Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет11/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   17

Урмандагы ау
Төнге урманны яңгыратып берничә мәртәбә мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Көзнең салкын чоры иде. Урманда атарга рөхсәт ителми торган вакыт. Урман каравылчылары шуңа да бер мәлдә аптырап калдылар. Нәрсә бу?

Бу мылтык тавышының кайтавазы урмандагы күлне икегә ярып үткәндәй булды. Гүя күл өстен бөдрәләнгән дулкын каплады.

Көзен таң бик ашыкмыйча гына ата. Айсыз үткән төннең таңы атып килә иде. Ай инде үзенең бер әйләнәсен ясаган, икенчесенә әле әзер түгел иде.

Төннәр дымсу һәм салкын тора. Урманда салкынча дымлы һава. Үләннәр һәм агачлар саргаеп киләләр. Кошлар да көннән – көн азрак сайрыйлар. Яраткан җәйләре белән әкеренләп хушлашалар. Бар табигать әкеренләп йокыга җыена. Хайваннар да җәйнекеннән аермалы тавышлар бирәләр.

Кичләрен көзге күкне санап, карап бетермәслек якты йолдызлар каплап алалар. Җил дә тыныч, ләкин авырсынып кына исә. Бар җирдә тынлык, серлелек.

Көн уртасында авыл җирлегенә олы яшьләрдәге бер хатын килеп керде. Ул үзенең улының иртән - иртүк балыкка киткәнлеген һәм әйләнеп кайтмавы турында хәбәр итте. Аңа эчке эшләр бүлеге белән элемтәгә керергә киңәш иттеләр.

Бу авылның тәртибен саклап карап торырга беркетелгән чал чәчле, акыллы , кырык яшьләр тирәсендәге тыныч кына холыклы милиционер авылда тәртибе белән дә, эше белән дә хөрмәтле кеше иде. Аны бу авыл халкы бик ярата. Авылда гына да түгел, тирә - юньдә дә мондый тәҗрибәле белгечнең булмавына иманнары камил. Хәтта риваять итеп сөйләгән очраклар да булгалады.

Гади генә җирлек милиционеры физиклар һәм математиклар акылына ия иде. Аның төпле фикерләве барысын да таң калдырып бу авыл халкы ул булганга да тыныч яши иде.

Улын югалтып килгән олы яшьләрдәге чал чәчле, җыерчыклы битле ике бала анасына кызганып карады. Ул олы яшьләрдәге хатын- кызларда үзенең әнисен күрә иде. Хатын - кызга хөрмәт белән карагангадырмы, аның җирлегендә аерым зур җинаятьләр булмый да иде. Ул алар белән һәрдаим әңгәмәләр корып сөйләшеп тора. Төрле яшьтәге хатын - кызлар төрле сораулар белән бернидән оялмыйча, кирәкле җавап ишетәселәрен белеп киләләр аның янына. Хезмәттәшләре кайчакларда аннан көлеп тә карыйлар. Бер генә профессор да аның кадәр журнал тутырмагандыр.

Милиционерны яратып Илназ диеп дәшәләр иде. Назлы исеме белән назлы тавышта атауларына ул кайчакта уңайсызланып та китә.

Үзенә үтенеч белән килгән апаны ул тынычландырды. Хәзер үк эзләргә чыгасын әйтте. Ләкин әлеге апа сүзләреннән ул бөркетмә язарга тиеш иде. Ул аны дөрес аңламас диеп бөркетмә язуын үзе тутыруын сорады. Зур кәгазь бите бирде. Өске ягына бөркетмә диеп, аскы якка көн һәм сәгатьне теркәде.

Районга шалтыратып үзенең кая, ни өчен киткәнлеген җиткерде, ананы әкерен генә озатты да юлга кузгалды.

Эшне ул яшәгән өй яныннан башлады. Кем дә кем аны күргәнме, нәрсә дә булса беләме. Кайчан, кайсы якка юл тоткан. Күрүчеләр булмаса да , аның балыкка кая йөргәнен белүчеләр очрады. Илназ шул якка, урман күленә таба юл тотты.

Югалган егетнең исеме Тимур иде. Тимурны эзләшергә диеп Илназга берничә дусты да иярделәр. Шулай ук ул үзе белән берничә еллар элек урамнан табып алган көчекне дә ияртте. Акбай исә аны бер караштан аңлый иде. Карт булса да әле җитез һәм йөгерек иде ул. Алар барысы берләшеп Тимур балык тота торган күлгә киттеләр. Эзләү эшләре башланды. Башка кешеләргә йөремичә торырга кушылды. Күлнең тирә- ягын әйләнгәч тә, Илназ эзләрне тапты. Бу эзләр башта ул балык тотып утырган тапталган җирне күрсәттеләр. Шунда ук кармак һәм суалчаннар салынган савыт та аунап ята иде. Карый торгач зур эзләрнең урман ягына таба зур- зур аралар калдырып йөгереп кереп киткәнен күрсәттеләр. Илназ аларны барлап бераз каранып, уйланып торгач та:

-Эзлә, туган!- диеп этенә боерык бирде. Шуны гына көтеп торгандай эте коерыгын болгап агачлар арасына кереп югалды. Аның артыннан дуслары белән Илназ да кузгалды. Күлдән урман эченә кергән саен алар башта берле икеле генә кан таплары күрделәр. Алар арта тордылар. Тора - бара бөтенләй дә күбәйделәр. Эзләр һаман да урманга алып бардылар. Шул эзләрдә хатын –кыз түфлие эзе күзгә чалынды. Илназ шикләнә калды . Монда алар икәү булганнар, һәм шуларның берсе хатын- кыз! Бу көтелмәгән хәл иде. Урман эченәрәк кергән саен кара кан таплары күбәя барды. Ул каны аккан көечә йөгергән. Урманга иснәнеп кереп киткән эт өреп җибәрде. Эт өргән якка атладылар. Ерак та түгел бер агач төбендә Тимур ята иде. Исәндерме, юктырмы, билгесез. Аның бөтен аягы кан эчендә, күкрәгендә канлы яра . Пульсын эзләделәр. Йөрәге тибүдән туктаган. Тәне инде суынган. Ярасыннан каны да акмый иде.

Мәет янында хатын – кыз эзләре һәм патроннардан берничә гильза иде. Монда аны хатын- кыз өзәрлекләгәне һәм җәфалаганы күренеп тора. Тимур һәм хатын - кыз арасында чын көрәш барган. Илназ боларны күзалласа да беркемгә дә әйтмәде. Тимурны кечкенәдән белүче дуслары аптырашта, хәтта югалып калганнар иде.

-Нигә? Ни өчен?- диештеләр алар. Бу көтелмәгән һәм куркыныч хәл аларга чиксез авырлык бирә иде,- Без бит кечкенәдән бергә, ул бит бернинди дә начарлык кылмады,- диештеләр алар.

Илназ эчке эшләр бүлегенә шалтыратып алды. Мәет табылуы турында хәбәр итте. Криминал тикшерүчеләрне чакыртты. Озак та үтмәде машинага төялеп төркем килеп җитте. Шул мизгелдән тикшерү эше башланды:

-Кем ? Нәрсә? - дигән сораулардан башланды ул. Илназны да бу төркемгә алдылар. Хатын - кыз эзе елга ярына киткән һәм шунда югалган. Тикшерүчеләр аны батып үлгән яисә качкан дигән фикергә килделәр. Бу эзләрдән 200-300 метрда әйләнә - тирәне барладылар, бер нәрсә дә тапмадылар. Суга чумгандай юкка чыккан иде эзләр.

Бернинди дә эз калмагач, авыл буйлап эре калибрлы ау мылтыгы эзләргә чыктылар. Райондагы барлык мылтыкларны исемлек белән карап чыктылар. Беркемдә дә мондый мылтык юк иде. Шул ук вакытта хатын - кызны эзләү эшләре дә барды.

Елга киң һәм тирән иде. Агымга каршы эзләргә керештеләр. Исән булмаса, бәлки мәетен табарбыз, диделәр. Су нинди дә булса нәтиҗәләр бирмәде. Авыл буйлап шундый түфлиле хатын - кыз эзләделәр. Үкчәсе биек, түгәрәк һәм чагыштырмача бик кечкенә иде. Авыл халкыннан сораштырдылар. Берәр хатын - кызның урман яки елга буенда күрүче булмаганмы, диеп кызыксындылар. Күрүчеләр табылмады. Хәтта гаҗәпләнделәр дә:

-Кайсы хатын-кыз төнлә урманда йөрер икән?- диделәр.

Тикшерүчеләр бердәм карарга килделәр. Бөтен табылган нәрсәләрне бер җепкә төзеп, тумышыннан үлгәненә кадәр тормышын өйрәнергә булдылар. Бәлки үтерүченең эзенә төшәрләр? Төрле белешмәләр җыя башладылар. Аның турында барысы да бары тик яхшы сүзләр генә сөйләделәр.

Тимур уналты яшендә шәһәргә китеп һөнәр училищесында укыган. Аннан армия хезмәтенә алынган. Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән кайткач та автомашиналарны эретеп ябыштыручы булып өч ел эшләгән. Шуннан соң авылына кире әйләнеп кайткан һәм үзләштергән һөнәре буенча эшен дәвам иткән. Аңа бөтен җирдә дә тыныч җитди холыклы кеше буларак тасвирлаганнар.

Тикшерүчеләр төркемендәге кешеләр бу мәгълүматлардан соң югалып калгандай булдылар. Бернинди дә бәйләнеш юк. Үткәне гөнаһлы түгел. Кара шәхес буларак та искә алынмый. Якыннары, дусларыннан сорашу үткәрделәр. Беркем бер ни дә әйтә алмады. Йөрегән кызы да булмаган. Кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә яшәгән. Аракы эчмәгән. Йомыкый булган. Ләкин кешеләрдән аермалы буларак балтасы суга төшкәндәй йөрегән

Уналтынчы калибрлы мылтык та юк. Әйтерсең лә ул эреп юкка чыккан. Авылда гына түгел, тирә- юньдә дә шикләнерлек хатын - кыз юк...

Илназның эш тәҗрибәсендә беренче тапкыр табышмаклы үтерүче хатын- кыз белән очрашуы. Ләкин шуңа да карамастан ул үзенә – үзе сүз бирде: Әгәр дә үтерүчене таба алмасам, минем урыным эчке эшләр бүлегендә түгел,- диде. Аңа бу киемнәрне киеп йөрергә дә оят була башлады. Мәетне үзе табып та, нәрсә булганын ачыклый алмаса – моңа ул гына гаепле булыр сыман иде.

Бер ай буе эзләнүләрдән бушамаган тәүлекләр буе эшләгән тикшерүчеләр бригадасының хезмәтләре бернинди дә нәтиҗә бирмәделәр. Бу эшне калдырып торырга булдылар. Нинди дә булса очрак килеп чыгып үтерүче табылмасмы, диделәр. Бәлки вакыты җитмәгәндер. Районда бит әле аннан башка дә җинаятьләр бетмәгән. Эре һәм вак җинаятьләр белән мәшгуль булдылар. Араларында берсе генә күңеленә тынычлык таба алмады. Аның җирлегендә булган җинаять буларак, ул үзен бу вакыйганың эзенә төшәргә бурычлы диеп санады . Кайда гына булмасын, өендәме, эшендәме, бакчадамы, йорттамы, өстәл артында ашап утыргандамы, бу җинаять аны бер генә мизгелгә дә калдырмады.

Соңгы вакытта ул сулып, ябыгып китте. Бөркет канатларыдай югарыга ашып торган җилкәләре аска төшкәндәй булды. Күзләре корыланды. Ләкин башындагы уйлары аны бер генә мизгелгә дә калдырмадылар: табарга, тиеш!

Бер кичтә әкерен генә өенә кайтып барганда ул үзенә төбәлгән күз карашын тойды. Кем икәнлеген күрмәсә дә, бу төбәлгән карашта нидер барлыгын аңлады.

Бераз баргач та бу арттан килүчеләрне көтеп торырга булып адымнарын әкеренәйтте һәм телефоннан сөйләшкән булып туктап калды. Артыннан өч хатын - кыз киләләр иде. Бозау караучы хатыннар иде болар. Чиста киенгәннәр, әкерен генә сөйләшеп киләләр. Икесе олырак гәүдәле, берсе кечкенә генә. Илназ бу хатыннарның карашын ир - ат буларак кызыксынуга санады.

Тикшерү эшләре вакытында ул барлык хатын - кызлар турында да мәгълүмат җыйган иде инде. Менә аның күз алдына хатын - кызлар арасындагы кечкенәсе килеп басты. Ул бу авылдан түгел. Берничә еллар элек кайдандыр үзе генә күчеп килгән кеше иде. Ялгыз бер хатынга яшәргә кереп аны карап яши. Эшендә яхшы эшли. Кешеләр белән бик үк аралашмый. Ләкин ачык күңелле. Йөзендә шатлык юк, сирәк елмая. Бу кызның йөзен күз алдына китергән саен аның этносларга бәйле роман героинясы Эмилия күз алдына килеп басты.

Көннәр уза торды. Шәп гаилә башлыгы иде Илназ. Ике матур баласы үсә. Үсмер малае һәм балалар бакчасына йөрүче кызы аны бик яраталар. Хатыны орлыкчылык оешмасында эшли. Үзенең тормыш иптәшен чын - чынлап яратучы ир гаиләсеннән канәгать иде. Алар бер - берсен күз карашларыннан да аңлыйлар. Ә башкалар аның башкаларга күтәрелеп тә карамаганлыгын беләләр. Үтеп киткәндә шаяртып йә аяклары белән тыпырдыйлар, йә кулларын бер- берсенә чабалар. Үз- үзенә ышанган һәм кешеләрне коткаручы бу бәндәгә күпләр соклана иделәр.

Тормыш иптәше белән гүя пар күгәрченнәр. Икесе дә бер төрле холыкта. Гаилә дуслары да күп түгел. Өч гаилә аралашалар иде. Кунакка да аннан башка бармый . Ә гаилә очрашулары вакытында күбесенчә иске җырлар тыңлап ял итәләр. Ә хәзерге заманның бер - берсенә бик охшаш көйләреннән кеше аңгырая, акылыннан яза.

Өен үз куллары белән үзе төзеде ул. Үзең төзегән өйнең һәрбер кирпече күңелгә җылылык бирә. Өй бик зур булмаса да аның өчендә бар уңайлыклар тудырылган иде. Матур ташлар белән салынган сукмак та, бакча юлларына сибелгән ком, җиләк - җимеш бакчаларына сокланган кешеләр аңа:

-Син бу якта ялгыш тугансың, Көньяк кешесе буласы калган сиңа, - диләр иде.

Чыннан да ул бу авылныкы түгел. Юллама белән эшкә килде ул монда. Ә тормыш юлдашын бу якныкын сайлады. Әнисенең бердәнбер малае булган Илназның әнисе инде күптән гүр иясе иде. Гаиләсе турында беркемгә дә сөйләми иде ул.

-Сезнең үз кайгыларыгыз юкмыни соң минекеләр генә борчыймы?- дип катгый итеп башка сорамаслык итеп җавап бирә иде.

Эзсез үтеп киткән җинаятьне ачу теләге аны бер генә дә ташламады. Ул белешмәләр җыюын дәвам итте. Нишләп хатыннарыбыз белән кызыксынасың? Әллә Мөхәммәт пәйгамбәр кебек берничә хатын алырга җыенасыңмы?- диючеләр дә табылды.

-Авыл турында китап язарга җыенам,- диеп җавап бирде ул моңа.

Башка эзтабарлар төркеме җыйды. Алар белән киңәшләште, әңгәмә корды. Чират аңа берничә атналар элек килеп кадалган карашлы Эмилиягә җитте.

Ул элек Тимур яшәгән шәһәрдә яшәгән булып чыкты. Яшәү урыннары да бер- берсеннән ерак булмаган. Шунда барып та кайтты ул. Аның җитди уйлары, фикерләре белән төркем дә аның дөрес юлда икәнлегенә ишарәләде. Алар хәлләреннән килгәнчә аңа булыштылар.

Кешегә гаепне җиңел генә, асылына төшенмичә генә тагып булмый. Илназга булышырга диеп яңа гына укуын бетереп кайткан тикшерүче кызны бирделәр. Ул үзе дә бу эшкә алуларын сорады. Эшкә прокуратура да кушылды.

Эмилия шәһәрдә әнисе белән генә үсте. Уртача укыды. Иң мөһиме билге түгел, ә төпле белем икәнлеген белә иде ул. Мәктәпне бетергәч тә тегүчеләр мәктәбенә кереп укыды. Икенче курста укыганда ул театрга гашыйк булды. Әнисе белән икәүләл бер генә дә тамашаны калдырмадылар алар.

Менә берсендә яңа тамаша буласы көнне әнисе авырып китте. Эмилиянең һич тә бу тамашаны карамыйча калдырасы килмәде. Әнисенең дә бераз хәле яхшырды, ләкин ул барудан барыбер баш тартты. Эмилия үзе генә барырга булды. Әнисенә диеп алынган билетны кире тапшырырга булды. Чыннан да көткәннәре акланды . Искиткеч кабатланмас тамаша карады кыз ул кичне. Менә тамаша бетте. Канәгать кыз урамга чыккач та әнисен, аның авырып торуын исенә төшерде һәм ярдәме кирәкмиме икән дигән уйлардан борчылып ике урам җәяү кайтасы урынга турыдан ярып агачлар арасыннын гына кистереп чыгарга булды. Агачлар арасы яктыртылган, ләкин бик сыек яктылык иде бу. Кызда бераз гына шикләнү булса да: Мин бит берәүгә дә зыян салганым юк. Миңа да беркем дә тияргә тиеш түгел. Аннан соң әле шәһәрдә җинаятьләр дә юк, дигән уйлар йөгереп үттеләр. Тамашаны караганда да уңайсыз булды кызга. Кайсыларыныңдыр сүзләрен аңлап бетерә алмады. Күңеле белән өендә, әнисе янында иде ул. Әнисе белән дус кызлардай иделәр алар. Бер- берсен сүзсез дә аңлыйлар иде.

Сукмак буйлап. Тизрәк. Очты гына кыз. Аяклары җиргә дә тимәде. Шәһәр бакчасы тын. Бер кем дә юк. Ә, юк. Бар икән. Юлның уртасына җитәрәк бер якта шәүлә абайлады кыз. Ул бераз кымшанып куйды. Бу бер кеше иде. Кызның үтеп киткәнлеген көтеп торды да аңа иярде ул. Аяк тавышларына караганда бу яшь кенә ир - ат адымнары . Кыз адымнарын ешайтты. Теге бәндә дә тизләде. Кыз йөгерүгә үк күчте. Ул да аның артыннан йөгерә иде.

Каргалган түфлиләр! Аларда чабарга шул кадәр уңайсыз иде. Кечкенә буйлы булганга да мәдәният сараенда зур булып күренү өчен шушы биек үкчәле түфлиләрне киде дә бит инде ул.

Булмый... Куып тота... ничек тә котыласы бу түфлиләрдән! Салып атарга кирәк тизрәк. Шул уйлар белән аларны салырга диеп иелгәндә “иблис” аны куып тотты. Һәм каты итеп китереп сукты. Акылының кайсыдыр җире белән ул үзен сөйрәп баруларын тойды. Ә “иблис” ашыга , кабалана иде. Кыздагы киемнәрне ерткалады ул. Кыз бер мизгелдә үзенә килде. Һәм аның йөзен, карашын күрде. Еркыч карашлы бу куркыныч күзләрне ул мәңгегә исендә калдырды. Кызның аңа текәлеп караганын сизгән “Иблис” маңгаен аның маңгаена китереп бәрде. Кыз тагын аңын югалтты. Үзенең кара эшен эшләгәннән соң ул торып килгән юлы белән китеп барды. Бераз ятканнан соң кыз янәдән аңына килде. Бу юлы инде ул үзе генә иде. Үзендә, бөтен тәнендә каты авырту тойды. Тәннәре, аяклары ябыша, пычрак, җирәнгеч иде. Елый да алмады. Башы авырта. Аяклары көчсез.Авырткан гәүдәсен көчсез аяклары белән сөйрәп, көчкә тын алып урыныннан торырга азапланганда “иблис ” инде аннан ераклашкан, төннең кара эңгер - меңгеренә кереп чумган иде.

Эмилия әле һаман шунда ятты. Ләкин күз алдыннан эңгер - меңгер аша караган карашын берничек тә оныта алмады. Кашлары, күзләре, карашы... Ул аларны беркайчан да оныта алмаячак иде. Чыршылар астындагы дымлы җирдә күпме яткандыр, бераз акылына килеп, үз - үзенә: “Нишләргә?” дигән сорауны бирде.

Ул бит зур, бәхетле тормышка әзерләнгән иде. Һәм болар барысы да бер мизгелдә чәлпәрәмә килделәр. Каргалган түфлиләр! Башка беркайчан да кимәячәк ул биек үкчәле түфлиләрне! Күралмый ул аларны. Алар гына гаепле!

Кыз салкын җирдә ыңгырашып ята бирде. Ниһаять, урыныннан торды һәм эленке - сәленке кайтып китте.

Ишекне әнисе ачты. Кызының күзләрен, кыяфәтен күрү белән ул барысын да аңлады. Аны кочып алып еларга кереште. Кыз һәм ана бер - берсенә сарылып сулкылдап - сулкылдап елыйлар иде.

-Елама,әни. Язмышым шулайдыр,- диде кыз урынына егылып.

Бу хәлләр эзсез генә узмады. Авыру әнисе йөрәге белән хастаханәгә эләкте, аннан инде әйләнеп кайтмады.

Берничә айдан соң Эмилия үзенең йөкле икәнлеген тойды. Әнисенең үлеменә сәбәпче булган бу баланы ул калдыра алмады. Табибларга барды.

Башында гел бер уй әйләнде. Әни белән генә икәү яшәгәч тә безне шулай кимсетергә ярый идеме соң? Без аннан үч алырга тиешбез. Ул шушы карашны, төнге “иблисне” эзли башлады. Шушы сәгатьтән башлап ул бер генә мизгелне дә бушка уздырмыйча аны эзләде. Бар тормышының мәгънәсен аны эзләп табып үч алуда күрде. Башка берни турында да уйламады. Үзен - үзе карау, ашау - эчү турында онытты. Коры - сары белән тукланды. Сулды, ябыкты. “Табарга, үч алырга!” дигән хыяллар белән яшәде. “Ул миндә хатын - кызны гына түгел, кешелегемне үтерде” диеп кабатлады ул үзенә - үзенә. Табачак әле ул аны. Үч алачак. Ул тыныч яшәмәскә тиеш. Аның да тормышын тәмугка әйләндерәчәк Эмилия!

Ел фасыллары берсе артыннан берсе үттеләр. Узган һәрбер кешегә текәлеп кыз “карашны” эзләде. Ә эзләгән табар дигәннәр борынгылар. Бигрәк тә бу гаделлек белән бәйләнгән булса. Фәрештәләр үзләре булышырга булдылар бугай аңа.

Ел фасылларына кушылып саргайды, кипте Эмилия. Эшкә йөремәс булды, ипи сыныклары ашап яшәде. Булган акчаларына ул детектив китаплары сатып алды. Үч алырга план кора – кора аларны өйрәнде.

Менә бер көнне кояш батып барганда урам буйлап ир- атларга текәлеп карап йөргәндә аңа каршы килүче кешедә үзгә бер караш тоеп алды ул. Йөрәге бар кешегә ишетелерлек тибә башлады. Ниндидер тынгысызлык белән йөрәге сикерде. Күзләренә яшьләр тыгылды. Кулъяулыгы белән битен, күзләрен сөртте. Шул вакытта ул аның кая таба барганын белеп калырга икәнлеген исенә төшерде. Бу ир- ат җиңел адымнар белән барса да, нәрсәдер аның адымнарына авырлык бирә иде. Килүче ир- атлар икәү иделәр. Килүчеләрнең берсе аңа сынап карады. Ә икенчесе- күңелдә шик уятканы карашын яшерде һәм адымнарын ешайтты. Нәрсә бу? Бу ул! Ул! Шиге калмады. Әлеге уйлардан кыз айнып киткәндәй булды. “Бәлки ялгышамдыр.” Ирләр узып киткәч тә кире борылып аны куып тотмакчы булды ул. Ләкин инде соң. Алар кешеләр арасына кереп эреп юкка чыктылар. Эмилия бу җиргә көненә ике тапкыр килә башлады. Нәкь шул вакытта, сәгатьтә килә иде ул монда.

Һәм бер атна буе көткәннән соң чыннан да килеп чыкты әлеге “караш”. Тагын йөзен яшерде. Бу юлы инде кызның шиге калмады да диярлек. Бу чыннан да ул, ул иде.

Әкерен генә артларыннан китте ул аларның. Кинәт... Кинәт ул йөткереп җибәрде. Бу йөткерү тавышы аны кисеп үтте. Теге айсыз көзге төндә дә шулай ук йөткергән иде бит ул. Карашы, йөткерүе... Шул ук. Һич шик юк. Булуы да мөмкин түгел. Аның шиге калмады. Бу шул “ иблис” иде. Алай да ул аның артыннан калышмады. Кайда эшли, яши. Шуны белергә кирәк иде. Кайдан йөрегән юлларын исендә калдыра барды. Шул ук шәһәр бакчасына якынлаштылар. Егет башын борып кайчандыр Эмилия ыңгырашып яткан чыршы төбенә карады.

Шикләнү бөтенләй дә калмады. Соңгы тапкыр тикшереп карага булды. Аның күзләренә карап каршысына “очрады”. Егет тагын күзләрен яшерде. Йөзе киеренкеләнде.

Ул тапты аны. Инде үч алыр вакыт килеп җиткән иде.

Кыз аны эзәрлекли башлады. Ләкин берничә көннән соң егет суга төшкәндәй юкка чыкты. Егетнең кайда яшәгәнлеген белгән кыз шунда китте. Егетне туган ягына кайтып китүе турында әйттеләр аңа. Һич көтмәгәндә җыенып кайтып китте диделәр. Кайсы яктан икәнлеген дә белде. Үч алу теләге аны бер генә дә ташламады. Тиз генә әйберләрен җыеп юлга кузгалды.

Чәчләрен, киемнәрен үзгәртеп районга кайтып бозау караучы булып эшкә урнашты.

Тирә - юньдәге хәлләрне белеште. Карт кына аучыга барып аның мылтыгын сорады.

-Күпме тиеш?

-Болай гына бирәм. Иске инде ул. Бернинди исемлектә дә юк. Тик әйт әле, нәрсәгә ул сиңа?

-Бабама бүләккә. Иске мылтык булса, яшьлегем кире кайткандай булыр иде,- ди бабам

Анда барганда башына ясалма чәч киеп, бизәнеп үзгәреп барды һәм үзенең бик ерак районнан килүен һәм шунда кире китүен әйтте. Аңа биш- алты патрон да тагып бирделәр.

Тимурны эзләп табып, аның кая йөрергә, нәрсә эшләргә яратканын күзәтә башлады ул.

Тимур үзенә тынгылык табалмады. Кылган җинаятеннән һәм теге кызның күзләреннән аның тормышы тәмугка әйләнде. Хатын - кызларны яратмас булды. “Нигә тудым да, ник яшим”, дип үзен - үзе битәрләде. Бары тик су гына тынычландыра иде аны. Шуңа да балыкка еш йөри башлады. Елга буенда утырганда су аның гөнаһларын юа төсле тоелды аңа. Шул чагында Ходайдан кичерүен үтенде ул.

Шул арада өченче көз табигатьне сарылыгына чумдырды. Салкын, айсыз төнне сайлады кыз. Үзенең бәхетсезлеге төне дә шундый иде бит. Тимур балыкка киткәч тә аның артыннан китте ул. Балык тотып утырган җиренә мылтыгы белән кисәк кенә каршысына килеп басты да:

-Мин! Сине! Беләсеңме нишләтәм! Әгәр суга сикерсәң, атам. Бар, тиз бул, йөгер өеңә,- диеп кычкырды.

Егет зур - зур адымнар белән урманга таба йөгерә башлады.

-Үтермә мине,- диеп ялынды егет.

-Таныдыңмы мине?

-Юк.


-Дөресен әйтмәсәң, үтерәм!

-Әйе, мин идем ул көзге төндә. Мин бик нык үкенәм. Кичер мине!

-Мин сине үтермим. Ләкин гомерең буе газаплануыңны телим. Йөгер урманга. Мин сиңа атачакмын. Ходай ничек боерган, шулай булыр. Кача алсаң - качарсың.

Егет бар нәрсәсен ташлап урманга йөгерде. Эмилия гөнаһлы гәүдәсен аяклары йөртмәсен диеп аның аягына ата башлады. Тирга йөреп өйрәнүләре нәтиҗәсендә аягына пуля тидерде. Егетнең каны ага башлады. Ә Эмилия бу мизгелдә үзенең үч алуыннан канәгатьлек ала - ала елап, шул ук вакытта кычкырып көлеп нәрсәдер сөйләнеп авыр мылтыгын күтәреп корбанының артыннан чаба иде.

-Син бит... үтермим дидең...

-Син мине дә, әниемне дә үтердең! Тормышымны, өметемне, хыялларымны юк иттең. Синең тыныч яшәргә хакың юк. Газаплан!

-Гафу ит!

-Юк! Һич юк! Күралмыйм мин сине, ибли-и-ис!- диеп кыз җан авазы белән кычкырды. Бу кычкыруыннан да, әлеге минутта егетнең газаплануыннан, яралы җанвар кебек үрмәләвеннән, ничә елга беренче тапкыр бераз тынычлангандай булды.

Кызның бераз гына йомшарганлыгын сизгән егет тартып алу ниятендә мылтыкка килеп ябышты. Моны көтмәгән кыз үзе дә сизмәстән курокка басып атып җибәрде. Пуля нәкъ йөрәк турысына килеп тиде. Көтелмәгәндә курокка басуыннан һәм атуыннан Эмилия үзе дә җиргә егылды, мылтыгы икенче якка очты.

-Гафу ит мине, сеңелем. Син түгел, моңа мин үзем гаепле. Кичер... Бәхил бул...

Юк, болай тиз үтерәсе килмәгән иде Эмилиянең аны. Гомере буена газаплыйсы килгән иде. Ләкин Ходайдан шулай язган булды бугай.

Моны көтмәгән кыз алдын - артын карамыйча елга ярына йөгерде. Алдан әзерләнгәнчә кайчы белән киемнәрен, аяк киемнәрен түфлиләрен кирпечкә чорнап елга уртасына, мылтыкны суның тирән җиренә ташлады. Ялангач килеш судан чыгып бераз барып яшереп куелган киемнәрен алып киде дә туры юлдан гына авылга кайтып китте. Халыкка сиздермәс өчен авылдан бераз вакыт китми торырга булды.

Эзләнүләрен дәвам итте Илназ. Чират Эмилиянең дус хатынына да килеп җитте. Анардан мәгълүмат алганда ул дустының авылга килгәч тә, беренче булып Тимур турында сорашуын сөйләде. Шуның белән Илназ әкенренләп эзенә төште аның.

Тоттылар Эмилияне. Суд булды. Төрмәгә утырттылар.

Ә Илназга бу җинаятьне ачканы өчен тагын бер йолдыз бирделәр. Районда зур урында эш тәкъдим иттеләр. Эчке эшләр бүлеге министры бу эшен югары билгеләде. Эзтабарлар төркеменә эшкә чакырдылар. Үрнәк итеп телдән - телгә сөйләделәр. Гаиләсе белән барып ял итәр өчен шифаханәгә юллама бирделәр. Яхшы гына премия дә каралды. Ни кирәк тагын гади милиционерга? Ләкин Илназ боларның берсенә дә шатлана алмады. Аңа нәрсәдер булды.

Судтан соң Эмилияне алып киткәндә аларның карашлары очрашты. Шул мизгелдә Илназ үзен гаепле итеп сизде. Эчке бер оят белән оялды ул. “Нәрсә булды сиңа?”- диеп уйлады ул. Хатыны да сизде моны. Берничә көн үзе сөйләмәсме дип көтеп йөрде- йөрде дә үзе сорарга булды.

Илназ үзенең уйлары хакында сөйләп бирде.

-Дөресен генә әйткәндә монда бит Эмилиянең гаебе дә юк. Ул бит намусын таптаучыны үзенчә җәзалаган. Ни өчен ирләр кирәк соң? Хатын- кызны аяк астына салып таптар өченме? Монда Эмилия түгел, мин гаепле. Мин җинаятьне ачмаган булсам, ул хәзер төрмәдә утырмас иде,- диде.- Миңа бу җинаятьне ачу шатлык түгел, киресенчә авырлык китерде.

Эшеннән китәргә дә җыенды ул. Алай эшләргә тиеш түгел идем, диеп үзен битәрләде.

Намус- кешегә тумышыннан бирелгән нәрсә. Намусның көче хөкем карары чыгаручыдан көчлерәк.

Хатыны аны тынычландырга ашыкты:

- Бу синең гаебең түгел. Бу бит синең эшең. Икмәгең. Син бернинди дә начарлык эшләмәдең. Синең бурычың - җинаятьләр ачу. Ул бит нәрсәгә барганын белгән. Хатын- кыз бит ул. Ул моңа өч ел әзерләнгән. Белә торып эшләгән. “Тормышта бер генә нәрсә дә үзеннән- үзе генә барлыкка килми “. Дөнья бик зур булса да һәр эшләнгән эш Ходайдан тора.

Бу сүзләр бераз гына хәлен җиңеләйтсәләр дә, тынычлана алмады Илназ. Шулай берничә көн үтте.

Хатыны аны төрмәгә барып Эмилиянең хәлен белеп кайтырга чакырды. Төрмә башлыгыннан аңа җиңел хезмәтләр бирүен , кыерсыттырмауларын сорап кайт диде. Илназ бармагач:

-Алайса мин дә синең белән барам,- диде.

Менә алар күчтәнәчләр тотып төрмәгә икәү килделәр.

Эмилия, кем минем яныма килде икән диеп сораулы карашы белән килеп чыкты. Галимә үзен Илназның хатыны буларак таныштырды. Эмилия исә моңа бөтенләй аптырады.

-Мин сиңа хәзер барысын да сөйләп бирәм. Тик мине ахырынача тыңлап тор,- диде.

-Мин тыңлыйм.

Галимә ире белән икесе арасындагы сөйләшүне сөйләп бирде.

Эмилия башын кагып тыңлап торганның соңында:

-Илназга әйтегез, тынычлансын. Мин аңа рәнҗемим, ул үзенең эшен башкарды.- диде. - Әле мин аңа рәхмәтле дә. Әгәр дә ул бу җинаятьне ачмаган булса, мин гомеремнең соңынача үземә тынычлык таба алмаган булыр идем. Ә болай мин җинаятемә алган җәзадан соң тынычлап яши алырмын диеп уйлыйм. Ходай мине кичерер дип уйлыйм. Тормыш иптәшегезгә дә әйтегез. Мин үземдә җиңеллек тоям. Ачык күңел белән тынычлап яшәсен. Минем хакымда тынычсызланмасын. Минем хәлем яхшы. Алга таба да яхшы булачак. Ә сез шундый ирегез булу белән горурлана аласыз.

Өч ел утырды Эмилия төрмәдә. Монда килеп эләккән беренче көннән үк аңа төрмә каравылчысы күз төшерде. Ул аңа әледән - әле күчтәнәчләр ташыды. Тора - бара мәхәббәтен дә аңлата башлады.

Эмилия аптырап:

-Мин бит кеше үтерүче. Сезне бу куркытмыймени?- диде.

-Синең кулдан үләргә дә риза мин,- диеп җавап бирә иде ул елмаеп.

Каравылчы Ниязның тәкъдиме белән дә, үзенең тәртибе дә яхшы буганлыктан озак утырмады ул. Нияз төрмәдән чыккач та эшкә урнаштырды аны. Үзе килеп йөри башлады. Эмилия аңа ияләште. Кияүгә чыгарга ризалыгын да бирде. “Урмандагы ау” аның күңелендә озак сакланмады. Ул аны онытырга тырышты. Якты матур киләчәккә бу куркыныч вакыйганың кирәге юк иде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет