ИҗТИҺад ишекләрен ачучы


«Мөкаддимәте  вәфиятил-әсляф»



Pdf көрінісі
бет29/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   31
Мәрҗәни

«Мөкаддимәте  вәфиятил-әсляф».  Мөҗтәһид  бүтән  бул-

мый  [дип  санау],  кешене  көферлеккә  чыгару,  ахырзаман  якы-

наю,  наданнарга  голяма  исемен  тагу  мәсьәләләре  соңгы  заман 

мөселманнары арасында гыйлем таралмауга зур сәбәп булды. 

 

«Кояш» газетасы. – 1915. – 9 гыйнвар. – Б. 3–4. 

 

 



 

 

 



 

                                                           

6

 Фәкыйһ – ислам хокукы һәм шәригать мәсьәләләре белгече. 




71 

Зәйнәп Кәрими 

 

 



Мәрҗанинең йорт тормышындагы  

кайбер гадәтләре 

 

 

 

 



 

Вакыт-вакыт  Мәрҗанинең  йортында  булганлыктан,  аның 

кайбер  гамәлләрен  бәян  итеп  китмәкче  булам.  Сүзгә  кереш-

кәнче  шуны  да  әйтим  ки,  күргән,  ишеткән  һәм  белгән  нәрсә-

ләргә  кыйммәте  вакытында  бәя  бирелми,  шуңа  күрә  аңа 

әһәмият бирелми, шул сәбәптән, хәтердә калмый, калса да, бик 

аз, ярым-йорты, бер шәүлә күк кенә кала. Минем дә аның белән 

аралашудан  калган  хатирәләрем  бик  аз  булуы  белән  бергә, 

әһәмиятсез  була  алыр.  Моңа  карамастан,  гыйлем  һәм  гыйлем 

әһеленең  кадерен  белә  торган  газиз  милләтем  тарафыннан 

Мәрҗанинең  тууына  йөз  ел  тулу  мөнәсәбәте  белән  ясалган 

юбилейга  бөек  агам  Мәрҗани  мәрхүм  турындагы  хатирәлә-

ремне язып уртаклашмакчы булам. 

Без  Мәрҗанинең  ир  һәм  кыз  туганнарының  аерым-аерым 

авыллардан берничә кызлары идек. Үз вакыты белән Мәрҗани 

безнең  аталарыбызга  кунак  булып  килә  иде.  Бу  вакыт  һәркай-

сыбызның яшенә туры килгән күңелле һәм кызык сүзләр белән 

эндәшә,  хәлләр  сораша,  безнең  яшебезгә  яраклы  сүз  һәм 

хикәяләр  сөйләп  көлдерә  иде.  Киткән  вакытында,  шулай  ук 

үзебезчә әйтеп, кунакка чакырып китә иде. 

Йортында булганда ашау-эчү Мәрҗани белән бер мәҗлестә 

була  иде.  Бу  мәҗлесләрнең  һәркайсында  мөнәсәбәт  чыгарып, 

төрле мәзәкләр сөйләп, мәҗлесне хушландыра һәм шунда булу-

чыларны көлдерә иде. 




З. Кәрими. Мәрҗанинең йорт тормышындагы кайбер гадәтләре 

72 


Әстерхан  күк  җимешләре  күп  җирләрдән  укырга  килгән 

шәкертләре көз көннәрендә Мәрҗанигә бик күптөрле җимешне 

күчтәнәч  итеп  китерәләр  иде.  Ул  боларны  гаиләсе  эчендә 

һәркемгә  үзе  бүлә  һәм  шуның  эченнән  үзенә  дә  өлеш  аерып 

алып  куя  иде.  Шулай  ук  шәһәр  халкы  һәм  үзенә  мөнәсәбәтле 

төрле  тараф  адәмнәреннән  килгән  кияү  бүләге  һәм  Мәкәрҗә 

бүләге күк фруктыларны да бүлә, үзенә дә өлеш чыгарып комо-

дына  бикләп  куя  иде.  Мондый  нәрсәләрдән  үзенә  өлеш  чыгар-

мауны  бер  дә  күтәрми  иде.  Кызларын  тапшыргач,  бертуганы 

Садретдин  хәзрәт  хатынына  да:  «Әсма  миңа  кияү  бүләге  куй-

сын,  үземә  аерым  куеп  җибәрсен»,  –  дигән.  Үзе  кардәшләренә 

барганда  яисә  кардәшләренең  балалары  үзенә  килгәндә,  бу 

бүләкләрне әлеге балаларга биреп тота иде. 

Без йортында булганда, кичләрен ул үзенең китапханәсендә 

уку  белән  мәшгуль,  без  йортның  хатын-кызларга  махсус 

бүлмәсендә җөй тегү, тирәк чыгару кебек эшләр белән мәшгуль 

була  идек.  Бервакыт,  укуыннан  бүленеп,  китапханәдән  чыгып, 

кыштыр-кыштыр  безнең  бүлмәгә  таба  килгәне  ишетелә  баш-

лый.  Без  аның  килүенә  җыенып  җитәр-җитми,  безнең  бүлмәгә 

килеп  керә  иде.  Кулында  әлеге  фруктылар  була  һәм  аны  безгә 

бүлеп  биреп  шатландыра,  шул  мөнәсәбәт  белән,  тагын  берни-

кадәр без аңлардый кыйсса һәм мәзәкләр сөйләп көлдерә иде. 

Аш мәҗлесе тәмам булганнан соң, калган икмәк һәм күмәч 

сыныкларын  җыеп  алып,  бер  тастымалга  төрә,  мискадагы  кал-

ган  шулпаның  капкачын  ябып,  барын  да  үзе  белән  мәҗлестән 

алып  китә  һәм  аларны  китапханәсендәге  китап  шкафының  бер 

җиренә җыеп куя иде. Кич, китап карап аргач, әлеге шулпа һәм 

икмәкләрне  куйган  урыннан  алып,  суык  көенчә  үзенең  уку 

өстәленә  җәя  һәм  үзеннән  арткан  булса,  безнең  бүлмәгә  алып 

чыгып: «Мә, Галия, син тәмамла», – дип кызы Галия абыстайга 

бирә иде. 

Ашаудан калган икмәк, күмәч катылары күк кавын, карбыз, 

алма  кабыгы  һәм  боларның  орлыклары  кебек  нәрсәләрнең  ба-

рын да җыеп куя иде. Көтү кайткач, боларны үз кулы белән сы-






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет