Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


عَصَوْا وَكَانُوا يَعْتَدُونَ



бет18/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   29

عَصَوْا وَكَانُوا يَعْتَدُونَ . كَانُوا لا يَتَنَاهَوْنَ عَنْ مُنْكَرٍ فَعَلُوهُ لَبِئْسَ مَا كَانُوا يَفْعَلُونَ 

«Давыт һәм Мәрьям улы Гайсә аркылы иман китермә-гән Исраил балалары Аллаһыга итәгатьсезлек күрсәткән-нәре һәм аның кануннарын үтәмәгәннәре өчен ләгънәт кылынды. Алар кайберләре кыла торган начар эшләрдән бер-берсен тыймаганнан. Алар кылган эш нинди начар булган».590

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

مَا مِنْ قَوْمٍ يُعْمَلُ فِيهِمْ بِالْمَعَاصِي ثُمَّ يَقْدِرُونَ عَلَى أَن



ْ يُغَيِّرُوا ثُمَّ لا يُغَيِّرُوا إِلاَّ يُوشِكُ أَنْ يَعُمَّهُمُ اللَّهُ مِنْهُ بِعِقَابٍ

«Араларында гөнаһ кылынучы һәм шул хәлне үзгәртә алучы кешеләр булган, ләкин аны үзгәртмәүче халык Ал-лаһ барысын да җәзалауга лаеклы булачак».591

مَا مِنْ قَوْمٍ يُعْمَلُ فِيهِمْ بِالْمَعَاصِي هُمْ أَكْثَرُ مِمَّنْ يَعْمَلُهُ

«Араларында гөнаһ кылына торган кешеләр саны бу-енча ул гөнаһны кылучылардан күбрәк».592

مَا مِنْ رَجُلٍ يَكُونُ فِي قَوْمٍ يُعْمَلُ فِيهِمْ بِالْمَعَاصِي يَقْدِرُونَ عَلَى

أَنْ يُغَيِّرُوا عَلَيْهِ فَلا يُغَيِّرُوا إِلاَّ أَصَابَهُمُ اللَّهُ بِعِقَابٍ مِنْ قَبْلِ أَنْ يَمُوتُوا

«Берәр кеше башкалар арасында гөнаһ кылып яшәсә һәм ул кешеләр мөмкинчелекләре була торып та, ул кыл-ганны үзгәртмәсәләр, Аллаһ һичшиксез аларны үлемнәре җиткәнче җәзалаячак».593

Әлеге хәдиснең имам Әхмәт китергән риваяте буенча, Пәйгамбәр галйһиссәлам болай дигән:

مَا مِنْ قَوْمٍ يُعْمَلُ فِيهِمْ بِالْمَعَاصِي هُمْ أَعَزُّ وَأَكْثَر



ُ مِمَّنْ يَعْمَلُهُ لَمْ يُغَيِّرُوهُ إِلاَّ عَمَّهُمُ اللَّهُ بِعِقَابٍ

«Араларында гөнаһ кылына торган кешеләр көчләре һәм саннары буенча ул гөнаһ кылучылардан артык. Алар моны үзгәртсәләр, Аллаһ һичшиксез аларның барысын да җәзалаячак».

مَثَلُ الْقَائِمِ عَلَى حُدُودِ اللَّهِ وَالْوَاقِعِ فِيهَا كَمَثَلِ قَوْمٍ اسْتَهَمُوا عَلَى سَفِينَةٍ فَأَصَابَ بَعْضُهُمْ أَعْلاهَا وَبَعْضُهُمْ أَسْفَلَهَا ، فَكَانَ الَّذِينَ فِي أَسْفَلِهَا إِذَا اسْتَقَوْا مِنَ الْمَاءِ مَرُّوا

عَلَى مَنْ فَوْقَهُمْ فَقَالُوا : لَوْ أَنَّا خَرَقْنَا فِي نَصِيبِنَا خَرْقًا وَلَمْ نُؤْذِ مَنْ فَوْقَنَا ، فَإِنْ تَرَكُوهُمْ وَمَا أَرَادُوا هَلَكُوا جَمِيعًا ، وَإِنْ أَخَذُوا عَلَى أَيْدِيهِمْ نَجَوْا وَنَجَوْا جَمِيعًا

«Аллаһының чикләре бозылмауны саклаучылар һәм шул чикләрне үтәүчеләрне корабта урын алу өчен шобага салучыларга тиңләп була. Шул шобага нәтиҗәсендә берсе югары катка, икенчеләре түбән катка урнаша. Астагылар су алырга теләгәндә аларга палубада урнашучылар аркы-лы узарга туры килгән. Ахыр чиктә алар: «Бәлки өстәге-ләрне мәшәкатьләмәс өчен безгә кораб төбендә тишек ти-шеп, шуннан су алырга кирәктер?», – дигәннәр. Әгәр өс-тәгеләр астагыларны шул хәлдә калдырсалар һәм тегеләре үз теләгәннәрен эшләсәләр, барысы да һәлак булачак. Алар тегеләрне кулларыннан тотып алсалар, үзләре дә исән калачаклар һәм башкаларны да коткарачаклар».594

«Аллаһының чикләре бозылмауны саклаучылар» – Аллаһы Тәгалә тыйган гамәлләргә шелтә белдерүчеләр. «Кулларыннан тоталар», ягъни аларга комачаулыйлар.

Әлеге хәдистән аңлашылганча, үз җәмгыятендә кеше кыла торган һәр начар эш гомумән бөтен җәмгыятьнең иминлеген боза.

5. Хаталы төшенчәләрне төзәтү.

Күп мөселманнар начар эшкә шелтә белдермәүләрен акларга теләп, зур хата җибәрәләр. Алар Аллаһының тү-бәндәге сүзләре белән акланалар:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا عَلَيْكُمْ أَنْفُسَكُمْ لا يَضُرُّكُمْ مَنْ ضَلَّ إِذَا اهْتَدَيْتُمْ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Сезгә үзегезнең җаны-гызны сакларга кирәк. Әгәр сез туры юлга бассагыз, ада-шучы сезгә зарар китермәячәк».595

Дөрес итеп аңласаң бу аять үзе үк начар эшкә шелтә белдерергә боера. Бервакыт Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү болай дигән: «Әй кешеләр, сез әлеге аятьне укыйсыз, лә-кин аны дөрес аңламыйсыз. Аллаһы Тәгалә әйткән:

عَلَيْكُمْ أَنْفُسَكُمْ لا يَضُرُّكُمْ مَنْ ضَلَّ إِذَا اهْتَدَيْتُمْ 

«Сезгә үзегезнең җаныгызны сакларга кирәк. Әгәр сез туры юлга бассагыз, адашучы сезгә зарар китермәс». Ә без Пәйгамбәрнең болай дип әйткәнен ишеттек:

إِنَّ النَّاسَ إِذَا رَأَوُا الظَّالِمَ فَلَمْ يَأْخُذُوا عَلَى يَدَيْهِ أَوْشَكَ أَنْ يَعُمَّهُمُ اللَّهُ بِعِقَابٍ

«Дөреслектә, әгәр кешеләр залимне күреп, кулыннан тотып алмасалар, Аллаһ аларның барысын да җәзалауга якын булачаклар».596

Нәвави: «Галимнәрнең күбесе әлеге аятьне түбәндәге-чә аңларга кирәк диләр: әгәр үзегезгә боерылган бурыч-ларыгызны үтәсәгез, башкаларның хаталары сезгә зарар итмәс. Мәсәлән Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَى «Беркем дә икенче кешенең гө-наһларын күтәрмәячәк».597 Шулай булгач, фарызлар исәбе-нә яхшыга өндәү һәм начардан тыюның да керүен оны-тырга ярамый», – дип әйткән.

6. Зарар китерүеннән куркып, шелтә белдермәү.

Мөселман үзе күргән яки белгән начар эшкә шелтә белдерергә сәләтле булса да, аны төзәтү зыянлы нәтиҗә-ләргә китерер һәм аның урынына тагы да зур начарлык ки-леп чыгар дип курыкса, мондый очракта аның өстеннән шелтәләү бурычы төшә. Бу очракта әлеге кагыйдәгә тая-нырга кирәк.

«Зарури булганда, зуррак зарар китерүдән сакланып, азрак зарар китерә торганын кылырга була».

Әмма шунысын да онытмаска кирәк: бурычны үтәү-дән без уйлап чыгарган куркынычлар түгел чын куркыныч кына азат итә.

7. Киңәш бирүчене тыңламаячагы алдан ук мәгълүм булган кешене яхшылыкка өндәү һәм начарлыктан тыю.

Галимнәрнең фикеренчә, яхшылыкка өндәүче яки на-чарлыктан тыючы кешегә аклану мөмкинчелеге булсын өчен, тыңламаячагы алдан ук билгеле булган кешене дә вәгазьләргә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَذَكِّرْ إِنَّمَا أَنْتَ مُذَكِّرٌ  «Исләренә төшер, син бары тик ис-кә төшерүче генә бит!»598إِنْ عَلَيْكَ إِلاَّ الْبَلاغُ  «Дөреслектә, син Аллаһ хөкемнәрен ирештерергә генә бурычлы».599

وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَى تَنْفَعُ الْمُؤْمِنِينَ  «Исләренә төшер! Чөнки искә төшерү мөэминнәргә файда китерә».600

Аллаһы Тәгалә яһүдләргә шимбә көнне эшләүне тый-гач, кайберләре шул тыюны бозганнар. Ә икенчеләре вә-газьләре файда китермәячәген белсәләр дә, шул кешеләр-не вәгазьләгәннәр. Алар турында Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَإِذْ قَالَتْ أُمَّةٌ مِنْهُمْ لِمَ تَعِظُونَ قَوْمًا اللَّهُ مُهْلِكُهُمْ أَوْ مُعَذِّبُهُمْ

عَذَابًا شَدِيدًا قَالُوا مَعْذِرَةً إِلَى رَبِّكُمْ وَلَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ 

«Кайберәүләр: «Сез ни өчен Аллаһ һәлак итәчәк яки каты җәзалаячак кешеләрне вәгазьлисез?» – дип әйттеләр. Алар: «Раббыгыз алдында аклану өчен, бәлки алар тәкъва булырлар», – дигәннәр».601

Әлеге аять «Азапланма, бу эшләрне калдыр, мондый эшләр файда китермәячәк» дип әйтүчеләргә җавап булып тора. Ул кешеләр ялгышып Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләренә таяналар:  إِنَّكَ لا تَهْدِي مَنْ أَحْبَبْتَ «Дөреслектә, син яраткан кешеңне туры юлдан алып бара алмыйсың...»602 Алар әлеге аятьтә Пәйгамбәр галәйһиссәләм даими рәвеш-тә Исламга чакырган, ләкин тегесе күпаллалыктан чит-ләшмичә үлгән, Әбү Талип турында сүз барганын бел-миләр. Бу аять үзенә зур ярдәм күрсәткән агасы өчен кай-гырган Пәйгамбәргә юату итеп иңдерелгән. Әйе, Мөхәм-мәт галәйһисәләм яраткан кешесенең күңеленә һидәят са-ла алмый. Әмма бу әле өндәмәскә һәм тыймаска кирәк ди-гән сүз түгел. Башкача була да алмый. Чөнки Аллаһы Тә-галә әйткән: وَإِنَّكَ لَتَهْدِي إِلَى صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ «... чынлыкта, син туры юлга юнәлдерәчәксең...»603فَاصْدَعْ بِمَا تُؤْمَرُ «Үзеңә боерылганны үтә».604

8. Хакыйкать сүзләрен курыкмыйча әйтү.

Чакырылучы кешенең нинди урын алып торуына, байлыгына карамыйча мөселман аны яхшылыкка чакы-рырга, начарлыктан тыярга тиеш. Шулай ук, кешеләр үзен шелтәләгәнгә игътибар итмәскә, үзе кичергән рухи һәм матди югалтуларга күз йомарга кирәк. Шуның белән бер-рәттән, бу эшкә хикмәт белән карау, һәр кешегә тиешле рәвештә мөрәҗәгать итү зарур. Аллаһының Илчесе әйт-кән: أَلا لا يَمْنَعَنَّ رَجُلاً هَيْبَةُ النَّاسِ أَنْ يَقُولَ بِحَقٍّ إِذَا عَلِمَهُ «Дөреслектә, кешеләрдән курку бәндәгә хакыйкатьне әйтергә комачау-ламаска тиеш». Әлеге сүзләрне тапшыргач, Әбү Сәгыйд разыяллаһү ганһү елап җибәргән һәм: «Аллаһ белән ант итәм, без шелтәгә лаеклы нәрсәләрне күрдек, ләкин ку-рыктык», – дигән.605

Бу хәдиснең башка риваяте буенча, Аллаһының Ил-чесе галәйһиссәләм әйткән:

فَإِنَّهُ لا يُقَرِّبُ مِنْ أَجَلٍ وَلا يُبَاعِدُ مِنْ رِزْقٍ أَنْ يَقُولَ بِحَقٍّ أَوْ يُذَكِّرَ بِعَظِيمٍ

«Дөреслектә, хак сүзне әйтү һәм әһәмиятле нәрсә бе-лән вәгазьләү әҗәлне якынайтмый һәм ризыкны ерагайт-мый».606

9. Җитәкчеләрне өндәү һәм тыю.

Яхшылыкка өндәү һәм начарлыктан тыю – мөселман өммәтенең бурычы һәм хакы. Җитәкчеләр кул астында-гыларга боерырга һәм тыярга тиеш булган кебек үк, өммәт тә үзенең җитәкчеләрен яхшылыкка өндәргә тиеш.

Сәгыйд бине Җөбәйр сөйләгән: «Бервакыт мин Ибне Габбастан: «Миңа җитәкчене яхшылыкка өндәргә һәм на-чарлыктан тыярга кирәкме?» – дип сорадым. Ул: «Җитәк-че сине үтерер дип курыксаң, кирәкми», – диде. Мин аңа тагын шул ук сорауны бирдем, ул шулай ук җавап бирде. Аннары тагын шул хәл кабатланды һәм ул: «Әгәр син һич-шиксез моны эшләргә тиеш булсаң, бу сезнең арада кал-сын», – дип өстәде».

Имам Хәрамәйн: «Әгәр җитәкче кеше кул астындагы-ларны ачык рәвештә рәнҗетә һәм бернинди сүз дә аны әлеге эшеннән тыя алмый икән, абруйлы кешеләр үзара аны урыныннан төшерү турында сөйләшергә тиеш», – дип әйткән. Нәвави: «Бу эш зуррак зарар китерүдән курык-масаң, әлеге киңәшне үтәргә кирәк», – дигән.

Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү: «Мин сезнең иң яхшы-гыз булмасам да, мине сезнең әмирегез итеп куйдылар. Әгәр минем эшләрем яхшы булса, миңа ярдәм итегез. Әгәр начар булсалар, мине төзәтегез. Сезгә караган мәсь-әләләрдә мин Аллаһыга буйсынган очракта, миңа буй-сыныгыз! Мин Аллаһыга буйсынмасам, сезгә дә миңа итә-гать итәргә кирәкмәячәк», – дип әйткән.

10. Фетнә чыгару түгел, эчкерсез киңәш бирү.

Начар эшне үзгәртергә кирәк дигәндә бәла-казаларга һәм кан коюга китерә торган корал белән сугышу түгел, эчкерсез киңәш, күз алдында тотыла.

Бервакыт Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

الدِّينَ النَّصِيحَةُ ، قُلْنَا : لِمَنْ ؟ قَالَ : لِلَّهِ وَلِكِتَابِهِ وَلِرَسُولِهِ وَلأَئِمَّةِ الْمُسْلِمِينَ وَعَامَّتِهِمْ

«Дин – эчкерсезлек ул». Кешеләр: «Кемгә карата, әй Аллаһының Илчесе?» – дип сораганнар. Ул: «Аллаһыга, Аның Китабына, Аның Пәйгамбәренә, мөселман җитәкче-ләренә һәм барлык мөселманнарга карата», – дип җавап биргән.607

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَالْمُؤْمِنُونَ وَالْمُؤْمِنَاتُ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَاءُ بَعْضٍ يَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ وَيُقِيمُونَ الصَّلاةَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَيُطِيعُونَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ أُولَئِكَ سَيَرْحَمُهُمُ اللَّهُ 

«Мөэмин ирләр һәм мөэминә хатыннар – бер-берсе-нең яклаучылара яхшылыкка өндиләр һәм начарлыктан тыялар, намаз укыйлар, зәкят түлиләр, Аллаһыга һәм Аның Илчесенә итәгать итәләр. Аллаһ аларга рәхимле бу-лачак...»608

11. Өндәгәндә һәм тыйганда катылык һәм йомшык-лык.

Яхшылыкка өндәгәндә һәм начарлыктан тыйганда эшне хикмәт белән башкарырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:  ادْعُ إِلَى سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ  «Раббың юлы-на хикмәт һәм яхшы вәгазь белән чакыр...»609

Кемне һәм нинди эшкә өндәүләренә, тыюларына ка-рап, хикмәт төрлечә чагылырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер вакытта йомшак сүзләр һәм әдәпле мөрәҗәгатьне кулла-нырга кирәк. Ә кайчакта бары тик катылык һәм кырыслык кына туры килә.

Муса һәм Һарунга мөрәҗәгать итеп, Аллаһы Тәгалә-нең әйткән:  اذْهَبَا إِلَى فِرْعَوْنَ إِنَّهُ طَغَى . فَقُولا لَهُ قَوْلاً لَيِّنًا لَعَلَّهُ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَى  «Икегез дә хәләлнең чикләрен үткән фиргавен янына ба-рыгыз. Ул уйлансын һәм курыксын өчен, аның белән йом-шак итеп сөйләшегез».610

يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ جَاهِدِ الْكُفَّارَ وَالْمُنَافِقِينَ وَاغْلُظْ عَلَيْهِمْ 

«Әй Пәйгамбәр, кяферләр һәм мөшрикләр белән кө-рәш һәм алар белән кырыс бул!»611فَاصْدَعْ بِمَا تُؤْمَرُ  «Үзеңә боерылганны үтә...»612

Шуңа күрә дә, өндәүче һәм тыючы кеше билгеле бер сыйфатларга ия булырга тиеш. Аларның иң әһәмиятлеләре – йомшаклык, басынкылык, гаделлек һәм гыйлем. Суфьян Сәүри: «Өч сыйфатка ия булучы гына яхшылыкка өнди һәм начарлыктан тыя ала: берәр эшкә чакырганда йомшак, гадел булучы, нәрсәгә чакырганын һәм нәрсәдән тыйга-нын белүче», – дигән.

Имам Әхмәт: «Эш хөрмәт итү кирәкмәгән бозыклык-ны ачык рәвештә кылучыга карамаса, кешеләр илтифатлы-лыкка, йомшаклыкка яхшылыкка катылык белән чакыр-мауга мохтаҗ», – дип әйткән.

13. Өндәү һәм тыюда сабыр итү, рәнҗетүләргә түзү.

Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَأْمُرْ بِالْمَعْرُوفِ وَانْهَ عَنِ الْمُنْكَرِ  «... Яхшылыкка өндә, начарлыктан тый һәм үзеңә ирешкән нәрсәләрдә сабыр бул ...»613

Кеше начар сүзләрдән, үзен ачулануны ишетүдән кур-ка икән, бу аны начарлыкка шелтә белдерүдән тыймый.

14. Түбәнлек түгел, дәрәҗә.

Башкаларны дингә чакырганда күргән рәнҗетүләр аны кимсетмиләр, киресенчә, дан-хөрмәткә, ике дөньяда да бөек булуга илтәләр. Бервакыт кемдер имам Әхмәттән: «Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Мөэмингә үз-үзен кимсетер-гә ярамый» дип әйтмәгәнмени?» – дип сораган. Ягъни, үзен түзә алмаслык сынауларга дучар итү).

Имам Әхмәт: «Берсе икенчесенә бәйле түгел», – ди-гән.

Аллаһының Илчесе әйткән: لا يَنْبَغِي لِمُسْلِمٍ أَنْ يُذِلَّ نَفْسَهُ «Иң яхшы җиһат – залим җитәкче алдында әйтелгән гадел сүз».614أَفْضَلُ الْجِهَادِ كَلِمَةُ عَدْلٍ عِنْدَ سُلْطَانٍ جَائِرٍ «Шаһитләрнең әфәндесе – Хәмзә бине Габделмотталип һәм залим җитәк-че янына килеп, аны өндәүче һәм тыючы, шуның нәтиҗә-сендә тегесе аны үтерүче кеше».615

Әбү Гүбәйдә бине Җәррах разыяллаһү ганһү сөйлә-гән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, шаһитләр-нең кайсысы Аллаһ алдында иң зур хөрмәткә ия булачак?» – дип сорадым. Ул әйтте:

رَجُلٌ قَامَ إِلَى إِمَامٍ جَائِرٍ فَأَمَرَهُ بِمَعْرُوفٍ وَنَهَاهُ عَنْ مَنْكَرٍ ، فَقَتَلَهُ

«Залим җитәкче янына барып, аны яхшылыкка өндәү-че һәм начарлыктан тыючы, ә тегесе аны үтерүче кеше».616

14. Яшеренне шымчылап йөрү түгел, ачык һәм мәгъ-лүм булган эшкә шелтә белдерү.

Начар эш ачык булса, мөселман аңа үзенең нәфрәтен белдерергә тиеш. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: مَنْ رَأَى مِنْكُمْ مُنْكَرًا «Начар эшне күрүче...» Әгәр на-чар эшне күрмәү сәбәпле аның тулы ышанычы юк икән, ул моны тикшерергә тырышырга тиеш түгел. Чөнки бу – хәрам булган шымчылыкның бер төре. Начарлыкны үз кү-зең белән күрү аны белүгә тиң. Кеше аның кайчан, кайда булганын күрсә, ул аны бетерерлек итеп үзгәртергә тиеш.

Әмма коймага менеп, яки көтмәгәндә өйгә кереп, тикшереп йөрергә кирәкме соң?

Кеше шул вакыттагы хәлгә карап гамәл кылырга ти-еш. Әгәр ул тыюларны бозуга бәйле берәр эш кылына, мәсьәлән, зина кылына яки кеше үтерелә, дигән нәтиҗәгә килсә, һәм әкеренлек гаепле кешеләрнең качуына китерер-гә мөмкин булса, әйтелгән рәвештә эшләргә кирәк. Начар-лык мондый булмаса, алай эшләргә ярамый.

15. Фикер каршылыгы булган мәсьәләгә шелтә белде-рергә ярамый.

Галимнәрнең фикеренчә, хәрам икәнлегендә бөтен мөселманнар да бер фикердә торган яки гомуми фикер бу-енча фарыз булган нәрсәләрдән баш тарткан очракта гына шелтә белдерергә кирәк. Мәсәлән, аракы эчү, риба, хатын-кызның хиҗәпсез урамга чыгуы яки намаз, уразадан баш тарту һ.б.ш.

Хәләллеге яки хәрамлыгы буенча абруйлы галимнәр-нең бердәм фикере булмаса, моны кылуга да, моннан баш тартуга да шелтә белдерергә ярамый. Бидгатьчеләр һәм сөннәткә каршы килә торган фиркаларның фикер каршы-лыкларына килгәндән, аларны исәпкә алырга ярамый. Шу-лай ук, дөрес күрсәтмәләрнең бидгатьчеләр фикеренә кар-шы килгән очрак та исәпкә алынмый. Мәсәлән, вакытлыча никахка никах әл-мүтга) керүчеләрне шелтәләү генә тү-гел, аларны зиначылар дип санап, тиешле җәзаны хәдд) бирергә кирәк. Кайбер мөселман фиркалары мондый ни-кахны яхшы дип тапса да, аның хәрамлыгына дөрес һәм туры дәлилләр бар.

16. Гомуми һәм шәхси җаваплылык.

Яхшылыкка өндәү һәм начардан тыю мөселман өммә-тенең гомуми бурычы. Шуңа күрә, начарлык барын белүче һәм үзенең шелтәсен белдерә алучы һәр кеше моны үтәргә тиеш. Монда җитәкче һәм гади кеше, галим һәм галим булмаган кеше арасында бернинди аерма да юк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

كُنْتُمْ خَيْرَ أُمَّةٍ أُخْرِجَتْ لِلنَّاسِ تَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَتَنْهَوْنَ عَنِ لْمُنْكَرِ وَتُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ 

«Сез кешеләргә килгән өммәтнең иң яхшысы – сез ях-шылыкка өндисез, начарлыктан тыясыз һәм Аллаһыга ышанасыз».617

وَالْمُؤْمِنُونَ وَالْمُؤْمِنَاتُ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَاءُ بَعْضٍ يَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ 

«Мөэмин ирләр һәм хатыннар – бер-берсенә ярдәмче. Алар яхшылыкка өндиләр һәм начарлыктан тыялар...»618

Әлеге ике аять гомумән бөтен мөселман өммәтенә мө-рәҗәгать итүдән гыйбарәт. Хәдисләрнең күбесендә шун-дый ук мөрәҗәгать бар. Мәсәлән, Пәйгамбәр галәйһис-сәләм әйткән: لَتَأْمُرُنَّ بِالْمَعْرُوفِ وَلَتَنْهَوُنَّ عَنِ الْمُنْكَرِ «Сез һич-шиксез яхшылыкка өндәргә һәм начарлыктан тыярга ти-еш».619مَنْ رَأَى مِنْكُمْ مُنْكَرًا فَلْيُغَيِّرْهُ «Сезнең берәрегез на-чарлык күрсә, аны төзәтсен...»

Әмма мондый җаваплылык беренче чиратта галим-нәргә һәм җитәкчеләргә йөкләнә.

а) Галимнәргә йөкләнә. Чөнки шәригать турында алар башка мөселманнар белмәгәнне беләләр, кешеләр аларны хөрмәт итә. Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә аларга баш-каларны яхшы итеп вәгазьләү мөмкинчелеге биргән.

يَرْفَعِ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنْكُمْ وَالَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ دَرَجَاتٍ 

«Сезнең иман китерүчеләрегезне һәм гыйлем бирел-гәннәрегезне Аллаһы Тәгалә күп дәрәҗәләргә күтәрә».620

Бу өммәтнең галимнәре үзләренә Аллаһ йөкләгән бу-рычка тиешле әһәмият бирми башалагач, җитди куркыныч килеп туа.

б) Җитәкчеләр өстенә тагын да зур җаваплылык йөк-ләнгән. Чөнки идарә алар кулында, алар үзләренең йөклә-мәләре белән башкаларны мәҗбүр итә алалар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: مَنْ يَزَعِ السُّلْطَانُ أَكْثَرُ مِمَّنْ يَزَعِ الْقُرْآنُ «... Коръәнгә караганда җитәкче күбрәк дәрәҗәдә тотып то-ручы кеше».621

Ягъни, шундый кешеләр бар – аларга вәгазь һәм нә-сыйхәт шәригать чикләрен үтмәслек дәрәҗәдә тәэсир итә алмый. Ләкин җитәкченең җәзасыннан куркып, алар шул эшне үтәүдән тыелып торалар.

Бу мәсьәләдә йомшаклык җибәрү гөнаһлы һәм бозык кешеләргә көч өсти. Шуңа күрә дә, Аллаһ ярдәм итә тор-ган җитәкченең бер сыйфаты – аның яхшылыкка өндәү һәм начарлыктан тыюга игътибар бирүе. Аллаһ әйткән:

وَلَيَنْصُرَنَّ اللَّهُ مَنْ يَنْصُرُهُ إِنَّ اللَّهَ لَقَوِيٌّ عَزِيزٌ . الَّذِينَ إِنْ مَكَّنَّاهُمْ فِي الأَرْضِ أَقَامُوا الصَّلاةَ وَآتَوُا الزَّكَاةَ وَأَمَرُوا بِالْمَعْرُوفِ وَنَهَوْا عَنِ الْمُنْكَرِ وَلِلَّهِ عَاقِبَةُ الأُمُورِ 

«Аллаһ Үзенә ярдәм итүчегә һичшиксез ярдәм итә-чәк. Чынлыкта, Аллаһ – Көчле һәм Кодрәтле! Без аларның җирдәге хәлен нык итсәк, Ул намаз укучыларга, зәкят би-рүчеләргә, яхшылыкка өндәүчеләргә һәм начарлыктан ты-ючыларга ярдәм итә. Аллаһ бөтен эшнең нәтиҗәсен бил-гели».622

Җитәкче бу эшенә салкын караса, ул Аллаһы Тәгалә күрсәткән ышанычны акламаячак, үзенең кул астындагы кешеләрне һәлак итәчәк. Кешеләр белән идарә итүче Ал-лаһы Тәгалә тасвирлаган кебек булудан саклансын:

وَجَعَلْنَاهُمْ أَئِمَّةً يَدْعُونَ إِلَى النَّارِ وَيَوْمَ الْقِيَامَةِ لا يُنْصَرُونَ 

«Без аларны утка чакыручы җитәкчеләр иттек, ә Кыя-мәт көнендә аларга ярдәм ителмәячәк».623

17. Чакыручы үтәргә тиешле кагыйдәләр.

Беренче чиратта ул башкаларга боерган эшне үзе дә үтәргә, тыйганнарыннан үзе дә тыелырга тиеш. Болар сүз-ләре кешегә тәэсир итсен өчен, гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итсен, алар Кыямәт көнендә аңа каршы дәлил бул-масын өчен кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لا تَفْعَلُونَ . كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ أَنْ تَقُولُوا مَا لا تَفْعَلُونَ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Нигә сез үзегез кылма-ган эшне сөйлисез? Кылмаган эшне сөйләвегез Аллаһыда зур ачу уята».624

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

يُؤْتَى بِالرَّجُلِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فَيُلْقَى فِي النَّارِ ، فَتَنْدَلِقُ أَقْتَابُ بَطْنِهِ ، فَيَدُورُ بِهَا كَمَا يَدُورُ الْحِمَارُ بِالرَّحَى ، فَيَجْتَمِعُ إِلَيْهِ أَهْلُ النَّارِ فَيَقُولُونَ : يَا فُلانُ ، مَا لَكَ ؟ أَلَمْ تَكُمْ تَأْمُرُ بِالْمَعْرُوفِ وَتَنْهَى عَنِ الْمُنْكَرِ ؟ فَيَقُولُ : بَلَى ، قَدْ كُنْتُ آمُرُ بِالْمَعْرُوفِ وَلا آتِيهِ وَأَنْهَى عَنِ الْمُنْكَرِ وَآتِيهِ

«Кыямәт көнендә кешене китерәләр һәм утка ыргыта-лар. Аның эчәкләре тышка чыгарылачак һәм ул тегермән ташларын әйләндерүче ишәк кебек алар белән әйләнәчәк. Ул кеше янына җәһәннәм әһелләре җыелачак һәм: «Сиңа нәрсә булды, әй фәлән, син яхшылыкка өндәп начарлык-тан тыймадыңмени?» – дип әйтәчәкләр. Ул кеше: «Әйе, мин сезне яхшылыкка өндәдем, ләкин үз яхшылык кылма-дым. Начарлыктан сезне тыйдым, ләкин үзем шуны эшлә-дем», – дип җавап бирәчәк».625

18. Иманның үзлекләре.

Яхшылыкка өндәү һәм начарлыктан тыю сәләте – иманның бер үзлеге. Ә чакыручының дәрәҗәсе бу эшне ничек башкаруына карап билгеләнелә. Мәсәлән, начарлыкны кул белән төзәтүче тел белән төзәтүчедән яхшырак. Тел белән төзәтүче йөрәк белән генә нәфрәт белдерүчедән әйбәтрәк. Гәрчә бер кеше икенчесе үти ал-ганны булдыра алмаска мөмкин. Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм әйткән: وَذَلِكَ أَضْعَفُ الإِيمَانِ «... бу иманның иң зәгыйфь чагылышы булачак».

الْمُؤْمِنَ الْقَوِيُّ خَيْرٌ وَأَحَبُّ إِلَى اللَّهِ مِنَ الْمُؤْمِنِ الضَّعِيفِ وَفِي كُلٍّ خَيْرٌ

«Икесендә дә яхшылык булса да, көчле мөэмин көч-сезенә караганда Аллаһ алдында яхшырак һәм Аңа сөекле-рәк».626

19. Чакыру һәм тыюның нияте һәм максаты.

Өндәүнең һәм тыюның максаты данга омтылу түгел, Аллаһының ризалыгын алу һәм Аның боерыгын үтәү бу-лырга тиеш. Мөэмин Аллаһының тыюлары бозылганда Аның өчен ачуланып, кешеләргә яхшы киңәш бирә, алар-ны кызганып начарлыктан коткарырга тырыша. Моннан тыш, ул Аллаһының әҗернә омтыла, үзен җәһәннәм утын-нан саклый.

Җәрир бине Габдуллаһ разыяллаһү ганһү: «Мин на-маз укырга, зәкят түләргә һәм һәр мөселманга эчкерсез бу-лырга Аллаһының Илчесенә ант иттем», – дигән.627

Ә эчкерсез булуның бер чагылышы – кеше яхшылык-ка өндәү һәм начарлыктан тыю.

20. Хакыйкый хезмәт итү.

Мөэминне өндәргә һәм тыярга мәҗбүр иткән сәбәп-ләр – Аллаһының бөеклеген, Аңа буйсыну, Аны истә тоту, мактау кирәклеген тану, боларга каршы булган нәрсәләр-не инкарь итү булырга мөмкин. Әлеге сәбәпләр кешенең Аллаһыга карата булган мәхәббәтен арттыралар. Ул кеше үзендә булган нәрсәне корбан итү генә түгел, рәнҗетү-ләргә түзәргә әзер. Андый кеше үзен рәнҗетүче өчен дога кылырга да сәләтле. Мондый дәрәҗәгә Аллаһыга эчкерсез хезмәт итүче генә җитә. Кабиләдәшләре үзен бик каты рәнҗетүләренә карамастан, ул йөзеннән канны сөрткән дә: «Әй Аллаһ, минем кабиләдәшләремне гафу ит! Чөнки алар белмиләр», – дигән. Безгә кадәр яшәүчеләрнең берсе: «Моның өчен минем тәнемне кайчы белән кисәргә туры килсә дә, мин бөтен кешенең дә Аллаһыга гыйбадәт кы-луын теләр идем!» – дигән.

Үзенең Аллаһ юлында корбан булырга әзер икәнен күрсәтеп, Габдуллаһ бине Гомәр бине Габделгазиз әтисе-нә: «Аллаһ ризалыгы өчен мине һәм сине казанда кайнату-ларын теләр идем», – дип әйткән.

21. Дин белгеченнән киңәшләр.

Имам Нәвави болай дигән: «Бел, бу эш, ягъни яхшы-лыкка өндәү һәм начарлыктан тыю инде онытылып бара. Шулай булса да, ул – Исламның терәге һәм әһәмиятле өле-ше булган мөһим эш. Чөнки бозыклыклар арткач, тугры кешеләр дә, бозыклар да алар өчен җәзаланачаклар. За-лимне кулыннан тотып алмасалар, Аллаһ барысын да җә-зага тартачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَلْيَحْذَرِ الَّذِينَ يُخَالِفُونَ عَنْ أَمْرِهِ أَنْ تُصِيبَهُمْ فِتْنَةٌ أَوْ يُصِيبَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ 

«Бәла яки газаплы җәза ирешмәсен өчен Пәйгамбәр-нең боерыгына каршы килүчеләр саклансыннар».628

Шулай итеп, Ахирәткә омтылучы һәм Аллаһының ри-залыгын алырга теләүче бу эшкә зур игътибар бирергә ти-еш. Болай эшләү зур файда китерәчәк.

Әлеге эш өчен аны югары урындагы җитәкче ачулана башласа, ул куркырга тиеш түгел. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَلَيَنْصُرَنَّ اللَّهُ مَنْ يَنْصُرُهُ  «Үзенә ярдәм итүчегә Аллаһ һичшиксез ярдәм итәчәк».629

وَمَنْ يَعْتَصِمْ بِاللَّهِ فَقَدْ هُدِيَ إِلَى صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ 

«Аллаһыга өмет итүче туры юлга баскан инде».630

وَالَّذِينَ جَاهَدُوا فِينَا لَنَهْدِيَنَّهُمْ سُبُلَنَا 

«Бөтен көчләрен Безнең өчен сарыф итүчеләрне Без һичшиксез Үзебезнең юл белән алып барачакбыз».631

الم . أَحَسِبَ النَّاسُ أَنْ يُتْرَكُوا أَنْ يَقُولُوا آمَنَّا وَهُمْ لا يُفْتَنُونَ .



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет