Карлыгач
Моннан бик күп елар элек биек һәм үтә алмаслык Боб таулары арасында матур, киң дала булган. Даланы биек таулар чолгап алган. Тау башында исә кыр кәҗәләре, бөркетләр һәм ябалаклар яшәгән. Тауларның ян - якларында зур булмаган куаклыклар үскән. Мондагы күп агачлар кешеләргә һәм хайваннарга азык булып һәм дару үләннәре буларак хезмәт иткәннәр. Тау асларында күпләгән кара ташлар булган. Алар белән кешеләр өйләрен җылытканнар, ризык әзерләүдә кулланганнар. Ә даланың үзендә исә төрле җиләк- җимеш агачлары һәм дәва үләннәре үскән.
Дала аркылы матур зур Шух (күңелле) исемле елга аккан. Елның теләсә кайсы вакытында да елганың суы көмештәй саф булган, ә акканда төрле ташларга бәрелүдән күбекләнеп төсе дә сөттәй ак икән.
Дала кешеләре үзләренең далаларын Алтындай диеп атаганнар. Әйе, чыннан да дала безнең гүзәл җиребезнең искиткеч бер почмагы булган.
Алтындай даланың кешеләре беркайчан да авырмаганнар һәм дә авыруның нәрсә икәнлеген дә белмәгәннәр. Саф һава, су, үлән белән тукланудан тыш , аларның уйлары һәм теләкләре дә саф булган.
Алар шунда үскән үсемлекләр белән тукланганнар. Шухдәрья һәм су астыннан чыккан чишмә сулары эчкәннәр. Ит, сөт һәм йомырка ашамаганнар, чөнки моны акылсызлыкка , кешенең табигатенә якын һәм охшаш диеп санаганнар.
Кешеләр үзләрен үлемсезгә тиңләгәннәр, чөнки дөньяда бик озак яшәгәннәр. Үзләренең язмышлары һәм тормышлары белән Аллаһе Тәгалә идарә итүенә ышанганнар. Үзләрен биләгән бар нәрсәдә: үзләрендә, табигатьтә Алла бар дип уйлаганнар. Алар үзләренең бу җиргә тууларын үзләре теләгәнчә яшәү һәм кешеләргә дә алар теләгәнчә яшәргә ярдәм итүдән гыйбарәт диеп аңлаганнар. Бу дөньяның матурлыгына, гүзәл табигатенә сокланып, иҗат итеп яшәргә теләгәннәр.
Кеше мәгънәсенә һәм серләренә төшенергә теләгәндә генә тормыш үлемсез. Үлем исә мәңгелек серләрен эзләүнең тагын бер юлы.
Алтындай далада тормыш табигать кануннарына буйсынып аккан да аккан. Кешеләр бер- берсенә буйсынып ярдәмләшеп яшәгәннәр дә яшәгәннәр.
Дөньяда ниләр генә юк. Беркем дә аның серләренә төшенеп бетә алмый. Бөтен дөнья ишелгәндә, җир тетрәгәндә дә без моны ничек кирәк шулай кабул итәбез. Бу табигать гамәле. Ни өчен моның безгә бирелгәне аңлаешсыз.
Алтындай далага да зур кайгы килде. Иртә язда җир астыннан ниндидер көчсез тавыш килә башлады. Таулардан көчле җил исте һәм җир өсте коңгырт томан белән каплана башлады. Ә кояшның яктылыгы азайды.
Иртән җиңелчә генә җир тетрәде, бу тетрәү көне буе дәвам итте. , ә өч көннән бу тетрәү тагын да көчәйде. Даланың барлык кешеләре, хайваннары даланың бер җиренә җыелдылар. Хайваннар ниндидер куркыныч сизеп йөгерештеләр, ә этләр койрыкларын чәнчеп уладылар.
Ә кешеләр исә табигатьнең үз кануннары барлыгын, моны үзгәртеп булмавын, үзләренең көчсезлекләрен аңлыйлар иде. Тик шулай да кешеләргә бөек Акыл, Ходай Тәгалә биргән алдан күрүчәнлек бар . Шул алдан күрү, сиземләве кешене табигать кануннарын аңлый белүенә китерә дә инде.
Кеше әйләнә - тирәгә генә яраклашып калмыйча, тормыш өчен яхшы шартлар да барлыкка китерә.
Табигатьтә җир тетрәү - тауда яшәүче барлык хайван, кош - кортлар, еланнар, бөҗәкләрнең дә тынычлыкларын , яшәү рәвешләрен бозды. Еланнарның җир асты юллары җимерелде һәм алар әкренләп хайваннар һәм кешеләр яши торган урыннарга тартыла башладылар. Башта алар хайваннарга һәм кешеләргә начарлык эшләмәделәр. Тик вакыт узган саен алар усалландылар, башта кошларның йомыркаларын ашадылар, тора- бара хайваннарга да күчтеләр. Кешеләргә дә тынычлык юк иде. Сирәк кенә булса да алар кешеләргә ташлана башладылар. Риваятьләрдә җомаһ капкасын саклаучы еланнарга кешеләрнең карашлары үзгәрде һәм алар җыелыш җыярга булдылар.
Ыру башы болай диде:
-Еланнардан курку безнең зиһенебезне чуалтты, ирегебезне чикләде, бездә хәзер күбрәк курку хисе яши, ә салкын канлылыкны оныта барабыз,- диде. Шуның өчен мин үзебезнең Ыру Анабызга мөрәҗәгать итәргә өндим,- диде .
Менә ыру кешеләре Ыру Анадан еланнардан котылу юлын, киңәш сорарга җыелдылар.
-Кадерле халкым! Сабыр булыгыз! – диде Ыру Аңа мөрәҗәгать итәргә килгән халык каршына чыгып:
-Мин сезне тыңладым, инде сез дә мине сезгә шулай ук үземә дә булышасым килә. Ләкин мин сезнең кебек үк кеше. Әйе, мин бу Җирдә инде озак яшим. Миңа күп тапкырлар, үз теләгемнән башка диңгез кичәргә, уттай яндыручы сахра кошыдай дала кичәргә, бик күп җирләр үтәргә, биек тауларга менәргә туры килде. Миңа ничек кенә авыр булмасын, мин җирнең көчен тойдым. Җир исән, ул тоя һәм безнең кебек үк кимсетелә. Җирдә булган бар нәрсәнең аңы һәм хәтере бар һәм безнең барыбызны да ул берләштерә. Ул газиз җиребез. Ул безнең өебез. Анда безгә ашарга да, кием дә җитә. Җирдә нинди дә булса хәл була икән, бу юктан гына түгел. Нинди дә булса сәбәп бар.
Кешеләргә хайваннардан аермалы буларак Ходай акыл биргән. Әгәр дә без шуны аңлап түземле булсак, моның белән оттырачакбыз гына. Әгәр дә без үзебез турында гына уйлап, үзебезне генә күтәрергә телибез икән, без үзебезне генә түгел, Җирне дә юкка чыгарачакбыз.
Нинди дә булса карарга килгәнче Ай тулганын көтик. Яңа Ай туганнан соң мин әлеге халәттән чыгу юлын эзләрмен. Сау булыгыз.
Ыру Ана үзе генә яши иде. Ул авылга килгәч тә авыл читендәге бер карт аучыдан калган өйдә яшәде. Авылдан шактый ерактагы су буеннан аңсыз көенчә тапты карт аучы аны. Ул ярда зәңгәрләнеп, күгәреп беткән хатын- кызны күргәч, үлгән дип аңлады. Өскә каратып әйләндереп салгач аның исән икәнлеген сиземләде аучы һәм шунда яр буенда ук дәваларга кереште. Яшь хатын бераз ныгыгач, аңына килгәч тә акрын гына аны өенә алып кайтты. Хатын карт аучы өендә яши башлады. Яшь хатын карт аучыны әтисе урынына, ә карт аучы аны кызы урынына күрде. Алар икесе дә кешеләр белән аралашырга яратмыйлар иде. Бу уртак холык аларны тагын да якынайтты.
Яшь хатын Фатиха исемле иде. Ул аучының өенә яктылык һәм җылылык алып килде. Ә карт аучы үзенең белгәннәрен тапшырып калдырырга ашыкты. Әкеренләп аны дәва үләннәрен танырга, алардан нинди файда икәнлегенә төшендерә башлады. Кешене үлем тырнагыннан йолып алырлык дәвалар турында сөйләде ул . Су һәм тау ташлары белән таныштырды. Алары да дәвалау сәләтенә ия икән. Кешеләрне аерырга, хайваннарның гадәтләренә, аларны аңларга өйрәтте. Табигатьтә үскән бар нәрсәнең дә хайваннар ризыгы гына түгел, кешенең миенә һәм гәүдәсенә дә туклану чыганагы икәнлегенә төшендерде. Аучы һәрнәрсәгә әкеренләп күңеленә сеңдереп кенә өйрәтә торгач барысы да хәтеренә язылып куелды Фатиханың.
-Сез мине дөньяның кеше белмәгән серләренә өйрәттегез. Тереклекне бөтенләй башка яктан аңладым һәм ачышлар ясадым. Мин моның өчен сезгә мәңгегә бурычлы. Ә хәзер шуны беләсем килә: сезгә бу изгелегегезне ничек кайтарыйм?
- Өемә үзең белән җылылык һәм нур алып килүең белән син миңа тормыш һәм бәхет алып килдең. Синең кебек үземне аңлардай һәм белгәннәремне өйрәтеп калдырырлык кешене гомер буе эзләдем мин. Гомеремнең соңында бирде Ходай миңа сине. Син миңа түгел, мин сиңа рәхмәтле, - диде ул.
Аучы белән Фатиха күп гомерләрен сөйләшеп үткәрәләр иде. Шулай берсендә хатын аңардан:
-
Нәрсә ул байлык?- диеп сорады.
-
Байлык ул кеше күңеленең торышы. Ә калганы килгән - киткән нәрсәләр генә,- диде.
-
Ә нәрсә ул сөю?- дигән сорауга:
-
Сөю ул - Ходай биргән яктылык һәм ут өермәсе, без аның белән яшибез. Мәхәббәт үлемнән көчлерәк, дөнья яратылышы кебек серле һәм бер сулышай тиз уалучан,- диде.
Гомер уза торды. Аучы бер көнне кояш чыкканчы тауларга китте. Ул анда кырык көн һәм кырык төн уздырды. Фатиха аучыны яхшы белгәнлектән бу көннәрдә үзен тыныч үткәрде. Эзләп йөремәде. Берәр хәл булырга булса йөрәге сизәсен белә иде. Кырык көн һәм кырык төн узды дигәндә аучы таулардан әйләнеп кайтты. Аның йөзе йомшак тулган Ай нурлары сибелгәндәй балкый. Ә йөрешләре шул тиклем җиңел ирекле, әйтерсең җир өстеннән атламый, ә күктә йөзә иде. Фатиха картның халәтен тиз сиземләде, ниндидер үзгәрешләр булуын тоемлады. Тик аучыдан сорарга базмады. Аның айлы халәтен бозармын диеп курыкты. Кичен аучы елга буена китте. Ул анда су коенып чыкты, чиста киемгә киенде һәм бераз яр читендә уйланып утырды да өенә кайтты. Фатиха аны төрле табигать тәм-томнары,сулары белән бизәлгән өстәл белән каршы алды. Аучы бераз гына тәм - томнан авыз итеп чиста су эчеп куйды. Өстәлне җыештыруын сорады. Сораган эшләре эшләнгәч тә, ул аны каршына чакырып китереп утырып үзен тыңларга кушты.
-Мин үземнең тормышымнан канәгать, чөнки тереклекнең барлык ямен татыдым. Иң беренче мин үземне аңладым, үземнән тыш әйләнә - тирә дөньяны өйрәндем. Яшәү - ул Ходай безгә биргән иң зур бүләк. Ә акыл безнең хисләребез белән идарә итә, шул ук вакытта безгә ихтыяр көче дә бирә. Безнең үлемсезлегебез - ул безнең акылыбыз. Без бу дөньяга бернәрсәсез киләбез, бернәрсәсез китәбез дә. Нәрсәне дә булса күрәбез, хис итәбез һәм барлыкка китерәбез икән, болар барысы да безгә бурычка гына бирелә һәм вакыты җиткәч без аны кайтарырга тиеш. Мин сине елга буенда табып алу белән кызым итеп кабул иттем. Хәтта үлем хәлендә булсаң да мин синең җаныңны аңладым. Син минем кызым, чөнки без җаннарыбыз аша туган. Син минем өчен бар нәрсәдән, бар кешеләрдә дә артыгырак. Минем сине очратуым - Ходайның чиксез бүләге, чөнки син минем күңелемне баеттың, ихтыяр көче бирдең, гомеремне озайттың. Синең минем тормышыма килеп керүең миңа соңгы тапкыр тормышта бер нәрсәнең дә очраклы булмавын күрсәтте. Кеше тормышында ниндидер хәл килеп чыга икән - бу очраклы түгел.
Табигатьнең үз акылы бар. Ул бездән күп нәрсә сорый һәм бездән дә күп нәрсә таләп итә.
Кешеләр үзләреннән көчсезләргә ярдәм итәргә тиешләр. Кемгә дә булса булышуың белән син беренче чиратта үзеңә булышасың.
Иң бәхетсез кешеләр бары үзләрен генә яратучылар. Алар акыллары, фикерләүләре белән авырулар. Ә иректә һәм байлыкта яшәүчеләр үзләренә - үзләре хуҗа. Аларның гомерләре дә тар ярыкка охшаш була.
Иртән кояш чыкканчы мин үлемсезлеккә китәм. Үлемнән курыкма, чөнки ул җир йөзендәге серле юлларның берсе.
Минем дөньядагы кешеләр арасындагы тормышым ахырына якынлашты. Үткән тормышны кайтарып нәрсәдер үзгәртеп булмый, барысы да без теләгәнчә генә бармый. Дөньяның язылмаган кануннары да бар. Мин сине калдыргач та елама, кемгәдер авырлык китерергә теләмим.
Минем тәнемне учакта яндыр, көлен тауларга очыр. Яндырганда да , очырганда да мин сиңа өйрәткән бөек доганы укы,- диде дә аучы дәшмичә генә “кызының” кулларын кулларына алды,күзләренә карады :
-Сау бул, бәхил бул,- диде дә йокы бүлмәсенә кереп китте.
Хатынның күзләренә йокы кермәде. Нәрсә диеп тә аңлата алмады. Ниндидер эчпошыргыч халәт аның йокысын качырды. Бәргәләнеп ята торгач, төн уртасында гына йокыга китте ул. Төшендә көчле җил ишекләрне бәреп ачты. Аннан карадан киенгән, бите капланган озын буйлы бер кеше алгы бүлмәгә узды. Озак та тормыйча кулына йолдыздай җемелдәгән ут тотып чыгып китте.
Иртән аучы үлгән иде инде. Иртән үз эше белән таңнан ук йөри башлаучы аучы күренмәгәч тә, Фатиха ул йоклаган бүлмәгә керергә булды һәм анда тынсыз яткан аучыны күрде. Бугазына килеп тыгылган каты төерне көчкә эчкә йотып, чөнки аңа еламаска кушылды, ул аучы кушкан эшләрне башкарырга кереште. Ул кичә кичтән картның үзенә әйткән сүзләрен искә төшерде һәм моны шулай кирәк диеп кабул итте.
Аучы-“ата”сының һәрбер сүзен җиренә җиткереп үтәде Фатиха.
Гәүдәсен утта яндырып, көлен тауларга сипте. Ләкин ул үзенең “атасыннан” аерылмаганлыгын, аларны нәрсәдер бәйләп торуын аңлады. Күңелендәге уйларны ул аучы атасыннан җавап ала иде. Гүя аңа аучы үз тавышы белән җавап бирә.
Фатиха ялгыз яши башлады. Ялгыз тормыш бераз күңелсез булса да ул тиз күнекте. “Атасын” гел үзе янында итеп сизде ул. Тынлыкта тавышы белән дәште, җил булып тәрәзәгә килеп шакыды, яңгырга кушылып яуды, кояш нурлары булып сөеп иркәләде, ак болытлар булып йөзде. Ул бөтен җирдә дә үзен сиздерә иде. Фатиха янына төрлечә килде.
Менә бер көнне аучы атадан өн килде:
-Боб таулары астында көтү йөридер. Сарык һәм кәҗәләрне бер кыз көтә. Шуның белән дуслаш,- диде аучы - ата.
Фатиха икенче көнне шунда китте. Бик ерак барды. Менә , ниһаять, ул аларны эзләп тапты һәм сиздермәстән генә күзәтә башлады.
Көтүе янында кыз берүзе иде. Терлекләре тыныч кына утлап йөриләр. Тиктомалдан кычкыра башлаган бер сарык алдына килеп утыргач та бер- берсенә бер мәл карап тардылар. Шуннан соң әле берсе, әле икенчесе ниндидер тавышлар чыгардылар. Кеше һәм хайван бер - берсе белән аңлашалар иде. Кыз чыннан да хайваннар, кошлар телен белә, җил исүеннән үлән үсүен сизә иде.
Озак кына күзәтеп, үзенең сорауларына җавап алгач та хатын кыз янына килде. Кешеләр белән аралашман кыз бу таныш түгел хатын - кызны күргәч тә куркынгандай артка чигенде, ләкин бу чит хатынның күзләрен күргәч тә туктап калды. Бу күзләрдә әллә ниләр бар иде. Кыз бер мизгелдә бу хатынның үзенә чит түгел, ә бик тә якын икәнлеген аңлап алды. Диңгездәй тирән күзләр барысын да сөйлиләр иде. Бу күзләрне ул үзенеке итеп күрде. Бу бер мизгел карашып тору аларны якынайту гына да түгел, хәтта туганлаштырды да.
-Фатиха мин. Сине эзләп килдем. Бик кирәк син миңа,- диде хатын кулларын өскә каратып кызга сузып.
- Ә мин - Рухи. Әнием кайчакта Рухия дип тә дәшә, - диеп алар күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттеләр. Аралашуларыннан күренгәнчә, яшь арасы сизелми дә иде. Башка кешеләргә билгеле булмаган табигать серләрен белү аларны рухи яктан якынайта, берләштерә иде. Әлеге ике табигать баласының очрашуы мәңгелек сер, ә Аучы - атаның рухы тыныч , чөнки Фатиханың ялгыз түгеллеген аңлый иде.
Рухи рәхәтләнеп берүзе далада көтү көтә иде. Ләкин ялгыз иде ул . Күңелен аңлаучы юк иде. Фатиха белән очрашкан көннән алып аның дөньясы түгәрәкләнде. Фатиха аның көтү көткән җиренә килә дә алар бер- берсе белән көннәр буе сөйләшеп утыралар. Фатиха аңа аучы атадан өйрәнеп калган тәҗрибәсен тапшыра: табигать балаларының халәтләрен, холыкларын аңлата, кешеләрнең үз куллары белән йортлар, өйләр төзеп искиткеч бакчалар үстерүләре турында сөйли. Табигать дөньясының серләрен ача: ташлар авазы, дәва үләннәре турында сөйли. Ә кошлар, хайваннар телләре турында алар фикер алышалар, чөнки Рухига бу сәләт тумыштан бирелгән.
Дөнья төзелешен аңлаткан вакытта Фатиханың күзләре яна, йөзе очкынлана, куллары, тәне хәрәкәткә килә. Бит очлары аллана һәм алардан җылылык бөркелә иде.
Кешеләр бу җирдә яшәүче иң бәхетле җан ияләре булуына ышандырды ул кызны. Кеше тәненең мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирсенме, табигатьнең кеше белән нинди тыгыз бәйләнештә торуын аңлатсынмы. Кешенең тән төзелешеннән дә катлаулырак акыл барлыгы, ул Акылның мәңгелек булуы турында озак итеп сөйли ул.
Фатиха кешеләрне дүрт төркемгә бүлә: беренчесе исән акыллы рухи һәм физик яктан исән булган кешеләр. Алар һәрвакыт эзләнүдә. Әйләнә - тирә мохитны өйрәнүдә үзләре һәм башкаларга яхшы яшәр өчен кирәкле шартлар тудырып, кешеләргә мәхәббәт белән яшиләр. Аларның үзләрен дә яраталар.
Икенче төркемгә тәннәре сәламәт , акыллары авыру кешеләр керә. Алар үзләрен бик зирәк, акыллыга саныйлар. Ләкин аларның уйлары дөрес түгел. Мондый кешеләр көндәлек тормышта җимерүчеләр. Үзләре төземиләр, кеше хезмәте белән генә яшиләр. Мондый кешеләр чүп үләннәреннән дә түбәнрәк, алар үзләренең гамәлләренең калдыгы.
Өченче төркемгә ай кешеләре керә. Болар исә хатын - кызлар,балалар, чал чәчле әби - бабайлар. Бу кешеләр тәннәре белән йомшаклар, тик уйлары һәм күңелләре белән сафлар. Бу төркемгә яратылыш, кешелек керә. Алар үзләренең барлыклары белән кешеләрне яшәргә, тормыш көтәргә, иҗат итәргә, һәрвакыт эзләнеп яшәргә өндиләр. Бу алтын төркем кешеләрнең тумышыннан алып үлеменә кадәр булган чикне күрсәтә. Әлеге төркемдә тормышның урта бер ноктасы, анда кешелекнең мәгънәсе.
Айныкылар... бу безнең күңелләрнең иксез - чиксез киңлеге. Бу безнең нечкә күңел хисләребезнең балкышы, йөрәкләребезнең үлемсез мәхәббәте.
Ә соңгы төркемгә көчсез кешеләр керә. Алар җаннары һәм тәннәре белән дә кимсетелгән. Акыллары да бик үк камил түгел. Алар да кешеләр арасында яшиләр. Җиңел булмаган тормышларына аңлау, мәрхәмәт көтәләр.
Ни өчен бу кешеләр шундый? Ходай тарафыннан иңдерелгән җәзамы бу, әллә үзе шулай килеп чыкканмы? Беркем әйтә алмый.
Дөньяда үлемсез кануннар яши. Шуларның берсе: “Җиргә ташланган һәр бөртек берничә тапкыр артып үсеп чыга. Шуның кебек кешегә эшләгән һәр изгелек аңа берничә тапкыр артып кире кайтачак, үзеңә түгел икән балаларыңа, һич булмаса нәселеңә. Ә кеше кылган һәрбер начарлык тәмуг булып кире кайтыр. Тәмугта синең бөтен нәселең янар”.
Дөнья камилләшә бара. Ә без шуңа яраклашырга, ышанырга гына тиеш. Үзебезгә генә түгел, якыннарыбызга да булышырга тиеш.
Шушы сүзләрне тыңлый - тыңлый Рухи Фатиханың шәүләсенә әйләнде. Ә зирәк кешеләр кызны “дөнья нуры” диеп атыйлар иде. Аңа карасаң, гүя ул башка җирдә яши, күзгә күренмәс кешеләр белән аралаша иде. Ә җир кешеләре арасында ул тыныч, беркемгә дә сораулдар бирми, беркемнән бернәрсә дә сорамый. Төнлә йоклый да иртән тагын үзенең кәҗә һәм сарыклары белән көтүлеккә китә. Көтү көтә. Тау битләрендә, елга ярларында... Хайваннарны кумый да, өркетми дә. Хайваннар үзләре аны үз итәләр.
Хайваннар үзләренчә, кыз үз шөгыле белән. Әле үләннәргә нәрсәдер дәшә, әле аларны өзеп кадерләп кенә букчасына салып куя, гүя ул аларны кызгана, ә кайвакытта чәчәкләр , чикләвекләр җыя, йә үзе ашый, яисә кошларны ашата.
Тау итәгендә бер төлке оясы бар. Анда ана төлке үз балалары белән яши. Әлеге төлке балалары кызны таныйлар, беләләр. Кызны гына түгел, көтүен дә таныйлар, кызыксынып карап торалар. Көтүче кыз төлке балаларына һәрвакыт нәрсә дә булса алып килә. Төлке балалары аның кулыннан ашыйлар, назланалар.
Көтүдән ерак түгел барс, бүреләр өерләре белән йөриләр. Ләкин алар да кызга да , көтүгә дә тимиләр. Кыз аларга нәрсәдер аңлата, нидер сорый. Бүреләр ерактан кызны күзәтәләр. Кызга тияргә ярамаганлыгын алар беләләр. Кызыксынып дала кунакларын күзәтәләр.
Көтүче кыз белә: тирә - якта һәр нәрсәнең, таш булсынмы ул, су булсынмы, үлән булсынмы - үзенең хәтере һәм хисләре бар. Ярату , курку хисләре белән берәттән яралану хисләре дә бар. Шуның өчен дә бер генә табигать яратылмышына да җансыз нәрсәгә караган кебек карарга кирәкми. Ә киресенчә, яратырга, хәленә керергә кирәк.
Кызның кечкенә генә кара күзләре кай якка гына карасалар да, үзләренең сихрилекләрен әйтеп торалар иде. “Карагыз миңа, мин сезне яратам, үзем сезнең янга килдем. ” Тереклектән бетмәс - төкәнмәс көч ала иде ул.
Кыз еш кына Фатиханың сүзләрен искә төшерә: “Безнең җиребез Кояш һәм Ай баласы. Ә җирдә яшәүчеләр нинди генә телдә сөйләшмәсеннәр, кайда гына яшәмәсеннәр, нинди генә төрдә булмасыннар, нинди генә тормыш белән яшәмәсеннәр - ниндидер хисләр: шатлык һәм кайгы, авырту һәм рәхәтлек һәм башка төрле хисләр кичерәләр.
Без әле бер - беребезне туендырабыз да. Үлем алып китсә дә, җаннарыбыз тагын кемгәдер күчә. Яңа тормыш тууга сәбәп була. Болар барысы да дөнья серләре. Дөньяда бөек бер көч бар. Ул үзенең язылмаган кануннарына таянып дөнья белән идарә итә. Кешеләрне үлемсез һәм куркусыз итә. Без, кешеләр, дөнья серенең бер кыйпылчыгы.
Үзебезне тоябыз икән, димәк, яшибез. Күзаллауларыбыз безне хыял дөньясына алып китә. Бу бәхет түгелмени? Дөнья сулышы түгелмени?
Көнозын якты кояш нурлары җир йөзен үзенең якты нурлары белән иркәли, яңа тормыш, яңа сулыш яктылык һәм җылы бирә.
Бер генә көн кояш чыкмаса? Төндәгечә караңгы булса? Ай да яктыртмаса? Ул чагында ни булыр иде икән?
Ни өчен адәм балалары шуны аңламый? Күзен ачуга якты дөньяны күрә алуына сөенми?
Ә төнлә? Төнлә күк йөзендә рәхимле Ай балкый. Җирне үбә, дымландыра, тукландыра. Кайбер үсемлекләр Айлы озын төннәрдә генә үсәләр. Чөнки Ай аларга үзенең бетмәс көчен бирә.
Ә җил нәрсә? Ул да Ходайның безне сөеп биргән бер могҗизасы, җирнең иң якын кардәше. Ул кешеләрне бер - берсе белән бәйли, илһам бирә. Чәчләреннән, битләреннән сыйпый, үбә, тормышны яратырга өйрәтә. Табигать күренешләре , әгәр син аларны аңлый белсәң - иркәлиләр дә, назлыйлар да, сөяләр дә, сөйләшәләр дә, елмаялар да.
Иртәнге кояшның якты нурларына коенып Рухи Фатиха янына китте. Фатиханы соңгы арада ыру кешеләре Ыру- Ана диеп атый башладылар. Бу исемне аңа табигать серләренә төшенеп, кешеләргә булышып яшәгәнлеге өчен бирделәр. Чөнки кем нинди генә сорау белән килмәсен-ул һәр берсенә җавап таба ала, үзенең киңәшләре белән кешеләрнең күңелләрендә, тәннәрендә өмет чаткылары кабыза. Төрле киңәшләрен, тынычлык һәм илһам аша бирә. Акыллылыгы, бар нәрсәне дә төптән уйлап эш итә белүе аны бу дөнья мәшәкатьләреннән өстен булырга әйдәде.
Рухи Ыру-Анага кайбер иртәләрдә урман күчтәнәчләре һәм Талир чишмсенең суын илтә иде. Һәр көн үзенең көтүе белән кайтканда Ыру-Ана яшәгән тау итәгенә туктап үзенең көн буе җыйган чикләвек, җиләк. гөмбәләрен , урман – кырларны ямьгә, хуш исләргә күмгән иң - иң матур чәчәкләрен Ыру-Анага - җан дустына биреп калдыра иде. Алар икесе дә табигатьнең, җирнең, суның кадерен беләләр. Икесенә дә табигатьтән рухи азык , көч күп итеп бирелгән иде.
Бу көнне Рухи көтүен иртәрәк алып чыкты. Кояш күк йөзенә күтәрелеп беткәч тә сарык һәм кәҗәләр агач төпләренә сузылышып яттылар. Кыз да шуннан ерак булмаган палас агачы күләгәсенә барып утырды. Бу- ут агачы иде. Матурлыгы һәм дәвалау үзлекләре буенча бу Һималай буйларында аңа тиңнәр юк .
Бераз гына күзләрен йомып ятып торыйм дигәндә Рухи үзендә ниндидер хисләр тоемлады. Тәненә кергән серле дулкыннар аша ул куркыныч нәрсә килгәнен тойды. Ерактан хайваннарның куркынып кычкырганын ишеткәндәй булды. Чәчәкләргә һәм яфракларга карады. Палас агачының төсе кызаргандай тоелды. Нәрсә булыр бу? Күзгә күренмәс көч аңа нәрсә әйтергә тели? Ул уйларын бергә җыярга, бу халәтне аңларга тырышты. Ләкин җавап булмады. Хәле киткәндәй тоелды. Күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. Үзен - үзе тоймыйча, томан эчендәгедәй урыныннан кузгалды. Җиргә, һавага карап үзенең сорауларына җавап эзләде. “Нәрсә булыр бу? – диеп тирә - юньгә мөрәҗәгать итте.
Бераз тынычлангач, уйларына чумып , биек Һималай таулары итәгендә йөрде. Йөрәге тынычсызланды. Сарык һәм кәҗәләрен, әйдәгез дусларым, диеп чакырды һәм авыл ягына ияртеп кайтып китте. Сарык һәм кәҗәләрен урнаштыргач та, әнисеннән Ыру- Ана янына барырга рөхсәт сорады. Үзенең уй - тоемнарын уртаклашырга кирәк иде аңа. Ыру - Ана кызның килүенә шатланды. Ут чәчеп торган кара күзләрдәге сорауларны ул бик тиз аңлады. Кулларннан тотып каршы алды, утыруын сорады һәм:
-
Мин сине көттем. Йә, ничек узды бүген көнең?- диеп сорады.
Кыз үзенең хәлләреннән бигрәк, сиземләүләрен сөйләп биргәч тә Ыру – Ана:
-Син әлеге сәләтең белән дөньяны яхшы якка үзгәртә, кешеләргә булыша аласың. Бу сәләтеңне кешеләргә ярдәм итү өчен кулланырга кирәк. Бәлки яратылышыбызның мәгънәсе дә шулдыр. - диде.
Миңа бу көннәрдә Ыру башы килгән иде. Ул еланнардан котылу чарасын сорады. Мин аңа ай тулганчы көтәргә куштым, чөнки ай тулганда дөньяны Бөек акыллар чолгап алалар. Алар сихри көчләре белән бездә зирәклек уяталар. Менә шушы көчләргә таянып эш итәргә кирәк,- диде Ыру- Ана.
-Ә ни өчен хайван һәм кошларда зирәклек кешеләргә караганда да көчлерәк? Алар куркыныч буласын сиземлиләр,-дип сорады Рухи.
-Мин дөньяда бик озак яшәдем. Күпне күрдем, күпне белдем. Ләкин кешеләрнең табигатен, ни теләүләрен аңлый алмадым. Тере табигатькә: кошларга, хайваннарга, җәнлекләргә, бөҗәкләргә, суүсемнәргә мин кешеләргә караганда күбрәк ышанам һәм аларны ихтирам итәм. Алар зирәгрәк, сабыррак һәм алдан күрүчәннәр. Ә кеше явызлыклар эшләгән саен явызлана бара һәм үзенә дә явызлыклар килә. Бер- берсе өстеннән идарә итә, коллыкта тота. Ә хайваннар дөньясы өчен бу күренеш юк. Аларда кешеләрдә булган явызлык юк. Кешеләр арасында яшәп күзгә күренмәс сәләтләр юкка чыга, ирексездән аларга охшый башлыйсың. Мин үземдә булган алдан күрүчәнлек сәләтен дә кешеләр арасында яшәп юк иттем. Еллар узган саен табигать белән бәйләнешне югалта бардым. Хәтта уйларым тупасланды. Ә хәзер минем ышанычым һәм яктылыгым ул - син, минем кызым! Син мин тудырган бала булмасаң да безнең җаннарыбыз бәйләнгән. Син минем җан кызым, җан дустым! Күптән түгел генә ыру халкы миңа үтенеч белән килделәр. Аларга җир асты еланнары һөҗүм итәләр. Син кешеләргә еланнардан котылырга булышырга, аларны куркынычтан сакларга һәм коткарырга тиеш! Син кешеләрне генә түгел, еланнарны да саклап калырсың! Син - бердәнбер ышаныч! Ә моның өчен исә ябалак янына барырга кирәк булыр. Ул зирәкләрнең зирәге. Ябалак бит кайчандыр адәм баласы булган. Ул синең соравыңа җавап бирер, юл күрсәтер.
Борын - борыннан дөнья барлыкка килгәннән алып Тәңребез гүзәл җиребезгә кешегә ашар, эчәр, яшәр өчен барлык шартларны да тудырган. Тормыш ямьле булсын өчен, сөенеч, шатлык өстәсен өчен кешеләр, табигать, хайваннарны, ягъни табигатьне барлыкка китергән. Ашар өчен бар нәрсә табигатьтән алынган. Җиләк - җимеш, яшелчә, гөмбәләр кешенең ашау ризыгы булган. Хайваннарны суеп ашау аларның уйларына да кермәгән, чөнки табигать нигъмәтләре очсыз - кырыйсыз булган. Җимеш агачлары үзләренең җимешләре белән сыгылып торганнар. Әлеге матурлыкның Солтаны булып, аңа сокланып, табигатьне хөрмәтләп, Тәңре кануннарын үтәп яшисе генә булган. Таулардан аккан чишмә сулары шулкадәр көч, дәрт биргәннәр, Аның бер генә йотымы да кешеләрне терелткән. Ул суларны авызга алу белән үк эреп юкка чыккан. Бөтен үсемлек дөньясын туендырырга, дәваларга җиткән. Менә шушы тынычлыкта һәм муллыкта көн артыннан көн үткән. Миллион еллар үткәннән соң ерак планеталардан Акыл Фәрештәләре очып килгәннәр. Дөньяны айкап - чайкап очканнан соң, миллионлаган планеталар арасыннан иң матур, иң күркәм, иң гүзәл Җирне күреп алганнар. Күреп алганнар да, гүзәл җирдә гүзәл тормыш та булырга тиеш дигән фикергә килгәннәр. Бар галәмне, күкне, үзенең Ае, Кояшы, йолдызлары тирәсендә гизүче җиребездә аңлы кешеләребез булырга тиешлегенә ышанганнар. Акыл фәрештәләре үсемлекләргә: һәрбер үләнгә, яфракка, чәчәккә чык тамчысыдай акыл һәм тормыш орлыкларын чәчкәннәр. Әлеге чык тамчыларын барлык үсемлекләр йотып алганнар. Бар дөнья әлеге үсемлекләр аша акыл белән туенган. Вакыт узган саен әлеге нәрсәләр хәтер һәм акыл белән баетыла барганнар. Җир тормышына күнеккәннәр. Эшләмичә дә яшәп булганлыгын аңлаганнар һәм тиз рәвештә үрчи башлаганнар. Араларында көчлерәкләр дә пәйда булган. Болары исә үзләрен бердәнбер итеп күрсәтергә тырышканнар, бер - берсе белән талаша, сугыша, хәтта үтерешә дә башлаганнар.
Вакыт уза торган. Менә шушы җан ияләре үсеп камилләшкән саен кешеләр барлыкка килгәннәр. Ләкин инде алары акыл белән туенып, бер - берсе белән тынычлыкта яшәргә кирәклегенә төшенә башлаганнар. Тора бара җир кешеләренең уйларын, теләкләрен, телләрен аңлый башлаганнар.
Әлеге чорда авылның бик күренекле гаиләсенә шатлык иңгән. Бу гаиләдә ир бала дөньяга килгән. Әлеге улның тууы Ай тотылган мизгелгә туры килгән. Шунлыктан ата - ана да, кешеләр дә бу малайга зур өметләр баглаганнар.
Малай бик тиз үскән. Киң күңелле, кызыксынучан малай булып, кояш чыгышыннан алып батканынача җирдәге тормышны өйрәнгән. Малай унике яшендә барлык телләрне дә белгән. Үсемлек дөньясы белән тыгыз элемтәгә кергән. Атасының эшләрендә киңәшчесе, ярдәмчесе һәм горурлыгы булган.
Иртүк торып тауларга барып уйланып утырырга яраткан. Акылы белән ул дөнья төзелеше турында мәгълүмат җыйган.
Атасының кешенең көчсезлеге турындагы сүзләренә каршы килгән:
-Юк, әтием. Кеше бик акыллы. Ул акылы белән кешелеккә бик күп файда китерә ала. Ә менә хайваннар һәм җәнлекләр кешедән калыша, ләкин алар да аңлы. Тик акылларын кешедән аермалы буларак, файдалана гына алмыйлар. Кызганычка каршы , безнең гүзәл җиребездә яшәү өчен көрәшергә кирәк. Үлмәс өчен кешеләрнең күңелләренә сөенеч орлыклары салырга кирәк. Барлык кешеләрнең дә үлемсезлеге аларның яшәүләре түгел, иҗат итүләре. Иҗат - үлемсезлек чыганагы.
Усал кешеләрне җаннары тынычлык таба алмый. Усал җаннарга киңлектә дә тар , алар үзләренең көчсезлекләреннән елыйлар.
Малай караңгы бер төндә төш күрде. Төшендә ниндидер кешеләр аларның өйләрен яндырдылар, ә кешеләрне: ирләрне, хатыннарны, балаларны үтерделәр.
Салкын тир бәреп уянып киткәндә тулган Ай моңсуланып аңа карап тора иде. Якыннары барысы да татлы йокыда. Ул йөгереп диярлек урамга чыкты. Биткә бәреп салкын җил исә. Агачларда кошлар башкача, куркынган тавыш белән кычкырышалар. Күңелдә ниндидер тынгысызлык, тынычсызлык хөкем сөрә. Ерактан балалар елавы ишетелә. Үзенең өе янына “Нәрсә булыр бу?” диеп уйларга утырды ул. Бар кешеләр дә шулай тәмле төшләр күреп йоклап ятканда нишләп малай гына шулай йоклый алмый икән? Могҗизамы бу? Әллә башка нәрсәме? Атасын уятыргамы, юкмы, белмәде. Очраклы кергән төшеме, юкмы икәнлеген аңламады малай. Әгәр дә очраклы түгел икән - моңа әзерләнергә кирәк. Әзерләнеп каршы алганда авыр булмаячак.
Иртән малай әтисе янына килде һәм:
-Әткәй, бәлки безгә бөтен хатын - кызларны һәм балаларны Боб тауларына илтергәдер? Анда ял итәрләр, тау тормышын күрерләр, нигъмәтләрен ашарлар иде,- диде.
-Улым ир- атларга хатын- кыз һәм балалардан башка авыр булыр. Хатын- кыз һәм балалардан башка ирләр - Ходай каргаган кешеләр алар, - диде. Кешеләр бер- берсенә нык бәйләнеп үзләренә үк авырлык тудыралар, ирекләреннән мәхрүм итәләр.
Дөньяда ике көч бар. Бу дөньяда булган бар нәрсә дә әлеге көч тәэсирендә эшләнә.
-
Бу яхшылык һәм начарлыкмы, әтием?
-
Әйе, бу яхшылык һәм начарлык, үлем һәм туу, шатлык һәм кайгы. Алар бер - берсеннән башка яши алмыйлар, ә бертигез яшиләр.
Улы бу вакытта әтисенә күргән төше турындап сөйләмәкче булды, ләкин әтисенең курка диеп уйлавыннан шикләнде һәм алар тыныч кына аерылыштылар.
Әлеге төшне күреп җиде көн узгач, аларның ыруына җанварларча кыргый кешеләр һөҗүм иттеләр. Әлеге кеше төркемнәре башка ыруларга һөҗүм итеп, алардан таланган кием һәм ризык белән яшиләр иде. Ә хатын- кызларны коллыкка алалар, авыруларны һәм балаларны үтерәләр. Ир - атлар ыруны саклап калу өчен көчләрен кызганмыйлар. Кайберләре бу көрәштә җан тәслим кылылар. Ә тыныч тормыш халкы һөҗүмгә әзер булмаганлыктан, көчләр тигез түгел, аларны үтереп, талап, өйләренә ут төртеп китәләр.
Һөҗүмнең ахыры хәерле бетмәде. Бер ир – ат та калмыйча үтерелгән иде. Шул исәптән малайның әтисе дә. Янында нәрсәдер селкенә, бу исә канга баткан малае . Ул исән, ләкин дошман кылычы аның җилкәсен кисеп үткән. Хәл җыеп урыныннан торганда җилкәсеннән аккан канны күрде. “Ничек исән калдым? Димәк әле минем бу дөньяга кирәгем бар икән”,- диеп уйлады һәм ерак Боб таулары ягына атлады. Ярасына үлән яфраклары япты. Тау сулары эчте, аның белән ярасын юды, җиләк- җимешләр ашап , ял итеп бара торгач, ниһаять, барып җитте. Ул монда еш килгәнлектән кайда нинди мәгарәләр барлыгын белә, шуларның яшәү өчен иң уңайлысын сайлап алды. Урман нигъмәтләрен ашап, тау сулары эчеп яши башлады.
Вакыт узган саен җиргә сәяхәтче Акыл һәм Тереклек Фәрештәләре очып килеп тордылар. Шул вакыт эчендә Җирдә нәрсәләр үзгәрүен карыйлар иде алар. Менә шушы фәрештәләр тауларда ялгыз яшәүче малайны күреп таң калдылар. Әлеге малайны сынап карамакчы булдылар.
Малай палас агач төбендә уйланып ятканда аның каршында бер сәер ак болыт пәйда булды. Ул башка болытлардан аермалы буларак бераз гына алсу төстә иде. Әлеге болыттан малай курыкмады да, сәерсенмәде дә. Үзенең бөтен барлыгы белән ул әлеге могҗизаның үзе белән сөйләшәсе килүен аңлады.
Болыттан сәер тавыш килде:
-
Син кем? Һәм ни өчен берүзең?
Малай үзенең кем икәнлеген һәм ни өчен монда икәнен сөйләп бирде.
Болыт малайның тынычлыгына , якыннарын югалтып та үзендә яшәү өчен көч табуына сокланды.
-Ә нишләп син минем белән кызыксынасың?- диеп сорады малай.
- Мин Акыл һәм Тереклек фәрештәсе. Без сезне бу дөньяга күчердек. Мең ел саен килеп без сезне, яшәү рәвешегезне карап китәбез.
- Әгәр дә сез безне монда күчергәнсез икән, әйт әле, ни өчен кешеләр явыз?
- Чөнки кешеләр башта хис, аннары гына акыл белән эш итәләр. Әгәр дә алар киресенчә эш итсәләр, бар да яхшы булыр иде. Ләкин бу тиздән шулай булачак.Кешеләрнең кимчелекләре еллар узган саен азая бара. Гомер көзләренә алар үзләрендәге начар сыйфатларны юк итәләр.
- Кеше үлемсез була аламы? –дип сорады малай Фәрештәдән.
- Әйе, кеше үлемсез.
-Ә тән... Кешенең тәне?
-Кешенең тәне вакытлыча гына, ул төрле төсмер ала, ә җаны беркайчан да үлми , ул мәңге хәрәкәттә.
-Ә җанның акылы бармы?
-Әйе, аның акылы да, хисләре дә бар.
-Аның ихтыяр көче нидә?
-Үлемсезлегендә һәм акыл көчендә.
-Дөнья камиллеккә ирешә аламы?
-Юк.
-Ни өчен?
- Дөнья камиллегенең ике чиге: башы һәм ахыры бар. Ул камил булып башланган, ләкин камиллектә бетми. Чөнки Адәм һәм Һава Ходайның сүзен тыңламаганнар. Әгәр дә алар аны тыңлаган булсалар дөнья камил булган булыр иде. Аллаһе Тәгалә үзен тыңламаганнары өчен Адәм балаларын үз акыллары белән яшәргә калдырган. Ә алар үзләренә - үзләре хуҗа буларак нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар буласын һәрвакытта да аңлап бетермиләр, Чөнки әйткәнемчә, хисләре алдан йөри. Әйләнәләр, тулганалар, үзләре турында югары фикерләп йокымсырап, ялкауланып яшиләр. Дөнья төзелешенең чынбарлыгын, табигатьне, аңардан нәрсә таләп ителгәне аңлап бетерә, кимчелекләрдән арына алмыйлар. Ә бу исә кеше миенең тулысынча эшләмәве белән бәйле. Кеше мие бик аз күләмдә эшли. Аннан соң кешелекнең бар серләренә төшенеп бетәр өчен кешенең гомере дә озын түгел. Төшенә башладым дигәндә генә инде гомере ахырына килеп җиткән була.
Ә менә синең хәтерең һәм акылың дөнья кешеләренекеннән күпкә алын. Син тереклек дөньясын бөтенләй башкача аңлыйсың. Синең бу дөньяга килүең үзе бер могҗиза.
-Ни өчен? Мин дә бит шундый ук кеше.
-Юк, син кешеләрдән күпкә аерылып торасың. Чөнки син Бөек Акылның сайланган бәндәсе. Еллар үтәр, син дә бәлки ил гизүче фәрештәгә әйләнерсең. Ләкин моның өчен сиңа начар сыйфатлардан бөтенләй арынып бетәргә һәм белем тупларга кирәк. Ярый, миңа үземнекеләр янына китәргә кирәк. Синең янда булган арада мин сиңа күнектем. Хөрмәт һәм мәхәббәт белән карыймын сиңа. Син миннән сорый аласың, мин сиңа ничек ярдәм итә алам?
-Гәрчә үзем кеше булсам да, минем кешеләргә ышанычым какшады. Мин тынычлык яратам. Әгәр дә булдыра алсаң мине кошка әйләндер. Мин аларны ерак - ерактан, киң галәмнән генә күзәтер идем. Гөнаһсыз күзләремә карап бәлки бераз оялырлар иде. Әгәр дә кайчан да булса минем апа - сеңелләремдә оялу, мәрхәмәт хисләре уянса, кешеләр йөрәгендә олы мәхәббәт ихтыяр көченә, түземлелеккә, акылга әйләнә икән син шул чакта мине яңадан кошка әйләндересең.
- Ярый, кечкенә дустым. Син үзең теләгәнчә, зур, янып торган кешеләрнекенә охшаш ут күзле кошка әверелерсең, - дигән дә болыт тизлек белән һавада юкка чыккан.
Йолдызларга барып җитәрәк Фәрештә саңгырау көлү авазы ишетә. Кинәт кенә аңа әлеге җирдә кысан булып тоела. Әлеге көлү үзенең апа- сеңелләренән көлгән кечкенә малай көлүе икәне аңлашыла.
Шул мизгелдә бөдрә чәчле зәңгәр күзле малай кошка әйләнә. Кешеләргә дөреслек алиһәсе булып торучы ябалак барлыкка килә. Ябалак кешеләр арасында яшәп, үзенең тонык тавышы белән дөреслеккә өнди, яхшы якка үзгәрергә чакыра. Янар күзләре сәләтсез, ялкау булуыбыз өчен әрли. Ябалакның күзләренә карасаң - акыл, зирәклек белән бергә тормышка мәхәббәт күренә. Шул вакытта тәндә кысрык һәм тынчыктыргыч була.
Ыру - Ананың сүзләрен тыңлаган Рухи әйтте:
-Син сөйләгән сүзләрдән соң , мин үземнең бөтен көчемне дә ыру халкын саклауга сарыф итәчәкмен. Аларны мин еланнар хөҗүменнән коткарачакмын.
Рухи кошларны кечкенәдән ярата. Аларны камиллекнең үзенә тиңли. Телләрен аңлый. Кайсы кошның кайда яшәгәнлеген белә. Алар наратлыкларны яраталар. Шунда оя коралар. Нарат күркәләренең орлыклары белән тукланып кыяларда яшиләр. Кимерүчеләр һәм кайбер үләннәр белән тукланалар.
Иң зур ябалаклар 3-5 айлык адәм балаларын хәтерләтәләр. Йомшаклар, матурлар. Янып торган зур акыллы күзләр үзләренә тартып торалар. Сихри- серле тынычлыкны яраталар алар. Кайчакларда нәкъ кешеләргә охшатып йөткерәләр, әйтерсең лә көрсенәләр. Куркаклар түгел, хәтта кешеләрдән дә курыкмый, ә дошманнарын юк итә.
Иртән иртүк көтүче кызыбыз наратлыкка көтүе белән килде. Ул үзе белән кошларга, бигрәк тә ябалакка күчтәнәчләр: коры ярмалар, чикләвек һәм җиләкләр, зирәкләр ризыгы- йөзем алып килде. Алып килгән бөтен күчтәнәчләрен кошларга өләште.
Кошларның ничек итеп ашауларын кызыксынып карап торды. Алар бар да Рухины рәхмәтлиләр иде. Кошлар таралышкач та ул ябалак янына барды. Исәнләште. Ә тегесе аңа йөткереп җавап бирде. Бу аның:
-Мин сине игътибар белән тыңлыйм, сөйлә, - диюе иде.
Рухи кыскача гына аны нәрсә тынычсызландыруы, кешеләргә еланнар хөҗүм итүе турында сөйләде.
Ябалак аны тыңлап торгач та болай диде:
-Кешеләр үзләренең эшләре өчен әле моннан да көчлерәк җәзага бурычлы. Минем аларга булышырга теләгем юк, үземә сүз бирдем, - диде.
-Кешенең табигате яхшыга үзгәрәчәк, чөнки ул башка кешеләрнең хисләрен танып белергә өйрәнәчәк,- диде.
-Әгәр дә син Биела кометасы кебек кешеләрдән ваз кичсәң, үзең генә, үзең өчен генә яшәүдән туячаксың. Әлеге комета да миллионлаган еллар буена күктә очкан - очкан да, беркемгә дә кирәкмәгәнлеген аңлагач, йолдызлар яңгыры булып сибелгән.
Үзенең шушы бер мизгеллек шөгыле белән ул аларга шатлык китергән. Шуның белән бәхетле булган. Үзең өчен генә яшәү - мәгънәсез һәм ялыктыргыч нәрсә. Кешеләргә файдалы булырга тырыш, бу үзең өчен дә яхшы, - дигән Биела. Ул үзенең юкка чыгуы белән кешеләргә шатлык китерүенә белән ул бәхетле булган. Шатлык һәм ышаныч, җиһанга мәхәббәт көчен чагылдырган.
Төнлә чиксез галәмдәге йолдызларны күзәткәндә үзеңнең әлеге галәмдә ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың. Көндә генә түгел, төндә дә бар галәм, бөтен дөнья, Җир йөзе яши. Һәр нәрсә хәрәкәттә. Бөтен нәрсә җанлы.
Әллә соң синең гомереңдә үзеңә ефәк агачы сыман ефәк җепләрдән гүр киеме тегәсең киләме? Әллә үзеңнең апа һәм сеңелләреңә кайгы килгәнен көтеп ятасың киләме?
Юк, туган, тормышта бер нәрсә дә үзеннән үзе генә барлыкка килми, яхшы якка да, начар якка да. Барысын да кеше үзе барлыкка китерә. Бернәрсә дә юктан гына түгел.
-Әйе, минем кечкенә дустым! Син үзеңнең яшең өчен артык акыллы. Мин сиңа булышырга әзер. Соравың өчен түгел, сиңа хөрмәт йөзеннән эшлим мин моны, гүзәл йолдызым!
-Ни өчен син мине Йолдыз диеп атыйсың?
-Чөнки син Йолдыз кебек. Бөтен нәрсәне күрәсең һәм беләсең. Ярый, бар, көтүеңне көт. Ә минем җавабымны алырга биш көн һәм биш төннән килерсең.
-Ә ни өчен биш көн һәм биш төн?
-Йолдызым. Миңа үземнең дустым тау кошы белән киңәшләшергә кирәк. Ул су белән күк арасында яши. Менә шушы арада Бөек Акылның көче яши.
-Ә син тау кошы белән танышмы? Сөйлә әле миңа аның турында. Кайдан белә ул дөнья серләрен. Ничек инде ул бездән күбрәк белә?
-Хәзер синдә акыл көче түгел, хатын- кызда була торган хисләр уянды. Дөньяда бит хатын- кыз белмәгән , күрмәгән нәрсәләр дә бик күп.
-Син мине битәрлисеңме?
-Һич юк. Хатын- кыздагы бирешмәүчәнлек аны гүзәл итә дә инде. Акыл серлелегегез сезне биеккә күтәрә. Ә күк кошына килгәндә - ул иң зур оча торган кош. Ул гомерен диңгез һәм океаннар өстендә очып үткәрә. Күктән очканда ул үзенең табышына ташлана. Һәм ул дөньядагы иң зирәк су хайваны - Дельфин белән дә дус. Дельфин – белгәнеңчә, бик акыллы хайван. Ул бу дөньяның барлык серләрен дә белә.
-Ә кайдан белә ул аны?
-Су - зирәклек китабы. Ул төрле уйлар, серләр белән тулы. Шушы суларда дөньяның барлык серләре язылган. Әлеге язуларны Бөек акыл, Фәрештәләр, дельфиннар гына укый ала.
Ике дус тавыш - тынсыз гына аерылыштылар. Һәрберсе үз дөньясына кереп бикләнде. Шушы үз дөньяларында биш көн һәм биш төн үтте.
Дуслар янәдән күрештеләр.
-Исәнме, зирәк ябалак!
-Исәнме, Йолдызым.
-Син дельфинны күрдеңме?
-Әйе, күрдем. Сине борчыган нәрсәне сорадым. Сиңа һәм кешеләргә карлыгач ярдәм итәчәк,- диде. Мин кошларны җыйдым, алар белән дә сөйләштем, алар да моның белән килештеләр. Ләкин карлыгачның кешеләргә бер шарты бар. Ул аларга булышачак, әгәр дә кешеләр карлыгачларга үз яннарында, өй кыекларында оя корырга,бала чыгарырга рөхсәт итсәләр.
-Ә кешеләр турында нәрсә әйтте соң? Тормышлары үзгәрәчәкме? Табигать белән килешеп яши алырлармы?
-Кешелек әле моңа әзер түгел. Әкияттән чынбарлыкка күчү чоры бик озак. Күп еллар узганнан соң кешеләр бөтенләй башкача яши башлаячаклар. Табигать бүләкләре белән генә тукланачаклар. Кешеләр кыска гына гомерләрендә ашказаннарын шул тиклем боздылар, ул куе су чиләгенә әйләнде. Анда миллионлаган кечкенә тере җисемнәр яши. Алар кешеләрне үз теләкләренең колларына әйләндерәләр. Алар хәтта геннар мәгълүматын туплаучы молекулларны да юк итәргә сәләтле. Кеше - Бөек Акыл барлыкка китергән иҗат җимеше. Үзенең кимчелекләреннән аерылып җирдә генә түгел - Галәмдә дә үлемсез, акыллы җан иясе булып яшәячәк.
Рухи бу сөйләшүне Ыру - Анага җиткерде. Ә Ыру - Ана үз чиратында кешеләргә. Кешеләр карлыгачның шартына риза булдылар.
Карлыгач эшен башлады. Иң беренче булып ул Боб таулары башында яшәүче Еланнар патшасына очып килде һәм сүз башлады:
-Син, Еланнар патшасы, тумыштан ук зирәксең! Үрмәләүчеләр арасында иң - иң акыллысы син! Ничек инде син үзеңә тиңнәргә пычрак хайван итләре белән тукланырга рөхсәт итәсең? Син – патшабикә! Син еланнар нәселендә илаһи ризык - иң тәмле ризыкларны гына ашарга тиеш.
-Ә нинди ризык соң ул? Мин андыйны белмим.
-Синең ярдәмчеләрең бар. Берәресен шушы илаһи ризыкны эзләргә җибәр. Сине шуннан соң бөтен дөнья хөрмәт итәчәк.
Еланнар патшасы моңа риза булды. Карлыгач өскә күтәрелеп карап тора башлады, кайсы елан китәр икән эзләргә?
Менә берсе юлга чыкты. Юлында нинди җан иясе очраса, шуны чагып, канын татып барды. Бар урман, тауларны, Җир йөзен әйләнеп кайтыр юлга чыкты ул. Барысын да күзәтеп йөргән Карлыгач аның каршына очып килде:
-Нинди ит иң тәмлесе? - дип сорады.
-Кеше ите, - дип җавап бирде елан.
-Мин ышанмыйм, - диде Карлыгач.
-Мин алдамыйм, дөресен сөйлим, - диде Елан.
-Мине ышандырасың килсә, телеңне күрсәт. Анда күренергә тиеш,- диде Карлыгач.
Елан күрсәтергә диеп телен чыгарды. Карлыгач аның телен тешләп өзеп алды. Елан сөйләшә алмый торганга әйләнде. Ул авыртуга түзә алмыйча очып китәм дигәндә Карлыгачның койрыгының уртасын тешләп өзеп алды.
Менә телсез Елан бик күп җирләр гизеп Патшасы янына кайтып җитте. Патшасы:
-Йә, әйт инде, нәрсә ите барысыныкыннан да тәмлерәк?- диде. Елан алай да итте, болай да итте. Ләкин бер сүз дә әйтә алмады, чөнки теленең очы юк икән. Шуны гына көтеп торган Карлыгач ярдәмгә килде:
-Хөрмәтле Еланнар Патшасы! Сезнең ярдәмчегез шулкадәр яратып бака ите ашады. Тәмлелегеннән хәтта телен дә йотты. Аның әле хәзер дә Сезгә “Иң тәмлесе- бака ите диеп әйтәсе килә, ләкин әйтә генә алмый”,- диде.
Шушы көннән Еланнар Патшасы карар чыгарды:
-Кешеләргә һәм хайваннарга тимәгез. Иң тәмлесе - бака һәм тычкан итләре! Шуларны гына ашагыз, - диде.
Шул вакыйгадан соң җир астыннан кешеләргә һөҗүм итүче еланнар юкка чыктылар. Алар кеше яшәми торган карурманнарга, иген кырларына бака һәм тычканнар ауларга киттеләр.
Рухи белән Фатиха да кешеләргә ярдәм итә алуларына сөенделәр. Алар кешелекне еланнар хөҗүменнән коткарып тынычлык алып килделәр.
Шушы көннән башлап Җиргә иминлек килде. Таң атты, Кояш батты.
Достарыңызбен бөлісу: |