Морфологиясе



бет14/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   28
§ 72. Наклонение категориясе. Наклонение – эш-хәлнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен с ө й л ә ү ч е а ш а белдерә торган грамматик категория. Наклонение – фигыльдә модальлек белдерүнең төп чарасы, һәм ул м о д а л ь л е к функциональ-семантик категориясенең үзәгендә ята.

Модальлек, модальлек белдерү – сөйләмнең төп үзенчәлекләреннән берсе. Һәр ќөмләдә нәрсә турында булса да х ә б ә р и т е л ә (предикативлык) һәм аңа сөйләүченең м ө н ә с ә б ә т е белдерелә (модальлек). Мәсәлән, сөйләүче теге яки бу күренеш турында объектив рәвештә х ә б ә р и т ә р г ә , с о р а у яки ш а р т куярга, теге яки бу эшне үтәргә кушарга, б о е р ы р г а, үтәүгә т е л ә к белдерергә һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерергә мөмкин. Сөйләмнең мондый үзенчәлеге аның м о д а л ь л е г е дип атала. Сөй­ләм модальлеген белдерүдә төрле тел чаралары катнаша:

Л е к с и к чара – сөйләүченең мөнәсәбәте аерым сүз, м о д а л ь сүзләр белән белдерелә: Бәлки, ул бүген килер – эш-хәл турында икеләнү аша белдерү. Әлбәттә, ул бүген килә­­чәк – эш-хәлнең һичшиксез булачагын катгый раслау һ.б.

С и н т а к с и к чара – сөйләүченең мөнәсәбәте әйтелү максаты буенча ќөмлә төрләре аша белдерелә: хикәя ќөмлә, сорау ќөмлә, тойгылы яки өндәү ќөмлә һ.б.



Әйе, туй килә, туй! Бар да капкага ташландылар (Ә.Еники). Әйда чап, кучер Казанга ! Атларың ку: на! на-на! (Г.Тукай).

Беренче ќөмлә шатлык, тантана итү төсмере белән әйтелгән, икенче ќөмлә – гади хәбәр итү, ә өченче, дүртенче ќөмләләрдә исә чакыру, боеру модальлеге өстенлек алган.

Шул ук вакытта сөйләм модальлеге фигыль сүз төркеме, фигыльнең төрле грамматик формалары аша белдерелә, һәм монда наклонение категориясе төп оештыручы үзәк булып тора.

Фигыльнең төрле наклонение формаларында эш-хәлнең чынбарлыкка мөнәсәбәте иң башлап фигыльнең р е а л ь эш-хәлне белдерүе, яки эш-хәл әле р е а л ь булмыйча, эшне эш­ләргә б о е р у, ү т е н ү, т е л ә к белдерү, ш а р т кую, и х т ы я р күрсәтү кебек мәгънәләр белән билгеләнә.

Реаль эш-хәлләрне гадәттә хикәяләү наклонениесе, хикәя фигыльләр белдерә һәм алар заман белән дә төрләнәләр. Мәсәлән:

Декабрь ахырлары. Көн һаман кыскара, яктылык һаман кими. Бервакыт ќиһанда көрәшкән ике гигант көчнең караңгысы өстен чыгар төсле тоела. Ләкин көн бирешми, берничә тәүлектән соң көн бер минутка озая, аннары ике, өч минутка һәм сәгатьләргә озая башлый. Караңгылык чигенә, яктылык тантана итә, яктылык ќиңә (Г.Әпсә­ләмов).

Хәзерге татар әдәби телендә формалашып ќиткән дип саналган биш наклонение бар:

1) хикәяләү наклонениесе (хикәя фигыль);

2) боеру наклонениесе (боерык фигыль);

3) шарт наклонениесе (шарт фигыль);

4) теләк наклонениесе (теләк фигыль);

5) шартлы теләк наклонениесе.

Х и к ә я фигыль эш-хәлнең үтәлеше турында объектив рәвештә хәбәр итә; б о е р ы к фигыль, мәсәлән, эшкә кушу, боеру, үтенү кебек мәгънәләрне, т е л ә к фигыль эшне үтәүгә теләк белдерү, ихтыяр күрсәтү, ш а р т фигыль эшнең үтәлеше өчен шарт кую кебек мәгънәләрне белдерә һ.б.

Ләкин фигыльнең модаль мәгънәләр белдерү мөмкинлеге бу биш наклонение белән генә чикләнми. Алардан тыш телдә шактый санда м о д а л ь м ә г ъ н ә б е л д е р ә т о р г а н а н а л и т и к фигыль формалары кулланыла. Алар арасында т е л ә к н е, м ө м к и н л е к, т и е ш л е к, к и р ә к л е к, и х т и м а л л ы к кебек мәгънәләрне белдерә торган формалар аеруча актив. Теләк модальлеген генә дә татар телендә дистәгә якын тезмә формадагы фигыль белән белдереп була. Мәсәлән: барыр идем, барырга иде, барсаң иде, барсын иде, барасы иде, барасы килә һ.б.

Мондый фигыльләр арасында инде телдә шактый эзлекле кулланыла торган, калыплашуы буенча грамматик категория таләпләренә якынлашкан модаль формалар да бар. Андыйларга к и р ә к л е к – т и е ш л е к н е белдерүче -асы бар ана­литик тезмәсен, яки м ө м к и н л е к н е белдерүче -а ал- формасын кертергә мөмкин1: барасым бар, барасың бар, барасыгыз бар; яки: бара алам, бара аласың, бара ала һ.б.

Башкорт телендә, мәсәлән, хикәяләү, боеру, теләк наклонениеләре белән бергә -макчы (-максы), -макчы бул (-максы бул), -ырга бул формалары н и я т –м а к с а т наклонениесе­нә, -ыр иде (-ыр ине), -ган булыр иде (-ган булыр ине), -ачак иде (-ачак ине) формалары и х т и м а л л ы к наклонениесенә (һөйкәлешенә) кертеп каралган [Зәйнуллин, 2002:186-198].

§ 73. Заман категориясе. Заман категориясе эш-хәлнең үтәлү вакытын с ө й л ә ү м о м е н т ы н а м ө н ә с ә б ә т т ә белдерә. Бу – заманның гомумкатегориаль мәгънәсе. Заман эш-хәлнең үтәлү вакытын белдерә дисәк, фәнни яктан бик үк төгәл булмый, чөнки вакыт – ул чиксез төшенчә. Грамматик заманга мө­нәсәбәтле рәвештә с ө й л ә ү м о м е н т ы чиксез вакыт эчендә бер мизгел, бер нокта итеп алына, һәм чынбарлыктагы өч объектив заман (хәзерге, үткән, киләчәк) шул сөйләү моментына мөнәсәбәтле рәвештә билгеләнә. Сөйләү моментында башкарылган эш – х ә з е р г е заманга, сөй­ләү м о м е н т ы н н а н а л д а башкарылган эш – үт­кән заманга, сөйләү м о м е н т ы н н а н с о ң башкарылачак эш к и л ә ч ә к заманга карый.

Заман һәм зат-сан фигыльне башка сүз төркемнәреннән, беренче чиратта исемнән, аерып тора торган иң әһәмиятле грамматик категорияләрдән санала. Әмма барлык фигыль формалары да заман белән төрләнмиләр. Заман мәгънәсе чынбарлыкта булган яки булачак реаль эш-хәлләрне белдерүче хикәя фигыльдән кала, бары тик сыйфат фигыльләрдә һәм төп фигыльгә карата төрлечә вакыт мөнәсәбәтендә торган хәл фигыльләрдә генә үзенчәлекле рәвештә чагылыш таба. Затланышлы формалардан исә хикәя фигыльдән кала башка наклонениеләрдә (боеру, теләк, шарт) эшнең үтәлү вакыты, башлыча, к и ­ л ә ч ә к к ә юнәлгән була.

Грамматик хезмәтләрдә ике төрле заман аерып карала: а б с о л ю т һәм м ө н ә с ә б ә т л е заманнар. Эш-хәлнең үтәлү вакыты, югарыда күрсәтелгәнчә с ө й л ә ү м о м е н т ы н а мө­нәсәбәттә белдерелсә, а б с о л ю т заман буларак билге­ләнә. Кайбер очракларда исә билгеле бер фигыль формасы белдергән эш-хәлнең вакыты контексттагы икенче бер фигыльнең заманына бәйле була. Заман мәгънәсен бу рәвешле белдерү м ө н ә с ә б ә т л е заман дип атала.

Грамматик яктан өч объектив заман төрле телләрдә төрле сандагы заман формалары белән белдерелә. Заманнар системасы катлаулы һәм чагыштырмача аз санлы телләр бар. Төрки телләр, шул исәптән татар теле дә, фигыль заманнары күп санлы һәм катлаулы булган телләр белән типологик уртаклык күрсәтә. Заманнарның күптөрлелеген булуын телдә эшнең дәвамлы яки төгәл­ләнгән булуын күрсәтә торган бинар категория (мәсәлән, рус телендәге вид категориясе) булмау белән дә аңлаталар.

Хәзерге татар әдәби телендә инде формалашып ќиткән һәм грамматик категория таләпләренә тулысынча туры килә торган т у г ы з з а м а н ф о р м а с ы бар. Болардан тыш та телдә заман категориясенең тирә-юнен, функциональ-семантик кырын тәшкил иткән темпоральлек чаралары – һәр­төрле аналитик һәм тасвирлама фигыль формалары кулланыла. Шул формаларга бәйле рәвештә татар теленең XIX йөз башыннан чыгып килгән грамматикаларында заман формалары да төрлечә санда теркәлгән. И.Гиганов, мәсәлән, - 26 (13 гади һәм 13 катлаулы) (1801), И.Хәлфин - 7  (1809), ә М.Иванов (1842) 11 заман формасын күр­сәтә һ.б.[Мифтахова, 1999:21-22]

Хәзерге грамматикаларда һәм мәгънәсе, һәм грамматик формалашуы буенча тулысынча грамматик категория таләпләренә туры килә дип саналган 9 заман, башлап, күренекле тюрколог Б.А.Серебренниковның татар телендә фигыль заманнарын өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтендә китерелә [Серебренников, 1963].

Затланышлы фигыль формалары.
Хикәя фигыль.
(Хикәяләү наклонениесе).

§ 74. Гомуми төшенчә. Хикәя фигыль чынбарлыкта булып торган, булып узган, яисә булачак эш-хәлләр турында объектив рәвештә х ә б ә р и т ә. Шуңа күрә аны татар теле буенча кайбер хезмәтләрдә х ә б ә р фигыльләр дип тә атаганнар. Рус телендә шундый фигыльләр «изъявительное» яки «повествовательное» наклонение дип атала. Вакыт кысаларында барган реаль эш-хәлләрне белдерүе буенча хикәя фигыльләр башка наклонение формаларына капма-каршы куела. Боерык, шарт, теләк һ.б. фигыльләр тел белемендә гадәттә к ы е к наклонениеләргә кертелә.

Хикәя фигыльләрнең махсус наклонение күрсәткече юк. Формалары ягыннан аларны башка фигыльләрдән аерып торган төп чара – заман кушымчалары. Мәсәлән, ул бар-а, бар-ды, бар-ган, бар-ыр, бар-ачак – хикәя фигыльләр; бар-са, бар, бар-ыгыз – болары исә шарт һәм боерык фигыльләр һ.б.

Хикәя фигыльләр заман белән төрләнә торган бердәнбер фигыль формалары дисәк тә хата булмас, чөнки алар эш-хәлне чынбарлыктагы реаль вакытка – с ө й л ә ү м о м е н т ы н а мөнәсәбәттә белдерәләр. Алда күрсәтелгәнчә, хәзерге әдәби телдә тугыз заман формасы бар, алар махсус кушымчалар ярдәмендә (синтетик заманнар), һәм иде ярдәмче фигыле катнашында (аналитик заманнар) ясалалар.

С и н т е т и к з а м а н н а р: бар-а, кил-ә, укый, сөйли – хәзерге заман; бар-ды, кил-де, кайт-ты, кит-те – категорик үткән заман; бар-ган, кил-гән, кайт-кан, кит-кән – нәтиќәле үткән заман; бар-ыр, кил-ер, уз-ар, кит-әр, укы-р – билгесез киләчәк заман; бар-ачак, кил-әчәк, укы-ячак, сөйлә-ячәк – катгый киләчәк заман.

А н а л и т и к з а м а н н ар: бара иде, килә иде, укый иде, сөйли иде – тәмамланмаган үткән заман; барган иде, килгән иде, кайткан иде, киткән иде – күптән үткән заман; бара торган иде, килә торган иде, укый торган иде, сөйли торган иде – кабатлаулы үткән заман; барачак иде, киләчәк иде, укыячак иде, сөйләячәк иде — киләчәк үткән заман.

Фигыль заманнарының нигезендә затланышсыз фигыльләр ята, шуңа күрә аерым төрләнеш формаларында хикәя фигыль, с ы й ф а т яисә х ә л фигыльләр белән тышкы яктан охшаш була. Мәсәлән: ул килгән ди­гәндә, килгән – нәтиќәле үткән заман х и к ә я ф и г ы л ь, ул III зат берлектә килгән; ә килгән кеше дисәк, бу очракта шул ук фигыль үткән заман с ы й ф а т ф и г ы л ь формасында, затланышсыз. Ул кунакларны озата ќөм­ләсендә озата – хәзерге заман х и к ә я ф и г ы л ь, III зат берлектә; ә Ул кунакларны озата китте дисәк, шул ук фигыль – х ә л ф и г ы л ь буларак формалашкан.

Тел тарихы фәнендә хикәя фигыль заманнары затланышсыз фигыльләрнең зат алмашлыклары белән кулланылышы нигезендә барлыкка килгәннәр, калыплашканнар дигән караш өстенлек ала. Әйтик, барган+мин – барганмын, барыр+син – барырсың һ.б.

Таблица 3

Хикәя фигыль заманнары

Заманнарның мәгънәләренә, с е м а н т и к а с ы н а кил­гәндә, алар эш-хәлнең с ө й л ә ү м о м е н т ы н а мөнәсә­бәтен, ягъни эш-хәлнең с ө й л ә ү м о м е н т ы н д а, сөйләү моментыннан а л д а, яки сөйләү моментыннан с о ң башкарылуын белдерәләр. Ләкин заманнарның семантикасы шактый катлаулы күренеш. Беренчедән, бер үк заман мәгънәсе төрле формалар белән белдерелә. Мәсәлән, үткән заманны белдерү өчен генә дә 5 төрле форма кулланыла, киләчәк заман 3 төрле формада килә һ.б. Бу очракта заманнарның туры үз мәгънәләренә (хәзерге, үткән, киләчәк эшне белдерү) төрле башка аспектуаль яки модаль мәгънә төсмерләре өстәлә. Заман формалары бер үк вакытта эшнең т ә ­ м а м л а н г а н яки д ә в а м л ы булуын белдерергә, килә­чәктә булачак эшне б и л г е с е з л е к төсмере белән яки к а т г ы й рәвештә хәбәр итәргә, эшне ү т ә л е ш п р о ц е с с ы н д а билгеләргә яки н ә т и ќ ә с е н генә хәбәр итәргә мөмкин һ.б. Шундый үзенчәлекләр бер үк заманның төрле формаларын бер-берсенә каршы куя, ягъни аларның үзенчәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, үткән заман формалары -ды (барды), һәм -ган (барган) беренче чиратта эшне ничек белдерүләре буенча аерыла: -ды формасы эшне процесс рә­вешендә белдерә (яңгыр яуды), ә -ган формасы эшнең нәтиќәсен хәбәр итә (яңгыр яуган); киләчәк заман формасы -ыр эшне беркадәр билгесезлек төсмере белән белдерә – барыр, ә -ачак формасы шул эш турында катгый рәвештә белдерә – барачак һ.б.

Болардан тыш, заманнарның мәгънәләре сөйләм эчендә, ягъни текстка бәйле рәвештә дә төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Телдәге морфологик формаларны сөйләм эчендә, ќанлы кулланылышта өйрәнү (функциональ-семантик юнәлеш) заман мәгънәләрен дә тулырак һәм төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә заман формаларының берничә төрле мәгънәсе аерып карала:

1) т ө п яки п а р а д и г м а т и к мәгънә. Бу заманның контекстка бәйсез, ягъни төп, нигез мәгънәсе;

2) с и н т а г м а т и к мәгънә – сөйләм ситуациясенә бәй­ле рәвештә төп мәгънә беркадәр үзгәрергә, өстәмә төсмерләр алырга мөмкин. Әмма гомуми темпораль мәгънә, ягъни хә­зерге, үткәндәге, яки киләчәк эшне белдерү үзгәрешсез кала. Мәсәлән, хәзерге заманның төп мәгънәсе – сөйләү моментындагы эшне белдерү. Аерым контекстта ул вакыт ягыннан киңәйтелгән, ягъни кабатланып торган, гадәти эш-хәлләрне дә белдерә ала. Мәсәлән: Бу якларда кыш бик салкын була. Бу – контекстка бәйле, ягъни синтагматик мәгънә;

3) к ү ч е р е л м ә мәгънә – контекст тәэсирендә заманның нигез темпораль мәгънәсе үзгәрә. Әйтик, хәзерге заман үткән яки киләчәк заман мәгънәсендә кулланылырга, яки башка наклонениеләр рәтенә күчәргә дә мөмкин. Мәсәлән: Мин иртәгә авылга кайтам – киләчәк заман мәгънәсе; иртәгә зачетка хәзерләнеп киләсезбоеру мәгънәсе һ.б.



§ 75. Хәзерге заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль фигыльнең башлангыч формасына (нигезенә) /-ә, -ый/ кушымчасы ялганып ясала, һәм ул тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:
Берлек Күплек

I з. бар-а-м (мын) бар-а-быз

II з. бар-а-сың бар-а-сыз

III з. бар-а бар-а-лар


-а/-ә кушымчасы тартык авазга тәмамланган фигыль нигезләренә, -ый/-и кушымчасы сузыкка беткән нигезләргә ялгана: кайт-а, кит-ә, озат-а, көт-ә; укы-й (укый), аш-ый (аша+й), үлчи (үлчә+й), сөйли (сөйлә+й);

Бу заман формасының зат-сан белән төрләнешендә кайбер тарихи үзгәрешләр барлыкка килгән:

а) I затта кушымча кыскарган: бара-м – барамын. Тулы ва­риант хәзерге көндә сөйләм телендә, диалектларда һәм сөй­ләшләрдә саклана, аерым очракларда поэзия телендә дә кулланыла. Мәсәлән:

Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын, Тик сине шартымга күнмәссең дип мин уйлыймын (Г.Тукай). Ләкин беләмен мин бер бөренең Ике кабат чәчкә атмавын, Күпме ашкынса да, бер дулкынның ике тапкыр ярны какмавын, Искән ќилнең кире кайтмавын Беләмен мин... (М.Кәрим).

ә) III зат берлектә хәзерге телдә кушымча юк, ул нуль фор­мада килә: ул бара, ул сөйли, ул әйтә һ.б. Борынгы телдә III затта торыр ярдәмче фигыленнән кыскарган -дыр/-дер ку­шымчасы кулланылган. Мәсәлән: Әтил суы ака торыр (Н.Фәттах). Идел суы агадыр, кыя төбен кагадыр... (ќыр). -дер/-дер кушымчасы диалектларда саклана, шигырьләрдә кулланыла: Мәсәлән: Мин качамын – ул куадыр, Ул куадыр – мин качам... (Г.Тукай). Суда балык йөзәдер лә, Су салкынын сизәдер шул сизәдер; Авылыбызда бер матур бар, Үзәгемне өзәдер шул, өзәдер... (ќыр).

Татар телендә хәзерге заманның бер генә формасы бар, шуңа күрә аның мәгънә күләме, семантикасы гаять киң. Төп мәгънәсеннән тыш, сөйләмдә бу заман күп төрле синтагматик һәм күчерелмә мәгънәләрдә дә кулланыла.

Т ө п, п а р а д и г м а т и к мәгънәдә хәзерге заман сөй­ләү моментында башкарыла торган эш-хәлләрне белдерә:

Хәлим ишектән тышка сикерде. Тышта ќил котыра! Ар­кага китереп бәрә дә йөгертеп-йөгертеп алып китә. Канатлар нинди кызу әйләнәләр! Арыш басуы ничек матур дулкынлана! Тегермән тирәсендәге чирәмлектә үсеп утырган чәчәкләрнең башлары ќиргә тиеп-тиеп китәләр (И.Гази). Тып-тыныч төн, күкләр аяз, Идел өсте зәңгәр-зәңгәр... Асылташ нур белән балкый, Иделенә карый шәһәр... (Р.Гаташ). Урындык аркасына ак күлмәк эленгән, өстәлдә зәңгәр катыргылы диплом ята (М.Маликова).

З а м а н н ы ң с и н т а г м а т и к мәгънәләренә килгәндә, Д.Г.Тумашева заманнарның аларны ике төргә бүлеп карый: 1) заманның төп семантик үзлеге үзгәрми торган мәгънәләр. Димәк, бу очракта фигыль асылда хәзерге заманда була, әмма өстәмә төсмерләр ала; 2) фигыль хәзерге заман кысаларыннан чыгып, яки башка (үткән, киләчәк) заман төсмерен ала, яки башка наклонениеләр яссылыгына күчә. Болары – к ү ч е р е л м ә м ә г ъ ­н ә л ә р дип атала. Ә элегрәк чыккан грамматикаларда исә синтагматик мәгънәләр һәм күчерелмә мәгънәләр аерым карала1.

Синтагматик мәгънәләр:

1) хәзерге заман еш кабатлана торган г а д ә т и эш-хәл­ләр­не белдерә:



Ќитмәсә, хатны язып бетерүеңә, сине хөрмәт итеп, чәй хәзерлиләр, табынга бер-ике сынык икмәк белән фәкать кунак-төшем өчен генә сакланган... ак май, йә сары май китереп куялар (Г.Бәширов). Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра, Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра... (Г.Тукай). Ага сулар, ага сулар, ага сулар гел шулай... (ќыр);

2) хәзерге заман формасы тормышта гомум кабул ител­гән, бәхәссез хакыйкать булып саналган вакытка мөнәсәбәт­сез эш-хәлләрне белдерә:



...Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба, «Уйнады» дип бирмиләр ошбу ќиһанда мәртәбә (Г.Тукай). Туып үскән шушы ќирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсә. (С.Хәким).

Заманның бу мәгънәсе күбрәк мәкаль-әйтемнәрдә кулланыла: Без капчыкта ятмый (мәкаль). Язгы көн ел туйдыра (мәкаль). Кар башына кар ќитә (әйтем);

3) предметны яки затны сыйфатлау өчен кулланыла:

Махсус белемен туктаусыз күтәреп, аны практикада оста куллана алучы белгеч кенә тормыш белән бергә атлый (газета). Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан нәкъ ќиде юл кайтып керә. Һәр ќиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым ќиде төрле булып күренә (М.Мәһдиев). Такта түбә белән ябылган ферма каралтылары тыштан бик көяз һәм чиста күренәләр (Ф.Хөсни).

К ү ч е р е л м ә мәгънәләр:

1) к и л ә ч ә к т ә һичшиксез үтәләчәк, бу­лачак дип саналган эш-хәлләрне белдерә:

Туктале, карчык, алырбыз, савыгып кына ќитик. Син бит белмисең әле минем нинди планнар белән йөргәнне: болай итәм, күлдән су ерып кертәм, үзебезнең Степанга барам да күп итеп кара карлыган, кызыл карлыган, кураќиләк алып кайтам; читән буйларына утыртам. Бер елдан ќи­ләк-ќимешнең иге-чиге булмаячак бездә (И.Гази);

2) хәзерге заман хикәя фигыль ү т к ә н д ә булган эш-хәлләрне белдерә:



Аннары, кышларның берсендә язга ашлык акча эшләп кайту нияте белән, Гайрәтулла читкә – Донбасс якларына китә. Күзенә йокы керми, алны-ялны белмичә тырышып эшли (Ф.Хөсни).

Хәзерге заманның бу мәгънәсе аеруча тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда актив кулланыла:



922 елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә. Болгар рәсми төстә ислам дине кабул итә, һәм заманында иң зур, көчле дәүләтләрнең берсе белән дипломатик мөнәсә­бәт урнаштыра. Шулай итеп, Идел-Чулман буендагы беренче дәүләт – Болгар дәүләтенең тарихы башлана (Н.Фәт­тах);

3) хәзерге заман II зат формасында й о м ш а к б о е р у, э ш к ә к у ш у мәгънәсендә кулланыла:



Ул чирәме көеп беткән тузанлы ќиргә көрәк очы белән сызгалый башлады:

Менә бу төшен уеп аласыз да, пулемет куяр өчен тү­гәрәк урын ясыйсыз. Аннары чирәмле кәсләрдән брустьер өяр­­без... (И.Гази). Иртәгә зачетка әзерләнеп киләсез (сөйл.т.). Кайвакытта шул ук йомшак боеру мәгънәсендә бу форма юклыкта -мы/-ме кисәкчәсе белән кулланыла:



Безгә дә килеп чыкмыйсызмы? Кибеткә барып килмисеңме? (сөйл. т.).

Юклыкта килгәндә исә шул ук фигыль катгый боеруны да белдерергә мөмкин: Бүген беркая да бармыйсыз, өйдә ге­нә утырасыз!

Шелтә катыш йомшак боеру III зат юклык формасы бе­лән дә белдерелергә мөмкин: Шул хәтле шауламыйлар инде!

Үткән заман хикәя фигыльләр.



§ 76. Категорик үткән заман хикәя фигыле. К а т е г о р и к ү т к ә н з а м а н х и к ә я ф и г ы л ь нигезенә -ды/-де; -ты/-те кушымчалары ялганып ясала: бар-ды, кил-де, укып чык-ты, кайтып кит-те.

Бу заман формасы кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:


Берлек Күплек

I з. бар-ды-м/кил-де-м бар-ды-к/кил-де-к

II з. бар-ды-ң/кил-де-ң бар-ды-гыз/кил-де-гез

III з. бар-ды/кил-де бар-ды-лар/кил-де-ләр


Татар телендә үткән заман формалары күптөрле, шуңа күрә аларның һәркайсының төп (категориаль) мәгънәсенә өстәмә мәгъндә төсмерләре чагылыш таба.

Т ө п, п а р а д и г м а т и к мәгънәдә категорик үткән заман сөйләү моментыннан алда сөйләүченең к ү з а л д ы н д а булган, т ә м а м л а н г а н, к а б а т л а н м а г а н эш-хәл­ләрне п р о ц е с с р ә в е ш е н д ә белдерә:



Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби. Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби... (Г.Тукай). Кич булып, су өстенә болытлардан кызыл шәүлә төшкәч, эштән туктадылар (И.Гази). Кунакларны каршы алып беткәч, хуќалар да өйгә керделәр. Мине дә, билгеле, онытмыйча, кунаклар янына чакырдылар (Ә.Еники).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр:

1) лексик-грамматик мәгънәсе буенча чиксез фигыль­ләрдә -ды кушымчалы заман бер тапкыр эшләнгән, тәмамланган эшләрне генә түгел, д ә в а м л ы яки к а б а т л а н г а н эшләрне дә белдерә ала:

Башта күренгәнчә караңгы чырайлы кеше булып чыкмады Серебряков. Бик ќанланып, бик теләп сөйләште (И.Гази). Ќырчыларга гел кызыгып үстем, Алар булган ќиргә сыендым... (М.Әгъләм). Алинә, күз яшьләренә буыла-буыла, тыны беткәнче йөгерде дә йөгерде (Х.Ширмән);

2) бу очракта контекстта эшнең кабатлануына яки дәвамлы булуына ишарә итә торган махсус сүзләр дә була. Андый сүзләрне грамматик хезмәтләрдә в а к ы т л о к а л и з а т о р л а р ы дип атыйлар:



Хәдичәтти дүрт кыш буе, үз өен бикләп, ятим калган фронтовик балаларына ана булып яшәде. Ул балалар Хәди­чәтти аркасында әнисезлекне белми үстеләр (М.Мәһдиев). Миша абый әйткән печән ќыйгыч ат тырмасы белән мин көнозын маташтым (К.К.).

К ү ч е р е л м ә м ә г ъ н ә л ә р:

1) контекстта категорик үткән заман формасы сирәк булса да к и л ә ч ә к к ә караган эш-хәлләрне дә белдерергә мөмкин:

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак ќәйге таң;

Шул вакытта уйла, шагыйрь, килде илһам уйласаң

(Г.Тукай);

2) хикәяләү үзенчәлегенә бәйле рәвештә бу заман сөйләү моменты белән бәйләнешле, ягъни хәзерге заман мәгънәсен дә белдерә. Заманның бу мәгънә төсмерен бигрәк тә М.Мәһ­диев яратып куллана:

Карт ана йокламый, кышкы салкын төндә ул аналарда гы­на була торган йөрәк белән, ун чакрым ераклыкта буранлы кырдан узган Казан-Киров поездын сизә. Менә ул поезд урманга кереп китте, менә аның тавышы тоныкланды, ме­нә аның төпчек улы карлы туган ќиргә аяк басты (М.Мәһ­диев).

3) ч а к ы р у, ө н д ә ү мәгънәсендә кулланыла: Әйдә­гез, китттек!, Кузгалдык!


Әйдә, энем, ташла фуражкаңны,

Төкер пиджагыңның өстенә,

Галстугы белән билең бу да

Бишмәтеңне киен өстеңә, –

Киттек! (Һ.Такташ).



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет