Морфологиясе



бет8/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   28
§ 36. Исемнең тартым белән төрләнеш үзенчәлекләре. Тартым - төрки телләр өчен хас үзенчәлекле грамматик категория. Аның г р а м м а т и к м ә г ъ н ә с е – предметның кайсы затка караганлыгын белдерү, димәк тартым предмет һәм аның иясе, хуќасы арасындагы м ө н ә с ә б ә т н е белдерә. Г р а м м а т и к ф о р м а с ы – исемгә ялганып килгән тартым кушымчалары. Грамматик мәгънә махсус кушымчалар белән белдерелгәнгә күрә, төрки телләрдә тартым грамматик категория хасил итә. Рус телендә, мәсәлән, предметның затка мөнәсәбәте аерым сүзләр белән белдерелә (лексик чара): китаб-ым – моя книга, китаб-ың – твоя книга, китаб-ы – его (ее) книга.

Тартым белән төрләнеш парадигмасы өч затта, берлектә һәм күплектә килә:


Берлек Күплек

I зат -ым/ем, -м -ыбыз/-ебез, -быз/-без

II зат -ың/-ең, -ең -ыгыз/-егез, -гыз/-сез

III зат -ы/-е, -сы/-се -лары/-ләре, -нары/-нәре


Тартым кушымчалары рәт гармониясенә бәйле рәвештә һәм төрләнә торган нигезнең сузыкка яки тартыкка бетүенә карап вариантлашалар. Тартык авазга тәмамланган исемнәр­гә I–II затта һәм III зат берлектә сузыкка башланган кушымчалар ялгана, һәм исем к, п хәрефләренә тәмамланган очракта к~г, п~б тәңгәллеге барлыкка килә: яулыг-ым/күлмәг-ем; яулыг-ың, күлмәг-ең; яулыг-ы/күлмәг-е; яулыг-ыбыз/күлмә­гебез; яулык-лары/-күлмәк-ләре; сузыкка тәмамланган исем­нәргә тартык аваздан торган яки тартыкка башланган кушымчалар ялгана: алма-м/хөрмә-м; алма-ң/хөрмә-ң; алма-сы/хөрмә-се; алма-быз/хөрмә-без; алма-гыз/хөрмә-гез; алма-лары/хөрмә-ләре. III зат берлектәге -сы/-се кушымчасындагы c авазы фәндә күбрәк ике сузыкны бүлеп торган эпентетик тартык дип аңлатыла, аның этимологиясен башкача аңлатулар да бар.

Сөйләм эчендә тартым мәгънәсен белдерүнең төрле струк­тур типлары бар:

а) исемгә ялганып килгән тартым кушымчалары үзләре генә дә предметның кайсы затка караганлыгын белдерә алалар (с и н т е т и к ы с у л): йортым, йортың, эшем, сүзем, китабы, дәфтәре һ.б.

Ни дисәм дә, сүзем үтми калды (Г.Ибраһимов). Ќавабында милләттәшем миңа: «Бу көй була, диде, «Әллүки!» (Г.Тукай). Тавышың, аяк атлавың найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды (Г.Ибраһимов). Ике кулың белән йөзең каплап, Башың түбән таба иярсең (Һ.Такташ).

Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, III зат тартым кушымчасы алган исем сөйләм эчендә үзе генә сирәк кулланыла. Бу күренеш исә III зат тартымның мәгънәсе I, II зат белән чагыштырганда киңрәк булу белән аңлатыла;

б) тартым кушымчаларын ачыклап, төгәлләндереп иялек килешендәге зат алмашлыклары килә (а н а л и т и к-с и н т е т и к ы с у л): минем китабым, синең китабың, аның китабы; безнең китабыбыз, сезнең китабыгыз, аларның китаплары.

Минем кәвешем әле өр-яңа (Г.Исхакый). Ник булмадым мин бер урман углы, Синең дустың – яшь бер көтүче? (Һ.Такташ). Чәчрәгән су бөртекләре, көмеш кебек ялтырап аның аксыл тәнен бизәделәр (Г.Исхакый).

Мондый очракта, бигрәк тә шигъри сөйләмдә, тартымлы исем һәм аны ачыклаган алмашлык инверсияләнеп тә килергә мөмкин: Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас (Г.Тукай). «Син бит абыем минем!» диярсең, Ике кулың белән йөзең каплап, Башың түбән таба иярсең (Һ.Такташ). Пакъ ќаның һәм пакъ тәнең – барлык вөќүдең пакъ синең (Г.Тукай).

III зат тартым кушымчасы алган исемнәр иялек килешендәге алмашлык белән генә түгел, баш яки иялек килешендәге исемнәр белән дә ачыклана ала: аның дәфтәре, укучының дәфтәре. Мәсәлән: Аның олтаны – болгар олтаны, кырыеннан киселгән (Г.Исхакый). Якубның гади һәм хак сүзләре аларны шик-шөбһәдән арындыра, ...йөрәкләренә кыюлык сала иде (И.Гази).

Ачыклаучы исем бу очракта баш килештә дә килергә мөмкин: әни яулыгы, бала уенчыгы һ.б. Әмма I–II затта алмашлыклар бары тик иялек килешендә генә киләләр (мин яулыгым – мөмкин түгел), III заттагы тартымлы исем икенче исем белән ачыкланганда беренче һәм икенче төр изафә барлыкка килә: агач күпер, таш йорт, укучы китабы, студент дәфтәре һ.б.

в) I–II затта, берлектә һәм күплектә кушымчалар төшеп калып, тартым мәгънәсен иялек килешендәге алмашлыклар белән дә белдереп була (аналитик ысул): минем китап, синең китап, безнең китап, сезнең китап. Әмма III затта бу мөмкин түгел: аның китабы (аның китап, аларның китап мөмкин түгел).

Авылга кайтып, туган-тумачаның чәен эчкәч, сеңелләрнең чикләвекләрен ашагач, минем искә («минем исе­мә» түгел!) теге вакыттагы чия төшләре килеп төштеләр (Ф.Хөсни). Минем песи гаќәп хыянәтсез, Мулла кебек тәүфикъ иясе... (Һ.Такташ). Синең эзләр кала болыннарда, Синең эзләр кала урманнарда... (Р.Әхмәтќанов).

§ 37. Тартымның мәгънәләре һәм сөйләм эчендә кулланылыш үзенчәлекләре. ­I–II зат тартымның мәгънәләре һәрвакыт анык: I зат, мәсәлән, предметның – с ө й л ә ү ч е н е к е икәнен, ә II зат т ы ң ­л а у ­ч ы н ы к ы икәнен белдерә. III затның мәгънәсе исә киң, ул сөйләмдә катнашмаган башка бер затка гына түгел (аның китабы, Зөлфия яулыгы), ә киң предметлар дөньясына ишарәли. Бу очракта тартымның грамматик мәгънәсе дә турыдан-туры иялек мөнәсәбәте белән генә чикләнми, ә башка күптөрле мәгънәләрне белдерә, ягъни бер исем икенче исемне күп яклап ачыклый ала: кояш нуры, галәм киңлеге, мәктәп бакчасы, «Йосыф китабы», найман ыругы, санитар поезды, яз айлары һ.б.

Ќир бөреләр белән тулды, Әй шушы яз айлары... (Ф.Сафин). Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене (Г.Тукай).

III зат күплектәге тартым кушымчасының (-лары/-ләре) мәгънәсе шулай ук үзенчәлекле. Сөйләм эчендә ул өч төрле мәгънәдә кулланыла:

а) III зат к ү п л е к т ә г е тартым мәгънәсен белдерә: әниләре өйдә юк; туйлары яхшы булды һ.б. Бу очракта -лары бер мор­фема, ул таркалмый. Быел ќәй, мәктәпләрдә укулар тук­­тагач, авылга, дәү әниләренә кайтарып ташладым (Ф.Хөс­­ни). Туйлары ничек булганын Сәгыйдә, әлбәттә, бөтен ваклыкларына кадәр хәтереннән чыгармады (Г.Исхакый).

б) исемнең к ү п л е г е н, III зат тартымның б е р л е г е н белдерә: аның китаплары, китапның битләре, минем сүзләрем һ.б. Бу очракта кушымча икегә таркала -лар-ы: Көзнең үзенә генә хас шундый кабатланмас тымызык көннәре була (Ә.Еники). Әскыйның малайлары да үзенә охшаган иде (М.Мәһ­диев).

в) -лары кушымчасы исемнең к ү п л е г е н дә, тартымның к ү п ­л е г е н дә белдерә, әмма бу очракта -лар кушымчасы бер тапкыр гына кулланыла: аларның сүзләре, укучыларның көн­дәлекләре һ.б.

Кайткан ирләр борынгыча төп эшләрдә дилбегәне үз кулларына алдылар (Ә.Еники). Көзге салкын ќил исеп китте. Кәүсәләре ак булып та, ябалдашлары кап-кара каеннар кемгәдер рәнќегән сыман шаулашып алдылар (Г.Әпсә­ләмов).

I, II зат күплектә исә тартым кушымчалары да, сан кушымчалары да аерым-аерым ялгана. Мәсәлән:


Исем берлектә, Исем дә тартым да

тартым күплектә: күплектә:


I безнең китаб-ыбыз безнең китап-лар-ыбыз

II сезнең китаб-ыгыз сезнең китап-лар-ыгыз

III аларның китаб-ы аларның китап-лары
...Безнең әтиебез, кайтса, шул яктан әйләнеп кайтырга тиеш, ди (Ф.Хөсни). Сез безнең олы кешебез инде, Камил абый (Г.Бәширов). Ярның астына тавыш-тынсыз гына кердек тә кармакларыбызны хәзерли башладык (Г.Ибраһимов).

Сөйләм эчендә һәр өч затта килгән тартым кушымчалары белән зат алмашлыклары урынына үз билгеләү алмашлыгы да еш кулланыла: үз әнием, үз әниең, үз әнисе һ.б.



Үз илем бар, рәхмәт әнкәй, Үз телем бар, рәхмәт әнкәй (Ф.Сафин). Сүзтезмә бу очракта тойгы катыш а е р ы п к ү р с ә т ү (выделительная функция) вазифасын үти.

Контекстта тартымлы исемнәр төрле өстәмә төсмерләр белән дә кулланылырга мөмкин. Тартым кушымчаларын алган туганлык атамалары һәм кайбер башка сүзләр аерым тойгы белән әйтелгән э н д ә ш ү, э т и к е т сүзләр буларак шактый еш кулланыла: улым, сеңлем, әнием, дустым, бәб­кәм, ќаным, акыллым һ.б. Эндәшү сүзләре булып шулай ук исемнең III зат тартым формасы да кулланыла: әнисе, әтисе, апасы һ.б.



Кемгә өздең, сеңлем, ул гөлләрне? (Һ.Такташ). Ќанда ил ќылысы, аягымда Әбкәм бәйләп биргән оекбаш... (М.Әгъ­ләмов).

Аерым очракларда ялгызлык исемнәр һәм башка сүзләр төрле ќанландырулар (троплар) рәвешендә эмоциональ сөйләмдә һәм шигъри телдә шундый ук тартым кушымчалары белән килә: туган ќирем, Иделем, авылым һ.б.



Ќир күкрәген синең кебек Өзелеп сөйдем мин Сөнем! (М.Әгъләмов). Болында – тугайларым, Тугайда – томаннарым... (С.Хәким). Онытылып тыңлыйм әле менә, Синең сонатаңны Иделем! (Зөлфәт).

Кайбер грамматикаларда [Хангильдин, 1959: 81 ]  тартымның икенче формасы итеп бирелгән -ныкы/-неке кушымчасына без алда тук­талган, һәм аны к и л е ш с ы м а н формаларга кертеп караган идек. Д.Г.Тумашеваның морфология буенча дәреслегендә -ныкы кушымчасының тартымга мөнәсәбәте һәм тартымнан аермасы бик тәфсилле яктыртылган [Тумашева, 1964: 63 ]. Алда әйтелгәнчә, -ныкы/-неке кушымчасының иялек мөнәсәбәтен белдерүгә катнашы бар: әни яулыгы – яулык әнинеке. Әмма беренче очракта тартымлы исем п р е д м е т н ы ң ү з е н белдерә (юридик объект), ә тартым кушымчасы аның кемнеке булуына ишарәли: яулыгы, икенче очракта исә -ны­­кы кушымчасын алган исем п р е д м е т н ы ң и я с е н – ху­ќасын белдерә (юридик субъект): әнинеке. Бу яклап -ны­кы формасы тартымнан бигрәк иялек килешенә якын тора: яулык әнинеке әнинең яулыгы.

Шул рәвешле татар телендә иялек нисбәтен белдерә торган өч морфологик форманы аерып күрсәтергә мөмкин:

а) тартым кушымчасы – әнинең яулыгы;

б) иялек килеше – әнинең яулыгы;

в) -ныкы кушымчасы, килешсыман форма – яулык әни­неке.

Тартым белән төрләнү исем сүз төркеменә хас грамматик ка­тегория булуга карамастан, тартым кушымчалары, аеруча Ш затта, исемнән башка сүз төркемнәренә дә ќиңел ялгана алалар һәм гадәттә а е р ы п к ү р с ә т ү вазифасын башкаралар:

а) исемләшкән сыйфатларга ялганалар: агы, күге, аклысы, яңасы, искесе һ.б. Аклысын кия ярың, Карасын кими әле... (Х.Туфан). Якубның кулына рәтле газета эләккәне юк иде. Рәхәтләнде бүген укып (...): сарысын да, агын да, искесен дә, яңасын да укыды да, укыды... (И.Гази);

б) III зат тартым кушымчасы саннарга ялгана: берсе, өчесе, дүртесе һ.б.

Бер тауда ун чишмә, Унысы ун төстә... (С.Хәким). Берсе артыннан берсе, өчәр, дүртәр булып керә торалар, күч­тәнәч алып чыга торалар (Г.Бәширов);

в) бар, барча, бөтен, һәммә кебек билгеләү алмашлыкларына ялгана: барысы, бөтенесе, барчасы, һәммәсе һ.б.



Агачлар арасына сыгна балалар барчасы бергә, Алай да булмаса, барысы төшәләр сикерешеп күлгә... (Г.Тукай);

г) үз билгеләү алмашлыгы сөйләмдә башлыча тартымлы хәлдә кулланыла: үзем, үзең, үзе, үзебез, үзегез, үзләре.



Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне Бер туйганчы иснәсәм (С.Хәким);

д) бар, юк модаль сүзләр белән кулланыла:



Үрләреңне менгәч, туган ягым

Рәшәң белән битем юдың син,

Һәрвакытта бергә уртаклаштың

Уртаклаштың барын-югын, син (С.Хәким);

е) исемләшкән сыйфат фигыльләр һәм исем фигыль бе­лән килгәндә тартым иялек мөнәсәбәтен түгел, ә фигыль нигезендә белдерелгән эш-хәлнең б а ш к а р у ч ы с ы н, с у б ъ ­ е к т ы н белдерә: әйткәнем, әйткәнең, күрүем һ.б.



Тегермән тавыннан төшкәнеңне малайлар күреп торганнар (И.Гази). Эшнең мондый әйләнеш алачагын күз алдына да китермәгән иде ул (Ф.Хөсни). Магистраль буйлап кырдан ќәяү Йөрүемә һич тә үкенмим... (С.Хәким).

§ 38. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш категориясен өйрәнгәндә без төрки телләрдә килеш белән төрләнешнең ике төрен аерып күрсәткән идек: т а р т ы м с ы з т ө р л ә н е ш һәм т а р т ы м л ы т ө р л ә н е ш. Татар телендә бу ике төрләнешнең килеш кушымчалары арасында морфологик яктан кайбер структур аермалар булганлыктан, аларны аерып өйрәнү зарурлыгы туа.

Татар теле – тагылмалы тел, һәм анда форма ясагыч кушымчалар бер-бер артлы ялгана. Исемнең грамматик категорияләреннән с а н кушымчалары, мәсәлән, нигезгә иң якын торган кушымчалар: алма-лар; күплектән соң, гадәттә т а р т ы м кушымчалары килә: алма-лар-ым; ә килеш кушымчалары исемнең иң ахырына ялгана: алма-лар-ым-ның. Ахырдан килгән кушымчалар кагыйдә буларак, ќөмләдә турыдан-туры сүзләрне бәйләүгә хезмәт итәләр, төрләндергечләргә керәләр (тартым һәм килеш, фигыльдә зат-сан кушымчалары). Төрки тел белемендә шул ук тартым һәм килеш кушымчаларын икенчел төрләнешкә хас ф о р м а т ө р л ә н д е р г е ч (формоизменительный) кушымчалар дип карау да бар. Ә нигезгә иң якын торган һәм синтаксик бәйләнешкә катнашмый торган -лар кушымчасы исә беренчел төрләнешкә карый һәм ф о р м а я с а г ы ч буларак билгеләнә [Гузеев, 1985: 8-9; Гаджиахмедов, 2000: 8].

Һәр өч затка караган тартымлы исемнәр түбәндәгечә төрләнә:

Б.к. китабым китабың китабы

И.к. китабымның китабыңның китабының

Ю.к китабыма китабыңа китабы-н-а

Т.к. китабымны китабыңны китабы-н

Ч.к. китабымнан китабыңнан китабы-н-нан

У-в.к. китабымда китабыңда китабы-н-да
Китерелгән төрләнеш үрнәгеннән күренгәнчә, I–II затта килеш кушымчаларындагы аерма ю н ә л е ш килешендә чагылыш таба: тартымсыз төрләнештә – -га/-гә; тартымлы төр­ләнештә – -а/-ә. Мәгълүм булганча, телдәге кушымчалар даи­ми берәмлекләр, алар сөйләм агышында гына барлыкка килмиләр, телдә мөстәкыйль яшиләр. Төрләнештәге -а/-ә кушымчасы да очраклы күренеш түгел, грамматик хезмәт­ләрдә ул угыз төрләнешенә хас кушымча буларак билгеләнә. Төрки телләр күләмендә алганда, тартымсыз төрләнешнең ике структур тибы бар: а) т ө н ь я к т ө р л ә н е ш, аны икенче төрле к ы п ч а к т ө р л ә н е ш е дип тә атыйлар; б) к ө н ь ­я к т ө р л ә н е ш – у г ы з т ө р л ә н е ш е. Төньяк төр­ләнештә (татар теле дә нигездә шушы төрләнешкә карый) барлык килеш кушымчалары тартык авазга башлана: -ның/-нең; -га/-гә; -ны/-не һ.б.; көньяк төрләнештә исә күпчелек кушымчалар сузыкка башлана, яисә сузык аваздан тора: -ин; -а/-ә; -ы/-и һ.б.

Татар телендә III зат тартымлы төрләнештә кайбер килешләрдә шулай ук көньяк төрләнешкә хас кушымчалар ялгана: ю.к. китабы-н-а ( кушымчасы); төшем килешендә дә кушымчаның көньяк тибы кулланылган дип фараз кылына, хә­зерге телдә ул кыскарган: китабы-н. Борынгы язма истә­лек­ләрдә төшем килеше -ы-н-ы (китабы-н-ы) рәвешендә кулланыла. Төшем килешенең бу рәвешле кулланылышын без әле Г.Тукай шигырьләрендә дә очратабыз.


Мәсәлән:
Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене (күркен)



Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.
Тартым кушымчасы белән килеш кушымчасы арасындагы -н- авазы турында фәндә шулай ук төрле фаразлар бар (китабы-н-а, китабы-н-да һ.б.); күпчелек галимнәр аны тарихи рәвештә бу аваз өченче зат тартым кушымчасы составына кергән дип саныйлар: -ым, -ың, -ы(н), мәсәлән. Икенче караш буенча, ул ике сузык арасында куелган эпентетик тартык буларак бәяләнә һәм күпчелек хезмәтләрдә бу аваз интерфиксаль -н- дип йөртелә. Д.Г.Тумашева III заттагы иялек килеше кушымчасы да угыз вариантында кулланылган һәм өстәлгән (эпентетик) тартык белән кушылып киткән дип саный: китабы-н-ың, мәсәлән.

Шул рәвешле, татар телендә тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә көньяк төрләнешкә һәм төньяк төрләнешкә хас үзенчәлекләр катнаш хәлдә кулланыла.



Исемнәрнең ясалышы..

§ 39. Гомуми төшенчә. Татар телендә исемнәр ф о н е т и к, л е к с и к- с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к (ку­шымчалау), с ү з к у ш у һәм м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к ысуллар белән ясалалар. Шулай ук сүзләрне кыскарту – аббревиация дә телебездә активлаша бара. Бу ысулларның беренче икесе, ягъни фонетик һәм лексик-семантик ысул тел белеменең «Фонетика» һәм «Лексикология» бүлекләрендә өйрәнелә, шуңа күрә биредә морфологиягә турыдан-туры мөнәсәбәте булган ысулларга гына тукталып үтәбез. Сүз ясалышы хәзерге вакытта морфологиядән аерылып, аерым тармак рәвешендә өйрәнелсә дә, исем сүз төркеме турында тулырак мәгълүмат алу өчен, аның ясалыш ысулларын кыскача искә төшерүне кирәк дип саныйбыз.

§ 40. Морфологик (кушымчалау) ысул белән
исем ясалышы
. Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр төрле сүз төр­кемнәреннән: икенче бер и с е м н ә н, с ы й ф а т т а н, с а н н а н, ф и г ы л ь д ә н ясалалар.

Исемнән исем ясагыч кушымчалар:

-чы/-че кушымчасы – продуктив кушымча, хәзерге көн­дә дә исем ясалышында катнаша: нефтьче, компьютерчы, сәясәтче һ.б.

Бу кушымча белән ясалган исемнәрнең г о м у м и с ү з я с а л ы ш мәгънәсе – э ш б а ш к а р у ч ы з а т н ы белдерү. Мотивлаштыручы нигезнең нинди семантик төркем­чәгә керүенә һәм лексик мәгънәсенә карап, сүз ясалыш мәгънәсе дә төрлечәрәк формалаша, һәм ясалма сүз:

а) билгеле бер о б ъ е к т белән эш итүче профессия ия­сен белдерә: нефтьче, тикшерүче, ташчы, тарихчы, телче, әдәбиятчы һ.б.;

ә) билгеле бер к о р а л ярдәмендә эшләүче затны белдерә: чалгычы, тракторчы, комбайнчы, компьютерчы, тырмачы һ.б.;

б) билгеле бер у р ы н д а эшләүче яки хәрәкәт итүчене белдерә: колхозчы, китапханәче, кибетче, сәфәрче, юлчы һ.б.;

в) сәяси-иќтимагый, мәдәни, яисә әдәби агым тарафдарын белдерә: мәгърифәтче, милләтче, сәясәтче, ќәдитче һ.б.;

г) тискәре мәгънәдә нинди дә булса эшкә һәвәслек күр­сәтүче затны белдерә: ялганчы, гайбәтче, тәмәкече, эчкече һ.б.

-лык/-лек кушымчасы гадәттә т а б и г а т ь к ү р е н е ш е н белдергән сүзләргә, к е ш е һәм х а й в а н ә г ъ з а л а р ы атамаларына һәм а б с т р а к т мәгънәле сүзләргә ялгана:

а) табигать күренешенә бәйле предмет атамаларына ялганып, шул предметларның ќыелмасын тупланмасын белдерә: каенлык, ташлык, ќиләклек, аланлык, комлык, печәнлек һ.б.;

ә) төрле әгъзаларның исемнәренә ялганып махсус ќайланма атамасын белдерә: күзлек, битлек, башлык, аркалык, түшлек һ.б.

Башлык сүзенең икенче, ќитәкче мәгънәсе дә бар, әмма андый мәгънәдәге сүз ясалыш рәте телдә киң таралмаган;

б) иќтимагый-сәяси һәм административ терминнар ясауда катнаша: ханлык, патшалык, коллык, кешелек һ.б.;

в) төрле профессия, иќтимагый-сәяси, фәнни эшчәнлек атамалары ясала: профессорлык, рәислек, мәгърифәтчелек, балыкчылык һ.б. Бу очракта еш кына кушымчалар бер-бер артлы ялганып, сүз ясалыш чылбыры барлыкка килә: балык-чы-лык, кош-чы-лык; һәм шул кушымчаларга аналогия рәвешендә башка исемнәр дә ясала: дәүләт-челек, ќәмәгать-челек, урын-чылык, аз-чылык, күп-челек һ.б. Бу соңгы мисалларда ясагычларны -чылык/-че­лек кушымчалары дип карау да бар [Татарская грамматика, 1993: 254]. Шундый ук катлаулы очракларга -сызлык/-сезлек һ.б. кебек кушымчалар да кертелә: саусызлык, эшсезлек һ.б.;

г) сыйфатларга ялганып килгәндә бил­ге мәгънәсен гомумиләштерә һәм абстракт мәгънәле исем­нәр ясый: яшьлек, гүзәллек, тынычлык, бердәмлек, яшеллек, чисталык, пөхтәлек һ.б.;

д) саннарга ялганып, акча берәмлекләре исемнәре ясала: унлык, иллелек, йөзлек, меңлек.

-даш/-дәш кушымчасы исемнәргә кушылып, у р ы н, в а к ы т, э ш-ш ө г ы л ь буенча у р т а к л ы к н ы белде­рә торган исемнәр ясый:

а) урын буенча бергәлек: юлдаш, бүлмәдәш, якташ, авыл­даш һ.б.;

ә) вакытка мөнәсәбәтле бергәлек: яшьтәш, замандаш, курсташ, чордаш һ.б.;

б) бер халык, милләт, нәсел-ыру буенча бердәмлек: нә­селдәш, милләттәш; аерым очракта сыйфатлар ясала: тугандаш һ.б.;

в) эш, шөгыль, мәсләк буенча уртаклык, бергәлек: фикер­дәш, мәсләктәш, сердәш, сабакташ, группадаш, каләмдәш һ.б.

Бу ысул белән ясалган кайбер сүзләр инде тамырлашып киткәннәр. Мәсәлән, адаш (ат-даш/ исемдәш), кардәш (карын-даш/кәрендәш) һ.б.



-лы/-ле кушымчасы. Төрле шәһәр, ил кешеләрен атау өчен бу кушымча белән дагыстанлы, америкалы, мәскәүле кебек исемнәрнең ясалышы соңгы чорларга караган яңа күренеш дип бәяләргә кирәк, асылда алар москвич, американец кебек сүзләрдән калька рәвешендә ясалганнар.

2. Фигыльдән исем ясагыч кушымчалар.

Телдә иң еш очрый торган фигыльдән исем ясагыч кушымчаларга хәзерге көндә инде продуктивлыгын югалткан -к/-ык/-ек, ак/-әк, -гак/-гәк кушымчалары керә. Бу кушымчалар ярдәмендә фигыльдән төрле сүз ясалыш мәгънәсенә ия булган яңа исемнәр ясала:

а) фигыль нигезендә белдерелгән эш-хәлне үтәү өчен кирәк булган к о р а л мәгънәсендәге исемнәр: көрә-к, та­ра-к, илә-к, ур-ак һ.б.;

ә) эшнең нәтиќәсен белдергән исемнәр: сыз-ык, телә-к, бүл-ек, кис-әк, бизә-к, яр-ык һ.б.;

б) эш-хәлнең урынын белдергән исемнәр: тор-ак, ят-ак, кышла-к, бат-как һ.б.;

в) эшнең объектын белдергән исемнәр: терә-к, түшә-к, када-к һ.б.;

г) эш-хәлнең башкаручы субъектын белдергән исемнәр: кун-ак, акса-к, курык-ак (куркак) һ.б.

-гыч/-геч, -кыч/-кеч кушымчалары ярдәмендә к о р а л мәгънәсен (сөзгеч, кыргыч, чәчкеч, ачкыч, кискеч һ.б.) һәм эш башкаручы с у б ъ е к т н ы (белгеч, очкыч, ерткыч, корткыч, теркәгеч һ.б) белдер­гән исемнәр ясала.

-гы/-ге, -кы/-ке кушымчалары:

а) шулай ук эшне башкару өчен кирәкле булган к о р а л мәгънәсендәге исемнәр ясый: чәнеч-ке, пыч-кы (пыч-быч – кисү сүзеннән), себер-ке, чал-гы, киер-ге, сос-кы һ.б.;

ә) процесс атамасын белдергән исемнәр ясала: той-гы, йо-кы (ою – уйку сүзеннән), көл-ке һ.б.



-ма/-мә кушымчасы белән ясалган исемнәргә фигыль нигезендә белдерелгән эшнең н ә т и ќ ә с е н һәм а т а м а с ы н, о б ъ е к т ы н, у р ы н ы н һ.б. белдерү кебек сүз яса­лыш мәгънәләре хас:

а) нәтиќәне белдергән исемнәр: яр-ма, кабарт-ма, бүл-мә, туңдыр-ма һ.б.;

ә) эшнең объектын белдергән исемнәр: күргәз-мә, сал-ма, тарт-ма, белеш-мә, ќәй-мә һ.б.;

в) эшнең атамасын белдергән исемнәр: киңәш-мә, утыр-ма (утырмага бару);

г) ясалма исемнәр эшнең урынын белдерәләр: оеш-ма, бас-ма һ.б.

-ым/-ем, -м кушымчасы ярдәмендә эшнең н ә т и ќ ә с е н, о б ъ е к т ы н, с у б ъ е к т ы н белдергән исемнәр ясала:

а) эшнең н ә т и ќ ә с е н белдергән исемнәр: сыз-ым, бәйлә-м, сөйлә-м, тез-ем һ.б.;

ә) эшнең о б ъ е к т ы н белдергән исем: ки-ем;

б) субъектын белдергән исемнәр: яв-ым, аг-ым.



Йот-ым, тел-ем, каб-ым, учла-м, тот-ам, чемет-ем кебек сүзләр күбрәк икенче бер исем белән кулланылалар һәм сыйфатларга якын мәгънә белдерәләр: бер йотым су, бер телем икмәк, бер учлам арыш, бер чеметем тоз һ.б.

-ыш/-еш, -ш кушымчасы. Бу кушымча ярдәмендә фигыльләрдән эшнең н ә т и ќ ә с е н һәм а т а м а с ы н белдергән исемнәр ясала:

а) от-ыш, казан-ыш, уң-ыш, төзел-еш һ.б.

ә) кара-ш, йөре-ш, күрен-еш, ќыел-ыш, утыр-ыш, кылан-ыш һ.б.

-ыч/-еч кушымчасы күпчелек очракта хис-тойгыларны белдергән фигыльләргә ялгана һәм шул эмоциональ халәтне атый торган исемнәр ясый: сөен-еч, куан-ыч, юан-ыч, ышан-ыч, үкен-еч, көен-еч.

Сирәгрәк эшнең объектын белдергән: үтен-еч, коралын белдергән – чүке-еч, яки процесс атамасын белдергән – ышан-ыч, исемнәр ясала.



-гын/-ген кушымчасы эшнең а т а м а с ы н яки с у б ъ е к т ы н , о б ъ е к т ы н белдергән исемнәр ясый:

а) ян-гын, таш-кын (ташы+кын), уп-кын;

ә) кач-кын, оч-кын, чап-кын;

б) тот-кын һ.б.

Бу кушымчалардан тыш, сүз ясалышы буенча һәм башка грамматик хезмәтләрдә сирәгрәк очрый торган кушымчалардан -ынты/-енте (йогынты, кисенте), -вык/-век (шарлавык, гөрләвек), -выч/-веч (калкавыч, янавыч), -ымта/-ем­тә (кушымта), -дык/-дек (табылдык, калдык), -са/-сә (култыкса, ќиңсә), -галак/-гәләк, -ганак/-гәнәк (шугалак, сырганак) һәм башка кушымчалар китерелә.

§ 41. Сүз кушу ысулы белән исем ясалышы (синтаксик ысул). Сүзләр кушу ысулы белән татар телендә к у ш м а, т е з ­ м ә һәм п а р л ы исемнәр ясала.

К у ш м а и с е м н ә р н е ң т ө з е л е ш б у е н ч а түбәндәге төрләре бар:

а) и с е м + и с е м н ә н торган кушма сүзләр: сабантуй, көньяк, төньяк, тукранбаш, елъязма, ќирќиләк, ташкүмер, тимерчыбык, кулъяулык, ашъяулык һ.б.;

ә) с ы й ф а т + и с е м н ә н торган кушма исемнәр: аккош, акбур, актамыр, терекөмеш, озынборын, сорыкорт, кызылтүш һ.б.;

б) с а н + и с е м н ә н торган кушма исемнәр: өчпочмак, өч­аяк, бишбармак, кыргаяк, тугызбуын (гөл исеме) һ.б.;

в) а л м а ш л ы к + и с е м н ә н торган кушма исемнәр: үз­аң, үзидарә, үзагач һ.б.;

г) и с е м + -ыр/-ер кушымчалы с ы й ф а т ф и г ы л ь д ә н т о р г а н к у ш м а и с е м н ә р: су­бүләр, илбасар, юлбасар, эзтабар, Илсөяр һ.б.;

д) и с е м + ф и г ы ль калыбында шулай ук күп кенә ялгызлык исемнәр дә ясалган: Иштуган, Гөлүсә, Айтуган, Ханкилде һ.б.;

Аерым очракларда кушма исемнәрнең икенче компоненты ясалма сүз булырга мөмкин. Мәсәлән: алъяпкыч – ал + яп-кыч, өскорма – өс+кор-ма, суүсем – су+үс-ем һ.б. Мондый сүзләрне Ф.А.Ганиев кушымчалау һәм сүз кушу ысулы бе­лән ясалган сүзләргә, ә Д.Г.Тумашева сүз ясалышының катлаулы очракларына кертә.

Т е з м ә и с е м н ә р. Тезмә исемнәр ирекле сүзтезмәләр калыбы (моделе) буенча ясала. Иң еш очрый торган тезмә сүзләр арасында төп ике калыпны билгеләргә мөмкин. Алар:

а) II төр изафәдән ясалган тезмә исемнәр: кура ќиләге, бал корты, ишек алды (ишегалды), күз кабагы, эт балыгы, чүп үләне һ.б.

ә) сыйфат + исем калыбында ясалган тезмә сүзләр: кара карга, ала карга, кара ќимеш, Ак диңгез, Ерак Көнчыгыш, Якын Көнчыгыш һ.б.; Кайбер тезмә исемнәрнең телдә тезмә һәм кушма вариантлары бар. Мәсәлән: сабан туе – сабантуй, ишек алды «сени» – ишегалды һ.б.

II төр изафә калыбы белән ясалган тезмә исемнәр арасында үсемлек, кош-корт, бөќәк атамалары һәм төрле фән өлкәсенә караган атамалар зур урын алып тора: миләш чыпчыгы, кәќә гөмбәсе, нарат ќиләге, тутык үләне, бүре уты, пәйгамбәр тырнагы, чебен гөмбәсе, давыл чәчәге, урман тавыгы, кәбестә күбәләге, балавыз көясе, иген коңгызы һ.б.

Әмма кайбер хезмәтләрдә шундый сүзләр белән рәттән китерелгән тузан бөртеге, йон бөртеге, балык канаты һ.б. кебек берәмлекләрне, русчага «пылинка», «шерстинка», «плавник» дип тәрќемә ителүгә карап кына, тезмә сүзләргә кертү дөрес булмас1. Алар – ирекле сүзтез­мәләр, ягъни аерым сүз, лексик берәмлек түгел, алар синтаксик берәмлекләр.

П а р л ы и с е м н ә р үзара тезүле бәйләнештәге ике сүз янәшә килү юлы белән ясала. Аларның түбәндәге төрләре бар:

а) үзара якын мәгънәле яки синоним сүзләр янәшә килә: агай-эне, дус-иш, аң-белем, ќил-давыл, гореф-гадәт, буй-сын, моң-зар, урын-ќир, ќиләк-ќимеш һ.б.;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр (исем, сыйфат һ.б. янә­шә килеп, исемнәр ясала): ут-су, ќир-күк, карты-яше, олысы-кечесе, сату-алу, алыш-биреш, керем-чыгым, юк-бар һ.б.;

в) икенче компонент архаиклашкан сүз: мал-туар, иген-тару, туган-тумача, бала-чага, кыз-кыркын, савыт-саба һ.б.;

г) икенче компонент беренче сүзнең ясалма рәвештә үз­гәртелгән фонетик варианты: малай-шалай, калдык-постык, имеш-мимеш, тимер-томыр һ.б.;

д) компонентлары аерым кулланылмый торган сүзләр: ыгы-зыгы, эңгер-меңгер, чыр-чу, шау-шу һ.б.;

е) компонентлары мәгънә ягыннан гомуми күзаллаулы (ассоциатив) бәйләнештә генә торган парлы сүзләр. Мондый сүзләрнең мәгънәсе гадәттә компонентлар мәгънәсе суммасына караганда киңрәк була. Мәсәлән: ипи-тоз – гомумән сый-хөрмәт мәгънәсендә; йорт-ќир – хуќалык һәм аның барлык атрибутлары; хәбәр-хәтер, кунак-төшем, түшәк-ястык кебек парлы сүзләрне дә шул ук төркемгә кертергә мөмкин.

§ 42. Морфологик-синтаксик ысул белән исем ясалышы (конверсия). Бу ысул белән исемнәр күбрәк с ы й ф а т л а р д а н, с ы й ­ ф а т һәм и с е м ф и г ы л ь л ә р д ә н ясала:

а) контекстта исемләшкән сыйфатларның кайберләре морфологик яктан аерымланып (изоляцияләнеп) тулысынча исем сүз төркеменә күчә. Мәсәлән: кара (язу карасы), карт, чал, бай, ялагай, сукыр (сукырлар йорты), телсез, хәрби һ.б.

И с к ә р м ә: 1. күк (күк йөзе), суык (суык ќанны тындырмый – мәкаль), ќылы (ќылы сөяк сындырмый – мәкаль), якты (ярыктан якты төшә) караңгы (караңгы төште) һ.б. Мондый сүзләрне галимнәр конверсиядән биг­рәк, борынгы синкретизм күренеше дип аңлату ягында торалар.

2. Татар грамматикасында (т. I) конверсия ысулы белән исем ясалышы (ул шулай ук башка сүз төркемнәренә дә карый) артык киңәйтеп күрсәтелгән. Анда мисал рәвешендә китерелгән яңа, читен, элекке, кызу, кыю һ.б. сүзләрне тулысынча исемгә күчкән дип карау бик бәхәсле.

ә) -учы/-үче кушымчалы сыйфат фигыль исемләшү аша тулысынча исемгә күчә: укучы, тегүче, тукучы, төзүче, язучы, сатучы, сатып алучы һ.б.;

төрле фәнни терминнар да еш кына шул юл белән ясала: санаучы, бүлүче, уртак ваклаучы – математик терминнар һ.б.;

б) -ачак/-әчәк кушымчалы сыйфат фигыльдән күчкән исем­нәр: киләчәк, күрәчәк (язмыш мәгънәсендә), алачак, бирәчәк;

в) -мыш/-меш кушымчалы архаиклашкан үткән заман сыйфат фигыльдән: тормыш, язмыш, сынамыш һ.б.;

г) -у/-ү кушымчалы исем фигыльдән күчкән исемнәр: уку (укулар башланды), язу (язуы матур), буяу, сайлау (сайлау көне) һ.б.

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Сүз төркемнәренә морфолдогик анализ гадәттә җөмлә эчендә алып барыла, чөнки сүзләрнең грамматик (морфологик) ф о р м а л а р ы сөйләм эчендә барлыкка килә.

И с е м н е тикшерү түбәндәге тәртиптә бара:

1. җөмләдәге һәр исем аерым алып тикшерелә;

2. билгеле бер грамматик формада килгән исем үзе бәйләнгән сүз белән бергә алына. Ул сүз җәяләр эчендә күрсәтелә. Мәсәлән: урманга (китте);

3. исемнең ясалыш буенча төре һәм нинди лексик-грамматик төркемгә керүе билгеләнелә (ялгызлык исем, күмәклек исем һ.б.);

4. исемнең төрләнеше турында тулы мәгълүмат бирелә: а) кайсы килештә килүе, килешнең грамматик мәгънәсе; б) берлектә яки күплектә булуы; в) тартым белән төрләнеше – заты, саны ачыклана.

Урагын өйалдына кертеп куйды да түргә узды Фаизә. Үзе белән бергә картайган сандыгын ачып, аннан кырыкмаса-кырык эшкә йөргәндә бәйли торган алъяпкычы ... (Җ.Рәхимов).

урагын (кертеп куйды) – тамыр исем, уртаклык исем, төшем килеше (туры объект мөнәсәбәте, билгелелек төсмере), берлектә, III зат берлектәге тартым;

өйалдына (кертеп куйды) – кушма исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә;

түргә (узды) – тамыр исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

Фаизә (узды) – ялгызлык исем, баш килештә (субъект мөнәсәбәте, билгелелек төсмере), III зат берлектәге тартым;

кием-салым, чүпрәк-чапрак (актарырга тотында) – парлы исемнәр: кием-салым – антонимик мәгънәдәге сүзләрдән төзелгән; чүпрәк-чапрак – икенче компонент беренчесенең фонетик варианты; уртаклык исемнәр, баш килештә (туры объект мөнәсәбәте, билгесезлек төсмере), җыймалык мәгънәсе, тартымсыз;

кырга (йөргәндә) - тамыр исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

эшкә (йөргәндә) – тамыр исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (максат мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

алъяпкычы – кушма исем, уртаклык исем, баш килештә (грамматик ия), берлектә, III зат берлектәге тартым.

белемегезне тикшерегез

1. Өч принцип нигезендә (семантик, морфологик, синтаксик) исем сүз төркеменә билгеләмә бирегез.

2. Исемнең лексик-грамматик төркемнәрен атап күрсәтегез, ми­саллар китерегез.

3. Исемдә сан категориясенә гомуми характеристика бирегез.

4. Берлектәге исем сөйләмдә нинди мәгънәләрне белдерә ала?

5. Күплек сан формасы, ягъни -лар кушымчасының нинди төп һәм контекстуаль мәгънәләр белдерүен аңлатыгыз.

6. Килеш категориясенә билгеләмә бирегез, килешләр белән төрләнеш үзенчәлекләрен аңлатыгыз.

7. Килешнең гомумкатегориаль мәгънәсен һәм аерым килешләрнең гомумиләштерелгән мәгънәләрен атап күрсәтегез. Исемнәрнең ќөмләдәге синтаксик функцияләре һәм килешләренең грамматик мәгънәләре арасында нинди уртаклык һәм аермалы яклар бар?

8. Аерым килешләрнең нинди грамматик мәгънәләр белдерүен истә калдырыгыз.

9. Килешләр мәсьәләсендә татар тел белемендә нинди бәхәсле карашлар бар?

10. Тартым категориясенә билгеләмә бирегез, тартым белән төрләнеш үзенчәлекләрен һәм тартым формаларының грамматик мәгънәләрен аңлатыгыз.

11. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә нинди структур аермалыклар бар?

12. Исемдә хәбәрлек категориясе турында аңлатыгыз.

13. Татар телендә исемдә билгелелек-билгесезлекне белдерүнең нинди чаралары бар?

14. Исемнәрнең нинди ысуллар белән ясалышын искә төшерегез, мисаллар китерегез.

Сыйфат



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет