ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет30/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   31
Мәрҗәни

З. Кәрими. Мәрҗанинең йорт тормышындагы кайбер гадәтләре 

73 


ерга  биреп  ашата,  орлыклары  белән  тавык,  чебеш  һәм  күркә-

ләрне сыйлый иде. 

Исраф һәм әйбернең әрәм булуыннан бик саклана, бу туры-

да игътибары шулкадәр иде ки,  урам һәм ишегалды күк урын-

нарда  тапталып,  җиргә  сеңеп  беткән  йомычка  күк  нәрсәләрне 

пәкесенең  очы  белән  казып  алып,  ашханәнең  тәрәзәсеннән: 

«Казан астына ягарсыз, әрәм итмәгез!» – дип эчтәгеләргә ките-

реп бирә иде. 

Йортында  булганда  күзенә  күренгән  ситса  кисәкләрен  бик 

вагына  кадәр  җыеп,  үзенең  китапханәсендәге  шкафына  бикләп 

куя  иде  һәм  Ташкичүгә  бертуганы  мулла  Садретдин  хәзрәткә 

кунакка  барганда  бу  кыйпылчыкларның  берсен  дә  калдырмый 

үзе белән алып барып: «Мә, абзакай (бертуганы мулла Садрет-

дин),  моны  Әсмага  (бертуганының  хатыны)  бир,  авыл  карчык-

ларына бирсен, изү ясап, тагарлар», – дип бирә иде. 

Бервакыт  бер  савыт  балга  тычкан  төшеп,  шунда  үлгән. 

Моның  өчен  йорттагыларның  бары  да  аптырашта  калды: 

ташласаң, әрәм, куллансаң, җирәнгеч. Бөек агам мәсьәләне бик 

ансат бетерде: «Әй ахмаклар, аның нәрсәсе җирәнгеч? Сез кул-

ланмасагыз,  мин  үзем  кулланырмын.  Аның  пычрак  урыны 

фәкать тычкан төшкән урын гына бит», – диде. Тычкан төшкән 

урынны  пәке  белән  тирә-ягыннан  юнып  алды  да,  анысын  түбә 

тимере  астына  куйды:  «Бераздан  бал  кортлары  алып  бетерер-

ләр, бер дә әрәм булмас», – диде. Ул дигәнчә, бераздан кортлар 

сарылды һәм алып та бетерделәр. 

Безгә,  аның  туган  кардәшләренең  кыз  балаларына,  тәкъ-

дирнең кушуы буенча, Казанда төпләнергә туры килде. Без һәр-

кайсыбыз  төрле  йортларга  урнашып,  үз  алдыбызга  гомер  итә 

башлагач та, Мәрҗани мәрхүм вакыты белән хәлебезне үзе ки-

леп белә, вакыты булмаганда, кеше җибәреп белештерә иде. Ва-

кыт-вакыт Казанда булган бөтен кыз кардәшләрен йортына җыя 

һәм мәҗлестә үзе рәислек итеп,  мәҗлескә яраклы  төрле мәзәк-

ләр  сөйләп,  кыз  туганнарын  хушландыра.  Атларын  җиктереп, 

аларның  барысы  белән  бергә:  «Урамнарны  әйләнеп,  тамаша 




З. Кәрими. Мәрҗанинең йорт тормышындагы кайбер гадәтләре 

74 


итеп  кайтыгыз!»  –  дип  йөрергә  чыгар  иде.  Вакыты  белән  һич 

уйламаганда: «Кунарга килдем, урын бирәсезме?» – дип, Казан-

дагы  безгә,  кыз  кардәшләренә,  килеп  кунгалый  иде.  Аларның 

берсе  –  бер,  икенчесе  икенче  ашны  яхшы  пешерүдә  Мәрҗани 

каршында  өстенлек  тапканга:  «Фәлән  ашны  бик  теләдем  дә, 

сиңа килдем», – дип тә килгәләп куя иде. 

Үзе  кардәшлек  хакын  камил  кайгырта,  моның  өстенлек-

ләрен, сүз уңайлы килгәндә, безгә аңлата тора һәм үз арабызда 

кардәшлекне бик кайгыртырга куша иде. 

Аллаһның рәхмәтендә булсын! 

 

«Кояш» газетасы. – 1915. – 9 гыйнвар. – Б. 4. 

 

 



 

 

 



 


75 

Э ч т ə л е к  

 

 

 



Кереш  ...................................................................................................................... 3 

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)  ....................................... 10 



Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның  

тарихи бер тәнкыйте .......................................................................... 26 



Р. Фәхретдин. «Мәрҗани»  ......................................................................... 43 

Б. Шәрәф. Мәрҗани хакында җавапларым  ...................................... 46 

Г. Баттал. Мәгънә һәм хакыйкать эзләүче галим  ..................... 52 

Г. Гыйсмәти. Бүген йөз ел тулды  ......................................................... 57 

И. Габиди. Мәрҗани хәзрәтләре  ............................................................ 61 

Г. Гафуров. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани исеменә.  

Үткән йөз елны искә төшерү  .......................................................... 63 



Г. Хәбиб. Мәрҗани һәм аның сүзләре  .................................................. 68 

З. Кәрими. Мәрҗанинең йорт тормышындагы  

кайбер гадәтләре  .................................................................................. 71 

 

 

 



 

 



 

 

 



 

 

 



 

 

 



 



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет