Гыйлем чыганагы тђрќемђсе



бет144/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   140   141   142   143   144   145   146   147   ...   153
doga

Әл-хәмдү лилләәһилләзии ләм йәттәхыйз вәләдән вә ләм йәкүн ләһүү шәриикүн фил-мүлки вә ләм йәкүн ләһү вәлиййүн минәз-зүлли вә кәббирһү тәкбиираа".
(Барча мактаулар Аллаһыга булсын! Ул Бөек, Кодрәтле, Мәртәбәле, аңлату һәм аңлатмалар Аңа ирешә, җирдә һәм күктә Аның кебек бер зат та юк, Ул Ишетүче, Күрүче! Аннан гына ярдәм һәм гөнаһларны гафу итүне сорыйбыз. Аңа иман китерәбез һәм барлык эшләребездә Аңа тапшырылабыз. Гуаһлык бирәм: Аллаһыдан башка илаһ юк, Ул Бердәнбер, Аның тиңдәше юк. Мөхәммәд Аның колы һәм илчесе. Аллаһ аны хаклык белән, куанычлы һәм куркыныч хәбәр итүче, Кыямәт көне алдыннан соңгы пәйгамбәр итеп җибәргән. Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә итагать итүче туры юлда бу-лыр. Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә каршы чыгучы бары тик үзенә генә зыян китерә, Аллаһыга бернинди дә зарар китерә алмый.
Җәннәттән таш белән куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам. Рәхмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. "Әй кешеләр, Раббыгызның газабыннан куркыгыз, тәкъва булыгыз! Ул сезне бер җаннан барлыкка китерде һәм аның хатынын барлыкка китерде, алардан күп ирләр һәм хатыннарны җир йөзенә таратты. Аллаһының газабыннан куркыгыз, тәкъва булыгыз! Аллаһыдан гына мәрхәмәт һәм рәхмәт сорыйсыз. Дөреслектә, Аллаһ сезнең һәр гамәлегезне һәм уегызны Күзәтеп торучы". "Әй иман китерүчеләр, Аллаһының газабыннан куркыгыз, бөтен күңелегез белән тәкъва булыгыз һәм мөселман булмаган хәлдә үлеп китүдән сакланыгыз!" "Әй иман китерүчеләр, Аллаһының газабыннан куркыгыз, тәкъва булыгыз һәм төпле, акыллы сүзләр генә сөйләгез! Шул вакытта гына Ул сезнең гамәлләрегезне хәерле кылыр һәм гөнаһларыгызны кичерер. Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә итагать итсәгез, олы уңышка ирешерсез".
Шуннан соң, дөреслектә, Бөек Аллаһы Тәгалә сезнең арада зинаны хәрам кылды, ә никахны хәләл кылды. "Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез", "Күңелегезгә хуш килгән хатыннарны никах кылып алыгыз: икене, өчне, дүртне...", Бу нәрсә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сөннәтеннән билгеле булганча, аның өммәтендә киңәшеп халык арасында таралган, иҗмагъ тарафыннан килешенгән, хаклык белән җиткерелгән, расланган, һәрбер ишеткән һәм итагать иткән кеше дөрес дип кабул иткән эштер).
Аннан сон, башта кыздан:
— Аллаһының әмере, Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча, Гайшә туташ сез, Мәхмүд улы Әхмәдне килешенгән ( ) сум мәһер белән хәләл тормыш иптәше итеп кабул иттегезме? — дип сорар. Кыз: "Әйе", — дигәннән соң кияүдән:
— Сез, Әхмәд әфәнде, Мостафа кызы Гайшәне, Аллаһының әмере, Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча, килешенгән ( ) сум мәһер белән алдыгызмы? — дип сорар. "Әйе" җавабын алганнан соң, шаһитларга:
— Сез дә бу җавапларга шаһит булдыгызмы? — дип сорар. Аларның да уңай җавабын алганнан соң, түбәндәге доганы укыр:


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . اَللَّهُمَّ أَلِِّفْ بَيْنَهُمَا كَمَا أَلَّفْتَ بَيْنَ آدَمَ وَحَوَّا وَكَمَا أَلَّفْتَ بَيْنَ يُوسُفَ وَزُلَيْخَا وَكَمَا أَلَّفْتَ بَيْنَ عَلِيٍّ الْمُرْتَضَى وَفَاطِمَةَ الزَّهْرَاءِ وَكَمَا أَلَّفْتَ بَيْنَ مُحَمَّدٍ الْمُصْطَفَى وَحَدِيجَةَ الْكُبْرَى . اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لَنَا جَمِيعًا وَارْحَمْنَا جَمِيعًا وَنَجِّنَا مِنَ النَّارِ جَمِيعًا وَصَلَّى اللهُ عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَ ءَالِهِ أَجْمَعِين . رَبَّنَا ءَاتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ " بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ


"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһүммә әллиф бәйнәһүмәә кәмәә әлләфтә бәйнә әәдәмә вә хәввә вә кәмәә әлләфтә бәйнә йүүсүфә вә зүләйхаа вә кәмәә әлләфтә бәйнә галиййинил-мүртәдаа вә фәәтыймәтәз-зәһрәә вә кәмәә әлләфтә бәйнә мүхәммәдинил-мүсътафәә вә хәдииҗәтәл-күбраа. Әллааһүммәгъфир ләнәә җәмииган вәрхәмнәә җәмииган вә нәҗҗинәә минән-нәәри җәмииган вә саллаллааһү галәә хайри халькыйһии мүхәммәдин вә әәлиһии әҗмәгыйин. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин ".
(Рәхимле, Рәхмәтле Аллаһ исеме белән башлыйм. Аллаһым, Адәм белән Һава, Йосыф белән Зөләйха, Гали Мортаза белән Фатыйма әз-Зәһра, Мөхәммәд Мостафа белән Хәдичә анабыз арасында бердәмлек урнаштырган кебек, алар арасына да бердәмлек урнаштыр.
Аллаһым, безнең барыбызга карата да рәхимле бул, безнең барыбызны да җәһәннәмнән сакла, иң сөекле мәхлугың Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм аның барча якыннарына рәхмәтең һәм сәламең булса иде.
Әй Раббым, Безгә дөньда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм безне җәһәннәм утыннан сакла! Бөтен галәм синең рәхмәтеңә мохтаҗ, әй Рәхимле һәм Рәхмәтле!)




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   140   141   142   143   144   145   146   147   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет