Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет54/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   50   51   52   53   54   55   56   57   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Күчем җөмлә
«Күчем җөмлә» баш җөмләдә булган фигыльнең кү­
чем тәмамлыгы булып хезмәт итәдер. Моның хөкемнәре дә 
күбрәк ишетмә вә шиксез фигыльләр булып, аларның ахыры­
на «дан­дән» тагылмасы китереләдер. Мәсәлән: Ул син сөйлә-
гәннән дә гаҗәбрәк сүзләр сөйли. Мин әйткәннән ике көн соң 
килде. Ул, киләчәктә нәрсә булачактан хәбәрдар
Юлдаш җөмлә
«Ни эшләгән белән?» сөаленә җавап булып, хөкеме ишет­
мә фигыль була вә аның ахырына белән ярдәмлеге китерелә. 
Мәсәлән: Син килгән белән эш бетми. Ул кыйнаган белән бер 
нәрсә булмый. 
Шарт җөмлә
Бер җөмләдә булган бер эшнең эшләнүенә шартлыкны 
аңлаткан иярчен җөмлә «шарт җөмлә» дип аталадыр. Моңа 
хөкем булып «шарт фигыле» киләдер. Мәсәлән: Эчем пошса, 
китап укыйм. Ул килсә, эш яхшы булыр иде. Сабанда сай-
рашмасаң, ындырда ыңгырашырсың. (Мәкаль) 
Бәгъзан вакыт шарт җөмләнең хөкеме кушма булып, бе­
ренчесе ишетмә фигыль, икенчесе ярдәм фигыль булган «бу­
лу»дан ясалган шарт фигыле буладыр. Мәсәлән: Ул килгән 
булса, яхшы булыр иде. 
Әгәр шарт фигыленең ахырына «икән» ярдәме килсә, бу 
җөмлә иярчен һәм шарт җөмлә булудан чыга. Теләк мәгъ­
нәсен аңлатучы мөстәкыйль бер җөмләгә әйләнәдер. Мәсә­
лән: Ул килсә икән. (ягъни ул килсә иде.)
Ярдәм фигыльләреннән «димәк» һәм «булмак»дан ясал­
ган шарт фигыле үзе генә (ягъни башка фигыльгә кушыл­
мыйча) килсә, шарт фигыльнең хөкеме булмый. Болар тик 
әмма мәгънәсендә бер бәйлек кенә булып киләләр. Мәсәлән: 
Мөхәммәд укый, Гали исә тик тора. Кояш, җирдән зур. Ай 
булса, җирдән кечерәк. 
Бәгъзы вакыт шарт җөмлә бөтенләй төшеп кала. Аның мәгъ­
нәсе үзеннән алда һәм соң килгән ике җөмләнең махсус бер


127
Приложение
рәвештә кушылуыннан гына аңлашыладыр. Мәсәлән: Бер сүз 
әйтер хәл юк, җылый. Барма, кыйнармын. Бармас идем, әрли. 
(Бу җөмләләр асылда: «Бер сүз әйтер хәл юк, әйтсәң җылый. 
Барма, барсаң кыйнармын. Бармас идем, бармасам, әрли»дер.)
Кайвакытта шарт җөмлә формасында булган җөмләдән 
«вакыт җөмлә» мәгънәсенә якынрак бер мәгънә аңлашыла­
дыр. Мәсәлән: Барып җитсәм, бер нәрсә юк. (ягъни барып 
җиткәннән соң.) 
Бәгъзан шарт җөмләсенең фигыле белән баш җөмләнең 
фигыле бер масдардан булып, икесе бер­беренә якын тора­
дыр. Бу вакытта шартлык чынлап аңлашылмый. Бу фигыль­
дән «юл кую, мөсәлләм булу яки ис китмәү» аңлашыладыр. 
Мәсәлән: Булса булыр, гаҗәп түгел. Китсә китәр инде
нишләмәк кирәк? Сөйләсәләр сөйләрләр, курыккан кеше юк. 
Әйтсәм әйтим инде сезгә бу кеше бик бай иде. (Г. Тукай) 
Бәгъзан әгәр бу ике фигыль бер масдардан булып та, 
әвәлгесенең (ягъни шарт фигыльнең) алдына «бер» саны 
килсә, икенче фигыльнең алдында «икенче мәртәбә дә» яки 
«озак вакыт» мәзмунында бер сүз төшеп калган була, вә бу 
кыскартылган кушма җөмләдән эшнең бер мәртәбә булуы 
яки башлануы аның тәкърарлануын яки дәвамын лязим ит­
кән кеби бер мәгънә аңлашыладыр. Мәсәлән: Бер булса була 
инде ул. (ягъни бер булса, икенче мәртәбә дә була инде ул) 
Бер яуса ява торган иде. (ягъни бер ява башласа озак вакыт 
ява торган иде.) 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   50   51   52   53   54   55   56   57   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет