حَيَاةً طَيِّبَةً وَلَنَجْزِيَنَّهُمْ أَجْرَهُمْ بِأَحْسَنِ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
«Изгелек кылган мөэмин ир һәм хатыннарны Без һич-шиксез яхшы тормышка кайтарачакбыз һәм алар кылганга караганда да яхшырак әҗер бирәчәкбез».798
Мондый мөэмин Аллаһының, Аның Пәйгамбәренең һәм мөэминнәрнең ярдәменнән башка ярдәмгә риза бул-маячак. Шуның ярдәмендә ул бөтен ялган һәм гаделсез көчләргә каршы тора алачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:
إِنَّمَا وَلِيُّكُمُ اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَالَّذِينَ آمَنُوا الَّذِينَ يُقِيمُونَ الصَّلاةَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَهُمْ رَاكِعُونَ . وَمَنْ يَتَوَلَّ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَالَّذِينَ آمَنُوا فَإِنَّ حِزْبَ اللَّهِ هُمُ الْغَالِبُونَ
«Сезнең ярдәмчегез, бары тик Аллаһ, Аның Илчесе, намаз укучы, зәкят түләүче, сәҗдә кылучы мөэминнәр. Аллаһының, Аның Илчесенең, иман китерүчеләрнең ярдә-мен эзләүчеләр – Аллаһының тарафдарлары. Алар җиңә-чәкләр».799 بَلِ اللَّهُ مَوْلاكُمْ وَهُوَ خَيْرُ النَّاصِرِينَ «... сезнең Ярдәмче-гез – Аллаһ. Ул – ярдәм итүчеләрнең иң яхшысы».800
37. Әлеге хәдис нәрсәгә юнәлдерә.
1. Аллаһының әҗере бәндәнең бу дөньяда кылган гамәлләренә тигез булачак. Мәсәлән җиңеләйткән өчен – җиңеләйтү, коткарган өчен – коткару, ярдәм өчен – ярдәм итү, каплаган өчен – каплау бүләк ителәчәк. Аллаһының Илчесе әйткән: وَإِنَّمَا يَرْحَمُ اللَّهُ مِنْ عِبَادِهِ الرُّحَمَاءَ «Аллаһ Үзенең рәхимле бәндәләренә генә рәхимле булачак».801
2. Кешеләргә ярдәм итү Аллаһының мәхәббәтен яу-лап алуга сәбәп була.
3. Башкаларның хәлен җиңеләйтүчегә һәм ярдәм итүчегә Аллаһ шатлыклы хәбәр һәм вәгъдә җиткерә: ул кешеләр Исламда үләчәкләр, ә мөселман булмаган затка мәрхәмәт кылынмаячак, ярдәм ителмәячәк.
4. Хәдистә җиңеллек һәм башка нәрсәләр турында әйтелгән сүзләр мөселманнарга да, аларга дошманлык тот-маучыларга да карый. Безгә андый кешеләргә һәм барлык тере затларга яхшылык кылу боерылган. Аллаһының Ил-чесе әйткән: إِنَّ اللَّهَ كَتَبَ الإِحْسَانَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ «Дөреслектә, Аллаһ бөтен эшне дөрес итеп эшләргә боерган...»802
فِي كُلِّ كَبِدِ رَطْبَةٍ أَجْرٌ
«Бөтен тере зат өчен әҗер бирмә».803
5. Гыйлем эзләүгә рия кушылудан саклау. Чөнки башка эшләргә караганда гыйлем эзләүгә бу күбрәк хас. Шулай итеп, үзеңнең ниятеңне төзәтергә һәм эчкерсезлек күрсәтергә кирәк. Бу рәвештә гыйлем алсак, әҗердән мәх-рүм булмабыз һәм тырышлыгыбыз әрәм китмәс.
6. Аллаһыдан ярдәм һәм җиңеллек сорарага кирәк. Чөнки һидәят Аңа гына бәйле. Ә гыйбадәт кылуга Алла-һының җиңеләйтүе һәм рәхмәте ярдәмендә генә килеп бу-ла. Болар булмаса, гыйлем дә, башка нәрсә дә ярдәм итмә-ячәк.
7. Даими рәвештә Коръән укырга, моның өчен дус-лар белән очрашырга, аны өйрәнергә, гамәлдә кулланырга кирәк. Аны укуны бәйрәм, тантаналы очракларга, мәетнең өчесе, җидесе кебек мәҗлесләргә генә калдырырга яра-мый.
8. Тәүбә итәргә, изге гамәлләр кылырга ашыгырга кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَسَارِعُوا إِلَى مَغْفِرَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَوَاتُ وَالأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ . الَّذِينَ يُنْفِقُونَ فِي السَّرَّاءِ وَالضَّرَّاءِ وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
«Раббыгыз тарафыннан гафу ителүгә һәм киңлеге җирләр һәм күккә тигез булган, тәкъвалар өчен әзерләнгән җәннәткә ашыгыгыз. Ул тәкъвалар байлык һәм ярлылык вакытында малларын сарыф итәләр, ачуларын басалар, ке-шеләрне гафу итәләр. Чөнки Аллаһ изгелек кылучыларны гафу итә!»804
Аллаһы Тәгаләнең гаделлеге һәм рәхмәте
36عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا ، عَنْ رَسُولِ اللَّهِ فِيمَا يَرْوِيهِ عَنْ رَبِّهِ تَبَارَكَ وَتَعَالَى قَالَ : إِنَّ اللَّهَ كَتَبَ الْحَسَنَاتِ وَالسَّيِّئَاتِ ثُمَّ بَيَّنَ : فَمَنْ هَمَّ بِحَسَنَةٍ فَلَمْ يَعْمَلْهَا كَتَبَهَا اللَّهُ عِنْدَهُ حَسَنَةً كَامِلَةً ، وَإِنْ هَمَّ بِهَا فَعَمِلَهَا كَتَبَهَا اللَّهُ عِنْدَهُ عَشْرَ حَسَنَاتٍ إِلَى سَبْعِمِائَةِ ضِعْفٍ إِلَى أَضْعَافٍ كَثِيرَةٍ، وَإِنْ هَمَّ بِسَيِّئَةٍ فَلَمْ يَعْمَلْهَا كَتَبَهَا اللَّهُ عِنْدَهُ حَسَنَةً كَامِلَةً ، وَإِنْ هَمَّ بِهَا فَعَمِلَهَا كَتَبَهَا اللَّهُ سَيِّئَةً وَاحِدَةً
Ибне Габбас разыяллаһү ганһү сөйләгәнчә, Аллаһы-ның Илчесе Раббысының бу сүзләрен тапшыра: «Дөрес-лектә, Аллаһ изге һәм начар гамәлләрне язган да аны аң-латкан: «Яхшы эш кылырга ниятләп, аны эшләмәүчегә Аллаһ «тулы бер изге гамәл кылган» дип язачак. Кеше из-ге гамәл кылырга теләп, аны кылса, Аллаһ Үзендә уннан алып җиде йөзгә кадәр һәм күбрәк изгелек язачак. Начар гамәл кылырга ниятләп, аны эшләмәүчегә Аллаһ тулы бер изге гамәл кылган дип язачак. Начар гамәл кылырга ният-ләп, аны эшләүчегә Аллаһ бер начар гамәл язачак».805
Хәдиснең әһәмияте
Әлеге хәдис зур шатлыклы хәбәрне һәм Аллаһының рәхмәтенә өмет итүне үз эченә ала, күңелне тырышып хез-мәт итәргә этәрә. Ул хезмәт Аллаһ тарафыннан игътибар-сыз калмый, Аның белүе белән тормышка ашырыла.
Хәдисне аңлау
Хәдистә изге һәм начар гамәлләрнең язылуы, ул га-мәлләргә ният кылу турында сөйләнелә.
1. Изге гамәл кылу өчен уннан ким булмаган әҗер языла. Чөнки ул ният һәм карар белән генә чикләнмәгән, үзенең яхшылыгын кылган. Аллаһы Тәгалә әйткән:
مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ عَشْرُ أَمْثَالِهَا «Изгелек кылучыга ун мәр-тәбә артык әҗер биреләчәк...»806
Теләгән кешесенә Аллаһ уннан да артык әҗер би-рәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:
مَثَلُ الَّذِينَ يُنْفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ كَمَثَلِ حَبَّةٍ أَنْبَتَتْ سَبْعَ سَنَابِلَ
فِي كُلِّ سُنْبُلَةٍ مِائَةُ حَبَّةٍ وَاللَّهُ يُضَاعِفُ لِمَنْ يَشَاءُ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
«Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кебек, ул орлыктан җиде башак үсте, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек Иясе һәм барча нәрсәне Белүче».807
Ибне Мәсгут сөйләгән: «Бер кеше авызлыкланган дөя китергән дә: «Әй Аллаһының Илчесе, моны Аллаһ юлын-да куллан!» – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
لَكَ بِهَا يَوْمَ الْقِيَامَةِ سَبْعُمِائَةِ نَاقَةٍ «Кыямәт көнендә сиңа мо-ның өчен җиде йөз дөя булачак».808
Әҗернең уннан күбрәккә артуы кешенең Исламны ях-шы тотуына, эчкерсезлекнең камиллегенә бәйле.
2. Начар гамәл кылу.
Аллаһының бәндәсе кылган һәр начар гамәл бер дип языла һәм артмый. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَمَنْ جَاءَ بِالسَّيِّئَةِ فَلا يُجْزَى إِلاَّ مِثْلَهَا وَهُمْ لا يُظْلَمُونَ
«... начарлык кылучыга шундый ук җәза биреләчәк. Алар золым кылынмаячаклар».809
Әмма кылган вакытына, кем тарафыннан кылынуына яки урынына карап, кайчакта начар эшкә зур игътибар би-релә.
а) Хәрам айларында кылынган начар эш Аллаһ кар-шында башка вакытта кылынганнан начаррак. Чөнки Ал-лаһы Тәгалә ул айларны хөрмәтләгән. Аллаһы Тәгалә әйт-кән:
إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِنْدَ اللَّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللَّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَوَاتِ
وَالأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ذَلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ فَلا تَظْلِمُوا فِيهِنَّ أَنْفُسَكُمْ
«Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җир-не һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зөлкагъ-дә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр –хак :дин. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз һәм мөшрик-ләр сезнең белән барчасы бер булып сугышкан кебек, бар-чагыз бер булып, мөшрикләр белән сугышыгыз, бер-бере-гезгә ярдәмдә булыгыз, ташлашмагыз! Һәм белегез, Аллаһ тәкъвалар белән бергә».810
Катәдә әлеге аятьне болай дип тәфсир кыла: «Хәрам айларында золым кылу – башка айлардагыга караганда зуррак гөнаһ. Гәрчә бу башка очракларда да рөхсәт ител-мәсә дә. Әмма Аллаһы Тәгалә моңа үзе теләгән кадәр әһә-мият бирәчәк».
б) Хәрам тыелган урында) кылынган гөнаһ әлеге урынның күркәмлеге сәбәпле зуррак гөнаһ санала. Аллаһы Тәгалә әйткән:
الْحَجُّ أَشْهُرٌ مَعْلُومَاتٌ فَمَنْ فَرَضَ فِيهِنَّ الْحَجَّ فَلا رَفَثَ وَلا فُسُوقَ وَلا جِدَالَ فِي الْحَجِّ
«Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зөлкагьдә, һәм Зөлхиҗҗәнең ахыргы ун көннәре. Берәү хаҗ кылырга ниятләп, ихрам багласа, аңа хаҗ гамәлләре тәмам булганчы якынлык кылырга, шәригатькә хыйлаф булган эшләрне эшләргә һәм юлдашлар белән низагла-шырга ярамый».811
Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү: «Кечкенә гөнаһ кылу – хәрам тыелган) урында Аллаһыга итәгатьсезлек күрсәтү ул», – дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَمَنْ يُرِدْ فِيهِ بِإِلْحَادٍ بِظُلْمٍ نُذِقْهُ مِنْ عَذَابٍ أَلِيمٍ
«... үзенең гаделсезлеге белән хәрам урында иманнан тайпылырга теләгән кешегә Без газаплы җәза бирәчәк-без».812 Монда Мәккәдә теләсә нинди бозыклык кылу күз алдында тотыла.
Шуңа күрә, сәхабәләрнең һәм тәбигыйннәрнең күбе-се, мәсәлән, Ибне Габбас, Габдуллаһ бине Гамр бине әл-Гас, Гомәр бине Габделгазиз гөнаһ кылудан куркып, хәрам урын тирәсендә яшәмәгәннәр.
в) Кайбер бәндәләрнең гөнаһлары шул кешеләрнең Аллаһыны тануына, Аңа якынлыгына бәйле рәвештә зу-раерга мөмкин. Аллаһы Тәгалә әйткән:
يَا نِسَاءَ النَّبِيِّ مَنْ يَأْتِ مِنْكُنَّ بِفَاحِشَةٍ مُبَيِّنَةٍ يُضَاعَفْ لَهَا الْعَذَابُ ضِعْفَيْنِ وَكَانَ ذَلِكَ عَلَى اللَّهِ يَسِيرًا . وَمَنْ يَقْنُتْ مِنْكُنَّ لِلَّهِ وَرَسُولِهِ وَتَعْمَلْ صَالِحًا نُؤْتِهَا أَجْرَهَا مَرَّتَيْنِ وَأَعْتَدْنَا لَهَا رِزْقًا كَرِيمًا
«Әй Пәйгамбәр хатыннары! Сезнең ачык рәвештә бо-зыклык кылучыгызга җәза ике тапкыр артык булачак. Бу Аллаһ өчен җиңел Аллаһыга һәм Аның Пәйгамбәренә итә-гать итүчегезгә, изге гамәлләр кылучыгызга Без ике тап-кыр әҗер бирәчәкбез. Без аңа юмарт ризык әзерләдек».813
3. Яхшы гамәл кылырга ниятләү.
Әйтеп үткәнебезчә, ният кылу дигәндә уйлап кую гы-на түгел, карар кылу күз алдында тотыла. Яхшылык кы-лырга ниятләүчегә Аллаһ «бер яхшылыкны кылган» дип язачак. Чөнки яхшы гамәл кылырга ниятләү аны чыннан да кылуның сәбәбе һәм башлангычы булып тора. Пәйгам-бәребез галәйһиссәләм хәбәр итүенчә, Аллаһы Тәгалә бо-лай дигән:
قَالَ اللَّهُ عَزَّ وَجَلَّ : إِذَا تَحَدَّثَ عَبْدِي بِأَنْ يَعْمَلَ حَسَنَةً فَأَنَا أَكْتُبُهَا لَهُ حَسَنَةً
«Минем бәндәм «Яхшы гамәл кылачакмын», – дип әйтсә, Мин аңа яхшы гамәл кылган дип язачакмын».814
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
مَنْ هَمَّ بِحَسَنَةٍ فَلَمْ يَعْمَلْهَا ، فَعَلِمَ اللَّهُ أَنَّهُ قَدْ
أَشْعَرَهَا قَلْبَهُ وَحَرَصَ عَلَيْهَا كُتِبَتْ لَهُ حَسَنَةً
«Берәр кеше изге гамәл кылырга ниятләп, аны кылма-са, Аллаһ ул кешенең бу турыда йөрәгенә хәбәр иткәнен һәм аны бик тә эшләргә теләгәнен беләчәк. Аңа яхшы га-мәл кылган дип язылачак».815 إِنَّمَا تَرَكَهَا جَرَّايَ «Төнлә то-рып намаз укырга ниятләп, йокларга ятучы, йоклап ир-тәнгегә кадәр уянмаса, аңа кылырга ниятләгән нәрсә язы-лачак».816
Сәгыйд ибне Мүсәеб: «Намаз укырга, яки ураза то-тарга, яки хаҗ кылырга, яки җиһатта катнашырга ниятләп, ул кешегә берәр нәрсә комачауласа, Аллаһы Тәгалә аны үзе ниятләгән нәрсәгә китерәчәк», – дип әйткән.
4. Начар гамәл кылырга ниятләү.
Әгәр бәндә начар гамәл кылырга ниятләсә, ләкин аны кылмаса, аңа бер изгелек кылган әҗер язылачак. Аллаһы-ның Илчесе галәйһиссәләм әйткән: وَإِنْ تَرَكَهَا مِنْ أَجْلِي«... ул моннан Минем өчен генә баш тартты...»817
Ә икенче риваятьтә болай диелә: «... ул моннан Ми-нем өчен баш тартса...»818
Әлеге сүзләрдән күренгәнчә, начарлыкны кылудан Аллаһы Тәгалә өчен генә баш тартырга кирәк. Шулай эш-ләүче кеше үзенә бер бөтен яхшы гамәл язылуга лаеклы. Чөнки ул яхшы гамәл кылырга – начарлыктан баш тартып, Аллаһы Тәгаләгә ярарга тырыша. Кешеләрдән куркып яки алар күрсен дип начарлыктан баш тартучы үзенә яхшы га-мәл язылуга лаеклы түгел. Чөнки кешеләрдән куркуны ул Аллаһыдан куркудан өстен куйган, ә бу хәрам эш санала.
Ибне Һәҗәр: «Бәлки нәтиҗәләре турында уйламыйча начар эштән баш тартучының яхшылыгы нәтиҗәләрен уйлап баш тартучыныкыннан кимрәктер. Әйткәнебезчә, гөнаһтан баш тарту – начарлык кылуны туктату, ә начар-лык кылуны туктату – яхшылык ул. Шулай ук, гөнаһ кы-лырга ниятләр, аннары аннан баш тартучыга бер изге га-мәл язылачак. Кеше Раббысыннан куркып аннан баш тарт-са, аңа күп изгелек язылачак», – дигән.
5. Бөек рәхмәт.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَلا يَهْلِكُ عَلَى اللَّهِ إِلاَّ هَالِكٌ
«... Аллаһ һәлак булучыны гына һәлак итә».
Әлеге сүзләр Аллаһының бөек рәхмәтенә күрсәтәләр. Чөнки Аллаһ үзен һәлакәткә китерүчене, билгеләнгән чикләрне үтәүчене, бозыклык кылучыны гына һәлак итә.
6. Кешенең нәрсә ният иткәнен фәрештәләрнең белүе.
Фәрештәләр моны яки илаһи илһам аркылы яки кеше-ләрнең күңелләренә күз сала алулары ярдәмендә белә-чәкләр. Шулай ук, фәрештәләр гөнаһ кылу ниятенең сасы исен, ә изгелек кылу ниятенең хуш исен сизә, дип тә әй-тәләр.
7. Уразаның күркәмлеге.
Уразаның башка гыйбадәтләрдән аермасы шунда – аның өчен бирелә торган әҗернең күпмегә артачагын бер Аллаһ кына белә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм тапшырганча, Аллаһы Тәгалә әйткән:
كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ لَهُ إِلاَّ الصَّيَامَ فَإِنَّهُ لِي وَأَنَا أَجْزِي بِهِ
«Кешенең уразадан кала барлык гамәле дә үзе өчен кылына. Ә ураза Минеке, Мин аның өчен Үзем белеп әҗер бирәчәкмен».819
Ураза сабыр итүнең иң гүзәл төре. Аллаһы Тәгалә әйткән: إِنَّمَا يُوَفَّى الصَّابِرُونَ أَجْرَهُمْ بِغَيْرِ حِسَابٍ «Дөреслектә, сабыр бәндәләр үзләренең әҗерләрен хисапсыз алачаклар».820
8. Аллаһының бәндәләренә күрсәткән рәхмәте бөтен нәрсәне үз эченә ала, Аның гафу итүе дә бөтен нәрсәгә дә карый, ә Аның нигъмәтләренең чиге юк.
9. Кеше гамәлдә кулланмаса, нәфесе вәсвәсә кылган нәрсәләр, гөнаһ кылу турында уйлаган өчен Аллаһы Тәга-лә аны җәзаламаячак.
10. Әҗер язылсын өчен мөселманның яхшылык кылу нияте даими булырга тиеш. Моннан тыш, кирәкле шарт-лар булса, ул үзен изгелек кылырга гадәтләндерергә тиеш.
11. Итәгать кылуда һәм гөнаһтан баш тартуда эчкер-сез булу кешене әҗер алуга лаеклы итә. Кеше эчкерсез булган саен аның әҗере дә зуррак булачак.
Аллаһыга якынаю чаралары
37عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ : إِنَّ اللَّهَ تَعَالَى قَالَ : مَنْ عَادَى لِي وَلِيًّا فَقَدْ آذَنْتُهُ بِالْحَرْبِ ، وَمَا تَقَرَّبَ إِلَيَّ عَبْدِي بِشَيْءٍ أحَبَّ إِلَيَّ مِمَّا افْتَرَضْتُ عَلَيْهِ ، وَمَا يَزَالُ عَبْدِي يَتَقَرَّبُ إِلَيَّ بِالنَّوَافِلِ حَتَّى أُحِبَّهُ ، فَإِذَا أَحْبَبْتُهُ كُنْتُ سَمْعَهُ الَّذِي يَسْمَعُ بِهِ وَبَصَرَهُ الَّذِي يُبْصِرُ بِهِ وَيَدَهُ الَّتِي يَبْطِشُ بِهَا وَرِجْلَهُ الَّتِي يَمْشِي بِهَا ، وَإِنْ سَأَلَنِي لأُعْطِيَنَّهُ وَلإِنِ اسْتَعَاذَنِي لأُعِيذَنَّهُ
Әбү Һөрәйрә сүзләрен риваять кылулары буенча Ал-лаһының Илчесе әйктән: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә әйт-кән: «Миңа якын булган кеше белән көрәшәчүгә Мин су-гыш игълан итәм! Бәндәм Миңа якынаюга омтылып кыл-ган эшләрнең Миңа иң сөеклесе – Мин аңа фарыз кылган эшләр. Мин аны яратканчы, бәндә Миңа өстәмә гамәлләр нәфел) кылып якыначак. Мин аны яраткач, аның ишетүче колагы, күрә торган күзе, тота торган кулы, йөри торган аягы булачакмын. Ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин һичшиксез аны бирәчәкмен. Миннән яклау сораса, яклая-чакмын».821
Икенче риваятьтә Бохари бу сүзләрне дә өсти: «... Мин кыла торган эшләрнең берсе дә Мине үләргә теләмә-гән мөэминнең җаны алу кебек икеләнергә мәҗбүр итми. Чөнки Мин аңа зарар китерергә теләмим».
Хәдиснең әһәмияте
Аллаһ Үзенә якын кешеләрене мәхәббәт һәм кайгыр-ту белән әйләндереп ала. Әлеге хәдистә кемнең Аллаһыга якын булуы, кемне ике дөньяда да яратуы турында сөйлә-нелә. Шуңа күрә, Аллаһыга якын булучылар телгә алын-ган хәдисләрдән монысы иң яхшысы санала.
Шәүкәни: «Дөрес итеп аңлаучылар өчен әлеге хәдис күп файдалы һәм кыйммәтле нәрсәне үз эченә ала», – ди-гән.
Тәүхи: «Әлеге хәдис Аллаһыга якынаюның, Аны та-нуның, Аның мәхәббәтен яулауның, иманның, Исламның, ихсанның нигезе булып тора. Бу турыда Җәбраил галәй-һиссәләмнең сораулар бирүе турындагы хәдистә дә сөйлә-нелә. Ихсанга килгәндә ул дөньядан баш тартуны зөһед), ихласлыкны, үз-үзеңне күзәтүне һ.б. үз эченә ала», – дип әйткән.
Хәдисне аңлау
1. Аллаһы Тәгаләгә якын кешеләр.
Болар – Аллаһыга итәгатьтән тайпылмаучы, Аңа кара-та эчкерсезлек күрсәтүче бәндәләр. Үзенең Китабында Ал-лаһы Тәгалә аларны ике сыйфат иман һәм тәкъвалык хас кешеләр итеп тасвирлый:
أَلا إِنَّ أَوْلِيَاءَ اللَّهِ لا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلا هُمْ يَحْزَنُونَ . الَّذِينَ آمَنُوا وَكَانُوا يَتَّقُونَ . لَهُمُ الْبُشْرَى فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الآخِرَةِ لا تَبْدِيلَ لِكَلِمَاتِ اللَّهِ ذَلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
«Дөреслектә, Аллаһыга якын булганнар бернәрсәдән дә курыкмаячаклар һәм кайгырмаячаклар. Алар иман ки-терделәр һәм тәкъва булдылар».822
Шулай итеп, Аллаһының шәфәгатенә өммәтләргә ла-еклы иткән беренче нәрсә – Аңа иман китерү, ә аннары – тәкъвалык. Бу кешеләр каршында киң, мөмкинчелекләр ача, әлеге ике сыйфатка ия булучыларга иминлек күләгә-сендә яшеренү мөмкинчелеге бирә. Аллаһы Тәгалә Мө-хәммәт галәйһиссәләмнең өммәтен өч төркемгә бүлә:
ثُمَّ أَوْرَثْنَا الْكِتَابَ الَّذِينَ اصْطَفَيْنَا مِنْ عِبَادِنَا فَمِنْهُمْ ظَالِمٌ
لِنَفْسِهِ وَمِنْهُمْ مُقْتَصِدٌ وَمِنْهُمْ سَابِقٌ بِالْخَيْرَاتِ بِإِذْنِ اللَّهِ
«Аннары Без Үзебез сайлаган колларыбызга бу Язуны мирас итеп бирдек. Алар арасында үзләренә золым кылу-чылар да, уртачалар да, Аллаһының рөхсәте белән яхшы эшләрдә башкаларны узып китүчеләр дә бар...»823
Үзенә үзе золым кылучы – гөнаһында нык булучы, уртача бәндә – дини бурычларны үтәүче һәм хәрамнан ты-елучы, ул кеше Аллаһыга якыннар исәбенә керә ала, әмма Аңа иң якыннардан булмый. Башкаларны узып китүче – үзенең дини бурычларын үтәп кенә калмыйча, өстәмә га-мәлләр дә кылучы, хәрамнан да, мәкрүһтән да тыелучы.
Аллаһыга якыннарның иң күркәмнәре – гөнаһ-хата-лардан азат булган, Аллаһ могҗизалар кылу сәләте биргән пәйгамбәрләр һәм илчеләр. Алардан соң иң яхшы бәндә-ләр – Мөхәммәт галәйһиссәләмнең сәхабәләре. Аннан соң безнең көннәргә кадәр яшәгән якын кешеләр. Иман һәм тәкъвага ия булган, Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә ияргән кеше генә тулы мәгънәсендә Аллаһыга якын санала ала.
2. Аллаһыга якын кешеләргә карата дошманлык күр-сәтү.
Тәкъва мөэминне рәнҗетүчегә, аның үзенә, малына яки намусына кул сузучыга Аллаһ сугыш игълан итүен белдерә. Әгәр Аллаһ бәндәсенә сугыш игълан итә икән, димәк, Ул аны һәлак итәчәк. Аллаһ ул кешенең вакытын кичектереп торырга мөмкин, ләкин бу турыда онытмаячак.
Гайшә анабыз сүзләренә караганда Пәйгамбәр галәй-һиссәләм болай дигән: مَنْ أَذَلَّ لِي وَلِيًّا فَقَدِ اسْتَحَلَّ مُحَارَبَتِي «Ал-лаһы Тәгалә әйткән: «Миңа якын булучыны түбәнсетүче үзенә минем белән көрәшүне мөмкин дип санаган».824
Икенче риваятьтә: «Миңа якын булучыны рәнҗетүче Минем белән ачыктан-ачык сугыша», – диелгән.825
Аллаһыга якын бәндәнең дошманлык күрсәтүе ту-рында. Ибне Хәҗәр болай дип яза: «Аллаһыга якын бәндә белән дошманлашучының барлыгын күз алдына китерүе авыр. Чөнки бу үзара нәфрәтне барлыкка китерә. Ә якын кешегә тыйнаклык һәм үзе белән хисаплашмаган кешеләр-не гафу итә белү сәләте хас булырга тиеш.
Дошманлык дөньяви каршылыклар һәм мөнәсәбәтләр белән генә чикләнми. Ул фанатизм сәбәпле туган нәфрәт аркылы да барлыкка киләргә мөмкин. Мәсәлән, бидгать тарафдары сөннәт тарафдарына карата хис иткән нәфрәт. Моның нәтиҗәсе үзара нәфрәт булачак.
Якын кешегә килгәндә, ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дошманлаша. Ә башкалар бүтән сәбәпләр аркылы. Аллаһыга якын кеше бозык кешене яратмый, ә бозык кеше үзе дә Аллаһыга якын кешене яратмый».
3. Аллаһыга иң сөекле һәм иң яхшы эш – фарыз га-мәлләрне үтәү.
Әлеге хәдистә китерелгән Аллаһы Тәгаләнең «Бән-дәм, Миңа якынаерга теләп, кылган иң сөекле эш – Мин фарыз кылган нәрсәләрне үтәү...» дигән сүзләре моңа ачык дәлил булып тора. Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү: «Иң яхшы гамәл – Аллаһ фарыз кылганны үтәү һәм ул тыйганнан тыелу, Аллаһы Тәгаләдә булган нәрсәгә ом-тылганда ниятнең эчкерсез булуы», – дип әйткән.
Үзенең бер вәгазендә Гомәр бине Габделгазиз – болай дигән: «Гыйбадәтне үтәү һәм хәрамнан читләшү. Чөнки Аллаһы бәндәләрен Үзенә якынайту өчен боларны фарыз кылган. Моның нәтиҗәсе, һичшиксез, Аллаһының бәндә-ләренә карата рәхмәте һәм мәрхәмәте булачак. Аллаһыга якынайта торган иң зур гыйбадәт – намаз. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән: وَاسْجُدْ وَاقْتَرِبْ «Сәҗдә кыл һәм якы-най...»826
Ә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
أَقْرَبُ مَا يَكُونُ الْعَبْدُ مِنْ رَبِّهِ وَهُوَ سَاجِدٌ «Сәҗдә кылганда бәндә Раббысына иң якын хәләттә була».827
Кешене Аллаһыга якынайта торган бурычларга җи-тәкченең гади кешеләргә карата, гаилә башлыгының ха-тын һәм балаларына карата гадел булуы да керә. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән:
إِنَّ الْمُقْسِطِينَ عِنْدَ اللَّهِ عَلَى مَنَابِرَ مِنْ نُورٍ عَنْ يَمِينِ الرَّحْمَنِ عَزَّ وَجَلَّ ،
وَكِلْتَا يَدَيْهِ يَمِينٌ ، الَّذِينَ يَعْدِلُونَ فِي حُكْمِهِمْ وَأَهْلِيهِمْ وَمَا وَلُوا
«Дөреслектә, гадел бәндәләр Аллаһ каршында нурдан яратылган менбәрләрдә, ике кулы да уң булган Рәхимле-нең уң ягында басып торачаклар. Гаделләр фикерләүдә тугры булып, гаиләсе һәм кул астындагыларга карата га-дел булучылар».828
4. Гөнаһлардан баш тарту – дини бурычларның берсе.
Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләренә гөнаһтан баш тартуны фарыз кылган һәм Ул билгеләгән чикләрне үтәү-челәрне, итәгатьсезлек күрсәтүчеләрне ике дөньяда да га-заплы җәза көтүен хәбәр иткән. Моннан тыш, гөнаһлардан баш тарту дини бурычларны үтәүдән дә өстенрәк булып тора. Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:
إِذَا نَهَيْتُكُمْ عَنْ شَيْءٍ فَاجْتَنِبُوهُ وَإِذَا أَمَرْتُكُمْ بِأَمْرٍ فَأْتُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ
«Мин сезгә берәр нәрсәне тыйсам, аннан тыелыгыз; берәр нәрсә боерсам, аның булдыра алганын үтәгез..!»829
Әлеге хәдисне шәрехләп, Ибне Рәҗәп һәр гөнаһның Аллаһыга каршы сугыш икәнен хәбәр итә һәм Хәсән бине Адәмнең түбәндәге сүзләрен китерә: «Син Аллаһ белән көрәшергә кодрәтлеме соң? Ә Аллаһыга итәгать итмәүче аның белән сугыш алып бара бит. Гөнаһ кабәхәтрәк бул-ган саен, ул сугыш та ныграк көч ала. Шуңа күрә дә, риба һәм караклык белән шөгыльләнүчеләрне Аллаһы Тәгалә Үзе һәм Пәйгамбәр белән көрәшүчеләр дип атаган. Мо-ның сәбәбе шуннан гыйбарәт – ул кешеләр Аның бәндә-ләренә карата золым кылалар һәм Аның җиренә бозыклык тараталар».
5. Өстәмә гыйбадәт кылу ярдәмендә Аллаһыга якы-наю.
Әйтеп үткәнебезчә, Аллаһыга якынаюның һәм Аңа сөекле булуның зарури шарты – кешенең фарыз гыйбадәт-ләрең үтәве. Бу өстәмә намазлар уку, нәфел уразалары то-ту, тиешледән артык зәкят түләү, бердән күбрәк хаҗ кылу һ.б.ш., яхшы саналмаган нәрсәләрдән баш тарту аркылы тормышка ашырыла. Болар барысы да Аллаһыда бәндә-сенә карата мәхәббәт уята. Ә Аллаһ Үзе сөйгән кешелә-ренә Үзенә карата итәгать, Үзен искә алу сәләте, гыйбадәт кылу мөмкинчелеге бирә. Үзен ярата торган һәм Ул Үзе дә аларны ярата торган бәндәләр турында Аллаһы Тәгалә бо-лай дигән:
مَنْ يَرْتَدَّ مِنْكُمْ عَنْ دِينِهِ فَسَوْفَ يَأْتِي اللَّهُ بِقَوْمٍ يُحِبُّهُمْ وَيُحِبُّونَهُ أَذِلَّةٍ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ
Достарыңызбен бөлісу: |