Морфологиясе


§ 5. Морфемика һәм аның тел белемендә тоткан урыны



бет2/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28
§ 5. Морфемика һәм аның тел белемендә тоткан урыны. М о р ф е м и к а– ул тел белеменең с ү з т ө з е л е ш е н өйрәнә торган бүлеге. Соңгы вакытта татар тел белемендә сүз төзелеше (морфемика), морфология бүлегеннән аерылып, сүз ясалышына бәйле рәвештә генә өйрәнелә башлады. Хәлбуки, морфемиканың морфологиягә турыдан-туры мөнәсәбәте бар, һәм ул морфологиянең дә состав өлешен тәшкил итә. Лингвистик хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә, морфологиянең өйрәнү предметы – телнең иң кечкенә мәгъ­нәле кисәкләре – м о р ф е м а л а р, шулай ук с ү з л ә р һәм с ү з ф о р м а л а р ы (с ү з ф о р м а л а р).

И с к ә р м ә: Гомуми морфология буенча иң соңгы елларда чыккан хезмәтлщрнеж берсендә, мәсәлән, морфологиянең өйрәнү объекты түбән­дәгечә билгеләнә: «Объектом морфологии являются минимальные двусторонние (или «знаковые») единицы языка (чаще всего называемые морфемами) и жесткие комплексы этих единиц, обладающие особыми свойствами (такие комплексы называются словоформами или просто словами)» [Плунгян, 2000: 13].

Димәк, морфологиянең өйрәнү предметы булган тел бе­рәмлекләре катлаулылык буенча төрле дәрәќәдә булалар. Морфема – иң кечкенә (минималь) берәмлек, ә морфология өйрәнә торган, зурлыгы буенча иң чик берәмлек ул – сүзформа. Ә ике арада морфемадан зуррак, әмма сүзформадан кечерәк берәмлек – сүзнең ясалма нигезе булырга мөмкин. Мәсәлән, эш-че сүзе ике морфемадан тора, биредә эш һәм -че морфемалары минималь морфологик берәмлекләр, эшче сүзе - нигез лексема; эш-че-ләр-ебез-гә – сүзформа, морфология өйрәнә торган иң зур чик берәмлек.

Әгәр тел берәмлеге бер сүз кысасыннан чыгып, икенче сүз белән бәйләнешкә керә, ягъни ике сүз арасында ачыклаулы мөнәсәбәт барлыкка килә икән, ул инде морфологик күренеш булудан туктый, синтаксик берәмлеккә – сүз­тезмәгә әверелә: китап укыдык, тиз укыдык һ.б. Кайбер очракта морфологик берәмлек булган аналитик с ү з ­ф о р м а һәм синтаксик берәмлек – с ү з т е з м ә тышкы төзелешләре ягыннан охшаш булырга да мөмкин. Мәсәлән, ул кайтып килә һәм ул ашыгып килә дигән ќөмләләрдә кайтып килә – сүзформа, ягъни бер сүз. Килә бу очракта яр­дәмче фигыль, ул грамматик мәгънә – эшнең юнәлгәнлеген белдерә; ашыгып килә – сүзтезмә (синтаксик берәмлек). Биредә ике сүз бер-берсен ачыклаган, ягъни алар арасында синтаксик бәйләнеш барлыкка килгән.

Шул рәвешле, сүзнең морфологик төзелешен өйрәнү иң беренче чиратта морфология һәм сүз ясалышы белән, һәм күпмедер дәрәќәдә грамматиканың икенче тармагы – синтаксис белән дә турыдан-туры бәйләнештә тора.

Шуңа күрә, морфемика тел белеменең төрле тармакларына чиктәш дип әйтү фәнни дөреслеккә якын булыр.



§ 6. Морфема һәм аның төрләре. Сүзләр үзләренең төзелешләре буенча морфемалардан торалар.

М о р ф е м а – сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге. Мә­сәлән, бакча-чы-лык-та сүзендә дүрт мәгънәле кисәк – морфема бар. Сүз кисәкләре – морфемалар белдергән мәгънәләре белән бердәй булмыйлар. Сүз эчендәге бер морфема, гадәттә, лексик мәгънә белдерә һәм т а м ы р дип атала; калган морфемалар исә, лексик-грамматик яки саф грамматик мәгънәләрне белдерәләр һәм к у ш ы м ч а л а р яки а ф ф и к с л а р дип аталалар.

Агглютинатив телләргә хас булганча, татар телендә сүз, яки сүзформалар тамырдан һәм аңа бер-бер артлы ялганып (тезелеп) килгән кушымчалардан тора. Морфемалар саны һәм составы буенча сүзформалар төрле булырга мөмкин. Тикшеренүчеләр исәпләгәнчә, татар теле өчен сүз­ләрнең ике, өч, дүрт, хәтта биш морфемадан торуы гадәти күренеш. Мәсәлән:
китап-ка (2 морфема)

китаб-ың-а (3 морфема)

китап-лар-ың-а (4 морфема)

эш-че-ләр-ебез-гә (5 морфема)
Сөйләм эчендә (ќөмләдә) сүзләр һәрчак грамматик яктан формалашкан була. Шуңа күрә исем яки фигыль сүз төркемнәре кебек күптөрләнешле, ягъни күп төрле грамматик категорияләргә ия булган сүзләр бары бер морфема – тамырдан гына тора алмый. Дөрес, сыйфат яки рәвеш кебек төрләнми торган сүз төркемнәре генә бер морфемалы булырга мөмкин: зәңгәр чәчәк, күп эшли һ.б. Кушымчаның булмавы үзе нинди дә булса грамматик мәгънә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, Бала уйный дигән ќөмләдә бала – тамыр морфема, әмма аның өстәмә грамматик мәгънәсе дә бар – ул баш килештә, берлек санда килгән, эш аңа караган затны белдерә. Мондый очракта грамматикада н у л ь м о р ф е м а дигән термин кулланыла, ягъни кушымчаның булмавы нинди дә булса грамматик мәгънә (яки мәгънәләрне белдерә). Нуль морфема белдергән грамматик мәгънә га­дәттә бер төрләнеш парадигмасына кергән сүзформаларның мәгънәләрен бер-берсенә капма-каршы кую юлы белән ачыклана. Баш килеш үзенең формасы һәм мәгънәсе белән калган килешләргә каршы куела; фигыльнең III зат берлек сан формасы, мәсәлән, шулай ук нуль морфема белән белдерелә, һәм ул I, II зат формаларына каршы куела: бара-м, бара-сың, бара-.

Морфология буенча соңгы елларда чыккан кайбер хез­мәтләрдә нуль морфема мәсьәләсендә башка төрле карашлар да бар. Галимнәр морфеманың ике яклы берәмлек (мәгъ­нә+форма) булуын истә тотып, сүзләр төрләнешенә нульне кертү аның фәнни билгеләмәсенә каршы килә дип саныйлар. Шуңа бәйле рәвештә төрләнеш парадигмалары рәтенә кертелә торган баш килеш, яки исемнең берлек сан формасы парадигмадан тыш каралырга тиеш дигән фикерләр әйтелә [Гузев, 1987: 69]. Галимнең фәнни логикасы буенча, баш килеш килешнең юклыгын күрсәтә, исемдә берлек сан формасы юк, бары тик күплек категориясе генә бар дип санасак та, фигыльдәге нуль морфема - III зат берлек сан формасы турында болай дип әйтү мөмкин түгел. III затта кушымчаның юклыгы I, II зат белән бертигез дәрәќәдә грамматик мәгънә белдерә (бара-м, бара-сың, бара-), шуңа күрә бу очракта нуль морфеманы морфемалар рәтенә кертмичә мөмкин түгел. Типологик планда да төрле телләрдә нуль морфема тулысынча га­дәти һәм закончалыклы күренеш булып санала. Галимнәр, мәсәлән, кушымчасыз килгән һәр сүздә нуль морфема булмый, бары тик грамматик мәгънәне белдерә торган чара мәќбүри рәвештә көтел­гәндә генә нуль морфема турында сүз алып барырга мөмкин дип саныйлар. Безнең фикеребезчә, алда китерелгән баш килеш яки исемнең берлек формасы һәм фигыльнең III зат формалары нәкъ шул очракка карый.



§ 7. Сүз тамыры һәм аның үзенчәлекләре. Т а м ы р дип сүзнең лексик мәгънә белдерә торган һәм шул мәгънәне саклаган хәлдә ваграк кисәкләргә таркала алмый торган кисәгенә әйтәләр.
Мәсәлән, ай-лар-да, кыр-лар-ым-ның, аң-ла-ды-лар сүзформаларында ай, кыр, аң – тамыр. Әмма тарак-лар-ны сүзендә мәсәлән, тамыр морфеманы тар-ак дип бүлә алмыйбыз, чөнки бу очракта лексик мәгънә үзгәрә.

Тел белемендә тамырга башкарак бирелгән билгеләмәне дә очратабыз:


Сүзнең төрле формалары өчен уртак булган һәм төп лексик мәгънәне белдерә торган сүз кисәген (морфеманы) т а м ы р дип атыйлар.
Татар телендә сүз төзелешен (сүз кисәкләрен) ќентекләп өйрәнгән галим Г.Алпаровның тамыр турындагы аңлатмасы да шушы билгеләмәгә якын тора: «Тамыр ки­сәк, үзгәр­телмәгән көенчә, башка бик күп төрле кушымчалар белән дә йөртелә алырга тиеш; мәсәлән, эш дигән тамырын без эшлә, эшсез, эшчән, эшлекле, эшләткән, эш­тән… кебек һәртөрле кушымчалар белән дә әйтелә алганлыгын күрәбез. Тамыр кисәкнең кушымча белән бергә әй­телгән чагында аңлаткан төп мәгънәсе ялгыз гына әй­тел­гән чагында да югалмаска һәм үзгәрмәскә тиеш. Югыйсә ул сүзнең тамыры булып саналмаячак. Мәсәлән, … утыр, сукыр, тимер кебек сүзләрнең азагында … -ыр, -ер кисәкләре кушымча булып санала алмыйлар. Чөнки … бу кисәкләрне алгач, югарыда калган кисәк­ләрнең элгәреге мәгъ­нәләре калмый » [Алпаров, 1945: 58 ] .

Г.Алпаров шулай ук тамыр сүзләрнең аваз төзелешен өйрәнүгә дә зур игътибар бирә. Ул татар телендә тамыр сүзләрнең күбрәк бер яки ике иќекле булуын, ә өч иќеклеләрнең чагыштырмача аз очравын билгели.

1. Бер иќекле тамыр сүзләр: эш, ал, ил, баш, бер, йөз, төш, әйт, йорт, дүрт, чирт һ.б.

2. Ике иќекле тамыр сүзләр: ана, олы, укы, кара, сары, сука, татар, кояш, кубыз, карга, бәйрәм һ.б.

3. Өч иќекле тамыр сүзләр: тәрәзә, бүрәнә, шүрәле, ябалак, карчыга, арыслан, кырмыска, балтырган һ.б. [Шунда ук].

Татар телендә тамыр һәрчак аерым кулланыла алу бе­лән бергә, грамматик яктан да формалашкан була, ягъни сүз тамыр хәлендә үк билгеле бер сүз төркеменә карый: эш (исем), бар- (фигыль), ак (сыйфат) һ.б. Флектив тел­ләр­дән булган рус телендә, мәсәлән, тамырның кайсы сүз төркеменә керүен һәрвакытта да билгеләп булмый. Мәсәлән, тёмный сүзендә тамыр тёмн- аерым кулланылмый һәм бу хәлендә аның кайсы сүз төркеменә каравы да билгеле түгел: тёмн-ый (сыйфат), темн-о (рәвеш), темн-еть (фигыль).



Искәрмә: татар телендәге яр, сал, туң, күч кебек сүзләр бер үк вакытта исем һәм фигыль мәгънәсен белдерәләр; болар тел тарихына бәйле борынгы синкретизм күренеше калдыклары булып сана­лалар.

§ 8. Кушымчалар һәм аларны төркемләү. Тамырга бер-бер артлы ялганып килә торган сүз кисәкләре – морфемалар – кушымчалар (аффикслар) дип атала. Бары тик тамырдан соң гына ялганып килгәнлектән, татар телендә аларны гомуми (нейтраль) термин белән а ф ф и к с л а р дип атау кабул ителгән. Дөрес, татар теле буенча язылган кайбер хезмәтләрдә кушымчалар с у ф ф и к с термины белән бирелә. Аффиксаль морфемалар сүзнең төрле урыннарында – тамырдан алда (префикс), уртада (инфикс), тамырдан соң (суффикс) - килә торган телләр өчен аффиксның төрләрен болай белдерү кулайрак, әлбәттә. Әмма татар теле өчен андый ихтыяќ юк.

Типологиягә мөрәќәгать итсәк, дөнья телләре арасында аффикслар бары тик тамырдан соң гына ялгана торган телләр, ягъни бары тик суффикслары гына булган телләр, суффикслары һәм префикслары булган телләрдән күбрәк. Һәм шул кадәресе дә бар, суффикслары гына булган телләрдә предлоглар юк, бары тик послелоглар (татар телендәге бәйлекләр. – Ф.Х.) гына бар.

Кушымчаларның һәркайсы нинди дә булса мәгънә белдерә. Алар – сүзнең мәгънәле кисәкләре. Әмма тамыр морфемадан аермалы буларак, алар лексик мәгънә белдермиләр, лексик-грамматик, яки абстракт-грамматик мәгънәгә ия булалар. Икенче төрле әйтсәк, сүзгә (сүз тамырына) кушымчалар ялгау татар телендә с ү з я с а у һәм с ү з т ө р л ә н д е р ү н е ң төп чарасы булып тора. Агглютинатив телләрнең тагын бер үзенчәлеге шунда, кушымчалар сүзгә ќиңел ялгана һәм ќиңел аерылалар; һәр кушымча гадәттә б е р г е н ә грамматик мәгънә белдерә. Мәсәлән, өй-ләр-не сүзендә -ләр күплекне, -не кушымчасы төшем килешен белдерә. Рус телендә исә дом-ов сүзендә -ов кушымчасы берьюлы ике грамматик мәгънәне (күплек һәм килешне) берләштерә.

И с к ә р м ә: татар телендә фигыльдә зат-сан кушымчасы -быз, -без, яки тартым кушымчасы -ыбыз, -ебез (-быз, -без) – бар-а-быз, кил-ә-без; китаб-ыбыз, дәфтәр-ебез күплек һәм I зат мәгънәләрен белде­рәләр. Ләкин тарихи грамматикада бу кушымчалар шулай ук таркатып карала: -бы-з, -бе-з. Биредә -з кушымчасы борынгы телдә күплек кушымчасы булган.

Нинди мәгънә беледерүләренә карап, татар телендә кушымчалар традицион рәвештә ике төркемгә бүленәләр: с ү з я с а г ы ч кушымчалар һәм ф о р м а я с а г ы ч л а р.

С ү з я с а г ы ч кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яңача оештыруда катнашалар, лексик мәгънәне үзгәртәләр. Мәсәлән, тимер сүзе лексик мәгънәсе буенча металлның бер төрен белдерә, тимер-че сүзе исә билгеле бер һөнәр иясен атый. Форма ясагыч кушымчалар исә сүзнең лексик мәгънәсен үзгәрешсез калдыралар, бары тик сүз­ләрнең төрле формаларын ясыйлар, ягъни сүзләрне төр­лән­дерәләр. Мә­сәлән, китаб-ым-ны, китап-ка, китап-лар, китаб-ыгыз-ны.

Сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар арасында тагын бер мөһим аерма бар: сүз тамырына ялганганда аларның гомумиләштерү дәрәќәсе төрлечә. Грамматик категорияләр күрсәткече булган форма ясагыч кушымчалар гадәттә бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә (лексик берәмлекләргә) ялгана алалар. Мәсәлән, килеш, тартым, яки заман кушымчалары. Ә сүз ясагыч кушымчаларны исә бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә дә ялгап булмый, ягъни алар аерым семантик төркемнәргә генә ялганалар. Мәсәлән, исемнән исем ясый торган -чы/-че, яки -лык/-лек кушымчалары барлык исемнәргә дә ялганмый (балык-чы, тимер-че; каен-лык, күз-лек һ.б.).

Татар тел белемендә кушымчаларны төркемләүгә карата төрле карашлар бар. Д.Г.Тумашева кушымчаларны ике төркемгә – с ү з я с а г ы ч л а р г а һәм ф о р м а я с а г ы ч л а р г а бүлеп карый: «Форма ясагычларга сүзләрнең үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен белдерүче кушымчалар да (сүз төрләндергечләр) һәм башка төрле мөнәсәбәтләрне белдерүче яки сүзгә төрле грамматик төсмер өстәүче кушымчалар да керә. Шул рәвешчә, сүз төрләнеше киң кү­ләмдә алынган форма ясалышының бер очрагы итеп каралырга тиеш» [Тумашева, 1964: 19]. Галим шул ук вакытта форма ясагычларның үз эчендә төрләндергечләрне аерып карарга мөмкин дип саный. В.Н.Хангилдин исә кушымчаларны өч төркемгә: с ү з я с а г ы ч л а р, т ө р я с а г ы ч л а р һәм т ө р ­л ә н д е р г е ч л ә р г ә бүлә [Хангильдин, 1959: 37 ].

Форма ясагыч кушымчалар функцияләре буенча чыннан да бердәй түгел. Бериш кушымчалар исемдә килеш, тартым, хәбәрлек, фигыльдә зат-сан кушымчалары грамматик мәгънә белдерү белән бергә, ќөмләдә сүзләрне бәй­ләүгә дә хезмәт итәләр, турыдан-туры синтаксик функция башкаралар: тауга мендек, минем дәфтәрем, көн яктырсын, мин укытучымын һ.б. Башка форма ясагычлар, әйтик фигыльдә заман, юнәлеш кушымчалары, исемдә күплек, сыйфат дәрәќәләре һ.б. турыдан-туры сүзләр бәйләнешен барлыкка китермиләр, әмма алар шулай ук төрле грамматик мәгъ­нәләрне белдерәләр.

Әйтелгәнчә, грамматиканың бер бүлеге булган морфология тулаем форма ясалышын өйрәнә. Ә югарыда күр­сә­телгән һәр ике төр кушымчалар сүзнең төрле формаларын ясыйлар. Мәсәлән,

төр ясагычлар төрләндергечләр

укыды урманга

укыган урманны

укыр урманнан

укыячак урманыбыз

укыйлар урманыгыз
Шул рәвешле, һәр ике төр кушымчалар форма ясалышына карыйлар. Әмма беренче баганадагы кушымчалар (фигыльдә заман кушымчалары) турыдан-туры сүзләрне бәйләүдә катнашмыйлар, ә икенче баганадагы кушымчалар (килеш кушымчалары) ќөмләдә сүзләрне бәйләүгә хезмәт итәләр.

Татар тел белемендә соңгы елларда чыккан хез­мәт­ләрдә дә кушымчалар төп ике төркемгә бүленә, әмма төрле хезмәтләрдә терминологик яктан башкалыклар бар. Мәсьә­ләне ачыклый төшү өчен, һәр ике бүленешне таблицада карап үтик:


1 нче таблица




Òðàäèöèîí áœëåíåø

Êóøûì÷àëàð

↓ ↓

Сœç ÿñàãû÷лар




Фîðìà ÿñàãû÷лар

↓ ↓

Тšð ÿñàãû÷ëàð




Тšðëíäåðãå÷ëәð


ßžà÷à áœëåíåø


Êóøûì÷àëàð

↓ ↓

Сœç ÿñàãû÷лар




Мšíñáò áåëäåðœ÷åләр

↓ ↓

Ìîäàëü ìãúí áåëäåðœ÷åләр




Бéëãå÷ëð

Терминнар мәсьәләсенә килгәндә, бәйләгечләр дип әйтүгә караганда төрләндергечләр термины морфология өчен кулайрак, чөнки сүзләрне бәйләү күб­рәк синтаксиска карый, ә морфологиядә сүзләр төр­ләнәләр! Калган очракларда исә бу бүленештә фәнни яктан принципиаль аерма юк. Форма ясагыч кушымчалар грамматик мәгънә белдерәләр, ә грамматик мәгънә ул нигездә сүзләр, төшенчәләр һ.б. арасындагы төрле мөнә­сә­бәт­ләрне белдерүгә кайтып кала. Модаль мәгъ­нә белдерүче кушымчаларга (төр ясагычлар), мәсәлән, фигыльдә - заман, наклонение, юнәлеш, юклык, дәрәќә, исемдә күплек, сыйфат дәрәќәләре һ.б. кушымчалар керә.

Бәйләгечләр, төрләндергечләр терминнары шулай ук бер үк күренешкә ишарә итә. Алар ќөмләдә сүзләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерәләр, ќөмләдә сүзләр бәйләнешен барлыкка китерәләр. Бәйләгечләргә исемдә - килеш, тартым, хәбәрлек , фигыльдә зат-сан кушымчалары керә.

Төрки телләр морфологиясен теоретик юнәлештә өйрә­нүгә багышланган соңгы елларда дөнья күргән хезмәтләрдә тагылмалы (агглютинатив) телләргә кергән төрки телләрдә сүзләр төрләнешенең кайбер үзенчәлекле яклары да яңача яктыртыла. Бу фикерләрне татар теле мисалында шәрехләп үтик. Татар телендә, башка төрки телләрдәге кебек үк, форма ясагыч кушымчалар нигезгә бер-бер артлы ялганып, тагылып киләләр. Һәр кушымча, әйтелгәнчә, грамматик мәгънә белдерә һәм нинди дә булса грамматик категориянең күрсәткече булып тора. Күп кенә кушымчалар лексик мәгънә белдерә торган с ү з н и г е з е н ә ялганып, аңа грамматик мәгънә өстиләр, с ү з ф о р м а с ы ясыйлар. Мондый кушымчалар гадәттә бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә дә ялгана алалар. Андыйларга исемдә - килеш, тартым, сан; фигыльдә юнәлеш, барлык-юк­лык һ.б. кушымчаларны кертәләр. Төрки тел белемендә бу юнәлештә өйрәнүне башлап ќибәргән галим В.Г.Гузев термины белән әйтсәк, андый кушымчаларны ф о р м а я с а г ы ч л а р , ә бу кушымчалар ярдәмендә ясалган грамматик категорияләрне ф о р м а я с а ­л ы ш ы (формообразование) дип атыйлар.

Кайбер кушымчалар исә турыдан-туры сүз нигезенә түгел, ә билгеле бер грамматик формада килгән сүзләргә генә ялганып, катлаулы төзелешле сүз формасын барлыкка китерәләр. Мондыйларга фи­гыль­дә зат-сан, исемдә хәбәрлек кушымчалары керә. Зат-сан кушымчалары, билгеле булганча, барлык фигыльләргә тү­гел, ә фигыльнең наклонение, заман формаларына гына ял­гана ала; мондый сүз төзелешендә заман, наклонение мәгъ­нәләре сакланган хәлдә (ягъни форма ясалышы үзгә­решсез кала) ф о р м а т ө р л ә н д е р г е ч кушымчалар ялгана. Шуңа күрә, югарыда китерелгән заман, наклонение, хәбәр­лек категорияләре һәм затланышсыз фигыльләр ясалышы ф о р м а т ө р л ә н е ш е н ә (формоизменение) мө­нә­сәбәт­ле грамматик категорияләр итеп карала [Гу­зев,1987: 26–27; Гаджиахмедов, 2000: 338].

Сүзләр төрләнешендәге бу үзенчәлекләрне өйрәнү а г г л ю т и н а т и в телләрнең төзелешен аңлауга һичшиксез уңай йогынты ясый. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татар теле морфологиясе буенча чыккан хезмәтләрдә кушымчаларны һәм грамматик категорияләрне бу рәвешле аерып карау электән килә. Мәсәлән, Д.Г.Тумашева тарафыннан язылган югары уку йортлары өчен дәреслекләрдә фигыльнең грамматик категорияләре г о м у м и һәм х о с у с ы й төрләргә бүлеп өй­рәнелә. Хосусый грамматик категорияләргә фигыльдә з а м а н, н а к л о н е н и е, з а т-с а н, гомуми грамматик категорияләргә б а р л ы к-ю к л ы к, (статус) ю н ә л е ш, д ә р ә ќ ә категорияләре кертелә [Тумашева,1964: 118]. Алдарак китерелгән фикерләргә игътибар итсәк, нәкъ менә хосусый грамматик категорияләр форма төрләнешен (формоизменение) барлыкка китерәләр дә инде.

Кушымчаларны төркемләүгә мөнәсәбәтле рәвештә кайбер кушымчаларның статусын билгеләүдә дә төрле карашлар бар. Бу бәхәсләр нигездә хәзерге мәктәп дәрес­лек­ләрендә һәм норматив грамматикаларда сүз ясагычларга кертелә торган -лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дәге, -ныкы/-неке, -ча/-чә, -дай/-дәй кебек кушымчаларга кагыла. Бу кушым­чаларның күпчелеге чыннан да сүз ясалышына катнаша. Мәсәлән, -лы/-ле кушымчасы белән ясалган сыйфатлар (баллы, ямьле, тәмле һ.б.), яки -ча/-чә кушымчасы белән ясалган рәвешләр (татарча, яңача, ирләрчә, батырларча) яңа лексик берәмлек буларак сүзлекләрдә урын алалар. Шул ук вакытта аларның форма ясагычлар белән уртаклыгын күр­сәтә торган мөһим үзенчәлеге бар. Бу – аларның универсальлеге. Әлеге кушымчаларга киңрәк дәрәќәдә гомумиләштерү хас. Алар бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә диярлек ялгана алалар, һәм, билгеле инде, һәр очракта да яңа сүз ясамыйлар: тәрәзәле (тәрәзәсез) бүлмә, түшәмле (түшәмсез) йорт һ.б.



§ 9. Кушымчаларның төзелеше һәм вариантлары. Татар телендә кушымчалар аваз төзелеше буенча бик төрле:

а) бер сузык аваздан торган кушымчалар: бар-а, кил-ә, ныг-ы, ким-е;

б) бер тартык аваздан торган кушымчалар: бар-ды-к, сөйлә-де-к, укы-т һ.б.;

в) тартык-сузыктан, сузык-тартыктан торган кушымчалар: бар-ды, кайт-ты; бар-ыр, кил-ер;

г) тартык-сузык-тартыктан торган кушымчалар: көн-нәр, ай-лар, ел-дан һ.б.;

д) төзелеше буенча катлаулы кушымчалар: урман-дагы; без-неке, кил-гәлә; көл-емсерә; бар-ырга.

Катлаулы кушымчалар тел үсеше процессының соң­гырак чорына карыйлар, аларның күбесе аерым морфемаларның кушылуыннан барлыкка килгән: -ыр+га; -да+гы; -ны(ң)+кы. Әмма бу кисәкләр морфологик яктан берек­кәннәр һәм хәзерге телдә аерым кушымча буларак яшиләр. Кушымчалар, тамыр кебек үк, даими морфемалар, ягъни алар һәр конкрет очракта сүз формасыннан аерып алына торган мәгънәле кисәкләр генә түгел, ә гомумиләштерелгән мәгъ­нәгә ия булган даими тел берәмлекләре. Телнең билгеле бер яшәеш чорында кушымчалар ябык система тәшкил итәләр. Ягъни телдә күпме кушымча-морфема булуы һәм аларның вазифалары тәгаен билгеле. Тамыр морфемалар телдә кушымчалар белән чагыштырганда күпкә артык, чөнки бер кушымча күп санлы тамыр сүзләр белән килә ала.

Тарихи яссылыкта караганда исә, төрки телләрдәге күп кенә кушымчалар тамыр сүзләрдән барлыкка килгәннәр. Тарихи грамматикада шулай ук күп кенә кушымчаларның статусы үзгәрү күренеше, ягъни сүз ясагыч морфемаларның форма ясагычларга күчүе, һәм киресенчә, күп кенә форма ясагыч кушымчаларның сүзнең тарихи тамыры белән берегүе яки сүз ясагычларга әверелүе дә билгеләнгән.

Сүз тамырына кушымчалар ялганганда татар телендә һәртөрле аваз үзгәрешләре барлыкка килә, һәм кушымчалар фонетик закончалыкларга бәйле рәвештә вариантлашалар:

а) рәт гармониясенә бәйле рәвештә кушымчалар ике (калын һәм нечкә) вариантта килә: -лык/-лек, -ма/-мә, -лар/-ләр, -ны/-не, -лы/-ле;

б) тартыклар ассимиляциясенә бәйле рәвештә дүрт һәм алты вариантта кулланылалар: -га/-гә, -ка/-кә, -дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән.

Кушымчаларның бу рәвешле вариантлашуы бер яктан морфологик күренеш булса, икенче яктан ул турыдан-туры авазларның фонетик үзгәрешләре, фонетик закончалыклар белән бәйле. Алда әйтелгәнчә, фонетика һәм морфология ара­сында бара торган мондый тел күренешләрен өйрәнә торган тел белеме тармагы м о р ф о н о л о г и я дип атала1.





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет