? Ул санамышларны күп белүчегә бәйләнмәгәнме?

Уеннарны теркәгәндә, уенның санамыш этабын да кертеп теркәү мәҗбүри. Кайвакытта санамыш этабына командага бүленү уены да кереп китәргә мөмкин. Аны да тулысы белән теркәү сорала. Әлеге сорауларга җаваплар алынганнан соң, гадәттә, уеннарның үзләрен теркәү эше башлана.
Курчак уенын теркәү өчен сораулар

XX гасырның урталарына кадәр уйналган курчак уены хәзергесеннән шактый аерыла. Шуңа күрә элеккеге курчак уеннарын өйрәтүне 1920-1938 елларда туып, хәзер 70 яшьтән өстә булган апалардан сорарга кирәк.




  1. Сез курчак уены уйнадыгызмы? Уйнасагыз кайчан, ничә яшьтән ничә яшьләргә кадәр? Кемнәр белән һәм кайда уйный идегез? Курчак уенында ир балалар да катнаша идеме? Курчак уены сюжетларын кем уйлап чыгара иде?

  2. Курчак уенына курчакларны каян ала идегез? Аларны ясарга кем өйрәтте? Әллә махсус оста ясаучыдан ясатып ала идегезме? Курчакның тәнен нәрсәләрдән ясый идегез? (Чыра, сарык, ат кабыргасыннан, мунчаладан үреп һ.б.).

  3. Курчак уенына нинди персонажларны ясый идегез? Курчакларның төрлелеге нәрсәгә бәйле иде? (Тукыма кисәкләренең нинди төстә һәм нинди зурлыкта булуына бәйлеме, әллә уйналасы сюжетларның эчтәлегенә бәйлеме?) Һәркем уенга үз курчагы бәлән килә идеме? Курчаклары күп булган балага уенда катнашучыларның мөнәсәбәте ничек була иде? Гадәттә, бер кызда ничә курчак була? Аларны кайда саклыйсы?

  4. Кешенең үлеме бәлән бәйле сюжетлы уеннар уйнала идеме? Уйналса, курчак күмү сюжеты ничек башкарыла иде? Үлгән курчакны кая куялар иде?

  5. Курчак уенына курчак ясый беләсезме? Ир курчак белән хатын-кыз курчак ничек аерылалар? Яшь кыз курчак әни курчактан ничек аерыла? Ясаганда, берәр үзгәлеге юкмы? Курчакларның йөзләре ни өчен ясалмый? Аны нәрсә белән аңлатасыз? Күз, авыз ясалса нәрсә була? Күзле курчаклар була иделәрме? Булсалар, алар белән уйный идегезме?

Әлеге сорауларга җаваплар алганнан соң, уенны (әгәр дә курчаклар ясалса) берәр сюжетны туры китереп уйнатырга һәм видеоязмага теркәргә тырышырга кирәк.

  1. Курчаклар ясар өчен, тукыма кисәкләрен каян ала идегез? Авыл тегүчесе кайсы кызларга нинди тукыма кисәкләрен нәрсә өчен бирә иде? Матур тукыма кисәген алу өчен, махсус ярышлар үткәрелми идеме? Ул ярышларны кем оештыра һәм кайсы кызлар катнаша иде?

  2. Курчак уенында күбрәк нинди сюжетлар уйнала иде? (Гаилә бәйрәме, мулла белән абыстайны кунак итү, кибеткә, базарга бару, печән әзерләү, бәби туу, дини бәйрәмнәр үткәрү, кунак, кияү, килен каршылау һ.б.) Сюжетлар төрлелеге нәрсәгә бәйле иде? (Ел фасылына, әле генә булган вакыйгага, ясалган курчакларга һ.б.)

  3. Курчак уенында җырлар җырлау, такмаклар, котлаулар, алкышлар, әйтешләр була идеме? Булса, нәрсәгә бәйле? (Уйнау сюжетына һ.б.) Булган очракта, аларның текстларын яздырып алырга кирәк.


Хәзерге курчак уеннарын теркәү өчен сораулар

Хәзерге курчак уеннарын яздыру беркадәр катлаулырак. Чөнки хәзер курчак уйнаучылар – 5-10 яшьләр тирәсендәге балалар. Алардан төгәл җавап алу шактый кыен. Шуңа күрә мәгълүмат туплауны, сорауларга җавап алуны 12-16 яшьлек балалар белән оештырганда эш нәтиҗәлерәк килеп чыга. Аларга түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин.



  1. Сез курчак уеннары уйнадыгызмы? Уйнасагыз, ничә яшькә кадәр, кайда һәм нинди шартларда? Кайчан һәм кайда уйнарга ярата идегез?

  2. Курчак уенында, гадәттә нинди сюжетлар уйналына? Ул сюжетларны каян ала идегез, яки кем уйлап чыгара иде? Күбрәк кайсы сюжетлар уйнала иде? (Өйле, кибетле, укытучылы һ.б.)

  3. Курчакларны каян ала идегез? Күбрәк нинди курчаклар белән уйнарга яратасыз? Курчаклар белән алмашу була идеме?

Әлеге сорауларга җаваплар алганнан соң, элеккеге һәм хәзерге курчак уеннары чагыштырыла. Бигрәк тә, уйналучы сюжетларга һәм курчак уенына бәйле күзаллауларга зур игътибар бирелә.
Бала туу, исем кушу белән бәйле йола фольклорын җыю өчен сораулар

1. Хатын-кыз авырлы чакта нинди тыюлар бар? Нәрсәләр эшләргә ярамый? (Тегәргә, чигәргә, җеп эрләргә, көзгегә карарга, чәчен кисәргә, пычрак кием кияргә, туйга барырга, үлгән кешене озатырга, зиратка барырга, кулын баш артына куеп йокларга, спиртлы эчемлекләр эчәргә, сүгенергә.)

2. Авырлы хатын-кызны үпкәләтергә, кыерсытырга ярыймы? Аның сүзен тыңламасаң, нәрсә була? Аның рәнҗеше төшмиме? Ул нинди сүзләр әйтергә мөмкин?

3. Бала туганнан соң соңгылыкны кая куялар? Берәр җиргә теләкләр әйтеп күммиләрме? Шулай эшләнсә, нинди теләкләр әйтелә? Ничек итеп, нинди сүзләр белән күмәләр? Ир бала, кыз бала туган соңгылыкны кая куялар? Аның белән баланы ышкымыйлармы? Ышкысалар, ни өчен? Эчен тышка әйләндереп күммиләрме, күмсәләр ни өчен? Күмгәнче юалармы, юсалар, ничә тапкыр?

4. Вакытыннан артык йөргән авырлы хатын-кыз нәрсә дә булса эшләргә тиешме? Атка солы ашатырга тиеш түгелме? Кешеләрнең мондый хатын-кызга карашлары нинди? Нәрсә әйтәләр?

5. Туйда яшь парларга нинди теләкләр телиләр? Күп бала телиләрме? Ул теләкләр ничек яңгырый? Туй, никах йолаларында нәсел арттыруга бәйле тагын нинди гадәтләр бар, нинди сүзләр әйтелә?

6. Туйдан соң яшьләрне беренче тапкыр йокларга озатканда, нинди теләкләр телиләр? Аларга урынны кем җәя? Ир бала яки кыз бала тусын өчен, нәрсә эшләнә? Берәр төрле кием киеп йокламыйлармы? Урын-җир астына берәр әйбер салмыйлармы? Сау-сәламәт бала тусын өчен, нәрсә эшлисе? Кыз бала яки ир бала тусын өчен, аерым ризыклар ашарга кирәкме, шулай булса, нинди ризыклар? Туйда кәләшкә бала тоттырмыйлармы? Гадәттә, ир баламы, кыз баламы?

7. Хатын-кыз балага уза алмаса, нәрсәләр эшләнә? Нинди чаралар күрелә? Мондый хатыннар кемгә баралар? Бу кешене ничек атыйлар? (Сихерче, укучы әби?) Ул әби, гадәттә, нәрсә эшләргә куша? Нинди догалар укый? Ничек өшкерә? Нинди сүзләр белән? Берәр төрле өшкерелгән сулар эчәсе, ашамлыклар ашыйсы түгелме? Мәсәлән, берәр төрле орлык? Әби янына ничә тапкыр барырга кирәк? Хатын-кыз ире белән бергә килергә тиеш түгелме? Бу хатын дәвалану чорында авыр эшләрдән тыелып торырга тиешме? Балага узмаучы хатынның эченә чүлмәк кую бармы? Ничек итеп куялар? Чүлмәк эченә нәрсә дә булса салынмыймы? Сүзләре бармы? Бу эшләрнең файдасы бармы?

8. Гаиләдә балалалар еш үлсә, нәрсә эшләнә? Аерым исем кушылмыймы? Нинди исемнәр? Файдасы бармы? “Бала сату” йоласы башкарылмыймы?

9. Баланың күзе кылый булса, я берәр җирендә зур миңе булса, нәрсә эшләнә? Икенче исем кушылмыймы? Нинди исемнәр? Ни өчен? Тагын нәрсә эшләнә?

10. Кендек әбисе авырлы хатын янында кайчаннан бирле була? Ул авырлы хатынны бала табарга ничек әзерли? Бала тудыруга Нинди сүзләр белән булыша? Авырлы хатын элек баланы кайда тапкан (өйдәме, мунчадамы)? Элекке заманнарда баланы мунчада салам өстендә табу булмаганмы? Бу ни өчен шулай эшләнгән? Ир бу вакытта кайда булырга тиеш? Булышамы, булышса, ничек итеп? Бала тугач та, аны атасының яки анасының киеменә төрәләрме? Ни өчен? Кендеген кискән вакытта, нинди сүзләр әйтелә? Кендек ничә см. калдырып киселә? Нәрсә белән киселә? Кендек кыска яки озын киселсә, бала сигәк була, дип әйтмиләрме? Кендекне, өзелеп төшкәч, кайда саклыйлар? Аны ни өчен саклыйлар? Туган якка тартып тора дип әйтмиләрме? Баласы булмаган хатынга кендек чайкалган суны эчертмиләрме? Аны кайчан да булса берәр нәрсә өчен кулланалармы? Баланы кем коендыра? Кайчан? Кайда? Нинди сүзләр әйтелә? Суын кая түгәләр? Бәби мунчасының сихәте бармы? Кендек әбисе бала тапкан хатынга нинди киңәшләр бирә? Сөенче әйткән кешегә нәрсә бирелә? Кем бирә? Кыз бала, ир бала өчен аерым бүләк бармы?

11. Бала туып, ничә көннән соң кунакка килергә мөмкин? 40 көнгә кадәр ярыймы? Баланы 40 көнгә кадәр ялгызын калдырырга ярыймы? Ни өчен? Калдырган очракта, нәрсә куеп калдырасы? Ни өчен? Баланы “җен алыштыру” очраклары булганмы? Моны ничек белеп була? Кире кайтарыр өчен, нәрсә дә булса эшләп буламы? “Алмаштырылган” бала үзен ничек тота? Ул яши аламы? Тумаган баланы анасының карыныннан ук урлау очраклары бармы? Булса халык аны нәрсәгә бәйләп аңлата (җеннәргәме, гаип иреннәргәме)?

12. Исем кушу ничек уздырыла? Ничә көннән соң? Кемнәр чакырыла? (Ир-атлармы, хатын-кызлармы?) Зур бәйрәм итеп үткәреләме, әллә кешеләр аерым-аерым гына киләме? Нәрсә алып киләләр? Кемгә балагамы, анасынамы? Нинди ризыклар китерелә? Сөтле аш, сөтле ботка китерелмиме? Беренче баласын тапкан хатынга яхшырак бүләк булмыймы яки барыберме? Яңа гына бала тапкан хатынга күчтәнәч кертү, яхшылык эшләү саваплы саналамы? Саналса, нинди савап исәпләнә? Исемне озак кушмыйча торырга ярыймы?

13. Бишекне ничек эләләр? Кайда эләләр? Кем элә? Нинди көнне? Берәр төрле сүзләр әйтәләрме? Баланың башы кайсы якка карап торырга тиеш? Ни өчен? Бишек, гадәттә, нинди агачтан булырга тиеш? Аны күп тармаклы агач ботагына элмиләрме? Бу нинди теләк белән шулай эшләнә? Буш бишекне тирбәтергә ярыймы? Ярамаса, ни өчен? Бишекне буш калдырырга ярыймы? Калса, нәрсә салырга кирәк? Баланың баш киемен атып уйнарга ярыймы? Ни өчен ярамый? Балага арткы яктан, баш артыннан карарга ярыймы? Ни өчен? Баланы көзгегә күрсәтергә ярыймы? Ярамаса, ни өчен ярамый? Сакау булмасын өчен түгелме? Баланы “матур” дияргә ярыймы? Ни өчен ярамый? Аңа нинди сүзләр белән һәм ничек эндәшергә кирәк? Баланы барлык карыйсы килгән кешегә дә күрсәтергә ярыймы? Нинди бишек җырлары бар? Нинди бармак уеннары? Үсәргә булышучы нинди шигырьләр, уеннар, тирбәткечләр, йоклаткычлар, сикерткечләр бар? Йокыдан уянганда, баланы ничек сыпыралар? Нинди сүзләр әйтәләр? Бу ни өчен эшләнә?

14. Баланың чәчен беренче мәртәбә кайчан кисәсе? Ничә көннән, айдан, елданмы? Чәчен кисмичә торсаң, тизрәк сөйләшә башлый, дип әйтмиләрме? Шул чәчне саклыйлармы? Бала каты курыккан вакытта, ның белән төсләмиләрме? Ул чәч белән тагын нәрсәләр эшлиләр? Беренче тешен, тырнагын нишләтәләр?

15. Бала каты курыкса, нәрсә эшләнә? Куркулык коялармы? Имләү бармы? Ничек эшләнә? Нинди сүзләр әйтелә? Махсус берәр ризык өшкерелеп пешерелмиме? Пешерелсә, ничә тапкыр өшкертергә һәм ничә тапкыр пешерергә кирәк?

16. Баланы күз тиюдән ничек саклыйлар? Нинди саклау чаралары бар?

17. Баланы мунчада юындырган вакытта нинди сүзләр әйтелә (коендырганда, чабындырганда)?

18. Бала озак йөрмәсә, нишләтәләр? “Тышау” кисмиләрме (аяк арасыннан ниндидер күренми торган бауны кискән кыяфәт ясамыйлармы)? Көтү кайтканда, маллар каршысына чыгарып утырту бармы?
Туй йоласы фольклорына бәйле сораулар

1. Кыз ярәшергә кем бара? Кияү егетнең туганнарымы? Танышларына барырга ярыймы? Үзләре белән берәр күчтәнәч, бүләк алып киләләрме? Кергән вакытта нинди сүзләр әйтеп керәләр? Киемнәрендә берәр төрле билгеләре булмыймы? Кергәч тә, яучыларга кайда торасы яки утырасы? Матчаны узып китәргә ярыймы? Бер генә идән буйлап атларга тиеш түгелме? Сүзне нидән башлыйлар? Аерым сүзләре юкмы (“Сездә товар, бездә сатып алучы”)? Бу көнне туй көнен сөйләшәләрме? Бирнә турында сөйләшәләрме? Хәзер бирнәгә нәрсә бирәләр? “Кул сугу” дигән әйбер бармы? Ни өчен шулай дип атала? Кыз ярәшү уңай хәл ителсә, кире кайтканда, урамнан берәр ничек кайтмыйлармы?

2. Егет өйләнер алдыннан, зиратка барып, вафат туганнарыннан хәер-фатиха алмыймы? Нәрсә сорый? Ничек итеп?

3. Нәрсә ул “никах”? Аның нинди мәҗбүри шартлары бар? Никахта ничә кеше булырга тиеш? Кемнәр? Туганнар гынамы? Аларны ничек дип атыйлар? Никах атнаның кайсы көнендә һәм көннең кайсы вакытында үткәрелергә тиеш? Ни өчен? Никах вакытында капкаларны биклиләрме? Ни өчен? Никах ничә сәгать дәвам итә? Мулла нинди сүзләр сөйли? Нәрсә сорый? Кемнәрдән сорый? Вәгазь укыймы? Никахтан соң егет кыз ягында кунарга каламы? Кызны сорагач, ничә көннән соң никах укыла? Туй никахтан соң ничә көннән була? Төгәл вакыты бармы? Никахтан соң кыз кайда яши? Никах суы дигән әйбер бармы? Никах көнне кыз белән егетнең әти-әнисе бүләкләр бирәме? Кемгә? Никах кем ягында була? Шаһәдәтнамә (свидительство) биреләме? Кайчан бирелә башлады?

4. Никах көнне мунча якмыйлармы? Мунчага аерым сүзләр белән чакырмыйлармы? Кем яга? Бу кешегә бүләк биреләме? Нәрсә бирелә? Биргән вакытта нәрсә әйтелә? Мунчаны сакларга кирәкме? Нидән? Кем саклый? Туй алдыннан кияүгә чыгучы кыз дус кызлары белән һәм кияү егет дус егетләре белән мунча кермиләрме?

5. Яшьләргә урын-җирне кем җәя? Ничек итеп җәяләр? Бу кешегә бүләк биреләме? Бу көннәрне нинди ризыклар әзерләнә?

6. Өй киендерү бармы? Кайчан башланган? Өй киендерергә кем бара Дус кызлары барамы? Кергән вакытта, нинди сүзләр әйтәләр? Өй киендерү туйга кадәр берничә көн алдан эшләнәме яки туй көнне генәме? Өй киендерүгә кирәк-яракны ничек итеп үлчиләр? Бөтен өйне киендерергә тиешме кыз, әллә үз бүлмәләрен генәме?

7. Туй ничә көн дәвам итә? Кыз ягында буламы? Әллә аның ягында озату гынамы? Шаһитләр итеп кемне билгелиләр? Өйләнмәгән, кияүгә чыкмаганнарнымы? Ни өчен? Алар нәрсә эшләргә тиеш? Элек алар булганмы? Кәләшкә киенергә кем булыша? Туйга кадәр аны булачак кияүгә күрергә ярыймы? Ни өчен ярамый? Туй күлмәген сатып алырга кирәкме яки башка кешедән алып торырга да ярыймы? Фата ни өчен үзеңнеке булырга тиеш? Балдакларны кем сатып ала? Элек балдаклар алышу булганмы? Балдак алышу нәрсә аңлата? Туй күлмәген дә егет алырга тиеш түгелме? Туй чыгымнарын егет үз өстенә аламы, әллә ике якка бүләләрме?

8. Кызның бирнәсен кем җыя? Кайчан җыя башлыйлар? Анда нәрсәләр булырга тиеш? Сандыкны кем ясый? Кияү егете өйгә кергән вакытта, сандык кайда торырга тиеш? Кыз үзе белән тагын нәрсәләр алырга тиеш? Ничә мендәр? Юрган, түшәк? Боларны кем әзерли? Кыз кияүнең туганнарыннан кемнәргә бүләк әзерләргә тиеш? Якыннарына гынамы? Урын җәючегә, мунча ягучыга бүләк биреләме? Килен сандыгын ничек озаталар? Аны алырга махсус килмиләрме? Озатканда, нәрсә эшлиләр, нәрсә әйтәләр?

9. Кыз алырга килгән кияү егетен ничек каршы алалар? Нинди каршылыклар коралар? Бу ни өчен кирәк?

10. Сандыкны, бирнәне кем алып чыга? Аларны саклыйлармы? Саталармы? Кем сата? Нинди сүзләр әйтелә бу вакытта? Шигъри сүзләр бармы? Кыз киткән вакытта берәр төрле тыюлар, сынамышлар бармы? (Артка борылып карарга ярамый, киемдә чәнечкеле әйберләр булырга ярамый, киткәннән соң кире кайтырга ярамый, туйны ачык һавада үткәрергә ярамый.)

11. Туй машиналарына юлны ябалармы? Нәрсә сорыйлар? Егет килгән вакытта ябалармы, әллә кызны алып киткәндә генәме? Бу нәрсәне аңлата? Кыз ягында төрле ярмалар, конфетлар, акчалар сибәләрме? Бу нәрсә аңлата? Кем сибә? Нинди сүзләр белән? Аларны кемнәр җыя? Кыз киткән йортта беренче сәгатьләрдә нәрсәләр эшләргә ярамый?

12. Егет йортында яшь киленне ничек каршы алалар? Кем каршылый? Нәрсә каптыралар, нәрсә эшләтәләр? Егеткә дә, кызга дамы? Нинди сүзләр әйтәләр? Нәрсәгә бастыралар? Ни өчен?

13. Кара-каршы җырлар бармы? Кода-кодагый җырлары бармы? Төртмәле яки мактау җырлары бармы? Алар кемгә багышлана? Нинди уеннар уйнала? Аларны кем оештыра? Алып баручы ничек дип атала? Ул нишләргә тиеш? Кәләшне туйда урлыйлармы? Кем урлый? Нәрсә сорыйлар? Кыз белән егетнең урынын алалармы? Нәрсә сорыйлар алмашка? Ни өчен урлыйлар? Туй күчтәнәчләрен табынга ничек чыгаралар? Бүләкләр җыю ничек оештырыла?

14. Яшьләрне ак келәткә озату бармы? Кем озата? Аларның китүен башкалар белергә тиешме? Ни өчен башкаларга сиздермәскә тырышалар?

15. Туйдан соңгы икенче көн нидән башлана? Киленне берәр төрле эш эшләтеп карамыйлармы? (Су алып кайтырга, идән себерергә, он иләргә, коймак пешерергә.) Су юлы күрсәтү бармы? Булганмы? Киленне мунчага чана яки ләгәнгә утыртып алып бармыйлармы (кыш көне)? Моны кешеләр күрәме? Бу ни өчен эшләнә? Тагын кемне дә булса шулай алып бармыйлармы?

16. Киленнең кыз булып яки кыз булмыйча кияүгә чыгуын халыкка берәр ничек белдерәләрме? Элек ничек булган? Кияү кызның әнисенә берәр ничек рәхмәтен белдермиме?

17. Элек “тел яшерү” дигән нәрсә булганмы? Кайчан беткән? Кемнән яшергән килен телен? Берәр ничек сөйләштермәгәннәрме? (Әйбер биреп.)

18. Кияүдә булмаган кыз белән кияүгә чыккан хатын ничек аерылган? Нәрсәсе белән? (Киеме, чәче белән.)



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет