Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


مُنِيبٍ . ادْخُلُوهَا بِسَلامٍ ذَلِكَ يَوْمُ الْخُلُودِ



бет8/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   29

مُنِيبٍ . ادْخُلُوهَا بِسَلامٍ ذَلِكَ يَوْمُ الْخُلُودِ . لَهُمْ مَا يَشَاءُونَ فِيهَا وَلَدَيْنَا مَزِيدٌ 

«Әйтеләчәк: «Менә сезгә вәгъдә ителгән нәрсә – һәр тәүбә итүчегә, Аллаһының боерыгын истә тотучыга, үзе генә калганда Рәхимледән куркучыга, саф күңел белән Ал-лаһыга килүчегә. Җәннәткә иминлек белән керегез! Бу – мәңгелек Көне. Аларга җәннәттә үзләре теләгән нәрсә әзерләнгән. Ә Бездә болар тагын да күп».231

وَالْحَافِظُونَ لِحُدُودِ اللَّهِ وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ  «Аллаһының боерыкла-рын үтәүче мөэминнәрне шатландыр!».232

Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләрен Аллаһыдан үзләрен саклауларын сорарга өйрәткән. Бәрра бине Газиб-кә йоклар алдыннан бу сүзләрне әйтергә кушкан:

بِاسْمِكَ رَبِّي وَضَعْتُ جَنْبِي وَبِكَ أَرْفَعُهُ ، إِنْ أَمْسَكْتَ نَفْسِي

فَارْحَمْهَا ، وَإِنْ أَرْسَلْتَهَا فَاحْفَظْهَا بِمَا تَحْفَظُ بِهِ عِبَادَكَ الصَّالِحِينَ

«Раббым, Синең исемең белән яттым һәм Синең исе-мең белән торам. Әгәр Син минем җанымны алсаң, аңа рә-химле бул. Җибәрсәң, аны Үзеңнең тугрылыклы бәндәлә-реңне саклаган кебек сакла».233

Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләве буенча, Пәйгамбәр галәйһиссәләм аны болай дияргә өйрәткән:

اللَّهُمَّ احْفَظْنِي بِالإِسْلامِ قَائِمًا ، وَاحْفَظْنِي بِالإِسْلامِ قَاعِدًا ، وَاحْفَظْنِي بِالإِسْلامِ رَاقِدًا 

«Әй Аллаһ, мин басып тоганда мине Ислам ярдәмен-дә сакла. Мин утырганда мине Ислам ярдәмендә сакла. Мин йоклаганда мин Ислам ярдәмендә сакла».234

4. Аллаһының ярдәме.

Аллаһ Үзен истә тотучы кеше янында булачак, аңа яр-дәм итәчәк, саклаячак. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

احْفَظِ اللَّهَ تَجِدْهُ تُجَاهَكَ «Аллаһыны истә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең».

Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ اللَّهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوْا وَالَّذِينَ هُمْ مُحْسِنُونَ 

«Дөреслектә, Аллаһ тәкъвалар һәм изге гамәл кылу-чылар белән бергә».235

Катәдә: «Аллаһ Үзеннән куркучы белән булачак. Ә янында Аллаһ булган кеше җиңелмәс фиркада булачак. Аның белән йокламаучы сакчы һәм беркемне дә юлдан яз-дырмаучы юл күрсәтүче булачак», – дигән.

Әмма Аллаһының ярдәменең зарури шарты – Аның боерыкларын үтәү һәм Ул тыйганнардан тыелу. Шуны үтәүчегә Аллаһ ярдәм итәчәк. Үзенә итәгатьсезлек күрсә-түчене ярдәмсез калдырачак һәм түбәнлеккә төшерәчәк Аллаһы Тәгалә әйткән:  إِنْ تَنْصُرُوا اللَّهَ يَنْصُرْكُمْ وَيُثَبِّتْ أَقْدَامَكُمْ  «Сез Аллаһ диненә булышсагыз, Ул да сезгә булышачак һәм аякларыгызны диндә беркеткәч».236

إِنْ يَنْصُرْكُمُ اللَّهُ فَلا غَالِبَ لَكُمْ وَإِنْ يَخْذُلْكُمْ فَمَنْ ذَا الَّذِي يَنْصُرُكُمْ مِنْ بَعْدِهِ 

«Аллаһ сезгә ярдәм итсә, беркем дә сезне җиңә алмая-чак. Ул сезне ярдәмсез калдырса, моннан соң кем сезгә ярдәм итәр?»237

5. Картлыгыңнан алда булучы яшьлегең.

Яшь һәм көчле вакытында Аллаһыны истә тотучыны, картаеп көчсезләнгәч Аллаһ истә тотачак. Аңа ишетү, кү-рү сәләте, акыл бирәчәк, Кыямәт көнендә мактаулы урын билгеләячәк, бернинди күләгә булмаган көндә Үз гареше-нең күләгәсенә яшерәчәк. Аллаһының Илчесе әйткән:

سَبْعَةٌ يُظِلُّهُمُ اللَّهُ فِي ظِلِّهِ يَوْمَ لا ظِلَّ إِلاَّ ظِلُّهُ :



إِمَامٌ عَدْلٌ ، وَشَابٌّ نَشَأَ فِي عِبَادَةِ اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّ

«Башка бернинди дә күләгә булмаган Көндә Аллаһ җиде кешене Үз күләгәсенә яшерәчәк: гадел җитәкчене, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып үскән кешене...»238

Бәлки шуңа күрә дә, яшьлекне дөрес куллансын өчен агасының бәлигъка ирешеп килә торган улына Пәйгамбәр шундый киңәш биргәндер. Ул әйткән:

اغْتَنِمْ خَمْسًا قَبْلَ خَمْسٍ ، شَبَابَكَ قَبْلَ هَرَمِكَ

«Биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың җиткәнче яшьлегеңне...»239

Яшьләрнең җәмгыятьнең өмете икәнен искә алсак, әлеге сүзләрнең тагы да әһәмиятлерәк икәне күренә. Яшь-ләр ярдәмендә хакыйкать, гаделлек чакыруы тормышка ашырылачак. Ялганчы, бозык кешеләр күбрәк яшьләрне юлдан яздырырга тырышалар. Кеше һәм җеннәр вәсвәсә-сеннән саклану өчен яшьләр аерым бер игътибарга һәм ях-шы киңәшкә мохтаҗ.

6. Шөкер итүче бәндәләр генә Аллаһының ярдәменә лаеклы.

Ышанучы, Аллаһының саклавын, ярдәмен, кайгырту-ын тоючы бәндә шөкер итүче санала. Ул Аллаһының үзе-нә мәрхәмәт кылуын аңлаганга күрә, Аның боерыкларына буйсына, Аллаһ тыйганнардан тыела. Андый кеше төрле вәсвәсәләр белән әйләндереп алынса да, аларга каршы тора, алардан читләшә; Аллаһының нигъмәтәре үзенә да-ими килеп торуын тели, аларның Аллаһыдан гына икәнен аңлый. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَمَا بِكُمْ مِنْ نِعْمَةٍ فَمِنَ اللَّهِ  «Сез-дә булган бөтен нигъмәтләр – Аллаһыдан...»240

Аллаһыны тану кешене Аңа якынайта. Шуның нәти-җәсендә Ул аның догасына җавап бирә, аңа сораганын бирә, бәла-казалардан һәм иминлегенә янаган нәрсәләрдән яклый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

تَعَرَّفْ إِلَى اللَّهِ فِي الرَّخَاءِ يَعْرِفْكَ فِي الشِّدَّةِ

«... яхшы вакытта Аллаһыны танырга омтыл, Ул сине бәла вакытында беләчәк».

مَنْ سَرَّهُ أَنْ يَسْتَجِيبَ اللَّهُ لَهُ عِنْدَ الشَّدَائِدِ وَالْكُرَبِ فَلْيُكْثِرِ الدُّعَاءَ فِي الرَّخَاءِ

«Бәла-каза вакытында Аллаһ үзенә җавап бирүен те-ләгән кеше шатлык вакытында Аңа еш мөрәҗәгать ит-сен».241

Мондый бәндә турында Аллаһы Тәгалә болай дигән:

وَإِنْ سَأَلَنِي لأُعْطِيَنَّهُ ، وَلإِنِ اسْتَعَاذَ بِي لأُعِيذَنَّهُ «... ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа моны бирәчәкмен. Миннән саклау сораса, Мин һичшиксез аны саклачакмын».242

7. Ярдәм сорау, дога кылу бер Аллаһыга гына бу-лырга тиеш.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең агасының улы-на һәм үзенә иярүче барлык мөэминнәргә бер Аллаһы Тә-галәгә генә дога кылырга куша. Аннан башка беркемгә дә шөкер итү, гафу итүне сорау, сәҗдә-рөкүгъ кылу тыела. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһыдан сора. Ярдәм сорарга теләсәң, Алла-һыга мөрәҗәгать ит...»

Пәйгамбәребез тапшыруы буенча, Аллаһы Тәгалә әйткән: مَنْ يَدْعُونِي فَأَسْتَجِيبَ لَهُ وَمَنْ يَسْأَلُنِي فَأُعْطِيَهُ وَمَنْ يَسْتَغْفِرُنِي فَأَغْفِرَ لَهُ «Миңа дога кылучыга Мин җавап бирәм, Миннән нәрсә булса да сораучыга шуны бүләк итәм, Миннән гафу со-раучыны гафу итәм».243

8. Якын һәм Җавап бирүчегә дога кылу.

Бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә дога кылынырга ти-еш. Чөнки Ул гына болай дигән:  ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ  «Миңа дога кылыгыз, Мин сезгә җавап бирәм!»244

Ул Үзенә дога кылган өчен мөэмин бәндәләрен мак-таган:  إِنَّهُمْ كَانُوا يُسَارِعُونَ فِي الْخَيْرَاتِ وَيَدْعُونَنَا رَغَبًا وَرَهَبًا وَكَانُوا لَنَا خَاشِعِينَ  «Дөреслектә, Алар изгелек кылырга ашыктылар, яхшы-лыкны теләп һәм газабыбыздан куркып, Безгә дога кылды-лар, Безнең алда түбәнчелек күрсәттеләр».245

Аллаһ бәндәләренә якын булу сәбәпле дә, Аңа дога кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَاسْأَلُوا اللَّهَ مِنْ فَضْلِهِ إِنَّ اللَّهَ كَانَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا 

«... Аллаһыдан Аның рәхмәте турында сорагыз. Чөн-ки Аллаһ бөтен нәрсәне белә».246

Аллаһы Тәгалә үтенечләрдән армый. Чөнки Аның хә-зинәләре тулы һәм мәңге саекмас. Ул әйткән:

مَا عِنْدَكُمْ يَنْفَدُ وَمَا عِنْدَ اللَّهِ بَاقٍ  «Сездә булган нәрсә бетүче, ә Аллаһыныкы мәңгелек».247

Моннан тыш, бәндә Аңа дога кылудан туктаса, Ул ачулана. Бу сүзләрдән соң бүләк итү арытачак һәм үтенеч-ләр ачуын чыгарачак кешедән сорап буламы инде?

10. Аллаһыдан башка затка юнәлгән догалар мәсхәрә булып әйләнеп кайта.

Кешедән нәрсә дә булса сорасалар, ул яки бирә, яки баш тарта. Бирсә, сораган өчен гаепли. Бирмәсә, сораучы-ны кимсетә. Болар барысы да мөселманның күңелен рән-җетә. Аны кимсетә, намусын пычрата. Шуңа күрә дә, ке-шеләр Исламга тугрылыклы булырга дип Пәйгамбәргә ант иткәндә ул еш кына «кешеләрдән бернәрсә дә сорамаска, үтенмәскә» дип вәгъдә алган. Бер төркем сәхабә бу эшне вәгъдә иткәннәр. Алар арасында Әбү Бәкер Сыйддикъ, Әбү Зәр, Сәүбән, Гауф бине Мәлик тә булган. Аларның камчылары яки дөянең муенчагы төшсә дә, алар беркай-чан да, беркемнән дә аны алып бирүне үтенмәгәннәр.248

11. Җиңелмәс көчле Затка дога кылу.

Булыша алырлык көчле затка гына ярдәм сорап мөрә-җәгать итәләр. Ә Аллаһының бәндәсе бөтен эштә дә яр-дәмгә мохтаҗ. Мондый ярдәмне бары тик Аллаһ кына би-рә ала. Ә башкалар үзләреннән зарарны җибәрә дә, файда китерә дә алмыйлар. Аллаһ ярдәм иткән кеше ярдәм ите-лүче саналачак. Ә Аллаһ ярдәм итмәүче гомумән ярдәмсез калачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنْ يَنْصُرْكُمُ اللَّهُ فَلا غَالِبَ لَكُمْ وَإِنْ يَخْذُلْكُمْ فَمَنْ ذَا الَّذِي يَنْصُرُكُمْ مِنْ بَعْدِهِ 

«Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне беркем дә җиңә алмас. Әгәр Ул сезне ярдәмсез калдырса, сезгә Аннан башка кем ярдәм итәр?»249

Моннан тыш, бәндәләрнең йөрәкләре дә Аллаһ ку-лында. Ул алар белән Үзе теләгәнне эшли. Шуңа күрә, Ал-лаһыга дога кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَنْ يَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ فَهُوَ حَسْبُهُ 

«Аллаһыга тәвәккәл кылучыга Ул да җитәчәк».250

Шулай булгач, бөтен эштә дә Аңа гына мөрәҗәгать итсеннәр. Аллаһы Тәгалә әйткән:  إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ  «Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм со-рыйбыз...»251

12. Аллаһыдан башка заттан ярдәм сорау көчсезлек билгесе.

Ярдәм сорау сораучы кешенең көчсезлеген, мохтаҗ-лыгын күрсәтә. Әмма мондый көчсезлекне Аллаһ каршын-да гына күрсәтергә мөмкин. Гыйбадәтнең асылы шуннан гыйбарәт тә инде. Әгәр Аллаһыдан башка затка мөрәҗә-гать итәләр икән, бу файдасыз хурлыкка әвереләчәк. Мон-нан тыш ярдәм сорау – әлеге кешенең синең хаҗәтеңне үти алуын, ниндидер файда китерә яки зарарны бетерә алуын тану ул. Әмма Аллаһыдан башка беркем дә әлеге эшләрне эшли алмый. Бәндәдән ярдәм сораучы ышаныч-сыз нәрсәгә таяна. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَإِنْ يَمْسَسْكَ اللَّهُ بِضُرٍّ فَلا كَاشِفَ لَهُ إِلاَّ هُوَ وَإِنْ يُرِدْكَ بِخَيْرٍ فَلا رَادَّ لِفَضْلِهِ 

«Әгәр Аллаһ сиңа зарар китерсә, беркем дә сине мон-нан коткара алмый. Ул сиңа яхшылык теләсә, беркем дә Аның рәхмәтен кире ала алмый...»252

مَا يَفْتَحِ اللَّهُ لِلنَّاسِ مِنْ رَحْمَةٍ فَلا مُمْسِكَ لَهَا وَمَا يُمْسِكْ فَلا مُرْسِلَ لَهُ مِنْ بَعْدِهِ 

«Аллаһының кешеләргә күрсәткән рәхмәтен беркем дә тоткарламый. Аллаһ тоткарлаганны Аннан соң беркем дә җибәрә алмый...»253

13. Тәкъдиргә ышану кешедә тынычлык урнаштыра.

Аллаһының үзен саклавына һәм ярдәм итүенә ышан-ган бәндә кешеләр яки башка затлар кылган нәрсәләрдән курыкмый. Ул барлык яхшылыкның да, начарлыкның да Аллаһ тәкъдире белән булуын, файда яки зарарның Аның теләгенә бәйле булуын белә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قُلْ كُلٌّ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ  «Әйт: «Бөтенесе да Аллаһыдан».254

Ә бәндәләр үзләренең җәзалануларына яки әҗер алу-ларына сәбәп кенә булалар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

وَاعْلَمْ أَنَّ الأُمَّةَ لَوِ اجْتَمَعَتْ عَلَى أَنْ يَنْفَعُوكَ بِشَيْءٍ ، لَمْ يَنْفَعُوكَ



إِلاَّ بِشَيْءٍ قَدْ كَتَبَهُ اللَّهُ لَكَ ، وَإِنِ اجْتَمَعُوا عَلَى أَنْ يَضُرُّوكَ بِشَيْءٍ ،

لَمْ يَضُرُّوكَ إِلاَّ بِشَيْءٍ قَدْ كَتَبَهُ اللَّهُ عَلَيْكَ

«Бел, бөтенесе җыелып, сиңа файда китерергә теләсә-ләр, Алар сиңа Аллаһ язган файданы гына китерә алалар. Алар җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, Аллаһ тәкъдирдә язган зарарны гына китерәләр».

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَإِنْ يَمْسَسْكَ اللَّهُ بِضُرٍّ فَلا كَاشِفَ لَهُ إِلاَّ هُوَ



وَإِنْ يَمْسَسْكَ بِخَيْرٍ فَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ 

«Аллаһ сиңа зарар китерсә, Аннан башка моннан кот-каручы булмаячак. Ул сиңа яхшылык бирсә – Ул бөтен нәрсәне булдыра ала».255

Шулай итеп, Аллаһ язмаган булса, беркем дә сиңа за-рар китерә алмый. Чөнки беркем дә сине Аның газабын-нан саклый алмый. Файда китерү мәсьәләсендә дә шулай ук. Аллаһы Тәгалә әйткән:

مَا أَصَابَ مِنْ مُصِيبَةٍ فِي الأَرْضِ وَلا فِي أَنْفُسِكُمْ إِلاَّ فِي كِتَابٍ مِنْ قَبْلِ أَنْ نَبْرَأَهَا 

«Җирдә яки сезнең белән нинди генә бәла булмасын, Без дөньяны яратканчы ук ул инде Китапка язылган».256

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

لِكُلِّ شَيْءٍ حَقِيقَةٌ وَمَا بَلَغَ عَبْدٌ حَقِيقَةَ الإِيمَانِ حَتَّى يَعْلَمَ

أَنَّ مَا أَصَابَهُ لَمْ يَكُنْ لِيُخْطِئَهُ وَمَا أَخْطَأَهُ لَمْ يَكُنْ لِيُصِيبَهُ

«Һәр эшнең хакыйкый асылы бар. Бәндә үзенә иреш-кән нәрсәнең үзен үтеп китә алмавын һәм үзен үтеп кит-кән нәрсәнең үзенә ирешә алмавын аңлаганга кадәр, иман-ның хакыйкый асылына ирешә алмаячак».257

14. Тәкъдиргә ышану кешегә кыюлык бирә.

Зарарның да, файданың да тәкъдиргә язылганын бел-гәч, кеше икеләнүсез Аллаһ боерган эшләргә юнәлә, сүз-ләр үзенә зарарга булса да, дөресен генә әйтә. Ул кыю бу-ла, үлемнәр курыкмый, исән калырга өметләнми. Аллаһ әйткән:  قُلْ لَنْ يُصِيبَنَا إِلاَّ مَا كَتَبَ اللَّهُ لَنَا هُوَ مَوْلانَا وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ

«Әйт: «Безгә Аллаһ язганнан башка нәрсә ирешми Ул –

безнең Хуҗабыз. Мөэминнәр Аллаһыга тәвәккәл кылсын-нар».258أَيْنَمَا تَكُونُوا يُدْرِكْكُمُ الْمَوْتُ وَلَوْ كُنْتُمْ فِي بُرُوجٍ مُشَيَّدَةٍ  «Кайда гына булсагыз да, хәтта югары урнашкан каланчада булса-гыз да, әҗәл сезгә ирешәчәк».259

15. Буйсыну түгел – ышану, үз-үзеңне тынычландыру түгел – тәвәккәлләү.

Аллаһ безгә Үзенең тәкъдиренә ышану белән бергә га-мәл дә кылырга боерган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَقُلِ اعْمَلُوا فَسَيَرَى اللَّهُ عَمَلَكُمْ  «Әйт: «Гамәл кылыгыз! Ал-лаһ сезнең гамәлләрегезне күрер...»260

Безгә бөтен эштә дә үрнәк булган Пәйгамбәр аңлат-канча, мөселман гамәл кылырга, үзенең бөтен мөмкинче-лекләрен кулланырга тиеш. Әгәр кеше тәкъдиргә генә сылтап, максатка ирешү юлларын эзләми икән, димәк, ул Аллаһыга һәм Аның Илчесенә итәгать итми. Ризык табу-дан баш тарту үз-үзеңне тынычландыру һәм ялкаулык ту-рында сөйли. Ниндидер максатка ирешү өчен ризык эзләү һәм Аллаһыга гына таяну – тәвәккәлләү һәм ышану була. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

اعْمَلُوا ، فَكُلٌّ مُيَسَّرٌ لِمَا خُلِقَ لَهُ

«Гамәл кылыгыз, һәр кешегә ул ни өчен яратылган булса, ул эшкә ирешү җиңеләйтеләчәк».261

16. Сабырлык җиңүгә илтә.

Кешенең тормышы күп төрле көрәшләрдән тора. Ул күп санлы төрле-төрле дошманнар белән көрәшә. Әлеге көрәшләрдә җиңү аның сабырлык дәрәҗәсенә бәйле. Мак-сатка ирешү юлы сабырлык аркылы салынган, ул дошман-нарны җиңүнең файдалы коралы. Аллаһының сабырлыкны бәндәләрен сынау чарасы итүе шуның белән аңлашыла да инде. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ حَتَّى نَعْلَمَ الْمُجَاهِدِينَ مِنْكُمْ وَالصَّابِرِينَ وَنَبْلُوَ أَخْبَارَكُمْ 

«Сезнең арадан көрәшүчеләрне һәм сабырларны белү өчен, Без һичшиксез сезне сынаячакбыз».262

لَتُبْلَوُنَّ فِي أَمْوَالِكُمْ وَأَنْفُسِكُمْ وَلَتَسْمَعُنَّ مِنَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ

وَمِنَ الَّذِينَ أَشْرَكُوا أَذًى كَثِيرًا وَإِنْ تَصْبِرُوا وَتَتَّقُوا فَإِنَّ ذَلِكَ مِنْ عَزْمِ الأُمُورِ 

«Сез, һичшиксез малыгызга һәм үзегезгә караган сы-науга дучар булачаксыз. Һичшиксез сезгә кадәр Язу би-релгәннәрдән һәм мөшрикләрдән күп начар сүз ишетерсез. Әгәр сабыр итсәгез һәм тәкъва булсагыз, бу – бик зур эш».263

Тәкъвалар һәм гаделләр турында Аллаһы Тәгалә бо-лай дигән:  وَالصَّابِرِينَ فِي الْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ وَحِينَ الْبَأْسِ «... алар мох-таҗлык, бәла-каза һәм куркыныч вакытларда сабыр итә-ләр...»264

Бер билгеләмә буенча, сабырлык – нәфесеңне тыю, ягъни аны акыл һәм шәригать таләпләренә буйсындыру ул. Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне укыгач, «сабырлык-ның» еш очраганын һәм әлеге мәгънәдә кулланганын кү-рәбез. Әмма моннан тыш, ул әле уңышка һәм җиңүгә ире-шүне дә күз алдында тота.

Монда түбәндәге очраклар күз алдында тотыла:

а) Итәгать итүдә һәм итәгатьсезлектән баш тартуда сабыр булу.

Аллаһ боерганны үтәү һәм ул тыйганнан тыелу итә-гать итү була. Һичшиксез, боларны үтәү кеше күңеле өчен билгеле бер авырлыклар тудыра. Нәфес, дәрт һәм шайтан кебек дошманнарны җиңү өчен дә күп тырышлык куярга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:  إِنَّ النَّفْسَ لأَمَّارَةٌ بِالسُّوءِ  «... дө-реслектә, нәфес начарлыкка чакыра...»265

وَلا تَتَّبِعِ الْهَوَى فَيُضِلَّكَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ  «... теләкләреңә иярмә! Чөнки алар сине Аллаһ юлыннан адаштырачаклар».266

إِنَّ الشَّيْطَانَ لَكُمْ عَدُوٌّ 

«Дөреслектә, шайтан сезгә дошман...»267

Әлеге яшерен дошманнар кеше каршына чыгып, аны вәсвәсәлиләр, ул теләгәнне бизиләр, итәгатьтән баш тар-тырга чакыралар. Бу дошманнар гамәлләрендә ныклык күрсәтәләр, армыйлар. Шул сәбәпле, кеше аларны җиңү өчен тырышлык куярга, нәфесен буйсынуга өндәргә тиеш. Болар барысы да сабырлык, авырлыкларны җиңү сәләтен, тырышлык күрсәтүне таләп итә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَاتَّبِعْ مَا يُوحَى إِلَيْكَ وَاصْبِرْ حَتَّى يَحْكُمَ اللَّهُ  «Сиңа вәхи кылын-ганга ияр һәм Аллаһ карар чыгарганчы сабыр ит...»268

رَبُّ السَّمَوَاتِ وَالأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَاعْبُدْهُ وَاصْطَبِرْ لِعِبَادَتِهِ 

«Ул – күкләр, җир һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы. Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә сабыр бул!»269

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

وَالْمُجَاهِدُ مَنْ جَاهَدَ نَفْسَهُ فِي طَاعَةِ اللَّهِ

«Аллаһ юлында сугышучы – Аллаһыга итәгатьтән чыкмыйча үз нәфесе белән көрәшүче».270

Үз нәфесен Аллаһ канәгать була торган кысаларда саклаучы Аңа итәгатьтән чыкмый, нәфесен, шайтанны һәм теләкләрен җиңә. Мондый җиңү белән бернинди җиңүне дә чагыштырып булмый. Чөнки аның ярдәмендә кеше үз-үзе белән идарә итү мөмкинчелегенә ирешә, нәфесе әсир-легеннән котыла. Яшерен дошман белән көрәшү аны җиңү белән тәмамлана. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَالَّذِينَ جَاهَدُوا فِينَا لَنَهْدِيَنَّهُمْ سُبُلَنَا  «Безнең өчен көч түгүче-ләрне Без Үз юлыбыз белән алып барабыз».

Аллаһының Илчесе нинди дөрес сүзләр әйткән:

وَالصَّبْرُ ضِيَاءٌ «... сабырлык – нур...»271

б) Бәла-каза вакытында сабыр итү.

Кешенең тормышында үзенә, малына, хатыны һәм балаларына караган бәла-казалар булып тора. Алар кешенең тынычлыгын һәм иминлеген бозалар. Һичшиксез, болар барысы да кешегә тәэсир итеп, аны өметсезлеккә тө-шерәләр. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ كَانَ يَئُوسًا 
«... аңа начарлык ирешсә, ул өметсезләнә».272

إِنَّ الإِنْسَانَ خُلِقَ هَلُوعًا . إِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ جَزُوعًا 

«... кеше сабырсыз булып яратылды: аңа берәр начар-лык ирешсә, ул тынычсызлана».273

Мондый хәлдә булган кеше җиңелүгә ирешә алмый. Менә шуңа күрә дә, Аллаһы Тәгалә кешеләргә кыю бу-лырга, ягъни бәла-каза каршында нык торырга, көчсезлек-тән, тар күңеллелектән өстен булырга, сабырлык күрсәтер-гә боера. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْءٍ مِنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِنَ الأَمْوَالِ وَالأَنْفُسِ

وَالثَّمَرَاتِ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ . الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ

رَاجِعُونَ . أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُهْتَدُونَ 

«Без сезне курку, ачлык, малның югалуы, якыннар-ның үлүе, җиләк-җимешләр белән саныйбыз. Ләкин кайгы килгәндә: «Дөреслектә, Без Аллаһыныкы һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз», – дип әйтүче сабырларны шатландыр. Ан-дыйларга Раббыларының рәхмәте һәм мәрхәмәте иңә. Шу-ның белән алар туры юлга керәләр».274

Мондый кешеләргә, аеруча кайгының беренче мизгел-ләрендә сабырлык, ныклык күрсәтүчеләргә дан, хөрмәткә юл күрсәтелә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّمَا الصَّبْرُ عِنْدَ الصَّدْمَةِ الأُولَى «Дөреслектә, сабырлыкны борчуның беренче мизгелләрендә күрсәтергә кирәк».275

Тормыш чынбарлыгы белән очрашу, үзләренә төшкән бәланы ике дөньяда да файда китерә торган яхшылыкка әверелдерү өчен андый сабыр кешеләр бу вакыйгалардан җиңүче булып чыгалар. Шулай итеп, бәла алар өчен рәх-мәткә тиң була. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

عَجَبًا لأَمْرِ الْمُؤْمِنِ ، إِنَّ أَمْرَهُ كُلَّهُ خَيْرٌ ، وَلَيْسَ ذَاكَ لأَحَدٍ إِلاَّ لِلْمُؤْمِنِ ،



إِنْ أَصَابَتْهُ سَرَّاءُ شَكَرَ فَكَانَ خَيْرًا لَهُ ، وَإِنْ أَصَابَتْهُ ضَرَّاءُ صَبَرَ فَكَانَ خَيْرًا لَهُ

«Мөэминнең хәле гаҗәеп. Чөнки аның өчен бөтен нәр-сә дә яхшылык була. Мөэминнән кала беркемгә дә мондый нәрсә бирелмәгән. Аны берәр нәрсә шатландырса, ул Ал-лаһыга шөкер итә һәм бу аның өчен изгелек була. Аңа бә-ла килсә, ул сабыр итә. Бу да аның өчен яхшылык була».276

Мондый очракларда үз-үзеңне тотуның үрнәген безгә Пәйгамбәр галәйһиссәләм күрсәтә. Бервакытны аның кы-зы кемнедер: «Минем улым үлем хәлендә, безнең янга кил», – дип әйтергә җибәрә. Шунда Пәйгамбәр кызын сә-ламләргә һәм болай дип әйтергә боера:

إِنَّ لِلَّهِ مَا أَخَذَ وَلَهُ مَا أَعْطَى وَكُلُّ شَيْءٍ عِنْدَ اللَّهِ بِأَجَلٍ مُسَمَّى فَالْتَصْبِرْ وَلْتَحْتَسِبْ

«Дөреслектә, Аллаһ алган нәрсә дә, бүләк иткән нәр-сә дә Аныкы. Ул Аллаһ) һәр нәрсәгә билгеле бер вакыт билгеләгән. Шулай булгач, ул сабыр итсен һәм Аллаһы-ның әҗеренә өметләнсен».277

в) Кешеләр күрсәткән авырлыкларга сабыр итү.

Бәндә төрле кешеләр арасында яши. Аларның һәрбер-сенең үз холкы, үз тәрбиясе. Димәк. Алар һичшиксез аңа зарар китерәчәкләр, рәнҗетәчәкләр. Шул сәбәпле кеше көчсезләнсә, ул югалтулар кичерәчәк, аның тормышы җә-һәннәмгә әйләнәчәк. Мондый борчуларны җиңеп чыкса, сабырлык күрсәтсә, кешеләрне гафу итсә, уңышка ирешә-чәк, бәхетле булачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَاعْفُوا وَاصْفَحُوا حَتَّى يَأْتِيَ اللَّهُ بِأَمْرِهِ  «Аллаһ әмер биргәнче га-фу итегез һәм киңкүңелле булыгыз!»278

Ягъни, мәрхәмәтле бул һәм үзеңә ошамаган күп нәр-сәне күрмә.  ادْفَعْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ فَإِذَا الَّذِي بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَأَنَّهُ وَلِيٌّ حَمِيمٌ 

«... начарлыкка яхшылык белән җавап бир. Шул чакта си-нең дошманлашкан кешең якын дустың кебек булыр».279

Моннан тыш, сабырлык – батырлык галәмәте. Алла-һы Тәгалә әйткән:  وَلَمَنْ صَبَرَ وَغَفَرَ إِنَّ ذَلِكَ لَمِنْ عَزْمِ الأُمُورِ  «Сабыр булучыга һәм гафу итүчегә килгәндә, дөреслектә, бу – га-мәлләрдәге тәвәккәллектән».280

Бары тик Аллаһыга ышанган, Аннан ярдәм сораган кешеләр генә сабырлык күрсәтәләр. Аллаһы Тәгалә әйт-кән:  وَجَعَلْنَا بَعْضَكُمْ لِبَعْضٍ فِتْنَةً أَتَصْبِرُونَ وَكَانَ رَبُّكَ بَصِيرًا  «Сабырлык күрсәтәсезме, юкмы икәнне белү өчен Без сезне бер-бе-регезгә сынау фетнә) кылдык. Синең Раббың – Күрүче».281

Шулай ук, бу эшне Аллаһының әҗеренә өметләнүче-ләр генә булдыра ала.  وَالَّذِينَ صَبَرُوا ابْتِغَاءَ وَجْهِ رَبِّهِمْ  «... алар Раббыларына омтылып, сабырлык күрсәтәләр...»282

г) Дәгъват кылуда сабыр булу.

Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дәгъват эшендә са-быр булырга боерган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَأْمُرْ أَهْلَكَ بِالصَّلاةِ وَاصْطَبِرْ عَلَيْهَا  «Гаилә әгъзаларыңа намаз укырга, аны укыганда сабыр булырга боер!»283

وَأْمُرْ بِالْمَعْرُوفِ وَانْهَ عَنِ الْمُنْكَرِ وَاصْبِرْ عَلَى مَا أَصَابَكَ 

«... яхшылыкка өндә, начарлыктан тый һәм үзеңә ирешкән нәрсәләргә сабыр бул...»284

Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренә болай дигән:

وَاهْجُرْهُمْ هَجْرًا جَمِيلاً 

«... аларны күркәм рәвештә ташлап кит».285

Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләгә чакыручы кеше сабыр булырга, дәгъват юлындагы кыенлыкларны җиңел киче-рергә тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَاصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَلا يَسْتَخِفَّنَّكَ الَّذِينَ لا يُوقِنُونَ 

«Сабыр ит. Дөреслектә, Аллаһының вәгъдәсе – хак. Иманда нык булмаучылар сине дулкынланырга мәҗбүр итмәячәкләр».286

Әлеге кеше тизрәк нәтиҗәгә ирешергә теләп, вакый-галарны ашыктырса, уңышсызлыкка очраячак, бөтен ты-рышканлыгы әрәм китәчәк.

Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренә болай дигән:

فَاصْبِرْ كَمَا صَبَرَ أُولُوا الْعَزْمِ مِنَ الرُّسُلِ وَلا تَسْتَعْجِلْ لَهُمْ  «Элекке пәйгамбәрләр сабыр булган кебек, син дә сабыр бул! Аларга кяферләргә) газап сорарга ашыкма».287

فَاصْبِرْ صَبْرًا جَمِيلاً . إِنَّهُمْ يَرَوْنَهُ بَعِيدًا . وَنَرَاهُ قَرِيبًا 

«Тиешенчә сабыр ит! Алар Кыямәт көнен ерак дип саныйлар. Ә Без аны якын дип күрәбез».288

17. Сабырлыкның нәтиҗәләре.

Алда сөйләгәннәрдән аңлашылганча, сабырлык канә-гатьлеккә, бәхет хисенә, данга, яхшылыкка илтә. Сабыр-лык сәбәпле кеше Аллаһының ярдәменә һәм мәхәббәтенә лаек була. Моннан тыш, кеше сабырлыкның нәтиҗәләрен Ахирәттә да татыячак, моның өчен хисапсыз мәңгелек ләззәтләр кичерәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّمَا يُوَفَّى الصَّابِرُونَ أَجْرَهُمْ بِغَيْرِ حِسَابٍ «Дөреслектә, сабырлар үз әҗерләрен хисапсыз күп алачаклар».289

Бу әҗерләр киңлеге күкләргә һәм җиргә тигез, фә-рештәләр белән бизәлгән җәннәттә булачак. Аллаһы Тәга-лә әйткән:

جَنَّاتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا وَمَنْ صَلَحَ مِنْ آبَائِهِمْ وَأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ وَالْمَلائِكَةُ




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет