Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


Исламда мәхкәмә эшләрен башкаруның нигезләре



бет17/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   29

Исламда мәхкәмә эшләрен башкаруның нигезләре
32عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ قَالَ : لَوْ يُعْطَى النَّاسُ بِدَعْوَاهُمْ لادَّعَى رِجَالٌ أَمْوَالَ قَوْمٍ وَدِمَاءَهُمْ ، لَكِنِ الْبَيِّنَةُ عَلَى الْمُدَّعِي وَالْيَمِينُ عَلَى مَنْ أَنْكَرَ

Ибне Габбас разыяллаһү ганһү сүзләрен риваять кы-лулары буенча, Аллаһының Илчесе әйткән: «Кешеләргә дәгъва кылулары нигезендә генә алар таләп иткәнне бир-сәләр, алар һичшиксез икенче кешенең малына һәм гоме-ренә кул суза башлаганнар. Шуңа күрә, дәгъва кылучы дә-лил китерергә, ә инкарь итүче ант итәргә тиеш».568

Мөслим риваятендә әлеге хәдис түбәндәге рәвештә килә:

«Кешеләргә теләгән нәрсәләрен дәгъвалары нигезен-дә генә бирә башласалар, алар һичшиксез башкаларның гомеренә һәм малына кул сузачаклар. Шулай булгач, дәлилсез гаепләнүче кеше ант итәргә тиеш».



Хәдиснең әһәмияте

Нәвави: «Әлеге хәдис шәригаь хөкемнәрнең иң әһә-миятле кагыйдәсе булып тора», – дигән. Шәйхелислам Ибне Дәкыйк Гыйд: «Бу хәдис бәхәсләр килеп чыкканда мөрәҗәгать итү өчен иң әһәмиятле чыганак булып тора», – дип әйткән.



Хәдисне аңлау

1. Ислам кануннарының бөеклеге.

Ислам – тормышның камил юлы. Ул саф бераллалык-тан, эчкерсез гыйбадәттән, яхшы әхлактан һәм бөек канун-нардан тора. Шул кануннар хакы булган һәр кешенең хак-лары үтәлүен, гомере, малы һәм намусы саклануны тәэ-мин итә.

2. Дәлил һәм аның төрләре.

Барлык галимнәрнең дә фикеренчә, дәлил дигәндә шаһитлек күз алдында тотыла. Шаһитлек тану яки инкарь итү үз күзе белән күрүче һәм шәхсән шунда булуга нигез-ләнгән.

Дәлилләр дәгъваның сәбәбенә һәм нәтиҗәләренә ка-рап бер-берсеннән аерылалар. Аллаһының шәригатендә дүрт төр дәлил турында сөйләнелә.

1. Зина кылуга шаһитлек бирү.

Мондый очракта дүрт ир кешенең шаһитлеге шарт бу-лып тора, хатын-кызныкы кабул ителми Аллаһ әйткән:

وَاللاَّتِي يَأْتِينَ الْفَاحِشَةَ مِنْ نِسَائِكُمْ فَاسْتَشْهِدُوا عَلَيْهِنَّ أَرْبَعَةً مِنْكُمْ 

«Зина кылган хатыннарыгызга каршы дүрт кешене шаһит итеп китерегез».569

وَالَّذِينَ يَرْمُونَ الْمُحْصَنَاتِ ثُمَّ لَمْ يَأْتُوا بِأَرْبَعَةِ شُهَدَاءَ فَاجْلِدُوهُمْ 

«Дүрт шаһит китермичә, гыйффәтле хатын-кызларны гаепләүчеләрне камчы белән сугыгыз».570

2. Зинадан кала, шәригатьтә җәза билгеләнгән башка җинаятьләргә шаһитлек бирү.

Мисал итеп, кеше үтерү, караклык, хәмер эчү, яла ягу кебек эшләрне китерергә була. Әлеге җинаятьләр фикыһта «худуд» дип атала. Әлеге очракта ике ир кешенең шаһит булуы кирәк, хатын-кызныкы, шулай ук, кабул ителми. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَأَشْهِدُوا ذَوَيْ عَدْلٍ مِنْكُمْ «... шаһит итеп үзегездән ике ир кешене китерегез...»571

3. Милек хакларын билгеләү өчен шаһитлек.

Монда сату, арендага бирү, заем алу һ.б.ш. эшләр күз алдында тотыла. Әлеге очракта ике ир кешенең, яки бер ир кешенең, яки ике хатын-кызның шаһитлеге кабул ителә. Бурыч турындагы аятьтә Аллаһы Тәгалә болай дигән:

وَاسْتَشْهِدُوا شَهِيدَيْنِ مِنْ رِجَالِكُمْ فَإِنْ لَمْ يَكُونَا

رَجُلَيْنِ فَرَجُلٌ وَامْرَأَتَانِ مِمَّنْ تَرْضَوْنَ مِنَ الشُّهَدَاءِ 

«Шаһит итеп үзегездән ике ир кешене алыгыз. Ике ир кеше табылмаса, бер ир кешене һәм шаһит буларак канә-гатьләндерә торган ике хатын-кызны алыгыз».572

Моңа нигезләнеп кайбер галимнәр, мәсәлән, хәнәфи-ләр «худуд»кә һәм тиңе белән түләү – «кыйсас»ка караган бөтен очракта да мондый шаһитлекне кабул итәргә ярый диләр.

4. Ир кешеләргә мәгълүм булмаган, мәсәлән, бала та-бу, гыйффәтлек, имезү кебек эшләрдәге шаһитлек. Мон-дый очракларда яннарында ир кеше булмаса да, хатын-кызларның шаһитлеге кабул ителә. Хәнәфиләр бер хатын-кызның да шаһитлеге җитә диләр. Гокъбә бине Газизнең кызына өйләнгәч, аның янына бер хатын килгән дә: «Дө-реслектә, мин Гокъбәне дә, ул өйләнгән кызны да имез-дем», – дигән. Гокъбә: «Мин белмәдем бит, син дә миңа бу турыда әйтмәдең», – дип җавап биргән. Аннары ул Мә-динәгә Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына барган да әлеге эш турында сөйләгән. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән: كَيْفَ وَقَدْ قِيلَ «Ул кызның синең сөт кардәшең икәнлеге әйтелгәч, ничек ул синең хатының булып кала алсын?.» Шуннан соң Гокъбә аның белән аерылышкан, ә ул икенче кешегә кияүгә чыккан. Әлеге хатыннан кала беркем дә Гокъбәгә бу турыда әйтмәгән.

Хәнәфиләргә карамаган галимнәр фикеренчә, хатын-кызның шаһитлеге кабул булсын өчен алар берничә бу-лырга тиеш. Ә Гокъбәнең хатыны белән аерылушуның сә-бәбе – аның бик тәкъва булуы һәм һәр шикле нәрсәдән читләшүе дип саныйлар. Алар: «Дөреслектә, Аллаһының Илчесе аңа бу эшне боермады», – дигәннәр.

3. Исбатлау – гаепләүченең дәлиле, ант – гаепләнүче-нең дәлиле.

Мөселан казые, кешенең дәгъвачы яки гаепләнүче бу-луына карамастан, дәлилләр аның гаделлеге турында сөй-ләүче кеше файдасына хөкем чыгарырга тиеш. Шәригать исбатлауны дәгъвачының дәлиле итеп кабул итә. Ә гаеп-ләнүче үзенең гаепсезлеге турында ант итсә, бу аның дә-лиле була. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

الْبَيِّنَةُ عَلَى الْمُدَّعِي وَالْيَمِينُ عَلَى الْمُدَّعَى عَلَيْهِ «... дәгъвачы дәлил китерергә. Ә гаепләнүче ант итәргә тиеш».573

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм гаепләүчегә әйт-кән: شَاهِِدَاكَ أَوْ يَمِينُهُ «Синең ике шаһитең яки аның анты кирәк».574

4. Гаепләнүченең дәлиленә караганда дәгъвачының дәлиленә өстенлек бирелә.

Дәгъва судның бөтен зарури шартларына туры килә икән, аны казый тыңлый. Аннары ул гаепләнүчегә әлеге эш турында сорау бирә. Тегесе әйткәнне расласа, аңа кар-шы хөкем чыгара. Гаепләнүче гаебен инкарь итсә, казый дәгъвачыдан дәлил китерүен таләп итәргә тиеш. Дәлил ки-терелсә, гаепләнүченең инкарь итүенә карамастан, дәгъ-вачы файдасына хөкем чыгарыла. Дәгъвачы тиешле дә-лилләрне китерә алмаса һәм гаепләнүченең ант итүен та-ләп итсә, казый аны ант иттерергә тиеш. Гаепләнүче ант итсә, ул гаепсез саналачак һәм эш ябылачак.

Бервакыт үзенә дәгъва белән мөрәҗәгать иткән кеше-гә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

أَلَكَ بَيِّنَةٌ ؟ قَالَ : لا ، قَالَ : فَلَكَ يَمِينُهُ «Синең дәлилең бар-мы?» Тегесе: «Юк», – дигәч, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Сиңа аның гаепләнүченең) ант итүе кирәк».575

Шулай итеп, Пәйгамбәр галәйһиссәләм беренче чи-ратта дагъвачыдан дәлил турында сораган. Аларның юк икәне ачыклангач, гаепләнүчегә ант итәргә кирәклеге турында әйткән. Димәк, дәгъвачының дәлилләрен гаеплә-нүченең дәлилләреннән алдарак тыңларга кирәк.

5. Антны дәгъвачыга кайтару.

Әгәр гаепләнүчедән ант итүне таләп итеп, ул моны эшләүдән баш тартса һәм казыйдан дәгъвачының ант итү-ен аннары үзе таләп иткән нәрсәсен алуын сораса, мондый таләпне үтәргә кирәкме?

Кайбер галимнәр, мәсәлән, шәфигыйлар әлеге таләп-не үтәргә кирәк дип санаганнар. Чөнки гаепләнүче ант итеп, акланырга хокуклы. Әгәр ул каршы якның анты ни-гезендә үзенә хөкем чыгаруларына риза икән, димәк, ул шул карар белән килешә.

Башка галимнәр, мәсәлән, хәнәфиләр фикеренчә, ант-ны дәгъвачыга кайтарырга кирәкми. Чөнки дәгъва белән мөрәҗәгать иткән кешегә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: شَاهِدَاكَ أَوْ يَمِينُهُ لَيْسَ لَكَ إِلاَّ ذَاكَ «Синең ике шаһидең яки аның анты кирәк; моннан артык аңа аннан бернәрсә дә тиеш түгел».576

Моннан аңлашылганча, анты нигезендә дәгъвачы файдасына хөкем чыгарылмый.

الْبَيِّنَةُ عَلَى الْمُدَّعِي وَالْيَمِينُ عَلَى الْمُدَّعَى عَلَيْهِ «... дәгъвачы дәлил китерергә, ә гаепләнүче ант итәргә тиеш».

Шулай итеп, Пәйгамбәр галәйһиссәләм ант һәм шун-дый эшләрне гаепләнүченең дәлиле итеп билгеләгән. Ди-мәк, ант итү гаеплегә генә карарга тиеш.

6. Баш тарткан очракта карар кабул итү.

Әгәр гаепледән ант итүне таләп иткәч, ул моннан баш тартса, хәнәфиләр һәм хәнбәлиләр фикеренчә, дәгъвачы-ның теләгенә туры килә торган хөкем чыгарырга кирәк. Алар Пәйгамбәрнең «... инкарь итүче ант итәргә тиеш» ди-гән сүзенә таяклар. Акыллы дини кеше үзенең бурычла-рын үтәүдән баш тартмаячак. Аның ант итүдән баш тар-туы дәгъвачы таләп иткән нәрсә белән килешүен күрсәтә.

Мәликиләр һәм шәфигыйлар фикеренчә, антыннан баш тарту сәбәпле гаепләнүчегә каршы хөкем чыгарырга ярамый, антны дәгъвачыга кайтарырга кирәк. Дәгъвачы ант итсә – ул теләгән нәрсәне бирергә, ант итмәсә – бир-мәскә кирәк. Дәлил итеп алар болай диләр: кеше асылда гаепсез санала, гаепләнүченең икенче кешенең хакларын бозуы расланганчы аны бер эшкә дә мәҗбүр итәргә яра-мый.

7. Гаепле кайчан ант итәргә тиеш?

Әбү Хәнифә. Шәфигый һәм Әхмәт әйтүенчә, һәр га-епле үзеннән таләп иткәч үк, ант бирергә тиеш. Бу очракта гаепләнүче белән башка кеше арасында аерма ясарга ки-рәкми.

Имам Мәлик: «Эшлекле мөнәсәбәтләргә, бурыч һ.б.ш. нәрсәләр бәйләп тормаса, яки мондый гаепләүләр аның өчен кылу ихтималы булган нәрсә санасалар, гаеп-ләнүче ант итәргә тиеш түгел», – дигән. Аның фикеренчә, гомуми мәнфәгатьләр турында уйларга, кешеләрнең үз дәгъваларын бер-берсенә зарар китерү чарасы итеп кул-лануларына юл куймаска кирәк. Шулай ук, оятсыз кеше-ләргә мөхтәрәм затларның намусларына кул сузып, алар-ны хөкемгә тартырга, хаксыз малларын үзләштерергә рөх-сәт итәргә ярамый.

8. Нәрсә белән ант итәргә?

Хөкем эшендә кемне дә булса ант иттерергә туры килсә, мөселман булу-булмавына карамастан, казый аны Аллаһ белән генә ант итерергә тиеш. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ اللَّهَ يَنْهَاكُمْ أَنْ تَحْلِفُوا بِآبَائِكُمْ ، فَمَنْ كَانَ حَالِفًا فَلْيَحْلِفْ بِاللَّهِ أَوْ لِيَصْمُتْ

«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезгә ата-бабаларыгыз белән ант итүне тыя. Шуңа күрә, берәрегезгә ант итәргә кирәк булса, Аллаһ белән ант итсен яки эндәшмәсен».577

Казый Аллаһының сыйфатларын искә алып, җитди ант иттерергә тиеш. Мәсәлән, ул: «Аннан башка илаһ бул-маган, яшерен һәм ачык нәрсәне Белүче, рәхимле һәм Мәрхәмәтле Аллаһ белән ант итәм» дип әйт!» – дия ала. Шулай ук, кеше мөселман булса, аннан Коръән белән ант итүне таләп итәргә мөмкин. Ләкин Коръәнгә карата үтә-лергә тиешле бөтен кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Моннан тыш, кеше яһүд булса – аны Мусага Тәүрат иңдергән, на-сара булса – Гайсәгә Инҗил иңдергән Аллаһ белән ант ит-терергә була.

9. Ант итү кагыйдәләре.

Ант итүне таләп иткәнче казый башта ялган антның зарары турында үгет-нәсыйхәт бирсә, бу турыда сөйләүче аять-хәдисләр укыса яхшырак. Бохари һәм Мөслим китер-гән риваятьтә сөйләнгәчә, бервакыт ике хатын-кыз нинди-дер өйдә тегеп утырганнар. Шуларның берсе зур инә бе-лән кулын җәрәхәтләгән. Урамга йөгереп чыгып, бу эштә икенче хатынны гаепләгән. Әлеге мәсьәлә белән Ибне Габбаска мөрәҗәгать иткәч ул: «Аллаһыны исенә төшере-гез һәм Аның түбәндәге сүзләрен укыгыз:

إِنَّ الَّذِينَ يَشْتَرُونَ بِعَهْدِ اللَّهِ «Дөреслектә Аллаһының антын сатучылар...»578 Шуннан соң ул хатынны вәгазьләгәннәр һәм ул гаебен таныган.

Үзенең ялганлаганын белүче кешедән ант итүне таләп итсәләр, ул Аллаһының ачуын чыгармас өчен гаебен та-нырга һәм ант итүдән сакланырга тиеш Аллаһының Илче-се галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ حَلَفَ عَلَى يَمِينِ صَبْرٍ ، يَقْتَطِعُ بِهَا مَالَ امْرئٍ مُسْلِمٍ ، لَقِيَ اللَّهَ وَهُوَ عَلَيْهِ غَضْبَانُ

«Мөселманның малын үзләштерү өчен ант итеп, шул ант нигезендә хөкем чыгарылган кеше Аллаһыны үзенә ачуланган хәлдә очратачак».579

Әгәр ул дөресен сөйләгәнен белсә, аңа ант итү яхшы-рак булачак. Чөнки кеше үзенең малын саклап кала алсын өчен Аллаһы Тәгалә аңа ант итүне рөхсәт иткән.

10. Бер шаһит һәм ант нигезендә хөкем чыгару.

Әгәр дәгъвачы үзенең дәлилләрен тулысынча китерә алмыйча, бер генә шаһит алып килсә ә дәгъва ике шаһит булганда гына нигезләнгән санала), икенче шаһит урыны-на аның антын кабул итәргә ярыймы?

Хәнәфиләр фикеренчә, бер шаһит һәм ант нигезендә генә бер очракта да хөкем чыгарырга ярамый. Чөнки һәр дәгъвага дәлилне тулысынча китерергә кирәк. Алай бул-маса, гаепләнүче ант итәргә тиеш, ә дәгъвачы беркайчан да ант итми. Алар Пәйгамбәрнең түбәндәге сүзләрен дә-лил итеп алалар: شَاهِدَاكَ أَوْ يَمِينُهُ لَيْسَ لَكَ إِلاَّ ذَاكَ «Яки синең ике шаһитең, яки аның анты кирәк. Моннан башка аннан сиңа бернәрсә дә тиеш түгел».

«... гаепләнүче ант итәргә тиеш...».

Мәлики, шәфигый, хәнбәлиләр фикеренчә, мәсьәлә милек хокукына һәм акчага бәйле башка нәрсәгә караса, бер шаһитнең күрсәтмәсен һәм дәгъвачының дәлилен ка-бул итәргә мөмкин. Дәлил итеп алар Аллаһының Илче-сенең ант һәм бер шаһит күрсәтмәсе ярдәмендә хөкем чы-гаруы турындагы хәдисне китерәләр. Аны Ибне Габбас сүзләреннән Мөслим риваять кылган.

11. Дәгъвачының шаһитләре дөресен сөйләргә ант итүе.

Белгәнбезчә, дәгъвачының дәлиле – аның исбатлавы. Имам Әхмәт: «Шаһитлар ниндидер шик уятса, казый дәгъ-вачыны күрсәтмәләре дөрес булуы турында ант иттерергә тиеш», – дигән. Бервакыт имам Әхмәттән бу турыда сора-ганнар. Ул: «Гали шулай эшли иде», – дигән. Сорау бирү-че: «Бу дөресме?» – дип сораган. Әхмәт: «Гали шулай эш-ли иде», – дигән. Ягъни, Гали разыяллаһү ганһү эшләгәч, бу ничек дөрес булмасын?!) Димәк, Гали разыяллаһү ган-һү дә шундый ук фикердә булган.

Моннан тыш, шундый очракларда казый шаһитләрне дә дөрес сөйләүләре турында ант иттерә ала.

12. Казыйның гыйлеме нигезендә кабул ителгән ка-рары.

Казый үзенә бирелгән дәгъваның эчтәлеге турында белсә дә, ул үзенең гыйлеме нигезендә генә хөкем чыга-рырга тиеш түгел. Ул дәгъвачы яки гаепле китергән ачык дәлилләр нигезендә генә карар чыгарырга тиеш. Гәрчә ул дәлилләр андагы мәгълүматларга каршы килсә дә.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّمَا أَنَا بَشَرٌ ، وَإِنَّكُمْ تَخْتَصِمُونَ إِلَيَّ ، وَلَعَلَّ بَعْضُكُمْ أَنْ يَكُونَ

أَلْحَنَ بِحُجَّتِهِ مِنْ بَعْضٍ ، فَأَقْضِيَ لَهُ عَلَى نَحْوِ مَا أَسْمَعُ

«Чынлыкта, мин – бары тик кеше генә, ә сез миңа үзе-гезнең бәхәсләрегез белән киләсез. Бәлки берегез икенче-гезгә караганда яхшырак дәлил китерер һәм мин ишеткән сүзем нигезендә аның файдасына хөкем чыгарырмын».580

Шулай итеп, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм ачык итеп әйткән: «Ул белгән нәрсәсе нигезендә түгел ишеткә-не нигезендә хөкем чыгара».

13. Хөкем карары хәрамны рөхсәт итәргә хәләлне тыярга тиеш түгел.

Әгәр казыйның дәлиле булса, ул шуның нигезендә хө-кем чыгарса. Чөнки ул, белгәнебезчә, үзенә ышанычлы булган күрсәтмәләргә иярергә, ә хөкем чыгарылган кеше шул хөкемне үтәргә тиеш. Әмма дәгъвачы ике ялган ша-һит китерсә яки гаепле ялган ант итсә, ул карар чынлыкта законга каршы да була ала. Мондый очракта хөкем аның файдасына чыгарылган кеше кулына кергән малны кулла-нырга тиеш түгел үзенең моңа хакы юк икәнне белсә). Җиңелүче якка да, үзенең хаклы икәнен белсә, хөкем мәх-рүм иткән нәрсәне куллану тыелмый.

Мәсәлән, ике шаһит бер хатынга талак кылынды дип ялган күрсәтмә бирсәләр, ә ир бу сүзләрне раслаудан баш тартса, ләкин казый аларны аерырга дип карар чыгарса, ул хатынга иреннән башка кешегә кияүгә чыгу рөхсәт ител-ми. Шулай ук, чынлап та талак булмаганга күрә, иренә ул хатын белән якынлык кылу тыелмый. Аллаһының Илчесе әйткән: فَمَنْ قَضَيْتُ لَهُ بِحَقِّ أَخِيهِ شَيْئًا فَلا يَأْخُذْهُ ، فَإِنَّمَا أَقْطَعُ لَهُ قِطْعَةً مِنَ النَّارِ «Берәрегезгә кардәшнеке булган нәрсәне бирсәм, моны алмасын. Чөнки аңа уттан бер өлеш бирелгән».581

Шулай итеп, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм хө-кем үз файдасына чыгарылса да, үзенең моңа хокукы юк икәнен белгән кешегә кулына төшкән малны алудан тый-ган. Моның җәһәннәм утының бер өлеше икәнен күрсәт-кән.

14. Гадел хакимнең әҗере.

Эшнең һәр ягы белән танышу, үзенең эзләнүләре ни-гезендә тиешле хөкем чыгару – казыйның бурычы. Түбән-дәге хәдис нигезендә казый шулай эшләргә тиеш дип са-ныйбыз: فَأَحْسِبُ أَنَّهُ صَادِقٌ فَأَقْضِي لَهُ بِذَلِكَ «... мин аны дөрес сөйли дип исәплим дә, шуның нигезендә аның файдасына хөкем чыгарам».582

Шуларны үтәсә, аның хөкеме гадел булачак, ул хата-лануына яки дөрес эшләвенә карамастан үз гамәле өчен әҗер алачак. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا حَكَمَ الْحَاكِمُ فَاجْتَهَدَ ثُمَّ أَصَابَ فَلَهُ أَجْرَانِ وَإِذَا حَكَمَ فَاجْتَهَدَ ثُمَّ أَخْطَأَ فَلَهُ أَجْرٌ

«Әгәр казый тырышлык күрсәтеп хөкем чыгарса һәм шул хөкеме гадел булса, аңа ике әҗер булачак. Ул тыры-шып хөкем чыгарып та ялгышса, аңа бер әҗер бирелә-чәк».583

15. Бер казый – җәннәткә, икесе җәһәннәмгә керәчәк.

Кеше казый хезмәтен башкаруның бер зарури шарты – аның хәрам-хәләлне белүе, шәригать буенча беренче чыганаклар белән эшли алу сәләте. Моннан тыш, ул дөрес хөкем чыгарырга тырышып, бөтен көчен куярга тиеш. Әгәр кеше шәригатьне белмичә, тырышлык куймыйча хө-кем итә икән, хөкеме дөрес булып чыкса да, ул гөнаһ кы-ла. Чөнки аның хөкеме очраклы рәвештә генә хаклыкка туры килгән. Хаклыкны белә торып та, дөнья байлыгы өчен яки нәфесенә ияреп, үч итәргә теләп ялган хөкем чы-гаручы казыйга зур кайгы.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

الْقُضَاةُ ثَلاثَةٌ : وَاحِدٌ فِي الْجَنَّةِ وَاثْنَانِ فِي النَّارِ ، فَأَمَّا الَّذِي فِي الْجَنَّةِ فَرَجُلٌ عَرَفَ الْحَقَّ فَقَضَى بِهِ ، وَرَجُلٌ عَرَفَ الْحَقَّ فَجَارَ فِي الْحُكْمِ فَهُوَ فِي النَّارِ ، وَرَجُلٌ قَضَى لِلنَّاسِ عَلَى جَهْلٍ فَهُوَ فِي النَّارِ

«Казый өч төрле була. Берсе җәннәткә керә, ә икесе – җәһәннәмгә. Җәннәткә керүчегә килгәндә, ул – хакны бе-леп, аның белән хөкем итүче. Хакны белеп, гаделсез хөкем чыгаручы җәһәннәмгә керәчәк. Надан була торып, кеше-ләрне хөкем итүче дә җәһәннәмгә керәчәк».584
Начар эшне бетерү – мөселманның бурычы
33عَنْ أَبِي سَعِيدٍ الْخُدْرِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ

يَقُولُ : مَن رَأَى مِنْكُمْ مُنْكَرًا فَلْيُغَيِّرْهُ بِيَدِهِ ، فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَبِلِسَانِهِ ، فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَبِقَلْبِهِ ، وَذَلِكَ أَضْعَفُ الإِمَانِ

Әбү Сәгыйд Худри сүзләрен риваять кылулары буен-ча, ул Аллаһының Илчесенең болай дип әйткәнен ишет-кән: «Сезнең берәрегез начар эш күрсә, аны үз кулы белән төзәтсен. Моны эшли алмаса, теле белән төзәтсен. Моны да эшли алмаса, йөрәге белән төзәтсен. Бу – иманның иң зәгыйфь чагылышы».585



Хәдисне аңлау

1. Әбу Сәгыйд бу хәдисне нәрсәгә бәйле рәвештә ри-ваять кылган?

Мөслим риваять кылган хәдис буенча, Тарик бине Шиһаб разыяллаһу ганһү: «Ураза һәм корбан бәйрәмнәрен вәгазь белән беренче булып башлаучы Мәрван бине Хә-ким иде. Бу хәл булгач аның янына ниндидер кеше килде дә: «Намазны вәгазьгә кадәр үтәргә кирәк», – диде. Мәр-ван: «Без моннан баш тарттык инде», – дип җавап бирде. Шул вакыт Әбу Сәгыйд: «Әлеге кешегә килгәндә, ул үзе-нең бурычын үтәде», – дигән. Шуннан соң ул әлеге хәдис-не сөйләгән.

Җир йөзендә кешеләр барлыкка килгәннән алып анда хаклык белән ялган бер-берсеннән аерылгысыз. Кешеләр күңелендә иман уты сүнә башлаган саен Аллаһы Тәгалә аларга хаталардан арындыручы, хакыйкатькә чакыручыны җибәргән. Ул вакытта ялган тарафдарлары мәсхәрә ител-гәннәр. Әмма форсат чыгу белән алар активлашып, җир йөзендә бозыклык тарата башлаганнар.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَا مِنْ نَبِيٍّ بَعَثَهُ اللَّهُ فِي أَمَّةٍ قَبْلِي إِلاَّ كَانَ لَهُ مِنْ أُمَّتِهِ حَوَارِيُّونَ وَأَصْحَابٌ يَأْخُذُونَ بِسُنَّتِهِ وَيَقْتَدُونَ بِأَمْرِهِ ، ثُمَّ إِنَّهَا تَخْلُفُ مِنْ بَعْدِهِمْ خُلُوفٌ ، يَقُولُونَ مَا لا يَفْعَلُونَ ، وَيَفْعَلُونَ مَا لا يُؤْمَرُونَ ، فَمَنْ جَاهَدَهُمْ بِيَدِهِ فَهُوَ مُؤْمِنٌ ، وَمَنْ جَاهَدَهُمْ بِقَلْبِهِ فَهُوَ مُؤْمِنٌ ، وَلَيْسَ وَرَاءَ ذَلِكَ مِنَ الإِيمَانِ حَبَّةُ خَرْدَلٍ

«Аллаһ миңа кадәр нинди генә халыкка нинди генә пәйгамбәр җибәрмәсен, һичшиксез аның сөннәтенә иярү-че һәм боерыгын үтәүче хәварилары һәм сәхабәләре бул-ган. Ә аларга алмашка алар эшләмәгәнне сөйләүче һәм бо-ерылмаганны үтәүче кешеләр килгән. Болар белән үз кул-лары белән сугышучы мөэмин була, йөрәге белән сугы-шучы да мөэмин була. Моннан соң горчица орлыгы кадәр дә иман юк!»586

3. Начар эшне шелтәләү.

Мөселман өммәтенең бөтен әгъзалары фикеренчә, на-чар эшне танымау – фарыз. Шулай итеп, мөселман көчен-нән килгән кадәр начар эш белән килешмәвен күрсәтергә, аны кулы, теле, йөрәге белән үзгәртергә тырышырга тиеш.

а) Йөрәк белән шелтәләү.

Яхшыны һәм яманны танып белү, яманга йөрәгең бе-лән каршы тору һәр мөселман өстендә фарыз фарыз гаен). Бер очракта да, беркем дә алардан котылмый. Яхшы белән яманны танып белмәгән кеше һәлак булачак, ә яманга үзе-нең нәфрәтен белдермәүченең йөрәге иманын югарткан. Гали разыяллаһү ганһү болай дигән: «Җиһатка килгәндә, сез иң беренче кулыгыз белән кылына торган җиһаттан, аннары йөрәгегез белән кылына торган җиһаттан баш тар-тасыз. Кешенең йөрәге яхшыны белмәгәч һәм яманны ин-карь итмәгәч, асты өскә киләчәк».

б) Көч җитмәгәндә йөрәк белән шелтәләү.

Мөселманның кулы һәм теле белән шелтәләргә көче җитмәсә, йөрәге белән шелтәләү аның өстеннән бурычны төшерә. Ибне Мәсгут разыяллаһү ганһү: «Сезнең озак яшәгәнегез начарлыкны күреп, бернәрсә эшли алмаслык вакытка якын булачак. Ул эшнең йөрәгенә нәфрәтле бул-ганын бер Аллаһ кына беләчәк», – дигән.

«Көчсезлек» дигәндә кешенең үзенә яки малына зарар килер һәм ул моңа түзә алмас дип куркуы күз алдында то-тыла. Әгәр ул үзе белән шундый хәл булуына тулысынча ышанмый икән, йөрәк белән инкарь итү аны бу бурычтан азат итми. Ул һичшиксез кулы яки теле белән шелтә бел-дерергә тиеш булачак.

Әбү Сәгыйд Худри разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Мин Аллаһ Илчесе галәйһиссәләмнең болай дигәнен ишеттем:

إِنَّ اللَّهَ لَيَسْأَلُ الْعَبْدَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حَتَّى يَقُولَ : مَا مَنَعَكَ إِذْ رَأَيْتَ الْمُنْكَرَ أَنْ



تُنْكِرَهُ ؟ فَإِذَا لَقَّنَ اللَّهُ حُجَّتَهُ ، قَالَ : يَا رَبِّ رَجَوْتُكَ وَفَرِقْتُ مِنَ النَّاسِ

«Дөреслектә, Аллаһ һичшиксез Кыямәт көнендә бән-дәсенә сорау бирәчәк һәм: «Начарлыкны күргәндә аңа шелтә белдерергә сиңа комачаулауды?» – дип әйтәчәк. Аллаһ бәндәсенә акланырлык нәрсәне әйтеп җибәрсә, ул: «Әй Раббым, мин Сиңа өметләндем һәм кешеләрдән ку-рыктым», – дип әйтәчәк».587

Ягъни: мин Синең гафу итүеңә һәм киң күңеллелеге-ңә ышандым. Ләкин кешеләр минем үземә яки малыма за-рар китерерләр дип курыктым.

в) Гөнаһлы эш белән килешү үзе дә гөнаһ булып тора.

Берәр нәрсәнең гөнаһ икәнен белүче һәм шуның бе-лән килешүче хәрамнарның иң җирәнгечен кыла.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا عُمِلَتِ الْخَطِيئَةُ فِي الأَرْضِ كَانَ مَن شَهِدَهَا فَكَرِهَهَا - وَقَالَ مَرَّةً –

أَنْكَرَهَا كَانَ كَمَنْ غَابَ عَنْهَا ، وَمَنْ غَابَ عَنْهَا فَرَضِيَهَا كَانَ كَمَنْ شَهِدَهَا

«Җир йөзендә гөнаһ эш кылынганда аны күрүче һәм аңа нәфрәтләнүче анда булмаучыга тиң була. ә анда бул-мыйча моның белән килешүче шунда булычыга тиң бу-ла».588

Моның сәбәбе шуннан гыйбарәт: гөнаһлы белән ки-лешү шул эшне йөрәгең белән инкарь итмәүне күз ал-дында тота. Инде белгәнебезчә, мондый инкарь итү бөтен кеше өчен дә фарыз. Ул фарызны үтәмәүче зур гөнаһ кы-ла. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

كَانَ مَنْ شَهِدَهَا فَكَرِهَهَا كَمَنْ غَابَ عَنْهَا

«... аны күрүче һәм аңа нәфрәтләнүче анда булмау-чыга тиң...». Ягъни кул һәм тел белән шелтә белдерергә көченнән килмәсә, андый кешегә гөнаһ булмый.

г) Кул яки тел белән шелтә белдерү турында ике фи-кер.

1. Сәләт буенча фарыз фарыз кифая).

Начар эшне бер түгел, ә берничә кеше күрсә яки бел-сә, моны барысы да үзгәртергә тиеш булалар. Әмма бер-ничә кеше, хәтта бер генә кеше үзгәртсә дә, бу фарыз баш-калар өстеннән төшәчәк. Бу эшне беркем дә үтәмәсә, мо-ны эшли алып та эшләмәүче барлык кешегә дә гөнаһ була-чак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلْتَكُنْ مِنْكُمْ أُمَّةٌ يَدْعُونَ إِلَى الْخَيْرِ وَيَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ 

«Сезнең арагызда яхшылыкка өндәүче, начарлыктан тыючы өммәт булсын».589

2. Бөтен кеше өчен дә фарыз фарыз гаен).

Мөселман бер начар нәрсә күрсә, яки аның турында ишетсә, аны төзәтү ул кешегә фарыз була. Шулай ук, бер төркем кеше күреп тә, алардан бер генә кеше төзәтә алган очракта, ул аны төзәтергә тиеш. Төзәтмәсә, өстенә гөнаһ алачак.

4. Төзәтә алып та, төзәтмәүнең нәтиҗәсе.

Кешеләр начар эштә тыю мөмкинчелегенә салкын ка-расалар, җирдә бозыклык, итәгатьсезлек таралачак, әхлак-сыз кешеләр күбәячәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

لُعِنَ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ بَنِي إِسْرَائِيلَ عَلَى لِسَانِ دَاوُودَ وَعِيسَى ابْنِ مَرْيَمَ ذَلِكَ بِمَا



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет