Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


عَوْرَتَهُ أَوْ أَشْبَعْتَ جَوْعَتَهُ أَوْ قَضَيْتَ لَهُ حَاجَتَهُ



бет21/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   29

عَوْرَتَهُ أَوْ أَشْبَعْتَ جَوْعَتَهُ أَوْ قَضَيْتَ لَهُ حَاجَتَهُ

«Иң яхшы гамәл – ялганын каплап, яки ачлыгын бе-тереп, яки мохтаҗ булган нәрсәсе белән тәэмин итеп мөэ-минне шатландыру».714

Һичшиксез, кардәшенә ярдәм итүче мөселманның иң зур табышы – Аллаһы Тәгаләнең ул кешегә күрсәткән яр-дәме. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

وَاللَّهُ فِي عَوْنِ الْعَبْدِ مَا كَانَ الْعَبْدُ فِي عَوْنِ أَخِيهِ «Бәндә кардәше-нә ярдәм итсә, Аллаһ та ул бәндәгә ярдәм итә».

Башкача булырга да мөмкин түгел. Чөнки Аллаһы Тә-галә генә кешегә көч һәм куәт бирә. Ул галәмдәге бөтен нәрсәне хәрәкәткә китерә, Ул бирә һәм ала, Ул сәламәтлек һәм авыру бирә. Бәндәләрнең йөрәге Аллаһының кулында. Башкаларга ярдәм итү мөмкинчелеген дә Аллаһ бирә. Рәх-мәт тә Аллаһыдан килә һәм Аллаһыга кайта, Ул кешеләр-не бер-берсенә буйсындыра. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا بِكُمْ مِنْ نِعْمَةٍ فَمِنَ اللَّهِ 

«Сездә булган бөтен яхшылык – Аллаһыдан...»715

15. Яхшы үрнәк.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм үзе чакырган бө-тен эшнең, сәхабәләргә ярдәм итүнең үрнәге булган.

Хәббәб бине Аратның кызы сөйләгән: «Бервакыт Хәббәб сугышка киткәч, Пәйгамбәр галәйһиссәләм безнең хәлне белергә килеп йөрде. Хәтта безнең кәҗәбезне дә сауды. Ул сауганда савыт ташып тора иде. Хәббәб кайт-кач, кәҗәне үзе сава башлады. Савым тагы элеккеге кебек азайды».716

Пәйгамбәрнең сәхабәләре сәләтле шәкертләр, тәкъва иярүчеләр булганнар, аннан үрнәк алганнар, аның юлын-нан барганнар. Сәхабәләрдән соң саф күңел белән килгән тәбигыйннәр дә шундый ук булганнар.

Хәбәр ителгәнчә, Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү мәхәл-ләсендә яшәүчеләрнең сарыкларын үз кулы белән сауган. Ул хәлифә итеп сайлангач, шулар исәбеннән булган бер кыз: «Ул хәзер аларны саумаячак», – дигән. Бу сүзләр Әбү Бәкер разыяллаһү ганһүгә ирешкәч, ул: «Юк, минем хәзер шөгыльләнә торган эшем, элек шөгыльләнә торганын үз-гәртмәячәк», – дигән.

Бервакыт Талхә бине Гобәйдуллаһ разыяллаһү ганһү Гомәр разыяллаһү ганһүнең бер хатын өенә кереп иткәнен үргән. Шуннан соң Талхә ул хатын янына көндез килгән дә, карчык икәнен күргән. Талхә: «Әлеге кеше синдә нәр-сә эшли?» – дип сораган. Карчык: «Ул фәлән вакыттан бирле минем янга килеп йөри, миңа яшәү өчен кирәк-ярак китерә, хуҗалыкта ярдәм итә», – дигән. Шунда Талхә: «Анаң синнән мәхрум булсын, әй Талхә, син Гомәрнең гаепләрен эзләп йөрисеңмени әллә?!» – диеп әйткән».

Әбү Вәил һәркөнне бер мәхәллә карчыкларын йөреп чыга торган булган. Ул аларга кирәк-яраклар сатып алган һәм ярдәм иткән.

Моҗаһит сөйләгән: «Бервакыт мин Ибне Гомәр разы-яллаһү ганһү белән сәфәргә чыгып, шунда аңа хезмәт итәргә теләдем. Ләкин чынлыкта ул миңа хезмәт итте».

Бервакыт Хәсән Басри разыяллаһү ганһү үзенең бер-ничә тарафдарын ниндидер кешегә яхшылык эшләргә җи-бәргән һәм: «Юлда Сәбит Бәннәни янына кереп аны үзегез белән алыгыз», – дигән. Кешеләр Сәбит янына килгәч, ул: «Мин хәзер мәчеттән чыкмый торам ягъни игътикәф кы-лам)», – дип әйткән. Тегеләр Хәсән янына кайтып бу ту-рыда сөйләгәннәр. Хәсән: «Аңа: «Әй Әгъмәш, кардәшеңә яхшылык кылырга бару хаҗ артыннан хаҗ кылудан ях-шырак икәнне белмисеңмени?» дип әйтегез!» – дигән. Алар Сәбит янына кайткач, ул әлеге сүзләрне ишеткәннән соң мәчеттән чыккан да тегеләр белән киткән.

16. Шәфәгать кылыгыз – әҗер алырсыз.

Үзара ярдәмләшү, эш һәм шундый нәрсәләрдә булы-шу белән генә чикләнми. Моннан тыш, акчалата ярдәм күрсәтеп, кешене кайгы-хәсрәттән азат итү дә күз алдында тотыла. Шулай ук, кардәшеңә рухи яктан ярдәм итү өчен үзеңнең җитәкче каршындагы урыныңны кулланырга ки-рәк.

Әбү Муса Әшгари разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Алла-һының Илчесе янына ярлы кеше килсә яки аннан нәрсә дә булса сорасалар, ул безгә гел болай дия иде:

اشْفَعُوا تُؤْجَرُوا ، وَيَقْضِي اللَّهُ عَلَى لِسَانِ نَبِيِّهِ  مَا شَاءَ

«Сораучылар өчен шәфәгать кылыгыз һәм әҗер ала-чаксыз, ә Аллаһ үзенең хөкемен Үзенең Илчесе аша җит-керәчәк».717

Ягъни: мохтаҗ кеше үзенең үтенече белән миңа мө-рәҗәгать итсә, аның өчен минем алда шәфәгать кылыгыз. Болай эшләсәгез, шәфәгатегез кабул булу-булмавына ка-рамастан әҗер алачаксыз. Ә Аллаһ Үзенең Пәйгамбәре ар-кылы әлеге үтенечне үтәргә кирәкме-юкмы икәнен хәбәр итәчәк. Чөнки болар барысы да Аллаһының тәкъдиренә бәйле.

17. Җәннәт юлы.

Ислам – Аллаһы Тәгалә билгеләгән котылу юлы. Әм-ма Ислам гыйлемсез яши алмый. Аллаһыны тануга һәм Аллаһының Үзенә илтә торган юл бары тик гыйлем аркы-лы гына. Чөнки бары гыйлем генә аңа иң кыска юлны күр-сәтә. Тайпылмыйча бу юлдан баручы кеше теләгән макса-тына ирешәчәк. Шуңа күрә, Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең гыйлем эзләүне «җәннәт юлы» дип атавына бер дә ап-тырарга кирәкми.

Аллаһының Илчесе әйткән: «Гыйлем эзләү өчен бе-рәр юлга басучыга Аллаһ җәннәт юлын җиңеләйтә...»

Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренә иңдергән бе-ренче вәхиендә гыйлем һәм гыйлем алу турында боерык биргән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

اقْرَأْ بِاسْمِ رَبِّكَ الَّذِي خَلَقَ . خَلَقَ الإِنْسَانَ مِنْ عَلَقٍ . اقْرَأْ

وَرَبُّكَ الأَكْرَمُ . الَّذِي عَلَّمَ بِالْقَلَمِ . عَلَّمَ الإِنْسَانَ مَا لَمْ يَعْلَمْ 

«Кешене оешкан каннан яраткан Раббың исеме белән укы! Укы! Чөнки Синең Раббың – Юмарт. Ул кешене ка-ләм ярдәмендә язарга өйрәтте, кешегә белмәгән нәрсәлә-рен өйрәтте».718

18. Гыйлемнең Исламдагы урыны.

Гыйлем җәннәткә илтүче юл булганга күрә, Ислам аңа югары урын һәм зур әһәмият бирә. Галимнәрнең Ал-лаһ каршындагы урыны пәйгамбәрләр урыны кебек. Алла-һы Тәгалә әйткән:  يَرْفَعِ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنْكُمْ وَالَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ دَرَجَاتٍ  «Иман китергәннәрегезне һәм гыйлемлеләрегезне Аллаһ күп дәрәҗәләргә күтәрә».719

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

إِنَّ الأَنْبِيَاءَ لَمْ يُوَرِّثُوا دِينَارًا وَلا دِرْهَمًا إِنَّمَا وَرَّثُوا الْعِلْمَ

«Дөреслектә, пәйгамбәрләр үзләреннән соң динар да, дирһәм дә калдырмаганнар. Алар үзләреннән соң бары тик гыйлем генә калдырганнар».720

19. Гыйлем эзләү турында.

Исламда гыйлем эзләү фарыз булып тора. Дәрәҗәлә-ре буенча ул ике төргә бүленә:

а) Бөтен кешегә дә фарыз булган фарыз гаен).

Һәр мөселманга игътикады дөрес булсын һәм гыйба-дәте кабул булсын, кешеләр белән мөнәсәбәте шәригать таләпләренә туры килсен өчен шулар турында гыйлем алу фарыз. Аллаһы Тәгалә әйткән:  فَاعْلَمْ أَنَّهُ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ  «Бел, Аллаһыдан башка илаһ юк».721

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

طَلَبُ الْعِلْمِ فَرِيضَةٌ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ

«Гыйлем эзләү һәр мөселманга фарыз».722

б) Сәләт буенча фарыз фарыз кифая).

Ягъни бөтен мөселманнарга да фарыз булып, җәмгы-ятьнең билгеле бел кешесе үтәсә, башкалар өстеннән гө-наһ төшә торган гамәлләр. Ул эшне беркем дә эшләмәсә, гөнаһ бөтенесенә дә була. Монда шәригать фәннәре бу-енча гыйлемне арттыру, ятлау, тикшеренү эшләре алып бару һ.б.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا كَانَ الْمُؤْمِنُونَ لِيَنْفِرُوا كَافَّةً فَلَوْلا نَفَرَ مِنْ كُلِّ فِرْقَةٍ مِنْهُمْ طَائِفَةٌ



لِيَتَفَقَّهُوا فِي الدِّينِ وَلِيُنْذِرُوا قَوْمَهُمْ إِذَا رَجَعُوا إِلَيْهِمْ لَعَلَّهُمْ يَحْذَرُونَ 

«Барча мөэминнәргә дә сугышка чыгарга кирәкми. Кешеләрнең бер өлеше сугышка чыкса, ә калганнары дин-не танырга омтылса һәм тегеләр кайткач, бозыклыктан саклансыннар өчен аларны вәгазьләсәләр – яхшырак».723

Бу өлешкә, шулай ук, җәмгыять мохтаҗ булган дөнь-яви фәннәр дә керә.

Һәр мөселман Аллаһының түбәндәге аятен һәм Пәй-гамбәрнең хәдисен үтәргә тырышырга тиеш:

وَقُلْ رَبِّ زِدْنِي عِلْمًا 

«... әйт: «Раббым, миңа гыйлем өстә!»724

مَنْ يُرِدِ اللَّهُ بِهِ خَيْرًا يُفَقِّهْهُ فِي الدِّينِ «Аллаһ берәр кешегә ях-шылык теләсә, аны дингә кертә».725

20. Гыйлем – нур, галимнәр – туры юлның маяклары.

Белгәнебезчә, Аллаһыны тануның, Аның ризалыгын алуның, Кыямәттә Аңа якын булуның бердәнбер юлы – гыйлем. Бу Аллаһының пәйгамбәрләре һәм Язулары белән җибәргән нуры. Шул нур ярдәмендә наданлык караңгылы-гында юл табарга, шикле һәм көфер күзаллаулардан ары-нырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قَدْ جَاءَكُمْ مِنَ اللَّهِ نُورٌ وَكِتَابٌ مُبِينٌ . يَهْدِي بِهِ اللَّهُ مَنِ اتَّبَعَ رِضْوَانَهُ سُبُلَ



السَّلامِ وَيُخْرِجُهُمْ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ بِإِذْنِهِ وَيَهْدِيهِمْ إِلَى صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ 

«Безгә Аллаһыдан нур һәм ачык Язу килде. Ул риза булган юлдан баручыларны Аллаһ алар ярдәмендә караң-гылыктан нурга чыгара, туры юлга кертә».726

فَالَّذِينَ آمَنُوا بِهِ وَعَزَّرُوهُ وَنَصَرُوهُ وَاتَّبَعُوا النُّورَ الَّذِي أُنْزِلَ مَعَهُ أُولَئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ 

«Аңа ышанучылар, аны хөрмәтләүчеләр, аңа ярдәм итүчеләр һәм аның белән иңдерелгән нурга иярүчеләр – җиңүчеләр».727

Пәйгамбәрлек гыйлеменә эчкерсез галимнәр генә ия булачак. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ الأَنْبِيَاءَ لَمْ يُوَرِّثُوا دِينَارًا وَلا دِرْهَمًا إِنَّمَا وَرَّثُوا الْعِلْمَ

«Дөреслектә, пәйгамбәрләр мираска динар да, дирһәм дә калдырмаганнар. Алар үзләреннән соң гыйлем генә калдырганнар».728

Шулай итеп, гыйлем җәмгыятьтән югалганчы кеше-ләр туры юлда булачаклар, аларның эшләре тәртиптә бу-лачак, алар алга китешнең прогресс) нәтиҗәләрен таты-ячаклар. Әмма гыйлем галимнәр исән чакта булачак.

Галимнәр юкка чыккач, җәмгыятьнең тәртибе бетә-чәк, ул туры юлдан тайпылып, адашачак, бозыклык упкы-нына төшәчәк. Аллаһының Илчесе әйткән:

إِنَّ اللَّهَ لا يَقْبِضُ الْعِلْمَ انْتِزَاعًا يَنْتَزِعُهُ مِنَ الْعِبَادِ وَلَكِنْ يَقْبِضُ الْعِلْمَ بِقَبْضِ الْعُلَمَاءِ حَتَّى



إِذَا لَمْ يُبْقِ عَالِمًا اتَّخَذَ النَّاسُ رُؤُوسًا جُهَّالاً ، فَسُئِلُوا فَأَفْتَوْا بِغَيْرِ عِلْمٍ فَضَلُّوا فَأَضَلُّوا

«Дөреслектә, Аллаһ гыйлемне бәндәләрен аннан мәх-рүм итеп кенә алмый. Ләкин дөньяда галим кешеләрне алып гыйлемне юк итә. Ул бер генә гыйлем иясен дә кал-дырмагач, кешеләр үзләренә надан җитәкчеләрне билгели башлаячаклар. Аларга сораулар бирәчәкләр һәм алар гый-лемсез килеш хөкем чыгарачаклар. Шуның нәтиҗәсендә, үзләре дә юлдан тайпылачаклар һәм башкаларны да адаш-тырачаклар!»729

21.  زِدْنِي عِلْمًا وَقُلْ رَبِّ  «... әйт: «Раббым, минем гыйле-мемне арттыр!»730

Камиллекнең билгеле бер дәрәҗәсенә җиткәч, мөсел-ман туктап калырга тиеш түгел. Киресенчә, ул яңадан-яңа үрләр яуларга омтылырга тиеш. Файдалы гыйлем бөтен күркәм нәрсәнең билгесе икән, мөселман беркайчан да аннан туя алмаячак. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзе дә Аллаһының әлеге боерыгына буйсынган:

«.. әйт: «Раббым минем гыйлемемне арттыр!»731

Гыйлемнең ләззәте яңадан-яңа, күп гыйлем алырга этәрә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْهُومَانِ لا يَشْبَعَانِ : طَالِبُ عِلْمٍ وَطَالِبُ دُنْيَا

«Ике туймас зат туена алмаячак: гыйлем алырга ом-тылучы һәм дөнья малына омтылучы».732

Әмма гыйлемне арттыру мөмкинчелеге Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә бәйле: гыйлем эзләүченең максаты – дөрес, ниятләре – эчкерсез, ә кеше үзе Аллаһ ризалыгы өчен гыйлем алырга, Аның динен сакларга, Аның мәх-лукларына файда китерергә омтыла икән, Аллаһ һич-шиксез аңа гыйлем алуны җиңеләйтәчәк һәм моның өчен яхшы шартлар тудырачак. Эзләнү вакытында кеше нин-дидер бер тема буенча шөгыльләнсә, Аллаһ аңа башка-ларын да ачачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلَقَدْ يَسَّرْنَا الْقُرْآنَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِرٍ 

«… Без Коръәнне ятлау өчен җиңел иттек. Ләкин аның боерыкларын үзләштерүче табылырмы?»733

22. Белгәне белән гамәл кылучыга Аллаһ белмәгәннә-рен өйрәтә.

Гыйлем гамәл белән бергә булса Аллаһының ярдәме һәм кайгыртуы иң югары дәрәҗәгә җитә. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَاتَّقُوا اللَّهَ وَيُعَلِّمُكُمُ اللَّهُ  «Аллаһыдан куркыгыз! Чөнки Аллаһ сезне өйрәтә һәм Ул барысын да белә».734

Белгәне белән гамәл кылган саен мөселман җәннәткә яңа адым ясый, Аллаһы Тәгаләгә якыная. Ә Аллаһыга якынаю гыйлемне арттыра, һидәят һәм тәкъвалыкны кү-бәйтә. Аллаһ әйткән: وَالَّذِينَ اهْتَدَوْا زَادَهُمْ هُدًى وَآتَاهُمْ تَقْوَاهُمْ  «Ту-ры юлга басучыларга Аллаһ һидәятне арттыра, ә нәтиҗә-ләре мәңгелек булган изге эшләр әҗере һәм нәтиҗәсе бе-лән Раббың алданда яхшырак».735

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لا تَفْعَلُونَ . كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ أَنْ تَقُولُوا مَا لا تَفْعَلُونَ 

«Туры юлга басучыларга Ул Үзенең һидаятен арттыра һәм тәкъвалык бүләк итә».736

23. Гыйлем алганнан соң гамәл кылудан туктамау.

Белгәнебезчә, галимнәр – җәмгыятьнең маяклары. Алар булмаса, җәмгыять туры юлдан тайпылачак. Әмма галимнәрнең булмауларыннан да начаррак нәрсә – алар-ның Аллаһ һәм Пәйгамбәрнең юлыннан тайпылулары, Пәйгамбәрдән алган гыйлемне кулланмаулары, эшләре сүзләреннән аерылуы. Шуның нәтиҗәсендә, Аллаһыга итәгатьсезлек күрсәтеп, начарлык кылып, яхшылыктан баш тартып, алар җәмгыятьтә начар үрнәк күрсәтәләр. Шәригать безне мондый эштән тыя, аның куркыныч нә-тиҗәләрен күрсәтә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

أَتَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبِرِّ وَتَنْسَوْنَ أَنْفُسَكُمْ وَأَنْتُمْ تَتْلُونَ الْكِتَابَ أَفَلا تَعْقِلُونَ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Нигә сез кылмаган эше-гезне сөйлисез? Кылмаган эшегезне сөйләвегез Аллаһыда зур нәфрәт уята!».737

أَتَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبِرِّ وَتَنسَوْنَ أَنفُسَكُمْ وَأَنْتُمْ تَتْلُونَ الْكِتَابَ أَفَلَا تَعْقِلُونَ 

«Кешеләрне тәкъвалыкка чакырып, үзегезне оныта-сызмы? Сез Китап укыйсыз бит! Акылыгызга килмисез-мени?»738

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм сөйләгән:

يُؤْتَى بِالرَّجُلِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فَيُلْقَى فِي النَّارِ ، فَتَنْدَلِقُ أَقْتَابُ بَطْنِهِ ، فَيَدُورُ بِهَا كَمَا يَدُورُ الْحِمَارُ بِالرَّحَى ، فَيَجْتَمِعُ إِلَيْهِ أَهْلُ النَّارِ فَيَقُولُونَ : يَا فُلانُ ، مَا لَكَ ؟ أَلَمْ تَكُمْ تَأْمُرُ بِالْمَعْرُوفِ وَتَنْهَى عَنِ الْمُنْكَرِ ؟ فَيَقُولُ : بَلَى ، قَدْ كُنْتُ آمُرُ بِالْمَعْرُوفِ وَلا آتِيهِ وَأَنْهَى عَنِ الْمُنْكَرِ وَآتِيهِ

«Кыямәт көнендә кешене китерәчәкләр һәм утка таш-лаячаклар. Аның эчәкләре тышка асылынып төшәчәк һәм ул алар белән тегермен ташлары әйләндерүче ишәк кебек әйләнәчәк. Аның янына җәһәннәм әһелләре җыелачак һәм: «Сиңа нәрсә булды, әй фәлән? Син яхшылыкка өн-дәп, начарлыктан тыелмадыңмени?!» – дип әйтәчәкләр. Ул кеше: «Әйе, мин сезне яхшы эшкә өндәдем, ләкин аны үтәмәдем; сезне начар эштән тыйдым, ә үзем шуны эш-ләдем», – дип әйткән».739

«Мигъраҗ кичәсендә мин иреннәре утлы кайчан белән киселгән ир кешеләрне күрдем. Мин: «Әй Җәбраил, бу кемнәр?» – дип сорадым. Ул:

رَأَيْتُ لَيْلَةَ أُسْرِيَ بِي رِجَالاً تُقْرَضُ شِقَاقُهُمْ بِمَقَارِيضَ مِنْ نَارٍ ، فَقُلْتُ : يَا جِبْرِيلُ ، مَنْ هَؤُلاءِ ؟ قَالَ : هَؤُلاءِ خُطَبَاءُ مِنْ أُمَّتِكَ يَأْمُرُونَ بِالْبِرِّ وَيَنْسَوْنَ أَنْفُسَهُمْ وَهُمْ يَتْلُونَ الْكِتَابَ أَفَلا يَعْقِلُونَ

«Болар – синең өметеңнең вәгазьчеләре. Алар кеше-ләрне тәкъва булырга өндиләр, үзләрен оныталар һәм алар Коръән укыйлар. Ул кешеләр акылга килмәсләрмени?» – дип әйтте».740

Әлеге хәдиснең башка риваятендә Җәбраил болай ди-гән: يَقْرَؤُونَ كِتَابَ اللَّهِ وَلا يَعْمَلُونَ بِهِ «... алар Аллаһының Кита-бын укыйлар, ләкин анда язылганны үтәмиләр».741

لا تَزُولُ قَدَمَا عَبْدٍ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حَتَّى يُسْأَلَ عَنْ عُمُرِهِ فِيمَ أَفْنَاهُ وَعَنْ عِلْمِه



ِ فِيمَ فَعَلَ وَعَنْ مَالِهِ مِنْ أَيْنَ اكْتَسَبَهُ وَفِيمَ أَنْفَقَهُ وَعَنْ جِسْمِهِ فِيمَ أَبْلاهُ

«Кыямәт көнендә бәндә гомерен кая әрәм иткәне, гыйлемен ничек кулланганы, байлыгын ничек табып, кая туздырганы, тәнен ничек кулланганы турында сорамыйча урыныннан кузгалмаячак».742

24. Гыйлем тарату.

Ислам кешеләрне гыйлем алырга һәм аны башкаларга тапшырырга өнди. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَلَوْلا نَفَرَ مِنْ كُلِّ فِرْقَةٍ مِنْهُمْ طَائِفَةٌ لِيَتَفَقَّهُوا فِي الدِّينِ

وَلِيُنْذِرُوا قَوْمَهُمْ إِذَا رَجَعُوا إِلَيْهِمْ لَعَلَّهُمْ يَحْذَرُونَ 

«Сезнең бел өшегез сугышка чыкса, ә калганнарыгыз тегеләр кайткач, алар начарлыктан тыелсыннар өчен дин өйрәнергә һәм кешеләрне вәгазьләргә омтылсалар, бу – яхшырак».743

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

نَضَّرَ اللَّهُ امْرَأً سَمِعَ مِنَّا شَيْئًا فَبَلَّغَهُ كَمَا سَمِعَ ، فَرُبَّ مُبَلِّغٍ أَوْعَى مِنْ سَامِعٍ

«Бездән берәр нәрсә ишетеп, аны ишеткәнчә башка-ларга тапшыручыны Аллаһ бизәсен. Чөнки берәр нәрсә тапшырылган кеше моны үз колаклары белән ишетүчедән яхшырак үзләштерергә мөмкин».744

Мөселман шөгыльләнергә мөмкин булган һәм ул эш ярдәмендә үлгәннән соң да Аллаһ янында әҗер арта ба-ручы гамәл – гыйлем тапшыру. Аллаһының Илчесе галәй-һиссәләм әйткән:

إِذَا مَاتَ الإِنْسَانُ انْقَطَعَ عَنْهُ عَمَلُهُ إِلاَّ مِنْ ثَلاثَةٍ : إِلاَّ مِنْ

صَدَقَةٍ جَارِيَةٍ أَوْ عِلْمٍ يُنْتَفَعُ بِهِ أَوْ وَلَدٍ صَالِحٍ يَدْعُو لَهُ

«Кеше үлгәч, өч эштән кала башка нәрсә өчен әҗер килүе туктый. Ул өч гамәл – әҗере туктамый торган сада-ка садака җәрия), кешеләргә файда китерүче гыйлем, үзең өчен Аллаһыга дога кылачак изге бала».745

25. Гыйлем алуда эчкерсезлек.

Гыйлем эзләүче дә, гыйлем иясе дә Аллаһыга карата эчкерсезлек күрсәтергә, Аллаһының динен саклауны мак-сат итеп куярга, гыйлем белән кешеләргә файда китерергә тырышырга тиеш. Моннан тыш гыйлем алуның максаты югары дәрәҗәгә ирешү, байлык туплау, шөһрәт казану, башкалар белән бәхәсләшү өчен булырга тиеш түгел. Мондый эшләр кешенең гамәлләрен юкка чыгаралар, Ал-лаһының газабына дучар итәләр.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ تَعَلَّمَ عِلْمًا مِمَّا يُبْتَغَى بِهِ وَجْهُ اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّ لا يَتَعَلَّمُهُ إِلاَّ



لِيُصِيبَ بِهِ عَرَضًا مِنَ الدُّنْيَا لَمْ يَجِدْ عَرْفَ الْجَنَّةِ يَوْمَ الْقِيَامَةٍ

«Аллаһ ризалыгы өчен өйрәнергә тиеш булган нәрсә-не дөнья максатларын гына күздә тотып өйрәнүче Кыямәт көнендә җәннәтнең исен дә иснәмәячәк».746

مَنْ طَلَبَ الْعِلْمَ لِيُجَارِيَ بِهِ الْعُلَمَاءَ أَوْ لِيُمَارِيَ بِهِ السُّفَهَاءَ

أَوْ يَصْرِفَ بِهِ وُجُوهَ النَّاسِ إِلَيْهِ أَدْخَلَهُ اللَّهُ النَّارَ

«Галимнәр белән ярышу, яки акылсызлар белән бә-хәсләшү, яки күренекле кешеләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен гыйлем алучыны Аллаһ утка кертәчәк». Тирмизи.

Кыямәт көне турындагы хәдисендә Аллаһының Илче-се галәйһиссәләм әйткән:

وَرَجُلٌ تَعَلَّمَ الْعِلْمَ وَعَلَّمَهُ وَقَرَأَ الْقُرْآنَ ، فَأُتِيَ بِهِ ، فَعَرَّفَهُ نِعَمَهُ فَعَرَفَهَا ، قَالَ : فَمَا عَمِلْتَ فِيهَا ؟ قَالَ : تَعَلَّمْتُ الْعِلْمَ وَعَلَّمْتُهُ وَقَرَأْتُ فِيكَ الْقُرْآنَ ، قَالَ : كَذَبْتَ ، وَلَكِنَّكَ تَعَلَّمْتَ الْعِلْمَ لِيُقَالَ عَالِمٌ وَقَرَأْتَ الْقُرْآنَ لِيُقَالَ هُوَ قَارِئٌ فَقَدْ قِيلَ ، ثُمَّ أُمِرَ بِهِ فَسُحِبَ عَلَى وَجْهِهِ حَتَّى أُلْقِيَ فِي النَّارِ

«... Аннары гыйлем алучы аны башкаларга тапшыру-чы һәм Коръән укучы кешене китерәчәкләр. Аллаһ аңа Үзенең нигъмәтләрен искә алачак. Ә аннары Аллаһ: «Аларга рәхмәт йөзеннән син нәрсә эшләдең?» – дип со-раячак. Ул: «Мин Синең өчен гыйлем алдым, аны башка-ларга тапшырдым, Коръән укыдым», – диячәк. Аллаһ: «Ялганлыйсың. Чөнки син кешеләр «галим» дип әйтсен өчен генә гыйлем алырга, «укучы» дип әйтсеннәр өчен ге-нә Коръән укырга омтылдың. Алар шулай дип әйттеләр дә», – дип әйтәчәк. Шуннан соң ул кеше турында тиешле хөкем чыгарачаклар һәм аны йөзтүбән килеш җәһәннәмгә ыргытачаклар».747

26. «Белмим» дигән сүз гыйлемнең яртысы.

Кешенең гыйлем алу һәм аны башкаларга тапшыруда эчкерсез булуының бер билгесе – белмәсә, «Белмим» дип әйтергә оялмавы. Мәгълүм булганча, нинди дә булса га-лимгә күп итеп сорау бирсәләр, ул аларның яртысына үз гыйлеме белән җавап биргән. Ә күбесенә «Белмим» дип әйткән. Ахыр чиктә кешеләр «Белмим» – гыйлемне ярты-сы» дия башлаганнар. Чөнки бу сүзләр ул кешенең үз сү-зенә нык ышануын күрсәтәләр. Мәсәлән, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләмнән кайбер нәрсәләр турында сорасалар, тот-кан урыны бөек булуга карамастан, болай дигән:

مَا الْمَسْئُولَ عَنْهَا بِأَعْلَمَ مِنَ السَّائِلِ

«Сораучы кеше соралучыдан яхшырак белә».748

Моның бер ояты да юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا أُوتِيتُمْ مِنَ الْعِلْمِ إِلاَّ قَلِيلاً 

«Сезгә аз гына гыйлем бирелде».749

27. Гыйлем эзләүче нәрсәгә тотынырга тиеш.

Ул гыйлем ияләренә омтылырга, һәрвакытта да алар янында булырга, мөмкин кадәр аларга хезмәт итәргә тиеш.

Аллаһы Тәгалә Муса һәм Хозыр турында сөйләгән кыйссада Муса галәйһиссәләм болай дигән:

هَلْ أَتَّبِعُكَ عَلَى أَنْ تُعَلِّمَنِ مِمَّا عُلِّمْتَ رُشْدًا 

«Син туры юл турында белгәннәреңне миңа өйрәтсен өчен сиңа иярергә ярыймы?»750

28. Аллаһы Тәгаләне искә алу зекер).

Аллаһы Тәгаләне искә алу гыйбадәтнең иң әһәмият-леләре исәбенә керә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

اتْلُ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنَ الْكِتَابِ وَأَقِمِ الصَّلاةَ إِنَّ الصَّلاةَ تَنْهَى



عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ وَلَذِكْرُ اللَّهِ أَكْبَرُ وَاللَّهُ يَعْلَمُ مَا تَصْنَعُونَ 

«Язудан сиңа иңдерелгәнен укы һәм намаз укы! Дө-реслектә, намаз бозык һәм начар эшләрдән саклый. Чөнки Аллаһыны искә алу – иң бөек эш. Ә Аллаһ сезнең нәрсә кылганыгызны белә».751

Аллаһыны искә алу кешене һәрвакытта да бөтен эштә дә шәригать кушканча яшәргә этәрә. Кеше Аллаһ һәрва-кытта да үзен күзәтеп торуын аңлый. Шуның нәтиҗәсендә аның үз-үзен тотышы да, кешеләр белән мөнәсәбәте дә дөрес була.

Шул сәбәп белән мөселманга һәрвакытта да, һәр урында да Аллаһыны искә алырга боерылган:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا اللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا . وَسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلاً 

«Әй иман китергән бәндәләр, Аллаһыны еш искә алы-гыз һәм иртә-кичен Аны данлагыз».752

فَإِذَا قَضَيْتُمُ الصَّلاةَ فَاذْكُرُوا اللَّهَ قِيَامًا وَقُعُودًا وَعَلَى جُنُوبِكُمْ 

«Намаз укып бетерсәгез, баскан, утырган һәм яннары-гызга яткан килеш Аллаһыны искә алыгыз».753

29. Аллаһының Китабын уку – иң яхшы зекер.

Аллаһыны искә алуның иң яхшы төре – Аның Пәй-гамбәр галәйһиссәләмгә иңдергән сүзләрен кабатлау. Ул сүзләр үзләре үк зекер булу белән беррәттән, Аллаһының шәригатен, мөселманның үтәргә һәм тыелырга тиешле нәрсәләрен өйрәтәләр. Мөселман Коръәннән үзенә әдәп-нең нигезе булган, бәхет һәм уңышка илтүче нәрсәләрне ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَأَنْزَلْنَا إِلَيْكَ الذِّكْرَ لِتُبَيِّنَ لِلنَّاسِ مَا نُزِّلَ إِلَيْهِمْ وَلَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ 

«... аларга җибәрелгән нәрсәләрне аңлатыр өчен һәм алар фикерләсеннәр өчен Без сиңа Коръән иңдердек».754

إِنْ هُوَ إِلاَّ ذِكْرٌ وَقُرْآنٌ مُبِينٌ  «Дөреслектә, ул Коръән) – искә алу һәм ачык Коръән».755هَذَا ذِكْرٌ وَإِنَّ لِلْمُتَّقِينَ لَحُسْنَ مَآبٍ  «Бу – нәсыйхәт. Дөреслектә, тәкъваларга гүзәл кайту урыны әзерләнгән».756وَلَقَدْ يَسَّرْنَا الْقُرْآنَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِرٍ  «Без Коръ-әнне ятлау өчен җиңел иттек. Ләкин аның нәсыйхәтләрен аңлаучы кеше табылырмы?»757

30. Мәчетләрнең тулы булуы.

Аллаһыны искә алу һәм Коръән уку өчен Аллаһының йорты булган мәчетләрдән дә яхшырак урын табып бул-мый. Ул мәчет – чын мәгънәсендә гыйлем, Аллаһыны искә алу һәм гыйбадәт белән тулы. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فِي بُيُوتٍ أَذِنَ اللَّهُ أَنْ تُرْفَعَ وَيُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ يُسَبِّحُ لَهُ فِيهَا بِالْغُدُوِّ وَالآصَالِ . رِجَالٌ




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет