Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


Бу дөньяны Ахирәткә ирешү өчен куллану



бет25/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   29

Бу дөньяны Ахирәткә ирешү өчен куллану
39عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ : أَخَذَ رَسُولُ اللَّهِ 

بِمَنْكِبَيَّ فَقَالَ : كُنْ فِي الدُّنْيَا كَأَنَّكَ غَرِيبٌ أَوْ عَابِرُ سَبِيلٍ

Габдуллаһ бине Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе мине җилкәмнән тотты да болай диде: «Бу дөньяда чит җир кешесе яки мосафир ке-бек бул».860

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү еш кына: «Кичкә кадәр яшәсәң, иртәнгә кадәр яшәвеңне көтмә, иртәнгә кадәр яшәсең, кичкә кадәр яшәвеңне көтмә. Сәламәтлегеңнән авырган вакытта кирәк булачак нәрсәне ал. Яшәвеңнән үлемең өчен кирәкле нәрсәне ал!» – дип әйтә торган бул-ган.

Хәдиснең әһәмияте

Бу – үз эченә күп файдалы нәрсә, вәгазьләр туплаган бик әһәмиятле хәдис. Ул кешене бу дөньяга зур ниятләр багъламаска өйрәтә. Чөнки мөэмин аны үзенең даими яшәү урыны итеп карарга, аңа омтылырга тиеш түгел. Ләкин ул сәфәргә бөтен кирәк-яракны әзерләүче мосафир кебек яшәргә, байлык та, балалар да булышмаячак, Кыя-мәт көненә һәрвакытта да әзер булырга тиеш.



Хәдисне аңлау

1. Пәйгамбәр галәйһиссәләм – тәрбияче.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм сәхабәләре өчен укытучы һәм тәрбияче булган. Аның тәрбия ысуллары әлеге өлкәдә эшләүче хәзерге заман галимнәрен соклан-дыруын дәвам итә. Ул һәр уңайлы форсатны кулланган, аларга мисаллар китергән, аларның таләпләренә һәм акыл-ларына туры килә торган вәгазьләр сөйләгән. Болай эшлә-гәндә ул башкаларга яхшы үрнәк күрсәткән, аларга карата сабыр булган, аларны кайгырткан.

Әлеге хәдистә риваять кылынганча, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм Габдуллаһ бине Гомәрне җилкәсеннән тотып аның игътибарын үзе өйрәтергә теләгән гыйлемгә юнәл-дерергә тырышкан.

Ибне Һәҗәр Хәйтами разыяллаһү ганһү Пәйгамбәр-нең сабагына игътибар биргән һәм болай дигән: «Әлеге хәдистә укытучы яки вәгазьләүченең укыткан вакытта шә-кертнең берәр әгъзасына тиеп алуы турында сөйләнелә. Бу турыда Ибне Мәсгут: «Аллаһының Илчесе миңа тәшәһ-һүдне намазның беренче ике рәкәгатеннән соң һәм ахы-рында әйтелә торган сүзләр) өйрәткәндә үзенең учлары белән минем учымны тотып торды», – дигән. Бу кеше бе-лән якынрак булу аның игътибарын кайбер нәрсәләргә юнәлдерү өчен эшләнелә. Чөнки болай эшләгән кеше га-дәттә аны онытмый. Моннан тыш, күңел тарткан кешегә карата гына болай эшлиләр. Димәк, Пәйгамбәр Ибне Го-мәргә һәм Ибне Мәсгуткә карата мәхәббәт хис иткән».

2. Бу дөньяның узып китәчәге һәм Ахирәтнең мәңге-леге.

Дөньяда кеше Аллаһ теләгән кадәр вакыт кына яши ала, шуннан соң иртәме-соңмы барыбер үлә. Аллаһы Тә-галә әйткән:  كُلُّ نَفْسٍ ذَائِقَةُ الْمَوْتِ  «Һәм җан үлемне татыя-чак...»861إِنَّكَ مَيِّتٌ وَإِنَّهُمْ مَيِّتُونَ  «Дөреслектә, син дә үләчәк-сең, алар да үләчәкләр».862

Кеше әҗәле кайчан җитәчәген белми. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ مَاذَا تَكْسِبُ غَدًا وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ بِأَيِّ أَرْضٍ تَمُوتُ  «Кеше үзе белән иртәгә нәрсә буласын белми; кеше кайсы җирдә үләсен дә белми».863

Кеше күпме генә яшәсә дә, бу дөнья бетәчәк. Бу – без һәр көн, һәр төн күрә торган, һәр сәгать, мизгел сизә тор-ган хакыйкать. Шуннан соң кешене даими, үзгәрешсез, мәңгелек Ахирәт көтеп тора. Аллаһы Тәгалә кешеләрне кабердән чыгаргач һәм хисап өчен җыйгач, аларны яки киңлеге күкләр һәм җиргә тигез булган, тәкъвалар өчен әзерләнгән җәннәткә, яки ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган, кяферләр өчен әзерләнгән җәһәннәмгә кертәчәк.

Акыллы мөэмин бу дөнья белән сукыраймый, аңа өметләр багъламый, уңышны Ахирәттә җыю өчен дөнь-яны иген кыры итә, Сираттан үтү чарасы ясый. Пәйгам-бәрләр кешеләрнең игътибарларын шул хакыйкатькә юнәлдерәләр. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә сүзләре буенча, фиргавеннең гаиләсеннән булган мөэмин болай дигән:

يَا قَوْمِ إِنَّمَا هَذِهِ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا مَتَاعٌ وَإِنَّ الآخِرَةَ هِيَ دَارُ الْقَرَارِ 

«Әй халкым! Бу дөнья вакытлыча куллану өчен генә бирелә. Ә Ахирәт мәңгелек яшәү урыны булачак».864

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَا لِي وَلِلدُّنْيَا ، مَا أَنَا فِي الدُّنْيَا إِلاَّ كَرَاكِبٍ اسْتَظَلَّ تَحْتَ شَجَرَةٍ ثُمَّ رَاحَ وَتَرَكَهَا

«Минем бу дөньяда ни эшем бар? Бу дөньяда мин көндез ял итү өчен агач күләгәсенә тукталучы, ә аннары аны ташлап китүче мосафирга тиң».

3. Бу дөньяда Ахирәт өчен кичү һәм юл итеп куллану.

Дөньяда мөэмин чит җир кешесе яки мосафир кебек яши. Ул аңа өметләнми, аның зиннәтләренә кызыкмый, алданмый. Ул үзенә бәйле булуга, аның өчен тырышлык-лар куюга лаек түгел. Чөнки ул мәңге яшәү өчен түгел, ә күчеп китәр өчен генә яратылган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا إِلاَّ مَتَاعُ الْغُرُورِ 

«... Дөнья тормышы – вакытлыча шатлык кына ул».865

Бу дөньяда мосафир кебек яшәүче һәрвакытта да туган ягына омтыла, якыннарын сагына. Чит җирдә күпме генә яшәмәсен, аның йөрәге һәрвакытта да ул җир белән саубуллашырга омтыла. Шуңа күрә, ул анда бернәрсә дә төзелми, ләкин үз илендә ләззәтләнәчәк кирәк-яраклар җыя. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَمَا مَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا فِي الآخِرَةِ إِلاَّ قَلِيلٌ 

«Бу дөньяның ләззәте Ахирәтнеке белән чагыштыр-ганда бик кечкенә».866وَإِنَّ الآخِرَةَ هِيَ دَارُ الْقَرَارِ  «... Ахирәт мәңгелек яшәү урыны булачак».867

Хәсән Басри: «Мөэмин бу дөнья түбәнсетүләреннән курыкмаучы, аның шөһрәтләренә омтылмаучы мосафирга тиң: кешеләрнең үз тормышлары, аның – үзенеке», – дигән. Ибне Рәҗәп: «Аллаһ Адәм галәйһиссәләмне ярат-кач, аны хатыны белән җәннәттә яшәткән. Аннары аларны аннан куып чыгарган. Әмма аларга тугры балалары монда әйләнеп кайтырлар дип вәгъдә иткән. Шуңа күрә, мөэмин һәрвакытта да үзенең беренче ватанын сагына», – дип әйт-кән. Мөэмин дөньяның Ахирәткә ирешергә мөмкин бул-ган нәрсәләрен генә куллана. Аллаһы Тәгалә әйткән:

الَّذِي خَلَقَ الْمَوْتَ وَالْحَيَاةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلاً 

«Ул үлемне һәм яшәүне сезнең гамәлләре буенча кайсыгыз яхшырак икәнне сынау өчен яраткан».868

Ул үзенә дөрес юл күрсәтүче дусларны гына сайлый Аллаһы Тәгалә әйткән:  الأَخِلاَّءُ يَوْمَئِذٍ بَعْضُهُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ إِلاَّ الْمُتَّقِينَ  «Тәкъвалардан кала дуслар бу көнне бер-берсенә дошман булалар».869

Чүлдән баручы мосафир кебек, ул караклардан һәм юлбасарлардан саклана. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَيَوْمَ يَعَضُّ الظَّالِمُ عَلَى يَدَيْهِ يَقُولُ يَا لَيْتَنِي اتَّخَذْتُ مَعَ



الرَّسُولِ سَبِيلاً . يَا وَيْلَتَى لَيْتَنِي لَمْ أَتَّخِذْ فُلانًا خَلِيلاً 

«Ул Көнне залим кулларын тешләп: «Их мин юлны Пәйгамбәр белән сайлаган булсам! Миңа кайгы! Их, фә-лән кешене үземә дус итеп сайламаган булсам! Ул Коръән иңгәннән соң мине аннан читләштерде!» – диячәк. Шай-тан һәрвакытта да кешене ярдәмсез калыра».870

Мосафир сәфәре өчен, ә мөэмин Ахирәт өчен кирәк-ярак туплый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَى وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الأَلْبَابِ 

«Юлга кирәк-ярак туплагыз! Ә иң яхшы кирәк-ярак – тәкъвалык. Шулай булгач, Миннән куркыгыз, әй акыл ияләре!»871

4. Ибне Гомәр разыяллаһү ганһүне вәгазьләү.

Габдуллаһ бине Гомәр бине Хәттап разыяллаһү ган-һүмә бөтен йөрәге белән Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең вә-газен аңлаган, акылы белән аңа ирешкән. Аннан соң үзе дә башкалар өчен гыйлем чыганагына әверелгән. Ул үзе дә бу дөньяга зур өметләр багъламаска, иртәгә кадәр яшәсә – кичне көтмәскә, кичәк кадәр яшәсә – иртәне көтмәскә, әҗәл иртәрәк җитәр дип хисапларга өйрәтә. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

اغْتَنِمْ خَمْسًا قَبْلَ خَمْسٍ : شَبَابَكَ قَبْلَ هَرَمِكَ وَصِحَّتَكَ قَبْلَ سَقَمِكَ



وَغِنَاءَكَ قَبْلَ فَقْرِكَ وَفَرَاغَكَ قَبْلَ شَغْلِكَ وَحَيَاتَكَ قَبْلَ مَوْتِكَ

«Икенче биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың килгәнче яшлегеңне, авыру килгәнче сәламәтлегеңне, мохтаҗлык килгәнче байлыгыңны, мәш-гуль вакыт җиткәнче буш вакытыңны, үлемең килгәнче яшәвеңне куллан».872

5. Мөселман изгелек кылырга ашыгырга, гыйбадәткә зур игътибар бирергә, моңа салкын карамаска, киләчәктә кылырмын дип өметләнмәскә тиеш. Чөнки ул үзенә күпме вакыт бирелгәнен белми.

6. Мөселман һәр форсатны кулланырга, аларны җи-бәрмәскә тиеш.

7. Әлеге хәдис бу дөньядан читләшүгә, аның белән мәшгульлектән баш тартырга чакыра. Әмма бу барлык га-мәлдән, омтылыштан, тырышлык куюдан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Бары тик аңа бәйле булмаска, аның белән Ахирәт исәбенә шөгыльләнмәскә кирәк.

8. Мөселман изгелек кылуга бөтен көчен куярга, ях-шылыкларга игътибар итәргә, Аллаһының газабыннан сак-ланырга, тырышлык күрсәтергә тиеш.

9. Максатыннан читләштермәсен, комачауламасын өчен мөселманны начар кешеләр белән дуслашудан сак-ланырга кирәк.

10. Җанның ихтияҗын канәгатьләндерү һәм файда алу өчен дөнья эшләре белән шөгыльләнергә кирәк. Әмма мөселман боларның барысын да Ахирәт эшләренә буый-сындыра.

11. Мондый хәдисләр урталыкта булырга ярдәм итә.
Шәригатьне үтәү – иманның нигезе
40عَنْ أَبِي مُحَمَّدٍ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ عَمْرِو بْنِ الْعَاصِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ :

قَالَ رَسُولُ اللَّهِ  لا يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى يَكُونَ هَوَاهُ تَبَعًا لِمَا جِئْتُ بِهِ

Әбү Мөхәммәт Габдуллаһ бине Гамер бине Гас разы-яллаһү ганһү сүзләрен тапшырганча, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән: «Нәфесе мин алып килгән нәрсәгә ияргәнче берегез дә камил рәвештә иманлы булмаячак».873



Хәдисне аңлау

1. Мөселман – җитешкән, тулы кеше.

Мөселман – үрнәк шәхеснең сыйфатларын үзендә булдыручы кеше. Аның сүзләре эшләренә каршы килми, тормыш рәвеше фикерләреннән аерылмый. Чөнки аның йөрәге һәм теле башка әгъзалары белән килешүдә була. Акылы, фикере һәм эшләре бер-берсенә тәңгел килә. Теле үзе ышанган сүзне генә сөйли, ышануы, бөтен әгъзалары-на тәэсир итә, әдәбен төзәтә, гамәлләрен туры юлга кертә.

2. Дәрт сүзенең хакыйкый асылы һәм төрләре.

Дәрт һава) сүзе нигезендә хакыйкатькә омтылу, аңа мәхәббәт тоту, буйсыну турында сүз барганда кулланыла. Мәсәлән, Аллаһы Тәгаләнең

تُرْجِي مَنْ تَشَاءُ مِنْهُنَّ وَتُؤْوِي إِلَيْكَ مَنْ تَشَاءُ 

«Син аларның кайсын теләсәң, шуның чиратын ки-чектерә, теләгәнен кабул итә аласың...» дигән сүзләре иң-гәч, Гайшә анабыз: «Раббың шунда ук синең теләкләреңне һавакә) тормышка ашыра», – дип әйткән.874

Бу сүз, гомумән, нәрсәгә дә булса мәхәббәтне бел-дерү өчен дә кулланыла ала. Әлеге хәдистә ул шул мәгъ-нәдә кулланыла.

Ниһаять, ул нәфес теләкләрен канәгатьләндерү, аның теләкләрен үтәүне белдерергә мөмкин. «Һава» сүзе әлеге мәгънәдә еш кына Коръән аятьләрендә һәм хәдисләрдә кулланыла. Ул аятьләрдә мондый дәрт шелтәләнелә һәм кешеләр аннан сакланырга боерыла. Чөнки мондый дәрт-ләр еш кына хакыйкатькә каршы килгән нәрсәгә омтылу-ны, шәригатькә каршы килә торган теләкләрне тормышка ашыруны аңлата. Давыт галәйһиссәләмгә мөрәҗәгать итеп, Аллаһы Тәгалә болай дигән:

وَلا تَتَّبِعِ الْهَوَى فَيُضِلَّكَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ 

«.... теләкләреңә иярмә! Чөнки алар сине Аллаһ юлыннан адаштырачак».875

3. Теләкләргә иярү – гөнаһлар бидгатьләр чыганагы.

Бөтен нәрсәдә үз теләкләренә иярүче, нәфесенең бар-лык теләкләрен тормышка ашыру итәгатьсезлек күрсәтүгә һәм гөнаһлар кылуга илтә. Чынлыкта, бидгать кертүче-ләрнең, кяферләрнең адашуының асылы шуннан гыйбарәт тә инде. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَإِنْ لَمْ يَسْتَجِيبُوا لَكَ فَاعْلَمْ أَنَّمَا يَتَّبِعُونَ أَهْوَاءَهُمْ



وَمَنْ أَضَلُّ مِمَّنِ اتَّبَعَ هَوَاهُ بِغَيْرِ هُدًى مِنَ اللَّهِ 

«Алар сиңа җавап бирмәсәләр, бел, алар үзләренең нәфесләренә иярәләр. Аллаһ юлыннан бармыйча, үз нәфе-сенә иярүчедән дә кем күбрәк адашучы?»876

4. Үзенә буйсындыра торган дәрт – Аллаһ урынына гыйбадәт кыла торган илаһ.

Гыйбадәт итәгать итүдә һәм буйсынуда чагыла. Шуңа күрә, үз нәфесенә буйсынучы һәм теләкләренә итәгать итүче аларның колына әверелә. Тулысынча яулап алганчы һәм үзенә буйсындырганчы дәрт һәм теләкләр кешене ты-нычлыкта калдырмыйлар. Нәтиҗәдә, кеше хакыйкатьне күрергә дә, ишетергә дә теләми, тугърылыкның нәрсә икә-нен белми, туры юлдан бармый. Бервакыт Ибне Габбас ра-зыяллаһү ганһү «Дәрт – җирдә гыйбадәт кылына торган илаһ ул», – дигән дә, түбәндәге аятьне укыган:

أَرَأَيْتَ مَنِ اتَّخَذَ إِلَهَهُ هَوَاهُ  «Илаһ итеп дәртен сайлаучы кешене син күрдеңме?»877

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Күк гөмбәзе ас-тында кешеләр иярә торган дәрткә караганда да, Аллаһ каршында зуррак илаһ юк».878

Монда «зуррак» дигәндә гөнаһлырак дигән сүз күз алдында тотыла.

5. Дәрткә иярү – Аллаһ хөрмәтләгән кешегә килешми торган көчсезлек.

Аллаһы Тәгалә кешене башка мәхлуклардан аермалы итеп яраткан һәм аны мөхтәрәм мәхлук иткән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلَقَدْ كَرَّمْنَا بَنِي آدَمَ وَحَمَلْنَاهُمْ فِي الْبَرِّ وَالْبَحْرِ وَرَزَقْنَاهُمْ



مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَفَضَّلْنَاهُمْ عَلَى كَثِيرٍ مِمَّنْ خَلَقْنَا تَفْضِيلاً 

«Без Адәм балаларын хөрмәтләдек. Аларны коры җирдән дә, диңгездән дә йөрттек. Без яраткан башка мәх-луклар алдында өстенлек бирдек».879

Хөрмәт итүнең билгесе булган әлеге бүләк – акыл. Ул кешегә яхшылыкны күрсәтә, изгелекләр кылырга этәрә, начар эшкә җирәнү хисе уята. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّاهَا . فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا 

«Җан һәм аны төзек иткән, аңа гөнаһлык һәм тәкъ-валыкны салган Зат белән ант итәм...»880

Гөнаһлыкка һәм тәкъвалыкка өндәүче нәрсәгә ия бул-ганга күрә, ул яхшы тәэсиргә дә, начар тәэсиргә дә иярә. Әмма кешегә бирелгән акыл көче, сайлау иреге булганга күрә, ул үз дәртенә каршы тора ала. Бу аның акыллы, ка-мил тәбигатьле кеше икәнен күрсәтә. Әмма начар теләк-ләргә каршы тора алмаса, нәфесенә иярсә, аның намусы пычрана, кешелек табигате бозыла. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قَدْ أَفْلَحَ مَنْ زَكَّاهَا . وَقَدْ خَابَ مَنْ دَسَّاهَا 

«... нәфесен чистартучы уңышка ирешәчәк, аны яшерүче югалту кичерәчәк...»881

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

الْمُجَاهِدُ مَنْ جَاهَدَ نَفْسَهُ فِي طَاعَةِ اللَّهِ

«Аллаһыга итәгать итү өчен үз нәфесе белән көрәшү-че – мөҗәһит».

Үз нәфесең белән көрәшү, дәртеңә каршы тору – Ал-лаһы Тәгаләне тануның, Аның бөеклеген хис итүнең нә-тиҗәсе. Дәртенең коллыгыннан котылганчы бәндә нәфесе белән көрәшәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِ وَنَهَى النَّفْسَ عَنِ الْهَوَى . فَإِنَّ الْجَنَّةَ هِيَ الْمَأْوَى 

«Раббысы каршына басудан куркучыга һәм нәфесен теләкләренә иярүдән тыючыга килгәндә, җәннәт аңа сы-ену урыны булачак».

6. Дәртеңә иярү адашуга һәм һәлакәткә, ә үз нәфесең белән көрәшү бәхеткә һәм котылуга илтә.

Үз нәфесеңә иярү, теләкләреңне үтәргә омтылу, бу юлда хәрамны хәләлдән аермау Аллаһы Тәгаләгә түгел, башка затка гыйбадәт кылуны күрсәтә. Бу – гаделсезлек һәм үзсүзлелек күрсәтү. Чөнки болай эшләгән кеше яхшы-лыклар Бирүчегә түгел, Аның нигъмәтләренә генә игъти-бар итә. Шулай итеп, ул мәңгелек нәрсәгә караганда үтеп китүчегә өстенлек бирә. Бу юлның чигендә аны һәлакәт һәм югалтулар көтеп тора. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَأَمَّا مَنْ طَغَى . وَآثَرَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا . فَإِنَّ الْجَحِيمَ هِيَ الْمَأْوَى 

«Чикләрне үтүче һәм дөнья тормышына өстенлек би-рүчегә килгәндә, җәһәннәм аңа сыену урыны булачак».882

7. Иманың дәрәҗәләре.

Мөселман шәһадәт кәлимәләрен әйтеп, күңеле белән шәригатькә буйсынганда һәм Аның боерыкларын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга карар кылганда, ул иманның беренче баскычына менә, көфер төркеменнән мөэмин төр-кеменә күчә. Бу аңа Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә кар-шында котылырга өметләнү мөмкинчелеге бирә. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

فَإِنَّ اللَّهَ حَرَّمَ عَلَى النَّارِ مَنْ قَالَ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ يَبْتَغِي بِذَلِكَ وَجْهَ اللَّهِ

«Дөреслектә, Аллаһ утка: «Аллаһыдан башка илаһ юк», – дип әйтеп, моның белән Аның ризалыгына омтылу-чыга тиюне хәрам кылган».883

Мөселман Аллаһ юлында нык торса, үзен Аллаһыга иярергә, Ул кушканын үтәргә, тыйганнан тыелырга, шик-ледән сакланырга этәрсә, димәк, ул дин тотуда камиллек дәрәҗәсенә ирешкән.

Ул мөселман мондый түгел икән, димәк, иманы ким-челекләрдән арынмаган.

Шәригать хөкемнәрен үтәүдән баш тартып, алардан йөз боручыга, аларга ышанмаучыга килгәндә, иман ул ке-шенең күңелендә нык урнашмаган һәм аның Исламы дө-рес түгел. Ә ул үзе Кыямәт көнендә җәһәннәмгә керүче һәм анда мәңге калучы кяферләр исәбенә керә.

8. Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Пәйгамбәренә булган мәхәббәт.

Мөселманның йөрәгендә имам нигезләре формалаш-сын һәм ул туры юлга бассын өчен, әлеге кеше Аллаһ яраткан нәрсәне яратырга, Ул кушканны үтәргә тиеш. Моннан тыш, ул Аллаһ яратмаганны яратмаска, ул тый-ганнан тыелырга тиеш. Әмма ул Аллаһыны һәм Аның Ил-чесен барлык нәрсәдән артыграк сөйсә, алар өчен бөтен нәрсәне корбан итәргә әзер булса гына, мондый мәхәббәт һәм нәфрәтне тоячак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قُلْ إِنْ كَانَ آبَاؤُكُمْ وَأَبْنَاؤُكُمْ وَإِخْوَانُكُمْ وَأَزْوَاجُكُمْ وَعَشِيرَتُكُمْ وَأَمْوَالٌ اقْتَرَفْتُمُوهَا وَتِجَارَةٌ تَخْشَوْنَ كَسَادَهَا وَمَسَاكِنُ تَرْضَوْنَهَا أَحَبَّ إِلَيْكُمْ مِنَ اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَجِهَادٍ فِي سَبِيلِهِ فَتَرَبَّصُوا حَتَّى يَأْتِيَ اللَّهُ بِأَمْرِهِ وَاللَّهُ لا يَهْدِي الْقَوْمَ الْفَاسِقِينَ 

«Әй Мөхәммәт галәйһиссәләм әйт: «Әй мөэминнәр! Әгәр сезнең аталарыгыз, кардәшләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, кәсеп иткән малларыгыз, арзан булудан ку-рыккан сәүдәләрегез һәм яшәгән йортларыгыз Аллаһыдан, Аның Рәсүленнән һәм Аллаһ юлында сугышудан сөекле-рәк булса, Аллаһыдан газаб килгәнне көтегез! Аллаһ, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылучыларны, әлбәттә, ту-ры юлга салмас».884

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

لا يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى أَكُونَ أَحَبَّ إِلَيْهِ مِنْ وَالِدِهِ وَوَلَدِهِ وَالنَّاسِ أَجْمَعِينَ

«Үз әтисенә, балаларына һәм, гомумән, бөтен кешегә караганда мине артыграк яратмыйча, берегез дә иман ки-термәячәк».885

Шулай итеп, кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмне башка бөтен кешегә караганда өстенрәк күргәнче, мөэмин бул-маячак. Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә мәхәббәт – аны Җибәрүчегә мәхәббәт ул. Болар бер-берсеннән аерылы-гыз. Димәк, Аллаһы Тәгаләнең Үзен сөеп кенә Пәйгам-бәрне сөеп була. Аллаһы Тәгалә әйткән:

أَحَبَّ إِلَيْكُمْ مِنَ اللَّهِ وَرَسُولِهِ  «... Аллаһ һәм Аның Илчесенә караганда кадерлерәк булса...»886

9. Килешү һәм иярү – мәхәббәтнең билгесе.

Саф мәхәббәт яратучы кешедән сөеклесенә иярүне, ул ярата торган эшләрдә аның белән килешүне, яратмый тор-ганнарында килешмәүне таләп итә. Ул мәхәббәт сүзләр, эшләр һәм карашлар белән исбатланырга тиеш. Аллаһыны һәм Пәйгамбәрне сөюгә килгәндә, мондый мәхәббәт шә-ригать чикләре янында тукталуга, тулысынча Аның бое-рыкларын үтәүгә, Ул тыйганнан тыелуга сәбәп булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ 

«Әйт: «Әгәр Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез, шун-да Аллаһ та сезне яратыр...»887

Хәсән Басри: «Бервакыт Пәйгамбәрнең сәхабәләре: «Әй Аллаһының Илчесе, без Раббыбызны бик яратабыз!» – дигәннәр. Шунда Аллаһ бу сөюнең берәр билгесе булу-ын теләгән һәм әлеге аятьне иңдергән», – дигән.

Кеше Аллаһ һәм Аның Илчесе сөя торган берәр га-мәлне кылмаса, яки алар сөймәгән эш эшләсә, димәк, аның иманында гаеп бар, аны төзәтергә омтылырга кирәк. Берәү әйткән: «Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтенә дәгъва кылып та, Аның боерыкларын үтәмәүченең дәгъвасы ял-ган. Ә Аллаһыны яратып та, Аннан курыкмаучы сукыр-лыкта яши».

Икенче берәү: «Аллаһының мәхәббәтенә дәгъва кы-лып та, Ул билгеләгән чикләрне үтәүче ялган сөйли», – дигән.

Аллаһыны искә алганда күзләре яшьләнеп, башлары түбән төшеп тә риба, алыпсатарлык, ялган эш белән шө-гыльләнүчеләр, капланмыйча, ирләр янына чыгучы ха-тыннар һ.б. шул хөкемдә йөри.

10. Иманның ләззәте.

Иман җанга нык тәэсир итә, аның тәме сусаучылар өчен баллы судан да татлырак. Әмма иманның мондый ләззәтен камил иманга ия булган һәм эчкерсез Аллаһыны, Аның Илчесен сөюче кеше генә татый ала. Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм әйткән:

ثَلاثٌ مَنْ كُنَّ فِيهِ وَجَدَ حَلاوَةَ الإِيمَانِ : مَنْ كَانَ اللَّهُ وَرَسُولُهُ أَحَبَّ إِلَيْهِ مِمَّا سِوَاهُمَا ، وَمَنْ أَحَبَّ عَبْدًا لا يُحِبُّهُ إِلاَّ لِلَّهِ عَزَّ وَجَلَّ ، وَمَنْ يَكْرَهُ أَنْ يَعُودَ فِي الْكُفْرِ بَعْدَ إِذْ أَنْقَذَهُ اللَّهُ مِنْهُ كَمَا يَكْرَهُ أَنْ يُلْقَى فِي النَّارِ

«Өч сыйфатка ия булучы иманның ләззәтен тоечак. Аллаһыны һәм Аның Илчесен башкаларга караганда күб-рәк сөюче; кемне дә булса Аллаһ ризалыгы өчен генә сө-юче; Аллаһ көферлектән коткарганнан соң анда әйләнеп кайтырга һәм утка ыргытылырга теләмәүче».888

«Иман ләззәте» дигәндә итәгать итү китерә торган ләззәт күз алдында тотыла.

11. Шәригать хөкеменә мөрәҗәгать итү һәм аның карары белән канәгать булу.

Иманның зарури шартларының берсе – мөселманнар арасында бәхәс һәм проблемалар килеп чыкса, бары тик Аллаһы Тәгаләнең шәригатенә мөрәҗәгать итү, аның хө-кеме белән канәгать калу. Ул кеше хөкем үзенә каршы яки үз файдасына чыгарылуга карамастан, аңа буйсынырга ти-еш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا كَانَ لِمُؤْمِنٍ وَلا مُؤْمِنَةٍ إِذَا قَضَى اللَّهُ وَرَسُولُهُ أَمْرًا أَنْ يَكُونَ لَهُمُ الْخِيَرَةُ مِنْ أَمْرِهِمْ 

«... Аллаһ һәм Аның Илчесе инде хөкем чыгарган бул-салар бернинди эштә дә мөэминдә дә, мөэминәдә дә сай-лау иреге юк».889

فَلا وَرَبِّكَ لا يُؤْمِنُونَ حَتَّى يُحَكِّمُوكَ فِيمَا شَجَرَ بَيْنَهُمْ



ثُمَّ لا يَجِدُوا فِي أَنْفُسِهِمْ حَرَجًا مِمَّا قَضَيْتَ وَيُسَلِّمُوا تَسْلِيمًا 

«Раббың исеме белән ант итеп әйтәм, мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре турында, әй Мөхәммәт галәй-һиссәләм! Синнән хөкем иттермичә, чын иманлы була ал-маслар, алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырма-слар һәм синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып мөсел-ман булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә кадәр камил мөэ-мин булмаслар».

12. Аллаһ яратканны күрә алмау һәм Ул күрә алма-ганны ярату – көферлек һәм адашу.

Белгәнебезчә, иман Аллаһ яратканны ярату, Ул күрә алмаганны яратмау белән сәбәпле генә нигезләнә. Мон-дый мәхәббәтне тоймаучының бернинди иманы да юк. Ә Аллаһ яратканны күрә алмаучының һәм Ул күрә алмаган-ны сөюченең көферлеге, адашуы, тәкәбберлеге арта гына бара. Ул кеше ике дөньяда да иң зур югалту кичерүчеләр-дән булачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَالَّذِينَ كَفَرُوا فَتَعْسًا لَهُمْ وَأَضَلَّ أَعْمَالَهُمْ . ذَلِكَ

بِأَنَّهُمْ كَرِهُوا مَا أَنْزَلَ اللَّهُ فَأَحْبَطَ أَعْمَالَهُمْ 

«Ә иман китермәүчеләргә кайгы, гамәлләре аларга файда бирмәячәк. Чөнки алар Аллаһыдан иңгәнне ярат-каннар. Ул аларның гамәлләрен файдасыз иткән».890

إِنَّ الَّذِينَ ارْتَدُّوا عَلَى أَدْبَارِهِمْ مِنْ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ الْهُدَى الشَّيْطَانُ سَوَّلَ لَهُمْ وَأَمْلَى لَهُمْ . ذَلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا لِلَّذِينَ كَرِهُوا مَا نَزَّلَ اللَّهُ سَنُطِيعُكُمْ فِي بَعْضِ الأَمْرِ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِسْرَارَهُمْ . فَكَيْفَ إِذَا تَوَفَّتْهُمُ الْمَلائِكَةُ يَضْرِبُونَ وُجُوهَهُمْ وَأَدْبَارَهُمْ . ذَلِكَ بِأَنَّهُمُ اتَّبَعُوا مَا أَسْخَطَ اللَّهَ وَكَرِهُوا رِضْوَانَهُ فَأَحْبَطَ أَعْمَالَهُمْ 

«Дөреслектә, туры юл ачык күренгәннән соң кире кө-ферлеккә кайтаручылар гамәлләрен шайтан зиннәтләгән һәм аларга зур өметләр биргән. Чөнки монафыйклар Ал-лаһыдан иңгәннең сөйләүчеләргә: «Бу эштә без сезгә өлешчә буйсынабыз», – дигәннәр. Ләкин Аллаһ аларның серләрен белә. Йөзләренә һәм аркаларына сугып фәреш-тәләр җаннарын алганда алар нәрсә эшләрләр? Бу аларга Аллаһының газабын уята торган нәрсә ияргәннәре һәм Ал-лаһ ярата торганны күрә алмаганнары өчен ирешәчәк. Шу-ңа күрә, Ул аларның гамәлләрен файдасыз итәчәк».891

13. Камил үрнәк.

Пәйгамбәрнең сәхабәләре Аллаһыга һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең эчкерсез мәхәббәт күрсәтүнең камил үрнәге булганнар. Алар Аллаһ һәм Аның Илчесе сөйгән нәрсәне яратканнар, алар яратмаганны күрә алмаганнар, аларны бөтен кешедән өстен куйганнар. Моның өчен кешедән өстен куйганнар. Моның өчен алар үзләренең малларын корбан иткәннәр, хатыннарын, туганнарын кал-дырып киткәннәр. Бервакыт Гомәр разыялаһү ганһү: «Әй Аллаһының Илчесе, мин сине үземнән кала бөтен кешедән күбрәк яратам», – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дип җавап биргән:

لا وَالَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ ، حَتَّى أَكُونَ أَحَبَّ إِلَيْكَ مِنْ نَفْسِكَ

«Юк, җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, син мине үзеңә караганда күбрәк яратырга тиеш». Гомәр разыялаһү ганһү күпмедер вакыт эндәшмичә торган һәм Аллаһының Илчесе хакы зуррак икәнен, аның өчен үз нәфесен корбан итәргә кирәклеген аңлаган. Шуннан соң, Гомәр разыяллаһү ганһү: «Аллаһ белән ант итәм, хәзер мин сине үземә караганда күбрәк сөям!», – дигән. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән: الآنَ يَا عُمَرُ «Хәзер, әй Го-мәр».892 Ягъни синең иманың хәзер генә камиллеккә иреш-те.

Моның ярдәмендә беренче мөселманнар Аллаһы Тә-галәнең мәңгелек мактавына лаек булганнар:

وَالسَّابِقُونَ الأَوَّلُونَ مِنَ الْمُهَاجِرِينَ وَالأَنْصَارِ وَالَّذِينَ اتَّبَعُوهُمْ بِإِحْسَانٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا عَنْهُ وَأَعَدَّ لَهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي تَحْتَهَا الأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ذَلِكَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ 

«Беренче мөһәҗирләр һәм ансарлар, изге гамәлләр кылып аларга иярүчеләр исәбеннән булган алга китүче-ләргә килгәндә, Аллаһ алардан канәгать һәм алар да Алла-һыдан канәгать. Ул аларга асларыннан елгалар ага торган, анда мәңге калачак бакчалар әзерләгән. Бу – бөек уңыш!»893

14. Хәдистә нәрсә турында сөйләнелә.

1. Мөселман гамәлләрен Коръән һәм сөннәт белән ча-гыштырырга, аларның бу чыганаклар белән тәңгел килүе-нә омтылырга тиеш.

2. Шәригатьнең хаклыгын раслап, аңа каршы гамәл кылучы – бозык, шәригать кушканны үтәп, аңа каршы карашта торучы – икейөзле; төрле хәлләргә яраклашып, төрле кеше киемен киюче имансыз һәм мөртәт була.

3. Иманың зарури шартларының берсе – Аллаһының Илчесенең сөннәтенә таяну һәм аның шәригатен саклау.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет