وَلَقَدْ فَتَنَّا الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ فَلَيَعْلَمَنَّ اللَّهُ الَّذِينَ صَدَقُوا وَلَيَعْلَمَنَّ الْكَاذِبِينَ
«Әлиф, ләм, мим. Кешеләр: «Без ышандык», – дип әйтсәләр, алар сыналмаслар дип уйлыйлармы әллә?! Без аларга кадәр булганнарны да сынадык. Чөнки Аллаһ туг-рыларны һәм ялганчыларны һичшиксез таный!»632
Бел, әҗер түккән көчкә тигез булачак. Дуслык, мә-хәббәт, ярарга тырышу сәбәпле кеше әлеге бурычтан баш тартмасын. Чөнки ул эчкерсез нәсыйхәтләр бирергә, аны зарарадан коткарырга тиеш. Кешенең чын дусты – дөньяда ниндидер югалтуга китерсә дә, аның Ахирәт тормышын төзекләндерергә тырышучы. Ә дошман – бу дөньяда нин-дидер файдага китерсә дә, аның Ахирәт тормышын бозар-га теләүче. Шуңа күрә, Иблис безнең дошманыбыз, ә пәй-гамбәрләр дусларыбыз санала.
Имам Шәфигый: «Кардәшен яшерен рәвештә вәгазь-ләүче аңа карата эчкерсезлек күрсәтә һәм аны бизи. Ә ачык итеп вәгазьләүче мәсхәрәли һәм яманлый», – дигән.
Исламда кардәшлек
34عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ : لا تَحَاسَدُوا وَلا تَنَاجَشُوا وَلا تَبَاغَضُوا وَلا تَدَابَرُوا وَلا يَبِعْ بَعْضُكُمْ عَلَى بَيْعِ بَعْضٍ ، وَكُونُوا عِبَادَ اللَّهِ إِخْوَانًا ، الْمُسْلِمُ أَخُو الْمُسْلِمِ : لا يَظْلِمُهُ وَلا يَكْذِبُهُ وَلا يَحْقِرُهُ ، التَّقْوَى هَهُنَا – وَيُشِيرُ إِلَى صَدْرِهِ ثَلاثَ مَرَّاتٍ – بِحَسْبِ امْرِئٍ مِنَ الشَّرِّ أَنْ يَحْقِرَ أَخَاهُ الْمُسْلِمَ ، كُلُّ الْمُسْلِِمِ عَلَى الْمُسْلِمِ حَرَامٌ : دَمُهُ وَمَالُهُ وَعِرْضُهُ
Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сүзләрен риваять кы-лулары буенча, Аллаһының Илчесе болай дигән: «Бер-бе-регездән көнләшмәгез, бәяләрне арттырмагыз, үзара нәф-рәттән баш тартыгыз, бер-берегезгә артыгыз белән борыл-магыз, бер-берегезнең сәүдәсен бозмагыз һәм кардәшләр булыгыз, әй Аллаһының коллары. Чөнки мөселман мөсел-манга кардәш. Шуңа күрә, мөселманнарның берсе дә икен-чесен рәнҗетергә, алдаларга, нәфрәт белән карарга, яр-дәмсез калдырырга тиеш түгел. Ә тәкъвалык монда ур-нашкан! – Пәйгамбәр галәйһиссәләм өч тапкыр үзенең күкрәгенә төртеп күрсәткән дә әйткән – исламдагы кардә-шен күрә алмаучы кешегә җитәрлек зарар булачак. Һәр мөселман өчен башка мөселманның гомере, малы һәм на-мусы кагылгысыз булырга тиеш!»633
Хәдиснең әһәмияте
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Исламдагы кардәшлек-не буш сүз итеп билгеләп кенә калдырмый, ул фикерен билгеле бер боерыклар һәм тыюлар белән беркетә. Әлеге хәдис шул югары максатка ирешү өчен күп күрсәтмәләрне үз эченә ала.
Ибне Һәҗәр Хәйтами: «Бу хәдис үз эченә күп мәгънә туплаган һәм бөек максталарга күрсәтә. Ә аның мәгънәсе турында фикер йөрәтү һәм аны аңлау әлеге хәдиснең бө-тен Ислам хөкемнәрен һәм әдәп кагыйдәләрен үз эченә алуын күрсәтә», – дигән.
Хәдисне аңлау
1. Көнчелекне тыю.
а) Көнчелекне билгеләү. Гади һәм шәргый мәгънәдә ул «көнләшелә торган кешенең булган нигъмәтен югал-туын һәм аның көнләшүче яки башка кешегә күчүен те-ләү»не аңлата. Көчелек кеше табигатенә хас булган шелтә-гә лаек сыйфат. Чөнки кешегә үзе кебек башка берәүнең үзеннән өстен булуы ошамый.
б) Хөсетлек турында фикерләү.
Шәригать белгечләре һәм барча мөселманнарның бер-дәм фикере буенча, көнчелек хәрам һәм җирәнгеч. Бу ту-рыда сөйләүче аять һәм хәдисләр бихисап. Мәсәлән, яһүд-ләрне «Көнчелекләре сәбәпле күп Китап әһелләре сезне иманга килгәннән соң кире борырга, кяфер итәргә телә-деләр...»634
وَدَّ كَثِيرٌ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ لَوْ يَرُدُّونَكُمْ مِنْ بَعْدِ إِيمَانِكُمْ كُفَّارًا حَسَدًا مِنْ عِنْدِ أَنْفُسِهِمْ
«Әллә яһүдләр Аллаһ Үзенең рәхмәте белән ул кеше-ләргә Пәйгамбәргә һәм сәхабәләргә) биргән нәрсәдән көнләшәләрме?»635
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
دَبَّ إِلَيْكُمْ دَاءُ الأُمَمِ قَبْلَكُمْ : الْحَسَدُ وَالْبَغْضَاءُ ، وَالْبَغْضَاءُ هِيَ الْحَالِقَةُ ، حَالِقَةُ
الدِّينِ لا الشَّعَرِ ، وَالَّذِي نَفْسُ مُحَمَّدٍ بِيَدِهِ لا تُؤْمِنُوا حَتَّى تَحَابُّوا ، أَفَلا أَدُلُّكُمْ بِشَيْءٍ
إِذَا فَعَلْتُمُوهُ تَحَابَبْتُمْ أَفْشُوا السَّلامَ بَيْنَكُمْ
«Сезгә үзегезгә кадәр яшәгән өметләрнең авыруы – көнчелек һәм нәфрәт үтеп керәчәк. Нәфрәт пәке кебек, лә-кин ул чәчне түгел, динне кыра. Мөхәммәтнең җаны Аның кулында булган Зат белән ант итәм, аз бер-берегезне сөй-гәнче, чынлап иман китермәячәксез. Моны үтәсәгез, сезне үзара мәхәббәткә китерә торган нәрсәне хәбәр итимме? Үз арагызда сәлам тынычлык) таратыгыз!»636
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм:
سَيُصِيبُ أُمَّتِي دَاءُ الأُمَمِ ، قَالُوا : يَا نَبِيَّ اللَّهِ ، وَمَا دَاءُ الأُمَمِ ؟ قَالَ : الأَشَرُ وَالْبَطَرُ وَالْتَكَاثُرُ وَالتَّنَافُسُ فِي الدُّنْيَا وَالتَّبَاغُضُ وَالتَّحَاسُدُ ، حَتَّى يَكُونَ الْبَغْيُ ثُمَّ الْهَرَجُ
«Һичшиксез минем өммәтемә башка өммәтләрнең авыруы зарар китерәчәк», – дигән. Кешеләр: «Әй Аллаһы-ның Илчесе, ул өммәтләрнең авыруы нинди?» – дип сора-ганнар. Пәйгамбәр: «Масаю, тәкәбберлек, мал арттырырга омтылу, дөнья нигъмәтләрендә ярышу, үзара нәфрәт һәм бер-береңә карата көнчелек. Ул сыйфатлар башта золымга, аннары кеше үтерүгә илтәләр», – дип җавап биргән.637
в) Көнчелекнең тыелу сәбәбе.
Көнчелек тыелуның сәбәбе шуннан гыйбарәт – ул бе-рәр кешегә нинди дә булса нигъмәт биргән Аллаһы Тәга-ләгә каршы тору ул нигъмәтне юкка чыгаруга теләүдән гыйбарәт. Көнләшүче кеше – гаделсез. Чөнки ул көнләшә торган кешесенә дә үзе теләгәнне теләргә тиеш. Әмма ул үзеннән нигъмәт китүен теләми. Димәк, ул башка кешенең хокукларын боза.
Моннан тыш, көнчелек файдасыз тырышлык куеп аруга, җанны борчуга илтә.
г) Көнчеләрнең төрләре.
1. Кайбер кешеләр үзләре көнләшә торган бәндәнең нигъмәттән мәхрүм калуын телиләр. Ул кешегә карата га-делсезлекләр кылалар. Алар арасында шул нигъмәтнең үз-ләренә күчүен теләүчеләр дә, үзләренә күчмичә, бары тик нигъмәтнең югалуын гына теләүчеләр дә бар. Көнчелек-нең бу төре иң начары һәм җирәнгече санала.
Икенче төр көнчеләргә килгәндә, алар башкаларга ка-рата көнләшү хис итсәләр дә, әлеге хис тәэсирендә бер нинди гамәл дә кылмыйлар. Көнләшүче кешеләренә кара-та гадел булмаган бер сүз дә әйтмиләр, бер эш тә эшләми-ләр. Хәбән Басри бу эшне гөнаһлы дип санамаган. Мон-дый көнчелек ике төрле була:
а) Кеше үзенең көнчелегеннән арына алмый һәм моңа каршы көчсез була. Ул чакта аңа гөнаһ булмый.
б) Кеше үз теләге белән әлеге хисне барлыкка китерә, эченнән генә гел моңа әйләнеп кайтып, кардәшенең нигъ-мәттән мәхрум калганын тели. Бу гөнаһ эшләүгә ныклы карар кылуга тиң. Мондый эш өчен җәза бирү турында төрле фикер бар. Мондый бәндәнең көнләшүче кешесенә карата начар сүзләр әйтмәү ихтималы бик аз. Шулай бул-гач, ул гөнаһ кыла дигән сүз. Моннан тыш, ул әле башка кеше кулындагыны алырга тели. Аллаһы Тәгалә әйткән:
قَالَ الَّذِينَ يُرِيدُونَ الْحَيَاةَ الدُّنيَا يَا لَيْتَ لَنَا مِثْلَ مَا أُوتِيَ قَارُونُ
«Дөньяның нигъмәтләрен алырга теләүчеләр: «Их безгә Карунга бирелгән нәрсә бирелсә иде!» – дип әйтте-ләр».638
Әгәр дини нигъмәтләр турында сүз бара икән, бу эш яхшы санала. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзе дә дин өчен үләргә теләгән. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
لا حَسَدَ إِلاَّ فِي اثْنَيْنِ : رَجُلٌ آتَاهُ اللَّهُ الْقُرْآنَ فَهُوَ يَتْلُوهُ آنَاءَ اللَّيْلِ
وَآنَاءَ النَّهَارِ وَرَجُلٌ آتَاهُ اللَّهُ مَالاً فَهُوَ يُنْفِقُهُ آنَاءَ اللَّيْلِ وَآنَاءَ النَّهَارِ
«Ике кешедән кала беркемнән дә көнләшмәскә кирәк: Алар – Аллаһ нигъмәт биреп, шул нигъмәтне көнен һәм төнен яхшы эшләргә сарыф итүче, Аллаһ Коръән биреп, аның белән көне-төнен шөгыльләнүче».639
Ягъни Коръәнне белеп, аның хөкемнәре белән гамәл кылучы.
3. Үзләрендә көнчелек бар икәнне күргәч, аны юкка чыгарырга теләүчеләр, көнләшүче кешеләренә изгелек кы-лучылар, аның өчен дога кылучылар керә.
Бу – иманның иң бөек дәрәҗәсе санала. Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләгәне өчен ул чын мөселман булып ка-ла.
2. Бәя күтәрүне тыю.
а) Билгеләмәсе. Әлеге хәдистә икенче кешегә зарар китерергә теләп үзе сатып алырга уйламаса да, товарның бәясе күтәрү турында сүз бара.
б) Бу турыда фикер йөртү.
Гомуми фикер буенча, сатучы белән килешеп яки ки-лешенмичә эшләнүенә карамастан, белеп эшләүче кеше өчен бу – хәрам. Чөнки болай эшләү ялган һәм хыянәт. Моннан тыш, болай эшләү – башка мөселманга карата эч-керсезлек күрсәтмәү. Аллаһының Илчесе: «Безне алдалау-чы бездән түгел», – дигән.640 Ибне Әбү Гауф: «Бәяне күтә-рүче рибачыга һәм ялганлаучыга тиң», – дигән. Ибне Габ-делбәр: «Хәрамлыгын белә торып, болай эшләүче, гомуми фикер буенча, Аллаһыга итәгатьсезлек күрсәтә», – дип әйткән:
в) Бәя күтәрелгән очракта сатып алу.
Бу мәсьәләгә карата төрле фикерләр бар. Берәүләр «Мондый сату-алу дөрес түгел» дип саныйлар. Имам Әх-мәт шундый фикердә торган һәм аның тарафдарлары әлеге сүзләрне нигез итеп алганнар. Икенчеләр: «Сатучы яки аның белән килешүче бәя күтәрсә, сатып алу тыела», – ди-гәннәр. Шәфигый «сатучы бәяне күтәрмәсә, бу сату-алу дөрес була» дигән фикердә торган. Ә башка галимнәр: «Бөтен очракта да дөрес була», – дигәннәр. Сатып алучы эшнең нәрсәдә икәнен белмәсә һәм шундый оятсыз рә-вештә алданса, имам Мәлик белән Әхмәт сайлау иреген аңа калдырганнар.
г) «Бәяне күтәрү» дигән сүзне киңрәк аңлату.
Әлеге хәдистәге «бәя күтәрү» дигән сүзне киңрәк мәгънәдә дә аңлатып була. Чөнки гарәпчә «нәҗд» бәя кү-тәрү) дигән сүзнең мәгънәләренең берсе – «хәйлә һәм ял-ган ярдәмендә нәрсәгә булса да ирешү өчен шартлар туды-ру». Ул чакта Пәйгамбәрнең сүзләрен болай дип аңларга кирәк: бер-берегезне алдаламагыз, берегез дә икенчесенә карата хәйлә кылмасын, зарар китермәсен. Аллаһы Тәгалә әйткән: وَلا يَحِيقُ الْمَكْرُ السَّيِّئُ إِلاَّ بِأَهْلِهِ «Начар хәйлә үзен кылу-чыдан кала башка кешегә зарар китерми».641
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:
وَالْمَكْرُ وَالْخِدَاعُ فِي النَّارِ «Мәкер һәм ялган – утта».642
Хәйлә бары тик сугыш вакытында дошманнарга ка-рата кулланыла. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
الْحَرْبُ خَدْعَةٌ «Сугыш – алдау ул».643
3. Үзара нәфрәтнең тыелганлыгы.
а) Билгеләмәсе: нәфрәт – кеше начар дип исәпләгән сыйфаты сәбәпле нәрсәгә булса да җирәнеп карау ул. Ал-лаһ ризалыгы өчен нәфрәт булмаса, Пәйгамбәр мөселман-нарга бер-берсенә нәфрәтләнергә рөхсәт итмәгән. Аллаһы Тәгалә әйткән: إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ إِخْوَةٌ «Мөэминнәр – кардәш-ләр...»644
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:
وَالَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ لا تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ حَتَّى تُؤْمِنُوا وَلا تُؤْمِنُوا حَتَّى تَحَابُّوا
«Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, сез иман китермичә, җәннәткә кермәячәксез. Бер-берегез-не яратмыйча иман китермәячәксез...»645
б) Үзара нәфрәт турында фикер йөртү.
Нәфрәт ике кеше арасында килеп чыга. Ул яки икесе тарафыннан да, яки берсе тарафыннан гына була. Әгәр Аллаһ өчен нәфрәтләнмиләр икән, ул – хәрам. Ә Аллаһ өчен нәфрәтләнү – фарыз яки тәкъдим ителә торган эш бу-лып тора. Аллаһы Тәгалә әйткән: لا تَتَّخِذُوا عَدُوِّي وَعَدُوَّكُمْ أَوْلِيَاءَ «Әй иман китергән бәндәләр! Минем дошманымны һәм үзегезнең дошманыгызны яклаучы итеп алмагыз».646
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
مَنْ أَحَبَّ لِلَّهِ وَأَبْغَضَ لِلَّهِ وَأَعْطَى لِلَّهِ وَمَنَعَ لِلَّهِ فَقَدِ اسْتَكْمَلَ الإِيمَانَ
«Аллаһ өчен яратучы һәм Аллаһ өчен күрә алмаучы, Ал-лаһ өчен бирүче һәм Аллаһ өчен алучы камил иманга ия».647
Мөэмин үзенә карата эчкерсез булырга, нәфрәттән сакланырга тиеш.
в) Дошманлык һәм нәфрәткә илтә торган нәрсәләрнең хәрамлыгы.
Аллаһ мөселманнар арасында дошманлык һәм нәфрәт китереп чыгара торган бөтен нәрсәне тыйган. Шул сәбәп-ле, Ул хәмер һәм комарлы уеннар мәйсир) хәрам кылган. Аллаһы Тәгалә әйткән:
إِنَّمَا يُرِيدُ الشَّيْطَانُ أَنْ يُوقِعَ بَيْنَكُمُ الْعَدَاوَةَ وَالْبَغْضَاءَ فِي الْخَمْرِ
وَالْمَيْسِرِ وَيَصُدَّكُمْ عَنْ ذِكْرِ اللَّهِ وَعَنِ الصَّلاةِ فَهَلْ أَنْتُمْ مُنْتَهُونَ
«Дөреслектә, шайтан хәмер һәм мәйсир ярдәмендә сезнең арада дошманлык һәм нәфрәт чәчергә, сезне Алла-һыны искә алудан һәм намаздан аерырга тели. Сез моның белән шөгыльләнүне туктатасызмы?»648
Аллаһ гайбәт таратуны да тыя.
Чөнки бу дошманлык һәм нәфрәткә илтә. Ләкин ке-шеләрне ялган ярдәмендә дуслаштырырга рөхсәт итә. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:
لا خَيْرَ فِي كَثِيرٍ مِنْ نَجْوَاهُمْ إِلاَّ مَنْ أَمَرَ بِصَدَقَةٍ أَوْ مَعْرُوفٍ أَوْ إِصْلاحٍ بَيْنَ النَّاسِ
«Кем дә булса садака бирергә, яхшылык кылырга яки кешеләрне дуслаштырырга чакырмаса, аларның күп яше-рен әңгәмәләреннән файда юк».649
г) Мәхәббәтнең Исламдагы урыны. Мәхәббәт, ярату хисләре бөек һәм яхшы булганга күрә, Аллаһ аларны Үзе-нең колларына биргән. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَاذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ كُنْتُمْ أَعْدَاءً فَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِكُمْ فَأَصْبَحْتُمْ بِنِعْمَتِهِ إِخْوَانًا
«... Аллаһының сезгә күрсәткән нигъмәтен онытма-гыз: сез дошман булганда Ул сезнең йөрәгегезне килешүгә китерде һәм сез Аның рәхмәте белән кардәшләр булды-гыз».650
هُوَ الَّذِي أَيَّدَكَ بِنَصْرِهِ وَبِالْمُؤْمِنِينَ . وَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ لَوْ أَنْفَقْتَ مَا فِي
الأَرْضِ جَمِيعًا مَا أَلَّفْتَ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ وَلَكِنَّ اللَّهَ أَلَّفَ بَيْنَهُمْ إِنَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
«Ул сиңа Үзенең ярдәме һәм мөэминнәр белән ярдәм итте һәм аларның күңелләрен килешүгә китерде. Син җирдәге бөтен нәрсәне сарыф итсәң дә, аларның күңеллә-рен килештерә алмас идең. Ләкин Аллаһ аларны килеш-терде. Дөреслектә, Ул – Кодрәтле һәм Хикмәтле».651
4. Бер-береңнән борылу тыела.
Монда «борылу» дигән сүз «мөнәсәбәтләрне туктату; калдыруны белдерә. Аларны өзү дөнья эше сәбәпле булса, ул хәрам санала. Аллаһының Илчесе әйткән:
لا يَحِلُّ لِمُسْلِمٍ أَنْ يَهْجُرَ أَخَاهُ فَوْقَ ثَلاثٍ ، يَلْتَقِيَان
ِ فَيَصُدُّ هَذَا وَيَصُدُّ هَذَا وَخَيْرُهُمَا الَّذِي يَبْدَأُ بِالسَّلامِ
«Мөселманга өч көннән артыкка кардәшен калдырыр-га ярамый. Ул вакыт эчендә алар очрашканда бер-берсен-нән борылачак. Ул кешеләрнең иң яхшысы – беренче бу-лып сәлам биргәне».652 مَنْ هَجَرَ أَخَاهُ سَنَةً فَهُوَ كَسَفْكِ دَمِهِ «Кар-дәшен бер елга калдыручы аның канын түгүчегә тиң».653
Аллаһ ризалыгы өчен булса, өч көннән артыграк ва-кытка да калдырырга ярый. Моның хәләллеге турында имам Әхмәт әйткән һәм Мәдинәдә калып, Табук сугы-шында катнашмаучылар турында сөйләгән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм барлык мөселманнарга да ул кешеләргә ка-рата байкот игълан итәргә кушкан. Ул байкот илле көн дә-вам иткән. Моннан тыш, сөннәткә каршы килә торган бид-гать кылучылар белән дә араны өзәргә мөмкин. Хутаби фикеренчә, тәрбияләү максатында булса, атага балаларын, иргә хатынын өч көннән артыграк вакытка калдырырга мөмкин. Чөнки бервакыт Аллаһының Илчесе хатыннарын бер айга калдырган.
5. Бер-береңнең сәүдәсен бозу тыела.
Моның хәрамлыгы бик күп хәдистә искә алына. Алла-һының Илчесе әйткән: فَلا يَحِلُّ لِلْمُؤْمِنِ أَنْ يَبْتَاعَ عَلَى بَيْعِ أَخِيهِ «Мөэмингә кардәшенең сәүдәсен бозу рөхсәт ителми».654
Бу очракта мондый хәл күз алдында тотыла: сәүдә ки-лешүе төзегән вакытта кем дә булса сатып алучы янына килә дә, «Бу килешүне боз, мин сиңа шул бәягә яхшырак нәрсә сатам», – дип әйтә. Яки сатучыга: «Килешүне боз, яки ул товар өчен сиңа күбрәк акча бирәм», – ди. Галим-нәрнең уртак фикере буенча, беренчесе дә, икенчесе дә – хәрам. Боларның хәрамлыгының сәбәбе – кешегә зарар китерү. Товарларны аукционда сатуга, ягъни кем күбрәк бирсә, шуңа сатуга килгәндә болай эшләү хәрам түгел. Чөнки ул килешү төзелгәнче һәм карар кабул ителгәнче була. Мәгълүм булганча, бервакыт Аллаһының Илчесе са-тырга товар куйган да: مَنْ يَزِيدُ «Кем күбрәк бирә?» – дип әйткән.655
6. Кардәшлекне сакларга боеру.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм мөселманнар арасында кардәшлекне таратырга боера һәм: وَكُونُوا عِبَادَ اللَّهِ إِخْوَانًا «... кардәшләр булыгыз, әй Аллаһының коллары...» – дип әй-тә. Ягъни, кардәш булырлык гамәлләр кылыгыз, нәфрәт-тән, бәя күтәрүдән, кардәшлекне өзүдән сакланыгыз, ара-гызда мәхәббәт, йомшаклык, кызгану хисе булсын. Үзе-гезнең Аллаһ бәндәләре икәнегезне онытмагыз, ә бәндә-нең бер үзенчәлеге – Раббыларның «кардәш булыгыз» ди-гән боерыгын үтәве. Аллаһы Тәгалә әйткән:
هُوَ الَّذِي أَيَّدَكَ بِنَصْرِهِ وَبِالْمُؤْمِنِينَ . وَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ
«Ул сиңа Үзенең ярдәме һәм мөэминнәр белән ярдәм итте, һәм аларның күңелләрен килешүгә китерде».656
Кардәшлек мөнәсәбәтләре урнашсын өчен һәр мөсел-ман икенчесенә тиешлесен бирергә, мәсәлән, аны сәлам-ләргә, төчкергәч, аңа яхшылык теләргә, авырганда хәлен белергә, чакырган әҗеренә барырга, яхшы киңәш бирергә, үлгәч җәназасында катнашырга тиеш.
Бүләкләр бирү һәм кул кысышу мәхәббәтне арттыра-лар. Аллаһының Илчесе әйткән: تَهَادَوْا تَحَابُّوا «Бер-бере-гезгә бүләкләр бирешегез һәм бер-берегезне яратыр-сыз».657 تَصَاحَفُوا فَإِنَّهُ يُذْهِبُ الْشَّحْنَاءَ وَتَهَادَوْا «Кул кысышыгыз! Чөнки ул нәфрәтне бетерә, һәм бүләкләр бирешегез».658
Хәсән Басри: «Кул кысышу үзара мәхәббәтне артты-ра», – дигән.
7. Мөселманның кардәшенә карата бурычы.
Мөселманга кардәшенә карата килешү һәм берләшүгә китерә торган мөнәсәббәттә булырга боерылган. Аллаһы Тәгалә әйткән: إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ إِخْوَةٌ فَأَصْلِحُوا بَيْنَ أَخَوَيْكُمْ «Мөэ-миннәр – кардәшләр. Үзегезнең дошманлаша торган кар-дәшләрегезне дуслаштырыгыз...»659
Икенче яктан килгәндә, нәфрәткә, дошманлыкка илтә торган бөтен эшләр дә тыела. Нәфрәткә һәм дошманлыкка күп очракта түбәндәге нәрсәләр илтә: рәнҗетү, ярдәмсез калдыру, ялган һәм ышанмау, шикләнү. Моннан тыш, кар-дәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, мөселман Исламны тиешенчә тота алмаячак.
Югары әхлак сыйфатларын мөселманнарга карата да кулланырга кирәк.
1. Кешене рәнҗетүне тыю.
Ягъни, шәригатьнең рөхсәте булмаса, кешегә дә, аның диненә дә, малына да, намусына да зарар китерергә ярамый. Чөнки болар барысы да кардәшлеккә каршы килә торган золым һәм араны өзү булалар.
2. Кешене ярдәмсез калдыруны тыю.
Мөселманга кешене ярдәмсез калдыру, аеруча тегесе мохтаҗ булганда яки нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр булганда, катгый рәвештә тыела.
Аллаһы Тәгалә әйткән: وَإِنِ اسْتَنْصَرُوكُمْ فِي الدِّينِ فَعَلَيْكُمُ النَّصْرُ «Дин эшендә сездән ярдәм сорасалар, сезгә ярдәм итәргә кирәк...»660
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:
مَا مِنِ امْرِئٍ يَخْذُلُ امْرَأً مُسْلِمًا فِي مَوْضِعٍ تُنْتَهَكُ فِيهِ حُرْمَتُهُ
وَيُنْتَقَصُ فِيهِ مِنْ عِرْضِهِ إِلاَّ خَذَلَهُ اللَّهُ فِي مَوْطِنٍ يُحِبُّ نُصْرَتَهُ
«Икенче мөселманны аның кагылгысызлык хаклары үтәлми, дәрәҗәсе төшерелә торган урында ярдәмсез кал-дыручы мөселманны Аллаһы Тәгалә ул Аның ярдәмен алырга теләгән урында ярдәмсез калдырачак».661
مَنْ نَصَرَ أَخَاهُ بِالْغَيْبِ وَهُوَ يَسْتَطِيعُ نَصْرَهُ نَصَرَهُ اللَّهُ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ
«Мөмкинчелеге булып, кардәшенә яшерен рәвештә ярдәм итүчегә Аллаһ ике дөньяда да ярдәм итәчәк».662
Ярдәмсез калдыруны тыю дөнья һәм дин эшләренә карый. Мәсәлән, кеше рәнҗетелүчегә ярдәм итә, аны за-лимнән коткара алса, ләкин моны эшләмәсә – бу ярдәмсез калдыру була. Дин эшләренә караганы – ялгышулардан коткара торган киңәш бирү, вәгазьләү.
3. Икенче кешегә ялганлауны яки аңа ышанмауны тыю.
Мөселман икенчесеннән аның алдамавын, үзенең сүз-ләренә ышануын көтәргә хаклы. Үзара ышанычны бетерә торган сәбәпләрнең берсе – кешегә чыннан да булмаганны сөйләү, аеруча, тыңлаучы кеше сөйләүчегә ышанган оч-ракта.
Кемнең дә булса мәхәббәтен яулап алу яки үзеңне һәм малыңны коткару өчен булмаганда ялган мәкер һәм хыянәт булып санала.
4. Кешене күрә алмауны тыю.
Мөселманга кардәшен кимсетү, дәрәҗәсен төшерү тыела. Чөнки Аллаһы Тәгалә кешене яратканда аңа Үзенең нәфрәтен белдермәгән, киресенчә, аны хөрмәтләгән. Үзе-нең сүзләре белән мөрәҗәгать иткән. Ә кешенең башка-ларга карата нәфрәт күрсәтүе ул бәндәнең Аллаһыдан да горуррак булуы турында сөйли. Бу – зур гөнаһ.
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
بِحَسْبِ امْرِئٍ مِنَ الشَّرِّ أَنْ يَحْقِرَ أَخَاهُ الْمُسْلِمَ
«... Исламдагы кардәшен күрә алмаучыга җитәрлек начарлык булачак...» Ә күрә алмау, нәфрәт тәкәбберлек аркасында килеп чыга. الْكِبْرُ بَطَرُ الْحَقِّ وَغَمْطُ النَّاسِ «Тәкәб-берлек – хакны кабул итмәү һәм кешеләргә карата нәфрәт-ләнү».663
Әлеге хәдиснең башка риваятендә болай диелгән:
الْكِبْرُ مَنْ سَفِهَ الْحَقَّ وَازْدَرَى النَّاسَ
«Тәкәбберлек – хаклыкка карата оятсызлык күрсәтү һәм кешеләргә салкын карау ул».664 Тәкәббер кеше үзен камиллеккә ия дип саный, ә башкаларның бары тик начар якларын гына күрә, аларга салкын карый.
Тәкәбберлек – начарлыкның бер үзенчәлеге. Чөнки ул кешене утка якынайта, җәннәттән ерагайта. Аллаһының Илчесе әйткән: لا يَدْخُلُ الْجَنَّةَ مَنْ كَانَ فِي قَلْبِهِ مِثْقَالُ ذَرَّةٍ مِنْ كِبْرٍ «Күңелендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек калган кеше дә җәннәткә кермәячәк».665
Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
أَلا أُخْبِرُكُمْ بِأَهْلِ الْجَنَّةِ : كُلُّ ضَعِيفٍ مُتَضَعِّفٍ ، لَوْ أَقْسَمَ
عَلَى اللَّهِ لأَبَرَّهُ ، أَلا أُخْبِرُكُمْ بِأَهْلِ النَّارِ : كُلُّ عُتُلٍّ جَوَّاظٍ مُسْتَكْبِرٍ
«Сезгә җәннәткә кем керәчәген хәбәр итимме? Ул – һәр зәгыйфь, исәпкә алынмый торган кеше. Андый кеше ант итсә, Аллаһ һичшиксез аның антын тормышка ашыра. Утта кемнәр буласын хәбәр итимме? Ул һәр тупас, саран һәм тәкәббер кеше».666
8. Тәкъвалык – кешеләрнең бер-берсе алдында өстен-леген билгели торган калып.
Тәкъвалык Аллаһ кушкан нәрсәләрне үтәп, тыйганна-рыннан тыелуда чагыла. Аллаһы Тәгалә кешенең дәрәҗә-сенә шәхесенә һәм байлыгына карап түгел, тәкъвалыгына һәм итәгать итүенә карап билгеләячәк. Кайбер вакытта ке-шеләр кемне дә булса бу дөньяда ярлы булуы, зәгыйфь-леге өчен яратмыйлар. Әмма Аллаһы Тәгалә ул кешене югары дәрәҗәгә, хәрам байлыкка ия булучыдан күбрәк ярата. Аллаһы Тәгалә әйткән: إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِنْدَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ «Дө-реслектә, сезнең Аллаһ каршында иң күркәмегез –тәкъ-варак булганыгыз».667
Бервакыт Пәйгамбәрдән: «Иң күркәм кешеләр кем?» – дип сораганнар. Ул болай дигән: أَتْقَاهُمْ لِلَّهِ «Аллаһы Тәгалә каршында иң тәкъва булганыгыз».668
Тәкъвалыкның урыны – йөрәк. Аллаһы Тәгалә әйт-кән: وَمَنْ يُعَظِّمْ شَعَائِرَ اللَّهِ فَإِنَّهَا مِنْ تَقْوَى الْقُلُوبِ «... Аллаһының йо-лаларын үтәсә, бу – йөрәкләре тәкъва булган кешеләрнең эше».669
Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм:
إِنَّ اللَّهَ لا يَنْظُرُ إِلَى أَجْسَادِكُمْ وَلا إِلَى صُوَرِكُمْ
وَلَكِنْ يَنْظُرُ إِلَى قُلُوبِكُمْ وَأَشَارَ بِأَصَابِعِهِ إِلَى صَدْرِهِ
«Дөреслектә, Аллаһ сезнең тәнегезгә дә, кыяфәтегезгә дә карамый. Ләкин ул сезнең йөрәгегезгә карый», – дип әйткән дә күкрәгенә төртеп күрсәткән.670
Тәкъвалык йөрәкләргә яшеренгән икән, димәк, аның хакыйкый асылы турында Аллаһыдан башка беркем дә белми. Тышкы гамәлләр кылу ярдәмендә генә аңа ирешеп булмый. Ул бары тик Аллаһыдан курку һәм Аның үзеңне күзәтеп торуын белү ярдәмендә генә ирешелә. Шуңа күрә, безгә ямьсез, түбән булып тоелган кеше Аллаһ алдында дәрәҗәле һәм киресенчә булырга мөмкин. Шул сәбәп ар-касында кешене күрә алмау, сөймәү иң зур гөнаһларның берсе. Чөнки бу гаделсезлеккә һәм кешеләр арасындагы тигезлекнең бозылуына китерә.
9. Мөселманның шәхесенең кагылгысызлыгы.
Мөселман тормыш, мал һәм намус кагылгысызлыгы бар. Күп кеше алдында вәгазь сөйләргә туры килсә, башка сүзләр белән беррәттән Пәйгамбәр бу турыда да сөйләгән. Мәсәлән, Саубуллашу хаҗы вакытында Корбан гаетендә дә, Гарәфәттә торганда да, тәшрикнең икенче көнендә дә ул боларны искә алган.
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
فَإِنَّ دِمَاءَكُمْ وَأَمْوَالَكُمْ وَأَعْرَاضَكُمْ عَلَيْكُمْ حَرَامٌ
Достарыңызбен бөлісу: |