Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет55/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   51   52   53   54   55   56   57   58   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Pигая җөмләсе
Ригая җөмләсеннән шартның тәэсирсезлеге аңлашыла­
дыр. Бу җөмләнең хөкеме шул ук шарт фигыле булып, тик 
ахырына «да­дә» ярдәмлеге киләдер. Мәсәлән: Ул чакырса 
да, мин бармадым. Болыт чыкса да, яңгыр яумый. Ул килмә-
гән булса да, зарар булмас иде. Изсә дә синдә фәкыйрь лекләр, 
ятимлекләр мине, кысса да үз ишләремнән хурлык вә ким-
лекләр мине, үтте инде ул заманнар очтылар шул кош кеби. 
Уйласам ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби. (Г. Тукай) 


128
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Бәгъзан боерыкның гаиби хөкем булып килгән җөмләдән 
дә ригая җөмләсенең мәгьнәсе аңлашыладыр. Мәсәлән: Шул 
хәлдә төн үтсен, таң беленеп кайтыр вакыткача уен дәвам 
итсен, ул урыныннан кузгалмаячак һәм «йоклый алмадым 
бит» дип аз гына да хәтеренә китермәячәк. (Г. Ибраһимов); 
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, төн буена нинди 
каты җил исмәсен, ни булса да бары да бер аның өчен, уян-
мый ул, селкетми дә борын очын. (Г. Тукай) 
Шарт җөмләләрнең алдына бик күп вакытта «әгәр» яки 
«әгәр дә» ярдәмлеге; әмма ригая җөмләсенең алдына «гәр­
чә» ярдәмлеге киләдер. Мәсәлән: Әгәр басса сине бер -бер 
заманны җыламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, утыр аулак-
ка кайда һич кеше юк, сабыйдай тәмле-тәмле күз яшең түк. 
(Г. Тукай); Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарга тулса, убырлы 
карчыкны да алдар, акчасы булса. Гәрчә анда тугъмасам да, 
мин бераз торган идем. (Г. Тукай); Гәрчә үлде дисәләр дә, син 
бөтенләй үлмәдең. (Г. Тукай) 
Бүлемсез җөмлә
Бүлемсез җөмлә ахырына гөманны аңлатучы «дыр» 
кушыл ган нинди дә булса бер сөаль алмашыннан гыйбарәт бу­
лып, моның иярдеге баш җөмлә шул сөаль алмашының хәленә 
карап «берәү», «бервакыт», «бер җиргә» кеби сүзләр белән 
башланадыр. Мәсәлән: Кемдер берәү килде. Кайчандыр, берва-
кыт барган идем каядыр, бер җиргә киткән, кемнедер, берәү-
не күргән. Баш җөмләдә хөкем булып шарт фигыльләреннән 
«булса» яки «исә» килергә мөмкин. Боларның өлгесе килгәндә 
сөаль алмашының ахырындагы «дыр» төшеп, аның урынына 
«дә» киләдер. Мәсәлән: «Кем дә булса берәү килде» «Кайчан 
да булса, бер язармын», «Кайда булса, бер җиргә киткәндер». 
Ләкин бу «да­дә» шарт фигыльнең ахырына да күчәргә 
мөмкин. Мәсәлән: Кем булса да, берәү килде. Кайчан булса 
да, бер язармын. Кая булса да, бер җиргә киткән. 
Әмма соңгысы, ягъни «исә» кушылганда сөаль алма шы­
ның ахырындагы «дыр» үз урынында кала. Мәсәлән: Кемдер 


129
Приложение
исә, берәү килде. Кайчандыр исә, бервакыт барган идем. 
Каядыр исә, бер җиргә киткән. 
Бу соңгыларда баш җөмләдә булган «берәү, бервакыт» 
кеби сүзләр дә төшеп калырга мөмкин. Димәкки җөмлә дүрт 
төрле хәлдә була аладыр. Мәсәлән: Кемдер, килгән. Кемдер 
исә, килгән. Кемдер исә, берәү килгән. 
(Әгәр бу җөмләнең мәгънәсе «кем икәнен белмим, берәү 
килгән» рәвешендә ифадә ителсә, иярчен җөмләмез кереш 
җөмләгә әйләнәдер.)


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   51   52   53   54   55   56   57   58   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет