Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет4/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13
Мортаза бай, арбасында утырган килеш, муллаларның кычкырышуын рәхәтләнеп тамаша итә иде.
Чынлап та, ул заманда яшәгән татар халкының театры, концерты, клубы, кәмите, музыкасы, киносы һәм радиолары – барысы да шушындый голәма мәҗлесләренә кайтып кала: бүтен күңел ачу һәм мәгънәви азык алу теләкләре шушындый мәҗлесләрдә үтәлә; чалмалы юләрләр бер Мортаза байга гына түгел, бәлки барлык иреккән байларга күңел ачу хезмәтен үтиләр иде. Бу мәҗлес тә шуларның берсе иде.
Әнә, моназара белән мавыккан бер мулланың тәлинкәсендәге ашы бер дә кимемәгән, «Лә нүсәллим! Лима ля йәҗүз?» дип кычкыра торгач, ашавын бүтенләй онытып җибәргән. Шуны күрү белән, Мортаза бай чәрелдәп кычкырып җибәрде:
Бу хәзрәтнең карыны ачмаган, ахры... Ашыйсы килми икән. Алып китегез алдыннан тәлинкәсен!..
Берничә хезмәтче берьюлы килеп, теге мулланың тәлинкәсен алып киттеләр.
Мулланың: «Мин ашамадым, ашыйм әле!» – диюенә дә, тәлинкәгә ике куллап черәшеп ябышуына да илтифат итүче булмады.
Мортаза бай үзе, ямьсез тешләрен ыржайтып, рәхәтләнеп күлә иде. Ул табынчы мәзингә дә:
Моннан ары бу хәзрәткә аш бүлмә, алдына тәлинкә-кашык куйма! Тамагы тук булгач, мәҗлескә килмәсен иде, – дип куйды.
Мортаза байның гадәтләре бүтен мәҗлес әһеленә билгеле булганлыктан, аның бу кыланышына гаҗәпсенүче күренмәде. Муллалар, үзләре кара тиргә батып, тамаклары карлыкканчы кычкырышсалар да, байның ачуына дучар булмас үчен, кашыкларын бик санап йүртәләр, алларына куелган ашны бергә ашый башлыйлар, тигез киметәләр, бергә бетерәләр иде.
Тәлинкәсе тартып алынган мулла, бу кыланышка гаҗәпләнсә дә, үзен кимсетергә җыенган кеше күренмәгәч, хурланмады, кызармады: «Казанчының ирке бар кайдан колак чыгарса!» – дип уйлады да, тәмләп ашаучыларның кашыкларына күзләрен ияртеп йүрткән килеш, мәче түсле ялманып утыра бирде.
Әкрәм карый бу хәлне күреп бераз курыкты һәм үз тәлинкәсенә күз салды. Аныкы башкаларныкыннан элегрәк бушаган иде.
Бердәмлекне бозып торган бу күренеш, билгеле, Мортаза бай күзеннән читтә калмады. Ул тагын чәрелдәп кычкырды:
Әнә теге хәзрәтнең карыны ачарак түшкән икән, китерегез ашны!.. Өстә, мәзин! Килгән кунак минем йорттан ач китмәсен!
Әкрәм карый бераз кыстатып тормакчы булган иде дә, Кәрим ахун аның тезенә түртеп һәм байга ишетелмәслек итеп:
Карышып торма инде, түртелгәнче аша! Сүзен тыңламасаң, кыйнатып та чыгара ул... – дигәч, куркып ашарга тотынды.
Аның тәлинкәсе бушаган саен, Мортаза бай кушуы буенча, аш үстәлә торды. Карый салынган берсен ашап бетерә барды. Байның кәефе тәмам килде, дәрте почмакланды.
Мулла корсагы җиде бозау тиресеннән тегелгән була, дип сүйлиләр иде. Бу хәзрәтнеке унике үгез тиресеннән тегелмәгән микән? – дип, тагы да ямьсезрәк бер тавыш: белән чәрелдәп куйды.
Муллалар елмаештылар. Кәрим ахун:
Бу хәзрәт мин алып килгән кунак иде, Мортаза абзый! – диде.
Бай тагын:
Бәрәкалла, ахун, кунагың уңган кунак икән – йүзеңне кызартмады, – дип, күңеле булганлыгын белдерде.
Ахун хәзрәт карыйның шулхәтле күп ашый алуының савабы үз үлешенә дә тигән сыман бер горур кыяфәт белән, егетләрчә тамак кырып алды.
Бай, карыйга карап:
Җиттеме, хәзрәт? Туйдыңмы инде? – дигәч, карый:
Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин! Ходай аш итсен! – диде һәм тулган корсагын киерә түшеп, матурлап кикерде.
Бай, аның бу кыланышыннан тагы да кәефләнеп, ямьсез тешләрен ыржайтып, атылып чыгарга торган зур күзләрен кыса түшеп, тагын күлде һәм карыйны артык кыстамаска кушты. Шуның белән карый бик зур имтихан тоткан хисапланды.
Шул сәбәптән булса кирәк, мәҗлес таралган чагында, Мортаза бай карый белән әлеге ач калган моназарачы мулланы үзендә бер кич кунак булырга чакырды. Тегеләр, бик теләмәсәләр дә, байның сүзен аяк астына салырга ярамаганлыктан, риза булдылар.
* * *
Кунакларны җыйнак һәм кечерәк икенче бер бүлмәгә күчерделәр.
Алар, тәһарәт яңартып, намазларын укып бетерүгә, бай үзе дә, үч тәгәрмәчле «дүлдел»енә атланган килеш, чәрелдәп, болар янына кереп җитте.
Озаклап гәпләшү китте. Бик күп дини һәм милли мәсьәләләр тикшерелде, әллә кемнәрнең гайбәтләре чәйнәлде, һич гүнаһсыз кешеләр “тәмугка озатылды”, әллә нихәтле ишаннарга – түрле надан хайваннарга “оҗмах билеты бирелде”. Тикшерелмәгән, җентекләнмәгән һичбер нәрсә калмады. Мортаза бай берәр сүз табып, мәсьәлә кузгатып җибәрә дә, карый белән теге мулла сүз күрәштерә башлагач, кәефләнеп, читтән генә тамаша итә; ике якның берсе җиңә башласа, я җиңелгән якка булышлык иткән булып сүзне үстереп җибәрә, яки үр-яңа бер мәсьәлә кузгата да, тагы да рәхәтләнә түшеп тамаша итәргә керешә иде.
Дин һәм шәригать мәсьәләләре тикшерелеп беткән түсле булгач, сүз үзеннән-үзе дүнья хәлләренә күчте.
Мортаза бай үзенең кәрван белән йүргәндә күргәннәрен сүйләргә тотынды. Хива һәм Үргәнеч халкының тормышлары, урам һәм базарларда әкият сүйләүче дәрвишләре дисеңме, хан боерыкларын кычкырып халыкка белдереп йүрүче мүнадиләре*, шул үлкәнең кәттә голәмалары, гадел түрәләре дисеңме, угрының кулын кисү, зиначыга таш ату шикелле туры хүкем чыгаручы шәп казыйлары дисеңме – берсен дә калдырмады, барысын да сүйләп узды.
1 Мүнади – сүрәнче, игъланчы.
Әкрәм карый үзенең Бохараи шәрифтә күргәннәрен хикәят итеп, андагы түрәләрнең тагы да гаделрәк һәм казыйларның тагы да туры хүкемлерәк булганлыгын күрсәтә торган мисаллар китереп, Мортаза бай сүзләренә үстәмә ясады.
Аннан соң бай үзенең Үргәнеч белән Оренбур арасында баскынчы Адай казакълары тарафыннан талануын, тире чалбар түбенә бәйләп салынуын һәм шул чагында имгәнеп калуын бик озаклап сүйләде. Ахырдан:
Хәзер инде баскынчылар да азая түште. Кәрванчылар да акылланды, – диде. – Хәзер һәркем яхшы коралланып йүри... Һич булмаса, кәрванда яхшырак киенгән берәрсен Әхмәт байның улы яки энесе итеп күрсәтәләр*, кәрванны Әхмәт байныкы, диләр. Шуның аркасында баскынчылар тими, кәрваннар Әхмәт бай Хүсәенов аркасында таланудан котылалар, – диде.
2 Әхмәт байның улы яки энесе итеп күрсәтәләр... – Сүз Оренбург сәүдәгәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм меценатлары Әхмәт Хүсәенев (1837 – 1906), аның энесе Мәхмүт Хүсәенев (1839 – 1912) һәм улы Вәли Хүсәенев (1871 – 1933) турында бара.
Бу Әхмәт байны әйтәм әле, – диде теге мулла, – үзе нинди әйбәт кеше, ә үзе юк нәрсә белән чуала бит... Шулчаклы байлыгы белән, аңар ни пычагыма кирәк булган динсез мулла күбәйтү, бисмилласыз китап тарату, мәктәпләргә кара такта тутырып балаларны аздыру?.. Ул садака-хәерен туктатмаса, уку-укыту эшләрен гыйлем әһеле үзе генә дә башкара иде әле...
Бай җавап бирмәде. Әкрәм карый исә:
Аллаһы Тәгалә һәркемне тәүфыйк-һидайәттән аермасын инде! – диде.
Амин! – дип куйды Мортаза бай һәм теге мулладан Казанга ни йомыш белән килүен сорады.
Мин үзем Хвалын үязендә бер кечкенә авылда имам булып торам, – диде мулла. – Авылыбыз кечкенә, ярлы... Мәдрәсә биләп, дәрес биреп булмый... Форсатым барга күрә, башка бер саваплы эш артыннан йүри идем әле...
Ул нинди саваплы эш тагын?
Әчтерхан янындарак бер җирдә бер бай урысның бик зур балык промысласы бар. Шунда мүселман кардәшләребез бик күп эшли, әмма маңлайлары сәҗдә күрми, колаклары китап, Коръән сүзе ишетми, урыс, калмык арасында каралып яталар... Шуларга мәчет салып бирер үчен иганә җыйный идем...
Бәрәкалла, хәзрәт, саваплы эш артыннан йүрисең икән! – диде бай. – Мәчет салынса, мулла итеп куярлык кешеләре бармы?
Үз улым мәхдүмгә тамга җыйнарбыз дип мәслихәтләшкән идек... насыйп булса...
Бай тагын кәефләнеп киткән түсле булды:
Үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны, – дип, күзләрен кысынкырап, аз гына елмаеп алды.
Соң, үз авылыгызда мәптек бармы?
Кечкенә генә мәптек сыман бинада мәхдүмебез укыткан була. Кулдан килгәненчә, әлхәмделиллаһ...
Бисмилласыз китаплардан «апара», «чабата» дип, кара тактага яздырып укытасызмы? Әллә искечәме?
Юк, бай, юк! Әстәгъфирулла!.. Искечә укытабыз. Динне «Иман шарты»ннан, «Әфтияк»не* иҗекләтеп... Үзем исән вакытта безнең авылга кара такта кермәс әле, Ходай кушса...
*[«Иман шарты» – гарәп әлифбасын һәм түрле дога текстларын үз эченә алган дини китап. «Әфтияк» («Һәфтияк») – Коръәннең кыскарак сүрәләреннән сайлап түзелгән җыентык, исеме Коръәннең «җидедән бере» дигәнне аңлата. Китапларның һәр икесе дә мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы, дәреслек итеп файдаланылган.]
Бай йүзен Әкрәм карыйга юнәлдерде:
Сез ничек укытасыз, хәзрәт?
Без дә шулай – искечә.
Калага ни йомыш белән килгән идегез соң?
Мин зур йомыш белән килгән идем, бай!.. Патшага прошение бирергә дип...
Ни турыда?
Халык санын алу дигән бер бәла чыкты бит әле... Безнең халык шуннан курка калды. Урысның бер хәйләседер, күчләп чукындырыр үчен кирәктер дип уйлыйлар...
Мин ул чуалышларны, түрә үтерүләрне, утар талауларны ишеткән идем... Урынсыз куркулар ул!.. Урыс безне күчләп чукындырырга теләсә, саныбызны белми дип уйлыйсызмыни? Әнә керәшеннәрнең санын алып-нитеп тормыйлар бит!.. Дин изгеләр фатихасында саклана ул... Мужик сәнәгенә калсаң, бернәрсә дә тоҗырып булмый... Юк эш артыннан йүрисең икән.
Ил кушкач, килдем инде, бай, баш тартып булмый ласа...
Ул турыдан берәр кешене күргәнең бармы соң?
Юк әле. Насыйп булса, иртәгә инде, – диде карый.
Син башта Гәрәй морзаны күр! Ул безнең бердәнбер мүселман атбакатыбыз...
Караңгы түшкән иде инде. Бай, хәерле кичләр теләп, арбасында тәгәрәп китеп барды. Карый белән мулла ястү намазын укып алдылар. Табын әзерләнде, аш килде.
Бу юлы ашны табак белән түгел, һәр ике кунак үчен аерым тәлинкәләргә салып китерделәр. Күндезге мәҗлестә ач калган муллага үлеш күбрәк, карыйга азрак салынган иде.
Теге мулла үз үлешен ашап бетерә барса да, карый, тамагы тук булганлыктан, ашның һәр түрлесеннән аз-аз гына капмакчы булып карады:
Бер кабарлык та урыным юк! – дип, үзен кыстамаска үтенде.
Ләкин аларны сыйлар үчен куелган хезмәтче ирек бирмәде; тәлинкәләр тәмам бушамыйча торып, алдан да алмады, нәүбәттәге икенче ашны да китермәде:
Беткәнче ашарга, хәзрәт! Байның кушуы шулай! Сүзен тыңламасак, һәммәбезне дә кыйнатып чыгарыр, – диде.
Күндезге тәҗрибә буенча, бу сүзнең дүреслеге билгеле иде. Шуның үчен дә Әкрәм карый, Мортаза бай йортыннан кыйналып чыгу ихтималын күз алдына китереп, тамагы тук булуга карамастан, алдына килгән барлык ашны үрдәк түсле йотлыга-какала эченә тутыра барды.
Бу ашларны пешергән асрау я үзе тоздан яралгандыр, яки авызына бияләй кигәндер: тозны бик мул тондырган икән, – диде Хвалын мулласы.
Карый да:
Тозга бигрәк юмарт икән шул! – дип куйды. Чынлап та, ашлар җете тозлы булып, бай кушуы буенча юри шулай пешерелгән иде.
Ашлар ашалып беткәч, табын җыйналды. Мулла белән карый хәтфә келәм җәелгән идәндә кырын ятып, терсәкләре белән мамык мендәрләргә таянган килеш, каурый каләм белән теш казыйлар иде. Алар шулай чәй әзерләнгәнне күтеп ятканда, баягы хезмәтче кереп йокы урыннары җәйде дә:
Йомышыгыз булса, әнә шул түймәне басарсыз! – дип, дивардагы звонок кнопкасын күрсәтте, хәерле кич һәм тыныч йокы теләп, чыгып китте.
Кунаклар әсәрешеп, бер-берсенә караштылар. Аларның тамаклары бик кипкән, Мортаза байның болай чәй эчермичә йоклатуын һич күтмиләр иде.
Эчәсе килер бит, хәзрәт! – диде карый. Теге мулла:
Килмәгән кайда ул! Шундый тозлы аштан соң! – диде дә, бүлмәдән чыгып китте һәм бераз торып кергәч: – Әбрәкәй комганында да бер тамчы су калмаган, – диде.
Ирексездән чишенеп яттылар. Ләкин күзләргә йокы кермәде. Авызлар, тамаклар кипте. Яңаклар, аңкаулар чатнады. Телләр әйләнмәс булды. Тын алу читенләште.
Байтак вакыт шулай азапланып яткач, мулла, аякка калкып, баягы хезмәтче күрсәткән түймәне барып баскан иде, ак күлмәк-ыштанлы, яланаяклы, күч-хәл аягында басып торган исерек түсле, йокылы-уяулы бер малай килде.
Улым, без бик сусадык, асрауларның берәрсенә әйтче: ничек кенә итеп булса да безгә чәй әзерләп бирә күрсен, савап булыр, – диде мулла.
Асраулар барысы да йоклый. Бай һичкемне уятмаска кушты.
Алайса, берәр чүмеч салкын су табып китерә күр, улым! – диде карый.
Фанталдан су килми. Һичбер җирдә бер тамчы су юк.
Алай булса, үзең самавыр куеп бир!
Су булмагач, мин аны нәрсә белән куйыйм?
Мортаза бай йортның су күпшәләрен юри бикләтеп куйганлыктан, һичкайдан бер тамчы су табарга мүмкин түгел иде.
Кунаклар тагын ятып карадылар. Тагын йоклый алмадылар. Сусау азаплары тагы да күчәйде.
Мулла, торып, түймәне тагын басты, тагын теге малай килде.
Улым, һич булмаса бераз кар кертеп бир! – дип ялындылар.
Ишекләр барысы да бикле, әчкечләре байның үзендә, – диде малай.
Кунак мулла аның сүзенә ышанмады, малайны җитәкләп тикшерергә китте. Ләкин ишекләр, малай әйткәнчә, һәммәсе дә бикле, ачкычлары алынган иде.
Караңгы коридорда бәрелә-сугыла капшап йүргәндә, эчке бүлмәләрнең берсеннән байның:
Кем йүри анда җиде түн уртасында?! – дип чәрелдәгән тавышы ишетелде.
Малай мулланы җитәкләп алды да, үз бүлмәләренең ишеген ачып, аркасыннан этәреп кертеп җибәрде, үзе күздән югалды.
Кунаклар – кунак түгел, бәлки шундый кыланышлар белән генә юанып, шундый юанычлар аркасында гына үз байлыгының игелеген күрүче имгәк татар бае кулында тоткын иделәр.
Ни хәл итмәк кирәк? Капкынга бер эләккәч, таң атканчы түзәргә туры килә иде. Ничек чыдаганнарын үзләре генә белсәләр дә, түзделәр...
Түн буена зур тәрәзә аркылы күмеш нурлар чәчкән моңлы ай әллә кая китеп югалды. Серле түн бушлыгында ялтыраган йолдызлар сирәкләнде. Күнчыгыштан таң яктысы сызылып, кунакларны шатландырды. Тик кичәге хезмәтче бүлмәгә кереп:
Әйдәгез, кунаклар, мунча әзер! – дигәч, алар тагын аптыраштылар.
Безнең эчәсебез килә... мунча кирәкми! – дигән сүзгә хезмәтче бик катгый итеп:
Чәй – мунчадан соң, байның кушуы шулай! – дип җавап бирде.
«Күрәсе азапларыбыз бетмәгән шикелле» дип уйлап алдылар да, чакырган җиргә киттеләр...
Мунчага кергәч, алар зур имән кисмәк белән торган суга йотлыгып карадылар. Хезмәтче:
Бу су эчәргә ярамый, кеше үтерә торган агу салынган! – диде.
Су үткәргеч торба кранын борып карасалар, аннан да су акмады. Аның суы да әллә кайдагы бер боргычы аркылы туктатылган, кисмәктәге су исә, кунаклар үчен атап әзерләнгән булып, аннан ниндидер дару исе аңкып тора иде.
Кунаклар гәүдәләрен, саннарын кузгата алмадылар. Тәмам хәлдән таеп алҗыган, йүдәгән кыяфәт белән, ярылган иреннәрен коргаксыган телләре белән ялмап тик утыра бирделәр. Икесен ике хезмәтче чишендерде. Үзләренә дә, кунакларга да изар* бәйләделәр.
*[Изар – гәүдәнең билдән түбән үлешен каплау үчен билгә бәйли торган җәймә.]
Мунча чиксез кызу ягылган, тәнне пешерерлек итеп эссе салынган иде. Кунакларны җитәкләп ләүкәгә менгезделәр дә, киң һәм иркен ләүкәнең ике башына икесен яткызып, алдан пешекләп куелган каен себеркесенең яфраклары коелып беткәнче чабындырдылар. Нәрсә генә әйтелсә дә, хезмәтчеләрдән «байның кушуы шулай!»дан башка җавап булмагач, кунаклар һичбер нәрсәгә карышмый, язмышлары алдында баш иючән булып киткәннәр иде.
Мунча кертү бүтен шартлары белән үтәлгәч, тәмам хәлдән таеп, аякларын атлый алмас дәрәҗәгә җиткән тоткын-кунакларны җитәкләп чыгарып, култыклап югары менгезеп, түн уздырган урыннарына яткырдылар. Аларның тыннары кысыла, йүрәкләре чит кеше колагына ишетелерлек булып тибә иде. Берәр стакан гына әллә нинди чымырдап, күбекләнеп торган су эчерделәр. Ләкин аның белән сусын басылмады. Күчәйде генә.
Бераз ятып, йүрәк кагуы азрак басылган түсле булгач, икенче бүлмәгә чәй эчәргә чакырдылар.
Мортаза бай үзе шул бүлмәдә арбасында утыра иде инде.
Ул кунакларга әллә нинди сүальләр биреп йүдәтә башлады. Теге мескен тоткыннар аның сүзләрен ишетмиләр, аңламыйлар; куркудан гына биргән җаваплары да әллә нинди керәле-чыгалы була; аларның азапланулары ачыграк сизелгән саен, байның кәефе килә, ул ямьсез тешләрен ыржайтып елмая-күлә иде.
Тилмереп күтелгән чәй урынына табынга кайнар пәрәмәч килде. Теләмәсәләр дә, алар куркудан ашарга мәҗбүрләр, телләрен әйләндерә алмасалар да, тешләре чәйнәргә теләмәсә дә, авызларына капкан кисәкләрен азаплана-азаплана, муеннарын үрдәк түсле алга сузып, какала-какала йотарга тиешләр иде.
Менә, дүньядагы бүтен нәрсәләрдән сүекле күренгән самавыр килде. Чынаякларга коелган кайнар чәйне үреп, авызларын, йүрәкләрен пешереп, йотлыга-йотлыга эчәргә керештеләр. Чынаяклар бер-бер артлы тутырылып, тулган берсе эчелә торды. Эчкән саен сусын күчәя генә барды, бер дә басылыр түсле тоелмады. Зур-зур самавырлар берничә кат алмаштырылды. Битләрдән бүрчекле тирләр акты. Берничә сүлге сыгарлык булып суланды. Берничә кат әбрәкәйгә дә барып килергә туры килде. Кергәч тагын эчтеләр. Тагын чыктылар. Авыз тиреләре уелып бетеп, тәм сизмәс булдылар.
Байның кәефе тәмам җирендә иде. Ул бүген үзенең әллә кайчаннан бирле таба алмаган зәвыкларын тапты. Кунакларның түземе, чынлап та, искитмәслек түгел иде. Бу мыскыллауларга тиешле бәясен түләп, бу түземне кирәгенчә бүләкләргә туры килде. Мортаза бай кунакларга унар сум акча, берәр киемлек тукыма, остабикәләренә берәр күлмәклек һәм берәр кадак яхшы чәй бүләк итте. Балык промыслосында салыначак мәчет үчен илле сум бирде.
Кунаклар малга бәрәкәт, җанга саулык теләп, чыгып киттеләр. Мулла Әхмәт байга юнәлде. Әкрәм карый Гәрәй морзаны эзләп Болакның аргы ягына юл тотты.
Идел-Урал үлкәсендәге бүтен татар авыллары кан-яшь эчендә йүзгәндә, каһәрләнгән, изелгән һәм таланган татар мужигы, үзенең бу хәленнән котылыр үчен, суга батучының саламга ябышуы түсле чараларга керешеп азапланганда, милләтнең үске катлавы – мещан буржуалар, байлар, морзалар һәм муллалар – әнә шундый эшләр белән шүгыльләнеп вакыт уздыралар иде.
IV
Күктән ябалак-ябалак кар ява. Тоташ ап-ак юрган ябынган урамда һәрбер узган-барганның аяк эзләре аермачык булып тезелеп кала; Печән базарына якынлашкан саен эзләр күбәя, ишәя, һәм базарның халык кайнап торган үзәгендә инде кар япмасы меңләгән кешенең аяк астында тапталып-изелеп, ниндидер сыек бер боламыкка әверелә иде.
Базарга печән, салам, утын, күмер, чабата, себерке шикелле әйберләр һәм ит-май, кош-корт шикелле азык-түлек сатарга килүчеләр эшләрен бетереп инде таралыша башлаганнар; кая карама шунда ак кар үстен чуарлап, һәр тарафка еландай борылып-сарылып чана эзләре сузылып киткән иде.
Әкрәм карый Печән базары урамындагы таш йорт янына килеп җитте дә, туктап калды. Ачык капка аша зур, иркен ишегалдында иләнәсе чи тире үемнәре һәм алар артында, түрдәрәк, чекерәеп утырган кечкенә генә тагын бер агач йорт күзгә чалынды.
Аит бай йорты шушы буламы? – дип сорады карый каравылчы карттан.
Шушысын шушы, тик Аит бай үйдә юк шул... Син соңгарак калгансың, агайне, зәкят үләшү бетте инде... Икенче елга килерсең...
Миңа бай үзе дә, зәкяте дә кирәкми... Мин Сукыр Каюм дигән бер адәм янына килгән идем... Әйтегез әле, ул шушы йортта торамы?..
Баштук шулай диләр аны. Каюм хәлфә әнә тегесендә тора, – диде каравылчы карт һәм ишегалды түрендәге кечкенә агач йортка түртеп күрсәтте.
Әкрәм карый салмак адымнар белән үйгә таба атлады. Каравылчы карт, күз карашы белән аны озата калып, күңеленнән: «Бу мулла-мәзин халкы бигрәк кибәк баш инде! Кунак та мәҗлес кенә булсын!» – дип уйлады.
Карый болдыр баскычының пычрак басмалары буйлап югары күтәрелде дә, биксез ишекне түртеп ачып, кечкенә бер бүлмәгә керде.
Бүлмә җыештырылмаган, анда тәртипсезлек хүкем сүрә иде. Күптәннән акшарланмаган һәм ниндидер билге-тамгалар белән сызгалап чуарланган корымлы мич алдында идәндә бер кочак утын ята; бәләкәй генә үстәл үстенә күгәргән иске самавыр кунаклаган; кара подноста юылмаган савыт-саба, ашамлык калдыклары тулы тәлинкәләр һәм китек борынлы чәйнек күренә – болар һәммәсе керле тастымал белән каплаштырып куелган иде.
Өстәл янында башына каешланып беткән түбәтәй һәм җете зәңгәр күлмәк үстеннән җиңсез кара кәзәки кигән табак битле, почык борынлы бер үсмер малай утыра; аның бүтен килеш-килбәтендә әйләнә-тирәдәге һәммә нәрсәгә искитмәүне белгертеп торган бер битарафлык чагылып, энҗедәй ап-ак тигез тешләре белән корымга буялган кара-кучкыл йүзендәге утлы күмер шикелле җемелдәгән елтыр күзләре генә бу беренче тәэсирне бераз йомшарткандай итә иде.
Әкрәм карый, малайның үзенә бүтенләй игътибар итмәвен күреп, түргәрәк узды да, янтыктагы бер ишекне ачып, эчке бүлмәгә күз түшерде.
Алгы бүлмәдәге кебек монда да шундый ук тәртипсезлек хүкем сүрә иде. Хуҗаның үз үен җыештыру, тәртипкә салу турында бер дә кайгыртмавы әллә каян күренеп тора иде.
Тәрәзә янында үч аяклы зур, иске язу үстәле тора; аның дүртенче аягы берсе үстенә берсе үелгән китаплардан гыйбарәт иде. Кая карама анда – үстәл үстендә дә, астында да, идәндә дә – кәгазьләр, кулъязмалар, китаплар аунап ята. Стенада бер-берсенә янәшә календарь, термометр һәм бер кием чабата эленгән. Янтыктагы ачык ишектән җыелмаган урын-җир күренә.
Каршы як стена буендагы искергән, сүрүләренә кадәр сизрәп-ертылып беткән шыксыз диванда киң, озын ак күлмәгенең изүен бугаз астыннан ук тасма белән тарттырып бәйләгән, буйлы, җиңсез кәзәкиен иңбашына салган, озынча йүзле, чал керә башлаган сирәк сакаллы, бер күзенә ак түшкән олы яшьләрдәге кеше яланаякларын бүкләп утырган да, бик тырышып камыш каләмен очлап маташа иде.
Әкрәм карый килеп кергән бу кечкенә куыш яңа татар әдәби теленә нигез салучы, аның тарихыннан, күнкүреше-этнографиясеннән иксез-чиксез кыйммәтле мәгълүматлар җыйнап, гыйльми әсәрләр бастырып чыгаручы мәгърифәтче галим яшәгән йорт булып, бүлмәдәге ертык диванда камыш каләмен очлап утыручы кеше шул галим үзе – халык телендә «Сукыр Каюм» дип йүртелгән мәшһүр Каюм Насыйри иде.
Карыйның ишек авызында кинәт күренгән гәүдәсен күреп, хуҗа кеше әз генә дә гаҗәпсенмәде, киресенчә, күптәнге танышын очраткандай, ягымлы чырай белән:
Әйдәгез, хәзрәт, түргә узыгыз; эшемне бетергәнче бераз утырып ял итегез, – дип, кунагына урын күрсәтте.
Ул арада кемдер ишекне шакыды, һәм бүлмәгә йүгерә-чаба теге, җете зәңгәр күлмәкле, почык борынлы малай атылып керде.
Мулла абзый! Сиңа анда кунаклар килгән: бер урыс белән бер марҗа. Сине күрергә телиләр. Үзләре безнеңчә сүйләшәләр кебек, тик аңлап кына булмый – сүзләрен ничектер кызык итеп әйтәләр. Сиңа менә шушы кәгазьләрне бирергә куштылар, – диде ул, авызын ерып, һәм Каюм ага кулына ике визит карточкасы тоттырды.
Карточкаларның берсенә латин хәрефләре белән «Җәүдәт бәй» дип, икенчесенә «Гүлнар ханым» дип язылган иде.
Җәүдәт бәй белән Гүлнар ханым*, мәшһүр түрек әдипләреннән булып, хәзер алар Россия буенча сәяхәттә йүриләр һәм Казан аша үтешли, Түркиядә «шимали* түрекләр» дип атап йүртелгән Идел буе татарларының күренекле адәмнәре белән очрашып, үзара бераз фикер алышып китәргә теләгәннәр иде. Әмма татар дүньясының мәдәни үзәге саналган Казанда да алар үз уй-хисләрен, омтылышларын уртаклашырдай кеше очрата алмадылар. Аларның Каюм Насыйрига килүләре – шул максатны күздә тоткан нәүбәттәге визитларыннан берсе иде.


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет