Аллаһының гафу итүенең киңлеге
41عَنْ أَنَسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ يَقُولُ : قَالَ اللَّهُ تَعَالَى : يَا ابْنَ آدَمَ ، إِنَّكَ مَا دَعَوْتَنِي وَرَجَوْتَنِي غَفَرْتُ لَكَ عَلَى مَا كَانَ مِنْكَ وَلا أُبَالِي ، يَا ابْنَ آدَمَ ، لَوْ بَلَغَتْ ذُنُوبُكَ عَنَانَ السَّمَاءِ ثُمَّ اسْتَغْفَرْتَنِي غَفَرْتُ لَكَ ، يَا ابْنَ آدَمَ ، إِنَّكَ لَوْ أَتَيْتَنِي بِقُرَابِ الأَرْضِ خَطَايَا ثُمَّ لَقِيتَنِي لا تُشْرِكُ بِي شَيْئًا لأَتَيْتُكَ بِقُرَابِهَا مَغْفِرَةً
Әнәс разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Аллаһы Тәгалә әйт-кән: «Әй Адәм баласы, дөреслектә, син Миңа дога кылуны һәм Миңа өметләнүне ташлаганчы, Мин синең нинди гөнаһ кылуыңа карамастан, аларны гафу итәчәкмен! Әй Адәм баласы, син күктәге болытларга җитәрлек гөнаһ кы-лып, аннары Миннән гафу сорасаң, Мин сине гафу итәм. Әй Адәм баласы, син Минем яныма бөтен җир йөзен кап-ларлык дип әйтерлек гөнаһ кылсаң, ләкин Миннән башка бүтәнгә гыйбадәт кылмыйча Мине очратсаң, Мин бөтен гөнаһларны каплый торган гафу бүләк итәчәкмен!»894
Хәдисне аңлау
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөннәтен тәшкил иткән хәдисләр арасында әлеге хәдис иң күп өмет уята. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең нинди күп гөнаһны гафу итә алуын күрсәтә. Бу күп гөнаһ кылучы кешеләр Аллаһының гафу итүенә өметләрен өзмәсеннәр өчен эшләнә. Икенче яктан, беркем дә моңа гына өметләнеп гөнаһларга батарга тиеш түгел. Чөнки алар кешене тулысынча үзенә буйсындырыр-га мөмкин.
1. Гафу итүнең сәбәпләре.
Күп гөнаһ кылучы гафу итүне яулап алырга мөмкин булган күп чара бар. Шул исәптән:
1. Аллаһы Тәгаләгә дога кылу һәм аның кабул бу-луына өметләнү.
Аллаһы Тәгалә Үзенә дога кылырга боера һәм аңа җавап бирәчәген вәгъдә иткән:
وَقَالَ رَبُّكُمُ ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ «Раббыгыз әйтте: «Миңа дога кылыгыз һәм Мин сезгә җавап бирермен!»895
Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм:
إِنَّ الدُّعَاءَ هُوَ الْعِبَادَةُ «Дөреслектә, Аллаһыга дога кылу – гыйбадәт», – дип әйткән дә, түбәндәге аятьне укыган:
وَقَالَ رَبُّكُمُ ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ «Раббыгыз, әйтте: «Миңа дога кылыгыз һәм Мин сезгә җавап бирермен!»896
Аллаһы Тәгалә бәндәсенә Үзенә дога кылу мөмкинче-леге биреп, аңа зур шәфкать күрсәтсә, ул догасын кабул итеп һәм аңа җавап биреп икенче шәфкать күрсәтә. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм әйткән:
مَنْ أُعْطِيَ الدُّعَاءَ أُعْطِيَ الإِجَابَةَ لأَنَّ اللَّهَ تَعَالَى يَقُولُ : ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ
«Дога кылу мөмкинчелеге бирелүчегә җавап та бире-ләчәк. Чөнки Аллаһ болай дигән: اُدْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ «Миңа дога кылыгыз, Мин сезгә җавап бирермен!»897
مَا كَانَ اللَّهُ لِيَفْتَحَ عَلَى عَبْدٍ بَابَ الدُّعَاءَ وَيُغْلِقَ عَنْهُ بَابَ الإِجَابَةَ
«Аллаһ бәндәсе алдында дога ишеген ачып, догага җавап бирү ишеген ябучы түгел».898
2. Дога кабул булуның шартлары.
Кирәкле шартлар үтәлсә, аңа каршы булган бөтен нәрсәләр юкка чыгарылса, Аллаһыга дога кылу һичшиксез җавап алуга китерә. Шулай итеп, кайбер шартны яки дога кылу кагыйдәләрен үтәмәсә, яисә моңа башка киртә булса, кешенең догасы кабул булмаска мөмкин.
а) Дога кабул булуга өметләнү. Пәйгамбәр галәйһис-сәләм әйткән:
ادْعُوا اللَّهَ وَأَنْتُمْ مُوقِنُونَ بِالإِجَابَةِ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ لا يَسْتَجِيبُ دُعَاءً مِنْ قَلْبٍ غَافِلٍ لاهٍ
«Дога кабул булуга өметләнгән хәлдә Аллаһыга дога кылыгыз! Белегез, Аллаһы Тәгалә битараф һәм игътибар-сыз йөрәккә җавап бирми».899
الْقُلُوبُ أَوْعِيَةٌ وَبَعْضُهَا أَوْعَى مِنْ بَعْضٍ ، فَإِذَا سَأَلْتُمُ اللَّهَ عَزَّ وَجَلَّ أَيُّهَا النَّاسُ فَاسْأَلُوهُ وَأَنْتُمْ مُوقِنُونَ بِالإِجَابَةِ ، فَإِنَّ اللَّهَ لا يَسْتَجِيبُ لِعَبْدٍ دَعَاهُ عَنْ ظَهْرِ قَلْبٍ غَافِلٍ
«Йөрәк – тамырлар ул. Аларның кайберләре икенче-ләренә караганда сыйдырышлырак. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә сорасагыз, җавап алуга ышанган хәлдә сорагыз! Чөнки Аллаһ Үзенә дога кылып, йөрәге би-тараф калган кешегә җавап бирми».900
Дини бурычларны тиешенчә үтәү – өметләнү билгесе. Аллаһы Тәгалә әйткән:
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَالَّذِينَ هَاجَرُوا وَجَاهَدُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ أُولَئِكَ يَرْجُونَ رَحْمَةَ اللَّهِ
«Дөреслектә, иман китерүчеләр һәм Аллаһ юлында тырышлык куеп, һиҗрәт кылучылар Аллаһының рәхмәте-нә өметләнәләр...»901
б) Дога кылганда тәвәккәллек күрсәтү.
Ягъни, бәндә Аллаһыга дога кылганда эчкерсез, тә-вәккәл, икеләнүсез мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
لا يَقُولَنَّ أَحَدُكُمْ : اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي إِنْ شْئْتَ ، اللَّهُمَّ ارْحَمْنِي
إِنْ شِئْتَ ، لِيَعْزِمْ فِي الدُّعَاءِ فَإِنَّ اللَّهَ صَانِعٌ مَا شَاءَ لا مُكْرِهَ لَهُ
«Сезнең берегез дә: «Әй Аллаһ, теләсәң мине гафу ит, теләсәң рәхимле бул», – дип әйтмәсен! Ә дога кылганда тәвәккәллек күрсәтсен. Чөнки Аллаһ болай да Үзе телә-гәнне генә эшли, беркем дә Аны мәҗбүр итә алмый».902
إِذَا دَعَا أَحَدُكُمْ فَلا يَقُلْ : اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي إِنْ شْئْتَ وَلَكِنْ
لِيَعْزِمِ الْمَسْأَلَةَ وَلْيُعَظِّمِ الرَّغْبَةَ ، فَإِنَّ اللَّهَ لا يَتَعَاظَمُهُ شَيْءٌ أَعْطَاهُ
«Берәрегез дога кылса: «Әй Аллаһ, теләсәң мине гафу ит», – дип әйтелмәсен. Ә тәвәккәллек күрсәтсен һәм зур нәрсә сорасын. Чөнки Аллаһ нәрсә генә бирсә дә, Ул аны зур дип санамаячак».903
в) Дога кылганда ныклык күрсәтү.
Аллаһы Тәгалә бәндәсе Үзенә мохтаҗ икәнне таны-ганны, бу турыда хәбәр иткәнне ярата. Бәндә дога кылуда ныклык күрсәтүне, җавап алуга өметләнүне ташлаганчы, ул дога кабул ителүгә якын булачак. Чөнки ишеккә ша-кучы ишек ачылуга якын бит. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَادْعُوهُ خَوْفًا وَطَمَعًا إِنَّ رَحْمَةَ اللَّهِ قَرِيبٌ مِنَ الْمُحْسِنِينَ «... Аңа кур-ку һәм ашкыну белән дога кылыгыз. Дөреслектә, Аллаһы-ның рәхмәте изгелек кылучыларга якын!»904
Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:
مَنْ لَمْ يَسْأَلِ اللَّهَ يَغْضَبْ عَلَيْهِ
«Үзеннән сорап дога кылмаучыга Аллаһ ачулана».905
г) Ашыгу һәм үтенеч белән мөрәҗәгать итүдән баш тарту.
Догага җавап бирелми торса, Аллаһының Илчесе бән-дәне Аллаһыга үтенеч белән мөрәҗәгать итүдән баш тар-тудан тыйган. Бу – дога кабул булуга киртә булып тора. Әлеге сүзләр бәндә өметен өзмәсен өчен әйтелгән. Алла-һы Тәгалә үз догаларында нык булучыларны сөя.
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
يُسْتَجَابُ لأَحَدِكُمْ مَا لَمْ يَعْجَلْ فَيَقُولُ : قَدْ دَعَوْتُ رَبِّي فَلَمْ يَسْتَجِبْ لِي
«Ашыгып: «Мин Раббыма дога кылдым, ә Ул миңа җавап бермәде», – дип әйтмәсә, сезнең һәрберегезгә җавап биреләчәк!»906
д) Хәләл ризык.
Дога кабул булуның әһәмиятле шартларның берсе – тормыш кирәк-яракларның хәләл булуы. Кеше үзенең ризыгына, аның хәләл-хәрам булуына игътибар итмәсә, бу дога кабул булуга киртә булачак. Бервакыт Пәйгамбәр ерак юл үткән, чәчләре тузгыган, тузанланган, хәрам ри-зык белән тукланучы, хәрам кием киюче кеше турында ис-кә алган. Ул: «Әй Раббым, әй Раббым!» – дип әйтә. Ләкин ул догасына җавап ала алырмы?!»907
Пәйгамбәр галәйһиссәләм Сәгъд бине Әбү Вәккас ра-зыяллаһү ганһүгә болай дип киңәш биргән:
يَا سَعْدُ ، أَطِبْ مَطْعَمَكَ تَكُنْ مُسْتَجَابَ الدَّعْوَةِ
«Әй Сәгъд, яхшыны хәләлне) аша һәм синең до-галарың кабул булыр».908
2. Гафу итүне сорау.
Гөнаһларны гафу итүне, уттан саклауны, җәннәткә керү мөмкинчелеге бирүне сорау – бәндә Раббысыннан со-рарга мөмкин булган иң әһәмиятле нәрсәләр исәбенә керә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: حَوْلَنَا نُدَنْدِنُ «Без моңа әйләнеп кайтабыз».909 Ягъни, без даими рәвештә җәннәтне һәм җәһәннәмнән котылуны сорыйбыз. Әбү Мөслим Хәү-ләни: «Ут турында искә алынган дога кылганда мин һәр-вакыт аннан котылуны сорый идем», – дигән.
3. Бәндәнең үзе өчен файдалы нәрсәне соравы.
Аллаһының бәндәсенә шәфкать күрсәтүнең бер бил-гесе – кеше Аллаһыга дога кылса, Аның шул догага җавап бирүе яки моннан яхшыракка алыштыруы. Ягъни, шул до-га сәбәпле Аллаһ яки берәр зарарны бетерә, яки доганы Ахирәт өчен саклый, яки берәр гөнаһысын гафу итә.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
مَا مِنْ أَحَدٍ يَدْعُو بِدُعَاءٍ إِلاَّ آتَاهُ اللَّهُ مَا سَأَلَ أَوْ كَفَّ
عَنْهُ مِنَ السُّوءِ مِثْلَهُ مَا لَمْ يَدْعُ بِإِثْمٍ أَوْ قَطِيعَةِ رَحِمٍ
«Кем дә булса Аллаһыга дога кылып, гөнаһлы эшне яки кардәшлекне өзү турында сорамаса, Аллаһ аңа яки со-раганын бирә, яки шуның зурлыгы зарардан саклый».910
Пәйгамбәр галәйһиссәләм:
مَا مِنْ مُسْلِمٍ يَدْعُو بِدَعْوَةٍ لَيْسَ فِيهَا إِثْمٌ وَلا قَطِيعَةُ رَحِمٍ إِلاَّ أَعْطَاهُ اللَّهُ بِهَا إِحْدَى ثَلاثٍ : إِمَّا أَنْ تُعَجَّلَ لَهُ دَعْوَتُهُ وَإِمَّا أَنْ يَدَّخِرَهَا لَهُ فِي الآخِرَةِ وَإِمَّا أَنْ يَصْرِفَ عَنْهُ مِنَ السُّوءِ مِثْلَهَا
«Мөселманнардан кем дә булса гөнаһлы булмаган һәм кардәшлекне өзүгә карамаган дога кылса, Аллаһ аңа һичшиксез өчнең берсен бирә: яки догасына бу дөньяда ук җавап бирә, яки моны Ахирәт өчен саклый, яки шуның зурлыгындагы зарардан коткара», – дигән. Кешеләр: «Ә без күп әйбер турында сорасак?» – дигәннәр. Ул әйткән:
قال الله أكثر
«Аллаһ тагы да күбрәкне булдыра ала».911
4. Дога кылу әдәбе.
Дога кылу өчен кирәкле нәрсәләр дога өчен кулай ва-кыт табу, моның алдыннан тәһарәт алып намаз уку, тәүбә итү, йөз белән кыйблага борылу, кулларны күккә күтәрү, доганы Аллаһыны мактаудан һәм Пәйгамбәргә салаваттан башлау, бетергәндә тагын салават әйтү, «амин» дию, үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә дога кылу, Аллаһ ях-шыны бирер дип өмет итү, гөнаһларыңны тану һәм та-вышны түбәнәйтү.
5. Гөнаһларның күплегенә карамастан, гафу итүне сорау.
Бәндәнең гөнаһысы нинди генә зур булмасын Алла-һының киң күңеллелеге һәм гафу итүе барыбер киңрәк һәм зуррак булачак. Җәбир разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына килгән дә ике яки өч тапкыр: «Минем гөнаһларым нинди зур!» – дип әйткән. Моңа Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:
قُلْ : اللَّهُمَّ ، مَغْفِرَتُكَ أَوْسَعُ مِنْ ذُنُوبِي وَرَحْمَتُكَ أَرْجَى عِنْدِي مِنْ عَمَلِي
«Әй Аллаһ, Синең гафу итүең минем гөнаһларыма ка-раганда киңрәк, Синең мәрхәмәтеңә мин үземнең эшлә-ремә караганда күбрәк ышанам», – дип әйт». Теге кеше бу сүзләрне кабатлаган. Шуннан соң, Пәйгамбәр галәйһис-сәләм: «Тор, Аллаһ сине кичерде», – дигән».912
6. Коръәндә гафу итүне сорау.
Коръәндә гафу итүне сорау турында күп сөйләнелә.
Кайчакта Аллаһ Үзеннән гафу итүне сорарга боера:
وَاسْتَغْفِرُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
«... Аллаһыдан гафу итүне сорагыз, дөреслектә Аллаһ – Гафу итүче һәм Мәрхәмәтле».913
وَأَنِ اسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوا إِلَيْهِ «... сез Раббыгыздан гафу сорасын, аннары тәүбә итсен өчен...»914
Кайчакта Үл Үзенә мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләрне мактый: وَالْمُسْتَغْفِرِينَ بِالأَسْحَارِ «... таң алдыннан Аннан гафу сораучылар».915
وَالَّذِينَ إِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً أَوْ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ ذَكَرُوا اللَّهَ فَاسْتَغْفَرُوا لِذُنُوبِهِمْ وَمَنْ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلاَّ اللَّهُ وَلَمْ يُصِرُّوا عَلَى مَا فَعَلُوا وَهُمْ يَعْلَمُونَ . أُولَئِكَ جَزَاؤُهُمْ مَغْفِرَةٌ مِنْ رَبِّهِمْ
«Берәр бозыклык кылып яки үз-үзләрен рәнҗетеп, аннары сораучыларга – Аллаһыдан башка гөнаһларны кем гафу итә ала?» – начарлык эшләгәнен белеп, моңа әйләнеп кайтырга теләмәүчеләргә Раббыларының гафу итүе була-чак...»916
Кайчакта гафу итүне сораучыга Аллаһының гафу бү-ләк итүе турында сөйләнелә:
وَمَنْ يَعْمَلْ سُوءًا أَوْ يَظْلِمْ نَفْسَهُ ثُمَّ يَسْتَغْفِرِ اللَّهَ يَجِدِ اللَّهَ غَفُورًا رَحِيمًا
«Кеше берәр начарлык кылса, яки үз-үзен рәнҗетсә, ә аннары Аллаһыдан гафу сораса, Аллаһының Гафу итүче һәм Мәрхәмәтле икәнен күрер».917
Болардан күргәнчә, гафу итүне сорау зур әһәмияткә ия һәм бәндәнең котылуының нигезе булып тора.
7. Тәүбә итү һәм гафу итүне сорау.
Гафу итүне сорау еш кына тәүбә итү белән килә. Мәсәлән: أَفَلا يَتُوبُونَ إِلَى اللَّهِ وَيَسْتَغْفِرُونَهُ «Алар Аллаһыга тәүбә итмәсләр һәм Аннан гафу сорамаслармыни?»918
وَأَنِ اسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوا إِلَيْهِ «... сез Раббыгыздан гафу сорасын, ә аннары тәүбә итсен өчен...»919
Кайбер чакта гафу итүне сорау гына искә алына һәм аның гафу ителүгә сәбәп икәнлеге күрсәтелә. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә әйткән: قَالَ رَبِّ إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي فَاغْفِرْ لِي فَغَفَرَ لَهُ «Ул: «Раббым, мин үземә-үзем золым кылдым, мине гафу ит!» – дип әйтте һәм Ул аны гафу итте...»920
وَاسْتَغْفِرُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
«Аллаһыдан гафу итүне сорагыз, дөреслектә, Ул – Гафу итүче һәм Мәрхәмәтле».921
Без тикшерә торган хәдистәге: «Син Миннән гафу со-расаң», – дигән сүзләр хакыйкый тәүбә итүне гөнаһ өчен үкенүне, моңа әйләнеп кайтмаска ныклы карар кылуны, элек игътибар итмәгән гыйбадәтләргә игътибар бирүне аң-лата. Моннан тыш, гафу итүне сорау гөнаһтан баш тарту-ны һәм килеп туган хәлне төзәтүне таләп итә. Аллаһы Тә-галә әйткән:
فَمَنْ تَابَ مِنْ بَعْدِ ظُلْمِهِ وَأَصْلَحَ فَإِنَّ اللَّهَ يَتُوبُ عَلَيْهِ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
«Золым кылганнан соң тәүбә итсә һәм төзәлсә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итә. Чөнки Аллаһ Гафу итүче һәм Мәрхәмәтле».922
8. Гафу итүне сорау һәм гөнаһлар кылуда нык тору.
Бөтен аять һәм хәдисләрдән күренгәчә, гөнаһлар кы-луда ныклык күрсәтергә ярамый. Чөнки Аллаһ гөнаһ кы-луда нык тормаучыларны гафу итә. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм сөйләгән:
إِنَّ عَبْدًا أَصَابَ ذَنْبًا وَرُبَّمَا قَالَ : أَذْنَبَ ذَنْبًا فَقَالَ : رَبِّ أَذْنَبْتُ وَرُبَّمَا قَالَ : أَصَبْتُ فَاغْفِرْلِي ، فَقَالَ رَبُّهُ : أَعَلِمَ عَبْدِي أَنَّ لَهُ رَبًّا يَغْفِرُ الذَّنْبَ وَيَأْخُذُ بِهِ ؟ غَفَرْتُ لِعَبْدِي ، ثُمَّ مَكَثَ مَا شَاءَ اللَّهُ ثُمَّ أَصَابَ ذَنْبًا أَوْ أَذْنَبَ ذَنْبًا فَقَالَ : رَبِّ أَذْنَبْتُ أَوْ أَصَبْتُ آخَرَ فَاغْفِرْهُ ، فَقَالَ : أَعَلِمَ عَبْدِي أَنَّ لَهُ رَبًّا يَغْفِرُ الذَّنْبَ وَيَأْخُذُ بِهِ ؟ غَفَرْتُ لِعَبْدِي ، ثُمَّ مَكَثَ مَا شَاءَ اللَّهُ ثُمَّ أَذْنَبَ ذَنْبًا وَرُبَّمَا قَالَ : أَصَابَ ذَنْبًا ، قَالَ : رَبِّ أَصَبْتُ أَوْ قَالَ : أَذْنَبْتُ آخَرَ فَاغْفِرْهُ لِي ، فَقَالَ : أَعَلِمَ عَبْدِي أَنَّ لَهُ رَبًّا يَغْفِرُ الذَّنْبَ وَيَأْخُذُ بِهِ ؟ غَفَرْتُ لِعَبْدِي ثَلاثًا فَلْيَعْمَلْ مَا شَاءَ
«Бер кол гөнаһ кылган да: «Раббым, мин гөнаһ кыл-дым, мине гафу ит!» – дигән. Аллаһы Тәгалә: «Минем бәндәм гөнаһыны Гафу итүче һәм шул гөнаһ өчен җәза-лаучы Раббысы бар икәнне белә, Мин бәндәмне гафу итәм», – дип әйткән. Шуннан соң әлеге бәндә Аллаһ телә-гән вакыт шул хәлдә калган гөнаһлар калмаган), ә аннары тагын гөнаһ кылган...» Пәйгамбәр галәйһиссәләм сөйлә-венчә, ул тагын башта әйткән сүзләрен әйткән, Аллаһ бе-ренче тапкырдагы кебек үк гафу иткән. Өченче тапкыр да гөнаһ кылып, Аллаһыдан гафу сорагач, Аллаһ: «Мин бән-дәмне гафу иттем, теләгән нәрсәсен эшләсен!» – дигән. Монда гафу итүне сорауның шул гөнаһны кылудан тук-тату белән бәйле булуы турында сөйләнә булса кирәк.
Бер кеше: «Гафу итүне сорау кешене дөрес тәүбәгә китерми икән, димәк, аның үтенүе эчкерсез түгел».
Тел белән әйтелеп, йөрәк гөнаһта нык тора торган тәүбә килгәндә, мондый тәүбәне Аллаһ теләсә – гафу итә, теләсә – кире кага. Әмма мондый тәүбә гөнаһлар авырлы-гын тойган йөрәктән чыкса, яки дога кабул була торган ва-кытта китерелсә, аны кабул булырга дип өметләнә алабыз. Шулай да, гөнаһта нык тору тәүбәнең кабул булуына ко-мачауларга мөмкин. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَيْلٌ لِلْمُصِرِّينَ الَّذِينَ يُصِرُّونَ عَلَى مَا فَعَلُوا وَهُمْ يَعْلَمُونَ
«Гөнаһ кылганнарын белән торып, шул эшләрендә нык тотучыларга кайгы».
Ибне Габбас разыяллаһү ганһү: «Гөнаһысы өчен тәү-бә итүче шул гөнаһны бөтенләй кылмаучыга тиң. Ә тәүбә итеп тә, гөнаһ кылуын дәвам итүче Аллаһыдан көлүчегә тиң», – дип әйткән.
9. Ялганчыларның тәүбәсе.
Кеше: «Аллаһыдан гафу сорыйм, тәүбә итәм», – дип әйтсә, ләкин гөнаһында һаман нык торса, ул ялган сүз сөй-ләгән һәм гөнаһ кылган санала. Чөнки ул чынлыкта тәүбә итмәгән. Аңа: «Әй Аллаһ, мин Синнән гафу итүне сорым, минем тәүбәмне кабул итче», – дип әйтү яхшырак.
10. Тәүбә һәм ант итү.
Барлык галимнәрнең дә фикеренчә, тәүбә итүче кол-га: «Аллаһыга тәүбә итәм», – дип, Раббысына әлеге гөнаһ-ка бүтән әйләнеп кайтмаска вәгъдә итәргә мөмкин.
11. Гафу итүне еш сорау.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَاللَّهِ إِنِّي لأَسْتَغْفِرُ اللَّهَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ فِي الْيَوْمِ أَكْثَرَ مِنْ سَبْعِينَ مَرَّةً
«Аллаһ белән ант итәм, мин көненә җитмеш тапкыр-дан күбрәк Аллаһыдан гафу сорыйм һәм Аңа тәүбә итәм».923
Локман үзенең улына: «Әй улым, үзенең телеңне: «Әй Аллаһ, мине гафу ит», – дип әйтергә гадәтләндер. Чөнки Аллаһының сораучының үтенечен кире какмый торган ва-кытлары бар», – дип әйткән. Хәсән: «Үз өйләрегездә, өс-тәл артларыгызда утырганда, юлларыгызда булганда, ба-зарларыгызда, очрашуларыгызда, кая гына булсагыз да бик еш Аллаһыдан гафу сорагыз. Чөнки бу гафуның кай-чан иңәсен без белмибез», – дигән. Әбү Һөрәйрә разы-яллаһү ганһү: «Мин «Аллаһыдан гафу сорыйм һәм Аңа тәүбә итәм» дигән сүзләрне Пәйгамбәрдән дә күбрәк әй-түчене күрмәдем», – дигән.
Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү: «Гадәттә мәҗлес ва-кытында без Аллаһының Илчесенең йөз мәртәбә «Раббым, мине гафу ит һәм тәүбәмне кабул кыл. Дөреслектә, Син – Тәүбәне кабул итүче һәм Гафу итүче» дигәнен санап чы-гара идек», – дип әйткән.
12. Иң күркәм истигъфар.
Пәйгамбәрнең «Аллаһыдан гафу итүне сорыйм һәм Аңа тәүбә итәм» дигән сүзләренә нәрсә дә булса өстәү яхшырак. Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү берәүнең: «Аллаһыдан гафу итүне сорыйм һәм Аңа тәүбә итәм» ди-гән сүзләрен ишеткәч: «Әй Хүмәик, болай дип тә өстә: «... үзенә файда да, зарар да китерә алмаучы, үзенең тормы-шы, үлеме, Кыямәт белән идарә итә алмаучы кешенең тәүбәсе...» дип өстә!» – дигән.
Бервакыт Әүзәгыйдән «Аннан башка илаһ булмаган, Тере, Мәңгелек, Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм» дип әйтү-че кеше турында сораганнар. Әүзәгый: «Бу бик яхшы, лә-кин истигъфар тулы булсын өчен болай дип тә әйтсен: «Раббым мине гафу ит!»
Әмма иң яхшы истигъфар булып күбрәк әҗер бирә торган һәм ешрак кабул ителә торган үтенеч санала. Тәүбә итәр өчен кеше башта Аллаһыны мактарга, аннары гөна-һын танырга, аннары Пәйгамбәр галәйһиссәләм кулланган сүзләрне әйтеп, Аллаһыдан гафу сорарга тиеш. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
سَيِّدُ الاسْتِغْفَارِ أَنْ تَقُولَ : اللَّهُمَّ أَنْتَ رَبِّي لا إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ خَلَقْتَنِي وَأَنَا عَبْدُكَ وَأَنَا عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ ، أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا صَنَعْتُ ، أَبُوءُ لَكَ بِنِعْمَتِكَ عَلَيَّ وَأَبُوءُ
لَكَ بِِذَنْبِي فَاغْفِرْ لِي فَإِنَّهُ لا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلاَّ أَنْتَ
«Аллаһыдан гафу сораганда болай дию яхшырак. «Әй Аллаһ, Син – Минем Раббым, Синнән башка илаһ юк, Син мине яраткансың. Мин – Синең колың, мин Сиңа тугры булачакмын һәм көчем бар кадәр Синең вәгъдәңә ышана-чакмын. Сиңа Син барлыкка китергән нәрсәнең зарарын-нан сыенам. Син Миңа күрсәткән нигъмәтен һәм үземнең гөнаһымны таныйм. Мине гафу ит! Чөнки Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми».924
13. Кешенең үзе белмәгән гөнаһлары өчен гафу сорау.
Кеше күбесенә игътибар да итмичә күп гөнаһ кылса, ахыр чиктә аларны санап бетерерлек тә булмаса, Алла-һыдан Ул Үзе белә торган гөнаһлар өчен гафу сорасын. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا تَعْلَمُ وَأَسْأَلُكَ مِنْ خَيْرِ مَا تَعْلَمُ
وَأَسْتَغْفِرُ مِمَّا تَعْلَمُ ، إِنَّكَ أَنْتَ عَلاَّمُ الْغُيُوبِ
«Сиңа мәгълүм булган нәрсәнең зарарыннан Сиңа сы-енам. Сиңа билгеле булган нәрсәнең яхшылыгын Синнән сорыйм. Сиңа билгеле булган нәрсәләр өчен Синнән гафу сорыйм. Яшерен нәрсәне Син иң яхшы беләсең!»
Чыннан да, Аллаһ бөтен нәсәне дә белә, Ул бөтен нәрсәне дә исәпкә алган. Аллаһы Тәгалә әйткән:
يَوْمَ يَبْعَثُهُمُ اللَّهُ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُهُمْ بِمَا عَمِلُوا أَحْصَاهُ اللَّهُ وَنَسُوهُ
«... ул Көндә Аллаһ аларның барсын да тергезәчәк һәм аларның кылган нәрсәләрен сораячак. Аллаһ аларның оныткан гамәлләрен дә исәпкә алачак...»925
14. Аллаһыдан гафу сорауның нәтиҗәләре.
Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итүче кеше Гафу итүче, Мәрхәмәтле, Бай, Юмарт, Гыйлемле, Басынкы заттан сы-ену сораганын сизә. Шуның нәтиҗәсендә, аның күңеле тынычлана, шатлана, аның кайгысы югала. Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм әйткән:
إِنَّهُ لَيُغَانُ عَلَى قَلْبِي ، وَإِنِّي لأَسْتَغْفِرُ اللَّهَ فِي الْيَوْمِ مِائَةَ مَرَّةٍ
«Дөреслектә, минем йөрәгем кайбер вакытта нидер җәлеп итә. Дөреслектә, мин көненә йөз тапкыр Аллаһыдан гафу сорыйм».926
Ягъни, Пәйгамбәр галәйһиссәләм һәрвакытта да Ал-лаһыны искә алу белән мәшгуль булган. Әмма котылгы-сыз рәвештә аңа дөнья эшләренә дә бүленергә туры кил-гән.
Катәдә: «Дөреслектә, бу Коръән сезнең авырыугызга да, сезгә шифага да күрсәтә. Сезнең авыруыгызга килгән-дә, алар – гөнаһлар, сезнең өчен дару – гафу итүне сорау», – дигән.
Гайшә разыяллаһү ганһә: «Гамәлләр китабында күп гафу итүне сорау турындагы язу табучы – бәхетле», – дип әйткән.
Әбү Минһәл: «Каберендә ята торган бәндәгә аның күп истигъфарыннан да яхшырак күрше юк», – дигән.
Кемдер болай дип әйткән: «Гөнаһлыларның терәге елау һәм истигъфар гына. Шуңа күрә, үзенең гөнаһларын кайгыртучы тәүбә итүне ешрак сорасын».
Бәлки тәүбә итүне сораучы кешенең теле башка сүз-ләр сөйләүдән туктар, шуның ярдәмендә җаны киң күңел-леллеккә, гафу итүгә, тәкъвалыкка омтылыр.
Хөзәйфә разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, мин бик әче телле булам һәм шу-ның белән гаиләмне рәнҗетәм», – дидем. Ул әйтте:
أَيْنَ أَنْتَ مِنَ الاسْتِغْفَارِ يَا حُذَيْفَةُ ، إِنِّي لأَسْتَغْفِرُ اللَّهَ كُلَّ يَوْمٍ مِائَةَ مَرَّةٍ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
«Әй Хөзәйфә син Аллаһыдан гафу итүне аз сорый-сың. Мин көн һәм төн эчендә йөзәр мәртәбә гафу сорыйм һәм тәүбәне кабул итүне үтенәм».927
15. Аз гөнаһ кылучыларның гафу итүне сораулары.
Үз гөнаһларына гадәттән тыш игътибар бирүче аз гөнаһ кылучыга үзе өчен дога кылуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, Гомәр разыяллаһү ганһү балаларыннан үзе өчен дога кылуны сораган һәм: «Сез гөнаһ кылмады-гыз», – дигән.
Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү: «Коръән өйрәнүче-ләрнең балаларына «Әй Аллаһ, Әбү Һөрәйрәне гафу ит» дип әйт», – дигән. Аларның догасыннан соң: «Амин», – дип әйткән.
16. Аллаһыдан яхшыны гына көтәргә кирәк.
Раббысыннан гафу итүне сораучы мөэмин бәндә Ал-лаһыдан яхшыны гына көтәргә, Ул гөнаһы гафу итәр дип өметләнергә тиеш. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сөйләгән:
قَالَ اللَّهُ عَزَّ وَجَلَّ : أَنَا عِنْدَ ظَنِّ عَبْدِي بِي فَلْيَظُنَّ بِي مَا شَاءَ
«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Мин бәндәм Минем турын-да уйлаганча. Шулай булгач, Минем турында нәрсә телә-сә, шуны уйласын».928
Хәдиснең икенче риваятендә Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм болай дигән: لا تَظُنُّوا بِاللَّهِ إِلاَّ خَيْرًا «Аллаһ турында ях-шыдан башканы уйламагыз!»929
Бәндәне Аллаһының кичерүенә лаеклы итә торган сәбәпләрнең берсе – гөнаһларны Аллаһ кына кичерә ала дип уйлау. Мөэминнәр турында Аллаһ болай дигән:
وَالَّذِينَ إِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً أَوْ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ ذَكَرُوا
Достарыңызбен бөлісу: |