Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет7/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   17

-Кызны алып китәр вакыт җитте, - диде. Нинди зур бәхет бит бу кыз алып кайту. Моның өчен күп кенә ирләргә гомерләре дә жәл түгел. Һәрберсенең күзләре яна. Үзләрен әллә кем итеп тоялар. Гәүдәләре яшь боланныкы кебек тартыла. Бәхет тулы йөзләре нур чәчә. Язгы сабактай яшь гәүдәләре җилдә бераз гына чайкалгандай тоела. Бу гәүдәләрне, карашларны аз гына да оялусыз яшь кызлар күзәтә. Ә егетләр бу карашлардан бераз гына оялалар. Чөнки бит бу кызлар аларның көче дә, көчсезлеге дә.

Яшьләр өйдән ераклашырга да өлгермәделәр, аларның артларыннан олырак ир - атлар чыбыклар белән куалый, каешлар белән аркага сугу кирәкме, безне куалап кыйный башладылар. Безгә җавап бирергә ярамый. Бары тик саклана гына алабыз. Каты авырттырып сугалар. Без әле үзебездән дә битәр кияүне саклыйбыз. Аны каплыйбыз. Мин түзмәдем:

-Бу нәрсә инде?- дидем.

-Безгә бу туйны онытмаска һәм киленне рәнҗетмәскә кисәтү, чөнки шулай булганда безгә тагын да авыртулар булачак, - диде Сәфәр. Аларның безне кыйнауларыннан шәрабтан исерүнең әсәре дә калмаган иде. Кыйналудан да түгел, яшь кызларның бездән мыскыллап көлүләре рәнҗетә иде безне. Бөтен дөнья, кешеләр генә дә түгел, хәтта хайваннар да бездән көләләр иде төсле. Ярый әле төн хөкем сөрә. Безнең йөзләребезне кешеләр күрмәде. Алайса тагын да авыр булган булыр иде...

Кияүнең өенә кадәр без бик үк сөйләшмичә, кайчакта үз - үзебездән көлеп кайттык. Башка ашыйсыбыз да, эчәсебез дә килми, тәннәребез генә авырта иде. Ләкин бер нәрсә тынычландыра: болар барысы да артта калган иде инде.

Иртәнгә кадәр күңел ачтык, биедек, җырладык. Һәм иртәнге кояш безне бу көлке хәлебездә күрмәсен диеп өйләребезгә таралыштык.

Азатыбыз бу хәлләрне бер атна буе оныта алмады. Кешеләргә, аларның йолаларына ис китәрлек иде. Туйлар узгач та берникадәр вакыт аның уйлары буталды. Ниндидер серлелектә йөрәге туңды. Нәрсә булды соң әле аңа? Нидән болай бу? Сорауларына җавап табарлык түгел иде. Бәлки туйның тәэсиредер? Бәлки берәр җирдә үзен дөрес тотмагандыр? Әллә соң аның да өйләнәсе киләме? Юк, һич юк. Булуы да мөмкин түгел. Аңа ирек барыннан да кадерлерәк бит. Аның исеме дә азат, ул гомер буе азат булырга тиеш. Бәйләүче җепләр артуын теләми дә ул. Ләкин... аның күз алдыннан кияү өендәге бер кызның карашы узды. Бу серле үзенә тартучы караш аның күз алдына берничә тапкыр килде. Бу кечкенә күзләр ерактагы йолдыз балкышын хәтерләтеп, аның күз алдында балкыдылар. Аларның карашлары берничә тапкыр очрашты бит. Күңелендәге кайнар утка куркыну бушлыгы да өстәлде. Азатка моңсу иде. Гаҗәп. Сихерче ятьмәсенә эләкте түгелме соң ул? Ул бит көчле шәхес. Һәм аның планнарына да кем беләндер тормышын бәйләү кермәгән. Ярый әле аны корыч дусты сөю ятьмәләреннән еракка алып китеп бара. Вакыт кешене төрле җан авыруларыннан дәвалый. Ләкин ул да бөтенләе белән дәвалап бетерә алмый.

Яшьлек - яшь йолдызга тиң. Ул һәрвакыт яна. Тормыш суын әйләнә - тирә мохит белән бүлешә. Һәм үзенә дә башкаларның серле суын сеңдерә. Әйләнә - тирә дөнья тылсым белән яши. Шулай булмаса, без ирекле уй - фикерләребезне, кыланышларыбызның тирәлегебездән торганлыгын ничек итеп аңлатыр идек? Бу барыбер дә очраклы килеп чыгу яки табигатьнең язылмаган кануннарына бәйле.

Күп кенә яшь кызлар Азатыбызда үзләренә ир булырлык кешене күрсәләр дә, ул үзендә сөюдәге омтылышлы дәрткә тартылулы чылбырдан үзен азат итә ала иде.

Кешенең гомер юлы үзенең акылсызлыгы белән үз - үзен алдап, алдагы гомереңдә биеклекнең иң югары ноктасына менеп җитүне язмыш дип атаудан тиз кыскара.

Ярты еллап вакыт үткәндер, бераз олыгайган, җилләнгән йөзле, карасуланган тәнле Азатны юллары янәдән бу авылга алып килделәр. Бу юлы ул Алтымышта туктарга булды . Ә дусты исә аңа бүләк әзерләде. Әле һаман да өйләнмичә йөргән дустын кыргыз кызына өйләндерергә булды. Бу турыда ул аңа әйтмәде дә. Бәйрәм оештырырга булды һәм анда имештер Азатны да чакырды. Монда авылдагы кияүдә булмаган кыз - кыркынның барчасын да җыйды. Бәйрәмгә тиз әзерләнделәр. Авыл кырыендагы бер өйдә оештырдылар.

Кояш батканда яшьләр барысы да җыелып беттеләр. Кунак бүлмәсендә кыргыз көйчеләренең матур көйләре агыла. Тәбәнәк кенә өстәлгә эскәтер җәелгән. Монда куелган сыйларны бәкләрнеке дип атап була. Көмеш кәсәләргә кыздырылган итләр, җиләк - җимешләр тезелгән. Озын - озын шешәләргә гәрәбәдәй кызыл шәраб, яңа гына өзеп алган помидорлардан һәм борычлардан салатлар ясалган.

Берсеннән - берсе уздырырга тырышып матур киенгән кызлар нинди генә бизәнү әйберләре такмаганнар. Ялтырап торган беләзекләр дисеңме, ак кардай муеннарны бизәүче ак һәм кызгылт ташлардан муенсалар аларның яшь нурлы йөзләренә тагын да нур өстиләр, хәтта һава да тылсымга чума. Кунак бүлмәсе сөю һәм илаһилык белән тула. Бәйрәмне алып барырга чая кызларга кушылган. Аларның көчле тавышлары өйне генә тутырып калмыйча урамга да чыга.

Егетләр шәраб эчүдән түгел, ә матурлыкларыннан телләр бәйләнерлек кызлардан исерәләр. Һәр егетнең янына берәр кыз утырган. Бу шулай килеп чыкканмы, аларны кемдер утыртканмы, беркем дә анык кына әйтә алмый. Яшь чибәрләр үзләре шулай утырганнар булса кирәк. Чәчләре кара энҗе ялтыравы белән ялтырыйлар. Кечкенә кулларының бармаклары серлелекнең үзе булып аклык һәм җылылык бирәләр. Патшабикәләрнекенә тиң язгы сабактай гәүдәләре , хәрәкәтләре җиңел, матур һәм буйсынусыз.

Кызлар бизәнмәгәннәр һәм хушбуйлар да сипмәгәннәр. Алар яшьлек һәм камиллекнең үзе булып балкып һәм кыр чәчәкләредәй аңкып утыралар. Тылсымлы матурлык белән күктәге йолдызлардай илаһи балкып утыралар. Аларның ашау һәм эчүләрен үз күзең белән күрми торып, моның нәрсә икәнен аңлап булмый. Кызлар - кулларындагы фужерларны хәтерләтәләр.

Егетләр дә, кызлар да гаепләнмәс илаһилыкта. Бу яшьләр өчен җомаһның үзе. Менә шул бер мизгел өчен дә яшәү ни тора. Бераз вакыттан соң оялулар каядыр кереп югалдылар. Барчасы бергә җырлап - бии башладылар.

Иң беренче уртага чыгып бер түгәрәккә тезелеп аккошлардай бии башладылар. Бу биюләре белән язгы җилләрдә тирбәлүче балкузакның гөлчәчәкләр һәм бөтнек белән кушылып аңкуын хәтерләтәләр. Бу яз башы сыман язгы җилләрнең назлап тормышка дәшүләре сыман. Егетләр түгәрәкне өзеп бераз чайкалган хәлдә бәхеттән балкыган кызлар арасына кереп кулларын әле бер - берсенә, әле ботларына чабып ярсу көйгә иярәләр. Ә кызларның хәрәкәтләре палас агачының яшь ботакларындагы чәчәкләрне хәтерләтәләр.

Ходаем! Безнең илгизәребез бу җомаһ кошларына мөкиббән китеп бөтен дөньясын да, үзенең кем икәнлеген дә онытып сөю диңгезендәге хыял дөньясына очты. Ул инде үзенең ирекле дөньясы белән хушлашуын үзе дә аңлый башлаган иде. Аның барлыгы һәм берлеге менә шушы мәҗлестәге яшьләрдән тора кебек. Аерым алганда биюче кызлар арасында бер табышмаклы - хыялые үзен тотышы, гәүдәсе, елмаюы белән Флора алиһәсен хәтерләтеп аны ниндидер дөньяга чакыра. Ул аны үзенең тылсымлы дөньясына чакырып, анда эретеп юкка чыгара. Азатта гәүдәсеннән кала бер нәрсә дә калмады. Күзләре томанланды. Татлы хыял төшенә чумды. Уйларының соңгылары да очып китте. Үзеннән - үзе оялып, йокы халәтен селкеп атасы килде. Ләкин күз алдына һаман антик дөнья Флорасы килеп басты. Ләкин инде ул башка сурәт алды. Бусы инде испан актрисасы Антонии Сарате иде. Хыялый, акыллы, чибәр, матур киемле, ачык күкрәкләре, җилкәләре аны акылсызлыкка китерде. Йөрәге берничә кисәккә ярылды. Акылы “Яки мин аның белән гомергә, яки мин бу җирдә артык кеше” диде. Бөтен бу җирдә ул бер үзе генә иде бугай. Чыннан да бит ул аңа гына биеде. Утлы, ерактан чакырып янган күзләре тылсымлы сөю утларында яналар. Илаһи матурлыктан сихерләнгән Азат кая кушсалар шунда барырга, нәрсә кушсалар шуны эшләргә әзер иде.

Бу гүзәл кызның исеме Гөлсия булып үзенең чагыштыргысыз матурлыгын ул күчмә төрки кабиләсеннән алган иде. Аның берүзендә генә берничә йөз яшеренгән. Фәрештә дә, сихерче дә, ымсындыргыч канизәк тә, ерткыч җанвар да, бар да бар иде анарда.

Соңрак һәр егет үзенә кыз сайлап яки бии, яки сөйләшә башладылар. Ә Гөлсия Азатның кулын алып Кашкарый биюе башкарды. Бу бию көйсез генә башкарыла. Кечкенә генә әйләнә буйлап биеп йөреп күз карашларын , тәнне , башны, бармакларны , гәүдәне, аякларны хәрәкәткә китерү иде бу.

Гөлсиянең җылы кулына кагылгач та аның тәне буйлап ток суккандай дулкыннар йөгерештеләр. Башына шундый уй килде: Ул нинди җиңел, саф һәм балалардай йомшак.Ә аңа караган карашлары Азатны оялталар иде. Үзен ул көчсез, үсеп тә бетмәгән малай итеп сизде. Ә кыз аның каршында гүзәл, назлы һәм буй җитмәслек... Бу кыз – камиллекнең үзе. Башын кыргый хис буып алды: Хәзер үк аныкы булырга тиеш иде бу кыз! Ләкин икенче уй: “Нишлисең син? Тукта, тынычлан! Үзеңне кулга ал. Үзеңне юкка чыгарма!”- диде.

-Исемең ничек, гүзәл кыз?

-Гөлсия...

-Нинди матур... Сирәк исем. Беренче ишетәм. Исемең дә үзең кебек матур икән,- диде ул көчкә сүзен сүзгә бәйләп, моңа тагын уңайсызланып югалып калып.

-Рәхмәт. Бу исемне миңа бабам кушкан. Мин хәзер,- диде дә Гөлсия аш бүлмәсенә кереп югалды.

Азатны курку биләде: “Әгәр дә ул әйләнеп кермәсә? Мин акылсыз һәм аңа тиң дә түгел. Җырлый, бии дә белмим. Җитмәсә юлчы, илгизәр...”

Шуларны уйлап утырудан үзенең янына Гөлсия килеп утырганын сизмичә дә калды. Ул үзенең нурлы елмаюы белән:

-Әйдә аш бүлмәсенә,- диде.

Аш бүлмәсенә керделәр. Өстәл тулы ризык, шәраб иде. Ул ике фужерга шәраб салып берсен Азатка сузды һәм:

-Әйдә, бу тере суны синең өчен эчәбез,- диде.

-Юк, инде, гүзәлем без аны синең гүзәллегең өчен эчик,- диде Азат, күңеленә килгән беренче уйны әйтеп.

Гөлсия ирен чите белән елмаеп куйды. Алар бер - берсеннән күзләрен алмыйча, карашып әкерен генә әчкелтем - төчкелтем Оша даласы шәрабын эчтеләр. Бераздан Азат:

-Кадерле Гөлсия! Әгәр дә күңелеңә охшамаган берәр нәрсә әйтсәм, син аны чынга алмавыңны һәм мине кичерүеңне алдан ук үтенәм.

-Сөйләп кара, мин сине аңларга тырышырмын.

-Син аш бүлмәсенә кереп киткәч тә мин бик нык курыктым... Син мине мәңгегә калдырып киттең дип уйладым. Мине сине беркайчан да югалтасым килми, - диде ул һәм үз сүзләренә үзе үк оялып та куйды.

- Син бит үзеңне ил гизүче дидең. Күп йөрисең, күпне күрәсең. Бардыр ла сине сөюче һәм бары сине генә көтеп торучы сөйгән кызың. “Бары сине генә” дигәнне ул басым ясап әйтте.

-Юк, мине әтием, әнием һәм олы апамнан башка берәү дә көтми.

Азатка инде бераз гына батырлык кереп ояларга чамалый иде:

-Гөлсия, син минем белән урамга чыгарга риза булсаң, мин сиңа үземнең күктәге яраткан йолдызларымны күрсәтер идем. Ышан, алар безне көтәләр. Һәм аларның берсе сиңа бик тә сиңа охшаган. Әллә ул синең игезәк сыңарың микән?

-Әйдә,тизрәк, күрсәт миңа игезәк сыңарымны,- диеп кабаланды Гөлсия, ишеккә күрсәтеп.

Ул ишегалдына беренче булып чыкты. Гөлсия аның артыннан. Күк йөзенә эреле - ваклы йолдызлар чәчелгән иде. Төнге күк йөзенең хуҗасы Ай күренми. Ул үзенең юлы белән киткән. Кичке караңгылыктагы Гөлсиянең йөзеннән дә нурлар сибелгәндәй тоелды Азатка. Бу бит теге күзләр иде. Сәфәр белән барган туйда күргәннән соң төн йокыларын , тынычлыгын җуярга мәҗбүр иткән күзләр...

Таулар ягыннан салкынча дымлы җил исә. Ул назлап аны гүя йокысыннан уята.

-Гөлсия!- диде ул бераз тынычрак тавыш белән. Зур кулы белән җылы, нечкә бармакларына кагылды. - Кара безгә сөю йолдызы Зөһрә карап тора. Нинди якты ул, матур. Аның елмаюы синекенә охшаш. Гашыйк йөрәкләрне яндыра. Ул биюче йолдыз! Биюе дә синекенә охшаш. Ул җирдән күккә менгән синең төсмерең.

Шушы сүзләр белән ул аны сак кына үзенә якынайтты. Гөлсия дә киреләнмәде. Яңа дустына чын күңеленнән ышанган Гөлсия җаны һәм тәне белән аңа тартылды. Үзенең кырыслыгы белән аңа ырынудан куркып Азат бик кискен хәрәкәтләр ясаудан сакланды. Әкеренләп кенә бит очларына, күзләренә күчте. Кайнар сулышы белән эрегән Гөлсиянең татлы иреннәренә тияр - тимәс кенә кагылды. Фирганә шәфталуларыннан да татлырак иреннәр сөю белән җавап бирделәр. Бу вакытта икесе дә җүләр сөю суы белән туеналар иде.

Ике гашыйк утлы татлы дәрт белән бер - берсенә булган сөю утларында күкләрдә очтылар. Аларның акыллары да, сулышлары да, хисләре дә бу зур дөньяның бербөтен бүленмәс берәмлеге иде. Чәчләре арасына кереп адашкан куллар чыгар юлларны җилкәләрдә, кулларда , билләрдә эзләделәр , ләкин анда да адаштылар...

Шашынган үбешүдә алар акылларын гына югалтып калмыйча бар дөньяларын оныттылар. Гөлсия өчен дә, Азат өчен дә бу хисләр тәүге иде. Кыз егетнең таулар, далалар исе аңкып торган хуш исеннән исерде. Ә егеттә исә кыз кеше белән шулай якын булудан, үбешүдән, үзенә терәлеп үк торган күгәрченнәрдән теләк үсетесендә гомер сулары кайнады. Гөлсиянең алсу иреннәре тулыланып киттеләр. Күкрәгенә кунган ике күгәрчен инде очып китәргә әзерләнәләр иде. Дәртле үбешүләр, бер - берсенә якынлык, сөю ялкынының кайнар сулары, бер - берендә эреп юкка чыгу теләге башка чыдый алмаслык дәрәҗәгә җиттеләр. Шул мизгелдә тәннәре буйлап гүя яшен ташы үтте. Һәм алар да шул яшен ташы белән бергә Галәмнең башлангычы Бинг - Бонг кебек янар таулардагы көч белән шартладылар.

Әле дә бер - берсенә сыенып бәхет һәм елмаю эчендә басып тордылар. Бу озын төн аларга кыска мизгел булып кына тоелды. Төнге күкнең йолдызлары аларның беренче татлы сөюләре тууга шаһит булдылар. Бер - берсенә тотынышып, сөюгә изрәп әле һаман да басып торалар иде. Татлы хисләрдән аларның йөрәгендә беренче мәхәббәт чаткылары пәйда булдылар. Һәм алар үскәннән - үсә, зурайганнан - зурая бардылар. Иртә таң яктылыгында Азат аны яшәгән өенә озатып куйды. Хушлашканда:

-Назлым, мин сине сөям. Син минем бердәнберем. Без бит әле тагын очрашырбыз,- диде.

Гөлсия бәхетле елмаеп аңа башын какты.

Хатын – кызлар табигатьнең үзе кебек үк зирәкләр. Алар тормыш юлдашы буларак үзләрен - үзләре ир - ат тарафыннан сайлаталар.

Инде бер ел элек туйда күргәч үк Гөлсия Азатны тормыш юлдашы итеп сайлады. Ул моның өчен табигатьнең барлык көчләрен һәм үзенең барлык төсмерен дә кулланды. Әлеге сәяхәтчене үзенә каратыр өчен Ходайга да, сөю фәрештәләренә дә ялынды, бар көчен куйды һәм ахыр чиктә моңа иреште дә.

Һәрбер акыллы хатын тормыштан нәрсә кирәген алып теләгенә ирешә ала. Ә ир - атка бу мәсьәләдә авырырак , чөнки ул моны төбенә төшеп аңлый, чишә, баш вата, очына чыгарга тели. Шуның белән күп вакытта да ялгышырга да мөмкин, чөнки хатын - кыздан аермалы буларак алдан күрүчәнлекләре көчсез.

Ир- ат – табигать баласы. Ә хатын – кыз аның ханбикәсе.

Бу татлы төннән соң таралып йоклаган Азатны таң белән үк килеп уяттылар. Болар исә Гөлсиянең абыйлары иде. Аларның караңгы чырайларын күреп йокысыннан айнып та бетмәгән Азат аптырап китте. Ул бит бернинди дә начарлык эшләмәде. Әле төнлә Гөлсия белән булуы да татлы төшкә генә охшап тора иде. Ул бит аның намусына кагылмады һәм моны эшләмәс тә иде. Бу төрки кабиләләрга хас сыйфат түгел. Ходайдан килүеннән курка иде ул. Җәмгыять кичерми иде мондый намуссызларны. Ә гаепле кешенең моннан соң җирдә яшәргә дә хакы юк.

Гөлсиянең агалары аның белән әдәпле итеп исәнләштеләр. Йокыдан уятуларына гафу сорадылар. Олы абыйсы Борһан сүзне болай дип башлады:

-Энекәш, без синең яныңа болай гына килмәдек. Синең алгы көнең турында нинди уйларда яшәвеңне белергә дип килдек. Һәм безне инде иң беренче үзебезнең сеңелкәшебез кызыксындыра.

-Нәрсә ишетәсегез килә инде сезнең миннән Гөлсия турында?

-Ничек нәрсә?

-Синең безнең сеңелебезне барлык яшьләрдән аерып алып китеп таң атканчы аның белән икәү генә булуыгыз турында бөтен кеше белә .

-Әйе, мин аңа безнең космос балалары булуыбыз турында сөйләргә , йолдызлы күкне күрсәтергә һәм шуның турында сөйләшергә дип алып киттем.

-Безне синең аңа нәрсә сөйләвең яки күрсәтүең кызыксындырмый да диярлек. Ә менә сеңелебезнең язмышы кызыксындыра. Хәзер Гөлсиябезнең язмышы хәл ителә.

-Мин Гөлсия турында бик яхшы фикердә һәм мөнәсәбәттә. Аны бик ихтирам итәм. Аның белән минем арада бернинди акылсызлык та булмады.

-Энекәш! Безне синең мөнәсәбәтләрең кызыксындырмый да диярлек. Ләкин меңәрләгән еллардан килгән кануннар бар бездә. Аны әле беркемнең дә бозганы яки кире какканы юк.

-Мин аны боздыммыни?

-Юк, син әле аны бозмадың. Без сине үзебезгә якын туганыбыздай, ил гизүче дәрвиш буларак кабул иттек.

-Ачыграк сөйләсәгез иде. Мин берни аңламыйм. Нишләдем соң мин?

-Бер - берләренә ошаган яшьләр барысы башкалардан аерылып китмичә бөтенесе белән күңел ачалар. Әгәр дә инде алар аерылалар икән, димәк инде бу аларның язмышлары хәл ителгән һәм эш туйга барып җиткән дигән сүз. Әгәр дә икәү генә аерылып йөрегәннән соң егет өйләнүдән баш тарта икән, аны безнең йолалар буенча үлем көтә. Ул нәселгә кара ягып, намусын пычраткан булып санала. Кызга да кара ягыла. Яки аны үтерәләр, яки инде ул соңгы көннәренәчә үзенең нәселенең хезмәтчесе булып кала.

Бу сүзләрне тыңлап торган Азат аптырашта калды, кызарды. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты, учлары тирләде, аяклары хәлсезләнде, башында уйлары әрле - бирле сугылдылар. Ул бу сүзләргә ничек тә җавап таба алмады.

Икенче бүлмәдән салмак кына аяк тавышлары ишетелде. Бу Сәфәрнең әтисе иде:

-Нәрсә соң әле сез һаваны курку белән тутырдыгыз. Мин сезне икенче бүлмәдән тыңлап тордым. Ул минем кунагым, һәм мин аның атасы урынына җавап бирергә тиеш. Минем моңа хакым бар. Ул минем улымның якын дусты. Мин аны нинди генә хәлдән дә коткарырга тиеш .

Хәйләкәр елмаюын ул Азатка ташлады. Азат үзен яклаучы кешене тоеп чын күңеленнән сөенеп куйды, киеренкелеге чигенеп аяк буыннары йомшарды .

-Монда бер ул гына гаепле дә түгел әле. Без аның гаебен бүлешәбез. Чөнки алдан бу турыда анарга сөйләмәдек. Тоттык та бәйрәмгә чакырдык. Кайдан белергә тиеш иде инде ул бу турыда? Бу бәйрәмдә яшь кызлардан сибелгән нурларга, сөю алиһәләренең чибәрлегенә ничек чыдарга тиеш иде инде ул сезнеңчә? Ә кызларга шул гына кирәк тә. Тиз каптырып алар үзләренә ошаган егетләрне. Менә нәтиҗә! Егетебез Гөлсия ятьмәсендә!

Барысы да кычкырып көлеп җибәрделәр. Агарынган Азат та беренче тапкыр барысына да кушылып елмаеп куйды. Бу үзенең көчсезлегеннән яшь аралаш көлү иде.

-Хатын-кыз табигатенең зирәклеге - ир-атның кырыс көче каршында көчсез булып күренгән кыяфәттә үзенең табигый акылы һәм ымсындыргыч табигате, гүзәллеге аша ирләрнең язмышлары белән идарә итү. Аларның көчләре хатын- кыз булуларында.

-Атакай...

-Бетте балалар. Әңгәмә тәмам. Без Азат белән сөйләшербез, уйлашырбыз, бер төрле уртак фикергә килербез. Менә шуннан соң кояш батканчы үзебез килербез сезгә.

Атакай әкерен генә кунакларын озатты:

-Дөнья ! Син үзең ятьмәләрдән генә торасың!

Яшьләр бераз тынычланып кайтып киттеләр. Мөэмин ага озын буйлы, матур йөзле карт гомере буе төрле эшләрдә эшләде. Нинди генә эшкә алынса да ялт итеп башкарып чыга иде ул. Тәкәбберлеге булмаган бу кеше беркайчан да бер генә кеше алдында да тез чүкмәде, баш имәде. Тәртипле, акыллы, эш сөючән булуы белән ул һәрвакытта да кешенең акылына ышанып яшәде. Укырга яратты. Бигрәк тә француз, алман әдәбияты ошый иде аңа. Фәнни журналлар аның гомерлек дусларына әйләнделәр. Җитмеш яшен тутыруына карамастан бик яшь күренгән бу карт бөтен нәрсәнең, ашның, эшнең, ялның, сөйләшүләрнең чамасын белә иде. Шуңадамыдыр авыл кешеләре аны хөрмәт итәләр, киңәш сорыйлар һәм киңәшләрен тоталар да инде.

Иртән барысы да йокыларыннан торгач, ашагач, эчкәч Азат белән дә әңгәмә корып җибәрде ул. Һәм сүзен болай башлады:

-Сиңа ошыймы Гөлсия?

-Әйе.


-Нишләргә җыенасың инде?

-Белмим...

-Әгәр дә өйләнәсең килми икән , шулай диген. Без бу хәлдән шома гына чыгу юлын табарбыз. Мин ул кызны туганыннан алып беләм. Ул сине бәхетле итәчәк.

-Ул миңа ошый. Һәм мин аңа өйләнергә дә риза. Ләкин мине туй һәм аның мәшәкатьләре куркыта.

-Анысыннан курыкма. Без сиңа булышырбыз. Хәер, син үзең дә төшеп калганнардан түгел. Ләкин бу атна эчендә әтиең һәм абыең аны сорарга барырга тиешләр.

-Яхшы, мин аларны үзем үк алып та килермен.

Кояш баеганчы Мөэмин ага белән Азат Гөлсияләргә килделәр. Аларны инде көтәләр иде һәм хөрмәт белән каршы алдылар. Гөлсиянең әтисе Мөэмин аганың сүзләрен тыңлап бетергәч тә әнисен чакырып алды һәм Гөлсиядән аның ризамы, юкмы икәнлеген сорарга җибәрде. Ул кызы янына киткән арада ир - атлар чәй янында Азатның нәселе турында сөйләшеп утырдылар. Ә Азатның уйлары Гөлсиядә иде. Әгәр дә ул риза булмаса? Аның йөрәге бер туңды, бер җылынды. Тыны бер бетте, бер калтыранып кына сулыш алды. Кирәк микән соң ул Гөлсиягә?

Менә ишек төбендә Гөлсиянең әнисе дә күренде. Бик мөһим күренергә тырышкан, үз - үзенә ышанган чибәр бу хатын акыллы карашын иренә текәде. Өстендәге яшькелт күлмәге дә, башына бәйләгән ак яулыгы да аны тагын да гүзәлләндерәләр иде.

-Атасы, кияү кодалар җибәрә ала,- диде.

Гөлсиянең әтисе җиңел сулап куйды:

-Балаларыбыз бер - берсен тапканнар икән инде, бу Ходай әмередер, - диде. Барысы да кулларын өскә күтәреп бертавыштан “Әлһәмдүлилләһи” диделәр. Бу аларның нәселләренә , гаиләләренә биргән фатыйха өчен Ходайга шөкер итүләре иде.

Хуҗалар Мөэмин ага белән Азатны зур юлга кадәр озатып бардылар. Туйга кадәр гаиләләр ике тапкыр очраштылар. Кыйммәтле бүләкләр , бер - берсенә зур дуслык вәгъдә итештеләр. Гөлсиянең ягыннан Мөэмин ага, Азатның ягыннан туган агасы Хәлил туйны үз өсләренә алдылар. Төрки йолалар буенча Гөлсиянең гаиләсенә кыйммәтле зур бүләкләр алып киленде. Алар аны үзенә бер төрле итеп бирергә тиешләр. Бу ана сөтен кайтару бурычы дип атала. Кияүнең ягыннан туйның барлык чыгымнарын үз өсләренә алдылар. Зур йөк машинасында Гөлсия өенә туйга кирәк – яраклар һәм азык- төлекләр, аның туганнары өй янына атлар китерделәр. Өсләренә ябылган матур бизәкле паласлар, алтын йөгертелгән дилбегәләр белән иде алар. Алар өстенә ике сөт сыеры һәм сигез зур фирганә сарыклары, күп кенә җиләк - җимеш һәм яшелчәләр, киптерелгән кара һәм ак кишмиш, күп төрле чикләвекләр, җимеш, өрекләр, төрле җимеш сулары, кызыл һәм ак шәраблар... Киленгә кырык күлмәк. Аларның сигезесе Һинд һәм Фирганәдән кайтартылган кыйммәтле матур, асылташлы күлмәкләр. Кәшимир шәлләре, асылташлы алтын әйберләр...

Атасы белән анасына аерым бүләкләр. Алтын җепләр белән чигелгән ирләр һәм хатын - кыз халатлары. Абый - апаларына да кыйммәтле бүләкләр.

Сорнай, кубыз, думбыра тавышлары тынмады. Бәйгеләр оештырылды. Атларда узыштылар.

Яңа төрки гаилә туды. Азат үзенең кәләше белән сокланып туялмады. Аның йөзе үтә күренмәле матур яулык белән капланган иде. Ай нурларыдай балкыган йөзе шушы япманы да чыгып чәчелделәр. Бу нурларга хуш исләр дә кушылды.

Тылсымлы гүзәл Гөлсиянең янында утырып баруыннан ук исергән бәхетле Азат иртәнге таң нурлары кебек балкый. Ә япмасы аша аларның яшь йөрәкләре кушылганны тантана итүчеләрне карап баручы Гөлсия үзен шаһинә итеп тойды. Ул үзендә беркайчан да тоймаган җиңеллек белән бергә янындагы чибәр егетнең яры итеп тә хис итте. Ул аннан сөю, игътибар һәм үзе белән соклануын көтә иде. Бу аның бәйрәме, аның туе. Бу туйда кем бар, олысыннан алып кечесенә кадәр аның аяк ястында. Ул – шаһинә! Аның янындагылар барысы да тирәсендә әйләнәләр. Барысы да бер аңа буйсыналар.

Туй башлануга инде өч сәгать вакыт үткән. Кунаклар һәм якыннары инде бераз арый һәм исерә башлаганнар. Гөлсия янына Азатның апасы килде һәм аны үзе белән алып китте. Ул килененә үзләре яшәячәк өйне һәм йоклаячак бүлмәне күрсәтергә тиеш иде.

Апасы аңа бәхет теләп бүлмәдән чыгып китте. Анда Гөлсия үзе генә калды. Бераздан кояш нурыдай дөрләп янып Азат килеп керде. Ул инде сөеклесе янында булмаганга борчыла да башлаган иде.

Кергәч тә Гөлсиянең баш япмасын саклык белән генә алып куйды. Үзен кулларыннан тотып тәрәзә янына алып килде. Күктәге ай һәм йолдызларга сокланмаслык түгел иде. Алар бүген тагын да яктырак яналар. Үзләренең нурларына кушып кияү белән кәләшкә ялкынлы кайнар сәламнәрен җибәрәләр. Бу нурлар яшьләрнең никахларына ризалык бирәләр. Зөһрә йолдыз бераз гына көнләшә дә бугай Гөлсиядән . Ничек әле шулай үзенә гашыйкны тартып алалар анардан. Кичләрен үзенә сокланучы егет инде хәзер аңа түгел, үзенең хәләленә соклана башласа, нишләр Зөһрә йолдыз?

Зөһрә йолдызның куркулары урынлы булган икән. Чыннан да гашыйк егет янындагы гүзәленә бар дөньясын онытып соклана иде. Ул аның сөйгәне, бердәнбере, бәхете, яшьлек дәрте, кабатланмас мизгеле, барысы, барысы да...

Сөюдән шашкан йөрәге күкрәгенең ишеген шакыгандай тибә. Ишекне ачучысы да янында гына ич. Ачасы да карыйсы, нәрсә бар икән соң анда?



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет