Морфологиясе


§ 103 Ясалышы һәм төп функцияләре



бет19/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   28
§ 103 Ясалышы һәм төп функцияләре. Үткән заман сыйфат фигыль -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасы белән ясала: ќыйган (ќиләк), килгән (кеше), кушкан (эш), пешкән (аш). Юклыгы башка фигыльләрдәгечә -ма/-мә кушымчасы белән белдерелә: укымаган (китап), көтел­мәгән (хәл), килмәгән (кунак).

Искәрмә: Кайбер очракларда сыйфат фигыльнең юклыгы исемнәрдәгечә т ү г е л кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин: күргән кешем түгел, Үзем тапкан мал тү­гел, әтинеке жәл түгел (мәкаль). Түгел кисәкчәсе бу очракта сыйфатланмышның түгел, ә сыйфат фигыльнең юклыгын белдерә. (Чагыштырыгыз: кешем түгел, күргән түгел).

Үткән заман сыйфат фигыль күпфункцияле, ул контекстта а е р­ г ы ч функциясендә, и с е м л ә ш к ә н х ә л д ә һ ә м и с е м ф и г ы л ь ф у н к ц и я ­ с е н д ә бердәй ешлыкта диярлек кулланыла.

1) А е р г ы ч функциясендә килгәндә ул сыйфатланмышы белән күп төрле мәгънә мөнәсәбәтендә тора ала.

а) -ган формасы тамырдагы процессның с у б ъ е к т ы н ачыклый, ягъни сыйфатланмыш — сыйфат фигыль белдергән процессның субъекты. Килгән кешеләр алгы рәтләрдән урын ала бардылар (Ф.Хөсни). Галиулла дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше ул (И. Гази);

ә) о б ъ е к т н ы ачыклый: Гыйльмениса кузгаткан эш үз юлын тапты (Ф.Хөсни). Ул читкәрәк китеп, сөргән ќирне караш­тырган иде (Н. Фәттах);

б) сыйфатланмыш тамырдагы процессны у р ы н ягыннан харак­терлый: Хуш, гомер иткән шәһәр! (Г.Тукай). Әнә безнең юкәдән ясалган тубаллар белән ќиләк ќыйган уйсуларыбыз (Г.Ибраһимов). Аның каравы, буровой утырган яңа урын ис­киткеч матур булып чыкты (Ш.Бикчурин);

в) в а к ы т ягыннан характерлый: Исемдә курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар (Г.Тукай). Монда эштән туктаган арада еш кына шашка уйнап маташалар иде (Ш. Камал).

Югарыда китерелгән дүрт очрак, ягъни -ган формасының атри­бутив позициядә тамырдагы процессның субъектын, объектын, урынын, вакытын ачыклап килүе, татар теле өчен аеруча характерлы. Болардан тыш бу форма:

г) тамырдагы процессны башкаруда кулланылган корал мәгънәсендәге сүзне ачыклап килергә мөмкин (к ы е к о б ъ е к т): Аша­ган савытларыңны ќыеп куй! Ит кискән пычакны алып бир әле;

д) сыйфатланмыш (ачыкланучы кисәк) ачыклаучы кисәк соста­вындагы сүз белән иялек нисбәтендә тора: Очрый моңа аягын тышаулаган бер кеше (Әкият). Якуб тәрәзәне ачып ќибәреп, чирәмен кояш көйдергән ишек алдына... карап торды (И.Гази). Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше... Күңеле бозланган кешедер... (Г.Тукай);

е) үзе белдергән процесс нәтиќәсендә туган төрле күренешләр­не ачыклап килә ала. Мәсәлән: сораудан курыккан төс; Утлы күмер йоткан чырай. Бу күренеш төрки телләр күләмендә дә билгеләнгән. Төс, чырай сүзләреннән тыш татар телендә бу очрак­та кыяфәт, хәл сүзләре дә килергә мөмкин. Курыккан кыя­фәттә басып тора. Йөрәк турысында чәнчүле бер хәлсезлек тойган хәлдә, пышылдап диярлек әйтте (Н.Фәттах). Ләкин, саналып киткән сүзләрнең сыйфатланмыш буларак мөстәкыйльлек­ләрен югалта төшүләре дә сизелә, алар бу очракта еш кына бәй­ләүче чара хезмәтен үтиләр, һәм гадәттә я урын-вакыт килешендә, я белән бәйлеге янында киләләр: курыккан төс, чырай, кыяфәт белән, курыккан төстә, кыяфәттә, рәвештә, хәлдә... Ќөмлә кисәге буларак та сыйфатланмыш белән сыйфат фигыль бергә каралалар.

2) Үткән заман сыйфат фигыль еш кына сыйфатланмышыннан башка кулланыла, ягъни к о н т е к с т т а и с е м л ә ш ә. Бу очракта ул, исемнәр кебек, килеш, тартым, сан кушымчаларын алып төрләнә:

а) баш килештә: Тырышкан табар (мәкаль). Эшләгән узар, эшләмәгән тузар (мәкаль). Нишлим инде, чарасызмын, Тел тидерткән дөньядыр (Г.Тукай);

ә) иялек килешендә: Белмәгәннең беләге авыртмый (мә­каль). Шул арада үзе килгән-киткәннең йомышын тыңларга да өлгерә (Ф.Хөсни);

б) юнәлеш килешендә: Көткәнгә көн үтми, эшләгәнгә сә­гать ќитми (мәкаль). Алдан килгәннәргә бүләк тапшырдылар (И.Гази);

в) төшем килешендә: Мин кабыздым ќырда ялкын итеп, Йөрәгем һәм хаклык кушканны (М.Ќәлил). Ил күргәнне күрербез (әйтем). Шунда ул кыз әллә ничек сүзгә китеп, Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый (Г.Тукай);

г) чыгыш килешендә: Күп торганнан сорама, күп күр­гәннән сора (мәкаль). Син моңарчы сөйләгәннәрдән шуны исеңдә тот... (Ә.Еники);

д) урын-вакыт килешендә: Ќиде колхоз күпләп сарык асрый, калганнарында - мөгезле эре терлек (Социалистик Татар­стан).

3) Үткән заман сыйфат фигыль атрибутив позициядә (аергыч функциясе һәм исемләшү) кулланылудан тыш процесс исемен атап и с е м ф и г ы л ь ф у н к ц и я с е н д ә д ә к у л л а н ы л а ала. Бу очракта да -ган формасы, исемнәр кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнә:

а) баш килештә: Ерактан көтү кайтканы күренде (Г.Ибра­һимов). Син уйнаган, без ќырлаган калсын сагынып сөй­ләргә (ќыр). Безнең ќиргә карлыгачның яз көне килгәне мәгъ­лүмдер (Г.Тукай);

ә) иялек килешендә: Без баеганның икенче көнендә үк кып-кызыл кар явачак (И.Гази). Торасың дөньяда ник торганыңның хикмәтен белми... (М.Гафури);

б) юнәлеш килешендә: Бүген май урталары булганга, кояш туры һәм матур карый (Г.Ибраһимов). Бик куе булганга монда ќен-пәриләр бар диләр... (Г.Тукай). Шул заманнан бирле айның туганына һәм алтын көпчәк төсле Тулганына карап, күңлем кайчак минем хәйран кала... (Г.Тукай);

в) төшем килешендә: Пароход килгәнне көтеп утыручылар арасында ыгы-зыгы башланды (И.Гази). Еллар үтә, хәтерлә син безнең Киләчәккә ничек барганны (X.Туфан). Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! (Г.Тукай);

г) чыгыш килешендә: Шулай да һич уйламаганнан гына әйтеп ташлаган бу чагыштыруда хәтәр мәгънә булган икән (Ә.Еники). Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә (Г.Тукай);

д) урын-вакыт килешендә: Тимербулат сумкасына хатны санап салганда, Бик еш кына күзе төшә шул конвертка һаман да.. (М.Ќәлил). Шушы этләр пулясыннан үлгәнеңдә ни файда (Ш.Мөдәррис).

Шул рәвешле, -ган кушымчалы сыйфат фигыль исемләшкән хәл­дә һәм исем фигыль функциясендә төрле килеш формаларында кул­ланыла һәм еш кына алар тышкы яктан бер-берсенә тулысынча ох­шаш булалар. Мәсәлән: Тырышкан табар. Тырышкан буш­ка китте. Шул ук вакытта сыйфат фигыльнең бу ике функциясенең телдә гомуми кулланылышында беркадәр аерымлану билгеләре дә чагыла. Исемләшкән -ган формасы, мәсәлән, күбрәк баш һәм иялек килеше формаларында, тартым кушымчаларсыз кулланыла: Иртә торган эшен бетергән (мәкаль). Шул тирәдә утырганнар иң элек картка, аннары теге егеткә карап алдылар (Ф.Хөсни). Бел­мәгәннең беләге авыртмый (мәкаль).

Исем фигыль функциясендә ул баш килештә күбрәк тартым ку­шымчалары белән кулланыла, ә иялек килешендә кулланылышы си­рәк очрый: Тирә-якта кемнең дә булса аны ќиңгәне ишетелми (Г.Ибраһимов). Аларның әкрен генә сөйләшкәне ишетелә (Г.Әпсәләмов).

Исем фигыль мәгънәсендә -ган кушымчалы сыйфат фи­гыль контекстта күбрәк төшем, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә килә:

а) юнәлеш килешендә: Син чакырганга килдек. Авыр­ганга килмәде;

ә) төшем килешендә: поезд килгәнне көтәләр; кайтка­ныңны белмәдем;

б) урын-вакыт килешендә: кайтканда күрдек.

Ә исемләшкән сыйфат фигыль шул ук килешләрдә нигездә мәкаль-әйтемнәрдә генә очрый: Аерылганны аю ашар, бүлен­гәнне бүре ашар (мәкаль). Эшләгәнгә көн ќитми (мәкаль).

Кайбер очракларда сыйфат фигыльнең бу ике мәгънәсен аеру өчен күплек кушымчасы -лар кулланыла. Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә исемләшкән -ган формасы күбрәк -лар кушым­часы белән кулланыла: Мин сугышта йөрдем, туплар аттым. Ирек алдым ирек көткәннәргә (Совет әдәбияты). Хәзер инде язганнарыңнан нәтиќә чыгарырга кирәк (И.Гази). Ќиде колхоз күпләп сарык асрый, калганнарында мөгезле эре терлек (Со­циалистик Татарстан).

Искәрмә. Иске татар әдәби теле ядкарьләрендә -ган кушымчалы сыйфат фигыльнең исем фигыль функциясендә дә -лар кушымчасы белән кулланылышы очрый: вә бәгыд... юлларында вә эзләрендә, сәфәрләрендә вә хәзерләрендә, ултырганнарында вә торганнарында... (Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы).

§104. -ган кушымчалы сыйфат фигыльдә заман бел­дерү үзенчәлекләре. Лингвистик әдәбиятта фигыльнең абсо­лют заманны һәм мөнәсәбәтле заманны (относительное время) бел­дерүе турында кайбер мәгълүматлар табарга мөмкин. Әгәр теге яки бу фигыль формасы заман төшенчәсен сөйләү моментына мөнәсә­бәттә белдерә икән, ул абсолют заман мәгънәсенә, ә заман төшен­чәсен сөйләмдәге икенче бер процессның үтәлү вакытына мөнәсә­бәттә белдерә икән, мөнәсәбәтле заман мәгънәсенә ия була.

А е р г ы ч м ә г ъ н ә с е н д ә килгән -ган формасына г р а м м а т и к

з а м а н төшенчәсе дә хас. Грамматик санау ноктасыннан чыгып караганда, атрибутив позициядә (аергыч функциясендә) кулланылган бу фор­ма, һәрвакыт диярлек, үт­кән­дәге эшне белдерә: килгән юл, ќыйган ќиләк, укыган китап. Аның бу мәгънәсе, ягъни предметны үткәндә булган процесс буенча характерлавы, хә­зер­ге яки киләчәк заман сыйфат фигыльләр белән параллель алганда бигрәк тә ачык күренә: килгән юл — киләсе юл, ќыйган ќиләк — ќыясы ќиләк, ќыя торган ќиләк, укыган китап — укыйсы китап, укыячак китап.

Контекстта -ган формасының нинди заманны белдерүе исә күпчелек очракта икенче бер фигыльнең (еш кына ул ќөмләнең хәбәре була) заманына карап билгеләнә. Бу форма гадәттә предметны (төп фигыльнең нинди заманда булуына карамастан) т ө п ф и г ы л ь г ә кадәр булган, яки аның белән б е р ү к в а к ы т т а б у л г а н процесс буенча характерлый:

1. Хәбәре ү т к ә н з а м а н формалары белән белдерелгән ќөмлә­ләрдә:

а) сыйфат фигыль предметны х ә б ә р д ә н а л д а тәмамланган процесс буенча яки аның нәтиќәсе буенча характерлый: Кайчан гына булып узган шул күңелле чакларны ул уфтанып сагынып куйды (Н.Фәттах). Өй ишегеннән башына кара шәл бөркән­гән, кулына ак төенчек тоткан, бит урталары алсуланган Фатыйма кайтып керде (И.Гази);

ә) сыйфат фигыль предметны ќөмләнең х ә б ә р е б е л ә н б е р ү к ва­кытта башкарылган процесс буенча характерларга мөмкин, ул ва­кытта да сыйфат фигыль ү т к ә н з а м а н мәгънәсенә ия була: Авыл мор­ќаларыннан күтәрелгән ак төтеннәргә карап тиз-тиз атлый башладылар (И.Гази). Күтәрелде күк йөзенә сабан тур­гай, Ишетелде чырлап түккән моңлы зары (Дәрдмәнд).

2. Хәбәре х ә з е р г е з а м а н хикәя фигыль белән белдерелгән ќөм­ләләрдә:

б) Сыйфат фигыль предметны х ә б ә р д ә н а л д а (ягъни сөйләү мо­ментыннан алда) тәмамланган эш, хәл, хәрәкәт буенча, яки шул эшнең нәтиќәсе буенча характерлый; ягъни ү т к ә н з а м а н мәгънә­сенә ия була: ...көтүдән качып калган бер кәќә читәнгә ышкынып тора (И.Гази). Шахталарда йөреп таба алма­ган байлыкны шушы алмагачлардан көтә ул (И.Гази). Кат­кан туңган агачларны хәзер кара: һәрберсе яшәрешеп, яфрак яра (Г.Тукай);

-ган формасы бу очракта гадәттә предметка г о м у м ә н х а с билге­не белдерә: Үзем сөйгән илем өчен Кызганмыйм бөтен көчем (Н.Исәнбәт). Тел белмәгән балалар белән әнигә ќиңел түгел­леген мин сизеп йөрим (Ф.Хөсни). Телим ташлап кирәкмәгән вак сүзләрне... Сөям, ќаным, ләфызларына ашуын... (Г.Тукай);

в) Хәбәре хәзерге заман хикәя фигыль белән бирелгән очракта да сыйфат фигыль хәбәр белән б е р ү к в а к ы т т а булган процессны белдерә ала. Бу вакытта инде сыйфат фигыль предметны үткәндәге эш буенча түгел, ә

с ө й л ә ү м о м е н т ы н д а башкарылган эш, хәл, хәрәкәт буенча характерлый, ягъни х ә з е р г е з а м а н мәгънәсен белдерә: Сабыр гына искән урман ќиле Айлы юлга чәчәк сибәли (Туфан). Үзе турында сөйләнгән хикәяне Габдулла үзе дә тыңлый... (Ә.Фәйзи). Искән әкрен ќил белән яфрак агачлар калтырый (Г.Тукай).

3. Хәбәре к и л ә ч ә к з а м а н фигыль формалары белән, яки шулай ук киләчәк заман семантикасына ия булган боеру наклонениесендәге фигыль яки теләкне белдерүче әйләнмәләр белән бирелгәндә, -ган формасы предметны гадәттә хәбәр белдергән процесстан алда булган эш, хәл, хәрәкәт буенча характерлый, димәк, алда ките­релгән очраклардан аермалы буларак, -ган формасы биредә төп фигыль белән бер үк вакытта булган процессны белдерә алмый. Тик бу очракта сыйфат фигыль белдергән заман мәгънәсенең сөйләү моментына мөнәсәбәте үзенчәлекле. Мәсәлән, Килгән кунаклар­ны безгә дә алып барырсыз, дибез икән, сөйләү моментында ку­наклар инде килгән булырга мөмкин (үткән заман), шулай ук әле килмәгән булулары, аларның киләчәктә килүләре генә күздә тоты­лырга мөмкин (киләчәк заман).

а) -ган формасы с ө й л ә ү м о м е н т ы н а к а д ә р булган процессны, ягъни, төп фигыль киләчәк заманда булуга карамастан, сыйфат фи­гыль

ү т к ә н заманны белдерә. Максут ќитәр, бара торгач, юл кыс­карыр, әллә кайда яткан хиссият кузгалыр (Г.Тукай). Яңа­дан ќир өләшкәнче, аннан калган шул бер иманабызны шәт, тар­тып алмаслар (И.Гази).

ә) -ган формасы с ө й л ә ү м о м е н т ы н н а н с о ң, булачак процессны ягъни к и л ә ч ә к заманны белдерә: Янып калсын гомерең маяк булып, Үзеңнән соң кил­гән буынга. Ул һәйкәлгә мәңге көлеп торган Охрави бер авыз уярсыз (Һ.Такташ). Йөз елдан соң Ул чак кешеләре Танышсалар безнең эш белән, Фикере йөртер зур һәм кечеләре Бик гаќәпкә калган төс белән (Ш.Маннур).

Хәбәре фигыльдән башка сүзләр белән белдерелгән ќөмләдә, шулай ук атау ќөмләләрдә -ган формасы гадәттә предметны үткәндәге эш буенча характерлый: Галиулла дөньяның әчесен-төчесен ќитәрлек татыган кеше ул (И.Гази). Ник дисәң, минекеләр бит алар, мин үстергән балалар (Ф.Хөсни). И фәләкнең төрле, төрле зольменә күнгән күңел! (Г.Тукай).

Шул рәвешле -ган формасы аергыч функциясендә м ө н ә с ә б ә т л е з а м а н н ы белдерә һәм контекстта башлыча төп фигыльдән алда булган, яки төп фигыль белән бер үк вакытта булган процессны атый.

Ләкин шул ук вакытта атрибутив позициядә кулланылган -ган формасына күпчелек очракта нәтиќәлелек, сөйләү моментына кадәр үтәлгәнлек төсмере хас. Бу -ган формасы белдергән заман мәгънәсен сөйләү моментына мөнәсәбәттә күзәтеп чыгудан да ачык күренә:

а) төп фигыль үткән заманда булса, -ган формасы предметны төп фигыльдән а л д а булган процесс буенча характерлап, к ү п т ә н ү т к ә н

з а м а н м ә г ъ н ә с е н, ә предметны төп фигыль белән б е р ү к вакытта булган процесс буенча характерлап, ү т к ә н з а м а н мәгънәсен белдерә;

ә) төп фигыль хәзерге заманда булса, шул ук форма предметны төп фигыльдән а л д а булган процесс буенча характерлап, шулай ук ү т к ә н

з а м а н мәгънәсен, ә предметны төп фигыль белән бер үк вакытта булган процесс буенча характерлап, х ә з е р ге з а м а н н ы белдерә;

б) төп фигыль киләчәк заманга караган булса, -ган формасы предметны бары тик төп фигыльдән а л д а булган процесс буенча гына характерлый ала һәм күпчелек очракта предметны шулай ук сөйләү моментыннан алда булган, ягъни ү т к ә н д ә г е эш, хәл, хәрәкәт буенча характерлый. Аерым очракларда -ган формасы белән белдерелгән, төп фигыльдән алда булган процессның к и л ә ч ә к заманга караган булуы да мөмкин.

И с е м ф и г ы л ь м ә г ъ н ә с е н д ә килгәндә дә -ган кушымчалы сыйфат фигыль заман мәгънәсен саклый һәм шул ягы белән ул заманга битараф булган -у, -ү кушымчалы исем фигыльдән аерылып тора.

Бу очракта -ган формасының заман төшенчәсен белдерүдә үзе ияргән фигыль формасыннан (ќөмләнең хәбәре яки башка фигыль формасыннан) бәйлелеге тагын да көчлерәк. Ул контекстта бары тик мөнәсәбәтле заманны гына белдерә һәм ќөмләнең хәбәре белдергән процесстан: а) а л д а булган, б) б е р ү к в а к ы т т а булган, в) хәбәрдән с о ң булачак эш, хәл, хәрәкәт исемен атап килә:

а) Хатлар аша аңа ќиткергәннәр Бу күперне Айдар салганын (Р.Әхмәтќанов). Тирә-якта кемнең дә булса аны ќиңгәне ишетелми (Г.Ибраһимов);

ә) Утырып тыңлыйм таңгы кош ќырларын, Карыйм моңсу кояш батканын (ќыр). Сугу машинасының ќайлы ритм белән эшләп торганы ишетелә (Ф.Хөсни).

б) Көтеп тора сабый балалар. Аждаһаның башын өзгән­не (X.Туфан). Егет тәмам каушап төн булганны көтә (Ш.Камал).



-ган формасының ќөмләдә бу рәвешле хәбәрдән алда булган, бер үк вакытта яисә соң булачак процессны белдереп килүе күп кенә өстәмә шартларга да бәйле. Ќөмләнең хәбәре нинди заманны (үт­кән, хәзерге, киләчәк) белдерү белән бергә, бу очракта -ган фор­масының нинди килеш кушымчасы белән куллануының да әһәмияте бар.

У р ы н-в а к ы т килеше кушымчасы белән кулланылган -ган форма­сы, мәсәлән, һәрвакыт хәбәр беән б е р ү к в а к ы т т а булган эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә. Сөйләү моментына мөнәсәбәттә кара­ганда, төп фигыль кайсы заманда булса, -ган формасы да шул ук заман мәгънәсендә килә: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр, Ќырлаганда көй өчен, «тавыклары ќырлай», диләр (Г.Тукай). Тимербулат сумкасына хатны санап салганда, Бик еш кына күзе төшә бер конвертка һаман да (М.Ќәлил). Ә шул ук форма ю н ә л е ш к и л е ш е н д ә һәрвакыт диярлек хәбәрдән а л д а булган эш-хәлне белдерә һәм ул эш-хәл күп вакытта икенче бер процессны китереп чыгаручы яки китереп чыгарачак сәбәп семантикасын ала: Солдаттан русча укый-яза белеп кайт­канга, һәм кем булыптыр больницада хезмәт иткәнгә, аны Сәхип морза дип тә атыйлар (Ә.Фәйзи). Дөньяга килгәнемә мин үкендем... (М.Гафури).

Калган килешләрдә (башлыча, баш һәм төшем килешләрендә) -ган формасы төп фигыльдән а л д а, яки аның белән б е р ү к вакытта бул­ган, ә кайвакыт төп фигыльдән с о ң булачак процессларны белдерә ала. Шунысы кызыклы, бу очракта -ган формасы ияргән төп фи­гыльнең лексик мәгънәсе дә мәгълүм дәрәќәдә роль уйный. Мәсәлән: И с к ә а л у, х ә т е р л ә ү мәгънәсендәге фигыльгә ияргәндә, -ган формасы гадәттә бу фигыль белдергән процесстан а л д а булган эшне, хәлне, хәрәкәтне атый: Соңгарак, кайбер күңелсезлекләрне ни­чек кыен үткәргәнебез искә төшкәч, аптырап калабыз... (Социалистик Татарстан). Саќидә апайның үги әбидән яшереп кенә юатканын вә сөйгәнен... хәтеремдә саклыйм (Г.Тукай). Мин хәзер дә атка утырып Саснага барганымны... юлда барганда күз алдыма әллә нинди нурлар уйнаганын оныт­маган шикелле булам (Г.Тукай).

Контекстта -ган формасы белән аталган процессны күрү, турыдан-туры аны т ы ң л а у, и ш е т ү турында сүз барса, бу форма гадәттә ќөмләнең хәбәре белән бер үк вакытта булган процессны белдерә. Бөтен взводта бары Василийда гына андый сәгать, келт-келт иткәне бөтен палаткага ишетелә (Р.Төхфәтуллин). Була шундый тыныч көннәр, без блиндаж алдына чыгып утыра идек тә... я кояш чыкканны, я кояш баеганны карап... тып-тын утыра идек (И.Гази). Ишек алдыннан ниндидер этнең ялкау гына өргәне ишетелде (А.Расих).



-ган формасы үзенең лексик мәгънәсе белән к ө т е п т о р у н ы бел­дерүче фигыльләргә иярсә, һәрвакыт хәбәрдән соң булачак про­цессны атый, ягъни киләчәк заман төсмерен ала: Яз ќиткән­не көтеп шулай тыныч кына яшәгәндә, Галиулладан бик начар хат килеп төште (И.Гази). Алар чатыр эченә сыенып, яңгыр туктаганны көтә иделәр (Ш.Камал). Бу бит шигырьлә­рем, алдан килеп, Мин кайтканны көтеп торганнар (М.Кәрим).

Шул рәвешле, исем фигыль мәгънәсендә килгән -ган формасы, мөнәсәбәтле заманны гына белдергәнлектән, сөйләү моментына карата төрле заман яссылыгында ята торган процесс исемен атый.

1) Хәбәре ү т к ә н з а м а н фигыльләре белән белдерелгән ќөмлә­ләрдә бу форма сөйләү моментыннан э л е к булган эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә: Бай каршында хезмәт итә-итә сизми кал­дым гомерем узганын (ќыр). Волость советына чакырып кәгазь килде, син кайтканны көтеп бармый тордым (И.Гази).

2) Хәбәре х ә з е р г е з а м а н формасы белән бирелгәндә, -ган фор­масы:

а) сөйләү моментыннан э л е к булган процесс исемен белдерә: Карт үзенең арттырыбрак ќибәргәнен үзе дә сизә... (Ф. Хөсни). Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә... (Г.Тукай). Замананың аргамактай чапканын йөрәк тоя (Ә.Ерикәй).

ә) сөйләү моментыннан с о ң булачак процесс исемен белдерә: Көтеп тора сабый балалар Аждаһаның башын өзгәнне (Х.Туфан).

3) Хәбәр киләчәк заман фигыль формасы белән бирелгәндә:

а) сөйләү моментына к а д ә р булган процесс исемен белдерә: Го­мер буе истән ќибәрмәмен Башларымнан ниләр үткәнне ... (Ш.Мөдәррис).

ә) -ган формасы сөйләү моментыннан соң булачак процесс исе­мен атый: Күрерсең син боларның йөргәнен һәрдәм коридор­да... (Г.Тукай).



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет