Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


رَكْعَتَيْنِ ، مُقْبِلٌ عَلَيْهَا بِقَلْبِهِ وَوَجْهِهِ ، إِلاَّ وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ



бет11/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   29

رَكْعَتَيْنِ ، مُقْبِلٌ عَلَيْهَا بِقَلْبِهِ وَوَجْهِهِ ، إِلاَّ وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ

«Яхшы итеп тәһарәт алып, йөрәге һәм йөзе белән юнәлеп ике рәкәгать намаз укыган һәм мөселманга җәннәт тиеш була».365

مَا مِنْكُمْ مِنْ أَحَدٍ يَتَوَضَّأُ أَوْ فَيُسْبِغُ الْوُضُوءَ ثُمَّ يَقُولُ : أَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ

وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُ اللَّهِ وَرَسُولُهُ ، إِلاَّ فُتِّحَتْ لَهُ أَبْوَابُ الْجَنَّةِ الثَّمَانِيَةُ ، يَدْخُلُ مِنْ أَيِّهَا شَاءَ

«Тиешенчә тәһарәт алып: «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аллаһының колы һәм Аның Илчесе» дип әйтүченең алында җәннәтнең сигез капкасы ачылачак һәм ул теләгәннән керәчәк».366

г) Тәһарәт – иманның сыйфаты.

Тәһарәт иманның бер яшерен сыйфаты булып тора. Бары тик мөэмин генә аны даими үти. Аллаһының Илчесе әйткән: لَنْ يُحَافِظَ عَلَى الْوُضُوءِ إِلاَّ مُؤْمِنٌ «Мөэминнән кала бер-кем дә һәрвакыт тәһарәтле була алмаячак».367

Тәһарәт алу бары тик тышкы күренеш кенә түгел. Кайбер вакытта ул кеше өчен авыр булган нәрсәләр белән бергә килә. Шуңа күрә, аны даими үтәүче җәннәткә баш-калардан алда керәчәк.

Бервакыт иртә белән уянгач, Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм Билалны чыгарган да болай дигән:

يَا بِلالُ بِمَ سَبَقْتَنِي إِلَى الْجَنَّةِ ؟ إِنِّي دَخَلْتُ الْجَنَّةَ الْبَارِحَةَ فَسَمِعْتُ خَشْخَشَتَكَ أَمَامِي

«Әй Билал, син җәннәткә ничек миннән алда керә ал-дың? Дөреслектә, кичә мин җәннәткә кердем дә, үз ал-дыма синең аяк киемеңнең тавышын ишеттем!» Билал: «Әй Аллаһының Илчесе, мин һәрвакыт азан әйткәч, ике рәкагать намаз укыйм һәм һәрвакыт тәһарәт белән йө-рим», – дип җавап биргән. Шунда Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм: بِهَذَا «Менә шуның өчен икән», – дигән.368

д) Чистарыну – амәнәт ул.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

فَإِنَّ اللَّهَ لَمْ يَأْتَمِنِ ابْنَ آدَمَ عَلَى شَيْءٍ مِنْ دِينِهِ غَيْرَهَا

«Аллаһ тәһарәттән кала бернәрәне дә Үз диненнән амәнәт итеп бирмәгән». Моның сәбәбе шуннан гыйбарәт – тәһарәт тәнгә бәйле булган рухи һәм шәригать кушкан эш санала. Бары тик Аллаһ кына ул эшнең шаһите була. Ә кешеләрдән бу эш турында тәһарәт алучы үзе генә белә. Ул кешенең гамәлләре яки ниятләре нәтиҗәсендә генә бо-зыла. Күп очракта кешенең гамәлләрен беркем дә күрми, ниятләре дә яшерен була. Шуңа күрә, нәҗесне чистарту өммәнәтне тапшыруга бәйле

е) Йөрәкне чистарту.

Рухи чисталык булмаса, тән чисталыгы берни түгел. Шуңа күрә, тәнне чистарту йөрәкне чистарту, изге ният-ләр, дөрес омтылышлар, яхшы гамәлләр белән бергә бу-лырга тиеш. Газәли әлеге хәдистәге чистарынуны йөрәк-нең ялган, көнчелек, нәфрәт һ.б. чирләрдән котылуы дип аңлата. Чөнки моның ярдәмендә иман саклана. Шуны өчен ул чистарынуны итәгатьсезлек һәм гөнаһлардан баш тарту дип аңлата. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бозыклыктан читлә-шүче Лут пәйгамбәр һәм аның гаиләсен болай дип тасвир-лый:  إِنَّهُمْ أُنَاسٌ يَتَطَهَّرُونَ  «... дөреслектә, алар – чистарынуга омтылучы кешеләр».369

3. Аллаһыны искә алу.

Аллаһыны еш искә алуның әҗере Кыямәт көнендә Мизанның тәинкәсен тутырачак. Шул сәбәпле ул бозык эшләр тәлинкәсен басачак, ә кеше Аллаһ каршында коты-лучы һәм якын булачак. Аллаһының Илчесе галәйһиссә-ләм әйткән:

وَالْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلأُ الْمِيزَانَ ، وَسُبْحَانَ اللَّهِ وَالْحَمْدُ

لِلَّهِ تَمْلآنِ أَوْ تَمْلأُ مَا بَيْنَ السَّمَوَاتِ وَالأَرْضِ

«Аллаһыга мактау» сүзе Мизанны тутырачак, «Алла-һыга дан һәм Аллаһыга мактау» сүзләре күкләр һәм җир арасындагы бушлыкны тутырачак...» Мөслим риваятендә болай диелә: «Аллаһыга дан» һәм «Аллаһ бөек» сүзләре күк һәм җирне тутырачак».

Тирмизи риваятендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән: وَلا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ لَيْسَ لَهَا دُونَ اللَّهِ حِجَابٌ حَتَّى تَخْلُصَ إِلَيْهِ «Аллаһы-дан башка илаһ юк» дигән сүзләргә Аллаһыга ирешергә комачаулаучы бернинди чик тә юк».

Әлеге дүрт гыйбарәне әйтүнең күркәмлеге турында бик күп хәдис бар. Мәсәлән, Аллаһының Илчесе галәйһис-сәләм әйткән:

إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَى مِنَ الْكَلامِ أَرْبَعًا : سُبْحَانَ اللَّهِ ، وَالْحَمْدُ لِلَّهِ ، وَلا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ، وَاللَّهُ أَكْبَرُ ، مَنْ قَالَ : سُبْحَانَ اللَّهِ ، كُتِبَتْ لَهُ عِشْرُونَ حَسَنَةً ، وَحُطَّتْ عَنْهُ عِشْرُونَ سَيِّئَةً ، وَمَنْ قَالَ : اللَّهُ أَكْبَرُ مِثْلُ ذَلِكَ ، وَمَنْ قَالَ: لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ مِثْلُ ذَلِكَ ، وَمَنْ قَالَ : الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ مِنْ قِبَلِ نَفْسِهِ ، كُتِبَ أَوْ كُتِبَتْ لَهُ ثَلاثُونَ حَسَنَةً ، وَحُطَّ أَوْ حُطَّتْ عَنْهُ بِهَا ثَلاثُونَ سَيِّئَةً

«Дөреслектә, бөтен сүзләрнең Аллаһ дүртесен сайлап алган: «Аллаһыга дан», «Аллаһыга мактау», «Аллаһыдан башка илаһ юк», «Аллаһ бөек». Шуңа күрә, «Аллаһыга дан» дип әйтүчегә егерме изге гамәл языла, егерме начар гамәле сөртелә. «Аллаһ бөек», «Аллаһыдан башка илаһ юк», «Аллаһыга мактау» дип әйтүчегә дә шулай ук була. Ә «Галәмнәрнең Раббысы Аллаһыга мактау» дип чын кү-ңелдән әйтүчегә утыз изге гамәл языла, утыз начар гамәле сөртелә».370

Шулай итеп, әйткәненә ышанып, мәгънәсен уйлап әлеге сүзләрне әйтүчегә бөек әҗер язылачак. Чөнки күк-ләр һәм җир арасын тутырыр өчен чыннан да зур әйбер кирәк. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَا قَالَ عَبْدٌ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ قَطُّ مُخْلِصًا إِلاَّ فُتِّحَتْ لَهُ



أَبْوَابُ السَّمَاءِ حَتَّى تُفْضِيَ إِلَى الْعَرْشِ مَا اجْتَنَبَ الْكَبَائِرَ

«Бәндә чын күңелдән: «Аллаһыдан башка илаһ юк», – дип әйтсә, зур гөнаһлар кылмаган булса, аның өчен һич-шиксез күк капкалары ачыла һәм әлеге сүзләр Аллаһының Гарешенә ирешә».371

Шуңа күрә дә, галимнәр әлеге дүрт гыйбарәне нәти-җәләре мәңге булган изге гамәл дип саныйлар. Аллаһы Тәгалә әйткән:

الْمَالُ وَالْبَنُونَ زِينَةُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ أَمَلاً 

«Байлык һәм балалар – бу дөньяның зиннәтләре. Ләкин нәтиҗәләре мәңгелек булган изге эшләр Раббың алдында әҗерләре белән яхшырак һәм аларга өметләнү хә-ерлерәк».372

Йөрәкнең тынычлыгы

Мөселманның йөрәге тынычлансын һәм барлык га-мәлләрдә дә ул туры юлда булсын өчен, Аллаһыны искә алганда чын йөрәктән, әлеге сүзләрнең мәгънәләрен аңлап әйтү кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

الَّذِينَ آمَنُوا وَتَطْمَئِنُّ قُلُوبُهُمْ بِذِكْرِ اللَّهِ أَلا بِذِكْرِ اللَّهِ تَطْمَئِنُّ الْقُلُوبُ 

«... Иман китергәннәрнең Аллаһыны искә алу сәбәпле йөрәкләре тынычлана. Дөреслектә, Аллаһыны искә алу йөрәкләрне тынычландыра».373



Еш искә алу

Йөрәкнең тыныч булуына мөэмин бик мохтаҗ. Шуңа күрә, Аның белән бәйләнештә булу, Аның ризалыгын, яр-дәмен алу, Аңа тәвәккәлләү өчен мөэмин Аллаһыны бик еш искә алырга тиеш. Болай эшләүчене Аллаһ Үзнең пат-шалыгында искә алачак, Үзенең рәхмәтен бирәчәк, туры юлга кертәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا اللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا . وَسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلاً . هُوَ الَّذِي

يُصَلِّي عَلَيْكُمْ وَمَلائِكَتُهُ لِيُخْرِجَكُمْ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ وَكَانَ بِالْمُؤْمِنِينَ رَحِيمًا 

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһыны еш искә алыгыз, иртән һәм кичен Аны мактап тәсбих әйтегез. Сез-не караңгылыктан нурга чыгару өчен Аллаһ һәм Аның фә-рештәләре сезгә салават әйтәләр. Ул мөэминнәргә карата мәрхәмәтле».374

4. Намаз – нур.

Намаз нык итеп билгеләнгән бурыч һәм Исламның бер шарты булып тора. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңлат-канча, намаз – нур ул. Намаз үзен үтәүчегә изгелеккә юл күрсәтә, гөнаһлардан тыя, туры юлга кертә. Аллаһы Тәга-лә әйткән:  إِنَّ الصَّلاةَ تَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ  «Дөреслектә, намаз фәхеш һәм ярамаган эшләрдән тыя».375

Намаз һидәят һәм хаклык юлын яктырта торган рухи нур гына түгел, туры юлга һәм дөрес әдәпкә илтә торган матди нур да. Аның ярдәмендә мөселман хөрмәт яулый һәм эчке матурлыкка ирешә. Ә Кыямәт көнендә намазның нуры аның йөзен яктыртачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

نُورُهُمْ يَسْعَى بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَانِهِمْ «... аларның нурлары алла-рында һәм уң якларында була...»376

Аллаһыга карата ихлас, көнгә биш мәртәбә Аның кар-шысына басучы, басынкылык күсәтүче бәндә кешеләргә карата да ихлас була, яхшы әхлак сыйфатлары белән аеры-лып тора. Аллаһ аның йөзен нурлы итә, күңеленә нур сала.

Аллаһы Тәгалә әйткән:  سِيمَاهُمْ فِي وُجُوهِهِمْ مِنْ أَثَرِ السُّجُودِ  «Аларның йөзләрендә сәҗдә эзләре булачак».377

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

مَنْ صَلَّى الصَّلاةَ لِوَقْتِهَا وَأَسْبَغَ لَهَا وُضُوءَهَا وَأَتَمَّ لَهَا قِيَامَهَا وَخُشُوعَهَا وَرُكُوعَهَا وَسُجُودَهَا خَرَجَتْ وَهِيَ بَيْضَاءَ مُسْفِرَةً تَقُولُ : حَفِظَكَ اللَّهُ كَمَا حَفِظْتَنِي

«Кеше намаз алдыннан тәһарәт алып, тиешле җирдә басып – басынкылык күрсәтеп, тиешле рөкугъ һәм сәҗдә-ләрне кылып намаз укыса, ул намаз чиста һәм нурлы ки-леш югарыга ашачак һәм: «Син мине саклаган кебек Ал-лаһ та сине сакласын!» – дип әйтәчәк».

Җәмәгать намазының һәм мәчеттә үтәлгән намаз-ның нуры

Кеше даими рәвештә җәмәгать намазында катнашса, нур өстенә нур өстәлә. Шундый намаз мәчеттә укылса, бу нур тагын да тулы була. Ул кеше уңышка ирешә, тәкъ-валар белән бергә беренчеләрдән булып җәннәткә керә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ صَلَّى الصَّلَوَاتِ الْخَمْسَ فِي جَمَاعَةٍ جَازَ عَلَى الصِّرَاطِ كَالْبَرْقِ

اللاَّمِعِ فِي أَوَّلِ زُمْرَةٍ مِنَ السَّابِقِينِ وَجَاءَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ كَالْقَمَرِ لَيْلَةَ الْبَدْرِ

«Биш вакыт намазны башкалар белән үтәүче Сиратны ялтыраучы яшен кебек беренчеләр төркеме белән үтәчәк һәм Кыямәт көнендә тулган ай кебек киләчәк».378

بَشِّرِ الْمَشَّائِينَ فِي الظُّلَمِ إِلَى الْمَسَاجِدِ بِالنُّورِ التَّامِّ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

«Караңгыда мәчеткә баручыларны Кыямәт көнендәге нур белән шатландыр».379



Күз нуры һәм борчудан котылу

Намаз – бәндәнең Раббысы белән бәйләнеше һәм Аның белән яшерен әңгәмәсе ул. Шуңа күрә, намаз тәкъ-валар өчен күз нуры булып тора. Алар намазда ял итәләр, тынычланалар, авыр хәл булганда аңа таяналар. Аллаһы-ның Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

وَجُعِلَتْ قُرَّةُ عَيْنِي فِي الصَّلاةِ «Намаз минем өчен шатлык һәм күз нуры».380

Күңелсез берәр хәл булса, ул болай дигән:

يَا بِلالُ أَقِمِ الصَّلاةَ أَرِحْنَا بِهَا «Әй Билал, намазга камәт әйт һәм безне намаз белән шатландыр».381

Садака – дәлил борһан) ул

«Борһан» сүзе кояш нурын аңлата. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм әйткән:

إِنَّ رُوحَ الْمُؤْمِنِ تَخْرُجُ مِنْ جَسَدِهِ لَهَا بُرْهَانٌ كَبُرْهَانِ الشَّمْسِ

«Мөэминнең җаны чыкканда аңа кояш нуры кебек нур юлдаш була». Шуңа күрә, ышанычлы дәлилне «бор-һан» дип йөртәләр. Бу ул күрсәткән нәрсәнең ачык икәнен аңлата. Шул рәвешчә, садака иманның хаклыгының һәм җанның иманлы икәненең дәлиле була.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

ثَلاثٌ مَنْ فَعَلَهُنَّ فَقَدْ طَعِمَ طَعْمَ الإِيمَانِ : مَنْ عَبَدَ اللَّهَ وَحْدَهُ ،



وَأَنَّهُ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ، وَأَعْطَى زَكَاةَ مَالِهِ طَيِّبَةً بِهَا نَفْسُهُ ، رَافِدَةً عَلَيْهِ كُلَّ عَامٍ

«Өч төрле эшне эшләүче иманның тәмен татыячак: «Аллаһыдан башка илаһ юк» дип бер Аллаһыга гына гый-бадәт кылу; кәнәгать булып, малыннан зәкят түләү; ел са-ен мал белән башкаларга ярдәм итү».382

Нәфес малны бик ярата, аны таратырга саранлана. Әгәр нәфес малны Аллаһ ризалыгы өчен бирергә рөхсәт итә икән, бу аның Аллаһыга ышануын күрсәтә.

Чистарыну һәм тугрылык

Матди пычраклыктан арынучы, сүз белән Аллаһыга шөкер итүче, гыйбадәттә Аллаһыга тиешлесен түләүче ке-ше рухи пычраклыктан да арына. Ул рухи пычракка ком-сызлык һәм саранлык керә. Кеше йөрәгендә иман һәм са-ранлык бергә була алмаганга күрә, мөселман һәрвакытта да юмартлык һәм киңкүңеллелек күрсәтә. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَمَنْ يُوقَ شُحَّ نَفْسِهِ فَأُولَئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ  «... үз комсызлы-гыннан арынучылар уңышка ирешәчәк».383

Шуңа күрә, садака, хәйрия эшләренә акча сарыф итү эшләре фарыз яки ирекле гамәл булуына карамастан ке-шенең иманлы икәнен уңышка ирешәчәген күрсәтәләр.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

قَدْ أَفْلَحَ الْمُؤْمِنُونَ . الَّذِينَ هُمْ فِي صَلاتِهِمْ خَاشِعُونَ .

وَالَّذِينَ هُمْ عَنِ اللَّغْوِ مُعْرِضُونَ . وَالَّذِينَ هُمْ لِلزَّكَاةِ فَاعِلُونَ 

«Намазларында басынкы булган, буш сүздән саклану-чы, зәкят түләүче мөэминнәр котылачак...»384

6. Сабырлык – балкыш ул.

Балкыш – җылыта һәм януга илтә ала торган нур. Са-бырлык та балкыш. Чөнки нәфескә сабыр итү бик авыр, ул нәфес белән көрәшүне, аның теләгенә каршы килүне та-ләп итә.



Сабырлык җиңүгә илтүче юл булып тора

Мөселман сабыр булган вакытта дөрес юлда булуын дәвам итә. Бу дөньяда кешене төрле бәла-казалар, бәхет-сезлекләр көтеп тора. Алар барысы да аннан көч һәм нык-лык таләп итәләр. Шуңа күрә, сабырлык күрсәтү башка бер көч белән дә чагыштырып булмый торган сыйфат са-нала. Шул сәбәпле сабыр мөэминнәр Аллаһының макта-вына һәм Аның өстәмә әҗеренә лаеклы булалар. Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәләмне тасвирлап болай дигән:

إِنَّا وَجَدْنَاهُ صَابِرًا نِعْمَ الْعَبْدُ إِنَّهُ أَوَّابٌ  «Дөреслектә Без аны сабыр килеш таптык. Аллаһының искиткеч колы! Ул һәр-вакытта да Аллаһыга мөрәҗәгать итә».385

وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ . الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ .



أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُهْتَدُونَ 

«Кайгы килгәндә: «Дөреслектә, Без Аллаһыныкы һәм дөреслектә, Аңа әйләнеп кайтачакбыз», – диюче мөэмин-нәрне шатландыр. Аларга Раббыларының рәхмәте һәм мәрхәмәте иңә. Алар – туры юлдан баручылар».386

7. Дәлил буларак Коръән.

Коръән – мөселманны туры юлга чыгаручы, аны бое-рыкларга һәм тыюларга өндәүче юл һәм һидәят. Болай эшләүче кеше Коръән укып файда ала, Коръән аны бу дөньяда котылуга илтә, ә Ахирәттә аны коткаручы дәлил була. Коръән юлыннан тайпылучыга, аның нәсыйхәтлә-реннән читләшүчегә килгәндә, Кыямәт көнендә ул аңа каршы булачак. Чөнки кешенең туры юлдан тайпылуы аның үзенә каршы шаһитлек бирәчәк. АллаһыТәгалә әйт-кән:  إِنَّ هَذَا الْقُرْآنَ يَهْدِي لِلَّتِي هِيَ أَقْوَمُ  «Дөреслектә, бу Коръән иң дөрес булган нәрсәгә илтә...»387

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

وَقَدْ تَرَكْتُ فِيكُمْ مَا لَنْ تَضِلُّوا بَعْدَهُ إِنِ اعْتَصَمْتُمْ بِهِ ، كَتَابُ اللَّهِ

«Мин үземнән соң сезнең арада сез аңа тотынсагыз беркайчан да адашмаячак нәрсә калдырам, ул – Аллаһы-ның Китабы».388اقْرَؤُوا الْقُرْآنَ ، فَإِنَّهُ يَأْتِي يَوْمَ الْقِيَامَةِ شَفِيعًا لأَصْحَابِهِ «Коръәнне укыгыз! Чөнки ул Кыямәт көнендә укучысына шәфәгатьче булып киләчәк».

Мөэминнең сәламәтләнүе һәм кяфер белән мона-фыйкның авыруы.

Аллаһының Китабында мөэмин тән һәм җан авыру-ларыннан шифа таба. Ул Коръән укыган, аның турында фикер йөрткән саен аның җаны сафлана, йөрәге шатлана. Ә кяфер Коръәнне ишеткәч курка, җанын борчу биләп ала, ул үлем килде дип уйлый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْآنِ مَا هُوَ شِفَاءٌ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ وَلا يَزِيدُ الظَّالِمِينَ إِلاَّ خَسَارًا 

«Без Коръәннән мөэминнәргә шифа һәм рәхмәт бул-ган нәрсәләр иңдердек. Алар залимнәрнең хәсрәтләрен ге-нә арттыра».389

Безгә кадәр яшәүчеләрнең берсе: «Коръән укырга утыручыларның берсе дә шул ук хәлдә урыныннан тор-мый: ул яки нәрсәнедер таба, яки нәрсәнедер югалта», – дип әйткән дә югарыда китерелгән аятьне укыган.

Җәннәт юлы

Хәдиснең ахырында Пәйгамбәр галәйһиссәләм төрле кешеләргә караган аңлатмалар биргән. Бөтен кешеләр ир-тә һәм кичне каршы алалар, ләкин аларның хәле бертигез түгел. Алар арасында төнен яки көнен Аллаһыга итәгать итеп үткәрүчеләр бар. Мондый кешенең җаны һәм акылы азат, ул ирекле фикер йөртә. Алар расында төн яки көнен Аллаһыга итәгатьсезлек белән үткәрүчеләр дә бар. Андый кеше үзен һәлакәткә илтә, җанын очсыз бәягә сата. Бу хәл аның өчен дөньяда бәхетсезлеккә, Ахирәттә әсир булуга илтә. Чөнки бу дөньяда ул үз дәртенең һәм теләкләренең әсире булган, шайтанына һәм нәфесенә буйсынган. Алла-һының Илчесе әйткән: كُلُّ النَّاسِ يَغْدُو فَبَائِعٌ نَفْسَهُ فَمُعْتِقُهَا أَوْ مُوبِقُهَا «Бөтен кешеләр дә иртә белән үз эшләре буенча чыгып ки-тәләр Үз нәфесен сатучы яки аны азат итә, яки һәлак итә».

Шулай итеп, һәр кеше нәфесен яки һәлак итәргә, яки коткарырга омтыла. Аллаһыга итәгать итәргә омтылучы җанын Аллаһыга сата һәм аны газаптан коткара. Аллаһыга итәгатьсезлеккә омтылучы җанын башкаларга сата, аның урынына бәхетсезлек ала, аны гөнаһлар упкынына ташлап, газапка юлыктыра. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّاهَا . فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا .



قَدْ أَفْلَحَ مَنْ زَكَّاهَا . وَقَدْ خَابَ مَنْ دَسَّاهَا 

«Җан белән һәм аны төзек иткән аңа гөнаһ һәм тәкъ-валыкны өйрәткән Зат белән ант итәм. Нәфесен чистар-тучы уңышка ирешәчәк, аны яшергән һәлак булачак».390

Итәгать итү җанны чистарта һәм югары күтәрә. Ә итәгатьсезлек аны яшерә һәм бастыра. Шуның нәтиҗә-сендә ул түбәнлеккә төшә һәм җиргә күмелгәнгә тиң була. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قُلْ إِنَّ الْخَاسِرِينَ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنْفُسَهُمْ وَأَهْلِيهِمْ



يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَلا ذَلِكَ هُوَ الْخُسْرَانُ الْمُبِينُ 

«Әйт: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә җаныннан һәм гамәлләреннән мәхрум булучылар үзләрен хәсрәткә сал-дылар. Бу чыннан да ачык хәсрәт».391



Кабул булачак һәм котылуга илтәчәк шәһадәт

Җанын уттан коткару өчен мөэмин Аллаһыга мөрәҗә-гать итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ قَالَ حِينَ يُصْبِحُ أَوْ يُمْسِي : اللَّهُمَّ إِنِّي أَصْبَحْتُ أُشْهِدُ حَمَلَةَ عَرْشِكَ وَمَلائِكَتَكَ وَجَمِيعَ خَلْقِكَ أَنَّكَ أَنْتَ اللَّهُ لا إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُكَ وَرَسُولُكَ أَعْتَقَ اللَّهُ رُبْعَهُ مِنَ النَّارِ ، فَمَنْ قَالَهَا مَرَّتَيْنِ أَعْتَقَ اللَّهُ نِصْفَهُ ، وَمَنْ قَالَهَا ثَلاثًا أَعْتَقَ ثَلاثَةَ أَرْبَاعِهِ ، فَإِنْ قَالَهَا أَرْبَعًا أَعْتَقَهُ اللَّهُ مِنَ النَّارِ

«Иртән яки кичен: «Әй Аллаһ, дөреслектә, мин бу ир-тәдә кичтә) Сине, Синең Гарешеңне күтәрүчеләрне, Си-нең фәрештәләреңне, Син яраткан барлык мәхлукларны Синең Аллаһ булуыңа, Синнән башка илаһ булмавына, Мөхәммәтнең Синең колың һәм пәйгамбәрең икәненә ша-һит булырга чакырам» диючене Аллаһ – чирек өлеш, ике тапкыр әйтүчене – яртылаш, өч тапкыр әйтүчене – дүрттән өч өлеш, дүрт тапкыр әйтүчене тулысынча уттан коткара-чак».392

Мондый шәһадәт кеше күңелендә Аллаһыдан курку, Аңа итәгать итү теләге, итәгатьсезлектән курку уята. Бу аның уттан читләшүенә, Аллаһының ризалыгына якынла-шуга сәбәп була.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ قَالَ إِذَا أَصْبَحَ : سُبْحَانَ اللَّهِ وَبِحَمْدِهِ أَلْفَ مَرَّةٍ فَقَدِ

اشْتَرَى نَفْسَهُ مِنَ اللَّهِ وَكَانَ مِنْ آخِرِ يَوْمِهِ عَتِيقًا مِنَ النَّارِ

«Иртә белән меңәр мәртәбә: «Аллаһыга дан һәм мак-тау» дип әйтүчегә җанын Аллаһыдан сатып алган һәм ул көн беткәч үзен уттан азат иткән».393

Аллаһыдан башка беркемгә дә җанны сатарга ярамый.

Дөреслектә, мөэминнең абруе зур, бәясе югары. Мәх-луклар арасында аның җанына тиешле бәяне бирүче бул-маганга күрә, ул җанын Аллаһыдан башка беркемгә дә сатмый. Чөнки Аллаһ белән бәндә арасындагы килешү ин-де әллә кайчан төзелгән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ اللَّهَ اشْتَرَى مِنَ الْمُؤْمِنِينَ أَنْفُسَهُمْ وَأَمْوَالَهُمْ بِأَنَّ لَهُمُ الْجَنَّةَ 

«Дөеслектә, Аллаһ җәннәт вәгъдә итеп, мөэминнәр-нең җаннарын һәм малларын сатып алды...»394

Шуңа күрә дә, әлеге кешеләр әҗерләрен тулысынча алганчы, Аллаһыга ярарга тырышалар. Аның ачуын ките-рә торган нәрсәләрдән сакланалар. Андый кешеләрне бу дөнья кызыктырмый, аның байлыклары алдамый, үлем куркынычы гамәлдән туктатмый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمِنَ النَّاسِ مَنْ يَشْرِي نَفْسَهُ ابْتِغَاءَ مَرْضَاةِ اللَّهِ وَاللَّهُ رَءُوفٌ بِالْعِبَادِ 

«Кешеләр арасында Аллаһының ризалыгын алырга теләп җаннарын сатучылар бар. Аллаһ үз колларына кара-та мәрхәмәтле».395

مِنَ الْمُؤْمِنِينَ رِجَالٌ صَدَقُوا مَا عَاهَدُوا اللَّهَ عَلَيْهِ فَمِنْهُمْ



مَنْ قَضَى نَحْبَهُ وَمِنْهُمْ مَنْ يَنْتَظِرُ وَمَا بَدَّلُوا تَبْدِيلاً 

«Мөэминнәрнең арасында Аллаһыга биргән вәгъдәлә-ренә тугры булучылар бар. Алар арасында вәгъдәләрен үтәүчеләр дә, үз вәгъдәсенә хыянәт итмичә, көтеп тору-чылар да бар».396 «...вәгъдәләрен үтәүчеләр...» дигәне «дин өчен һәлак булучылар» дип тә тәфсир ителә).

8. Әлеге хәдис нәрсәгә юнәлдерә.

1. Иман – сүз һәм гамәлдән гыйбарәт. Ул арта да, ки-ми дә ала. Аны изге гамәлләр һәм Аллаһыга итәгать итү арттыра, ә итәгатьсезлек һәм гөнаһлар киметә.

2. Гамәлләр Кыямәт көнендә үлчәнәчәк. Алар җиңел һәм авыр була. Аллаһы Тәгалә әйткән:

كَلِمَتَانِ حَبِيبَتَانِ إِلَى الرَّحْمَنِ خَفِيفَتَانِ عَلَى اللِّسَانِ ثَقِيلَتَانِ



فِي الْمِيزَانِ : سُبْحَانَ اللَّهِ وَبِحَمْدِهِ ، سُبْحَانَ اللَّهِ الْعَظِيمِ

«Мәрхәмәтле яраткан ике сүз бар, алар тел өчен җи-ңел, ә Үлчәүдә авыр булачак. Ул сүзләр: «Аллаһыга дан һәм Аңа мактау», «Бөек Аллаһыга дан».397

مَا مِنْ شَيْءٍ يُوضَعُ فِي الْمِيزَانِ أَثْقَلُ مِنْ حُسْنِ الْخُلُقِ «Үлчәүгә ях-шы холыкка караганда да авыррак нәрсә салынмаячак».

3. Бөтен шартларын, фарызларын әдәпләрен үтәп Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең үрнәгенә ияреп үз вакытын-да намаз укырга кирәк.

4. Төрле яхшы эшләргә мөмкин кадәр күп мал түгәр-гә, мохтаҗларның ихтияҗларын канәгатьләндерергә, тол-ларга, ятимнәргә, ярлыларга матди ярдәм итәргә кирәк. Әлеге садакалар Аллаһ ризалыгы өчен генә бирелергә ти-еш.

5. Авырлыкларга, аеруча, дәгъват эшендә очраганна-рына сабыр итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَاصْبِرْ عَلَى مَا أَصَابَكَ  «...сиңа ирешкән нәрсәләргә сабыр бул...»398فَاصْبِرْ كَمَا صَبَرَ أُولُوا الْعَزْمِ مِنَ الرُّسُلِ  «Элеккеге пәйгам-бәрләрнең тәвәккәлләре сабыр иткән кебек сабыр бул»399

6. Коръән – мөселманнар өчен төп канун. Аны укыр-га, мәгънәсен аңларга, ул кушканча гамәл кылырга кирәк.



7. Мөселман үз вакытын, гомерен дөрес итеп файда-ланырга, Аллаһыга гыйбадәт кылырга, үзенә ике дөньяда да файда бирә торган нәрсәләргә генә игътибар бирергә тырыша.


Золымны тыю
23عَنْ أَبِي ذَرٍّ الْغِفَارِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ ، عَنِ النَّبِيِّ فِيمَا يَرْوِيهِ عَنْ رَبِّهِ عَزَّ وَجَلَّ أَنَّهُ قَالَ : يَا عِبَادِي إِنِّي حَرَّمْتُ الظُّلْمَ عَلَى نَفْسِي وَجَعَلْتُهُ بَيْنَكُمْ مُحَرَّمًا فَلا تَظَالَمُوا . يَا عِبَادِي كُلُّكُمْ ضَالٌّ إِلاَّ مَنْ هَدَيْتُهُ ، فَاسْتَهْدُونِي أَهْدِكُمْ . يَا عِبَادِي كُلُّكُمْ جَائِعٌ إِلاَّ مَنْ أَطْعَمْتُهُ ، فَاسْتَطْعِمُونِي أُطْعِمْكُمْ . يَا عِبَادِي كُلُّكُمْ عَارٍ إِلاَّ مَنْ كَسَوْتُهُ ، فَاسْتَكْسُونِي أَكْسِكُمْ . يَا عِبَادِي إِنَّكُمْ تُخْطِئُونَ بِاللَّيْلِ وَالنَّهَارِ ؛ وَأَنَا أَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا ، فَاسْتَغْفِرُونِي أَغْفِرْ لَكُمْ . يَا عِبَادِي إِنَّكُمْ لَنْ تَبْلُغُوا ضَرِّي فَتَضُرُّونِي ، وَلَنْ تَبْلُغُوا نَفْعِي فَتَنْفَعُونِي . يَا عِبَادِي لَو أَنَّ أَوَّلَكُمْ وَآخِرَكُمْ وَإِنْسَكُمْ وَجِنَّكُمْ كَانُوا عَلَى أَتْقَى قَلْبِ رَجُلٍ وَاحِدٍ مِنْكُمْ مَا زَادَ ذَلِكَ فِي مُلْكِي شَيْئًا . يَا عِبَادِي لَو أَنَّ أَوَّلَكُمْ وَآخِرَكُمْ وَإِنْسَكُمْ وَجِنَّكُمْ كَانُوا عَلَى أَفْجَرِ قَلْبِ وَاحِدٍ مِنْكُمْ مَا نَقَصَ ذَلِكَ مِنْ مُلْكِي شَيْئًا . يَا عِبَادِي لَوْ أَنَّ أَوَّلَكُمْ وَآخِرَكُمْ وَإِنْسَكُمْ وَجِنَّكُمْ قَامُوا فِي صَعِيدٍ وَاحِدٍ ، فَسَأَلُونِي ، فَأَعْطََيْتُ كُلَّ وَاحِدٍ مَسْأَلَتَهُ مَا نَقَصَ ذَلِكَ مِمَّا عِنْدِي إِلاَّ كَمَا يَنْقُصُ الْمِخْيَطُ إِذَا أُدْخِلَ الْبَحْرَ . يَا عِبَادِي إِنَّمَا هِيَ أَعْمَالُكُمْ أُحْصِيهَا لَكُمْ ثُمَّ أُوَفِّيكُمْ إِيَّاهَا ، فَمَنْ وَجَدَ خَيْرًا فَلْيَحْمَدِ اللَّهَ ، وَمَنْ وَجَدَ غَيْرَ ذَلِكَ فَلا يَلُومَنَّ إِلاَّ نَفْسَهُ

Әбү Зәр Гыйфәри сүзләре буенча, Пәйгамбәр галәй-һиссәләм Аллаһының түбәндәге сүзләрен тапшырган: «Әй колларым, Мин Үземәдә дә, сезнең арада да гаделсезлекне тыйдым. Шулай булгач, бер-берегезгә золым кылмагыз! Әй колларым, Мин туры юлга керткәннәрдән кала, сез ба-рыгыз да адашкан идегез. Шулай булгач, Миннән туры юлга кертүне сорагыз, Мин сезне шунда юнәлдерермен! Әй колларым, Мин тукланнарганнан кала, барыгыз да ач булачаксыз. Миннән тукландыруны сорагыз, Мин сезне тукландырачакмын! Әй колларым, Мин киендергәннән ка-ла, сез барыгыз да ялангач булачаксыз, Мин сезне киенде-рермен! Әй колларым, чынлыкта сез төнен һәм көнен гө-наһ кыласыз, ә Мин гөнаһларны гафу итәм. Миннән гафу итүне сорагыз! Мин гафу итәрмен! Әй колларым, сез бер-кайчан да Миңа зарар да, файда да китерә алмыйсыз! Әй колларым, әгәр сезнең беренчеләрегез дә, соңгыларыгыз да, кешеләр дә, җеннәр дә сезнең иң тәкъвагызның Мө-хәммәт галәйһиссәләм) йөрәге кебек тәкъва булса, бу Мин ия булган нәрсәгә бернәрсә дә өстәмәс иде! Әй колларым, әгәр сезнең беренчеләрегез дә, соңгыларыгыз да, кешеләр дә, җеннәр дә сезнең иң бозыгыгызның Иблис) йөрәге ке-бек бозык булса, бу Мин ия булган нәрсәдән бернәрсәне дә киметмәс иде! Әй колларым, әгәр сезнең беренчеләре-гез дә, соңгыларыгыз да, кешеләр дә, җеннәр дә бер урын-га басып, Миннән берәр нәрсә сорасалар, Мин һәрберсенә ул сораган нәрсәне бирсәм дә, диңгезгә төшерелгән инә диңгезнең суын күпмегә киметмәсә, бу Миндә булганны шул кадәргә киметер иде! Әй колларым, дөреслектә, бу сезнең Мин хисаплыйсы эшләрегез, аннары Мин сезгә аның өчен җитәрлек әҗер бирәм. Нигъмәткә ирешүче Ал-лаһыны мактасын, бүтән нәрсәгә ирешүче үзеннән башка кешене гаепләмәсен!»400




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет