Хәдиснең әһәмияте
Әлеге кодси хәдис Исламның бөтен нигезләрен, тар-макларын, әхлак кануннарын үз эченә ала. Бу хәдисне тап-шыручы барлык кешеләр дә Димәшкъта яшәгәннәр. Әх-мәт бине Хәнбәл: «Шамда яшәүчеләр өчен бу хәдистән дә күркәмрәк хәдис юк», – дигән.
Хәдисне аңлау
1. Кодси хәдиснең билгеләмәсе.
Аллаһының сүзләрен үз эченә алган Пәйгамбәребезгә кайчакта Җәбраил галәйһиссәләм аркылы, кайчакта вәхи белән тапшырылып, ул үзе теләгән сүзләр белән сөйләгән хәдис «кодси хәдис» дип атала. Ул башка хәдисләрдән Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең Раббысының сүзләрен рива-ять кылуы белән аерылып тора.
Әлеге билгеләмәдән күренгәнчә, «кодси хәдис» Коръ-ән Кәримнән күп нәрсә белән аерылып тора:
а) Кодси хәдистән аермалы буларак Коръәннең язылу рәвешенә дә, мәгънәсенә дә ирешеп булмый.
б) Эчендә Коръән укылган намаз дөрес булачак, ә хә-дис кодси укылганы дөрес булмаячак
в) Коръәнне танымаучы бәндә кяфер, ә кодси хәдис-нең берәрсен танымаучы – фәсикъ бозык) була.
г) Коръәннең рәвеше дә, сүзләре дә Аллаһыдан. Ә кодси хәдиснең сүзләре Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән, мәгънәсе Аллаһыдан.
д) Коръәнгә госел-тәһарәтле кешеләр генә кагыла ала, ә кодси хәдискә карата мондый шарт юк.
г) Коръәннең мәгънәсен генә тапшырырга ярамый, ә кодси хәдиснең ярый.
ж) Тәһарәтсез кешегә Коръәнне укырга да, үзе белән йөртергә дә ярамый, ә кодси хәдисне – ярый.
з) Коръәннән бер генә хәреф укыган өчен дә ун изге-лек кылган әҗер языла. Ә кодси хәдисне укыган өчен генә әҗер бирелми.
Кодси хәдисләр йөздән артык исәпләнә.
2. Аллаһ Үзенә гаделсезлекне тыйган.
Әлеге хәдистән ачык күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә Үзе-нә бәндәләренә карата гаделсез булуны тыйган.
Аллаһы Тәгалә янә әйткән: وَمَا أَنَا بِظَلاَّمٍ لِلْعَبِيدِ «Мин Үз колларыма золым итүче түгел».401 إِنَّ اللَّهَ لا يَظْلِمُ النَّاسَ شَيْئًا «Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә карата бер эштә дә гадел-сез түгел».402 إِنَّ اللَّهَ لا يَظْلِمُ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ «Дөреслектә, Аллаһ беркемне дә тузан бөртеге кадәр дә рәнҗетми».403
3. Бәндәләргә гаделсезлек күрсәтүне тыю.
Аллаһы Тәгалә бәндәләренә бер-берсенә карата га-делсез булуны тыйган. Гаделсезлек ике төрле була:
Беренчесе: җанның үз-үзенә карата гаделсезлеге. Аның иң бөек чагылышы – күпаллалык ширек). Аллаһы Тәгалә әйткән: إِنَّ الشِّرْكَ لَظُلْمٌ عَظِيمٌ «... дөреслектә, ширек – иң зур гаделсезлек!»404
Ширек китерүче кеше мәхлукны Аллаһ дәрәҗәсенә күтәрә, аңа Аллаһ белән беррәттән гыйбадәт кыла.
Ширеккә караган гаделсезлектән соң икенче урында итәгатьсезлек, кечкенә һәм зур гөнаһлар кылу тора. Чөнки бу – җанга караган гаделсезлек, ул аны ике дөньяда да җә-зага һәм һәлакәткә илтә.
Икенчесе: башкаларга карата гаделсезлек күрсәтү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм күп хәдисендә гаделсезлекнең тыелган булуы турында сөйли һәм кешеләрне моның бе-лән кисәтә. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
إِنَّ الظُّلْمَ ظُلُمَاتٌ يَوْمَ الْقِيَامَةِ «Дөреслектә, гаделсезлек Кыямәт көнендә куе караңгылык булачак».405
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
إِنَّ اللَّهَ لَيُمْلِي لِلظَّالِمِ حَتَّى إِذَا أَخَذَهُ لَمْ يُفْلِتْهُ
«Аллаһы Тәгалә гаделсез кешенең вакытын кичекте-реп тора, әмма Ул аны эләктереп алганнан соң бүтән җи-бәрми», – дигән дә түбәндәге аятьне укыган:
وَكَذَلِكَ أَخْذُ رَبِّكَ إِذَا أَخَذَ الْقُرَى وَهِيَ ظَالِمَةٌ إِنَّ أَخْذَهُ أَلِيمٌ شَدِيدٌ
«Раббыңның гаделсезлек күрсәткән авыл кешеләренә газабы шундый. Дөреслектә, Аллаһының тотуы газаплы һәм каты!»406
Һичшиксез, Исламның төп максаты – кешеләр ара-сында гаделлек урнаштыру. Идарә итү эше гаделлеккә ни-гезләнергә тиеш. Гаделсезлек халыклар таркалуның, мәдә-ниятләр җимерелүнең сәбәбе була. Инде Аллаһының газа-бына дучар итүе турында әйтеп торасы да юк.
4. Аллаһыга ихтыяҗ.
Файда алу һәм зарарлы нәрсәләрдән саклану өчен бө-тен кешеләр дә Аллаһыга мохтаҗ. Алар шулай ук Аның һидаятенә, дөньяда ризык бирүенә, Ахирәттә гафу итүенә ихтыяҗ кичерәләр. Бәндәнең хакыйкый халәте өч рәвештә чагыла:
1. Аллаһыга дога кылуда. Чөнки Аллаһы Тәгалә бән-дәләр Үзенә мохтаҗлыкларын таныганны, ике дөнья ха-җәтләрен, шул исәптән ашау-эчү, кием-салым, һидәят һәм гафу сораганны ярата.
2. Һидәятне сорауда.
3. Аллаһыга тулысынча буйсынуда. Бу Ул тыйганнан тыелуда, Ул боерганны үтәүдә чагыла.
Аллаһының рәхмәтенең киңлеге
24عَنْ أَبِي ذَرٍّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ أَنَّ نَاسًا مِنْ أَصْحَابِ رَسُولِ اللَّهِ ، قَالُوا لِلنَّبِيِّ : يَا رَسُولَ اللَّهِ ، ذَهَبَ أَهْلُ الدُّثُورِ بِالأُجُورِ ، يُصَلُّونَ كَمَا نُصَلِّي ، وَيَصُومُونَ كَمَا نَصُومُ ، وَيَتَصَدَّقُونَ بِفُضُولِ أَمْوَالِهِمْ . قَالَ : أَوَلَيْسَ قَدْ جَعَلَ اللَّهُ لَكُمْ مَا تَصَدَّقُونَ ؟ إِنَّ لَكُمْ بِكُلِّ تَسْبِيحَةٍ صَدَقَةٌ ، وَكُلِّ تَكْبِيرَةٍ صَدَقَةٌ ، وَكُلِّ تَحْمِيدَةٍ صَدَقَةٌ ، وَكُلِّ تَهْلِيلَةٍ صَدَقَةٌ ، وَأَمْرٍ بِالْمَعْرُوفِ صَدَقَةٌ ، وَنَهْيٍ عَنِ الْمُنْكَرِ صَدَقَةٌ ، وَفِي بُضْعِ أَحَدِكُمْ صَدَقَةٌ . قَالُوا : يَا رَسُولَ اللَّهِ ، أَيَأْتِي أَحَدُنَا شَهْوَتَهُ وَيَكُونُ لَهُ فِيهَا أَجْرٌ ؟ قَالَ : أَرَأَيْتُمْ لَوْ وَضَعَهَا فِي حَرَامٍ ، أَكَانَ عَلَيْهِ وِزْرٌ ؟ فَكَذَلِكَ إِذَا وَضَعَهَا فِي الْحَلالِ كَانَ لَهُ أَجْرٌ
Әбү Зәр разыяллаһү ганһү сүзләрен риваять кылула-ры буенча бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына сә-хабәләрнең бер төркеме килгән дә: «Әй Аллаһының Илче-се, байлар безнең кебек намаз укысалар да, ураза тотсалар да, малларының артыгыннан садака биргәнгә күрә, бөтен әҗерләрне алалар», – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Аллаһ сезнең өчен садака итеп таратырлык нәрсәне әзер-ләмәгәнмени? Дөреслектә, һәр данлау, һәр бөекләү, һәр мактау, һәр «Аллаһыдан башка илаһ башка илаһ юк» ди-гән сүз, яхшыга өндәү, начардан тыю, хәтта җенси мөнә-сәбәткә керүегез дә сезнең өчен садака була», – дип җавап биргән. Кешеләр: «Әй Аллаһының Илчесе, безнең берәре-без үзенең теләген канәгатьләндерсә, моның өчен әҗер аламыни?!» – дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әйтегезче, берәрегез үзенең теләген хәрам юл белән ка-нәгатьләндерсә, җәзаланыр идеме? Шулай ук ул теләгәнен хәләл юл белән канәгатьләндергән өчен әҗер алачак», – дигән.407
Хәдиснең әһәмияте
«Кырык» исемле китапка үзенең шәрехендә Ибне Һә-җәр Хәйтами болай дип яза: «Бу – бөек хәдис. Чөнки ул диннең кыймәтле нигезләрен үз эченә ала».
Хәдисне аңлау
Аллаһы Тәгалә әйткән: وَفِي ذَلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ «... ярышучылар моңа омтылуда ярышсыннар».408
Изгелеккә ирешүдә һәм изге гамәлләр кылуда ярышу рөхсәт ителгән һәм файдалы эш санала. Мөселман моңа омтылырга тиеш.
Әлеге хәдистә хәйрия эшләре белән шөгыльләнү, са-дака бирү мөмкинлеге булмаган сәхабәләр турында сүз ба-ра. Алар Пәйгамбәрнең الصَّدَقَةُ بُرْهَانٌ «Садака – дәлил ул» дигән һәм башка хәдисләрен ишеткәннәр. Киңлеге күкләр һәм җиргә тигез булган җәннәткә керү өчен алар да садака бирергә теләгәннәр. Алар бай иптәшләренең тау-тау мал-ларны Аллаһ юлына сарыф итүен күргәннәр, үзләренең дә алар хисабыннан буласы килгән. Ул кешеләрнең байлыкка омтылу өчен яки хөсетлек сәбәпле түгел, ә Аллаһыга якы-наю өчен бай буласы килгән. Шул сәбәпле алар Пәйгам-бәр янына килеп, садака итеп бирергә маллары юк икәнен сөйләгәннәр. Алар: ذَهَبَ أَهْلُ الدُّثُورِ بِالأُجُورِ «Әй Аллаһының Ил-чесе, байлар бөтен әҗерне алалар», – дигәннәр. Ягъни, «Бер төрле намаз укысак та, ураза тотсак та, алар садака таратканга, ә безнең таратырга бернәрсәбез дә булмаганга күрә, безгә бернинди әҗер дә булмый» дияргә теләгәннәр.
1. Бөек хикмәт һәм игелекнең киң капкалары.
Аллаһының Илчесе әлеге кешеләрнең Раббылары кар-шында югары урын алырга теләүләрен аңлый. Шуңа күрә, аларның җаннарын Аллаһ биргән хикмәт ярдәмендә дәва-лый. Ул аларны шатландыра һәм нигъмәтнең капкалары киң икәнен, садака әҗеренә тигез гамәлләр барлыгын аң-лата. Мондый гамәлләр кылучының хәле садака бирүчене-кенә тигез, ә кайчакта артыграк та әле. Аллаһ әйткән: لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا «Аллаһ җанга ул булдыра ала тор-ган нәрсәне генә йөкли».409 لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ مَا آتَاهَا «Аллаһ беркемгә дә Үзе бүләк иткәннән күбрәкне йөкләми».410
Пәйгамбәр галәйһиссәләм ул кешеләрдән болай дип сорый: أَوَلَيْسَ قَدْ جَعَلَ اللَّهُ لَكُمْ مَا تَصَدَّقُونَ «Аллаһ сезгә садака итеп таратырлык нәрсәне әзерләмәгәнмени?»
Чыннан да, кеше бирә ала торган садака төрләре бик күп. Мәсәлән – гаиләне тәэмин итү яки матди чыгымнар белән бәйле булмаган садака.
2. Аллаһыны искә алу – җан өчен иң яхшы садака.
Әгәр сезгә байлык бирелмәгән икән, Аллаһы Тәгалә-не данлагыз, бөекләгез, мактагыз, «Аллаһыдан башка илаһ юк» дип әйтегез. Әлеге гыйбарәләрнең әҗере садака әҗе-ренә тигез булачак. Моннан да зуррак нинди әҗер булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ أَمَلاً
«... ләкин нәтиҗәләре мәңгелек булган изге гамәлләр Раббың алдында әҗере белән яхшырак һәм аларга өмет-ләнү әйбәтрәк».411
وَلَذِكْرُ اللَّهِ أَكْبَرُ «Аллаһыны искә алу – иң әһәмиятле-се».412 Ягъни, Аллаһыны искә алган өчен иң зур әҗер бире-ләчәк. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
مَا مِنْ يَوْمٍ وَلا لَيْلَةٍ وَلا سَاعَةٍ إِلاَّ لِلَّهِ فِيهَا صَدَقَةٌ يَمُنُّ بِهَا عَلَى مَنْ
يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ، وَمَا مَنَّ اللَّهُ تَعَالَى عَلَى عَبْدِهِ مِثْلَ أَنْ يُلْهِمَهُ ذِكْرَهُ
«Аллаһ Үзенең теләгән бәндәсенә садака бирмәгән көн, төн яки сәгать юк. Аллаһ Үзенең бәндәсенә Үзен искә алуның кирәклеген сеңдерүдән дә кыйммәтлерәк бүләк бирмәгән».413
Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Кыямәт кө-нендә Аллаһ алдында кайсы бәндәләр иң лаеклы булачак-лар дип сораганнар. Ул әйткән: الذَّاكِرُونَ اللَّهَ كَثِيرًا وَالذَّاكِرَاتُ «Аллаһыны еш искә алучы ирләр һәм хатыннар».414
3. Изгелеккә чакыру – җәмгыятькә карата садака.
Шулай ук, яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыюны из-гелеккә чакыру дип әйтергә була. Әлеге капкалар киң итеп ачылган. Бу фарыз кифаяны үтәү садака бирүдән азрак әҗерле түгел, хәтта күбрәк тә. Аллаһының Илчесе галәй-һиссәләм әйткән: كُلُّ مَعْرُوفٍ صَدَقَةٌ «Шәригать яхшы дип тапкан бөтен нәрсә – садака».415
Башкача була да алмый. Чөнки яхшылыкка өндәү, на-чарлыктан тыю сәбәпле әлеге өммәт кешеләргә тәкъдим ителгән иң яхшы өммәт булган. Аллаһы Тәгалә әйткән:
كُنْتُمْ خَيْرَ أُمَّةٍ أُخْرِجَتْ لِلنَّاسِ تَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَتَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ وَتُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ
«Сез дөньяга килгән иң яхшы өммәт буддыгыз. Чөнки сез яхшылыкка чакырасыз, начарлыктан тыясыз һәм Алла-һыга ышанасыз».416
4. Аллаһының рәхмәтенең киңлеге.
Ниятләр эчкерсез, максатлар дөрес булса, Аллаһ сезгә һәр көне һәм һәр төнне ала торган әҗер билгеләгән. Алла-һының Илчесе әйткән: نَفَقَةُ الرَّجُلِ عَلَى أَهْلِهِ صَدَقَةٌ «Кешенең гаиләсенә тоткан малы садака».417
وَلَسْتَ تُنْفِقُ نَفَقَةً تَبْتَغِي بِهَا وَجْهَ اللَّهِ إِلاَّ أُجِرْت
َ بِهَا ، حَتَّى اللُّقْمَةَ تَجْعَلُهَا فِي فِي امْرَأَتِكَ
«Син Аллаһ ризалыгы өчен нәрсә генә сарыф итсәң дә, һичшиксез аның өчен әҗер алачаксың. Шул исәптән, хатының авызына салган ризык кисәге өчен дә».418
Һәр кеше үзен һәм хатынын хәрам эш кылудан саклау өчен аның белән якынлык кыла. Моннан тыш, кеше бары тик үзенең теләген канәгатьләндерәм дип кенә уйласа да, аңа бу эше өчен әҗер әзерләнгән. Әмма аның нияте дөрес булырга һәм ул Аллаһ тыйган нәрсәләрдән ерак булырга тиеш.
5. Гамәлләр ният белән генә билгеләнәләр.
Аллаһының мөселманга күрсәткән бөек рәхмәте ярдә-мендә кешенең гамәлләре изге ният сәбәпле гыйбадәт әве-релә. Мәсәлән, ул тән сәламәтлеген саклау өчен хәләл нәрсә ошаса, эчсә, бу гыйбадәт була. Моның өчен әҗер билгеләнгән. Аеруча бу эш алдыннан «Аллаһының исеме белән» дип әйтсә, Аны мактаса, данласа, шөкер итсә.
Кеше хатыны белән якынлык кылганда зинадан сак-лану, изге бала табу кебек яхшы максатларны күз алдында тотса, бу гыйбадәт кебек язылачак. Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм әйткән:
لَوْ أَنَّ أَحَدَكُمْ إِذَا أَتَى أَهْلَهُ قَالَ : بِسْمِ اللَّهِ ، اللَّهُمَّ جَنِّبْنَا
الشَّيْطَانَ وَجَنِّبِ الشَّيْطَانَ مَا رَزَقْتَنَا ، فَقُضِيَ بَيْنَهُمَا وَلَدٌ لَمْ يَضُرَّهُ
«Берәрегез хатыны белән якынлык кылганда: «Аллаһ исеме белән. Әй Аллаһ, безне шайтаннан сакла, Син безгә биргән нәрсәне дә шайтаннан сакла», – дип әйтсә һәм аларга бала табу насыйп булса, шайтан аңа зарар китер-ми».419
Моннан тыш, Аллаһ тыйганнан сакланучы кешенең әҗере арта һәм үсә. Аларны сыйфатлап, Аллаһы Тәгалә әйткән: وَالَّذِينَ إِذَا ذُكِّرُوا بِآيَاتِ رَبِّهِمْ لَمْ يَخِرُّوا عَلَيْهَا صُمًّا وَعُمْيَانًا «... Раббыларының аятьләрен ишетсәләр чукрак һәм сукыр ке-бек йөзтүбән ятмыйлар».420
إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَإِذَا
تُلِيَتْ عَلَيْهِمْ آياتُهُ زَادَتْهُمْ إِيمَانًا وَعَلَى رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ
«Мөэминнәр – Аллаһыны искә алганда йөрәкләре куркучылар. Коръән аятьләре укылганда бу аларга иман өсти. Алар Раббыларына тәвәккәл кылалар».421
6. Изгелекнең капкалары күп төрле.
Изгелекнең капкалары һәм садаканың төрләре әлеге хәдистә искә алганнары белән генә чикләнми. Моннан тыш, мөселман шөгыльләнә алган һәм садака әҗере кебек үк әҗерле булган гамәлләр бар. Аллаһының Илчесе галәй-һиссәләм әйткән:
لَيْسَ مِنْ نَفْسِ ابْنِ آدَمَ إِلاَّ عَلَيْهَا صَدَقَةٌ فِي كُلِّ يَوْمٍ طَلَعَتْ فِيهِ الشَّمْسُ ، قِيلَ : يَا رَسُولَ اللَّهِ ، مِنْ أَيْنَ لَنَا صَدَقَةٌ نَتَصَدَّقُ بِهَا ؟ فَقَالَ : إِنَّ أَبْوَابَ الْخَيْرِ لَكَثِيرَةٌ : التَّسْبِيحُ وَالتَّحْمِيدُ وَالتَّكْبِيرُ وَالتَّهْلِيلُ وَالأَمْرُ بِالْمَعْرُوفِ وَالنَّهْيُ عَنِ الْمُنْكَرِ وَتُمِيطُ الأَذَى عَنِ الطَّرِيقِ وَتُسْمِعُ الأَصَمَّ وَتَهْدِي الأَعْمَى وَتَدُلُّ الْمُسْتَدِلَّ عَلَى حَاجَتِهِ وَتَسْعَى بِشِدَّةِ سَاقَيْكَ مَعَ اللَّهْفَانِ الْمُسْتَغِيثِ وَتَحْمِلُ بِشِدَّةِ ذِرَاعَيْكَ مَعَ الضَّعِيفِ ، فَهَذَا كُلُّهُ صَدَقَةٌ مِنْكَ عَلَى نَفْسِكَ
«Кояш чыккан һәр көнне садака тиеш булмаган бер генә җан да юк». Кешеләр: «Әй Аллаһының Илчесе, без бирәчәк садаканы каян алыйк?» – дип сораганнар. Ул: «Изгелекнең капкалары күп төрле: Аллаһыны данлау, Аны мактау, Аны бөекләү, «Аллаһыдан башка илаһ юк» дигән сүзләрне әйтү, яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыю, юл-дан кешеләргә зарарлы нәрсәләрне алу, чукракка әйтелгән сүзне аңлату, сукырны юлга чыгару, күрсәтмә сораучыга ул мохтаҗ булган нәрсәгә күрсәтү, ярдәм сораучы борчу-лы кеше янына бару, көчсез кешегә ярдәм итү – болар ба-рысы да синнән үзең өчен булган садака».422
تَكُفُّ شَرَّكَ عَنِ النَّاسِ فَإِنَّهَا صَدَقَةٌ «Кешеләргә зарар китерү-не туктат, бу садака булачак».423
تَبَسُّمَكَ فِي وَجْهِ أَخِيكَ لَكَ صَدَقَةٌ ، وَإِفْرَاغُكَ مِنْ دَلْوِكَ فِي دَلْوِ أَخِيكَ لَكَ صَدَقَةٌ
«Кардәшеңә елмаюың садака була, үз чиләгеңнән кар-дәшең чиләгенә су салу садака була».424
7. Әлеге хәдис нәрсәгә этәрә?
1. Авыр хәлләрдә хикмәткә мөрәҗәгать итәргә, ке-шеләргә шатлыклы хәбәрләр китерергә кирәк.
2. Әлеге хәдистә Аллаһыны искә алу сүзләренең садака әҗеренә тигез икәнлеге искә алына.
Без тикшерә торган хәдиснең башка риваятендә бо-лай диелгән:
أَلا أُحَدِّثُكُمْ بِأَمْرٍ إِنْ أَخَذْتُمْ أَدْرَكْتُمْ مَنْ سَبَقَكُمْ ، وَلَمْ يُدْرِكْكُمْ أَحَدٌ بَعْدَكُمْ ،
وَكُنْتُمْ خَيْرَ مَنْ أَنْتُمْ بَيْنَ ظَهْرَانَيْهِ ، إِلاَّ مَنْ عَمِلَ مِثْلَهُ : تُسَبِّحُونَ وَتَحْمَدُونَ وَتُكَبِّرُونَ خَلْفَ كُلِّ صَلاةٍ ثَلاثًا وَثَلاثِينَ
«Сезгә үзегездән алда булганнарны куып җитәргә яр-дәм итә торган нәрсәләр турында сөйлимме? Әлеге сүз-ләрне әйтмәсәләр, сездән соң булганнар сезне куып җитә алмаячаклар. Һәр намаздан соң «Аллаһыга дан», «Аллаһы-га мактау», «Аллаһ бөек» дип әйтегез!»425
3. Гаиләсен һәм үзен авыр хәлгә куймаса, ярлы кеше дә нинди дә булса садака бирергә тиеш. Ә бай кеше күп мал сарыф итсә дә, Аллаһыны искә алу аңа әҗерен арт-тыруның сәбәбе булачак.
4. Кеше үзе, гаиләсе мохтаҗ булган малдан садака бирү шелтәгә лаеклы эш санала. Ә садака бирү үзе тәэмин итәргә тиешле кешеләрнең хакларын бозуга илтсә, ул хә-рам да булырга мөмкин. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән: خَيْرُ الصَّدَقَةِ مَا كَانَ عَنْ ظَهْرِ غِنًى وابْدَأْ بِمَنْ تَعُولُ «Иң яхшы са-дака – муллыктан бирелгәне. Үзең тәэмин итәргә тиеш булганнардан башла».426
5. Малы булган, садака бирә алган кешегә садака бирү яхшырак. Чөнки садаканың файдасы башкаларга да була. Ә Аллаһыны искә алу белән шөгыльләнүче әҗерне үзенә генә ала. Әгәр кеше садаканы искә алу белән берләштерсә, Аллаһ алдында моның әҗере бик зур була.
Әлеге хәдиснең Мөслим китергән риваятендә хәбәр ителгәнчә, ярлы сәхабәләр Аллаһының Илчесе галәйһис-сәләм янына яңадан әйләнеп кайтканнар да: «Бай кардәш-ләребез безнең нәрсә эшләгәнебезне ишеткәннәр дә. Шу-лай ук эшли башлаганнар», – дигәннәр. Моңа Аллаһының Илчесе болай дип җавап биргән: ذَلِكَ فَضْلُ اللَّهِ يُؤْتِيهِ مَنْ يَشَاءُ «Бу – Аллаһының теләгән кешесенә күрсәтә торган рәхмә-те».
6. Малын сарыф итүче, Аллаһыга шөкер итүче бай һәм Аллаһының әҗеренә өметләнеп, сабыр итүче ярлы иң күркәм кеше санала.
7. Мөселман өммәтендә яхшылыкка өндәү һәм начар-лыктан тыю мөмкинлек буенча фарыз санала.
8. Хатыныңа яхшы мөнәсәбәттә булырга, аның хакла-рын үтәргә кирәк. Шулай ук, хатын-кыз да иренә яхшы мөнәсәбәттә булырга, аның яхшылыгының кадерен белер-гә тиеш.
9. Әлеге хәдис кешене үзенә кирәкле нәрсәне сорарга, шулай итеп, камиллек дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итә.
10. Фәтва соралучы кеше моңа начар карамаса һәм бу әдәп кагыйдәләрен бозмаса, фәтва сораучыга үзе өчен яшерен калган нәрсәләр турында да сорарга кирәк.
11. Шәкерткә мәгълүм булмаган нәрсәләр турында сөйләгәндә күрсәтмәләрнең мәгънәләрен аңлатырга ки-рәк.
12. Әлеге хәдис чагыштыру кыяс) хөкеменең дөрес икәнен аңлата.
Кешеләрне үзара дуслаштыру
25عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ : كُلُّ سُلامَى مِنَ النَّاسِ عَلَيْهِ صَدَقَةٌ كَلَّ يَوْمٍ تَطْلُعُ فِيهِ الشَّمْسُ : تَعْدِلُ بَيْنَ اثْنَيْنِ صَدَقَةٌ ، وَتُعِينُ الرَّجُلَ فِي دَابَّتِهِ فَتَحْمِلُهُ عَلَيْهَا أَوْ تَرْفَعُ لَهُ مَتَاعَهُ صَدَقَةٌ ، وَالْكَلِمَةُ الطَّيِّبَةُ صَدَقَةٌ ، وَبِكُلِّ خَطْوَةٍ تَمْشِيهَا إِلَى الصَّلاةِ صَدَقَةٌ ، وَتُمِيطُ الأَذَى عَنِ الطَّرِيقِ صَدَقَةٌ
Әбү Һөрәйрә сүзләре буенча, Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм әйткән: «Кеше тәнендәге һәр буын кояш чыккан һәр көнне садака бирергә тиеш. Ике кеше арасын-да бәхәс чыкканда гаделлек күрсәтүең – садака, кешегә хайван өстенә менгәндә яки аның кирәк-ярагын куярга бу-лышуың – садака, яхшы сүз – садака, намазга юнәлгән һәр адым – садака, юлдан кешеләргә зарарлы нәрсәне алу – са-дака».427
Хәдиснең әһәмияте
Исламның иң әһәмиятле максаты – мөселманнарның йөрәкләрен берләштерү, аларның көчләрен арттыру, дош-маннарны җиңүне тәэмин итү. Бу максатларның берсен дә үзара ярдәмнән башка тормышка ашырып булмый. Әлеге хәдис бу эшкә үзенең зур өлешен кертә. Кешеләрне бил-геле бер сүзләргә һәм эшләргә чакыра. Хәдистәге хөкем-нәр түбәндәге аять һәм Пәйгамбәрнең хәдисендә дә чагы-ла: وَتَعَاوَنُوا عَلَى الْبِرِّ وَالتَّقْوَى وَلا تَعَاوَنُوا عَلَى الإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ «Яхшылык һәм тәкъвалыкта бер-берегезгә ярдәм итегез, гөнаһта һәм дошманлыкта ярдәм итмәгез».428
مَثَلُ الْمُؤْمِنِينَ فِي تَوَادِّهِمْ وَتَرَاحُمِهِمْ وَتَعَاطُفِهِمْ مَثَلُ الْجَسَدِ ،
إِذَا اشْتَكَى مِنْهُ عُضْوٌ ، تَدَاعَى لَهُ سَائِرُ الْجَسَدِ بِالسَّهَرِ وَالْحُمَّى
«Үзара мәхәббәттә, мәрхәмәттә һәм бер-берсен кыз-гануда мөэминнәр бер тән кебек: берәр әгъза авыртса, тән-нең башка әгъзалары моңа йокысызлык һәм бизгәк белән җавап бирә».429
Хәдисне аңлау
1. Аллаһының кешенең сөякләрен һәм буыннарын барлыкка китерү сәләте.
Аллаһ кешене иң матур сурәттә яраткан. Аның тәнен һәм буыннарын камил иткән. Шуңа күрә, сөякләре, тәне-нең күзәнәкләре, канының составы турында уйлап, Алла-һының бөеклеген танырга боерган. Аллаһы Тәгалә әйткән:
سَنُرِيهِمْ آيَاتِنَا فِي الآفَاقِ وَفِي أَنْفُسِهِمْ حَتَّى يَتَبَيَّنَ لَهُمْ أَنَّهُ الْحَقُّ
«Без Коръәннең хак икәнен аңлаганчы, аларга Үзебез-нең җирдә һәм күктә булган могҗизаларыбызны күрсәтә-чәкбез».430 وَفِي أَنْفُسِكُمْ أَفَلا تُبْصِرُونَ «... сезнең җаныгызда га-ләмәтләр бар. Сез күрмисезмени?»431
Аерым алганда, бу хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм буыннар турында искә ала. Игътибарны аларның билгеле бер тәртиптә, матур, сыгылмалы, хәрәкәтчән булуына юнәлдерә. Менә шуңа күрә дә, Аллаһы Тәгалә һәрбер каршы торучыга һәм кяфергә аны бу нигъмәттән мәхрум итү белән яный: بَلَى قَادِرِينَ عَلَى أَنْ نُسَوِّيَ بَنَانَهُ «Әйе. Без алар-ның бармак башларын тигезли алабыз».432
Ягъни: Без аларның кул-аяк бармакларын дөя тәпие яки ишәк тоягы кебек бербөтен итә алабыз. Шуннан соң кеше үзенең аерым-аерым бармаклары белән башкарган бер эшне дә үти алмаячак.
Әлеге хәл протезлар ясаучы фабрикада эшләүче бер көнбатыш инженерына Аллаһының барлыгына ышанырга һәм дингә килергә ярдәм итә. Ул бервакыт үзенең кечкенә кызының кулларын игътибар белән күзәтә дә, Аллаһының яраткан нәрсәсен протезлар җитештерү өлкәсендәге иң яңа казанышлар белән чагыштыра. Икесе арасында бик зур аерманы күреп, бу аның Аллаһ диненә килүенә сәбәп була. Бу турыда «Гыйлем дингә чакыра» дигән китапта сөйләнелә).
2. Тән әгъзаларының сәламәтлеге өчен шөкер итү.
Әгъзаларның, сөякләрнең буыннарның сәламәтлеге һәм сизү әгъзаларның дөрес эшчәнлеге зур нигъмәт булып тора. Моның өчен без Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә ти-еш. Аллаһы Тәгалә әйткән:
يَا أَيُّهَا الإِنْسَانُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ الْكَرِيمِ . الَّذِي خَلَقَكَ
فَسَوَّاكَ فَعَدَلَكَ . فِي أَيِّ صُورَةٍ مَا شَاءَ رَكَّبَكَ
«Әй кеше! Сине яраткан, төзек кылган, һәр әгъзаңны үлчәп яраткан, сиңа үзе теләгән сурәт биргән Юмарт Раб-бың турында сине ни адаштырды?»433
ثُمَّ لَتُسْأَلُنَّ يَوْمَئِذٍ عَنِ النَّعِيمِ «Аннары сез Кыямәт көнендә нигъмәтләр турында соралырсыз».434
Ибне Габбас: «Монда «нигъмәт» дигәндә тән сәла-мәтлеге, яхшы ишетү һәм күрү күз алдында тотыла. Бу ту-рыда алардан яхшырак белсә дә, Аллаһ бәндәләреннән мо-ны нәрсәгә куланганнары турында сораячак. Аллаһы Тәга-лә әйткән: إِنَّ السَّمْعَ وَالْبَصَرَ وَالْفُؤَادَ كُلُّ أُولَئِكَ كَانَ عَنْهُ مَسْئُولاً «... Дө-реслектә, ишетү, күрү һәм йөрәк бу турыда соралачак-лар»,435 – дип әйткән.
Ибне Мәсгут: «Нигъмәт – иминлек һәм сәламәтлек ул»,– дигән.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дип әйткән:
إِنَّ أَوَّلَ مَا يُسْأَلُ عَنْهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ - يَعْنِي الْعَبْدُ مِنَ
Достарыңызбен бөлісу: |