Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


يَدْخُلُونَ عَلَيْهِمْ مِنْ كُلِّ بَابٍ



бет9/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   29

يَدْخُلُونَ عَلَيْهِمْ مِنْ كُلِّ بَابٍ . سَلامٌ عَلَيْكُمْ بِمَا صَبَرْتُمْ فَنِعْمَ عُقْبَى الدَّارِ 

«Алар тугры аталары, хатыннары һәм балалары белән җәннәт бакчасына керәчәкләр. Алар янына бөтен капкадан да фәрештәләр керәчәк һәм: «Сабыр булганыгыз өчен сез-гә сәлам!» – диячәк. Бу җәннәт нинди зур нигъмәт!»290

Аллаһ аларга мөрәҗәгать итәчәк, Үзенең гафу итүен, ризалыгын бирәчәк:  إِنِّي جَزَيْتُهُمُ الْيَوْمَ بِمَا صَبَرُوا أَنَّهُمْ هُمُ الْفَائِزُونَ  «Дөреслектә, Мин бүген аларны сабыр булганнары өчен бүләклим: алар – уңышка ирешүчеләр!»291

وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ . الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ



وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ . أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ 

«... кайгы килгәндә: «Без Аллаһыныкы һәм Аңа әйлә-неп кайтачакбыз», – дип әйтүче сабырларны шатландыр. Аларга Раббыларының рәхмәте һәм мәрхәмәте булачак».292

Байлык та, балалар да беркемгә дә файда китерми торган Көндә Аллаһ Үзе каршына сәламәт йөрәк белән килгән бәндәгә биргән нәрсәләрнең иң яхшысы – сабыр-лык. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бик дөрес әйткән:

مَا أُعْطِيَ أَحَدٌ عَطَاءً خَيْرًا وَأَوْسَعَ مِنَ الصَّبْرِ «Беркемгә дә сабыр-лыктан да яхшырак һәм юмартрак бүләк бирелмәде».293

18. Кайгыга алмашка шатлык килә. Кайбер вакытта кеше өстенә төрле бәлалар, сынаулар төшә һәм алар авыр булу сәбәпле ул кеше кайгыга, төшенкелеккә бирелә. Бу – мөэмин җәннәт юлын яхшы итеп үтсен өчен Аллаһының сынавы. Әгәр ул сынауны үтсә, сабыр булса, Аллаһының әҗеренә өметләнсә, Аллаһ аның борчуын таратачак, авыр-лыклардан азат итәчәк. Мондый хәлдә мөэмин нурның ка-раңгылык эченнән чыгаруын, борчуның яхшылыкка илтү-ен аңлаячак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

أَمْ حَسِبْتُمْ أَنْ تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ وَلَمَّا يَأْتِكُمْ مَثَلُ الَّذِينَ خَلَوْا مِنْ



قَبْلِكُمْ مَسَّتْهُمُ الْبَأْسَاءُ وَالضَّرَّاءُ وَزُلْزِلُوا حَتَّى يَقُولَ الرَّسُولُ

وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ مَتَى نَصْرُ اللَّهِ أَلا إِنَّ نَصْرَ اللَّهِ قَرِيبٌ 

«Сез үзегезгә кадәр яшәүчеләр кебек сыналмыйча җәннәткә керербез дип уйладыгызмы? Алар өстенә авыр-лыклар һәм бәлалар төште. Ул сынаулар шул дәрәҗәдә булдылар, хәтта пәйгамбәр һәм ышанучылар: «Аллаһы-ның ярдәме кайчан килә соң?» – дип әйттеләр. Дөреслек-тә, Аллаһының ярдәме якын!»294

وَهُوَ الَّذِي يُنَزِّلُ الْغَيْثَ مِنْ بَعْدِ مَا قَنَطُوا وَيَنْشُرُ رَحْمَتَهُ 

«Ул – кешеләр өметсезлеккә бирелгәннән соң, яңгыр иңдерүче һәм Үзенең рәхмәтен таратучы».295

Моны яхшырак аңлар өчен бәлки сиңа Табук сугы-шына сәбәпсез бармаган Кәгъб бине Мәлик һәм аның ип-тәшләре турындагы хикәянең эчтәлеген белергә кирәктер. Сугышка бармаган өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләм аларга байкот игълан итәргә боера. Моның нәтиҗәсендә аларны бик каты кайгы биләп ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

ضَاقَتْ عَلَيْهِمُ الأَرْضُ بِمَا رَحُبَتْ وَضَاقَتْ عَلَيْهِمْ



أَنْفُسُهُمْ وَظَنُّوا أَنْ لا مَلْجَأَ مِنَ اللَّهِ إِلاَّ إِلَيْهِ 

«... җирнең бөтен киңлекләре аларга тар булды. Алар-ның җаннары кысылды һәм алар Аллаһыга мөрәҗәгать итүдән башка Аннан качу урыны юк икәнен белделәр».296

Аннары аларга җиңеллек һәм мәрхәмәт килгән:

ثُمَّ تَابَ عَلَيْهِمْ لِيَتُوبُوا إِنَّ اللَّهَ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ  «Киләчәктә дә тәүбә итсеннәр өчен Аллаһ аларга рәхимле булды. Дөрес-лектә, Аллаһ – Тәүбәләрне кабул итүче, Мәрхәмәтле!»297

19. Авырлык урынына җиңеллек килә.

Күргәнебезчә, әлеге хәдистә сөйләнгән бөтен нәрсә-ләр дә бер-берсе белән бәйле. Мәсәлән, авырлык борчу ту-дыра, ә җиңеллек шатлыкның сәбәбе була. Болар барысы да сабырлык таләп итәләр. Алардан соң алмашка җиңү һәм уңыш килә. Бу – Аллаһының бәндәләренә күрсәткән рәхмәте һәм мәрхәмәте. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا . إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا 

«Дөреслектә, авырлыктан соң – җиңеллек килә. Авыр-лыктан соң – җиңеллек килә».298

Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә бәндәләренә җиңеллектән башка нәрсә боермаган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ  «Аллаһ сезгә җиңеллек тели һәм авырлык теләми...»299وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ  «... Ул сезгә диндә бернинди авырлык та яратмаган...»300

Шулай итеп, Аллаһының сүзләреннән күренгәнчә, авырлыклар һәм кайгылар мәңгелек түгел. Әгәр кеше Ал-лаһ язганны тиеш дип кабул итсә, Ул кушканнарны үтәсә, тыйганнарыннан тыелса, Аңа гына тәвәккәл кылса, Аллаһ аның авырлыкларын җиңеллеккә алыштырачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَمَنْ يَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ فَهُوَ حَسْبُهُ  «Аллаһыга тәвәк-кәл кылучыга Ул да җитәчәк...»301

20. Әлеге хәдисне аңлау.

Әгәр дә утырып йөри торган хайван яки транспорт ча-расы көчле, бердән дә артыграк кешене утырта ала икән, хуҗага үзе янына тагын кеше утыртырга мөмкин. Хай-ванга авыр икәнлеге күренсә, болай эшләргә ярамый.

Хәдистә нәрсә турында сөйләнә:

1. Укытучы өйрәтә башлаганчы ук, укучысының игъ-тибарын җәлеп итә алса, бу – бик яхшы. Болай эшләү аңа күбрәк тәэсир итәчәк, гыйлемгә омтылышы артачак.

2. Хакыйкатьтән тайпылмаучыга һәм аңа чакыручыга залимнәрнең зарары да, ялганчыларның хәйләләре дә зыян китермәячәк.

3. Мөселман итәгать итәргә, шәригать тыйганнан ты-ярга, яхшылыкка өндәргә, начар нәтиҗәләр белән куркы-тучы имансыз кешеләргә ышанмаска тиеш. Чөнки тәкъ-диргә язылган нәрсә һичшиксез булачак.
Оят – иманнан
19عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ عُقْبَةَ بْنِ عَمْرٍو الأَنْصَارِيِّ الْبَدْرِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ : إِنَّ مِمَّا أَدْرَكَ النَّاسُ مِنْ كَلامِ النُّبُوَّةِ الأُولَى : إِذَا لَمْ تَسْتَحْيِ فَاصْنَعْ مَا شِئْتَ

Әбү Мәсгут Гукъбә бине Гамр Әнсари Бәдри сүзләре буенча, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән: «Дө-реслектә, беренче пәйгамбәрлектән кешеләргә түбәндәге сүзләр килеп ирешкән: әгәр дә оялмасаң, теләсәң нәрсә эшлә».302



Хәдиснең әһәмияте

«Оят» дигән сүз кешенең шелтәгә лаеклы эштән ты-елуын, моңа нәфрәтен белдергәнгә күрә, әлеге әхлак сый-фатына иярү һәр бозык һәм гөнаһлы нәрсәдән баш тартуга тиң. Икенче яктан, оят – кешеләр омтыла торган яхшы сыйфатларның берсе, ул иманның камиллеген һәм тулы-лыгын күрсәтә. Бер хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: وَالْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الإِيمَانِ «... оялчанлык – иман тармакларының берсе».303الْحَيَاءُ لا يَأْتِي إِلاَّ بِخَيْرٍ «... оят ях-шылыктан башка нәрсә дә алып килми».304

Имам Нәвәви әйткән: «Әлеге хәдис – Исламның ниге-зе. Ул күрсәткәнчә, шәригать боерыгы мәҗбүр вәҗеп) һәм тәкъдим ителә торган мәндүб) була. Боларны эшләү-дән баш тарту – оят. Шәригатьтә тәкъдим ителә торган нәрсәләр хәрам яки мәкрүһка бүленә. Боларны эшләү – оят. Рөхсәт ителгән мобах) эшләргә килгәндә, аларны эш-ләүдән оялу да, эшләү дә рөхсәт ителә. Шулай итеп, әлеге хәдис биш хөкемне үз эченә ала».

Хәдисне аңлау

1. Пәйгамбәрләр мирасы.

Оялчанлык күркәм сыйфатларның нигезендә ята. Ул изгелек кылуның һәм начарлыктан баш тартуның этәреч көче булып тора. Шуңа күрә дә, ул пәйгамбәрләрнең үз-гәрмәс, берсеннән берсенә тапшырылучы мирасы исәбенә керә. Өммәтебез пәйгамбәрләрдән оялчанлыкны мирас итеп алган икән, без дә оялчанлык күрсәтергә тиеш.

2. Хәдиснең мәгънәсе.

Күренекле галимнәр фикеренчә, әлеге хәдисне өч төрле итеп аңлатырга була.

Беренче мәгънәсе. Монда янау төсмере булган боерык күз алдында тотыла. Пәйгамбәр галәйһиссәләм гүя: «Оя-тың булмаса, нәрсә теләсәң, шуны эшлә. Ләкин Алла-һының җәзасы кырыс булыр», – дип әйтә. Мондый сүзләр Коръәндә дә бар:  اعْمَلُوا مَا شِئْتُمْ «Теләсәгез нәрсә эшлә-гез...»305

Икенче мәгънә. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең түбән-дәге сүзләрендәге кебек боерык:

مَنْ كَذَبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ

«Белә торып минем турыда ялганлаучы уттан үзенең урынын алсын». Бу очракта хәдиснең мәгънәсе болай бу-ла: оялчанлык бозыклык эшләүдән тыеп тора. Бернәрсә-дән дә оялмаучы үзе теләгәнен кылачак, бозык эшләр эш-ләячәк.

Өченче мәгънә. Хәләл дип санау рәвешендәге боерык. Әлеге очракта хәдиснең мәгънәсе болай була: әгәр дә син Аллаһ һәм кешеләр алдында нәрсәне дә булса эшләргә оялмыйсың икән, ул эшне эшлә, бу рөхсәт ителә. Чөнки шәригать тыймаган нәрсә хәләл санала.

Беренче мәгънә дөресрәк булса кирәк. Имам Нәвәви – өченчесен, ә кайбер галимнәр икенчесен дөрес дигәннәр.

3. Оялчанлыкның ике төре.

а) Тумыштан ук килә торган оялчанлык. Әлеге сый-фатка ия булучы әхлакның иң югары дәрәҗәләренә күтә-релә, гөнаһ эшләүдән тыела, начар холыктан саклана. Шу-ңа күрә, оялчанлык яхшылыкның чыганагы һәм иманның бер тармагы санала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

وَالْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الإِيمَانِ «Оялчанлык – иманның бер тар-магы».

Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзе, ата-анасы чит күзләр-дән яшереп пәрдә артында тоткан, яшь кыздан да оялчан-рак булган.

Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Оялучы кеше яшеренә, яшеренүче кеше тәкъвалыкта була, ә тәкъвалык-та булучы иминлектә була».

б) Үзеңдә булдырылган оялчанлык. Мондый оялчан-лык Аллаһыны, Аның бөеклеген, якынлыгын тану, күзләр-нең кая каравын, йөрәкләрдә нәрсә яшеренүен белү сәбәп-ле барлыкка килә. Мондый оялчанлыкны булдырырга те-ләүче кеше иманның бөек дәрәҗәләренә ирешә. Әлеге төр оялчанлык Аллаһының нигъмәтләрен күрү, моның өчен Аңа шөкер итүнең аз икәнен тану белән дә ирешелә. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм әйткән:

الاسْتِحْيَاءُ مِنَ اللَّهِ حَقَّ الْحَيَاءِ أَنْ تَحْفَظَ الرَّأْسَ وَمَا وَعَى ، وَتَحْفَظَ



الْبَطْنَ وَمَا حَوَى ، وَتَتَذَكَّرَ الْمَوْتَ وَالْبِلَى ، وَمَنْ أَرَادَ الآخِرَةَ تَرَكَ زِينَةَ

الدُّنْيَا ، فَمَنْ فَعَلَ ذَلِكَ فَقَدِ اسْتَحْيَى يَعْنِي مِنَ اللَّهِ حَقَّ الْحَيَاءِ

«Аллаһыдан оялу – башны һәм аның эчендәге нәрсә-ләрне саклау, корсак һәм аның эчендәге нәрсәләрне сак-лау, үлем һәм сынауларны истә тоту ул. Ахирәткә омты-лучы бу дөнья зиннәтләреннән баш тарта. Болай эшләүче Аллаһыдан чын оялу белән ояла».306

4. Шелтәгә лаеклы оялчанлык турында.

Оялчанлык кешене бозыклыклардан тыйса, мактаулы сыйфат була. Чөнки ул иманны камилләштерә, изгелектән башка нәрсәгә илтми. Оялчанлык акыл кысаларыннан чыкса, кешене борчыса, җан оялырга кирәкмәгән нәрсә-ләрдән баш тартса, бу шелтәгә лаеклы сыйфат була. Мон-дый оялчанлык гыйлем алырга һәм ризык табарга кома-чаулый. Бервакыт Бишр бине Кәгъб Әдәви Гыймран бине Хөсәенгә: «Без кайбер китапларда оялчанлыкның тыныч-лыкка илтүен һәм үзеңне Аллаһ алдында лаеклы итеп то-тарга ярдәм итүен күрәбез. Әмма аларда шулай ук оялчан-лыкның көчсезлеккә китерүе турында да языла», – дип әйткән. Моны ишеткәч, Гыймран ачуланып: «Мин сиңа Пәйгамбәрнең сүзләрен тапшырам, ә син аларга каршы киләсең», – дигән. Димәк, мактаулы оялчанлык турында сөйләгәндә Пәйгамбәр галәйһиссәләм яхшылык кылуга һәм начарлыктан тыелуга илтә торган оялчанлыкны күз алдында тоткан. Аллаһының һәм бәндәләрнең хакларын бозуга илтә торган көчсезлеккә килгәндә, аның чыганагы оялчанлык түгел, зәгыйфьлек һәм тар күңеллелек.

5. Мөселман хатын-кызның оялчанлыгы. Мөселман хатын-кызы үзен оялчанлык белән бизи һәм ирләр белән бергә җирне төзекләндерүдә яңа буынны тәрбияләү дә катнаша. Монда аның сәламәт хатын-кыз табигатенең пакьлеге дә зур роль уйный. Коръәндә Аллаһы Тәгалә Шө-гаепнең ике кызының берсе турында сөйли. Ул Муса га-ләйһиссәләмне чакырырга килә Аллаһы Тәгалә аның ту-рында болай дигән:

فَجَاءَتْهُ إِحْدَاهُمَا تَمْشِي عَلَى اسْتِحْيَاءٍ قَالَتْ إِنَّ أَبِي يَدْعُوكَ لِيَجْزِيَكَ أَجْرَ مَا سَقَيْتَ لَنَا 

«Шунда ике кызның берсе аның янына оялып яңадан килде һәм: «Минем әтием безнең өчен сарыкларны эчер-гәнгә сиңа бәясен түләргә чакыра», – диде».307

Ул Муса янына әтисенең кушуы буенча, ирләр белән очрашканда саф, әдәпле кызга ничек йөрү тиеш булса, шул рәвештә килде. Аның үз-үзен тотышында тыйнаксыз-лык, матурлыгыңны кешеләргә күрсәтергә теләү, мактану юк иде. Ул шулай хәрәкәт итеп кенә калмый, сөйләшкән-дә дә ачык итеп, төртелмичә сөйли. Үз-үзен бу рәвешчә тотарга аны чиста, сәламәт табигате этәрә. Ир кешеләр белән очрашырга, алар белән сөйләшергә туры килгәндә әдәпле кыз табигый оялу кичерә. Әмма үзенең чисталыгы һәм саф күңеллелеге сәбәпле ул вәсвәсәләндерә торган оялу кичерми, ачык итеп зарури булган кадәр сөйли.

Үзен ир кеше кебек тотучы, мөсеманча киенеп йөр-мәүче, кирәк булмаганда да ирләр белән аралашучы ха-тын-кызга килгәндә, «Алар Коръән һәм Ислам мәктәбендә укымаганнар, оялчанлык һәм Аллаһыга итәгатьне оятсыз-лык, итәгатьсезлек һәм бозыклыкка алыштырган», – дип әйтеп була.

6. Оялчанлыкның нәтиҗәләре.

Яхшылык – оялчанлыкның нәтиҗәләреннән. Кеше бөтен эшләрендә дә оялчанлыктан чыкмаса, димәк, аның яхшылыгы табигый.

Аның нәтиҗәләренең тагын берсе – тугрылык. Әхнәф бине Кайс: «Беркайчан да кешедә ике сыйфат: ялганчылык һәм кыюлык бергә була алмый», – дигән. Кыюлыкның нә-тиҗәләре гаделлек, тугрылык, оялчанлык һәм яхшылык.

7. Оялчанлыкның капма-каршысы.

Оялчанлыкның капма-каршысы – оятсызлык. Бу на-чар сыйфат. Ул кешене начар нәрсәгә юнәлергә, шелтә һәм ачулануларга игътибар итмәскә этәрә.

Оятсыз кеше ахыр чиктә начар нәрсәләрне ачык итеп кыла башлый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

كُلُّ أُمَّتِي مُعَافًى إِلاَّ الْمُجَاهِرِينَ «Бозыклыкны ачык итеп кы-лучылардан кала минем өммәтем аннан котылачак».

Наданлык күрсәтеп, Аллаһыдан да, кешеләрдән дә оялмаучыны каты җәза һәм көч куллану гына тыя ала. Чөнки кешеләр арасында оялу сизмичә, курку хисен генә сизүчеләр дә бар. Моңа аптырарга да кирәкми. Оятсызлык – кешенең сәламәт табигатеннән тайпылышы бит ул.

8. Ата-ананың һәм тәрбиячеләрнең бурычлары.

Ислам җәмгыятендә ата-аналар һәм тәрбиячеләр оял-чанлык кебек сыйфатны булдыру өчен бөтен көчләрен ку-ярга тиешләр. Моның өчен бөтен тәрбия ысулларын кул-ланырга кирәк. Ул ысулларга балаларны, аларның үз-үзен тотышларын күзәтү, оялчанлыкка каршы килгән күренеш-ләрне төзәтү, аларга тугры иптәләр табу, яхшы китапларга юнәлдерү һ.б. керә.

9. Әлеге хәдис оялчанлыкта яхшылыктан башка нәрсә юк икәнен күрсәтә. Шулай булгач, оялчанлыгы күп булган кешедә яхшылык та күп.

10. Дин хөкемнәрен өйрәткәндә, хакыйкатьне эзлә-гәндә оялырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَاللَّهُ لا يَسْتَحْيِي مِنَ الْحَقِّ  «... Аллаһ хактан оялмый».308


Тугры булу истикамә) һәм иман
 20عَنْ أَبِي عَمْرٍو ، وَقِيلَ : أَبِي عَمْرَةَ ، سُفْيَانَ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ الثَّقَفِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قُلْتُ : يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قُلْ لِي فِي الإِسْلامِ قَوْلاً ، لا أَسْأَلُ عَنْهُ أَحَدًا غَيْرَكَ . قَالَ : قُلْ آمَنْتُ بِاللَّهِ ثُمَّ اسْتَقِمْ

Әбү Гамр Суфьян бине Габдуллаһ Сәкафи разыяллаһү ганһү әйткән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа Ислам турында мин синнән соң беркемнән дә сора-маслык сүзләр әйт», – дидем. Ул: «Мин Аллаһыга ышан-дым», – дип әйт тә, аннары тугры бул!» – диде».309



Хәдиснең әһәмияте

Сораучы кешегә кыскача гына җавап бирсә дә, Пәй-гамбәр галәйһиссәләм Исламның бөтен нигезен дә ике сүзгә – иманга һәм тугрылыкка сыйдыра алган. Мәгълүм булганча, Ислам – Аллаһының берлеген тану тәүхид) һәм итәгать итү ул.

Тәүхид «Мин Аллаһыга ышандым» дигән сүзләрне әйтү белән барлыкка килә. Ә итәгать итү өчен тугры бу-лырга – Аллаһының барлык боерыкларын да үтәргә, Ул тыйганнан тыелырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَاسْتَقِيمُوا إِلَيْهِ وَاسْتَغْفِرُوهُ  «Аңа карата тугры булыгыз, Ан-нан гафу сорагыз...»310



Хәдисне аңлау

1. Тугрылык нәрсә ул?

Пәйгамбәрнең «Мин Аллаһыга ышандым», – дип әйт тә, аннары тугры бул!» дигән сүзләре Аллаһының түбән-дәге сүзләренә карый.

إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلائِكَةُ أَلاَّ تَخَافُوا وَلا تَحْزَنُوا 

«Дөреслектә: «Раббыбыз – Аллаһ», – дип әйтеп, анна-ры тугры булучыларга фәрештәләр иңә һәм: «Курыкмагыз да, кайгырмагыз да», – дип әйтәләр».311

إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا فَلا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلا هُمْ يَحْزَنُونَ 

«Дөреслектә: «Раббыбыз – Аллаһ», – дип әйт, тугры булучыларга курку һәм кайгы булмас».312

Әбү Бәкер Сыйтдикъ Аллаһының «... аннары тугры булганнар...» дигән сүзен болай дип аңлата: «Алар Аллаһ белән бергә бернәрсәгә дә гыйбадәт кылмаганнар».

Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү мөнбәрдән:

إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا 

«Раббыз – Аллаһ», – дип әйтеп, аннары тугры булу-чылар...» дигән аятьне укыган да: «Алар Аллаһыга тай-пылышсыз итәгать иткәннәр, төлке кебек боргаланмаган-нан», – дип әйткән. Әлеге сүзләрдән аңлашылганча, тугры булу – камил бераллалыктан тайпылмау ул.

Кушәйри: «Тугры булу эшләрдә камиллеккә ирешер-гә, яхшы эшләрне тәртипкә салырга ярдәм итә. Тугры булмаучының тырышлыгы әрәмгә китә, омтылышы фай-дасыз була», – дип әйткән. Вәсити: «Бу – һәр яхшы нәрсә үз камиллегенә ирешә торган сыйфат», – дигән.

2. Тугры булу камил була алмый.

Әгәр тугры булу аң камиллегенең иң югары дәрәҗәсе булып, ул сүзләрдә һәм эшләрдә чагыла, бидгать һәм ада-шулардан саклый икән, димәк, кеше беркайчан да чын мәгънәсендә тугры була алмаячак. Тугрылыкка юнәлгәндә ул һичшиксез ниндидер хаталар җибәрәчәк. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә болай дигән:  فَاسْتَقِيمُوا إِلَيْهِ وَاسْتَغْفِرُوهُ  «Аңа ка-рата тугры булыгыз, Аннан гафу сорагыз...»313

Гафу сорарга боеру үзе үк кимчелекләр булуның ко-тылгысыз икәнен, тәүбә итәргә кирәклеген күрсәтеп тора.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: سَدِّدُوا وَقَارِبُوا «... дөрес нәрсәгә тотыныгыз һәм якынаегыз...».314

«... дөрес нәрсәгә тотыныгыз һәм якынаегыз...» дигә-не «үзегез даими рәвештә үти алмаслык нәрсәне эшлә-мәгез, уртача булыгыз» дигәнне аңлата. Дөрес нәрсә – сүзләрнең, гамәлләрнең максатларның дөреслеге ул. «... якынаегыз...» дигәне «үзегез өчен көн саен эшли алырлык кулай эшне табыгыз» дигәнне белдерә.

3. Йөрәкнең тугрылыгы.

Тугрылыкның нигезнедә тәүхидтән тайпылмаучы йө-рәкнең тугрылыгы ята. Әгәр дә йөрәк Аллаһыны тануда, Аннан куркуда, Аңа өмәтләнүдә тугры булса, башка әгъ-залар да Аллаһыга итәгать итүдә тугры булалар. Аллаһы-ның Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hأَلا إِنَّ فِي الْجَسَدِ مُضْغَةً ، إِذَا صَلَحَتْ صَلَحَ الْجَسَدُ



كُلُّهُ ، وَإِذَا فَسَدَتْ فَسَدَ الْجَسَدُ كُلُّهُ ، أَلا وَهِيَ الْقَلْبُA

«Тәндә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт булса, бөтен тән дә сәламәт була. Әгәр бозылса, бөтен тән дә бозыла. Ул – йөрәк».315

4. Телнең тугрылыгы.

Йөрәктән соң, башка әгъзаларга караганда да телгә тугры булу кирәгрәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең бер сәхабәсе: «Әй Аллаһының Илчесе, минем өчен иң куркы-ныч әйбер нәрсә?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм кулы белән телен тотып күрәткән.

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай ди-гән: لا يَسْتَقِيمُ إِيمَانُ عَبْدٍ حَتَّى يَسْتَقِيمَ قَلْبُهُ وَلا يَسْتَقِيمُ قَلْبُهُ حَتَّى يَسْتَقِيمَ لِسَانُهُ «Кешенең йөрәге тугры булганчы, иманы дөрес булмая-чак. Теле тугры булганчы, йөрәге тугры булмаячак».316

إِذَا أَصْبَحَ ابْنُ آدَمَ فَإِنَّ الأَعْضَاءَ كُلُّهَا تُكَفِّرُ اللِّسَانَ وَتَقُولُ : اتَّقِ اللَّهَ فِينَا



فَإِنَّمَا نَحْنُ بِكَ ، فَإِنِ اسْتَقَمْتَ اسْتَقَمْنَا ، وَإِنِ اعْوَجَجْتَ اعْوَجَجْنَا

«Кеше иртә белән йокыдан торганда аның бөтен әгъ-залары телгә мөрәҗәгать итеп: «Безнең хакта Аллаһыдан курык. Чөнки без барыбыз да сиңа бәйле. Син тугры бул-саң, без дә тугры булабыз. Син тугрылыктан тайпылсаң, без дә тайпылырбыз!» – дип әйтерләр».317

5. Тугры булуның файдасы.

Тугры булу нәфес һәм дәртең белән көрәшкәндә нык булу, җиңү, кыю булу, уңышны белдерә.

Шуңа күрә, тугры кеше бу дөньяда ук үзенә фәрештә-ләр төшеп, курку һәм борчуларны алуларына, җәннәт бе-лән шатландыруларына хокуклы. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلائِكَةُ أَلاَّ تَخَافُوا وَلا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنْتُمْ تُوعَدُونَ . نَحْنُ أَوْلِيَاؤُكُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الآخِرَةِ



وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِي أَنْفُسُكُمْ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ . نُزُلاً مِنْ غَفُورٍ رَحِيمٍ 

«Дөреслектә «Раббыбыз – Алаһ», – дип әйтеп, аннары тугры булучыларга фәрештәләр төшеп: «Курыкмагыз, борчылмагыз һәм үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәткә шат-ланыгыз. Без – сезнең бу дөньядагы һәм Ахирәттәге шәфә-гатьчеләрегез. Ахирәттә сезгә гафу итүче һәм Мәрхә-мәтленең бүләге булган, җаныгыз теләгән һәм үзегез та-ләп иткән нәрсә булачак».318

6. Тугры булуның әһәмияте.

Тугры булуның әһәмиятенең иң ачык дәлиле – моны үтәүне Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең боеруы. Аллаһ әйт-кән:  فَاسْتَقِمْ كَمَا أُمِرْتَ  «Сиңа боерылганча тугры бул!»319

Ибне Габбас разыяллаһү ганһү: «Бөтен Коръәндә Пәйгамбәр галәйһиссәләм өчен әлеге аятькә караганда да авыррак аять иңмәде», – дигән. Ул боерыкны үтәүнең авыр булуы күз алдында тотыла).

Пәйгамбәрнең сәхабәләре аңа: «Синең чәчең иртә агарды», – дигәч, ул болай дип әйткән: شَيَّبَتْنِي هُودٌ وَأَخَوَاتُهَا «Минем чәчемне «Һүд» һәм аңа охшаш сүрәләр агартты».

Хәсән сөйләгән: «Әлеге аять иңгәннән соң, Пәйгам-бәр галәйһиссәләм тагын да күбрәк тырышлык куя баш-лады, без аның көлгәнен башка күрмәдек».320

7. Әлеге хәдис бераллалыкта һәм Аллаһыга гына гыйбадәт кылуда тугры булырга боера.

8. Сәхабәләрне динне өйрәнергә, иманнарын сакларга өйрәтә.
Җәннәткә илтүче юл

21عَنْ أَبِي عَبْدِ اللَّهِ جَابِرِ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ الأَنْصَارِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا أَنَّ رَجُلاً سَأَلَ رَسُولَ اللَّهِ فَقَالَ : أَرَأَيْتَ إِذَا صَلَّيْتُ الصَّلَوَاتِ الْمَكْتُوبَاتِ ، وَصُمْتُ رَمَضَانَ ، وَأَحْلَلْتُ الْحَلالَ ، وَحَرَّمْتُ الْحَرَامَ ، وَلَمْ أَزِدْ عَلَى ذَلِكَ شَيْئًا ، أَأَدْخُلُ الْجَنَّةَ ؟ قَالَ : نَعَمْ

Әбү Габдуллаһ Җәбир бине Габдуллаһ Әнсари разы-яллаһү ганһү сүзләрен риваять кылулары буенча, бер кеше Пәйгамбәр галәйһисәләмнән: «Әйт әле, әгәр мин биш фа-рыз намазны укысам, Рамазанда ураза тотсам, хәләлне – хәләл, хәрамны – хәрам дип санасам, моңа бер нәрсә дә өстәмәсәм, мин җәннәткә керәмме?» – дип сораган. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм: «Әйе», – дигән.321

Хәдиснең әһәмияте

«Кырык хәдис»кә үзенең шәрехендә Җүрҗани: «Әле-ге хәдис Исламга бәйле бөтен нәрсәне үзенә туплаганга күрә, ул аның бер нигезе санала һәм югары урын алып то-ра. Бөтен эшләр дә яки йөрәк гамәле яки тән гамәле була. Аларның һәрберсе яки хәләл, яки хәрам санала. Кеше хә-ләлне – хәләл дип, хәрамны хәрам дип исәпләсә, ул бөтен дини бурычларны үтәячәк һәм имин килеш җәннәткә ке-рәчәк», – дип әйткән.



Хәдисне аңлау

1. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм галәмнәр өчен рәхмәт булып тора.

Аллаһы Тәгалә Үзенең пәйгамбәре Мөхәммәт галәй-һиссәләмне кешеләрне утка илтүче адашулардан коткару-чы, җәннәткә илтүче ачык һәм җиңел юлга бастыручы итеп җибәргән Аллаһ бу юлның чикләрен билгеләгән һәм кешеләргә шуны узмаска кушкан. Ул чикләр янында тук-таучы һәм аларны үтәүчене алар максатына илтәчәк. Әле-ге чикләрне бозучы упкынга төшәчәк. Аллаһы Тәгалә бил-геләгән һәм кешеләргә боерган нәрсә кешенең кулыннан килә. Чөнки Ул бәндәләенә җиңеллек тели, ә авырлык те-ләми. Боларның барысын да Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хәдисләреннән аңлап була.

2. Җәннәткә омтылу һәм аңа илтүче юлларны эзләү.

Җәбир разыяллаһү ганһү сөйләве буенча, әлеге мөэ-мин киңлеге белән күкләр һәм җиргә тигез булган, тәкъва-лар өчен әзерләнгән җәннәткә керергә теләгән. Ул җән-нәткә илтүче юлны сорау өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына килгән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм шул юлны күр-сәткән. Моның ярдәмендә теге кешенең теләге тормышка ашкан.

Башка күп сәхабәләр дә Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә килеп: «Миңа нинди эш җәннәткә керергә ярдәм итәчәк?» – дип сораган. Җавап итеп ул әйткән:

تَعْبُدُ اللَّهَ لا تُشْرِكُ بِهِ شَيْئًا ، وَتُقِيمُ الصَّلاةَ ، وَتُؤْتِي الزَّكَاةَ ، وَتَصِلُ الرَّحِمَ

«Аллаһыга гыйбадәт кыл, Аннан башка беркемгә дә гыйбадәт кылма намаз укы, зәкят түлә һәм кардәшлекне сакла!»322

Икенче риваятьтә: «... кардәшекне сакла...» дигән җөмлә урынына وَتَصُومَ رَمَضَانَ «Рамазанда ураза тот!» – диелгән.323

Ибне Мунтафыйк сөйләгән: «Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм Гарәфәттә булганда мин аның янына килдем дә: «Мин синнән ике нәрсә сорыйм: мине нәрсә уттан коткарачак һәм җәннәткә керергә ярдәм итәчәк?» – дип әйттем. Ул болай диде:

لإِنْ كُنْتَ أَوْجَزْتَ فِي الْمَسْأَلَةِ لَقَدْ أَعْظَمْتَ وَأَطْوَلْتَ فَاعْقِلْ عَنِّي إِذًا . اعْبُدِ اللَّهِ لا تُشْرِكْ بِهِ شَيْئًا ، وَأَقِمِ الصَّلاةَ الْمَكْتُوبَةَ ، وَأَدِّ الزَّكَاةَ الْمَفْرُوضَةَ ، وَصُمْ رَمَضَانَ ، وَمَا تُحِبُّ أَنْ يَفْعَلَهُ بِكَ النَّاسُ فَافْعَلْهُ بِهِمْ وَمَا تَكْرَهُ أَنْ يَأْتِيَ إِلَيْكَ النَّاسُ فَذَرِ النَّاسَ مِنْهُ

«Синең соравың кыска, ләкин син ирешү юлы озын булган бөек эш турында сорыйсың. Хәзер мин сиңа әйткән нәрсәләрне истә калдыр: Аллаһыга гыйбадәт кыл, фарыз намазларын укы, фарыз зәкят түлә, Рамазанда ураза тот, кешеләр үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, син дә аларга шундый мөнәсәбәттә бул! Үзең өчен яратмаган нәрсәләрдән кешеләрне дә азат ит».324

3. Котылуның нигезендә фарызларны үтәү һәм хәрам-нан саклану ята.

Шулай итеп, Ногман Пәйгамбәрдән фарыз намазлар-ны үтәсә, җәннәткә керәчәкме-юкмы икәнен сораган. Чөн-ки намаз – мөселман өчен фарыз. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ الصَّلاةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَوْقُوتًا 

«Дөреслектә, намаз мөэминнәр өчен билгеле вакытла-ры белән фарыз кылынган».325

Фарыз булган ураза турында сораган. Аллаһ әйткән:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет