Морфологиясе



бет10/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   28
§ 52. Гомуми мәгълүмат. Гомуми л е к с и к мәгънәсе буенча сан предметларның с а н ы н, д а н ә и с ә б е н бел­дерә. Санның аерым төркемчәләре шулай ук предметларның санау буенча тәртибен, якынча санын, сан буенча тигез өлешләргә бүлүне һ.б. белдерә ала: ун китап, егерменче йорт, унбиш­ләп кеше, икешәр алма.

Саннарның телдә төп л е к с и к м а я с ы, ягъни тамыр саннар күп түгел, бу яклап алар ябык система тәшкил итәләр:

б е р ә м л е к л ә р н е белдергән саннар: бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, ќиде, сигез, тугыз;

д и с т ә л ә р н е белдергән саннар: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, ќитмеш, сиксән, туксан.

Болардан тыш сан исемнәренә йөз, мең сүзләре һәм миллион, миллиард кебек алынма берәмлекләр керә. Тарихи рә­вештә ун мең мәгънәсен белдергән төмән (түмән) сүзе кулланыла.

Саннарның калган өлешен шул ук саннардан ясалган к у ш м а һәм т е з м ә саннар тәшкил итә: унике, унбиш, егер­ме бер, мең бер йөз егерме ике һ.б.

Сан сүз төркеменең я с а л ы ш ы шулай ук үзенчәлекле. Алар бары тик үз эчләрендәге сүзләрдән генә төзелә. Мәсәлән: унбиш, мең тугыз йөз алтмыш ике, сиксән тугыз һ.б. Дөрес, тарихи рәвештә дистә саннарының ясалышында төрле тел элементларының катнашуы сизелә. Әйтик, алтмыш (алты + мыш), ќитмеш (ќиде + меш), сиксән (сигез~сәкиз + ән) һ.б. Әмма -мыш, -ән(-ан) кисәкләрен галимнәр борынгыда шулай ук дистәне, ягъни ун төшенчәсен белдер­гән дип саныйлар. Сан исемнәренә шулай ук чирек, ярты, ярым сүзләре дә кертелә. В.Н.Хангилдин аларны өлешлекләр дип атый [Бу турыда карагыз: Хангильдин, 1954: 123 ].

М о р ф о л о г и к яктан татар телендә саннар, башка төр­­ки телләрдәге кебек үк, төрләнми торган сүз төркеме. Чөн­ки алар предметларның санын, данә исәбен белдер­гән хәлдә, күбрәк исемне ачыклап киләләр, һәм андый сүз тез­мәләрдә саннар килеш белән дә, т а р т ы м яки с а н бе­лән дә төрләнмиләр: ике китап, ике китапны, ике китабым һ.б. Биредә аеруча сан белән ачыкланган исемнәрнең, предметның күплеген белдерүләренә карамастан, күплек сан кушымчаларын алмаулары үзенчәлекле: өч китап, ике йөз китап, мең китап һ.б. Типологик яктан, рус телендә, мәсәлән, сан белән ачыкланган исемнәр килеш, сан белән төрләнәләр, ягъни сан саналмышы белән ярашып килә: два ученика, двух уче­ников, двум ученикам һ.б.

Сөйләм эчендә саннар ике очракта исемнәр кебек килеш, тартым, сан белән төрләнгән хәлдә кулланылалар:

а) абстракт саннарны белдергәндә: ике икең дүрт була; унбиш өчкә тигез бүленә һ.б.; Корпуслары ќиде генә әле. Ќитәр бер көн ќитмеш ќидегә (С.Хәким).

б) саналмышы төшеп калып, исемләшкәндә: Кулымда ике алма, берсен ал, берсен алма! Бер тауда ун чишмә унысы ун төстә (С.Хәким).

С и н т а к с и к яктан саннар исем белән бирелгән кисәкне ачыклап, аергыч вазифасын башкаралар:



Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Әй ул беренче чирәмнең яшеле күренүе! Шактый күшеккән күңелдә өметләр терелүе! (М.Фәйзуллин). Ана алты кызының һәркайсына икешәр мендәр әзер­ләп куйган (Ш.Галиев).

Сирәгрәк, саннар ќөмләдә фигыль белән белдерелгән сүз­не ачыклап хәл булып та киләләр: Әтинең мондый чагын беренче күрүем иде (А.Гыймадиев). Егет ике сөйләмәс (мәкаль). Сан төркемчәләре арасында ќ ы ю с а н ы кагыйдә буларак фигыльгә иярә һәм хәл булып килә: Без кинога икәү бардык. Алар бүлмәдә өчәү торалар. Синтаксик яктан саннар исемгә яки фигыльгә турыдан-туры да иярәләр: өч китап, ун укучы, беренче күрдем, ләкин ешрак алар үз­ләре ияргән сүзгә төрле санау берәмлекләре аша бәйләнәләр. Исемгә ияргән вакытта саннар баш, данә, нөсхә, аршин, метр, чакрым кебек санау берәмлекләре белән килә: биш баш сарык, ике баш сыер терлеге, алты данә китап, беренче нөсхә кулъязма, ун чакрым юл һ.б.


Ќитмеш чакрым ќирне, һай, үттек без,

Бер күрешер өчен килдек без... (ќыр).
Фигыльне ачыклаганда сан янында күбрәк кат, кабат, тапкыр, мәртәбә кебек сүзләр килә: Ќиде кат үлчә, бер кат кис (мәкаль). ...Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак, Сезнең өчен биш кат суктык без! (Һ.Такташ). Ләкин беләмен мин бер бөренең Ике кабат чәчкә атмавын... Күпме ашкынса да бер дулкынның Ике тапкыр ярны какмавын, Искән ќилнең кире кайтмавын беләмен мин... (М.Кәрим).

§ 53. Сан төркемчәләре. Мәгънәләре һәм грамматик бил­геләре буенча саннар түбәндәге лексик-грамматик төр­кемчәләргә бүленәләр: м и к ъ д а р с а н ы, т ә р т и п с а ­н ы , б ү л е м с а н ы , ч а м а с а н ы, ќ ы ю с а н ы.

1. Микъдар саннары бернинди өстәмә кушымчалар алмыйлар, предметларның микъдарын белдереп, гадәттә, исемне ачыклап киләләр: Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Бер-бер артлы ике станок тигез ритм белән ходка китте (К.Нәќми). Бала-чага алты ќан: Әхмәт, Нәќип, Закирќан (Ә.Фәйзи). Аерылыр чак ќитә, дусларым, Сизелмәде ун ел узганы (С.Сөләйма­нова).

Ярты, чирек сүзләре дә микъдар саннарына керә: Нигә ярты гына бит булса да хат язып салмыйсың? (А.Гыйлә­ќев). Һәм менә чирек гасыр буе – йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга ќавап алу вакыты ќитә кебек (М.Хәсәнов).

Микъдар саннары контекстта исемләшеп киләләр һәм исемнәр кебек төрләнәләр: Егерме алтыны савып, егерме алты баштан сөтне тапшырасың (А.Гыйләќев). Мондый авылларны без йөзне үттек (А.Гыйләќев). Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең туксанда бугай (М.Ќәлил).

Абстракт саннарны белдергәндә дә микъдар саннары к и л е ш, т а р т ы м кушымчаларын алып төрләнәләр. Бу – түбән­дәге очракларда мөмкин:

а) төрле математик гамәлләрдә һәм сан төшенчәсен абстракт мәгънәдә кулланганда: Тугыз өчкә тигез бүленә. Биш бишең егерме биш була һ.б. Малай чакта йоклап китәр өчен саный идем йөзгә, меңгәчә... (З.Мансуров);

б) сәгатьне, айның көннәрен, кешенең яшен һ.б. белдергәндә: Минем әти эшкә иртәнге алтыда китә, кич сигездә кайта (А.Гыймадиев). Сәгать алты. Хәят апаның сменасы бүген ќидедә (К.Нәќми). Алтысында тулган ай – Язгы ташу суга бай (әйтем). Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Сентьябрнең бере ќиткәнне (Ә.Мөэминова);

в) микъдар саннары килеш кушымчалары һәм бәйлекләр ярдәмендә фигыльгә ияреп киләләр: Күрде Иргали: юл икегә аерылган, акыллы мал шуңа туктаган икән (М.Хәсәнов). Тимә! Сәгать өчне сукты: Иртүк торып, Ќиде белән эшкә киткән әти кайтыр (Ә.Фәйзи).

Микъдар саннарына шулай ук вакланма саннар да кертеп карала: икедән өч, уннан бер, өчтән ике. Бу саннар ясалышы буенча тезмә саннарга карый: беренче сан чыгыш килеше формасы аша икенче санга бәйләнә, грамматик хезмәтләрдә аларны ө л е ш с а н н а р ы дип тә атыйлар.

2. Тәртип саннары -ынчы/-енче (-нчы/-нче) кушымчалары белән ясала һәм предметларның сан буенча тәртибен белдерә: бишенче кат, егерменче бүлмә, беренче көн һ.б.

Тәртип саны күбрәк предметны ачыклый һәм ќөмләдә аергыч булып килә:



Сугышның икенче көнендә үк миңа повестка килде (Н.Дәүли). Беренче тау... Анда ятмый томан, Үз вакытында шаулый яз анда (С.Хәким).

Башка сан төркемчәләреннән, аерым алганда микъдар саннарыннан аермалы буларак, тәртип саны ачыклаган исем күплектә дә килә ала: Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (С.Хәким).

Саналмышлары төшеп калганда, тәртип саннары исемләшеп киләләр: Унынчыны тутыргач та килгән идем, һаман фермада (А.Гыйләќев). Ә икенчесе – бер карауда өнсез итәрлеге – яшь, күп дигәндә егерме ќиде яшьләр тирәседер (М.Хәсәнов). Беренчеләр белән киләм сентябрьдә, Майда китәм унынчылар белән бергә (Э.Мөэминова). Беренчеләр мине сагындыра, Беренчеләр минем истә гел... (С.Хәким).

Сирәгрәк тәртип саны фигыльне ачыклап та килә: Әтинең мондый чагын беренче күрүем иде (А.Гыймадиев).



3. Чама саны предметларның якынча санын, чамалап әйтүне белдерә, һәм морфологик юл – -лап/-ләп кушымчасы белән ясала: унбишләп студент, унлап кеше, егермеләп көн һ.б. Чама саны шулай ук нигездә исемгә ия­реп, исемне ачыклап килә: Бер чебеш, унлап-унбишләп узганнан соң шундый ук өтелгән койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бөтенләй кәефен боздылар кызның... (Ф.Хөсни).

Әмма контекстта чама саны күбрәк с и н т а к с и к ю л белән, ягъни үзара якын торган саннарны кабатлау юлы бе­лән ясала: ике-өч кеше, дүрт-биш китап, ун-унбиш укучы һ.б.



Ќиде-сигез чакрым араны ќил уйнатып кына уздылар (М. Хәсәнов). Шул турыда аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә аз гына ќырлыйм әле, көйлим әле (Г.Тукай).

Санны якынча, чамалап әйткәндә аңа шулай ук күплек кушымчасы ялгана: сәгать ќиделәрдә, яше утызларда һ.б.



Ул көнне кичке тугызларга кадәр мәк­тәп­тә булдык (А.Гыймадиев).

4. Бүлем саны сан нигезенә -ар/-әр, -шар/-шәр кушымчалары ялганып ясала, һәм предметларны сан буенча тигез өлеш­ләргә бүлүне белдерә: өч-әр китап, ике-шәр дәфтәр, ун-ар сум һ.б.

Юк, һәр агайның баш түбәсендә икешәр, өчәр тургай эленеп тора бугай, – дидем (Г.Бәширов). Ул вакытта инде йортлар егермешәр катлы һәм төрле төстә булырлар (А.Гый­мадиев). Берсе артыннан берсе өчәр, дүртәр булып керә торалар, күчтәнәч алып чыга торалар (Г.Бәширов).

Мисаллардан күренгәнчә, бүлем саны күбрәк исемне ачыклый, фигыльне ачыклаганда исә кат, мәртәбә, тапкыр сүзләре белән кулланыла: икешәр кат яздырды; өчәр мәр­тәбә сөйләтте һ.б.

Тартык авазга беткән сан нигезләренә -ар/-әр кушымчасы, сузыкка беткән саннарга -шар/-шәр кушымчасы ялгана: бер-әр, ике-шәр, өч-әр, дүрт-әр, биш-әр, алты-шар һ.б. Сөйләм телендә бу кушымчаларны бутап әйтү дә бар: берәр ~ берешәр, өчәр ~ өчешәр һ.б. Ләкин бу әдәби нормага туры килми. Әдәби телдә бары тик сиксән, туксан саннарына гына, тартыкка тәмамланган булсалар, -шар/-шәр (-ышар/-ешәр) кушымчалары ялгана: сиксән-ешәр, туксан-ышар.

Бүлем саны кушымчасын шулай ук -ар-лап/-әр-ләп, -шар-лап/-шәр-ләп рәвешендә катлауландырып әйтү дә бар: икешәрләп басыгыз, дүртешәрләп тезелегез; дәфтәрне дүртәрләп өләштек һ.б.

5. Ќыю саны сан нигезенә -ау/-әү кушымчасы ялганып ясала һәм предметларны сан буенча бергә ќыйнап әйтүне белдерә. Бу сан төркемчәсенең үзенчәлеге шунда, ул, башка саннар кебек үк, предметларның санын белдерә, әмма ќөм­ләдә күбрәк фигыльгә ияреп килә: өчәү килдек, бишәү кайттык; яки үзе ќөмләдә хәбәр вазифасын башкара: без – ќи­дәү; төркемдә студентлар унау.

Татар телендә ќыю саннарының мондый үзенчәлегенә В.Н.Хангилдин игътибар итә: «Ләкин шунысы характерлы, ќыю саннары, сүз тезмәсендә грамматик яктан фигыльгә бәйләнүләренә карамастан, үзләре бәйләнгән фигыль белән белдерелгән эшнең санын да, кабатлануын да аңлатмыйлар, бәлки шул ќөмләдәге нинди дә булса исем белән белдерелгән предметның санын аңлаталар... Димәк, аларның фигыльгә бәйләнүләре грамматик бәйләнеш булып кала. Семантик яктан исә алар, һаман да исемгә йә исем алмашлыгына бәйләнеп, предметның микъдарын белдерәләр» [Хангильдин, 1954: 132–133 ].

Телебезнең үзенчәлеген шулай нечкә тотып алган бу галимнең фикерләренә өстәп тагын шуны әйтергә мөмкин, ќыю саны шул рәвешле кулланылып, күпмедер дәрәќәдә санны предметлаштырып белдерә, сан белән бергә бу очракта предметлар, затлар да белдерелә. Телдә кулланылышына игътибар итик:

Кыйгач кашым, Асыл ташым, Йоклаек икәү... (Дәрде­мәнд). Ќитәкләшеп икәү бара, Эзләренә ак кар ява... (С.Сө­ләйманова). Безнең өйдә без ќидәү: Безнең песи – ќиденчесе (Г.Тукай).

Чама санын белдерә торган -лап/-ләп кушымчасы бүлем санына өстәмә рәвештә ялганган кебек (икешәрләп, өчәр­ләп), ќыю саннарына да ялганып килә: икәүләп башкардык, өчәүләп килдек һ.б.



§ 54. Санның башка сүз төркемнәренә мөнәсәбәте. Алда күргәнебезчә, сан исемнәре телдә предметларның гади санын гына белдереп калмыйлар, аларның кулланылышы шактый күптөрле һәм катлаулы: абстракт саннарны белдергәндә яки исемләшкәндә, мәсәлән, төрле грамматик кушымчаларны алалар, сан төркемчәләре санауның төрле якларын, төсмерләрен чагылдыралар һ.б.

Болардан тыш, бик борынгы тел күренеше буларак, сан исемнәре башка сүз төркемнәре белән дә шактый тыгыз мөнәсәбәттә торалар, ягъни саннар сөйләмдә төрле сүз төр­кемнәрен алыштырырга һәм тулысынча аерымланып, башка сүз төркеменә күчеп китәргә дә мөмкин. Бу яктан телдә ае­руча сөйләм эчендә бер санының кулланылышы үзенчә­лекле:

1) бер саны туры үз мәгънәсендә кулланыла, и с е м н е яки ф и г ы л ь н е ачыклый: Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде (М.Хәсәнов). Бакчагызның бер алмасын Татып карыйсым килде (Зөлфәт). Тәрә­зә­ләр ачып бер сызгырдым... (С.Хәким);

2) вакытлыча исемләшә: Колак төбеңә берне кундырсам, биш булыр... (А.Гыймадиев);

3) бер саны билгесезлек төсмерен белдереп, билгесезлек артикле вазифасын башкара: Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман (Г.Тукай). Ерактагы моңлы бер көй булып Ишетелсәк иде һаман да (Зөлфәт). Шул ук вазифада берәр бүлем саны да килә: Моның өчен аңа берәр якты хатирәне, берәр шатлыклы вакыйганы күз алдына китерергә кирәк иде (М.Хәсәнов).

Билгесезлекне белдергәндә бер саны кабатланып та килә: Әгәр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы... (Г.Тукай);

4) юклык алмашлыгы мәгънәсендә кулланыла: Бер ќир­дә юк андый ак каеннар, Бер ќирдә юк андый урманнар (Һ.Такташ).

Бер саны ќыю саны формасында билгесезлек алмашлыгына күчә: ...Ялкынланган йөрәгемә берәү бик якын кебек (Ф.Кәрим). Берәү ...Борын очын кулына кысып, Сүгенеп узды кышкы салкыннан (Һ.Такташ).

Шушы берәү формасына аналогия рәвешендә булса кирәк, аеруча шигъри телдә, алда күрсәтелгәнчә, икәү сүзе дә кулланыла: Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икәү килә елга буйлатып... (К.Нәќми). Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә (Г.Тукай). Әмма бу соңгы очракны конверсия күренешенә кертеп булмый, мәгънәсе буенча ул вакытлыча исемләшүгә якын тора;

5) чыгыш килеше формасында бер к е р е ш с ү з (модаль сүз) булып килә: Бердән, кызының укытучы булып китүен, әлбәттә дәрәќә саный (Ф.Хөсни);

6) бүлүче теркәгеч буларак кулланыла: Күз язмыйм: бер гөмбәгә, бер кызларга, бер егетләргә карап алам... (Ш.Га­лиев);

7) конверсия ысулы белән рәвеш ясала: Бергә эшлибез, бергә укыйбыз;

8) кушма һәм тезмә рәвешләр ясала: берьюлы, бердән-бер, бер-бер артлы һ.б. Бер-бер артлы ике станок тигез режим белән ходка китте (К.Нәќми); Ишек төбендә мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Бердәнбер баланы өф-өф итеп кенә торалар (Ш.Галиев);

9) бер саны төрле формаларда кабатланып, исем яки алмашлык сүз төркеменә якын торган субстантив сүзләр ясый: бер-беребезне, бер-беребезгә һ.б.

Бер-беребезгә ничек охшаганбыз, Икебез дә соры шинельле (Һ.Такташ).

Мең саны исеме телдә шулай ук төрле мәгънәләрдә кулланыла:

а) кабатланып килеп күләм-чама рәвеше мәгънәсен белдерә: ...Сый-хөрмәт өчен мең-мең рәхмәтләрен әйтеп, битен сыпыргандай итте (М.Хәсәнов);

ә) төрле бәйлеге белән кулланыла, шулай ук бик күп рә­вешенә синоним булып килә: Башына мең төрле уй кил­де һ.б.

Белемегезне тикшерегез

1. Сан сүз төркеменә билгеләмә бирегез, аның лексик-семантик, морфологик, синтаксик үзенчәлекләрен билгеләгез.

2. Сан сүз төркеменең лексик составы, ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләре турында сөйләгез.

3. Сан төркемчәләрен атап күрсәтегез һәм һәр төркемчәнең ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат бирегез:

а) микъдар саннары;

б) тәртип саннары;

в) бүлем саннары;

г) чама саннары;

д) ќыю саннары.

4. Саннарның башка сүз төркемнәренә күчү очракларын мисаллар белән аңлатыгыз.

САН СҮЗ ТӨРКЕМЕН АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘГЕ.

Җөмлә эчендә сан сүз төркемен тикшергәндә саннарның төркемчәсенә, төрләнү-төрләнмәвенә, кулланылыш үзенчәлекләренә игътибар ителә, ясалыш буенча төре күрсәтелә.

Мәсәлән:


1. Хәнәфи авылга пердседатель булып кайтканда, әнисе алты почмаклы өйдә әле бер ялгызы яши, һәм ул өй әле рәхәтләнеп егерме ел торырлык иде (В. Нуруллин).

алты – микъдар саны, гади сан, исемне ачыклый, төрләнмәгән; исем белән берлектә тотрыклы сүзтезмә ясалган – алты почмаклы, аергыч функциясе;

бер – микъдар саны, сан исемләшкән сыйфатны ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә хәл составында килә: бер ялгызы;

егерме – микъдар саны, тамырлашкандистә атамасын белдерә, исемне ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә - аергыч;

2. Егерме дүрт өчкә тигез бүленә.

егерме дүрт – микъдар саны, тезмә сан, абстракт, санны белдерә, төрләнгән – баш килештә; җөмләдә - ия;

өчкә - микъдар саны, гади сан, абстракт санны белдерә, төрләнгән – юнәлеш килеше, җөмләдә - кыек тәмамлык.

3. Мин беренче чәчәкләрне эзлим,



Бәлки алар башка төштәдер...

Беренчеләр мине сагындыра,

Беренчеләр минем истә гел (С. Хәким).

беренче - тәртип саны, исемне ачыклап аергыч функциясндә килгән, төрләнми;

беренчеләр – тәртип саны, исемләшкән, баш килештә, һәр ике очракта грамматик ия булып килгән.

Бер чебеш, унлап-унбишләп узганнан соң шундый ук өтелгән койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бөтенләй кәефен боздылар кызның, ишле арасына нәрсә тыгып җибәргәннәр бит (Ф. Хөсни).

унлап-унбишләп – чама саны, кабатланып килгән, исемләшкән (унлап-унбишләп чебеш), баш килештә, грамматик ия функциясендә.

АЛМАШЛЫК


§ 55. Гомуми мәгълүмат. А л м а ш лы к башка сүз төр­кемнәре арасында үзенчәлекле урын алып тора. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә. Бу аның атамасында да чагылыш таба.

Татар тел белемендә «алмашлык» термины беренче башлап М.Корбангалиев һәм Х.Бәдигый тарафыннан язылган «Татар теле сарыфы» дигән морфология дәреслегендә кулланыла (1918). Г.Ибраһимов, Ќ.Вәлиди грамматикаларында «алмаш» термины, ә аңа кадәрге грамматикаларда «замир», «исме замир» терминнары кулланыла.

М о р ф о л о г и к я к т а н алмашлыклар үзләре алыштырган сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен алалар. Исемне алыштырган алмашлыклар, мәсәлән, исем кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр: кем, кемгә, кемең, кемнәр һ.б. Зат алмашлыклары тартым белән төрләнмиләр, чөнки алар үзләре затны белдерәләр. Сыйфатны, яисә рәвешне алыштырган алмашлыклар төрләнмиләр, аларга бары тик өлешчә дәрәќә белдерү генә хас: шулай ~ шулайрак, шундый ~ шундыйрак һ.б.

С и н т а к с и к я к т а н алмашлык ќөмләдә үзе алыштырган сүзләр вазифасын башкара, димәк, күптөрле ќөмлә кисәге булып килә ала.



Сез – беренче фронтовик (З.Зәйнуллин) – ия; Мондый хәбәрне ишеткәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады (М.Галәү) – аергыч; Юк инде, безнең заманда кыз урлап китеп, әллә кая бара алмассың (Ф.Хөсни) – аергыч, урын хәле. Бу егетне сез таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнең авылда көтү көтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? (М.Мәһдиев)и я, а е р г ы ч, т ә м а м л ы к һ.б.

Шул рәвешле: а л м а ш л ы к – п р е д м е т, з а т, б и л г е мәгънәләренә г о м у м и р ә ­в е ш т ә к ү р с ә т е п , и с е м, с ы й ф а т, р ә ­в е ш, с а н сүз төркемнәрен алыштыра һәм шул сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләрен үзендә чагылдыра торган сүз төр­кеме.

Сөйләмдә башка сүз төркемнәрен алыштырып, аларның мәгънәләрен гомумиләштереп белдергәнгә күрә, алмашлыкларны куллану кирәкмәгән кабатлаулардан коткара, сөй­ләмне ачык, аңлаешлы итеп формалаштыра.

Бу яктан алмашлыклар аерым сүзтезмәләрнең, хәтта ту­лы ќөмләләрнең мәгънәләрен дә бик кыска юл белән алыштырып килергә мөмкин. Мәсәлән:


Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине, –

Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, –

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби,

Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби...

(Г.Тукай).





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет