Морфологиясе



бет11/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   28
§ 56. Алмашлыкларны төркемләү. Алмашлыклар үз эчләрендә нинди сүз төркемен алыштыруларына һәм мәгъ­нәләренә карап төркемләнәләр.

1. Н и н д и с ү з т ө р к е м е н а л ы ш т ы р у л а р ы н а к а р а п, алмашлыклар түбәндәге төркемчәләргә бүленәләр:

1. И с е м алмашлыклары.

2. С ы й ф а т алмашлыклары.

3. С а н алмашлыклары.

4. Р ә в е ш алмашлыклары.

«Татар теле грамматикасы»ның II томында [2002: 308–310] алмашлык төркемчәләренә «фигыль алмашлыклары», «теркәгеч алмашлыклары», «кисәкчә алмашлыклары» дигән төркемчәләр өстәп бирелгән. Безнең карашыбызча, бу фәнни яктан бик үк төгәл түгел.

Беренчедән, типологиягә мөрәќәгать итсәк, бер телдә дә «фигыль алмашлыклары» һ.б. дигән төшенчә юк. Төрки телләр грамматикаларында да андый күренеш теркәлмәгән. Рус телендә, мәсәлән, исемнәрне алыштырып килгән алмашлыклар гына махсус сүз төркеме буларак аерып чыгарыла [Русская грамматика, т. 1,1980:783].  Инглиз телендә сүз төркемнәрен алыштыру буенча алмашлыклар икегә бүлеп карала: и с е м алмашлыклары һәм с ы й ф а т алмашлыклары, ягъни с у б с т а н т и в һәм а д ъ е к т и в алмашлыклар1. 

Икенчедән, фигыль алмашлыклары дип китерелгән итү, нитү һ.б. сүзләрнең нигезендә -и (-ир) тамырлы ярдәмче фигыль ята, һәм ул телдә берничә төрле грамматик формада кулланыла: иде (ир-де), икән (ир-кән), исә (ир-сә) һ.б.; итү – бу фигыльнең йөкләтү юнәлеше формасы, хәзерге телдә ул ярдәмче фигыль сыйфатында тезмә фигыльләр ясауда актив катнаша: тәэмин итү, тәэсир итү, кабул итү һ.б. Ә нитү, фәлән итү – болар әдәби тел өчен түгел, ә сөйләм теленең дә түбән стиле өчен генә хас берәмлекләр.

Шул ук хезмәттә шунысы, шуны, шуның сүзләре «теркәгеч алмашлыклары» дип китерелгән. Алар асылда сыйфатны алыштыра торган күрсәтү алмашлыкларының төрләнеш формалары, чөнки сыйфат алмашлыклары, сыйфатлар кебек үк, контекстта исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә.



1. Исем алмашлыклары – гомуми рәвештә предмет мәгъ­нәсен белдерәләр. Аларга күбрәк з а т, с о р а у, ю к л ы к һәм б и л г е с ез л е к алмашлыклары керә: мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нәрсә, үзе, һичкем, һичнәрсә, әллә кем, нәр­сәдер һ.б. Исем алмашлыклары исемгә хас морфологик категорияләргә ия була, ягъни алар килешләр (сез, сезнең, сезне, сездән, сездә) һәм тартым белән (кемем, кемең, кеме, кемебез, кемегез, кемнәре) төрләнәләр, берлек һәм күплек санда ки­ләләр (кем – кемнәр, нәрсәдер – нәрсәләрдер). Мәсәлән:

Без акны-караны күрмәстән, кая басканны белмәстән, Зәңгәр Чишмәгә чаптык (Г.Ибраһимов). Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин (Г.Тукай). Туып-үскән шушы ќирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсәң... (С.Хәким).

2. Сыйфат алмашлыкларыбу, шушы, теге, ул, шул, андый, мондый, нинди, кайсы, бары, барлык, бөтен, һәммә, һәр, кайбер һ.б. Гомуми рәвештә предмет һәм затларның билгеләренә ишарә итәләр; сыйфатлар кебек, исемгә янәшәлек юлы белән бәйләнәләр: бу эш, һәр бала; чагыштыру дәрә­ќәсе күрсәткечен алып, төгәл булмаган, якынчарак билге мәгънәсен дә белдерә алалар: андыйрак, әллә ниндирәк. Контекстта исемләшеп киләләр. Мисал өчен:

Һавалар тын торганда, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә чыгып, игътибар белән тыңласаң, авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни). Бер ќирдә юк андый ак каеннар, Бер ќирдә юк андый урманнар (Һ.Такташ). Бөтен болын өстенә күз күреме ќирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән. Әле тегендә, әле монда кояшка каршы яшен яктысыдай чалгы йөзе ялтырап китә (Г.Бәширов).

Сыйфат алмашлыкларына мәгънә ягыннан күрсәтү, билгеләү, билгесезлек, сорау алмашлыклары керә.



3. Сан алмашлыкларына ничә, ничәнче, ничәләп, ничә­шәр, ничаклы, никадәр, күпме кебек сорау алмашлыклары керә. Алар предмет һәм затларның микъдарына, тәртип ягыннан санына ишарә итәләр, саннар кебек исемнәргә янәшәлек юлы белән бәйләнәләр һәм, бик эзлекле булмаса да, сан төркемчәләренең кушымчаларын алалар. Ќөмләдә бу алмашлыклар саннар үтәгән функцияләрне башкаралар – аер­гыч, хәл, хәбәр булып киләләр.

Ничә мәртәбәләр Казанның китап кибетендә очраштык (Г.Бәширов). Ничә ел тормыйлар балалар Иделдә һәм Дунай ярында... (Р.Әхмәтќанов). Моннан соң ул ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак (Ф.Хөсни). Күпме яу, сугышлар аркылы Син ќиңеп чыккансың, Ватаным (Р.Вә­лиев).

4. Рәвеш алмашлыклары ничек, кайчан, кайда, кая, алай, болай, шулай, тегеләй, әллә ничек, ничектер, ник, нигә, берничек, һичничек, беркайда, беркайчан һ.б. эш-хәл яки билге билгесенә ишарә итәләр һәм рәвешләр кебек, фигыльгә, сыйфатка, башка бер рәвешкә, хәбәрлек сүзгә янәшәлек ярдәмендә бәйләнәләр һәм, бик үк эзлекле булмаса да, чагыштыру дәрәќәсе кушымчасы алып, билгенең билгесен якынчалык төсмере өстәп белдерәләр.

Рәвеш алмашлыкларына нигездә к ү р с ә т ү, с о р а у һәм б и л г е с е з л е к алмашлыклары керә.



Абзый, бу турыда үзенең ќавабын әллә кайчан әзерләп куйган төсле, тиз һәм салмак тавыш белән ќавап кайтарды (М.Әмир). Болай эшләргә аны Сәлим өйрәткән иде (Г.Гобәй). Кыз ќырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте, егет моны сизмәде (Ә.Еники). Яңа гына күңелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар... Кошлар әллә кая китеп югалды (Г.Бәширов).
§ 57. Алмашлыкларның мәгънә буенча төркемчәләре. Мәгънәләре буенча алмашлыклар ќиде төркемчәгә бүленәләр:

1. з а т алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар;

2. к ү р с ә т ү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шушылай;

3. с о р а у алмашлыклары: кем, ни, нәрсә, кай, кайсы, кая, нинди, ник һ.б.;

4. б и л г е л ә ү алмашлыклары: бары, барлык, барча, һәммә, һәр, һәрбер, һәркем, бөтен, үз;

5. б и л г е с е з л е к алмашлыклары: кемдер, нәрсәдер, кайсыдыр, әллә кем, әллә нәрсә һ.б.;

6. ю к л ы к алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, һичнинди, һичкайчан, беркем, берничек һ.б.;

7. т а р т ы м алмашлыклары: минеке, синеке, безнеке, сезнеке, моныкы, тегенеке, әллә кемнеке һ.б.

В.Н.Хангилдин алмашлыкларны сигезгә – зат, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым, мөнәсәбәт алмашлыкларына бүлә. «Татар грамматикасы»нда исә алар алтыга бүленгән: зат, күрсәтү, сорау, билгесезлек, юклык, билгеләү алмашлыклары. Бу соңгы хезмәттә алмашлык төркемчәләренә тартым алмашлыклары кертелмәгән, ә В.Хангилдин грамматикасында мөнәсәбәт алмашлыклары дип күрсә­телгән кем, нәрсә, нинди, кайсы һ.б. алмашлыкларны үзлә­ренә аерым лексик-морфологик төркемчә дип танырга нигез юк. Ул яктан алар – шул ук сорау алмашлыклары. Иярченле кушма ќөмлә составында гына бу алмашлыклар, мөнәсәбәтле сүзләр рәвешендә кулланылалар. Мәсәлән, Кая карама, шунда эш кайный ќөмләсендә кая алмашлыгы (сорау алмашлыгы) әнә шундый вазифа башкара.

§ 58. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының лексик составы зур түгел, алар барысы алты сүздән тора һәм ябык система тәшкил итә: мин, син, ул, без, сез, алар.

Зат алмашлыклары, кагыйдә буларак, исемне алыштыра һәм, килешләр белән төрләнеп, күп төрле грамматик формаларда килгәнгә күрә, сөйләмдә шактый актив кулланыла. Мәсәлән:



Бүген минем әти Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Аннары миңа читек китерә, өр-яңа читек (Г.Исхакый). Сез, татарлар, табигать законына каршы килеп, ничек алай ќиңел генә төрле милләт кешесенә әверелә аласыз, ә? (М.Галиев). Яшь чакларның усал Алсуларын Такташ белән бергә сөйдек без (Х.Туфан).

Морфологик ќәһәттән зат алмашлыкларына исем категорияләреннән бары килешләр белән төрләнү генә хас. Сан, ягъни берлек-күплек төшенчәсе I, II затта кушымчалар белән түгел, аерым нигез белән белдерелә: мин ~ без, син ~ сез. Ә тарихи юнәлештә исә без, сез алмашлыклары составында борынгы күплек кушымчасы булган дип гөман кылына. I, II зат алмашлыклары мин, син килешләр белән төрлән­гән­дә, кушымчаларда кайбер үзгәрешләр барлыкка килә:


Б.к. мин, син Т.к. мине сине

И.к. минем синең Ч.к. миннән синнән

Ю.к. миңа сиңа У.-в.к. миндә синдә
Төрләнеш парадигмасыннан күренгәнчә, юнәлеш һәм тө­шем килешләрендә фонетик үзгәреш барлыкка килә (мин + га миңа, син + га сиңа; мин + не мине, син + не сине), ә иялек килеше кушымчасы -ем (мин-ем) тартым кушымчасына аналогия рәвешендә үзгәргән дип санала, чөнки иялек килешендәге бу алмашлык һәрчак тартымлы исем белән кулланыла: минем дәфтәрем, минем әнием һ.б.

III зат алмашлыгы ул телдә соңрак, күрсәтү алмашлыгыннан барлыкка килгән, ә аның борынгы тамыры дn~in (-ән/-ин) формасында булган1. Килеш белән төрләнгәндә һәм күп­лектә III зат алмашлыгының тамыры үзгәрә:


Б.к. ул Т. к. аны

И.к. аның Ч. к. аннан (аңардан)

Ю.к. аңа (аңар, аңарга) У.-в.к. анда (аңарда)
Парадигмадан күренгәнчә, урынара килешләрдә III зат алмашлыгы берничә вариантта кулланыла. Кушымчалардагы элементы - борынгы юнәлеш килеше калдыгы: аңа ~ аңар ~ аңарга һ.б.

Семантик яктан юнәлеш килешенең төрле вариантлары грамматик синонимнар рәвешендә кулланыла: аңа әйттем, аңар әйттем, аңарга әйттем. Чыгыш һәм урын-вакыт килешләрендә исә семантик аерымлану барлыкка килгән. Анда төре күпчелек очракта ќансыз предметларга, төрле күренешләргә күрсәтә; аңар ~ аңарга ~ аңардан ~ аңарда төрләре исә гадәттә шәхескә ишарәли: аннан (алдым), аңардан (алдым); минем китабым анда (аңарда) һ.б.

а) ул алмашлыгының төрле килеш­ формалары шәхескә мөнәсәбәтле рәвештә кулланыла:
Мин аңарда чиксез яну күрдем

Бүгенгенең бөек эше өчен

Мин аңарда күрдем бүгенгенең

Туып килгән яңа кешесен!..
Зал тын гына аңа карап торды,

Зал аңардан күзен алмады.

Ул бер сүз дә залга әйтмәсә дә,

Зал йөрәген аның аңлады.

(Һ.Такташ)


ә) җансыз предметларга, күренешләргә ишарәли һәм рә­вешләргә якын мәгънә белдерә:

Анда ул, анда ул суларның Гомеремнең эзеннән акканы... (С.Хәким). Шәһадәтнамә кулыма кергәннән соң, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук белә идем (Г.Ибраһимов). Ќем-ќем генә тамчылый кар, Анда йолдыз ќылысы бар (Р.Рахман).

Бу алмашлыкның чыгыш килеше формасы аннан предмет исемен алыштырып туры үз мәгънәсендә дә кулланыла. Мәсәлән: Минем китап шкафта, аннан ал! (сөйл.т.). Шулай ук вакыт рәвеше мәгънәсендә дә килергә мөмкин (конверсия): Әйдүк көтүне бер ќиргәрәк ќыярга, аннан бәрәңге пе­шерергә уйлады (Һ.Такташ).

Күплектәге алмашлыкларның төрләнеше структур яктан исем төрләнешеннән аерылмый: без ~ безнең ~ безгә...; сез ~ сезнең ~ сездән...: алар ~ аларга ~ алардан һ.б.

§ 59. Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шулай, әнә, менә һ.б. Болар зат яки әйберләргә күрсәтү, сыйфат яки рәвешләргә ишарә итү өчен кулланыла. Мәсәлән: Якуп туп-туры шул йортка китте (И.Гази). Менә бу иптәшнең исемен белмим (Ш.Камал). Әнә кровать башында букчасы эленеп тора (А.Шамов). Гариф белән Муса монда куну тиешлекне сөйләсәләр дә, башкалар якын да килмәделәр (Ш.Камал).



Бу, шул, шушы, теге, әнә, менә алмашлыклары гадәттә сөйләүчедән төрле ераклыкта булган предмет һәм күренеш­ләргә төбәп күрсәтәләр. Грамматик хезмәтләрдә аларның семантик үзенчәлекләренә дә игътибар юнәлтелә: бу, шушы, менә алмашлыклары иң якын арага ишарә итәләр; теге, әнә, әнә теге алмашлыклары чагыштырмача иң ерак аралыкны, ә шул, ул алмашлыклары уртача ераклыкны белдерәләр [Хангильдин, 1954: 149 б.]. Мисал өчен: бу китап, шушы китап, әнә теге китап, әнә шул китап һ.б.:

Бик тә суык бит, улым. Әнә, кара әле, бүген кояш та колакланып чыккан (Г.Бәширов). Авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни).

Төзелеше буенча күрсәтү алмашлыкларының т а м ы р һәм я с а л м а төрләре бар. Хәзерге телдә тамыр алмашлык булып саналганнарына ул, бу, шул, шушы, әнә, менә, теге алмашлыклары керә. Тарихи юнәлештә исә борынгы тамырлар булып бу, ул алмашлыклары һәм борынгыдан килгән берәмлекләр булып теге, әнә, менә (диалекталь тиге ~ ана ~ мона ~ мына) сүзләре санала [Сравн.-ист. гр. тюрк. языков..., 2002: 319–320 ]. Хәзерге телдә тамыр булып саналган шул, шушы алмашлыклары тарихи сүз ясалышына карый: шу (борынгы тамыр) + ул шул: шу +уш (шулай ук борынгы тамыр)  шушы һ.б.

Сүз төркемнәренә мөнәсәбәте буенча күрсәтү алмашлыклары нигездә с ы й ф а т һәм р ә в е ш н е алыштыра. Тамыр алмашлыклардан тыш сыйфат алмашлыклары -дый/-ди кушымчалары белән ясала: андый, мондый, шундый, тегенди һ.б. Рәвеш алмашлыклары исә нигездә ясалма, алар тамыр алмашлыклардан -лай/-ләй кушымчасы белән ясала: болай, шулай, алай, тегеләй һ.б.

1. Сыйфатны алыштырган күрсәтү алмашлыклары күп­че­лек очракта исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап аергыч ролендә кулланыла: Бу тавыш бик ачты күңлем, Шатлыгымнан ќан яна... (Г.Тукай). Егет менә шул утта янды. Шул көрәшләр, шул газаплар, шул каһарманлыклар эчендә кайнап, аның яшь йөрәге... үзен бер көрәшче итеп үстерү дәр­те белән тулып ялкынланды (Г.Ибраһимов). Үткәннәр­дән бары шул ќыр калды. Ул ќыр безгә яшьлек ядкяре (Р.Вә­­лиев). Тимербулат шундый егет, Караклыкны кичер­мәс. Сөюенә тап төшсә дә, Эшенә тап төшермәс (М.Ќә­лил).

Аерым очракларда күрсәтү алмашлыклары икеләтелгән формада да кулланыла: менә шул, әнә шушы һ.б.

Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да, миңа, бер уч тутырып, орлыклар бирде (Г.Ибраһимов).

Стилистик яктан андый, шундый алмашлыклары рәвешне яки фигыльне ачыклап, көчәйткеч кисәкчә мәгънәсендә дә килә: Илсөяр шундый каты кычкырды, инде егерме-утыз адым китеп өлгергән рота командиры туктап артына борылды (Г.Гобәй). Шундый сагындырдың син, Айсылу апа! – диде (Г.Бәширов).

2. Рәвешне алыштырган күрсәтү алмашлыклары фигыльне ачыклап, күбрәк р ә в е ш х ә л е вазифасын башка­ралар:

Алай бик карышсаң, Алмачуарыңны тотарбыз да урманга ќибәрербез, – дип куркыталар (Г.Ибраһимов). Мин шулай исәп иттем әле, сеңлем: ул класска мин кабатлау дә­ресләре беткәнче керәчәкмен (Э.Касыймов).

Сыйфат белән мөнәсәбәттәш бу, шул, теге алмашлыклары, һәм шулай ук андый, мондый, шундый кебек алмашлыклар контекстта исемләшеп, исемнәр кебек, к и л е ш, т а р т ы м, с а н белән төрләнәләр. Бу алмашлыгы килешләр белән төрләнгәндә б ~ м чиратлашуы барлыкка килә, ә шул алмашлыгында -л авазы кыскара, ул борынгыча шу вариантында төрләнә.


Б.к. бу шул теге шундый

И.к. моның шуның тегенең шундыйның

Ю.к. моңа шуңа тегеңә шундыйга

Т.к. моны шуны тегене шундыйны

Ч.к. моннан шуннан тегеннән шундыйдан

У.-в.к. монда шунда тегендә шундыйда


Бу алмашлыклар һәркайсы берлектә һәм күплектә килә ала, тартым кушымчалары ала: бу – боларны ~ болары; шул ~ шулары; мондыйларга ~ мондыйларын һ.б.

Кыскасы, хәзерге телдә башка алмашлыклар кебек үк, күрсәтү алмашлыкларының вазифасы катлаулы һәм күптөрле, һәм ул телебезнең грамматик яктан мөмкинлекләре зур булу турында сөйли.



§ 60. Сорау алмашлыклары. Сорау алмашлыкларына: кем, ни, нәрсә (исем алмашлыклары), кайсы, нинди (сыйфат алмашлыклары), кая, кайдан, кайчан, ник, нигә, ничек (рәвеш алмашлыклары), ничә, ничәнче, ничәшәр, никадәр, ничаклы, күпме (сан алмашлыклары) һ.б алмашлыклар керә. Алар әйберне, затны, билгене белдергән һәм, шулай ук, эшне үтәлү рәвеше, урыны, вакыты, сәбәбе, максаты ягыннан ачыклаган сүзләргә күрсә­теп, ишарәләп киләләр:

Без тормышның төбеннән күтәрелдек. Кем күтәрде? Кайчан? Ничек? – Сезгә менә шул турыда сөйләп бирергә телим... Кайдан килеп, кая баруы һичкемгә билгеле булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл ќыярга туктаган вакытта үлеп калды (Г.Ибраһимов). Ник елыйсыз, сез урамнар, Ник елыйсыз! Туктагыз! (Һ.Такташ). Кайда да йө­рәк­тә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә Нигә соң бу Кырлай яклары?! (С.Хәким).

Хәзерге телдәге күп санлы, төрле-төрле мәгънәгә ия булган сорау алмашлыклары тарихи рәвештә өч төрле тамыр алмашлыктан – кем, нә ~ ни, кай алмашлыкларыннан барлыкка килгән. Тел үсеше дәвамында бу алмашлыкларның төрле грамматик формалары морфологик яктан аерымланып, аерым лексик берәмлеккә әверелгәннәр. Мисал өчен: *нә ~ *ни алмашлыгыннан нәрсә (нә+ирсә), нәчә ~ ничә, нигә (нә ~ ни + гә), ничек (нә-чик) һ.б. алмашлыклар ясалган;



*кай алмашлыгыннан: кая (кай+а, юн.к. кушымчасы), кайда, кайсы (кай+сы, тартым кушымчасы), кайчан (кай+чаг+ын), кайдан алмашлыклары барлыкка килгән.

Кем сорау алмашлыгы, борынгыдан ук үзгәрешсез кил­гән алмашлык, татар телендә бары тик з а т к а, ш ә х е с ­к ә карата гына кулланыла. Рус теленнән аермалы буларак, мәсәлән, бу алмашлык бүтән тере затларны белдерми. Мә­сәлән:
Меңләгән күз карый бу чорга:

Сез кемнәр, сез кемнәр?

Сез кемнәр?! (Ф.Сафин).

Туган яктан гүзәл ќир юк,

Илен кем сөеп туйган? (Р.Вәлиев).
Исемне алыштырып, кем алмашлыгы аның барлык грам­матик категорияләрен үзенә ала: килеш, тартым, сан белән төрләнә: кем, кемнең, кемгә, кемне, кемең, кемегез, кемнәре, кемнәр һ.б.:

Кемнәрең бар, кемне уйлыйсың, кемнәрең сагындыра (ќыр). Кемгә сөйлим серләремне, йөрәгем ялкын кебек... (Ф.Кә­­рим). Алар кем соң? – дигән ачуланып староста... (А.Алиш).

Кем алмашлыгы шул, шунда кебек күрсәтү алмашлыклары белән иярчен ќөмләләрне баш ќөмләгә бәйли торган чара (мөнәсәбәтле сүз) буларак та телдә актив кулланыла. Мәсәлән: Кем эшләми, шул ашамый (мәкаль). Кем иген игә, шул ќырлап яши (мәкаль).

Ни, нәрсә алмашлыклары кешедән башка тереклек ияләренә һәм ќансыз предметларга мөнәсәбәттә кулланыла; алар шулай ук исемнәр кебек төрләнәләр: нәрсә ~ нәрсәне, нәрсә­дән, нәрсәләре; ни ~ ниләр, нидән һ.б.

Шуның өстенә тагын Бәдертдинов үзе дә ямансылатмый... кайсы бригаданың нәрсәдә алдырганлыгын, кайсының нәрсәдә калышуын күрсәтә тора (Ф.Хөсни).

Грамматик хезмәтләрдә нәрсә алмашлыгында предметлык төшенчәсенең шактый көчле булуы да билгеләнә. Мәсәлән: Алда бер ак нәрсә күренә башлады (Ш.Камал).

Сөйләм телендә һәм шулай ук сирәгрәк әдәби телдә дә нәрсә, нәмәрсә сүзләре исем ролендә, «ниндидер әйбер» төшенчәсендә дә еш кулланыла. Мәсәлән: Мә, менә бу нәмәрсәләрне ераграк яшереп куй әле, – дип, әтисенә пулемет ленталары һәм наган бирде (Г.Гобәй).
Күп нәрсәләр якын булып китәр,

Күп нәрсәдән әле бизелер...

Азмы ќырлар яздым синдә, Казан!

Гомерем дә синдә өзелер (М.Әгъләм).
Ни алмашлыгы хәзерге телдә күбрәк сөйләм теле өчен хас: Ни сөйлисең син? Ни булды? Нидән шулай курыктың? һ.б.

Әмма ул мәкаль-әйтемнәрдә шактый еш очрый: Ни чәч­сәң, шуны урырсың (мәкаль). Оясында ни күрсә, очканында шул булыр (мәкаль).



Кай – кайсы, нинди сорау алмашлыклары предмет билгесенә күрсәтеп, сыйфатны, яки башка предмет билгесен белдергән сүзләргә мөнәсәбәтле рәвештә кулланыла: Кай тарафларга юл тотасың? (Р.Мөхәммәдиев). Сез кайсы халыктан дисәләр, Батырлар исемен атадым (Р.Вәлиев). Нинди уеннар башлап ташлаганбыздыр, анысын хәтерли алмыйм... (Г.Ибраһимов).

Контекстта исемләшеп кайсы, нинди алмашлыклары исем­нәрчә төрләнәләр: ниндиләрен (кайсыларын) аласың; кайсылары яхшы?



Төш авышкач, өйдәге кешеләр кайсысы кая таралып беткәч, киенеп, ясанып... хыялларым әйдәгән якка юнәлдем (Ф.Шәфигуллин). Кызу каным уйнар оланнарда, Уйларымның калыр кайсысы? (Ф.Сафин).

Кая, кайда, кайчан, ник, нигә, ничек алмашлыклары рә­вешне алыштыралар һәм контекстта төрләнмиләр.

Менә кайчан кузгала төрле өмәләр: каз өмәсе, сүс өмәсе, тула өмәсе (Г.Бәширов). Боз пәрдәсен умырзая Ничек ача, күрсәйдең, Энќе гөлдән мәңге шиңмәс Тәкыялар үрсәйдең (С.Сөләйманова). Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгыратып кешни (Г.Ибраһимов). Нигә, нигә, синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар?! (Һ.Такташ). Ник шунда гына калмады, Ник дулкын китте ары? (Р.Вәлиев).





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет