-Укы әле безгә шигырьләреңне,- диде. Башкалар да аны эләктереп алдылар.
-Укы, укы, - диештеләр.
Айгөл кыюсыз гына:
-Минем бит алар туган татар телемдә. Сезгә ошармы соң? Аңларсызмы?
-Монда татар телен белмәүче сирәк. Аңларбыз, укы - диде хуҗабикә.
Айгөл дәфтәрсез – нисез генә күңелдән салмак тавыш белән шигырьләр укырга кереште. Аеруча дусларының күңелендә ялгыз тургай турындагысы калды. Кешеләр аркасында ялгыз калган тургай иртәләрен җан дустын сагынып бакчаларда сайрый иде. Шул турыдагы шигырьне көйгә салып укыды ул. Бу кайгылы әсәрне тыңлап торган дусларының күзләренә яшьләр килде.
-Күңелебез белән без барыбыз да ялгызлар - диде Айгөл, моңсуланган дусларын юатырга тырышып. - Карагыз, дусларым, без ничек күбәү. Бу бәхет түгелме соң?
Катерина да аңа кушылды:
-Дусларым, мин хәзер баянда уйнаячакмын. Сез кушылып җырларсызмы? Хәбибә думбырасын ала килде. Бәлки ул да кушылыр? Әйдәгез уйныйбыз да җырлыйбыз. Безне кайгы җиңеп китмәсен! Йөрәкләребезне капламасын!
Бүлмә буйлап әкрен генә баян көе һәм аңа кушылган думбыра көе кушылды. Бәйрәм иң югары ноктасына җитте. Барлык җыелган хатын - кызларга да ошады.
Әскәр.
Ялгыз буйдак , утыздан узган ир - егет әнисе белән генә яши иде. Әнисе аны әтисез тапты һәм үстерде. Үзем өчен табам, диеп тапты. Улына әтисе кирәклеге турында уйлап та карамады. Гомере буена җирле гәзиттә хата төзәтүче булып эшләде ул. Баласы тууга риза – канәгать һәм бәхетле иде . Ике якын дус кебек бөтен кайгы – шатлыкларын да бүлештеләр алар. Унбиш яше тулганчы бертуктаусыз яшәү мәгънәләренә төшендереп, өйрәтеп торган улын унбише тулгач инде башка өйрәтмәде. Үз иркенә куйды. Улы исә үзе теләгәнчә яши торгач өйләнергә икәнен дә онытты. Әнисе аптырап исенә төшерергә булды. Назлы гына елмаеп улына:
-Улым, инде бит сиңа утыз. Иптәшләрең инде күптән гаилә кордылар. Башлы күзле булып яшиләр, балалар үстерәләр. Син бу турыда бер дә уйламыйсыңмыни соң?
-Уйлыйм, әни. Синең булачак андый киленең. Киленең генә түгел, кызың да. Син аны, ул сине хөрмәт итәчәксез һәм яратачаксыз. Әле вакыты җитмәгән.
Шул урында өйләнү турында сөйләнү тәмам була торган иде. Һәм тагын да күп кенә вакытлар үтә иде. Инде улының өйләнүен һәм оныкларын беркайчан да күрмәм дип уйлаган әби тагын моңсу күзләрен җиргә төби иде.
Мәктәпне бетергәч тә ул кичен йөреп эретеп ябыштыручылар курсларын тәмамлады. Ә җәйләрен төзүчеләр бригадасы белән эшләде. Бу алган һөнәрләре аңа кая барса да эшсез калмаска мөмкинлек бирделәр. Ул үзенә эшләргә дип карар кылды. Кемгәдер эшләүне түбәнчелеккә санап, берүзенә генә эшләргә дигән карарга килде. Бер эш тә булмаганда ул кулына фотоаппаратын тотып авыллар буйлап китә. Анда җирле халыкны сурәткә төшереп акча эшли. Бу акчаларына ул әнисенә һәм үзенә нәрсә кирәк диеп санаса, шуларны ала. Бигрәк тә китаплар алырга ярата. Китапларның фәнгә кагылышлыларын ала. Менә шул китаплар аны Азат белән якынайттылар да инде. Кешеләр белән якыннан аралашырга яратмаса да, Азат белән тиз аралашып китте. Кешеләр начар ягын күрмәгән егет изге түгел иде. Ачык булмаган тормыш белән үз дөньясына чумып яшәде. Юк, ул изге түгел иде. Изге җаннар белән дә тукланмады. Кайбер чакларда шәраблар эчәргә яратты. Ръано һәм Хәбибәнең яшерен сөяркәләре булып яшәде. Алар аны икесе дә сөюләре белән иркәләделәр. Башка хатын - кызга җибәрмәс өчен тырыштылар. Әскәрне хатын - кыз табигате шаккаттырды. Алар бер - берсенең бер үк мәхәббәт солтанын сөюләрен белсәләр дә, бу турыда бер - беренә сиздермиләр иде. Бер - берсенең генә түгел, үзләре алдында да хәйләкәрләнделәр алар. Хатын - кыз табигатен кем белеп бетергән?
Ничектер шулай өч ахирәт: Ръано, Хәбибә һәм Катрин яхшы шәраб кәсәләре артында бер - берсенә күңелләрен ачтылар. Ир - атлар турында сөйләшеп киттеләр. Ръано:
-Менә син, акыллы, яшь һәм гүзәл Катрин , әйт әле шуны! Нинди тылсым көче белән яшь һәм кызыклы сөяркәне башкаларга бирмичә, үз яныңда калдырып була?
Хәбибә бу сүзләрнең кем турында барганлыгын аңлады, тәне буйлап бер өшеткеч , бер пешергеч дулкыннар йөгерештеләр. Ләкин ул үзен - үзе сатмас өчен кулындагы узум тәлгәшенең җимешләрен тиз - тиз чүпләргә кереште. Ръано, карашы белән һәм кашларын уйнатып Хәбибәгә күрсәтте. Катрин якты елмаю аша:
-Бер генә юлы бар. Аңа тагын бер сөяркә табарга кирәк,- диде.
Хәбибә бу көтелмәгән сүзләрне ишетүеннән эчә торган суына йотыкты. Дусты аның аркасыннан кагып:
-Дустым, син моның белән килешәсеңме?- диде.
Күзләрендәге яшьләре аша:
-Белмим,- диде Хәбибә.
-Ярый, иртәгә үк сөяркә эзләргә чыгам,- диде .
Дулкынлануын көчкә яшергән Хәбибә:
-Аннары үзең үк үкенмәссеңме?- диде.
-Юк. Андый саран булырга ярамый. Ирләр белән бүлешергә кирәк,- диде.
-Әгәр дә ул синнән китсә?
-Син, дустым, ирләрне белмисең икән. Алар беркайчан да үзенә яхшылык эшләгән хатын - кызны сатмыйлар һәм яхшылыкны онытмыйлар. Тормыш кыска һәм күңелсез булыр иде гел бер үк казанда кайнасаң. Ръано беркайчан да ирләрнең үзеннән туйганнарын көтеп тормый. Ул аны күңеле белән сизеп, тоеп, тиз арада араларны өзәргә тырыша. Әскәрдә ул үзенең бертуганын күргәндәй булды.
Ә Хәбибә бу утта күптәннән, ире белән икесе арасында ялкын эчендә янды. Ирен дә югалтасы килмәде. Аның белән аны балалары, иренең тугрылыгы бәйләде. Ул аны кызганды. Ә Әскәрне ул дәртле сөю белән сөйде. Әскәргә булган дәрт, балаларының атасы булуына карамастан, ире белән икесе арасында беркайчан да булмады. Ни өчендер иреннән оялгандай оялмады да ул анардан. Өч ел очрашып йөрегәннән соң бу дәртле ялкын аның күзләренә күчте. Ә Әскәрдә бу дәрт сүнә барып моңсулыкка әйләнеп калды. Бу Хәбибәне сагайтты: “Әллә соң ул аны яратмый башладымы?” Нәрсәдер аңа Әскәрнең аны ире белән бүлешергә теләмәвен әйтә иде. Ә бүген дус кызлары белән утырган кичәдә ул аңлады: чыннан да алар Әскәр белән ерагайганнан-ерагая баралар. Ул хаклы. Тылсымчыдай Катрин моны раслады. Аларга бераз вакыт аерым яшәргә кирәк. Әгәр? Аның тәне буйлап салкын көч узгандай булды. Ходаем, мин бит яратам аны, һәм аны югалтасым да килми. Көнләшүме? Саранлыкмы? Гел бер түгелмен соң? Ул яшьләре аша елмайды.
Төне буе елап чыкты ул. Ярый әле ире һәм балалары аннан аерым йоклыйлар. Әле Ръаноның сүзләре аның колак төбендә җил булып шауладылар:
-Әллә дусны вакытлыча сиңа биреп торасы инде?
-Югалтудан курку да юкмы?
-Юк.
-Минем бит ирем бар.
-Ир? Ирме? Нинди гөнаһ турында сөйлисең, дустым? Ир бит ул әтиең дә, улың да, якын туганың да түгел. Ул бит тормыш кичкәндә иңгә - иң атлап барырга , бер - береңне хөрмәт итү өчен бирелгән. Ялгыз яшәргә күңелсез булмастан гына.
Хәбибә:
-Нәрсә сөйлисең син?
-Нәрсә сөйләгәнемне үзем беләм. Менә син ирләребез дә без уйлаганны уйламый диеп ышанып әйтә аласыңмы? Тыныгызны да чыгармагыз!
Шуларны уйлап елый - елый тынычланып таң алдыннан гына йоклап китте ул.
Хәбибә! Кем әйтер икән сөю һәм ышанычның шайтани яки фәрештәи хисләр икәнлеген? Беркем дә төгәл генә җавап бирә алмастыр моңа!
Катрин Әскәрне бик яхшы белеп бетермәсә дә тыйнаклыгын һәм театр сәнгатенә гашыйк икәнлеген белә иде. Сәнгать кешеләре үзләренә бирелгән вакытны беләләр һәм кадерлиләр. Ул чыннан да Ходайдан иңдерелгән сәләтле актриса. Ул драматик кына түгел, комик рольләргә дә тиз кереп китә, илһамланып төрле рольләрдә уйный. Гичак белән баянда уйнаганда аңа тиңнәр юктыр сыман. Аңа дөньяның күп кенә илләре һәм шәһәрләрендә булырга туры килде. Дус кызы белән теге сөйләшүдән соң Әскәрне юри генә очраткан булып ул концертына чакырды. Концерт беткәч тә зур чәчәкләр бәйләме күтәреп Әскәр сәхәнәгә менде. Бу чәчәкләрдән торган бүләктән Катрин нишләргә белмәде. Сөенече эченә сыймады. Ул аристрократларча киенгән һәм үзен бик күркәм тота иде. Аның оялчанрак кына елмаюы Катринны аңлатып булмастай рәхәтлеккә чумырды. Күз карашын аска төшереп озын керфекләре арасыннан күз сирпеп бер карады да, ай нурлары чәчелгәндәй булды. Бу карашуда аларның күзләре һәм тәннәре якынайгандай тоелды.
Концерттан соң алар ресторанга юл тоттылар. Катрин үзе белән Әскәрне дә алды. Син ризамы анда, юкмы диеп сорап та җәфаланмады. “Йолдызлар балкышы” драмасының сәхнәгә беренче куелган киче иде бу. Ресторанда алар бер - берсенә каршы утырдылар. Бер - берсеннән күзләрен дә ала алмадылар. Әкрен генә әңгәмә кордылар. Шампан шәрабын эчмичә генә йотып утырдылар. Аларга икәү җиңел һәм рәхәт иде. Кайбер актрисалар аны биергә чакырсалар да ул кырыс караш белән аларга каршы килде. Артист халкының күзләре генә түгел, битендәге, тәнендәге һәр мускул хәрәкәте күңел хәләтен, уйларын аңлата. Алар аның белән камил хәрәкәт итәләр.
Әскәрнең Катрин белән биисе килә иде. Ул торып аны биергә чакыды. Башта гафу үтенде. Ә биергә чакырганчы ул көйчеләр янына килеп, аларга акча төртеп, “Айлы сөю” көен уйнауларын сорады. Зур кулларын Катринның кечкенә кулларына сузып җылы кечкенә кулларын кулына алды һәм биергә чакырды. Катринның гәүдәсе аның зур кочагына кереп китеп юк булды, эреде. Зал буйлап матур көй яңгырады. Алар бер - берсенең тәннәрен тоймыйча матур көйләр астында әйләнделәр. Ул аны өенә кадәр озатып куярга булды. Аерылышу минутлары җитүен теләмәгән Катрин аны үзенәрәк китереп иреннәренә үрелде. Ул аның сылу, зифа тәнен үзенәрәк китерде. Бу төннең татлы мизгелләреннән Катрин йөрәге янында Әскәрнең туачак кызын үзе белән алып китте.
Португалиядә үзенең кызы туганын белмәде Әскәр. Ләкин моны күңеле белән сизде ул. Йоклап китә алмый тилмерде. Ниндидер аңлашылмас курку хисе аңа тынгылык бирмәде. Иртән беразга гына йоклап киткәчтен дә төшенә ниндидер бала елаганы ишетелде. Әле елады ул, әле көлде. Шулвакыт ниндидер көйләр ишетелде. Үзенә кемдер кычкыргандай тоелды. Бу кычкыруга каршы ул:
-Ә?!- диде һәм уянып китте.
Бу тавышны йокый алмый яткан әнисе дә ишетте һәм улы янына кереп:
-Ни булды? Куркыныч төш күрдеңме әллә?- диде.
-Бар да яхшы әни! Бар син йокла, миңа карама!
Әниеңне алдыйсыңмы соң? Ул моны сизде. Ана баласы белән гомер - гомергә бәйләнгән. Көндездән үк сизеп торды ул нәрсә булганын. Әле анда, әле монда килеп бәрелде. Радионы , телевизорны кабызды. Аларда да кызык тапмады. Кулына китап алды. Китабын куйды һәм күзен бер ноктага төбәп утырып торуында булды. Ашарга , эчәргә дә күңеле бармады. Әнисе Ходайдан аның күңеленә тынычлык сорады. Әскәр башка бик күп дуслары кебек экстраcенсларга, күрәзәчеләргә ышанмый, әгәр дә инде берәр нәрсә туры килсә, бу шулай килеп чыкканга гына саный иде. Ләкин һәрвакытта да ул дөнья төзелеше серләре белән кызыксынды. Галәмдә Бөек Акыл булуына ул ышана иде. Нинди көч безнең белән идарә итә дә, хәтер һәм хис арасында нинди элемтә бар? Шушылар турында ул һәрвакыт уйга кала. Бар нәрсә белән кызыксынса да, ул физик та, химик та, биолог та булып китә алмады.
Әнисе гаилә корырга ашыкмаган улының Ръано белән дуслыгы турында тирәнтен үк белмәсә дә, сизенә иде. Шуңа да аптырагач , улына әйтмичә генә ул аңа шалтыратты. Килеп китә алмассыңмы икән? – диде. Ръаноның аның улын энесе урынына күреп яратканын белә һәм ышана иде ул. Ръано озак көттермәде. Озак та үтмәстән аның янына килеп җитте. Ананың борчылуларын, улы турындагы уйларын игътибар белән тыңлап торды. Барысын да җиңел генә янга борып , ананы тынычландырып кайтып та китте. Бераз гына тынычлангандай булса да, әнисе һаман авыр сулады. Ә Ръано исә аның ни өчен кайгырганын , моңсулаганын аңлады. Катринны сагына иде ул. Ул аларны бергә күрде. Ничек итеп бер - берсенә карап торудан ук аңлады аларның гыйшык хәлләрен. Ә Катрин килешү буенча Аурупага китеп баргач та акылдан шашакан шәүләгә әйләнде ул. Әйе, ир - ат халкы хатын - кыздан башка озак яши алмый. Алар бик тиз югалалар.Тик хатын - кыз гына, анамы ул, гомер юлдашымы, апамы, сеңелме, алар гына гомерләрен озайталар ир - атларның .
Коткарырга кирәк энекәшне. Хатын - кыз, бары тик хатын - кыз гына коткара ала егетебезне! - дип уйлады Ръано. Берәресе белән таныштырырга кирәк. Төшеп калганнардан булмасын. Яшь кызлар… Юк,юк. Булуы мөмкин түгел. Яшь кызлар үзләре үк тормышны аңлап бетермиләр
Таяныч булу түгел, үзләре үк таяныр кеше эзлиләр. Монда тормышны аңлый, ар – атны санлый торган урта яшьләрдәге дәртле хатын - кыз кирәк. Ирләргә күңелләрен, җаннарын ачып, аларның эшләрендә катнашып биргәннән дә күбрәк ала торган кеше кирәк монда. Менә бу ичмаса, өлгергәнлекнең чын мәгънәсе! Кем белән кавыштырырга соң аны?
Шул вакыт күз алдына елмаеп Гөлсия килеп басты.
Бу уеннан үзенең үк оятыннан бите утта яна башлады.
-Кичер мине, Ходаем. Мин синең эшеңне үземә алырга җыенам бугай, - диде ул кулларын өскә сузып башын күтәреп үзе дә шунда карап. Әстәгыфирулла! Булмаганны! Намуслы хатынны нишләтергә җыенам мин,- диеп як – ягына төкеренде ул. Ярый әле янында беркем дә юк иде.
Хатын - кызларга Ходай үзе үк кеше тормышын үзгәртергә ризалык биргәндер. Менә бер көнне ул Гөлсияне кунакка чакырды. Алар бер - берсе белән сөйләшеп, көлешеп, күңелле генә утырмакчылар иде. Шул вакыт ишек шакыдылар. Әдәпле генә исәнләшеп, ыспай матур килешле киемнәрдән, елмаеп ишектән Әскәр килеп керде.
-Менә, өлгергәнлек көне килеп җитте, - диде Ръано.
Аның ни турында сөйләгәнен икәвенең берсе дә аңламаса да, кайтарып сорамадылар. Үзләрен аңсызга санамасыннар дип уйладылар.
Ашап - эчеп алгач та алар бер - берсенә караштылар. Инде ияләнеп киләләр, эчкән шәраб булышлыгы белән бер - берсеннән читенсенмиләр дә, күптәнге танышлар кебек хис итә башлаганнар иде. Шулвакыт Гөлсия сорарга батырчылык итте:
-Нинди өлгергәнлек көне ул тагын? – диде.
-Үткән атнада... Зоопркка барган идем, - дип башлап китте Ръано, күңеленә килгән беренче уйны сөйләп китеп. - Маймыллар читлеге янына килдем. Килдем дә карап торам боларга. Шул вакыт минем күңелемә бер уй килде. Өлгергәнлек. Мин өлгереп җиттем диеп уйладым. Бу уйдан миңа шулкадәр кызык булды ки...- диеп сөйләп бетерә дә алмады. Әскәр белән Гөлсия эчләре катып көләләр иде инде. Алар бу көлүдән озак туктый алмадылар. Күзләре томанланды, яшьләнде. Бу көлүне ишетеп , чыдый алмыйча үз бүлмәсеннән карт әтиләре чыкты. Ул да килеп басты. Аңа да сөйләделәр. Ул да аларга кушылды.
Гөлсия бераз тынычланып:
-Өлгерер өчен безгә дә маймыл читлеге янына барыргамы инде?- диде.
-Шулай булып чыга.
Тагын көлештеләр. Ръано кинәт кенә торып басты, башын өскә күтәреп, гәүдәсен турайтып , яшь тал кебек сыгылмаландырып , күзләрен уйнатып җырлап торган көйгә кушылып шәрык биюе бии башлады.
Бармаклары белән өстәл янына утырып калган икәүне дә биергә чакырды. Өчесе дә көйгә кушылып бии башладылар. Әскәр егетләрчә, күкрәген күркәдәй бүсәртеп, ике кулын ике якка сузып , хатын - кызларга чәбәкләп биеде. Ул үзенең тылсымлы ятьмәләргә эләгеп баруын сизә һәм аңлый иде. Ул илаһи уйсыз фикерсез халәттә алар белән гүя оча иде. Хуҗабикә фужерларны гәрәбәдәй шәраб белән тутырып торды. Гөлсиянең кулы белән Әскәргә озата торды . Үзләре дә эчтеләр. Фужерны сузганда аның йомшак куллары Әскәрнекенә тиеп - тиеп киттеләр. Бу Әскәрне чыгырыннан чыгарды. Бу илаһи нечкә бармаклардан аңа электр тогыдай дулкыннар үтеп кереп тәне буенча аяк очларына чаклы үтеп керделәр. Ул аны үзенең үткен карашы белән кисеп үтте. Бу мизгелдә йөрәкләр бер - берсенә үтеп керделәр.
Кышкы озын салкын кичләр артта калдылар. Җир әкренләп кенә йокысыннан уянды. Бар дөнья тереклек суы белән яшәрде. Агачларның кара кайрылары ачык төскә керделәр, алландылар. Көндезләрен бер ише кошлар сайраса, кичләрен исә икенче төрлеләре сайрады. Елгалардагы карлар шаулап - гөрләп, дулкынланып, куерып үзе белән кыш буена торган бозларны әйләндереп - әйләндереп алып киттеләр. Нәүрүз җитте. Шәрык календаре буенча Яңа ел, көн белән төннең тигезләшеп яңа көн туу бәйрәме иде бу. Авыл халкы бакчаларында кайнашты. Урамнар яшәрде, ямьләнде.
Азат иртә язда үзенең геологлар төркеме белән нефть һәм газ эзләргә чыгып китте. Гөлсия кызын үстереп, базарда яшелчә һәм таудан җыелган дару үләннәре белән сату итә калды. Ә Әскәр исә кышларын үзенең өендә сораулар буенча җиһазлар сата иде. Ръано кыш беткәндә генә үзенең дуслары Катрин һәм Айгөл янына кунакка барып кайтты. Катринның кызының фотосурәтен алып кайтты ул аннан. Бу сурәттә коеп куйган Әскәр карап тора иде. Хәбибә Ташкентка яшәргә күчте. Алар дусты белән аерылышмадылар. Һәрвакытта да бер - берсенә элемтәдә булып, акчалата булышып тордылар. Гөлсия, Ръано һәм Әскәр еш кына өчәү җыелып бәйрәм итәргә, тормыш мәшәкатьләреннән арынырга өйрәнеп киттеләр. Әскәр белән Гөлсия очрашу өчен сәбәп кенә эзләп тордылар. Гөлсия Азатны бик яратса да, аның гел янында булмавыннан Әскәрне эзли башлый иде. Әскәр Гөлсияне чын күңелдән яратса да, рәхәтләнеп күңел ачса да, якынлыкка батырчылык итми, аны күз карашы белән дә рәнҗетергә курка. Ул нинди бар, шундый булуы белән , бу дөньяда барлыгы белән дә бәхетле иде Әскәр. Ул Гөлсиядән үзенең хисләрен, күзләрен яшерергә тырыша, дулкынланудан бераз гына калтыранган тавышын тынычландыра алмыйча тилмерә. Авыр сулышы аны беренче тапкыр гашыйк булган егет кебек юк итә. Дулкынлануларын яшерә алмый ул аны кайда да булса очратканда. Йөзе алсуланып кызара, йөрәкләре шашынып тибә башлый, аяк һәм кулларыннан тормыш көче юкка чыга, теле теләсә нәрсә сөйли башлый, фикерләү сәләте юкка чыга. Бар барлыгы белән ул:
-Мин сине яратам. Синнән башка яшәү юк миңа. Сөйгәнем кочагында мин тәмуг утларында янарга да әзер,- диеп кычкырасы килә.
Базарда сатып басып торганда Гөлсия кайчакларда үзендә кемнеңдер карашын тоя. Караш килгән яктан эзләп ул Әскәрне таба. Карашлары очраша. Әскәр аны күрми тора алмас булды. Бар эшен ташлап базарга килә дә ерактан карап тора да, тынычланып, кайтып китә.
Кичен Гөлсия кызын йоклатты. Үзенә юыныр өчен су әзерләде. Анда төрле үлән төнәтмәләре салды. Үзенең бар җаны - тәне белән ул Әскәрне эзләде. Җылы суга кереп утыргач та бу уйлар аны калдырмадылар. Ул куллары белән үз - үзен иркәләде, назлады. Ә үзенең хәзергесе минутта Әскәрне күрәсе килде. Ләкин. Юк... Әскәргә аның дөньяда барлыгы да бик җиткән иде. Артыгырагына ул өметләнми дә . Аның ир хатыны икәнлеген белә ич ул. Хисләренә дә кагылырга җыенмый.
Төн бүген искиткеч иде.Таулар ягына коры һавалы җылы җил исә. Һава балкузак һәм сирень чәчәкләре исенә коенган. Кояш таулар артына кереп бара. Ләкин аның ал нурлары әле шәфәкъне яктырталар. Җир тереклек кебек үк җылылык белән сулый. Нинди бәхет бит үз - үзеңне яшь һәм көчле итеп тою. Әгәр дә инде сөю утларында да янсаң... Тормыш яшәү, ярату, иҗат итү өчен яратылган да бит инде.
Хыяллары тормышка ашкач, дәртләре басылгач алар тагын да тынычландылар. Бәхетләренең иге - чиге дә булмады. Һәр төннең сөюе үткәненә охшамаган иде. Тере адәм баласы акылы белән илаһи сөю хисләренең рәхәтлеген озын юллар аша моңа килми торып белә алмый. Гөлсия моның ни беләсен тәмамланасын белсә дә, гаиләсен югалтырга мөмкин икәнлеген аңласа да, күңеле белән Әскәрдән аерыла алмады. Кемнәрнеңдер каршысында ихтирамын югалу да аны бу юлдан аерып алалмады. Бу аның акыл һәм тән чакыруы иде. Азат командировкадан өйгә кайтып торганда аңа өйдә кысан, суларга һава җитми. Аның арыган карашыннан ул кача, сөйләшәсе килми, аннан читкәрәк китәргә тырыша иде. Гөлсия үзен күпме генә тыныч тотарга тырышмасын, ул тиз кабынып китә, уйлары тарала, Югалып кала, кызына, яраткан песиенә дә кычкыра башлый. Кичләрен Азат янына ятудан да авырырак нәрсә булмагандыр да әле аның гомерендә . Ул теләр теләмәс кенә килеп ята. Тиешле эшен башкаргандай гына башкара торганга әйләнде. Ә уенда Әскәр. Ул аны сагына. Биш ел гомер иткән сөеклесендәге үзгәрешләрне күрми кала алмады Азат. Нәрсәнеңдер үзгәрүен аңлады. Гаиләсе таркалу каршында торганлыгын төшенде, аны саклап калу өчен нидер кирәклеген аңлады. Бәлки ерак юлга китмәскәдер, хатыны һәм кызы янында калыргадыр. Бәлки әле эш узмагандыр, берәр нәрсәне җайлап булыр.
Төрле уйлардагы озак кына биш көн үтеп китте. Азатны юл чакыра иде. Ул инде берни дә эшли алмый. Аңа китәргә кирәк. Уйлары инде юлда. Юл аңа ышаныч, тынычлык бирә. Уйларын тәртипкә китерергә булыша. Юллары аны бу юлы билгесезлеккә чакырдылар. Кеченәдән үк ул кешене үләргә тиеш түгел, икенче дөньяга күчкәчтен дә башка тормышны дәвам итәргә тиеш дип исәпли иде. Үлем аны куркыта һәм уйландыра. Сәяхәттә генә ул үзен үлемсез итеп хис итә.
Еллар узган саен, физика һәм астрономияне күбрәк өйрәнеп, ул аларны үзенең хисләре аша уздырды. Җирне төзелешен аңлый башлады. Ачык акыллы һәм көчле шәхескә әйләнде. Үлем аны инде куркытмый иде. Сөю белән тормыштан мәгънә эзләп яшәвен дәвам итте. Ул гүзәл дөньяның матурлыгына сокланып яшәде. Гөлсияне ул гаепләмәде дә диярлек. Үзе дә гаепле. Көче, дәрте, сөюе ташып торган хатынын озакка калдырып китүче ул үзе бит. Кызына да игътибары җитеп бетмидер. Ә кызын ул чиксез ярата. Ул бит аның нәсел дәвамы. Ә Гөлсия? Ул аны чыннан да сөйми башлады микәнни? Юктыр, озак вакыт өйдә тормаганлыгы белән генә килешә алмыйдыр. Алайса аның сөюенә ул ни өчен җавап бирми. Нәрсә дә булса сораса, ул аңа көлеп кенә җавап бирә дә сөйләшүдән качып юкка чыгу ягын карый. Азат күңеле белән үпкәләде, рәнҗеде аңа. Нишләп сөйләшми ул, җаваптан кача. Ә берничә айдан кайткач та ул аны тагын бөтенләй башка яктан күрде. Әле шашынып көлде Гөлсия, әле юктан да елый башлады.
-Ни булды соң сиңа?- диеп сорады Азат.
-Берни дә...- диеп тагын да җаваптан качты Гөлсия. Бу юлы инде чыннан да аңлады Азат эшнең җитдилек алганын. Үзен зур сынау алдында итеп хис итте ул. Озак кына кайтмыйча торды бу юлы. Ә кайткач та Гөлсия аңа үзенең авырлы булуы турында әйтте.
- Мин карынымда бала йөртәм, - диде ул аска гына карап. Азат бу яңалыкка сөенде. Хатынын кочты, үпте. Аңа чиксез рәхмәтле булуын, үзенең икенче кат әти булу бәхетен күз алдына китерде һәм сөенеченнән нишләргә белмәде. Күзләре нурлардан балкыды, аларга иртәнге чык тамчылары кебек дым каплады. Ул бу баланы күптән көткән иде инде. Кызының ялгыз калуын теләмәгән иде. Инде менә көтеп алган шатлык! Менә нигә үзгәргән икән хатыны! Гөлсия Азатның сөенечен салкын гына карап торды. Хатын-кыздан туган ир-ат көчсез җенес вәкилләренә ышанучан була. Чөнки ул назны иң беренче хатын-кыздан, анасыннан күрә. Азат инде чын-чынлап тормышын үзгәртергә булды. Болай яшәргә ярамый , эшемне алыштырам диеп , хатынына хәбәрне ирештерде. Ә Гөлсия исә:
-Кирәкми, ничек эшләгән идең, шулай дәвам ит. Ул синең дөньяң, шуннан башка син үз-үзеңне хөрмәт итми башлаячаксың, - диде.
Азатның эшендә фәнни хезмәткәр булып алманлы хатын эшли иде. Эш буенча Азат еш кына аңа мөрәҗәгать итә, киңәшләр сорый. Луиза аңа үзенең вак йомышларын да кушкалый, аңа ышана. Бер чакны шулай үтәгән йомышы белән Азатка аның өенә килергә туры килде. Луиза үзе генә әнисе белән яши. Ял көннәренең берсендә Луиза аны кунакка чакырды. Өстәлне әзерләгән Луиза аны килеп керү белән түргә чакырды. Өстәлнең уртасына вазага Азатның алып килгән чәчәкләрен куйды. Үзе каядыр кереп китте һәм бераз тоткарланып өстенә зәңгәрсу болытлар төсендә күлмәген киеп килеп чыкты. Кояш яктылыгын күрсәткән кызгылт чәчләре аның ачык зәңгәр күзләре дә шушы күлмәге төсендә иде. Оялчан елмаюы, матур киемнәре аны патшабикә итә. Аннан татлы хуш исле француз хушбуе исе килә. Фәрештә кызы иде бугай ул. Кечкенә генә колакларында зур түгәрәк алкалар, аккоштай озын муенында төрле ташлардан торган төймәләр. Бу гүзәллекне күргән Азат оялып куйды. Сүзләрен буталды. Утырып торган җиреннән күтәрелде. Өстәл артына утыргач та:
-Әйдә, тынычлан, оялып утырма, - диде ул карашы белән аны яндырып көйдереп алып. Аның ишеткәне бар иде. Алман ирләре иң горур, тормыш сөючән, кыю ирләр булуы турында. Чөнки аларда Аурупада иң чибәр һәм зирәк хатын - кызлар.
Луиза фужерларга шәраб койды. Азатка да күзе белән генә алырга кушты.
-Дуслыгыбыз өчен,- диде ул. Бераз эчеп алгач Азат та батырайды. Кайда инде ул оялып утыру. Яңгырап торган көйләргә биисе килеп китте һәм аны ул биергә чакырды. Аның болай да кысыграк күзләре тагын да кысылдылар. Аларга бу мизгелдә шул кадәр рәхәт , бер генә нәрсә дә кирәкми иде. Бу фәрештәне бер кайчан да югалтасы килмәвен аңлады Азат һәм аны якынрак китерде. Алар бер сүзсез татлы, акылсызлыкка алып китә торган җан һәм тән хисләренең ургылып торган дулкыннарында йөзәләр иде. Аның иреннәре үзеннән - үзе Луизаның иреннәренә якынлаштылар. Колакларына, муеннарына, битләренә иренен тидерер - тидермәс кенә йөртте. Мондый назларга Луиза да эреп китте. Иренәр бер - берсен эзләп таптылар. Дөнья барлыгы белән юкка чыккандый булды. Алар өчен башка бер кем, бер нәрсә дә юк иде.
Гашыйк кеше һәрвакытта да канатлы була. Сөюе белән канатлана ул.
Бу татлы кичтән соң Луиза Азатны таң алдыннан гына озатты. Сигез язга үзеннән олырак Луизаны Азат хатын-кыз итте. Луиза үзенең алдына куйган максатын үтәде. Аның акыллы, зирәк, исәнлекле, яшь ир - аттан бала табасы килә иде. Һәм ул Азатны сайлады. Тормышын бер кем белән дә бәйләргә теләмәгән Луиза ана булу бәхетен татып карарга теләде. Ә тормыш иптәше итеп бер генә кешене дә сайлый алмады ул. Үзе өчен генә яшәүне, үз - үзен генә яратуны хуп күрде. Ләкин бу туачак баланың атадан мәхрүм булуы турында уйлап карадымы икән соң ул? Юк, Азаттан берни дә көтмәде ул. Аңа булганы җитә иде. Сөю шуның белән көчледер дә. Җавапка берни дә көтмичә сөю. Ходайга рәхмәтле булып , үз - үзе белән килешеп яши иде ул. Азатка да бу турыда әйтте. Аларның уртак балалары булса, шат буласын , ул баланы нәрсә көткәнен бәйнә - бәйнә сөйләде. Ә берәр айдан ул Азатка чыннан да бала көтүе турында хәбәр җиткерде. Азат моңа чиксез шат булды. Аны күтәреп алды, әйләндерде. Сөенечләреннән бар дөньяны яңгыратып көлештеләр. Бу яңалыкны ишетүдән ул аңа зур якут асылташлы төймә бүләк итте.
-Нинди исем кушарбыз?- дигән соравына:
-Баланы син тудырачаксың, исемне дә син үзең табарсың. Бу илаһи бала сине илаһиландырып илһамландырыр, гомереңне бәхетле итәр. Ләкин аңа син үскәч тә сөйләрсең, аның әнисе генә түгел, әтисе дә, туганнары да күплеген әйтерсең. Минем байлыгым да, туганнарым да аныкы булачак.
-Син чыннан да киң күңелле, акыллы, Азат! Мин сине сайлап ялгышмаганмын. Син гомергә минем бердәнберем булып калачаксың.
Чыннан да фәрештәләргә тиң сабый - малай аваз салды дөньяга. Аңа Нариман дип исем бирделәр. Ул Азатның кызына бер тамчы су кебек охшаган иде.
Бер яшькә җиткәч тә сөннәткә бирделәр аны.
Луиза күп еллардан бирле Алман иленә җыенды. Ниһаять, аңа рөхсәт бирделәр. Тимер юл вокзалына кадәр Азат аларны озата барды. Үзенең бәгырь җимешен һәм соңгы арада бик якынайган Луизаны мәдәният , яшәү рәвеше, уй - фикерләр берлеге аерылып торган илгә киттеләр алар. Ялган аз булган, кеше үз - үзенә, хезмәтенә, иҗади эшенә хуҗа булган илгә кайтып киттеләр алар. Кант һәм Фейербах яшәгән илгә киттеләр. Алар ике милләт, ике төрле дин кешеләре буларак бу турыда еш кына сүз куерталар иде. Үз телен белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше, җансыз, акылсыз кеше ул. Үзенә генә түгел, кешегә дә файдасы юк аның. Кеше табигате тереклек һәм үсемлек дөньясы кебек үз җирендә генә чәчәк ата ала.
Гөлсиягә карата суына башлаган аларның дәртле сөюләре сүнә барганын сизде. Луизадагы сыйфатлрны эзләде ул аннан. Ләкин алман хатыны алыштыргысыз иде. Гөлсия Азатның кешесе барлыгын сизде, тойды. Улы да Азатныкы түгел. Ләкин ничек итеп бу хакта әйтергә икәнен генә белмәде ул. Ике ут арасында янды. Азат аны бит үзе калдырып китте. Калдырмаса, шулай килеп тә чыкмаган булыр иде, мөгаен. Ходай каршында да, намусы каршында да бер юлы ике кеше хатыны булу дөрес тә түгел.
Кичен күчтәнәчләр һәм яшел узумнан ясалган шәраб белән килде ул Гөлсиягә кунакка. Алар бер- берсе белән назлы гына исәнләштеләр. Гөлсия матур итеп өстәл әзерләде.
-Бүлмәгә тәмле аш-су, җиләк-җимеш, кыр чәчәкләре исе таралды. Соңгыларын көндез кырдан җыеп кайткан иде ул. Гөлсия алардан тән өчен төнәтмәләр дә ясый, кайбер киптергәннәрен яндырып өйгә тәмле хуш исләр аңкыта иде. Бүген дә шулай булды. Бай ханым башта бу исләргә әһәмият бирмәгәндәй кыланса да, тора-бара сорамый булдыра алмады. Иң якын дустына гына серне ачкан булып, алай да кайбер нечкәлекләрен әйтеп бетерми генә сөйләп бирде хуҗабикә ханым.
Зур иркен диварлары төрле сары, ал чәчәкләр белән бизәлгән кунак бүлмәсенең идәннәренә төрек паласлары җәелгән. Зур тәрәзәләрне каплаган җиңел пәрдәләр, бүлмә уртасындагы өстәл , аның тирәсендәге диваннарда кечкенә мендәрләр - барысы да зәвык белән һәрбер нәрсәсе уйланып, туры китереп ясалган иде ки, бай гаиләләрне күп күргән Ръано ханым да игътибарын җәлеп итми булдыра алмады. Ике ханым да җайлап кына утырыштылар. Тагын да бер- берсенә сынаган кыяфәттә карашып алдылар. Бу ике чибәр хатынны Ай гүзәле Зөһрә кыз чибәрлеге берләштерә иде. Алардагы охшаш чәч толымнары, муенса, алкалар да хәтта бер төрле иде. Ръано ханымның җилкәләре нечкә генә җептән бәйләгән яшькелт шәл каплый. Бу ике сокландыргыч гүзәл хатыннар бер- берсен сокландырыр өчен очрашкан дип уйларга була. Хатын-кызлар арасында гел көнләшү рухы яши. Алар һәрберсе эченнән без тигезләр дип уйлый.
Гөлсия фужерларны ак шәраб белән тутырды. Алар дуслык, очрашу өчен, дип бер-берсенә карашып елмаеп куйдылар һәм затлы шәрабтан авыз иттеләр. Гөлсия барып музыка кабызды. Анда Ходайдан иңдерелгән талант иясе Ръано Шәрипова җырлый иде. Бөтен дөньяга сөюен аңлатып җырлаган бу җырчыны алар бер-берсенә карап фикерләр бердәмлегендә тыңлап утырдылар. Әйе, искитәрлек, ләкин аларны фикерләр берлеге, дөньяга, ир - атларга булган караш, тормышны күзаллау бердәмлеге бәйли. Нинди генә темага кереп китсәләр дә алар бик тиз бер - берсен аңладылар. Гөлсия үзенең балачагын искә төшереп:
-Мине әтием кечкенә чагымда песи баласы диеп атый иде,- диде.
-Ни өчен?
-Синең бер төрле генә булмавың песинекенә охшаш. Песине кем сыйпаса аңа сарыла, итәгенә менеп утыра. Син дә шундый,- дия иде әтием.
-Ә мине әтием кечкенә чагымда хәйләкәр дип атый иде.
-Ни өчен?
-Кечкенә чагымда алдашырга һәм үземне бик ярата идем.
Хәзер дә үземне яратам мин.
-Ә иреңне яратасыңмы?
-Ә син?
-Яратам...
-Мин дә сөям иремне...
Эчкән шәраб көчле булып алар инде йомшарганнар һәм әкеренләп эч серләрен сөйли башлаганнар иде.
Ръано яше буенча Гөлсиядән олырак буларак бераз гына зирәгрәк һәм акыллырак кебек иде.
-Без күпме үзебезне яратсак, шуның кадәр безне дә яраталар.
-Ни өчен ир-атлар?
-Безнең йөрәгебез бик кечкенә һәм без аны бер генә читлектә тота алмыйбыз. Аннан соң үзеңә генә яшәргә дә күңелсез. Шулай ук назлауларга да сусыйсың.
-Мондый уйлар өчен Ходай каргамасмы?
-Каргамас. Ходай үзе безне шундый итеп яраткан бит инде. Шуңа да Ходай безне начар юлга бастырмас. Чөнки берникадәр ул үзе дә җаваплы.
-Сезгә ирегез ышанамы?
-Әлбәттә. Минем татлы сүзләремнән соң ул яшь бала сыман минем кочагымда эреп китә. Аннан соң кем генә мактаганны яратмый икән. Ялган булса да, ялган икәнен аңлый торып та ошый бит кешегә мактау.
-Сез серле хатын. Сезгә каршы беркем дә тора алмый.
Беркем дә дигән җирдә аның бер ир-ат та диясе килде, ләкин әйтеп бетермәде. Үзенә уйларга калдырды.
Хатын - кызда табигатьтән тылсым белән көрәш салынган. Көзгегә карап үзеңне алдый алмыйсың. Аңа ир- атлар кирәксез түгел. Ләкин бу серне белән ул беркем , хәтта иң якын дуслары белән дә сөйләшми.
Бу Айлы төнне ике яңа дус хатын баш әйләндергеч шәраб капкалап, күңелле көйләргә бирелеп, җаннарын бер-берсен ачып иртәнгә кадәр утырдылар.
Таң атканда алар бер-берсенә үзләренә кадерле булган бүләкләр бирештеләр. Ръано үзенең муеныннан Һималай тау ташлары белән бизәлгән кыйммәтле муенсасын салып Гөлсиянең муенына такты. Гөлсия дә муенындагы Бадахшан тауларының вак кына ташлары тезелгән муенсаны салып Ръаноның тулы муенына такты.
Алар елмаешып бер- берсенә карашып тордылар. Муеннарындагы төймәгә куллары белән кагылдылар һәм бер-берсен кочып алдылар. Төрки хатын кызлары борынгыдан бер-берсенә якын дуслыкка ышаныч йөзеннән кыйммәтле бизәнү әйберләрен алмашканнар. Ә ир-атлар хәтта өсләрендәге халатларын салып бирешкәннәр. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шундый фикер яшәгән. Имеш, кызлар арсында якын дуслык булмый. Бу дөрес түгел.Үзенең якын дустының ирен алып киткән икән, бу ирнең көчсезлеге, димәк ул аңа кирәк түгел. Ул аны укып чыгачак та ташлаячак. Әгәр дә ул бу ирнең дустына кирәклеген белсә ул аңа тимәячәк.
Бу очрашу Гөлсиянең үзенә булган уй-фикерләрен ныгытты. Димәк, иң беренче үзең турында уйларга, аннан соң гына кемдер турында.
Ир- атны хатын- кыз алдында кечерәйтмичә генә болай уйласаң яхшырак булыр иде: Алар бер-берсеннән аерым яши алмыйлар. Яңа тормыш тууы, ялкынлы йөрәкләр кушылуы ир-аттан булырга тиеш. Менә шундый ир-ат кына бөрене чәчәк аттыра ала. Һәм үзе дә шул ук кочакта татлы хыяллар чынбарлыгына оча ала.
Шулар турындагы уйлардан салкын тау җиле искән иртәнге салкынлыкта бераз гына арыган яшь ханым сөйкемле елмаеп, нурлы йөзе белән изрәп йоклап китте.
Йокла, гүзәл патшабикә. Йокла үзеңнең шатлыгың һәм кайгыларың аша. Иртән торгач та дөнья кабаттан синең аяк астыңда сөю утларында яначак!
Гөлсия Лилиягә кунакка килде. Ул үзенең килеп чыкмаган тормышы турында һәм күңелен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшергә килде.
Лилия аны чын күңелдән сөенеп каршы алды. Дустанә очрашудан соң ул аны түргә үтәргә чакырды. Соңгы арада булган хәлләре турында сөйләшеп алдылар. Гөлсиянең югалып-югалып калуына, сүзләрен сөйләгәндә игътибарын башка нәрсәгә юнәлдерүенә игътибар итми кала алмады ул. Шуңа да бераз тынычланып сүзсез торгач та янәдән сорарга булды ул:
-Сеңелкәш! Нәрсә булды? Күреп, сизеп торам, сине нидер борчый.
-Әйе, мин сиңа чыннан да күңелемне ачмакчы булып килгән идем , ләкин нидән башларга да белмим.
-Әйдә, мин сине тыңлыйм. Нинди борчуларың бар, яшермә... Икеләнү һәм кызгануларыңнан котыл тизрәк . Сөйлә...
-Апакаем! Миңа үзем кылган нәрсәләр өчен бик тә читен һәм оят. Мин нишләргә һәм үземне кая куярга да белмим. Үзем һәм энегез өчен оят миңа. Йөрәгемә авыр йөк бу. Төенләнгән төеннәрне ничек итеп чишәргә дә белмим.
-Елама, тынычлан. Без барыбыз да бу җирдә гөнаһлар кылып яшибез. Олы һәм кече гөнаһлар. Аларның кайберләрен үз теләгебез белән, кайберләрен ничек кылганыбызны да сизмичә калдык. Мин синең каршыңда Аллаһе Тәгалә дә түгел, шулай ук пәйгамбәр дә түгел . Минем сине нәрсәдә дә булса гаепләргә хакым юк. Ә хатын- кыз буларак мин сине аңларга тырышырмын. Бәлки сиңа ничек тә булса булыша алырмын. Һаман да әле сулкылдап утырган Гөлсияне кочагына алып әкрен генә аркасын кагып утырды ул. Булды, елама! Мин хәзер үзем дә сиңа кушылам алайса. Кемнеңдер елавын тыныч кына күтәрә алмыйм мин.
Гөлсиянең матур йөзе ялкын яктысындагы кебек кызыл төстә иде. Лилия каршында язмыш агымына каршы тора алмаган, ике бала анасы бүген ярдәмгә мохтаҗ. Лилиянең тәнендә сизелер-сизелмәс дерелдәвек барлыкка килде.
Гөлсия әкренләп ерактан алдырып кына сөйли башлады. Башта үзе, Азат, балалар , тора-бара аны нәрсә борчыганын, Азат белән яшәү дәверендә ниләр булуы турында әйтте. Ул үзенең Азаттан аерылып озак яшәвен, аның гел ялгыз калуы , бер-берсенә аралары салкынаюы турында сөйләде. Үзен тора-бара ничек тотарга икәнлеген белмәде ул. Гөлсиянең сүзләрен тыңлаган Лилия туганының киләчәк тормышы турында кайгыра башлады. Ә килененең тавышы аңа ерак бушлыктан буш, бернәрсә дә аңлатылмаган булып ишетелгәндәй тоела иде. Гөлсия Лилиянең күзләрендә коры, хиссезлек күрде һәм күзләрен аска төшерде дә авызына су капкандай туктап калды.
Лилия, яңа гына йокысыннан уянгандай әйтеп куйды:
-Без хатын-кызлар - көчсез җенес вәкилләре. Шуңа да җиңел уйлыйбыз. Песиләр кебек кулга ияләштерергә дә безне берни тормый. Кем безгә назлы карап, башыбыздан сыйпаса, шуның итәгенә менеп утырабыз. Гафу ит, синең турыда гына түгел, бөтенебез дә шундый без. Хатын- кызлар без. Мин сине аңлыйм. Уйларыңны да, хисләреңне дә, ләкин туганым өчен җаным өзгәләнә. Үзең беләсең, туганлык җепләре нык була. Миңа ул кызганыч. Ул яраткан улының үзенеке булмавы белән ничек килешер? Ничек моны кабул итәр?
-Кайдан килде сезгә бу уйлар, апа? Мин бит алай димәдем.
-Беләм мин. Сиздем. Бала табу йортыннан баланы алып чыкканда ук аның безнеке түгеллеген аңладым мин. Синеке, ләкин безнеке түгел.
Гөлсия кулын күтәреп аны туктатырга җыенган иде, Лилия:
-Туктатма, әйтәсемне әйтеп бетерим инде. Миңа да авыр бит. Күп уйладым мин бу хакта. Кем баласы булыр бу , диеп. Исеңдәме, Азаматка бер яшь туган көнне без бар якыннарыгыз бергә җыелдык. Ә ничек сөенгән иде Азат бу көнне. Минем бераз гына күрәзәчелегем бар бит. Шул көнне кечкенә Азаматтан Әскәрнең төпкә чумган күзләре карап торалар иде.
Моны һич кенә дә көтмәгән Гөлсия баштан агарды, аннан кызарды, кечерәеп калды, үз-үзенә бикләнеп елый ук башлады. Сулкылдый- сулкылдый елады ул. Сүзләрен өзек-өзек кенә чыгарып:
-Гафу итегез мине. Мин сезгә кайгы һәм тынычсызлык китерергә теләмәгән идем. Мин гаепле барысына да.
Лилия:
-Ә бит Әскәр Азатның иң якын дусты иде, - диде. – Хәзер менә мин ышандым инде. Әтием сүзләре дөрес булган икән:
-Дуслар булмый, танышлар гына була.
-Апа, ә бит Азатның тагын бер улы үсә. Алманлы Луизадан.
-Әйе, Азат синең аңа хыянәтеңне сизде. Шуңа да бу адымга барды. Ул миңа бу турыда үзе сөйләде. – Ул әле улының үзенеке түгеллеген дә беләдер.
-Ә нигә алайса ул һаман да дәшми бу турыда.
- Безнең нәселдә каралган әйбер түгел бу. Ул моны син үзең әйтмәсәң, бер кайчан да әйтмәячәк. Һәм син аны үзең җибәрмәсәң, беркайчан да китмәячәк. Ә бала... баланың гаебе юк ит. Ул аны баласы итеп кабул итте бит инде. Ата мәхәббәте белән ярата.
-Миңа тора- бара нишләргә соң инде? Ничек итеп Азат белән яшәргә?
-Син бит бу ялгыш адымны үзең ясагансың. Алга таба нишләргә икәнлеген дә үзең карарга тиеш. Кемнән дә киңәш сорама. Ләкин чын йөрәктән бер киңәш бирәм. Алдама аны. Барысын да ничек бар, шулай сөйләп бир. Ул ялганда яшәргә тиеш түгел. Моның ахыры куркыныч. Дөресен сөйлә дә, үзеңнән җибәр аны. Ул бу ябык түгәрәктән чыгу юлын үзе табар. Син үз бәхетеңне үзең табачаксың. Бу авыр сөйләшүдән соң алар кара - каршы утырып шәраб эчтеләр. Сөйләүчегә дә, тыңлаучыга да искиткеч авыр иде.
Алар бер- берсенә дуслар булып калырга вәгъдәләр бирештеләр. Әле бит аларны уртак кызлары бәйли иде.
Гөлсия үзен тау - ташлар кебек басып торган йөктән бераз гына булса да җиңеләеп кайтып китте. Берничә көн буена бу сөйләшүгә әзерләнеп йөрде Гөлсия. Һәм бер көнне ул моны эшләргә булды. Азатны чакырып алды. Бик җитди сөйләшүе барлыгы турында әйтте. Азат моны күптән көткәндәй тоелды аңа. Азатның күзләренә карамыйча гына ни бар шуны сөйләп бирде. Бер генә нәрсәне дә яшермәде. Инде моннан соң алдап яшәргә теләмәгәнлектән сөйләвен әйтте. Азатның йөзе бераз үзгәрде. Ләкин ул тавыш күтәрмәде, кабынып китмәде. Ирләрчә горурлык белән:
-Язмыш безне сынарга теләгән. Без моны күтәрә алмадык. Үзеңне генә гаепләмә. Мин моның өчен сине түгел, үземне гаеплим. Чөнки мондый эшләрдә беренче чиратта ир-ат гаепле. Димәк, мин сиңа нәрсә кирәген бирә алмаганмын. Игътибарым җитеп бетмәгәндер, күрәсең. Нәрсә генә дисәң дә, миңа авыр...Ләкин мин синең белән кавыштырган, кабатланмас мизгелләр бүләк иткәнең өчен Ходайга рәхмәтлемен. Без синең белән илаһи мизгелләр, көннәр һәм төннәр кичердек. Һәм Ходай безгә бу мизгелләрне мәңге онытылмас итеп искиткеч кыз бүләк итте. Минем белән аерылганның соңында да син миңа һәрвакыт мөрәҗәгать итә аласың. Өйне, нәрсә бар шуны сиңа калдырам, ләкин бер үтенечем бар: бир кызымны миңа. Кирәгенчә синдә дә торыр. Ләкин мин аннан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Эшләгән акчамны да кирәк диеп санасаң үзеңә ал. Кызларны әтиләре кияүгә бирергә тиешләр. Шунда аталарның бәхетләре. Гөлсия моның кадәресен көтмәгән иде. Ул бу сүзләре өчен аңа рәхмәт әйтте. Ә кызы белән аерыласын ул инде сизенә иде. Чөнки ни генә дисә дә төрки халыкның үз кануннары: алар аерылышкан очракта балаларын әтиләрендә калдыралар. Ә хатын- кыз бит ул бала табарга сәләтле, тагын да табар, дигән уйлар белән эшләнә бу.
Бу хәлдән соң иң авыры кызы белән аерылышу иде. Азат инде бер генә төн дә монда тормасын белдерде. Ул кызын алып чыкты. Кызы Шәхсәнәмгә әнисе барысын да үзе аңлатты. :
-Кызым, бәгырем, син моннан соң әтиең белән яшәячәксең. Ләкин мин сиңа энең белән кунакка килермен. Без сине бик яратабыз. Син үзең дә безгә килеп теләгән кадәр тора аласың. Ләкин сиңа әтиең белән яшәргә кирәк. Ул синең яклаучың да, саклаучың да...
Ана белән кыз бер-берсен кочаклаган килеш бик озак елаштылар.
Шактый вакыт үтте. Бакчаларда кошлар сайравы, агачларның яфрак ярып чәчәк аткан чаклары җитте. Ә елгалардагы сулар исә, ташларга бәрелеп үзләренең дымнары белән бар тереклекне сугарырга ашыгалар. Балалар тавышы бар урамнарны яңгырата. Тик күктәге йолдызлар гына күктә бер - берләренә карашып тын гына яна бирәләр. Күктә атылган йолдызларны күргәч кенә кеше тормышының бик кыска булуына һәм аның да кайчан да булса шула й сүнүенә инанасың. Тормыш мәгънәсе – кешенең уйларының яшен тизлеге белән үзе тудырган бушлыкта очуындадыр, мөгаен.
Бу тере шау-шулы дөньяда Гөлсиягә күңелсез иде. Ул өзелеп үзенең кызын сагынды. Ул аңа карап тора төсле иде. Кызының карашын, көлүен, тавышын тойды. Төшендә генә булса да аның белән очрашуны теләде. Кайвакытта коточкыч уйлар били иде аның йөрәген. Әллә гомерен өзәргәме? Үз-үзен юк итәргәме? Ул акылдан шашакан кебек йөрүен дәвам итте. Ләкин акылы аңа бер нәрсәне исенә төшереп торды: “Гомерне аңа Ходай биргән. Һәм ул гына бу дөньядан китүен карар кыла ала. Аның гомере бит үзенеке генә түгел. Ул бит әле туганнарына, баласына кирәк. Сорап кара: телиләрме алар синең үлемеңне? Кемгә нинди шатлык бирер бу? Әле үлгәч тә күңеле тынычлык таба алырмы, билгесез. Тормыш дип аталган Ходай биргән бүләктән баш тартырга ярыймы соң? Яшәргә һәм сөенергә генә кирәк.”
Кеше гомере төштәге сыман уза. Ул ике нәрсә белән йөзгә-йөз очраша алмыйча булдыра алмый. Туу һәм үлем. Өлгерү һәм кибү. Шатлык һәм кайгы Тормыш гел шуларга үрелеп бара.
Гөлсия гел үз-үзенә сораулар бирде. Ул моны үткәрергә тиеш иде. Фәрештә юлын да, шайтан юлын да үтәргә тиеш ул. Кинәт кычкырып көлеп җибәрде. Үзен патшабикәләргә тиң итеп хис итте. Аның аяк астында бөтен дөнья ята бит. Тагын нәрсә кирәк соң инде аңа?
Юк, Азат кына түгел, Әскәр дә бирмәде аңа теләгәнен. Биш ел бергә торганнан соң ул аның ачуын китерә башлады. Өйдә озак тоткарланмаска тырышты. Мәк белән дуслашты. Кайчакларда бернинди сәбәпсез үзенә - үзе кызык табып көлеп йөри торганга әйләнде. Җитди эшен ташлады. Үз дөньясына чумды.
Азат илләр, җирләр, далалар аша юлын дәвам итте. Азат һәрвакытта тукталырга яраткан якын кешесенең исеме Саркисян иде. Ул, үзенең милләте, теле белән горурланып, әрмәннәрне фарсыларга охшатып, аларны борын заманнардан ук зур агачның бер тамырыннан икәнлекләренә басым ясарга яратты.
Ә төрекләр гарәпләр белән борынгы заманнардан ук фарсылар белән берлектә Көньякта шәһәрләр һәм илләр төзегәннәр. Шулай ук меңъеллыклар эчендә бу халыклар күп тапкырлар бер-берләре белән буталганнар. Телләрен, мәдәниятләрен, язуларын һәм цивилизацияләрен үстергәннәр.
Кем үз-үзенә ышанып безне чиста төрекләр, әрмәннәр яки татарлар дип әйтә ала? Бу дөрес тә түгел, чөнки без барыбыз да бер үк тудыручыдан. Эфиопия, яки Африка җирләреннән.
Саркисянның бу сүзләренә авыл кешеләре каршы килсәләр дә, ул үз сүзендә тора, чөнки үзен авылның иң укымышлы кешеләреннән саный. Башка дин кешеләреннән әллә ни ихтирам алмадылар алар. Ә киресенчә бергә берләшкән гарәп, фарсы, төрек кабиләләреннән соңгы мең ел ярым вакыт эчендә күп кенә ыгы - зыгы күрделәр.
Кеше үзенең зирәк акылына мөрәҗәгать итеп шуны аңласа иде. Җир үзенең тереклеге белән Галәмнең бер кисәге булып тора һәм ул безнең бергәләп яшәү урыныбыз. Җир тагын кемнеңдер милеге була алмый. Һәм моны зирәк вакыт күрсәтте.
Күпме генә сугышлар булса да җиңүчеләр юк. Кем кемне җиңә.
Нәрсәгәдер ышанмыйча кеше яши, күңел тынычлыгы таба алмый. Кеше шуны белергә тиеш. Үзенә тиңнәр арасында да, тереклектә яшәү өчен ул кеше шәхесен, аның мәдәниятен ихтирам итәргә тиеш. Үзеңне-үзең нәрсәдәндер чикләү- үзеңне хөрмәт итү ул.
Искиткеч матур ташлардан төзелгән Саркисянның өе авылдан еракта, таулар буенда урнашкан иде. Зур йортлы өй биек койма белән әйләндереп алынган . Йорт эчендә салкын кышлардан курыкмый торган төрле җиләк - җимеш агачлары үсәләр.
Зур агач йортның урта бер җирендә алтыга сигез метр исәбеннән өч метр ярым тирәнлектә яңгыр суы белән тутырылган бассейн бар. Өй ишегеннән матур ташлар белән бизәлеп түшәлгән гранит тасманы хәтерләткән метр ярымлы сукмак салынган. Ә таш юлның ян-якларында тау һәм дала чәчәкләре үсеп утыралар. Таш стена төбенә почмакларга гөлчәчәкләр һәм бөтнек утыртылган. Аларның хуш исләре бар ишегалдын аңкыткан.
Өйнең һәм йортның тирә-ягында тау агачлары үсә. Урын әкияти матур, тыныч.
Алар яшәгән җирдә елга һәм күл сулары булмаганлыктан, аларның ерак - ерак бабалары (нәселләре белән төзүчеләр) үзенең өен шундый итеп төзегән ки, бөтен яңгыр сулары язын һәм кышын аның бассейнына агып төшәләр. Бассейннар икәү булып, берсе өй артына ясалган. Берсеннән эчәләр һәм җиләк - җимешләргә су сибәләр. Һәм бу бассейн суы аларга җәй буена җитә .
Саркисян гаиләсе, элек-электән бер җирдән икенче җиргә яшәү урыны эзләп һәм беркайда тынычлык тапмыйча, Арарат даласында төпләнгәннәр. Тик монда җәйләр артык эссе, ә кышлар артык салкын була иде. Җирләр артык уңдырышлы түгел, чөнки су аз.
Ләкин монда өй салырга, сарайлар төзергә ташлар күпме кирәк, шуның хәтле бар.
Ә инде һава... Мондагы һава җил кебек илаһи җиңел һәм саф. Җиле дә үзенең яшь баласын назлап тынычландырган ана кебек иркәли торган. Гомерендә бер генә тапкыр Арарат далаларын күргән кеше ни өчен әрмәннәрнең үлгәч тә үзләрен Арарат далаларына күмәргә кушуларын аңлар. Чөнки бу җирләр изге җирләр. Нәкъ менә монда кешеләр үзләрен галәмнең бер кисәге диеп саныйлар. Бу җир аларның тәннәрен генә түгел, җаннарын да дәвалый. Үз - үзләренә ышаныч тудыра.
Мең еллар эчендә талантлы эш сөючән дала халкы бу җирләрне гөлбакча иткән. Әрмәннәрнең горурлыгы аны гөлбакчага әйләндергән.
Саркисянның ачык капкасыннан бернинди тукталусыз корыч ат килеп керде. Аннан бераз арыган, юл тузанлы киемнәрдән, бераз агара төшкән чәчле, баш киемсез Азат килеп чыкты.
Иң беренче булып аны йонлач соры эт каршы алды. Альфа кушаматлы бу эт тыныч акыллы күзләре белән аны күзәтә иде. Азатны “Дустым нихәл?” дигән сыман башыннан сыйпады. Моны көтмәгән эт бераз гына койрыгын селкеп алды, гүя, сезне күрүемә шат дия иде. Этләр дә, гөнаһсыз балалардай кемнең ничек үзенә кагылышын аңлыйлар.
Бу вакытта исә Саркисян үзенең тормышын күз алдыннан кичереп , үткәннәре эчендә утыра иде. Ирләрдә генә була торган горурлык һәм җаваплылылык авыллардан җыйган төзүчеләр бригадасы Саркисянга эшен ташларга ирек бирмәделәр. Тәртипле кеше буларак ул эшен дә ташлый , гаиләсен дә калдыра алмады. Ике ут арасында янды. Авыр уйларда үткән ике атнадан соң ул Сулига җәйге сезонны үткәргәч тә янына кайтасын һәм беркайчан да аны калдырмаячагын әйтте.
-Юк, инде, җаным,- дип кырт кисте Сули, синең дусларың өчен үземнең гомеремне яндырасым юк,- диде.
-Син мине тыңларга да , аңларга да теләмисең, димәк яратмагансың һәм яратмыйсың,- диде кәефе төшкән Саркисян.
-Сөю, сөю дигән буласың, ә үзең аның ни икәнен аңлыйсыңмы соң?- дип сорады Сули күзләреннән утлар чәчеп. – Син бит үз мәнфәгатьләреңнән кала бер нәрсә дә күрмисең һәм ишетмисең.
-Нәрсә мин? Син мине хайваннар белән тигезләмәкче буласыңмы?
-Мин сиңа берни дә әйтмим, бер кем белән дә тиңләмим дә.
-Син миннән китәргә җай эзлисең .
-Әйе, син бик тиз үпкәлисең. Ә синең гаиләңә кайтып кермәвең берни дә аңлатмый дип беләсеңме? Мин бит көттем. Озак көттем.
-Син үзеңнең уйларыңда ирекле, нинди карар кыласың, мин шуңа риза,- диде дә башка сүз тапмыйча чыгып китте.
Яшьләрнең каннары кызу була. Тиз кызалар, тиз сүреләләр. Аларның кайгылары да, яшьлек көчләре дә шунда.
Гаилә тормышы – табигатьтә була торган җил-давылларга тиң. Алдан нәрсә буласын белеп булмый. Монда акыл авазы көчсез. Ул бернигә дә тормый.
Шушы сүзләр аңа көч биргәндәй булдылар. Ул җиңеллек белән сикереп торды да юыну бүлмәсенә кереп җылы су агымында басып торды, йомшак бәрхет халатын киде, үзен яшь һәм көчле итеп сизде.
Аш бүлмәсенә керде. Өстәл өстенә матур итеп төрле бизәкле чынаяклар төзде, аларга тәмле-тәмле ризыклар куйды. Өстәл янына әбисе белән бабасын чакырды. Радиоалгычны кабызды. Өй җанлы гичак көйләре белән тулды. Әби – бабайны чакырып ашадылар-эчтеләр. Бала йоклый иде әле. Әти-әнисе белән киләчәк тормышы турында сөйләшергә теләде Сули:
-Кадерлеләрем! Әтием һәм әнием! Мине бүлдермичә генә тыңлавыгызны үтенәм. Аннан соң үз сүзегезне әйтерсез. Мин сезне игътибар белән тыңлармын.
-Без сезнең улыгыз белән аерылышырга булдык. Беләм, сез миннән бу турыда ишетергә авырдыр. Шуның өчен сезне яратып һәм хөрмәт итеп сорыйм, сезгә китергән кайгы өчен кичерегез мине. Мин бала белән үземнең туган абыема Испетакка китәргә булдым. Анда яңа тормышымны да башлармын. Мин әйтәсемне әйттем. Берүк кичерә күрегез.
Тыныч кына тыңлагач ата кеше болай диеп сүзен башлады:
-Без сине гаиләбезгә килен итеп түгел, кызыбыз итеп кабул иттек. Һәм син өебездә Ходай биргән бар гомереңне дә яши аласың. Без сине монда көч белән калдыра да, калырга кыстый да алмыйбыз. Сез үзегез акыллылар һәм моны сезгә карар кылырга, - диде карт.
-Кызым, ярый, бар шәһәргә абыеңа. Эш кара. Ләкин иң әүвәл син анда фатир тап. Әгәр дә яхшы фатир тапсаң, безгә кайтып әйтерсең, без сиңа ул акчаны бирербез.
Аптырашта калган Сули:
-Ничек инде?- диде.
-Менә шулай. Син безгә кызыбыз кебек. Без сиңа шулай ук рәхмәтле дә. Син аны бездән алып китмә. Оныкабыздан башка дөньяның бар мәгънәсе югалачак. Безнең картлыгыбызның якты кояшы сүнәчәк. Ә инде эшеңә урнашкач син безгә еш кына кунакка кызыңны күрергә кайтырсың. Кайгырма, ул ышанычлы кулларда булыр. Ә безнең алтыныбызны алып китсәң - аңа да, сиңа да, безгә дә авыр булачак. Син бит аның әнисе һәм һәрвакыт шулай булып калырсың да. Син аны кунакка алып китәрсең. Тик ансыз безне зинһар өчен калдырма.
Кайнанасы яшьле күзләре белән һәрвакыт башын чайкап торды.
Сули көтелмәгән җылы сүзләрдән бераз аптырап югалып калды. Шатлыктан күзләренә мөлдерәп тулган күзләрен елтыратып:
-Рәхмәт сезгә мине аңлаганыгыз өчен,- диеп кенә әйтә алды. Миңа иң авыры - сезнең белән сөйләшү иде. Чөнки минем сезгә хөрмәтем зур һәм чиксез.
Бу борылыш аларның киләсе тормышларын ачыклый иде. Сули хәләл җефетенә башка болай яши алмаячагын үзенең әти- әнисенә кайтырга җыенуын әйтте. Бу сүзләрне хәләле авызыннан ишетермен дип уйламаган Саркисян авызын ачып шаккатты.Ул бит үзен баласын һәм хатынын яратучы үрнәк иргә санап йөри иде. Гаилә барлыкта, тынычлыкта һәм ризалыкта яшәде. Саркисян уйлап- уйлап торды да:
-Җаным минем, әйт әле шуны, синең нәрсә дә булса әйтәсең килмиме миңа? Нәрсә генә дисәң дә мин синең әйткәннәреңне тыңларга риза. Сине аңларга тырышырмын. Бәлки гаебемнең нидә икәнлеген дә аңлатырсың. Берни дә яшермә миннән.
-Тыңла алайса. Көчсез җенес вәкилләре ике төрле була: хатын- кызлар һәм хатыннар. Мин менә шуларның беренчесенә керәм . Миңа гаиләмдә барлык муллыктан тыш әле үземне хатын-кыз итеп тою да кирәк. Мин үземне хатын – кыз итеп бер генә көн түгел, ә көн саен тоясым килә. Янымда үземне яклаучы, саклаучы , яратучы кешенең көн саен булуын телим мин. Үземне кеше итеп тоясым килә. Үземне һәм тирә-якны аңлаучы хатын-кыз итеп. Мин ирекле, ачык, зур дөньяда тудым һәм үстем. Һәм анда үзем теләгәнчә, үземнең хисләрем белән яшәргә дә телим. Сиңа кияүгә чыканда мин синең үз йөрәгеңне һәм хисләреңне генә тыңламыйча минем йөрәгемне дә ишетерсең, мине дә аңларсың,- диеп уйлаган идем. Ләкин өч ел буе көтсәм дә мин моны көтеп бетерә алмадым. Шушы еллар эчендә син ир-ат буларак өлгереп җитә алмадың. Мин сиңа өстеңдәге киемне хәтерләтәм бугай. Кирәк икән алып киясең, кирәк икән, салып озак вакытка элгечкә элеп куясың. Юк, мин кол булып тумадым һәм бер кайчан да колга әйләнмәм. Һәр кеше үз гомере белән яшәргә тиеш. Һәм тормыш юлын намус һәм вөҗдан белән үтәргә тиеш. Өч ел бергә яшәү дәверендә син минем белән биш ай яшәдеңме икән? Бер айда ике-өч ай синең өчен нормага әйләнде. Ә калган вакытны мин синсез нишләргә тиеш? Минем сиңа да авырлык китерәсем килми, җилбәзәк тормыш белән дә яши алмыйм. Әгәр дә гаиләне саклап калыйк дисәң, минем белән монда яшә. Я булмаса мине дә үзең белән ал. Кайда гына , нәрсә генә эшләсәң дә ал мине үзең белән. Мин сине эшеңә озатырмын, каршы алырмын. Кайда нинди ярдәм кирәк, сиңа булышырмын.
-Ләкин мин бит ир-ат! Гаилә башлыгы! Мин гаиләмне матди яктан тәэмин итәргә тиеш. Мин сез бернәрсәдә дә мохтаҗлык күрмәсен өчен эшләргә тиеш моны. Миңа нәрсә әйтерләр авылдашларым? Алар каршында нинди ир саналырмын инде мин моннан соң?
-Ә төрле илләр буйлап үзләренең хатын һәм балалары белән йөрүче ирләр нәрсә? Алар ир түгелмени? Алайса, аларга кайдан килгән соң биш-алты бала?
-Алар – мөселманнар. Аларның фикерләүләре һәм тормыш көтүләре шундый.
-Монда диннәр һәм фикерләр төрлелелеге бернинди дә аерма ясамый. Без барыбыз да бер Җир, бер Адәм белән Һава балалары. Гади генә: болай яшәү синең үзеңә һәм дусларыңа да җайлы. Кайберләрегезнең икешәр гаиләсе, кайберләрегез хайвани тормыш белән яши.
-Кадерлем, мин бит үземне һәм тормышымны синнән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Нишләргә соң инде миңа?
-Син соң аңламаганга гына салышасыңмы, әллә чыннан да аңламыйсыңмы берни дә? Гаилә яки балаларның монда катнашы юк. Һәр кешенең үз тормышы һәм үз юлы. Минем сине аңлавымча , сиңа хатын гына кирәк. Кол хатын. Син миңа бу тормышта биргән бар нәрсә кол хатыннар өчен, ә кыз- хатыннар өчен түгел. Тизрәк уйла, мин озак көтәргә җыенмыйм.
Хәләле белән булган әңгәмәдән соң , тормышның кискен борылышыннан аптырап калган Саркисян югалып калды. Моның өчен ул аяз күк йөзен болыт каплау белән бер иде. Алга таба нишләргә икәнлеген белми иде ул. Уйлап караса, бу өч елга сузылган гаилә тормышында ул үзен әллә ни бәхетле ир итеп сизмәде диярлек. Ирлек горурлыгы белән үрелеп барган төрле җирләрдән эшкә җыйган ир-егетләр алдындагы җаваплылык аны бүген үк ул юлдан борылырга этәрә алмады. Ике атна буе бу турыда сүз кузгатылмады. Сули дәшми-тынмый гына Саркисянның җавабы әзер булуны көтте. Әзер булгач та үзе нәрсә әйтәчәген белә иде.
Чыннан да ике атна тыныч кына аккан тормыштан соң ул Сули янына килде. Аны каршысына утырып сорады һәм үтенүле-ялварулы тавыш белән:
-Җаным, тагын бер фасыл гына көт мине. Мин бөтен эшләремне түгәрәкләп гаилә учагына, сезнең янга мәңгегә кайтачакмын, сүз бирәм,- диде.
-Синең дусларыңа ярар өчен мин үземнең гомеремне яндырырга тиешме?- диде Сули.
-Барысы да аңлашыла. Димәк, син мине яратмыйсың. Яратсаң син бу шартка риза булган булыр идең. Кешеләр сөйгәннәрен гомер буена да көтәләр әле...- диде ул карашын җиргә төшереп. Бу аның өчен кыен хәл иде. Әгәр дә үзең ташласаң, әле бу авыр нәрсә түгел. Ә һич кирәкмәгән нәрсәне ташлагандай сине ташлап китсәләр, бу инде хурлык һәм иң чын бәхетсезлек .
-Яратмыйсың... Нәрсә аңлыйсың соң син яратуда? Син үзеңнең мин- минлегеңнән ары берни дә күрмисең, ишетмисең, белергә дә теләмисең. Чөнки сиңа шулай җайлы.
-Синең миннән китәсең килә. Шуңа да төрле сәбәпләр эзлисең . Сәбәпне эзләгә генә кирәк. Эзләсәң - ул һәрвакыт табыла.
-Син миңа үпекәләдең. Ә еллар буе үпкәләп мин сине көткәндә миңа ничек иде? Шул хакта белдеңме, сиздеңме, мине аңларга тырыштыңмы? Нигә мине шул дәрәҗәгә җиткердең? Мин синең һаман да гаиләңә кайтканыңны , безгә йөзең белә борылганыңны көттем.
-Мин сине аңларга тырышырмын. Син нинди адым ясасаң да, мин моңа риза. Нәрсә дисәң - шул булыр,- диде эче-тышы үпкә катыш ачу белән тулган ир ишегалдына чыгып китте.
Яшьләрнең каннары кайнап тора торган була. Алар үзләренең хисләренә тиз бирешәләр. Тиз яраланучан, хисчән, кызып китүчән – бу яшьлек билгеләре.
Саркисян үзенә, гаиләсенә, бөтен дөньяга үпкәләгән хәлдә җылы көннәр җиткәнен дә көтеп тормастан кирәк-яракларын җыйды да, кызының маңгаеннан үбеп, әти-әнисе белән саубуллашып, Сулига күтәрелеп тә карамыйча, кояш чыкканчы өеннән чыгып китте. Аяклары аны ташлы тау юллары буйлап бик тиз алып киттеләр. Аның күңеле дә күзләре дә томан эчендәгедәй булып ул берни дә күрмәстән алга барды да барды. Кеше табигатьнең бер өлеше бит. Аны тере табигать үзенең нурлары белән назлады, сөйде. Иртәнге таулардан искән бераз гына дымлы җил аны назлады, тынычландырды. Әкерен генә битләреннән үпте. Ул тиктомалдан елый башлады. Еламады ул, ә күзләреннән бертуктаусыз тозлы яшьләр актылар. Тамагындагы төер бераз йомшара башлады. Әкрен – әкрен юллар салып аккан күз яшьләренә үпкә-рәнҗешләре дә, узган гомере, үзенә генә кадерле булган хисләре дә сыйган иде. Уйлары буталдылар. Алар бер-бер артлы авыр бушлыкта очтылар. Ул инде үзе яраткан “җанын” югалтканын белә иде. Ләкин язмышның бу борылышы аша ничек узасын гына белмәде. Гаилә тормышы - алдан әйтеп , белеп бетерә алмый торган табигать очкынына тиң . Монда акыл да, фикер-уйлар да көчсез.
Сулига килгәндә ул хатын- кыз һәм ир хатыны буларак чыннан да бәхетсез иде. Ул ире киткәннән соң бүлмәсенә кереп бикләнеп беркемгә дә күрсәтмичә озак елады. Аңа ире дә, кызы да, әти-әниләре дә кызганыч иде. Ләкин ул үзе белән бернишли дә алмады. Аның бердәнбер тормышы бары тик үзенеке генә иде. Ул беркемгә дә бернәрсә өчен дә тиеш түгел. Аның гомере бер генә. Һәм ул аны ничек кирәк, шулай үткәрергә тиеш! Һәм беркемгә, берни дә исбатларга кирәкми.
Сули белән Саркисянның аерылышуларына биш ел вакыт узды. Сити бу вакытта әбисе белән бабасында үсте. Сули анны чыннан да картларга калдырды. Үзе кайткалап – киткәләп, аны кунакка алып киткәләде. Фатирлы да булды. Шәһәрдәге бер укытучы белән тормышын бәйләде.
Саркисян шул китүеннән өенә биш елдан соң гына әйләнеп кайтты. Инде шактый картайган әти- әнисе белән күреште. Озак кайтмаганы өчен алардан гафу сорады.
Кызын күргәч тә бер мәл аптрап карап торды Аның каршында биш ел элек ул киткәндәге Сити түгел, буйчан гына Сули карашы белән бер кыз карап тора иде. Кыенсынып кына килеп аны маңгаеннан үбеп алды ул. Озак кына карап торды. Ничә еллардан бирле оныта алмаган Сули йөрәгенең әллә кайсы җире белән кабатланып аның күз алдына кабаттан килеп басты. Бу күзләр… күзләр… Ялкынлы, очкынлы, зирәк Сули күзләре иделәр.
Сулиның шәһәрдә кечкенә кызы белән бераз зуррак улы үсеп киләләр иде. Улына өч яшьләр тирәсе, кызына бер яшь тулып килә. Бәхетле идеме ул? Бу турыда үзе генә белгәндер. Беркемгә дә сөйләми иде. Ул һәрвакыт серле булып калды.
Зур кызын ул беркайчан да онытмады. Сули аның яраткан кызы һәм ышанычы иде.
Кеше гомере ялган һәм төш арасында үтә. Туу һәм үлем аңлашылмастан килә. Табигатьнең сукыр стихиясе һәм аның җимергеч көче безгә ачылмас сер булып кала бирә. Ләкин иксез-чиксез бушлыкта, галәмдә бөтен нәрсәнең мәгънәсе бар. Бар нәрсәнең үз кануннары, аның мәңгелек хәрәкәте, үлемсезлеге һәм Акылы безгә аңлашылмас. Менә шунда гына безнең тарафка илаһи сөю чагыла. Шулай булмаса, безнең тормышыбыз нәрсәгә әйләнер иде микән? Бөек фикерчеләр “Акыл кайгыларны азайта” диеп юкка гына әйтмәгәннәр инде.
Гайсә пәйгамбәр туып ике мең еллар үткәч, Әрмән илендә эре җир тетрәүләр башланды. Күп кенә кешеләр үзләренең туганнарын, якыннарын югалттылар. Бу тетрәүләр Сулиның гаиләсенә дә җимергеч тетрәнүләр алып килделәр.
Сули ике баласы белән кунак бүлмәсендә иде. Балалары йоклыйлар. Ул китап укып утыра. Берничә көн инде эссе һава тора. Күк йөзе соры томан белән капланган . Кояш төссез генә кыздыра. Аның нурлары авыр гына җиргә төшәләр. Көчсез җил коры гына, ком белән буталып исә. Кешеләр бәхетсезлек килүен сизмәделәр дә. Һәрберсе үз эше белән мәшгуль иде. Бөтен халык мәш килә. Балалар кайсы уйный, кайсысы укый, яза. Барысы да үз эшләре эчендә кайныйлар.
Зур кайгы булып узганнан соң гына кайберәүләр үзләрен начар хис итүләрен, кайберләренең йөрәкләре кысуларын, кайберләренең кинәт кенә авырсынып, күңелсезләнеп китүләрен искә төшерделәр.
Ә олы кайгы болай башланды: җир кинәт кенә йокысыннан уянгандай булды. Ни булыр бу? Әллә? диеп уйлап торганда җир икенче кабат инде сизелерлек көчле тетрәү белән селкенеп куйды. Әйтерсең лә көймәне зур дулкыннар чайката иде. Күз алдында ничә еллардан бирле торган бөтен корылмалар җимерелеп төшә башладылар. Карап торырга куркыныч иде. Олылар һәм балалар куркынып барысы да әрле бирле чабыша, ә өйләр эчендәге кешеләр урамга йөгерешеп чыга башладылар. Балаларның һәм олыларның тавышлары, елау , курку авазлары ишетелеп торды. Ул хәтта көчәя дә барды. Алар кайсысы Ходайга ялынды, кайсысы коткаручыларны чакырдылар. Урамга йөгереп чыгучылар яннарында үзләренең якыннарын күрмәүдән, эзләп таба алмаудан барлык булган батырлыкларын җыеп, кайберләре бу турыда уйлап та тормыйча киредән өйләренә йөгереп кереп киттеләр.
Кайгы кешеләрне берләштерә. Һәрберсе дә үзләрен зур бер дөньяның кисәкчеге итеп тоя. Аларны тугандаш күңелләр берләштерә.
Зур кайгы килгәнгә кешеләр берләштеләр. Авырлыкларны бергә җиңәр өчен. Минеке дә кешенеке арасында бернинди дә аерма калмады. Бөтен нәрсә уртак. Авырту, ризык, кием һәм түбә. Барлык кешеләр дә бөтен илләрдән үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Ләкин эш сөючән, талантлы, бер- берсенә килгән кайгыны уртак күргән меңъеллаган тарихлы әрмән халкы бу бәлагә каршы тора алды. Яңадан туды, яңадан төзеде. Киләчәккә ышаныч яшәтте кешеләрне.Үз - үзләренә ышаныч, явызлык дөньясының җимерелүе итеп кабул иттеләр алар табигатьнең стихиясен. Чыннан да Советлар Союзы җимерелгән чор иде бу. Хакимиятне кешеләрнең тормышлары чәчәк ату түгел, ә мин- минлек артыгырак кызыктыра иде. Алар ярты дөньяны бушлай ашатырга әзер. Тик үзләрен зурласыннар гына. Бөек Олы абыйларына гына санасыннар. Олы кайгы вакытында әрмән илендә кешеләрне тагын бер нәрсә сокландырды. Бу исә аларның олыларга һәм балаларга булган хөрмәте иде. Илнең бик күп почмакларыннан якын кешеләрсез калган балаларны асрамага алу теләген белдерделәр. Ә әрмәннәр барысы бер авыздан:
-Юк бездә ятимнәр! Алар безнең барыбызныкы да. Без аларны үзебез үстерәчәкбез. Ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт. Ләкин картларны һәм балаларны без игътибарсыз калдырмаячакбыз. Һәм алар моны бер генә тапкыр исбатламадылар. Балалар һәм картлар барысы да гаиләләргә алындылар.
Җир тетрәүнең беренче мизгелләрендә үк зирәклеге һәм эчке сиземләве белән эшнең нәрсәдә икәнлеген тоеп алган Сули карашы белән кунак бүлмәсен барлады. Балаларына күз салды. Һәм шул мизгелдә зур дивар кымшанып куйгандай булды. Ул балалар өстенә төшәсе көн кебек ачык иде. Тизрәк... тизрәк балаларны коткарырга кирәк.
- Балалар !!!
Бу тавышка йоклап яткан балалар йокыларыннан уяндылар һәм кычкырып елый башладылар. Сули йөгереп барып стенканы ике кулы белән терәтте. Инде елашып бүлмә уртасына килеп баскан малайларны урамга куды. Малае ни генә дисәң дә зуррак. Ул тизрәк йөгереп чыгып китте. Ә кызы әнисен һич кенә дә калдырасы килмәде. Ул әле киресенчә әнисенә якынлашты. Аны кочакларга, тынычландырырга, юатырга теләде. Үзенә таба атлаган кызын күреп Сули тагын да әчерәк тавыш белән кычкырып җибәрде:
-Ки-и-ит! Бар урамга!!! Абыең янына! Килмә минем янга-а-а!
Әнисенең үзенә болай кычкыруын беркайчан да ишетмәгән кечкенә кыз тагын да кычкырып елый башлады һәм үпкәләп урамга чыгып йөгерде. Улының, кызының котылуларын күргән Сулиның куллары йомшарды.Тетрәүләр инде артканнан арта бара, шунлыктан стенканы тотып бетерерлек тә түгел иде. Ул шул тиклем авыр, ике - өч көчле ир - ат кына тотып торырлык иде. Ә ана! Балаларнына авырлык килә икән, анарда шул авырлыкны җиңеп чыгарлык, балаларын коткарырлык көч таба ала. Бу табигатьнең язылмаган кануны.
Кайчандыр бер тапкыр гомер биргән ана балаларын тагын үлем тырнагыннан саклап калды.
Ә менә хәзер, балаларының исән калуын белгән Сулины куркыныч янагандагы хис инде ташлап киткән һәм аның өстенә ябырылып стенка килә иде. Юк, юк аны тотып торырлык көч калмаган иде анарда. Ул бер мизгелдә үзен берничә минут эчендә тотып тора алган хатынны җиңде. Аны идән белән тигезләде. Бер мизгел эчендә Сулиның күз алдыннан аның бөтен гомере узды. Тәне зурайгандай, үскәндәй тоелды. Бар Галәмгә җәелеп аны тутыргандай булды ул. Йөрәге тибүдән туктады. Ә җаны, уйлары барысы да әкренләп тәнен ташладылар.
Сули үзенең кыска гомерен үзе теләгәнчә, сөю - сәгадәт эчендә үткәрде. Өч балага җан бирде. Тормыш тудыручы дым һәм гомер уты тергезеп бу дөньдан китеп барды.
Бакыйлыкка киткән бөтен кешеләрне дә җимерелгән зур биналар арасындагы зур мәйданга тезделәр.
Шәһәр тынып калгач күрше ирләре Сулиның фатирына керделәр. Ауган стенка астыннан хатын-кыз кулы күренеп тора иде. Алар ипләп кенә стенканы күтәрделәр. Анда башын бер якка салып кайбер җирләре каралган Сули ята. Әйтерсең ул мәет тә түгел, ә бары тик йоклап ята. Йөзе тыныч, куркынусыз. Әйтерсең лә аннан калган соңгы ай нурлары тарала.
Бу күренешне күрүчеләрнең йөрәгенә кан сауды булса кирәк, алар кайберсе карап катып калдылар. Ә кайберәүләре тавышсыз елыйлар иде.
Урамнан балалар һәм хатыннар елавы ишетелде. Аларга җил дә кушылды. Кешеләр хиссез, уйсыз калганнармени? Беркем дә бер кемгә бер сүз дәшми. Тормыш алар өчен бар мәгънәсен югалткан. Сулиның йөзендә якты елмаю: “Еламагыз, тыныч яшәгез. Гомерегезне күз яшьләренә чорнамагыз” дия иде.
Тормыш чуалчыклары арасына чумган кеше дөньяның ни дәрәҗәдә матур , гүзәл, кабатланмас икәнен күз алдына да китерә алмый. Ул аның вакытлыча һәм бик тиз агуы турында бөтенләй дә оныта.
Мәйданда яткан мәетләр арасында елау, сыкрау тавышлары гына калды. Башларын аска игән кешеләр арасында җилкәләре төшкән, муенына тузанлы яулык бәйләгән карт якынлашты. Һәм тыныч кына :
-Еламагыз, балалар. Аларның тыныч йокыларын бозмагыз,- диде. Аңа борылып караучылар картның инде олы яшьтә булуын, чәче генә түгел керфекләренең дә ап-ак икәнен, куе кашларының күз өстенә үк салынып төшүен, җыерчыклы йөзенең вак кына төк белә каплапнуын күрделәр.
Бу кешене элек аларның беркайда да күргәннәре булады. Ләкин эчке сиземләүләре белән тойдылар: бу гади кеше түгел иде. Бәлки ул Ходай әмерчеседер. Хатын- кызлар һәм балалар тынып калдылар. Карт башка бер сүз дә әйтмичә әкерен генә алар яныннан китеп барды.
Бу шушы җирлекнең итекчесе иде. Бәла вакытында бөтен якыннарын югалтып бер үзе генә калды ул. Аның күңеле белән якыннарын югалтуын аңлыйсы килмәгәннән, аларны йоклыйлар гына дип санады.
Сулиның ире шәһәрнең икенче ягында эшли. Тетрәнүләр башлангач ул автобусны да көтеп тормастан өенә йөгерде. Плащ һәм эшләпәсен дә киеп тормастан акылсыз кешедәй йөгерде. Кайтып җитә алмады. Бер узып барган машинаны туктатып кереп утырды. Кайтып җиткәч тә үзе яшәгән җирне танымады. Бу чәчәк атып утырган җирләр тимер оясына әйләнгәннәр иде. Елаучылар арасыннан ул үзенекеләрне эзләде. Балаларын тапты , ләкин хәләле алар белән юк иде. Балалары күршеләре янына басканнар. Хәләле дә шушында гына булырга тиеш. Ул күзе белән эзләп табалмагач, шашынган кешедәй кычкырырга тотынды. Янына танышлары килделәр һәм ныгырга өндәделәр.
-Ул йоклый. Көчле уянмаслык йокыда....- диделәр һәм яткан җирен күрсәттеләр. Ул анда йөгерде. Битендәге япманы әкерен генә күтәрде. Башын кулларына алды һәм итәгенә куйды. Өзгәләнеп елый башлады. Битеннән, күзләреннән үпте:
-Кадерлем, яратканым, гүзәлем минем! Я, нишлим инде мин синнән башка? Нигә мине дә үзең белән алмадың? Калдырып киттең? Тормыш юлымны ничек итеп синсез үтәрмен мин?
Аның күзләреннән Сулиның битенә яшь тамчылары тәгәрәде. Уйлары тәртипсез рәвештә буталдылар. Артыннан балалары килеп бастылар. Улы әтисен кочаклап:
-Әни ничек?- диеп сорады.
-Ул йоклый улым. Бик озак йоклаячак. Безгә аннан башка авыр булачак. Исеңдәме, ул көчсез һәм моңсу кешеләрне яратмый иде. Шуның өчен дә без көчле булырга тиешбез. Ул безгә рәнҗемәсен. Ул йоклый. Ләкин барысын да күреп, сизеп ята. Ул исән. Аның җаны һәрвакыт безнең белән булачак. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз. ..
Бу хәлләрдән соң җиде ел вакыт үтеп тә китте. Балалар мәктәптә укып йөриләр. Аз елмаялар. Аралашучан түгелләр. Туган абыйлары һәм туган апалары тәрбиясендәге бу балалар тормышны аңлый, төшенәләр.
Ә хәләле башка өйләнмәде. Ул Сулиның сурәте белән яшәде.
Сулиның үлем хәбәре Саркисянга да килеп иреште. Ул үзен тагын гаеплегә санады. Үзен кеше тормышын җимерүче итеп хис итте. Ситины алып ул күмелгән кабергә барды. Туе көнне утырткан ак гөлчәчәкләр алып бардылар алар кабергә. Тагын да күп төрле чәчәк орлыклары сиптеләр. Кошлар өчен җим сиптеләр. Шәрыкның борынгы кешеләре исәпләвенчә, вакытсыз киткән кешеләрнең җаннары кошларга күчә икән. Ә начар кешеләрнең җаннары чүл бүреләренә...
Саркисян Аллага ышанмаса да кызы белән чиркәүгә керде. Сули җанының тынычлыгына шәм кабызды , ярыйсы гына акча калдырды һәм үзенең авылына кайтып китте. Саркисян бу дөньяны Бөек Акыл яратуна ышана. Һәм бу яратылышның ике ягы барлыгын белә иде. Бу – барлыкка килү һәм җимерелү. Менә шулар арасында үсеш көче бар. Ә калган бер дингә дә ышанмый иде ул. Кемнеңдер фантазиясе генә дип уйлый иде. Шулай ук диннәрнең кирәкле якларын да белә иде. Чөнки кешедә нинди дә булса ышаныч яшәргә тиеш, югыйсә, ышанычсыз кешеләрнең кыйблалары юк. Алар кая карарга, кая барып бәрелергә белмиләр ди.
Сити әтисе өчен бердәнбер тормыш мәгънәсенә әйләнеп калды. Ул аны бар кешедән артыграк хөрмәт итте һәм яратты. Ышанды, рәхәтләнеп әтисенең өйрәткәннәрен тыңлады. Тормышта сынмаска кирәклегенә төшенде. Әтисе аның да үзе кебек ялгыз калуын теләмәде. Бик күп ир-егетләрне карап йөргәч тә ул Азатта тукталырга булды. Чөнки алар аның белән бер төрле фикерлиләр иде. Алар бу галәм, дөнья турында озаклап сөйләшеп утыралар, бәхәсләшеп тә алалар. Бер килсә Азат берничә көнсез китә дә алмый. Нәрсә турында сүз көрәштергәннәре Ситида да кызыксыну уята. Ул ишек аша гына аларның ни турында сөйләшкәннәрен тыңлый. Ул үзе дә әтисе белән төрле темаларга сүз куертырга ярата. Әтисеннән берни дә яшерми, теләсә нәрсә турында сорый ала. Ә инде Азат килгәндә берничә тапкыр гына күзгә чалынган Ситидан Азат күзләрен ала алмый. Ул үзен мәликәләр кебек тота. Акыллы күзләрен бик күрсәтми, яшерә. Азат үзе дә сөйләшергә курка аның белән. Әгәр югалып калса? Дустының ихтирамын югалтуыннан да курка. Чит гаиләнең тынычлыгын бозарга теләми. Сити да үзен көчсез итеп күрсәтергә теләми. Кайчакта кайнап торган яшь каннан, башындагы акылыннан, сөю дәрте белән көрәшә. Әтисе моны күреп сизеп тора, аннан берни дә яшереп булмый. Менә шуңа да ул яшьләрне башлы- күзле итәргә дигән фикергә килә. Бу бит аның Азат белән далада очрашканнан соң ук туган әллә кайчангы хыялы. Санасыннар әле үзләре бер - берсен тапканнар дип. Ләкин бу бер дә алай түгел. Бу аларның Ходайдан бирелгән язмыш юллары. Ул аларның икесе белән дә аерым-аерым сөйләште. Икесе дә бер-берсе белән язмышларын бәйләргә риза икәнлекләрен аңлаттылар. Саркисян моңа шатланды гына. Аның бит инде күптәннән оныклар үстерәсе килә. Һәм Азатка:
-Син инде хәзер миңа дустым гына түгел, улым да булырсың,- диде. Бу шулай булып чыкты да. Алар матур гаилә корып җибәрделәр. Азат юлын , илләр гизүен дәвам итте. Ләкин еш кайта иде. Менә бүген дә ул арып- талып кайтып керде. Ашагач – эчкәч, озакка сузылган тынлыктан соң Сити матур елмаю белән сорады:
-Юлларың уңдымы?Көнең ничек үтте, матурым?
-Рәхмәт, яхшы,- диде ул бераз гына калтыранган тавыш белән. Алар икесе дә бергә чыгып машинадан Азат алып кайткан әйберләрне алырга чыктылар.
Сити үзенең вакыйгалар эчендә кайнавын аңлады. Ул :
-Бар мунчага кереп коенып чык. Анда сиңа киемнәр әзерләнгән. Ә салганнарын мин юып куярмын. Чыккан җиреңә өстәл әзер булыр. Ашыкмыйча юын. Мунча арганнарыңны бетерер.
Азат мунчага керде. Мунча эссе-җылы иде. Чишенгәч, җылы су белән тутырылган кувшинны алды. Янә әкрен генә су койды. Өстенә су койганның соңында ул ваннага кереп ятты. Ванна урман-кыр чәчәкләре исе килеп торган тау суы белән тутырылган иде. Бу Ситиның үзе генә белгән чәчәкләр, дару үләннәре белән ясалган “тылсымлы” суы. Алар нәселенең буыннардан- буыннарга өйрәтеп калдырган үзенә күрә бер тылсымы иде бу.
Мунчада юыну, коенудан ул йомшарып калды. Хуш исле җылы судан һәм җиңеллектән аның башы әйләнеп киткәндәй тоелды. Үзендә киң галәмдә йөзгән болыт җиңеллеге тойды ул. Рәхәтлектән оеп йокыга китәрлек хәлгә килде. Шактый вакыт узды, ләкин аның мунчадан чыгасы килмәде. Вакытны озаграк сузарга тырышты. Тормыш чуалчыкларын барысын да онытып үзгә бер дөньяга чумгандай булды. Нишләргә? Сити бит аны көтә. Ялкау гына ваннадан чыгып тәненең бар җирләрен балалар сабыны белән юды. Чиста савытка салып куелган су белән авызын чайкатты. Тешләрен чистартты. Соңгы кабат коенды һәм киҗе-мамык тукымадан тукылган сөлге белән тәннәрен корылатты. Элгечкә эленгән җирдән муены кыеклап киселеп йомшак тукымадан тегелгән киң чалбарны алып киде. Боларны Сити Азатка дип аталап теккән иде. Бу эчке киемнәр өстенә озын җиңле бәрхет халат киеп куйды. Ул горур җиңел адымнар белән аш бүлмәсенә таба атлады. Монда гүзәл Сити утыра иде. Аның зур матур күзләре ялкынлы чаткылар белән , озын керфекләре , бөдрә чәчләре кара энҗедәй ялтырыйлар иде. Ачык йөзе илаһи Ай яктылыгыдай нурлы йөзе озын җиңле идәнгә кадәр төшкән ефәк халаты алтынлы алсу сары төсләрдә салават күпередәй ялтырыйлар. Бу шаһинәләр чибәрлегендәге камил хатын-кыз иде.
Муенында алсу сары төстәге ташлар белән бизәлгән муенсалар, нәфис кечкенә матур колакларында түгәрәк зур алтын алкалар, кул чукларында төрле бизәктәге беләзекләр, Әрмән зәркәнчеләре тарафыннан эшләнгән бизәкле, рәсемле, чәчәкле бизәкләр. Сити өстәл тирәсендә әвәрә килүеннән туктап:
-Әйдә, анда сине кайнар ризык һәм утлы эчемлек көтә,- диде. Азат үзен чын сугышчы - көрәшчегә санады. Сити үзенең матурлыгы һәм сөйкемлелеге белән аны үзе белән алып китте. Азат үзен тоймас хәлгә җитте. Менә алар кара – каршы утырдылар. Ходаем! Ничек тота ул үзен! Патшабикәләрчә! Аккоштай муенын өскә сузган. Туп - туры утырган! Кулларына, бармакларына гөлчәчәкне эләктергәндәй тоткан фужер аның алсу ирененә гөл чәчәге кебек килеп кагыла да тагын китеп бара. Әйтерсең лә аксыл болыт өсләрендә кояш нурлары уйный. Аның дымлы иреннәренә кагылып калган шәраб тамчылары сәмави халәттә юкка чыгалар иде. Шәраб эчкәнән соң узум ашап куйдылар. Сити яңа суелган бәрән итеннән пешерелгән ашны тәкъдим итте. Вак кына итеп кисәкләнгән кош ите куйды. Сөйләшмичә генә ашап- эчеп утырдылар. Кайчакларда гына ул хуҗабикәгә тәмле аш өчен рәхмәт әйтте. Ә ул бер сүз дә дәшмичә, хәйләкәр елмаю аша аңа башын кагып ир солтанының Ходай биргән ризыкларның аңа ошавына сөенүен сүзсез генә аңлатты. Икесенә иркен һәм рәхәт иде. Эчкән әче татлы шәрабтан , уйнаган матур көйләрдән аларның башлары әйләнде. Дөнья мәшәкатьләреннән, чуалчыклардан азат бу ике гашыйк кичке тынлыкта, Ай нурлары балкышында Дөнья акылы ризалыгы белән татлы уйлар һәм ләззәт дулкынында йөзделәр. Сити:
-Мин сиңа Зөһрә кыз биюен башкарам, ә син миңа кушылырсыңмы?
-Әйе,- диеп тиз генә урыныннан сикереп торды Азат. Ул чыннан да биергә һәм биегәнне карарга бик ярата. Зал буйлап әкерен уйналган көй агылды. Ул үзенең өстеннән камзулын салып куйды. Ә Ситиның җилкәләренә урындык артына элеп куелган шәлне салды. Бөдрә чәчләр җилдә уйнагандай тирбәлеп алдылар. Аяк киемнәрен салып атты. Ә анда кыңгыраулы беләзекләр аяк балтырларында чыңлыйлар иде. Көй уйнаган тактка басып сыгылып бер яктан икенче якка зур булмаган адымнар белән әле анда , әле монда чайкалып бии башлады. Куллары, бармаклары, барысы да әле мамыктай, әле еландай хәрәкәтләр ясадылар. Зур ачылган күзләре алга карап башы һәм чәчләре бөтен гәүдәсе белән төрле якларга бөгелделәр. Йөзе елмаюдан балкыды. Күзләре ут булып янды. Чәчләре ялтырады. Түшенә кунган ике пар күгәрчен җилкәләр, аяклар белән бердәм хәрәкәттә йөзделәр. Азат Ситидан аермалы буларак күбәләктәй бөтерелүче биюченең бер алдына, бер артына төшеп дымлы күзләрен кысып шат елмаеп кулларын чәбәкләп торды. Шәрабтан алар икесе дә ачылып, йомшарып киттеләр. Оялу исемле әйбер аларны гомумән ташлап китте. Тәннәр һәм җаннар яңа көч белән тулдылар. Алар бер-берсенә ачыктан-ачык сокланып карадылар. Шушы аңлашылмас хис белән тәннәренең бар күзәнәкләре дә тулды. Кинәт, көй туктап калды. Бу көтелмәгән хәл булды, чөнки инде алар монда шулкадәр кереп киткәннәр иде. Кунак бүлмәсендә кечкенә лампа яктысы таралды. Тәрәзәнең нечкә пәрдәсе аша тулган Ай нулары үтте. Аларның йөрәк тибешләре һәм тын алулары гына ишетелеп калды. Азат, әллә кайдан йөрәк түреннән чыккан тавыш белән :
-Сити!- дип дәште. Ул аның янына килде. Ситиның кайнар кулларын дымлы кулларына алды һәм әкерен генә иреннәренә якынайтты. Аның кулларын , һәрбер бармагын назлап үпте. Әкрен генә кулларын аска төшерде һәм җилкәләренә үрелеп җайлап кына үзенә китерде. Иреннәрен аккошныкыдай муеннарына тидерде. Сити аның бер хәрәкәтенә дә каршы килмәде, ә киресенчә, һәрбер назга бирелеп бердәм хәрәкәтләр ясады. Куллар кара бөдрә чәчләр эченә кереп югалдылар. Алар карурманда адашып юл таба алмаган нәрсәләрнедер хәтерләттеләр. Ә иреннәр иреннәрне эзләде. Алар кушылуы ике бөек елга ярларыннан ташып кушылганны хәтерләттеләр. Икесен дә акыл һәм көч ташлап киттеләр. Ситиның иреннәреннән, күзләреннән, чәчләреннән , айдай йөзеннән бертуктаусыз үпкән Азат:
-Сөеклем, кадерлем, назлым, ягымлым, - дигән сүзләрне кабатлаудан һич туктамады. – Мин сине бер күрүдә гашыйк булдым һәм беркайчан да сине яратып туймадым. Мин сине беркайчан да, беркемгә дә бирмим. Син минеке генә! Ышан миңа!- диде. Ситины мамыктай җиңеллек белән күтәреп алды һәм кунак бүлмәсе буйлап күтәреп әйләндерде. Ә теләк үсентесе бу вакытта үзен гомерен биреп сөю учагына ташларга әзер иде.
-Мин дә сөям сине. Бары тик сине генә. Мәңгегә бер сине генә сөячәкмен,- диде ул.
Бу мизгелдә ике гашыйкка бар дөнья сыйган иде. Үзләрен сөю фәрештәләренә тиңләделәр алар. Әгәр дә хатын-кыз сөйсә һәм үзен сөеклегә санаса чәчәктәй ачыла. Үзенең матурлыгы, утлы балкышы белән хәтта үлем караңгылыгын да җиңә аладыр. Сөюдә тормыш тууы шуның ачык мисалыдыр. Чөнки бу мизгелдә аларга бер нәрсә дә кирәкми, бер нәрсә дә аларны куркытмый.
Уналты ел гомерен кайда нигә үткәргәнен аңамады Азат. Нишләп үзенең шул сөю патшабикәсе белән генә яшәмәде соң ул? Олы улына быел унбиш тулды. Кызына унике. Азат зур эшмәкәргә әйләнде. Ә Сити аның чын дустына һәм ярдәмчесенә. Бер-берсен күз карашлары белән аңлап күзгә- күз карашып яшәделәр алар. Бу озын бәхетле гомерләре өчен Ходайга рәхмәтләр укыдылар . Азат бәхетле әти, баба булды.
Юл.
Азат юлын дәвам итте. Гөлсия һәм Луиза белән булган хәлләрдән соң ул башка бер генә хатын-кызга да якын килмәскә, Сити белән калырга булды. Үзенә тагын да борчулар тудырасы килми иде аның . Соңгы өч елда ул хуҗалык тормышыннан ялгыз тормышка күнекте. Ирекле булуыннан рәхәтлек алды. Шулай бервакыт аңа каратигәннәр сорау бирделәр:
-Нишләп син ялгыз?- диделәр.
-Ул һич яшермичә үзе белән нәрсә булганын, ничек итеп аңа хатынының хыянәт итеп, ул чит бала үстерүе, хәзер илләр гизеп йөрүе, ләкин сөеклесе Ситиның ире икәнлеге турында сөйләде. Тыңлап торучылар бер- берсенә карашып көлештеләр.
-Нинди көлке бар монда? Хыянәт һәм ялган көлкемени?
Араларындагы олырагы:
-Гафу ит, улым. Без монда синнән түгел, үзебездән, бөтен ир-атлардан көләбез. Син генә монда искәрмә түгел. Без барыбыз да хатын-кыздан тудырылган, ана балалары. Ә аталарыбыз кем икәнен бер алла гына белә - диде.
-Аңламыйм, нәрсә сөйлисез сез?
-Аңлатам. Без көтүчеләр. Яртышар ел өйдә булмыйбыз. Ә балалар туа тора. Кем булып чыга инде аларның аталары? Хатын-кызлар үзләренә бертуктаусыз игътибар таләп итәләр. Ә кайдан алырга соң аны? Без бит өйдә юк. Без бу җирдә ялган эчендә яшәүчеләнең беренчеләре дә, соңгылары да түгел...
Көтүчеләрнең калганнары моның белән килешеп башларын чайкап утыруларында булдылар. Азат кайбер сүзләрне аңлап бетермәсә дә алар белән килеште. Бабай күп сөйләүчән һәм күп белүчән булып чыкты. Ул әле тагын әллә ниләр турында сөйләде:
-Ни генә дисәң дә Израиль халкы зирәк халык булган.
-Нәрсәдә чагыла инде аларның зирәклеге?
-Алар үз балалары итеп кызларының балаларын гына таныйлар. Үз кызлары тапканга аларныкы дип саныйлар. Улым, шуның өчен дә, яшә һәм башыңны юк-бар белән катырма. Синең бар байлыгың үзең белән. Бу синең яшьлегең, акылың, ирегең. Менә шулар сиңа Ходайның иң зур, бернигә дә алыштырмас бүләге.
Шушы сүзләрне үзенә канун итеп алган Азат тормышын икенче якка үзгәртергә булды. Үзенә башка машина сатып алды. Бик эре булмаган эшкуарга әйләнде. Кавказ, Урта Азия якларын әйләнде. Ә кышны уздырырга Татар иленә кайта торган булды. Ул анда әти-әнисе белән кызы өчен Минзилә елгасы ярына салынган бик матур, иркен өй сатып алды.
Дөнья гизеп йөргәндә ул бер журналист белән танышты. Танышы аңа яңалыклар сөйләргә ярата иде:
-Бик тиздән болай ирекле хәлдә Азия һәм Кавказ якларына йөри алмассың, дөньялар үзгәрергә тора диде. Бер СССР урынына бик күп дәүләтләр барлыкка киләчәк.
-Ни өчен?- дип сорады Азат.
-Чөнки өстәгеләр чынбарлыктан аерылды. Ялган тормыш белән яшиләр. Алар дөреслек канунын оныттылар. Ә кешеләр гел иреккә омтылалар. Аларда булган шәхесне, телләрен, диннәрен, хезмәтләрен хөрмәт итәргә кирәк. Ә алар өчен дин сайларга, нинди телдә сөйләшергә икәнен, кемне хөрмәт итеп ничек яшәргә икәнлеген аңлатырга кирәкми. Ул моны үзе уйларга тиеш. Бикләнгән читлектә барыбер озак яшәп булмаячак. Ул барыбер озакка түгел, җимереләчәк.
Азат әле үзен камил дөньяда яшим дип уйлый иде. Юк икән, алай түгел. Ул ялгышкан. Кешелекне зур үзгәрешләр көтүенә төшенде Азат бу очрашудан соң. Аның йөрәген бер мизгелдә курку биләп алды. Менә ни өчен кешеләр туган җирләреннән китәләр икән. Алар һәрвакыт кемгәдер янап, үзләре дә куркып яши торган илдә яшәргә теләмиләр икән.
-Сугыш бик күптәннән бетте бит инде. Ни өчен кешеләр һаман авырлыкта яшиләр?- дигән сорау бирде ул аңа.
-Без аның өчен дөньяның дүрттән бер өлешен туйдырабыз. Ләкин бар да бушка. Алар барыбер дә үзләренекен сөйлиләр. Без аларга үзебезнең галимнәребезнең иң- иң яхшылары икәнлеге турында, телебезнең иң татлысы һәм бай булуы турында сөйлибез , ә алар: “Юк, мактанырлыгыгыз юк, безнең мәдәниятебез сезнекеннән борынгырак, баерак. Сез яши дә белмисез”,- диләр.
Чыннан да журналистның күрәзәчелеге расланды: без чит илгә корал тотып кердек, бөтен илләр безгә каршы көрәш ачты. Чит илдән китәргә куштылар, без киттек. Киттек һәм зур илебезне кисәкләргә җимердек.
Азат һаман да азат булып калды. Гаилә тормышы да, ниндидер билгеле бер хезмәт тә, туган җире дә аны үзенә бәйли аладылар. Азатлыкны, ирекне сөйгән күңеле бернинди ятьмәләргә дә чорналмады. Табигать белән бер сулышта калды. Бераз кояшта каралган йөз, арыган караш, җыерчыклар, чал чәчләр аның кеше тормышы өчен кайгырганын күрсәтәләр . Туганнары җирнең төрле җирләренә таралганнар. Ул аларны сагына. Үзен кешелекнең бер өлешенә саный. Кешенең кайгы һәм шатлыгы - аныкы да. Эченнән генә ул бар кешеләргә дә байлык, муллык тели. Һәм Җирдә тиздән илһам чыганагы барлыкка килүенә чын күңелдән ышана. Азат күңеле азатлыкка омтыла...
Достарыңызбен бөлісу: |