65. Хаҗиларны хаҗга озату догасы:
الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ
وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ,
إِنَّ أَوَّلَ بَيْتٍ وُضِعَ لِلنَّاسِ لَلَّذِي بِبَكَّةَ مُبَارَكًا وَهُدًى لِلْعَالَمِينَ . وَلِلَّهِ عَلَى
النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنْ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلًا .
"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Иннә әввәлә бәйтиүв-вүдыйга лин-нәәсилләзии би бәккәтә мүбәәракәүв-вә һүдәл-лил-гааләмиин. Вә лилләәһи галән-нәәси хиҗҗүл-бәйти мәнистәтаага иләйһи сәбииләә".
Гарәпчә өлешеннән соң татарча шулай дога кылына:
"Аллаһым! Биргән саулыгыңа, биргән нигъмәтләреңә меңнәрчә мәртәбә шөкерләр булсын! Безне яраттың, кальбебезгә ислам нурын урнаштырдың, мактау булсын Сиңа. Кәгъбәне мөбарәк кылдың. Күңеле Аллаһ сөйгесе белән янган Ибраһим пәйгамбәрне анда урнаштырдың. Безләргә өеңне зиярәт итүне фарыз кылдың, инде ул мөбарәк туфракларга кавышу, өеңне таваф итү, зәмзәмеңне эчү теләге белән юлларга чыгабыз. Бу Аллаһыга, Мөхәммәд пәйгамбәребезгә карата булган ашкынуда Кәгъбәне, өеңне күрмичә җаныбызны алма, Кара ташны үбү өчен саулык бир. Кәгъбә тирәсендә фәрештәләр кебек әйләнергә көч һәм куәт бир, Сафа һәм Мәрва таулары арасында, Ибраһим Хәлилуллаһны искә алып, Мөхәммәд пәйгамбәрнең юлында җаныбызны фида кылыйк. Аллаһым, гөнаһларыбыз гафу ителсен, йортыбызга яңа туган кебек пакь һәм гөнаһсыз кайтыйк. Эчебездәге шайтанны үтерик. Бөтен җаныбыз, тәнебез белән "Ләббәйкәллааһүммә ләббәик" дип кычкырыйк. Мин Синең әмереңдә, Аллаһым, әмер ит.
Йә Рабби! Синең сөюең белән юлларга чыктык. Исән-сау кайтып килүне, гаиләбез һәм дусларыбыз белән кавышуны насыйп ит, аларны да сау-сәламәт күрүне насыйп ит. Һәр мөэмин колыңа Кәгъбәне таваф итәргә насыйп әйлә, Аллаһым!
Аллаһым! Синнән бу дөньяда һәм ахирәттә яхшылык телибез, гөнаһларыбызны кичер. Сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирештер".
Достарыңызбен бөлісу: |